Мур кырылышы (дәвамы (11))
Ашыгып чапкын керде.
Мәликә сорады:
– Ни бар, кем син, каян син чапкын?
Сөрәя бикә чапкынга таба атлады:
– Ихласҗан! Хәбәр бармы Шәхриярымнан?
Чапкын тынына капланып әйтте:
– Шаһзадә Сөрәя бикә, синең никахлы ирең таулар арасында, алган җәрәхәтләреннән вафат. Аны мин үз кулларым белән җирләдем. Урыны җәннәттә булсын! Чапкын Сөрәя бикәчкә яулык бирде.
– Иннә лилләһи вә иннә иләйһи рәҗигун, – дип дога кылыдылар.
Сөрәя бикә яулыкны алып сөйләнә башлады:
– Шәһриярым! Җаным, муенында минем яулыкны ахырынача саклап йөрткән. Хуш, бәхил бул, ярым, Шәһриярым.
Чапкын әйтте.
– Авыр туфрагы җиңел булсын!
– Менә мин хәзер тол хатын! – диде Сөрәя бикәч. – Хуш, бәхил бул, Ихласҗан! – Һәм яулыкны йөзенә каплап үкси башлады. Аны кәнизәкләр алып чыгып китте.
Ашыгып-кабаланып Күгелташ керде.
– Ханым бикәләр, кичерегез, мин кисәтмичә генә. Әмир сарайда күренмәдеме?
– Сарайда аңа ни калган, – диде Мәликә бикә. – Ул зөфаф кичәсе уздыра яңа кәләш куенында.
– Йа Ходам! Кайда әмир?
– Эчкәридә.
– Ни булды, Күгелташ? Яу бармы?
– Яу булса куаныр идең, Мәликә бикә. Мур килә!
– Мур килә? Әстәгъфирулла!
– Мур кыра елкыларны, куйларны, дөяләрне. Кешеләрне мур кыра.
– Качарга кирәк!
– Мурдан качып котылып буламыни, Мәликә бикә.
Эчкәридә әмир Тимернең:
– Сөрәя, ни кыласың? – дигән тавышы ишетелде. Барысы да куркып-тынып калды. Бераздан Сөрәянең гәүдәсен күтәреп, Әмир Тимер чыкты, Хатынның күкрәгендә хәнҗәр иде. Әмир Тимер гәүдәне уңайлы урынга яткызды, үзе үксеп елый башлады.
Түкәл бикә шелтә белән әйтте:
– Син аны үтердең?.. Ул бит сиңа хыянәт итмәде, аның җанын кыярга тиеш түгел идең.
– Мин берни дә күрмәдем, – диде Сарана.
Әмир Тимер сулкылдап әйтте:
– Ул үз хәнҗәрен бәгыренә батырды! Мин аны коткарып калалмадым.
Чапкын әйтте:
– Әйе, бу шаһзадә Сөрәянең хәнҗәре. Сөйгәне Шәһриярның туй бүләге.
– Әмирем, мур килә! – диде Күгелташ.
Чапкын әйтте:
– Бу – кылган гөнаһларыбызга күрә җибәрелгән җәза!
Бикәләр, җарияләр:
– Мур килә! Качыгыз, мур килә! – дип кабатлады.
Чапкын аларның тавышын узыдырып кычкырды.
– Аксак Тимер муры килә икълимгә! Аксак Тимер муры!
Буйсындырылмаган әсир бикәч Сөрәйяне җирләгәннән соң әмир Тимер тагын яуга әзерләнә башлады.
Тимер явының хәрәкәте. Бер офыктан икенчесенәчә хәтле атлы гаскәр, җәяүлеләр, дөя җайдаклары сузылган иде.
Король Һенрих Өченче
Толедо шәһәре.
Чыннан да, Койрыклы йолдыз узып киткән елда Кастилия короле сараенда бер зәгыйфь бала дөньяга килгән иде. Әтисе – король Хуан да, әнисе – королева да шул төнне вафат булды. “Чирләшкә Король” кушаматы алган Һенрих сабый чактан ук сырхау булса да, зиһенле, үҗәт иде. Чире аркасында аның дуслары да күп түгел. Сеньорлар үз балаларын Һенрих белән уйнатмаска тырыштылар. Бичара сабый янында иң якын дусларын санарга бер кул бармаклары да артып калыр иде. Чиркәү каршындагы мәктәптә укып, аннан пажлар мәктәбенә бирелгән берничә ятим баладан башка аның янында дуслары күренми. Ләкин үҗәт Һенрих үзенең король углы – инфант, ягъни принц икәнен бер генә мизгелгә дә онытмады. Пажлар мәктәбендә укыганда да, университетта да тарихны, фәлсәфәне патшалар турындагы китапларны ул су кебек эчә иде. Аның тырышлыклары бушка китмәде, ниһаять, тәхеткә утыра алырлык шәхес икәнен исбат итте һәм король булды.
Кастилиянең башкаласы Толедо шәһәре гаять матур иде. Король сарае башкаланың горурлыгы, мактанычы. Корольнең тәхетханәсе гүзәл, ялтыравыклы. Корольнең тәхете аннан да затлырак.
Тәхетханәдә король Һннрих белән канцлер Салазар – икәвесе дәүләт белән хөкүмәтнең авыр чишелә торган мәсъәләләре турында гәп кора иде. Шулай тыныч кына сөйләшеп утырганда король Һенрих ютәлли башлады, аның ютәле көчәя барып, тын ала алмастай буылуга китереп чыгарды. Корольнең күзләре акайды, тыны капланды. Бетте король, тынды, үлде дигәндә генә канцлер Салазар аңа дару каптырды, кадехкә салынган суны эчерде. Король Һенрих калтырый-калтырый су эчте. Аннан тирән сулыш алды.
Король Һенрих озак кына тын утырды, башындагы таҗын, карышкысын ачу белән идәнгә атып бәрде.
– Король, имеш! – диде ул ачыну, кемгәдер рәнҗеш, үпкә белән.– Инаугурация уздырдылар, янәсе, Хуан углы Һенрих Өченчене кануни король итеп тәхеткә күтәрделәр... Мин нинди король, дустым Салазар, нинди король инде, йә? Минем турыда халык арасында, бигрәк тә сеньорлар, монахлар арасында ни сөйлиләр? Салазар таҗны алып, тузаннарын өрештергәләп, тәхет янындагы калкулыкка куйды, еракка тәгәрәгән карышкыны сак кына алып, корольнең уң тарафына сөяде. “Чирләшкә король” минем исемем! Чирләшкә король озак тормас, аның урынына башка инфантны, ягъни варисны әзерләргә кирәк. Чирләшкә өйләнергә охшамаган, анда хатын-кызлар кайгысы юк, ул маврлар, басклар, яһүдләр белән күбрәк аралаша, дип сөйли ди халык... Беләсеңме, Салазар? Мөселманнар, яһүдләр белән аралашканга, мине “еретик” дип атыйлар кайбер монахлар. Мин еретик түгел, мин чын христиан, ләкин башка диндәгеләр белән кешеләрчә мөнәсәбәттә булырга кирәк, дип уйлыйм. Арагон, Португалия, Кастилия, Леон, Валенсия, Кордова, хәтта Гранада – бөтенесе бер булып, бөек Испанияне тәшкил итәргә тиеш. Безнең корольләр үзара сугышып, бер-берсен талап ята... Мөселиман маврлар җиде йөз ел безнең өстә тора. Ә инквизиция христианнарны кыра, яһүдләрне талый, маврларны үтерә. Яһүдләрне, маврларны, баскларны күпләп кырып, католик динен ныгытып булмый, дустым Салазар. Халыкта нәфрәт уятып кына була. Маврлар, яһүдләр тагын да ныграк үрчи, тагын азау яра. Испания булсын дисәк, сеньорларның казнасы түгел, король казнасы бай булырга тиеш. Ә минем казнам буш. Сеньорлар бай, алар – король, мин король түгел. Узган атнаны кыяфәтемне үзгәртеп, шәһәрдә йөрдем. Һәр магнатның сараенда сыяфат мәҗлесе. Кардинал Бардини сараендагысы иң бае, корольләр көнләшерлек мул табын. Мәҗлесләрдә шау-шу, акырыш-эчеш, кочыш, шулар арасында бер генә сүз сөйләшүгә сәбәп: король чирләшкә, король малай гына әле, башка король кирәк! Корольнең казнасы буш, дип яшермичә кычкыралар. Нишлим, Салазар? Алар мине мыскыл итә!
Салазар әйтте:
– Атагыз король Хуан епископларга, инквизиторларга азынырга юл куймады, ул яһүдләрне талауга, аларны күпләп үтерүгә дә каршы чыкты, әмма ул мәрхүм булгач, магнатлар да, епископлар да ныграк азды.
– Иң яманы шул, Салазар, аларның барысы да католик дине исеменнән гамәл кыла. Католиклар исеменнән католик динен җимерергә алынган җинаятьчеләр алар, дустым. Бөек инквизитор Бонифаций IX шул жинаятьләрне хуплый кебек. Аның урынында ниндидер тиле, комсыз, рәхимсез кеше утыра. Аңа маврның мөселман булуы нәфрәт чыганагы түгел, бай маврның малы кирәк. Яһүдләрнең башка дин тотуы фәлән дә тормый, аңа яһүдләрнең байлыгы кирәк.
Салазар як-янына каранып алды да әйтте:
– Имештер, бу Бөек инквизитор чын түгел, элеккегесең игезәге икән. Чын түрәне үтергәннәрме, каядыр ябып куйганнармы, дип сөйли халык, – диде.
– Имешләр күп, дустым Салазар. Атам Хуанны да мин туган көнне агулаганнар, дип сөйли халык. Мин Койрыклы йолдыз узып киткәндә туганмын. Шул төнне үк анам да кинәт өзлегеп үлә. Яхшылап карамаганнар: сабый чагымнан ук мин үпкә чирле булганмын. Сәер хәлләр сарайда, Салазар. Имешләрнең кайсысы дөрес, кайсысы уйдырма, шуны гына белеп булмый.
– Сеньорлар арасында һәр көн сугыш-суеш, – диде Салазар.
– Шулай-и, – диде король, – Христиан христианны суя.
– Граф Ниебла белән сеньор Понсе арасындагы сугышта өч йөз илле кеше һәлак булды. Граф Кабра белән граф Альфонсо үзара сугышанда, өч мең кеше үтерелгән. Толедода яһүдләр мәхәлләсендә яһүдләрне талап, өч меңен кылычтан узгарганнар. Ересьта гаепләп, ике мең дүрт йөз кеше яндырылган.
– Иисусе Христосе! Кырылып бетә бит халык. Бу нинди афәт? Бу нинди гаделсезлек!
– Инквизиция тагын мең ярым кешегә аутодафе әзерли.
– Кая бара дөнья?
– Шулар өстенә, королем, Франция ягыннан басып кергән юлбасарлар илне талый. Гасконлылар, германнар, инглизләрдән торган әтрәк-әләм, өер булып оешалар да, урман юлларында, тау тарлавыкларында гына түгел, хәтта шәһәрләрне, кальгаларны да талый, яндыра, кешеләрне кыра башлады. Аларның башында француз рыцаре Бертран Дюгеклен, инглиз башкисәре Ричард Ланкастерский тора. Йөз мең флорин бәясенә француз короле Тилемсә Карл Кастилиягә өстергән.
– Йа Аллам, йа Исусе Христосе, ни өчен барысы да Кастилиягә ябырыла? Ни өчен мин король булып утыргач кына бу афәтләр килә. Ул йөз мең флоринны алып калыр өчен юлбасарлар бездән миллион алтын флорин таларга тиеш булып чыга бит! Йа-а, дөнья-а, үләм мин бу тәхеттә. Җенләнә, тәхеттән төшеп, тәхетне типкәли, өс киемнәрен салып ыргыта. Нигә мин инфат булып тудым икән, нигә миңа атам мирас итеп шушы тәхетне калдырды икән! Суялар, кыралар, кая качыйм? Кемнән ярдәм сорыйм? Бүген, менә хәзер сеньорларның арманданосы булырга тора. Мин бу җыелышка әзер түгел, мин ни әйтим аларга? Аларның тәъдимнәренә ничек каршы чыгыйм? Алар минем тарафыма борылып та карамаячак. Әйтерсәең лә, тәхеттә король түгел, бер уенчык малай утыра.
Салазар чыгу юлына юнәлде.
– Король хәзрәтләре!
– Кем бар анда, магнатлар җыелышы башланырга тора, соңыннан сөйләшербез.
– Король хәзрәтләре, ерак-ерактан илчеләр килгән. Алар Бөек Тартария иленең падишасы әмир Тамирланнан! Илчеләрне король гадәттә өч көннән соң кабул итә торган иде.
– Нигә кирәк ул купшы церемонияләр, дустым? Вакыт уза. Хәзер үк керсеннәр. Салазар корольгә киенергә, өстен-башын рәтләргә булыша башлады. Король тәвәкәлләп таҗны башына киде, кулына карышкысын тотты. Бөек Татар иленең падишасы әмир Тамерланнан илчеләр, дидеме? Кайда соң ул Бөек Татар иле?
– Маҗарстаннан ары, славяннардан да ары, кар илләреннән ары, Чипанго диңгезе буендагы ил, королем. Чынгыз, Батый илләре ул, королем. Дөньяның аргы читендәге ил ул Татар иле.
– Бөек Тартария хакиме Тамерланның миндә ни йомышы булыр икән? Алар нинди телдә аңлаша соң? Чакырыгыз телләр белүчене!
– Королем, алар гарәпчә, татарча, фарсыча аңлаша. Бөек Мәвәрәеннәһер, Сәмәрканд, Хорезм һәм Татар илләренең хакиме әмир Тамерланның бөек илчесе Исрафил хәзрәтләре!
Тантаналы рәвештә илчеләр керә. Мөселман илчеләре киемендә Карадәрвиш, Олонсо, бер-ике хезмәтче күренә.
– Илчеләр, сез Кастилия короле Һенрих Өченче хозурында! – диде Салазар.
Король Һенрих әйтте:
– Хуш килдегез, илчеләр!– диде. Бу кыргый татарлар испанча аңламый булса кирәк! Шулай да “кыргый татарлар”, “вәхши татарлар” дип мәгълүм бу халыкны кысык күзле, сирәк сакаллы, кәкре аяклы, дип әйтәләр иде. Болар кешегә охшаган лабаса.
Карадәрвиш король алдында тез йөгенде дә әйтте:
– Татарлар арасында сез әйткән кебекләр дә бар, җанабегали, гомумән алганда, татарлар бик мәһабәт халык. Испаннардан ким түгел.
– Иисусе Христосе, сез безнең телне каян шулай яхшы өйрәндегез? – диде Салазар.
– Минем уң кулым – Мостафа Гранадада туган, ул испанчаны, французчаны, итальянчаны, гарәпчәне, татарчаны, фарсычаны бик яхшы белә, королем. Җиде икълимнең бишесен яулаган бөек җиңүче әмир Тимер хәзрәтләре сезгә менә шушы хатны, килешү язуын һәм һәдияләрен озатып калды.
Хезмәтчеләр берничә сандыкны тәхет янына куеп, артка чикте. Әмир Тимер җәнаплары Кастилия белән сәүдә итмәк тели, сездән нинди маллар безгә, бездән нинди маллар сезгә китерергә мөмкинлеге турында кызыксына?
– Бу гаҗәеп бер матур гамәл, бөек илче Исрафил хәзрәтләре. Сөйләгез, илчеләр, кем ул әмир Тимер, аның гаскәре күпме, теләге нинди? Ихтимал, сәүдә, алыш-биреш теләгеннән тыш безгә карата башка бер ихтыяры бардыр.
– Бөек король! – диде Карадәрвиш. – Бөек әмир Тимер сезләргә тагын бер һәдия юллады. Ул өйләнмәгән яшь король икәнегезне ишетеп, сезгә үзенең иң гүзәл җарияләренең берсен күндерде.
Гайшә бикәне алып керделәр. Бикә шәрыкча бай киенгән. Ул тез йөгенгән килеш кала бирде.
– Кабул кылып алыгызлар, король җәнаплары! – диде Карадәрвиш.
Король Һенрих әйтте:
– Иисусе Христосе! Ул ютәлли башлады, ютәле тынычлангач, Гайшәне әйләнеп чыкты. Глориан дей! Талифа куми!
Тәрҗемәче аңлатты:
– Король җәнаплары: гаҗәеп гүзәл чәчәк! Гүзәлкәй, аягүрә басыгыз! – диде.
Король Һенрих соклануын яшерми иде инде.
– Калык! Аягыңа бас, ди, кызым... – диде Карадәрвиш.
– Талифа куми! Гайшә бикә аягүрә басты.
– Бөек король! – диде Карадәрвиш, – Хозурыгызда Алтын Урданың бер олуг вилаятендәге Габдулла ханның кызы Гайшә бикә бу. Затлы нәсел, затлы кан. Атасы, кардәшләре яуда һәлак булгач, аны әмир Тимер үз хозурына алдырган иде. Бөек әмиребезнең изге теләге: сезнең илә дустанә мөнәсәбәтләрдә яшәү, бәс, шуңа күрә, атаклы яугир Тамирлан үзенең иң кыйммәтле “асылташ”ын сезгә юллады.
– Искиткеч асылташ, Салазар. Бөек илче Исрафил җәнаплары, шундый гүзәллекне исә-сау алып килеп җиткергәнегез өчен сезгә чиксез рәхмәтләрем. Ләкин безнең католик дине йолалары аны миңа хатын итеп алырга рөхсәт итми.
Карадәрвиш әйтте:
– Җариягез, хезмәтчегез, ястыкчыгыз итеп алыгыз, королем.
–Хуш! – диде король. – Без уйлашырбыз әле бу турыда. Кунакбикәне урнаштырыгыз! Сарай хатын-кызлары Гайшәне алып китте. Инде тел төбеңдә, астарлы сүзеңнең астында ни ятканын безгә бәян ит, илчем!
– Мин ялгышмаганмын, Аллага шөкер! – диде Карадәрвиш. – Мин ялгышмаганмын. Кастилия короле зиһенле зат икән!
– Мин дә ялгышмадым шикелле. Синең сүзең әле төкәнмәгән...
– Дөрес, король, минем сүзем әле төкәнмәде. Бүгенге көнең синең тууыңа караганда да хәтәррәк. Чөнки Кастилия короленең казнасы буш. Казна хәзинәсен юлбасарлар гына талап бетерә алмый, епископлар, хәерче монахлар, Бөек инквизитор гына ашап бетерә алмый. Казнаны үзеңнекеләр талый. Алар талаган хәзинә һәр илнең короле, падишасы, әмиренең байлыгыннан да артык.
Король бу сүзләрдән өнсез калды:
– Иисусе Христосе! Син боларны каян беләсең, Тамирлан әмирнең илчесе? Син күрәзәчеме? Әллә сихерчеме?
– Мин сихерче түгел, король Һенрих. Синең бу канцлерың ышанычылы кешеме?
– Корольлегемдә шул минем бердән-бер таянычым – Салазар!
– Салазар? – дип гаҗәпсенде Карадәрвиш
– Әйе, шулай! Дустым Салазар! Без аның белән пажлар мәктәбендә бергә укыдык.
Дәрвиш Салазарга сокланып карап торды да:
– Салазар! – диде. – Сөбханалла! Салазар, синең сул беләгеңдә көрән миңең бар! Дөресме?
Салазар аптырады, ул җиңен сызганды. Җиң астыннан кызгылт көрән миң күренде.
– Дөрес!.. Ә сез аны каян белдегез?
Олонсо сүзгә катнашты:
– Тамирланның илчесе күрәзәче бит! – диде юлчы,
Дәрвиш әйтте:
– Король җәнаплары, синең яхшы дустың бар, шөкер! (Илче як-ягына каранып алды.) Безне тыңлап тормыйлармы? (Салазар белән Олонсо ишекләрне тикшереп килде.) Сарайда диварларның да колаклары бар, королем. (Корольне бер кырга алып, яшертен, ярым пышылдап әйтте.) Бөек инквизитор Бонифаций урынында юлбасар Педро Бургос утыра! – диде.
– Иисусе Христосе! – диде король.
– Тсс! Чын Бонифацийны яшертен генә куып, аңа тач охшаш каракны, башкисәрне утырттылар.
– Баш китәрлек сүзләр сөйлисең син, илче. Әгәр боларны башкаларга сөйләсәң, инквизиторлар яндырып үтерәчәк. Син боларны каян беләсең?
– Чөнки мин үзем чын Бонифаций!
Һенрих тагын ютәлли башлады, Дәрвиш аңа дару каптырды, король тиз тынычланды.
– Бу нинди дару? – диде король.
– Тибет тауларыннан җыелган үлән – жәншән тамырының тузаны. Мә, ютәл кытыклый башлагач, шушыны иснә. (Илче корольгә дару бирде.)
Һенрих әйтте:
– Акыл җитмәслек сүз сөйлисең син, илче! Мин синнән курка башладым. Син гади кеше генә түгел, син сихерче яки тылсымчы.
– Теләсәң ничек уйла, ләкин сине коткарырга кирәк, сине генә түгел, корольлекне коткарырга кирәк, корольлекне генә түгел, католик динен, Кастилияне коткарырга кирәк. Кастилияне маврларга, яһүдләргә, гарәпләргә, төрекләргә хач сәфәрләре оештырып кына коткарып булмый, яу артыннан яу чаптылар христианнар Ислам илләренә. Мөселманнар, яһүдләр үрчи барды, байый барды, куәтләнә барды. Яңа ысуллар кирәк, король.
– Кем син?
– Мин хаиннар тарафыннан сарайдан куылган чын Бөек инквизитор Бонифаций. Мин сине коткарырга килдем. Мин ватанны коткарырга килдем. Ал мине үз яныңа.
– Син мөселман илчесе, син Ислам динендәге кеше, мин сине сараема алсам, кардинал Барадини икебезне дә учакка ташлатачак.
Илче шәрык киемнәрен салып, испанча кием белән калды. Мостафа да шулай ук кием алмаштырды. Алар икесе дә почмакка карап чукына башлады.
– Без икебез дә чын христиан. Минем исемем Бонифаций, сарайда мине Пилигрим дип атарсыз, Мостафаның христиан исеме дон Олонсо Поэс булыр.
– Могҗиза бу, Салазар! – диде король.
Салазар куанычын яшерә алмыйча әйтте:
– Бу могҗиза безнең файдага, королем, – диде.
Король җәнаплары әйтте:
– Салазар, син сул ягымда, Пилигрим, син минем уң кулымда торырсың. Патшалыгымда эт-баш, сыер-аяк, тәртип юк.
Карадәрвиш әйтте:
– Королем, зинһар, сак бул! Магнатлар синнән куәтле. Аларда гаскәр һәм байлык. Иң башта казнадан талап алынган байлыкны кайтарырга кирәк. Ышанычлы сакчыларыңны һәм җәлладларыңны чакыр, аларны пәрдә артына постырып куй. Аннан соң магнатларны, кардиналны чакырырсың. Үгезне мөгезеннән алыр вакыттыр! Кинәт һөҗүм ит! Каушап калсыннар!
– Бар, дустым Салазар, – диде король. – минекеләрне һәм җәлладларны чакыр, иң башта епископ-инквизитор Бардинины, аннан соң магнатлар керсен. Кардиналларның җыенын башлыйбыз!
Салазар чыгып китте.
Казнасы буш фәкыйрь Кастилиянең Чирләшкә короле Һенрих IIIнең югалтыр нәрсәсе юк. Аның ата-анасы вафат, сәләмәтлеге юк, ул озын гомерле булмас, хатыны, балалары юк, король мотлак ирекле, мотлак азат. – Ул ютәлләп алды. Дару капты, бераз тынычланды. – Тәвәккәл таш ярган, ди. Мин дә тәвәккәлләдем! Иисусе Христосе, ярдәмеңнән ташлама! Амин!
Тәхетханәгә Кардинал Бардини, аның артыннан магнатлар керде. Болар үзләрен корольдән өстен тота иде, һәрберсенең берничә кальгасы, гаскәре бар. Чынлыкта алар корольгә буйсынмый. Кардинал Бардини тәкәллефсез генә узып, король янына килеп утырды. Магнатлар да корольдән арттырыбрак киенгән. Үзләре теләгән урыннарга урнаштылар. Бардини король янында басып торучы Карадәрвиш белән Олонсоны күреп алды һәм әйтте.
– Иисусе! Король җәнаплары! Сараеңда яңа магнатлар барлыкка килдеме?
Король әйтте:
– Минем икенче канцлерым Пилигрим һәм аның хезмәтчесе Олонсо... Бу – кардинал-инквизитор Бардини хәзрәтләре. Ул минем мәгънәви атам, гөнаһлыларның гөнаһларын ярлыкаучы. Гөнаһлар ул ярлыкап кына бетәрлек булмаса, аларны учакта яндыру – аның изге вазифасы.
Бардини әйтте:
– Бу йөзләр бер дә таныш түгел кебек, – диде.
– Алар бик ерактан, кардиналым, Константинополь шәһәреннән. Хәзерендә Пилигрим шартлы рәвештә, вакытлыча минем киңәшчем, ягъни икенче канцлерым вазифаларын үтәячәк!.
– Бөек Кардиналның рөхсәте, һич югында кардиналыңның фатихасы кирәк булмадымыни, король җәнаплары?
– Сеньор кардинал, бюрократия уйнамыйк инде! – диде король.
– Ичмасам, киңәшкән булырга кирәк иде.
– Киңәшкән булам бит инде. Менә бу минем икенче киңәшчем Пилигрим, аны сараема хезмәткә алырга сез каршы түгелдер бит? Сеньорлар-магнатлар, сараема яңа хезмәткәр алуыма сез дә ризадыр бит? Дәшмәү – ул ризалык галәмәте! Языгыз! Бу кәгазъгә корольнең мөһере, имзасы сугылып, яңа канцлер Пилигрим вазифаларын башкарырга тотынсын!.. Дәрвиш корольгә якын тора һәм ара-тирә иелеп корольәгә киңәшләр бирә иде. Хәзер король сараендагы киңәш җыелышын башларга тиеш идек. Ләкин җыелыш башлана алмый! Халык шаулашырга тотынды. “Ни өчен, ничек?” кебек сүзләр ишетелеп куйды. Барыгыз да тәхетханәдән чыгыгыз! Сарайдагы олы җыелышка, элеккеге корольләр янына, тәхет залына, король Педро IV, король Энрико II, король Хуан янына ничек керә идегез? Минем яныма да, ягъни королегез янына да шулай керегез! Йола шулай куша!
Салазар боерды:
– Басыгыз! Барыгыз да!
Иң беренче магнат Рамиро ризасызлык белдерде:
– Бу нәрсә була инде? – дип иң өстен җыерды.
Икенче магнат Кассио да Рамирога кушылды:
– Бала-чага уены уйныйбызмы?
Өченче магнат кызып китте:
– Чишеләсе бер кочак мәсъәлә бар, без монда уен уйнап маташабыз.
Салазар аның сүзен кисте;
– Корольгә ике тапкыр кабатлатмагыз, зинһар! Тиз булыгыз, тәхетханәне бушатыгыз!
Магнатлар теләр-теләмәс кенә чыга башлады. Кардинал утырып калды.
Король Һенрих әйтте:
– Кардинал-инквизитор Бардини җәнаплары, бу боерык сезгә дә кагыла. – диде.
– Кардинал, рәхим итегез! – диде канцлер Салазар.
Бардини нидер әйтмәкче булып корльогә эндәште:
– Һенрико!
– Король ике тапкыр кабатламый! Чыгыгыз! – дип катгыян боерды Салазар.
Бардини чыгып китте. Карадәрвиш, Олонсо, Салазар шатланып, бер-берсенә баш бармакларын күрсәттеләр. Һенрих аягүрә басты. Музыка уйный башлады.
Салазар ишек тарафына карап:
– Кардинал Бардини җәнаплары, сеньорлар! Король сезне кабул итәргә әзер! – дип кычкырды.
Бардини, магнатлар төзәтенә-төзәтенә керә башлады. Барысы да аягүрә басып тора. Һенрих утырган. Шуннан соң гына Бардини һәм башкалар утыра башлады.
Король Һенрих сүз алды:
– Кардиналлар җыены башланганчы мин Бардини җәнапларына бер сорау бирермен... Әйтегез әле, хөрмәтле кардинал, Кастилиядә ничә король бар?
Бардини әйтте:
- Кастилиядә бер король!
– Кем инде ул король?
– Сез, Һенрико IIIнче җәнаплары!
– Ялган! Дөрес түгел җәнаби-кардинал! – диде Бардини.
– Мин башка корольне белмим. Ә-ә, сез ничә кеше тарихта Кастилия короле булып торды, дип сорыйсызмы? Фернан Гонсалес, Гарсия Фернандес, Санчо Фернандо...
– Юк! Мин бүгенгесен сорыйм. Бүген Кастилиядә ничә король бар? Сеньор, Альфонсо Фредрико, сез җавап бирегез.
Альфонсо да бер генә король барын раслады.
– Сеньор Луис, сез ни әйтерсез?
Луис ни әйтергә белмичә, ык-мык итте, җавап бирергә базмады:
– Мин... ни... король... – диде дә туктады.
Һенрико:
– Мин киемемне алыштырып шәһәр буйлап йөрдем, сезнең кальгаларыгызны барлап чыктым. Халык арасында йөрдем. Сеньорларның бәйрәмнәрендә катнаштым. Хезмәтче кыяфәтендә кардинал-инквизитор Бардини сараена да үтеп кердем. Гәрчә, ул туйларга чакырылмаган идем. Чирләшкә корольне кем туйга чакырсын, авыру корольне кем кальгага, сараена кунакка алдырсын! Бай яшисез, сеньорлар, бай яшисез. Минем сеньорларым муллыкта көн итә, дип куандым. Ә шәһәрләр арасында йөргәндә соңгы яңгырлыгымны сатып тамак ялгадым. Кем король бу илдә? Ялган сөйлисез, галиҗәнаплар, Кастилиядә король берәү генә түгел, Кастилиядә кимендә утыз король барын барлап чыктым. Мине санасаң, утыз бер король, ләкин мине корольгә санаучы юк. Сеньорлар арасында исемем чирләшкә Һенрих, монахлар арасында үземне күптәннән табутта күрәләр. Алар мине тере мәет Һенрих дип атый. Сарайлары берничә булган сеньорлар кызларын чирләшкә корольгә түгел, бай юлбасарларга димли. Кастилия короле Хуан углы Һенрих юлбасар дәрәҗәсендә дә түгелмени? Мине кардинал әллә кайчан инде чиркәүгә алып кереп, дога укып, яхшылап җирләде. Җирләмәгән булса, тере король алдында сез шундый әдәпсезлекләр кылмаган булыр идегез. Корольнең хәзинә казнасы буш, минем майордомым, ягъни акча эшләрем өчен җавап бирүче хисапчым эшсез утыра. Санарга акча юк казнада. Пешәргә ит юк казанда! Королегезнең теш казнасына кыстырырга ипие, эчәргә шәрабы юк. Чөнки Кастилиядә утыз король тыгына, ашый, чөмерә, кикерә. Алар яһүдләрне талый, маврларны сыга, еретиклардан акча каера. Бүгеннән Кастилиядә бер генә король – Һенрих IIIнче генә булачак. Ризасызлык, шау-шу купты. Салазар! – дип кычкырды король:
Салазар үз чиратында:
– Каравыл! – дип боерды.
Як-яклардан, уртадан баштан-аяк коралланган сакчылар кереп, шпагаларын ялангач тотып, магнатларны урап алды. Уртада кып-кызыл киемле өч палач калкып чыкты.
Король әйтте:
– Менә исемлек. Һәр сеньор казнадан алган акчаны кайтарырга, һәр сеньор үз биләмәләреннән король карамагына ун-унбиш мең атлы, кораллы сугышчы бирергә тиеш. Сеньорлар арасында шау-шу башланды. Урыныннан кузгалган һәр каракны шпага тишеп узачак. Бу – бер. Сабый чагымда, мин авырып ятканда казнадан урлаган акчаларны кем кайтармый, аның урыны җәһәннәмдә булачак! Аңлашылдымы? Имза куймаганнарның һәрберсен аерым бүлмәгә, каты сак астына, зинданга урнаштырыгыз. Магнатның ышанычлы кешесе сарай казанасына тиешле акча китереп биргәч яки имза салгач кына сеньорны азат итегез! Миңа үпкә сакларга уйламагыз. Үч алу юлына да басмагыз! Югалтасы нәрсәм юк. Әмма мин әҗәлемә чаклы илдә тәртип урнаштырырга тиешмен! Тиешмен! Бетте! Салазар, укы!