Логотип Казан Утлары
Роман

Мур кырылышы (дәвамы (10))

(Башыннан УКЫГЫЗ)                  

            Әл Мансур белән сугыш

        Шәһри Ширазга һөҗүм.

     

Аксак Тимер гаскәрләре кызган  чүл буйлап бара. Чүл комы йомырка пешерерлек кайнар. Яугирләр генә түгел, атлар, дөяләр, качырлар сусаган.

Кайнар чүлне узып, Аксак Тимер гаскәре тауларга якынлаша иде. Бичара хайнваннар тауларны күреп, адымнарын  тизләтте,

Гаскәрләр таулар арасыннан китте. Текә кыялар, төпсез упкыннар сугышчыларны сагалап тора. Кайберләрен таудан тәгәрәгән ташлар баса, кайберләре упкынга оча.

Бара торган бердән-бер юлны таудан ишелеп төшкән кыя каплап торганы аңлашылды. Кешеләр атларны, дөяләрне ян-якларына такталар бәйләп, арканнар белән кыялардан аска төшерә башлады. Бөтен гаскәрне, атларны, дөяләрне, атларга ашатырга дигән солыны капчык-капчык итеп, арканнар белән аска төшереп бетерделәр.

Ниһаять, алар киң далага килеп чыкты. Атларны утлауга җибәреп, яугирләрр чатыр кора башлады.

 

Шираз каласының манзарасы. Мәһабәт манаралар, кәрвансарайлар.

Шаһ сарае. Бакчада балалар уйный. Шахзадә Сөрәя сеңелләренә карап куана. Шаһбикә таганда йокымсырый. Агач күләгәсендә шаһ Мансур китап укып утыра иде.

Шул чак каравыл манарасындагы күзәтче бактанның  шөбһәле авазы яңгырады.

- Карагыз, анда офык ягында болытмы, ул әллә томанмы? Йа Аллаһым! Бу дошман явы булса кирәк! Югыйсә, тау-кыялар ягыннан гаскәр уза торган түгел! - диде бактан

- Гауга быргысын кычкырт! Гауга бәрәбанын как!  –  дип оран салды икенче бактан.лђнрдђн-бер янякларыннан такталар белђн бђйлђп, арканнар белђн кыялардан а

Шаһ бакчасына  атылып хәбәрче-чапкын килеп керде.

- Ни булды? – диде Әлмансур.

- Харап булдык, шаһым, дошман явы капка төбендә!

- Дүрт якка дүрт чапкын юллагыз! Барысы да коралланып монда килсен! Каладагы барча яугирләрне дә чакырыгыз! Кылыч тота алган һәммә кеше ватанын сакларга атылсын!

Урамнар буйлап чапкыннар чабыша иде.

- Сугыш! Коралланыгыз, дошман явы капка төбендә!

Шираз каласының җәйләвендә Аксак Тимернең яу ыстаны.    

Яугирләр арасында  сугыш алдында була торган киеренкелек.

Әмир Тимер әйтте:

–  Бер кая да китә алмас ул шаһиншаһ Әлмансур! Каршылык күрсәтмичә капкаларны ачар, калага кертер һәм казнасындагы бөтен хәзинәсен үзе чыгарып безнең алга салыр, иншалла!

Бәрәбаннар дөпелди, кәрнай, сорнайлар каты тавыш белән уйный башлады.

Каравыл манарасыннан Әлмансур Тимер гаскәрләренең хәрәкәтен күзәтә иде.

Шәһәр тулысы белән дошман гаскәре белән уратып алынган. Башка өлкәләрдәге гаскәрләр Ширазга ярдәмгә килә алмаячак. Эш мөшкел, хәл бик хәтәр иде.

Берничә ярдәмчесе белән Күгелташ шәһәр диварларына якын килде.

Күгелташ диварларга карап оран салды:.

– Һә-й, шаһиншаһ җәнаплары! Әмир Тимер килде! Ач капкаларың, күтәр пәрдәләрең! Җиңелмәс баһадир әмир Тимер килде. Без дүрт йөз мең гаскәр белән яуга чыктык..

Әлмансур җавап бирде:

–  Һә-й, Күгелташ! Әмиреңә  әйт, бездә дә бар ул дүрт йөз мең гаскәр. Ләкин шулар өстенә бездә кырык сугыш филе бар. Һәр фил өстендә ун кеше сыярлык мөнбәр бар. Анда утырган укчыларымның уклары сезне күкрәкләргә батар, филләрем барыгызны таптап сытар. Соңгы тамчы каныбызга кадәр орышачакбыз.

Күгелташ тагын кычкырыды:

– Карарбыз, кем-кемне сытар!

Атын борып, Күгелташ чатырлар ягына чаптырып китте. Манарадагылар аның артыннан сызгырып, үртәү сүзләре кычкырып калды.

Әмир Тимер ыстаны.

Тимер илчеләрнең кайтканын көтә иде.

Күгелташ үзенең егетләре белән Тимер каршысында туктады.

Күгелташ:

–  Тәкъсирем, алар орышачаклар! – диде.

Әмир Тимер кычкырды:

–  Бәрәбаннар!

Һәр дөянең ике ягына да олы сугыш бәрәбаннары асканнар. Бәрәбан аскан дөяләрнең саны унау. Бәрәбанчылар үҗәт рәвештә тукмаклары белән бәрәбаннарга оралар.

Ат өстендә ун кәрнайчы кәрнайга өрә. Ун ат өстендәге кәрнайлар юан тавыш белән,  сорнайлар әче тавыш белән яу маршын уйный.

Тимернең атлы гаскәре һөҗүмгә китте. Тояк тавышлары,  ат кешнәгән авазлар, дөбердәү, шартлау, әйтерсәң лә, дөнья бетә, әйтерсең лә  җир җимерелә иде.

Эчендә шом юшкыны булса да, шаһ Әлмансурның чырае тыныч күренә.

Тимер гаскәрләре якынаеп килә. Әлмансур өч тапкыр кул изәде.

Капкалар ачылды,  ачык капкалардан сугыш филләре борыннары белән быргы авазлары чыгарып, атылып чыкты, филләрнең аркаларында такталардан корылган саклагыч манаралар, алар эчендә  укчылар урнашкан.

Дошманның атлы гаскәре белән фил гаскәре йөзгә йөз каршы килде. Фил өстендәге укчылар дошман атлылары өстенә ук яудыра, күп кенә атлылар, атлар  күкрәкләренә ук алып, егылалар. Алар ат, фил аяклары  астында калып һәлак була. Филләрдән куркып, атлар шашардай булып, чиный-чиный  кешни. Филләр азау тешләрен ат корсагына батыра, кешеләрне чөеп-чөеп ыргыта. Йөрәкләренә курку төшкән атлар, җайдаклар кире борылып чаба, ләкин алар һөҗүм итүче башка атлыларга бәрелә, арттан филләр таптап килә. Дошман гаскәре күп мәетләр, яралыларын калдырып ыстанына кире кайтып китте. Филләр дә кире борылды.

Диварлар, манаралардан карап торучы Шираз кешеләре бәйрәм итә, кычкыра, бииләр, җырлыйлар иде.

Тимер ыстаны.

Хәрби киңәшмә. Киңәшмәдә  әмир Тимер, башкарачы Күгелташ, меңбашлары Миран белән Сөләйман һәм башка хәрбиләр катнаша.

Әмир Тимер сүз башлады:

Нишләргә? Атлар филләргә каршы барырга курка. Сүзегезне көтәм, яугирләрем!

Күгелташ әйтте:

– Төнлә филләр киләсе юлларга очлы ягын өскә каратып  казыклар куярга.

– Шымчылар  сизәр, – диде әмир.

Төмәнбаш Миран әйтте:

– Сумала яки җир мае агызып, филләр якынаюга ут төртергә.

– Үзебезнең атлар уттан куркыр! – диде әмир.

Унмеңбаш Сөләйман әйтте:

–  Иң җегәрле йөз дөя сайлап алырга кирәк! – диде.

Аксак Тимер ыстанында халык мәш килә. Балта осталары озын корыкларны очлый. Ул корыкларны  һәр дөянең ян-ягына ныгыталар. Баш-башларына коры чыбык, салам бәйлиләр. Коры чыбык белән салам өстенә тиз яна торган сыекча сибәләр.

Әмир Тимер ыстанында сугышка әзер дөяләрне сафка тезделәр.

Әлмансур ыстаны.

Тимернең чираттагы һөҗүмен кайтарырга әзерлек бара. Филләрнең өзелгән каешларын, кыйшайган манараларын рәтлиләр.

Тимер ытсанында сугышка әзер дөяләрне тезделәр.

Әлмансур елмая:

–  Нәрсә эшли ала ул Аксак Тимер минем филләремә каршы дөя көтүе чыгарып? – диде.

Капка алдында сугыш филләре яуга әзер тора.

Күгелташ яман аваз чыгарып, бәрәбанчыларга кычкыра. Бәрабаннар дөпелди. Дөяләр ташкыны Шираз тарафына чабып китте.

Әлмансур филләре дөяләргә каршы чаба башлады.

Филләр  дошман явын сытып китте дигәндә генә, дөячеләр саламга ут төртте. Бер юлы йөз ялкын гөлтләп кабынды. Барган шәпкә дөяләр утлы корыкларын филләр корсагына батыра. Ялкын филләрне куркытты. Корсакларына утлы корык кергән филләр аркаларындагы кешеләрне сытып, җиргә ава. Калган филләр нишләргә белмичә артка борылып чаба, алар үз артларыннан килгән башка филләрне бәреп, үз кешлеәрен таптап, шәһәр тарафына ыргыйлар иде.

Күгелташның кул ишарәсеннән соң, ярсыган атларга юл ачыла. Тимернең атлы гаскәре кыргый авазлар чыгарып, җан-фәрманга шәһәр ягына томырыла. Атлылар юлында фил гәүдәләре, дөя үләксәләре, кеше мәетләре аунап кала. Тимер яугирләре качып баручыларны рәхимсез рәвештә кыра, чаба, турый иде. Бичаралар шәһәр капкасына кереп качмак була, ләкин алар дошман кылычыннан, ат тояклары, дөя аяклары астында изелеп калалар.

Әлмансур йөзендә курку шәүләсе уйный иде:

 Капкаларны ябарга-а! Капкала-ар! – дип кычкыра шаһиншаһ.

Капкаларны ябарга өлгермәделәр, качучылар артыннан атлылар да капкага ыргылды, тимернекеләр шәһәргә бәреп керде. Урам сугышлары башланды..

Шаһ Әлмансур ике кылыч белән үзен үзе белештерми орыша иде.    

Шираз капкасы төбендә каты  сугыш бара.

Шәһәр эчендә үтереш, талаш, кырыш дәвам итә.

Яу кыры.

Анда мәет җыючыләр тын гына эшли. Тимернең бик күп яугирләре дошман мәетләренең башларын кисеп, җыялар да арбаларга салып каядыр алып китәләр.

Дәһшәтле, кодрәтле Аксак Тимернең дүрт йөз мең кешелек гаскәре Шираз каласына ябырылды. Бу – җиде икълимнең бишенчесен яулау иде. Бу Тамирланның иң олы җиңүләренең берсе булды. Шаһ Әлмансур ирексездән шәһәр язмышын рәхимсез дошман кулына тапшырды. Җиңүчеләр капчыклап-капчыклап саф Һиндстан алтынын, хисапсыз күп алмазлар, әйдәүчеләре белән меңләп сугыш филе һәм бихисап гүзәлләрне ганимәт вә үлҗә хисабыннан үзләре белән алып, ватаннарына кайтып китте. Иң кыйммәтлесе, иң кадерлесе, әсирләр арасында шаһиншаһның сөекле кызы, гүзәл   Сөрәя шаһдазә иде.

Байлык төягән дөяләр, атлар, арбалар Сәмәркандка таба йөри. Күгелташ артка, Шираз тарафына борылып карады. Гүзәл шәһәрдән хәрабәләр  генә калган иде. Шул хәрабәләр янында җитмеш мең кешенең баш сөягеннән корылган манара ап-ак булып җемелдәп, кояшта чагыла. Бу имәнгеч күренештән күпме дәһшәт күргән Күгелташның тәне чымырдап китте.

Чатыр корулы фил өстендә кайгылы әсир шаһзадә Сөрәя тирбәлә иде.

Шаһзадә   бикәч  Сөрәянең   хәле

             Яу сәфәреннән кайтыш.                 

Бөек җиңүче әмир Тамер бөек тантана белән башкалага якыная бара. Барча халык җиңүчеләрне каршы алырга чыккан. Бәйрәм. Җырлыйлар, бииләр. Урамның бер ягыннан икенчесенә тарттырылган арканнарда җанбазлар  осталыкларын күрсәтә.

Адым саен куй кыздырыла, адым саен казаннарда пылау әзерләнә.

Атка атланган әмир Тимер шәһәр капкасына якынлашканда аваз яңгырады.

- Машалла, Тимер бәк! Машалла, яугирләр!

Бәйрәм ыгы-зыгысыннан соң, үлҗә, ганимәт малын яугирләр арасында бүлешкәннән соң, тыныч тормыш башланды. Әсирә Сөрәя бикәч тә игътибарсыз калмады. Яугир Тәмирлан өчен  иң олы җиңү шаһиншаһның кызы Сөрәяне җиңү иде.

Ханәкәдә кайгыга баткан шаһиншаһ Әлмансурның сөекле кызы шаһзадә бикәч Сөрәя утыра. Аның янында ахирәтләре бөтерелә.

Беренче  ахирәт әйтте:

– Сөрәя тутай бикәч! Ник син шулай һаман кайгылы, һаман моңлы? – диде.

Икенче  ахриәт тә сүзгә катнашып китте.

– Ник син шулай озак хәсрәт йотасың? – диде.

– Тирә-якта нинди гүзәллек.– диде беренче ахирәте.

– Әйләнәңдә матур гөлләр, күбәләкләр.

– Өстең тулы затлы кием, алтын укадан, бизәнгәнең алмазташлар, энҗе-мәрҗәннәр белән.

Бичара Сөрәя:

 Күрмим мин ул матурлыкны, күрми күзем хозурлыкны. Тамагымнан үтми тәгам-ризыклар. Нигә миңа затлы кием, нигә миңа алмазташлар? Читлектәге кош кебек мин. Сайрар кошны затлы читлеккә ябып, аны бәхетле иткән кеше бармы? Мин сагынам ватанымны, Ширазымны... юксынам атам-анамны, кызганамын бичара бабамны, - диде.

Аның тавышы калтырады, ул йөзен ике учына яшерде.

      –  Бәгъре өзгәләнә, бичараның... Фарсы хакиме шаһиншаһның иң сөекле кызы булып дөньяга кил дә, колиһә булып ят җирләрдә каңгыр, имеш,  – диде беренче ахирәте.

– Хатын-кызның тәкъдиредер. Бәргәләнмә, Сөрәя. Өлешеңә тигән көмешең. Язмышыңа буйсын!

–  Диккать итмә, бәгим, аларның сафсатасына!– диде иң якын ахирәте.

Бичара Сөрәя әйтте:

 Минем атам Шираз шаһиншаһы Шаһ-Мансур, анам исә Баһдад шаһзадәсе Җәмилә иде, минем никахланмыш җегетем атаклы шагыйрь Шәмсетдин Хафизның туруны Шәһрияр иде. Аксак Тимер Ширазыбызны ничә тапкыр килеп җимерде. Соңгысында ул атам-анамны, бөтен сарай әһелләрен кылычтан узгарды. Шәһриярым яу кырында яраланган, диделәр. Ә мине Аксак Тимер кол итеп Сәмәркандка алып кайтты.

–  Сөрәя бәгим, әмиребез турында алай хөрмәтсез сөйләмә, – диде ахирәтләре.

– Нәселемне кырган, башкаламны җимереп талаган, ярты халкымны кылычтан узгарган бәдбәхетне мин ничек дип атарга тиеш? – диде Сөрәя,

Бер-бер артлы бикәләр күренде. Иң алда әмир Тимернең беренче хатыны Мәликә бикә, аннан икенче хатыны Түкәл бикә, Сарана бикә һәм аларның җарияләре  пәйда булды.

Мәликә  бикә керә-керешли әйтте:

Кем ул бәдбәхет, кызым? Ханәкәдә шомлы тынлык урнашты. Кем ул? Әмиребез Тарагай углы Тимер турында түгелдер бит?

Түкәл  бикә әсирә бикәчкә төрттерде:

–  Дәшмәү – ризалык галәмәте.

– Мин дәшмим,– диде Сарана бикә.

– Дәшмәү – артык горурлык галәмәте! – диде Мәликә бикә.

– Олуг әмир бикәбез ! – диде ахирәт кыз. – Сөрәя бикәч менә бу тамырга абынып китте дә егыла язды. Ул тамырга “кабахәт” диде.

– Тамырның ни гөнаһасы? Аяк астына карап йөреш кирәк! – диде Мәликә бикә.

Түкәл  бикә тагын төрттерде:

– Тамырга абындым, дип кан тамырын кисмәссең бит?

– Мин тамырга абынмадым вә дәхи кан тамырымны кисәргә җыенмыйм да, – диде горур бикә Сөрәя катгыян тавыш белән.

– Син нинди аваз гәп орасың, кызый? – диде кырыс бикә Мәликә.– Синең каршыңда...

Түкәл  бикә һаман җәнҗал тели иде:

Сиңа монда Шираз җире түгел! Бу – Сәмәрканд! – диде ул мыскыллабрак.

Мәликә  бикә дәвам итте:

– Хорасанны, Гүргәнечне җир белән тигезләп, ясмык чәчтергән бөек яугир...

– Алтын Урданы, Ак Урданы, Күк Урданы тетрәтеп торучы түрә... – диде Түкәл бикә

–  Шулай шул, – диде Сарана бикә.

– Каф таулары артындагы илләрне буйсындырган...

– Иранны аяк астына салган  Тарагай углы әмир Тимернең кече хатыны, Чынгыз канлы Тарма Ширин ханның сөекле кызы Түкәл бикә...

– Чынгыз канлы Казган ханның сөекле кызы, Тарагай углы әмир Тимернең олы хатыны Мәликә бикә басып торганын онытма.

Сарана да  әйтте:.

– Мукшы бәгенең кызы – Сарана бикә.

Сөрәя  аларга охшатып әйтте:

–  Алдыгызда Фарсының Шираз каласындагы шаһиншаһ Мансурның сөекле кызы, Хорасанны, Гүргәнечне, Урдаларны аяк астына салган Тарагай углы әмир Тимернең иң яшь, иң гүзәл, иң кече хатыны Сөрәя бикәч басып торганын онытмавыгызны үтенәм!

– Сөбханалла! – дип кычкрды Мәликә бикә. – Киленнең теле ачылды!

Яраннары белән Аксак Тимер керде. Ике кәнизәк Сөрәяне әмир каршысында тезләндерде. Сөрәя теләр-теләмәс кенә баш иде. Хатын-кызлар бер якка, ирләр икенче якка китеп югалды.

– Мәрхәбә, хуш килдең, шаһ кызы Сөрәя туташ, – диде әмир Тимер.

– Мин туташ түгел! – диде тоткын бикә.

– Ха! Үзенең кыз булмавы белән мактанганнарны беренче тапкыр күрәм, – диде әмир.

–  Мин кызчык түгел! Мин башканың никахындагы хатын! – диде тоткын бикә.

– Нинди никах? Нинди башка? Әйе, ишеткән идем, син  шагыйрьләр шагыйре Хафиз Ширазиның торыны белән ярәшелгән, дигәннәр иде.

–  Никахлашкан!

–  Ярый, синеңчә булсын! Син аның никахындагы хатын, ди. Ләкин сугыш-яу шартларында җиңелгән, һәлак булган патшаларның, яугирләрнең хатыны үзеннән үзе талаклы санала. Ягъни, ганимәт хокукында, үлҗә хокукындагы хатынга, җиңгән яугирның хатынына  әверелә. Аннан соң синең никахлы ирең яуда һәлак булган, диләр.

– Ялган! Ул хәбәрсез югалды.

– Ярый, хуш! Хәбәрсез югалган икән, без аннан хәбәр алырбыз. Хәбәр дә, талак та алырбыз.

– Шәһриярым исән! Күңелем сизә, ул исән.

– Шуннан ни үзгәрә, бикәч?

       – Шуннан шул, син миңа өйләнә алмыйсың. Чөнки Шәһрияр беркайчан да миңа талак әйтмәячәк!

– Кызым! Мин инде яшь кызлар белән сүз куертып утырудан узган. Синең хакимең, булачак ирең белән шушылай дорфа сөйләшкәнеңне уен буларак кына кабул итәм. Нәфис сының, гүзәл чыраең, укымышлы булуың, шулар белән бергә нык холыклы, батыр булуыңа сокланам. Шуңа күрә, сүзләреңә ачуланмыйм. Тора-бара бөтенесе дә тәкъдиренә буйсына. Һәм мине хәтта ярата-сөя башлыйлар.

         – Ә мин уйнамыйм! – диде тоткын бикә. Мин уйнамыйм, Тарагай углы әмир шаһ Тимер! Ихластан сөйлим. Мин дорфа түгел, күңелемдәгене шулай җиткерергә тырышам. Хакимем, булачак ирем, Тарагай углы шаһ Тимер, күпме шаһлыкларны, күпме ханлыкларны алган, күпме кызларны үзеңә хатын иткән әмир. Син аңларга тиеш минем хәлемне. Минем сөекле атам, сөекле анам, туганнарымның барысы да һәлак булды. Шаһиншаһның казнасы таланган, халкы кырылган, нинди бай-гүзәл Шираз каласын син җир белән тигезләдең, шаһның бердән-бер кызы исән калган. Аның никахлы ире бар. Әгәр дә Шәһриярымның исән икәнен сизенмәсәм, ике дә уйлап тормастан бәгъремә хәнҗәр батырыр идем. Мин сине түгел, Шәһриярымны көтәм. Син мине талап ала аласың. Ләкин үз ихтыярым белән бирелмәячәкмен, сине инкарь иткән, сине җене белән сөймәгән, чиксез нәфрәтле булган шушы зәгыйфь бикәчне көч белән, ризасызлык белән алырга вөҗданың җитмәс.

– Бәгъреңә хәнҗәр батыру “катиле нәфес” дип атала, кызчыгым. Коръән Аллаһу Тәгалә биргән җанны үз кулың белән чыгаруга каршы. Андыйларны хәтта зиратка да җирләмиләр, читкә, кяферләр кебек, каракларны каргаган кебек догасыз күмәләр.

Сөрәя әче итеп көлде.

Коръән турында сөйләп торган көне! Тәһарәтсез авызың белән Аллаһның китабы Коръән турында фәлсәфә куертырга хакың юк, җәллад. Кяферләр белән сугышыр өчен Ислам байрагын тотып чыккан булсаң, мин сине аңлар идем, син Коръән исеме белән мөселманнарны кырып, җәннәткә кермәк телимсең?  Ха-ха-ха... Хатын көлүеннән туктады, кинәт, җитди рәвештә әйтте. Суфыйларның сафсатасы белән чагыштырганда синең көфер сүзең чүп кенә, Тимерлән! Син тел тегермәне корырга яратасың, Тимерлән! Кичер мине, зинһар, бәдәни кимчелегеңә кагылырга тиеш түгел идем... Ярсыйм, үкерәм, мин акылдан язамдыр...  кичер... мин сине аксак килеш тә сөяр идем, мин сине чулак килеш тә яратыр идем, әгәр дә син шулай кансыз булмасаң. Синең бит җаның аксак, синең рухың чулак, әмирбай! Тимернең сабыр халәте үзгәрде. Ул шушы киребеткән кызның мантыйгына сокланган да, аңа җавап табуның ничек кыен икәнен дә төшенә бара сыман. Ул нидер эзләгәндәй, як-ягына каранып алды. Ни әйтергә сүз табалмагач, кызны туктарыга теләп бары тик: Сөрәя, Сөрәя, дип кабатлый иде. Син бит килешү антын бозып, атамны алдап, хыянәтчел рәвештә бәреп кереп кенә аның гаскәрен җиңә алдың. Башка калаларны, башка илләрне чәнчә бармагыңны селкетеп кенә алырга күнеккән кешене, Шираз шаһиншаһы Әлмансур еллар буе кыерлады, еллар буе син безнең илдән шәҗәрәңне кушучлап тотып кайтып киттең. Без бит сиңа бәреп кермәдек, син безнең капка төбенә килеп, сөяк көткән алама эттәй ялманып каңгырып йөрдең. Мәрхүм  атам шаһиншаһ Әлмансур шушы җиңүләренә күрә “Әлмансур Зафәри” кушаматын яулаган баһадир. Сөрәя шундый гайрәт белән сөйли, көчләүдән дә, үтерүдән дә, җәзалардан да курыкмас дәрәҗәдә шашкын ки, бу мохиттә ул – хуҗабикә, җиңүче кыяфатендә. Дәһшәтле әмир Аксак Тимер каушап калганмы, әллә ул, бу бәхетсез бала үлеме алдыннан соңгы сүзен әйтеп бетерсен, дипме, гамәлсез, хәрәкәтсез тора. Бу кечкенә кызчыкның нинди куәткә ия икәненә шаккаткандыр... Әллә бу кызны нинди җәзага тартырга кирәклеге турында баш ватамы? Сөрәя инде үзен үзе белештермәс дәрәҗәгә җиткән. Соңгысында да син атамны җиңә алмый идең, җиңә алмый идең. Чөнки атам ике арадагы солых булганына күрә, ваемсыз кала бирде, атам сиңа дөнья бәһасе торган маллар, затлы киемнәр, хәзинә бүләк итте. Синең белән орышмас өчен ул  казнасындагы бөтен малын бирердәй иде, син антны боздың, бүләкләрне алдың,  хаиннарча посып кына, игълансыз гына, куркак шакал кебек килеп бастың да, атам шаһиншаһ гаскәрен җыеп өлгерә алмый калды. Шулай да тиз генә Ширазны ала алмадың. Ярты гаскәрең кырылып бетә язды. Каушап калдың. Атам арткы капкадан чыгып, нибары ике йөз кешесе белән ике йөз меңлек гаскәреңнең артына төште, рәхәтләнеп турадылар безнекеләр синең нәҗесләреңне, артыңа борылганда, яныңда биш йөз генә яраның калган, калганнары шәһәр капкасына ябырыла иде. Шунда атам, куркусыз атам, каһарман атам үзенең кешеләре белән яныңа бәреп керде, атам өч тапкыр кылыч белән чапты, ләкин ике яраның гәүдәләре белән сине каплап өлгерде. Атам янә һөҗүм итте, син агарган, каушаган идең, сине курку белмәс, үлемнән курыкмас җан, дип данлыйлар, ә бит атамнан курка идең, атам сине аркылы чаба иде, насыйп булмады. Күреп тордың, мәркәзеңә бәреп керә алган баһадир Әлмансур һаман орышты, һаман орышты, аның  күкрәгенә ике ук кадалды, ботына сөңге батты, ләкин ул якын килгәннәрнең җанын кыя торды. Ул тагын синең янга бәреп керде, ләкин аты сөрелегеп, ияреннән егылды, синекеләр саранчадай аны урап алды. Атам җан ачуы белән кычкырды: мин Әлмансур шаһиншаһ, мине әмир Тимер җәнаплары янына алып барыгыз, дисә дә, син чабарга куштың. Кабих җаннарың аның шәрә калган башына ун тапкыр кылыч чаптылар. Аны үтерергә куштың. Чөнки атамның исән калуыннан курка идең. Шатлан, кабихҗан, син безне җиңдең. Ләкин мөслимнәр канын агызганың өчен сиңа кыямәттә җавап бирергә туры килер.  Ике сүзнең берендә: мин Коръән кушканча гамәл кылам, мин Пәйгамәр юлыннан барам, дисең. Атлаган саен Коръән ачтырып, үз явызлыкларыңа аклану эзлисең. Ачтыр Коръәнеңне, әмир Тимер. Син надан, укый да, яза да белмисң, синең укырга, язарга өйрәнергә вакытың булмады, чөнки гомерең буе җан кыйдың, таладың, бастың, кырдың, адәм башларыннан, мөселман баш сөякләреннән манаралар кордырдың. Синең тарихта калдырган һәйкәлләрең шулар булыр. Бисмилләһ ир рахмән ир рахим! Ул ян кырда махсус җайланмада торган Коръәне алып, Тимергә сузды. Теләсә кайсы сәхифәсен ачыгыз, тәкъсир. Коръән ни ди икән сезнең җәнапларыгыз хакында?  Ачыгыз! Тимер Коръәнне ала,  ача, ачкан килеш Сөрәягә суза. Сөрәя башта укый, аннан китапны ябып, яттан сөйли.   “Коръәни Кәримнең тугызынчы, ягъни Тәүбә сүрәсенең дүртенче аяте: Килешүне азагынача бозмагыз! Аллаһ гаделсезлек эшләүдән сакланганнарны сөя!”  Тагын бер бит ача. Коръәни Кәримнең уналтынчы сүрәсе, туксан икенче аяте: “Күзәнәкләрен тыгыз итеп бәйләгән бәйләвен сүтеп ташлаган хатын хәлендә калмагыз. Бер халык икенчесеннән өстен булырга мөмкин. Ләкин ул өстен халык өстен булмаганын ялган ант биреп кыерсытмасын. Аллаһ сезне шулай сынап бага!” Син сыналдың инде, әмир  Тимер, синең урының тәмугта!

Тимер кинәт кызып-ярсып, кылычын суырып чыгарды, Сөрәягә кизәнде.

Токымыңны ор-раем! – дип кычкырды әмир.

Сөрәя урыныннан һич кузгалмыйча, кычкырып көлеп Тимернең кыланмышларына бага иде.

Сөрәя әйтте:

Син мине урталай чапсаң, миңа яхшылык кына кылган булырсың. Минем һәлак буласым килә. Изге орышта шәһит китәсем килә минем! Чап син мине, Тимер! Чап! Урталай яр! Минем йөрәгем, үпкәләрем, бавырым урталайга аерылсын, аннан кайнар кара кан аксын. Тимер чарасызлыктан  кылычын аска төшерде, ул яшь хатын каршысында ихтыярсыз иде. Дөреслекне күтәрә алмыйсың, Тимерлән. Мин бит сиңа чүп кенә. Мин яклаучысыз бичара бикәч. Минем беркемем юк, минем бер нием юк. Ярлы янудан курыкмас, ди аталарыбыз. Бәс, тугрысын чыраеңа чәпәп әйтәмен. Кулың белән изә-изә миннән камыр ясый  торган зат түгелмен. Үзем тимерне кулым белән изеп, камыр ясый торган заттан! Ул тынып калды, аның хәле китте, Тимер дә каушаган иде, ул  кылычын кынына тыгып куйды,  сабырланды. Озак тынлык урнашты.

Тимер әйтте:

–  Сөрәя бикәч, син мине кире чыкмас тарлавыкка ябып куйдың. Мин хәзер шул тарлавыктан чыгу җаен табарга тиеш. Сине көч белән алырга яки иреккә җибәрергә яки урталай чабарга. Мин сине иреккә җибәрер өчен Шираз тикле Шираздан монда алып кайтмадым. Иреккә аткару ул Аксак Тимернең йолаларына туры килми. Чөнки монда кергән хатын-кыз кире чыга алмый, аларның барысы да минем хатыным яки харам хатыным булачак. Мин сине урталай чаба алам, ләкин бүген түгел. Шулай булгач, бер генә юл кала, син минем хатыным яки җариям булырга тиеш. Ләкин иң кулай юлны күрсәтәм: син минем иң сөекле никахлы хатыным булырсың!

Сөрәя бикәч тә сабыр иде, ул  тыныч кына әйтте:

– Атамны чабып, анамны бугазлаган кешенең юрганы астында ничек ятармын икән соң, бөек әмир Тимер? Син бит хатыннарыңның юрган астында кайнар булуын телисеңдер. Мин бит синнән җирәнәм! Курыкмыйм, җирәнәм синнән, җирән сакаллы әмир. Мәетне кочачаксың бит юрган астында. Син мәетләрне сөясеңмени, шаһ Тимер?

Әмир Тимер җәрәхәтләнгән юлбарыс кебек үкерде.

– Канымны кыздырма, бикәч! Үзем Тимер булсам да, сеңерләрем тимер түгел, алар бер шартлар. Кинәт кылычын чишеп ташлады, җөббәсен салды. Янаулы атлап Сөрәягә таба килә башлады, бикәч икенче якка күчте. Син, кызый, артыгын кыланасың. Мин сине ирексезләмәскә уйлаган идем. Хәзер барысы да үз урынына утырыр.

Сөрәя  кинәт куеныннан хәнҗәр чыгарды:

–  Тагын бер атла, бәгыремдә шушы фарсы  пычагы булыр. Син фарсы пычагының ни икәнен яхшы беләсең. Ике ягы да үткен хәнҗәр  “Әҗем пычагы” дип атала. Мин шушы әҗем хәнҗәрен йөрәгемә батырам!

Әмир Тимер чыгырыннан чыкты һәм ул:

Бөһтан! – дип кычкырды. – Яла! Нахак сүз сөйләп, гөнаһасын кая куярсың?

Сөрәя хакимнең бу кыланышыннан кычкырып көлде:

–  Ә син кая куярсың гөнаһларыңны?

Бу әсир бикә каршысында Тимер чарасыз иде:

– Куй пычагыңны! Яхшылап сөйләшик.

Сөрәя әйтте:

 Без сөйләштек бит инде, әмир Тимер хәзрәтләре, барысы да аңлашылды.

– Теләгеңне әйт! – диде кырыс әмир

– Мине ватаныма кайтарып куй! – диде әсир бикә.

Тимер ишек тарафына карап кычкырды:

– Һәй, кем бар анда! ( Ханбикәләр керде.) Сезләр! Сөрәя бикәчкә иң олы хөрмәт, иң олы хезмәт булсын! Башыннан бер бөртек чәче төшсә дә башыгыз белән җавап тотарсыз. Сөрәя бүген минем эчкәриемдә булсын. Аны әзерләгез! Әмир тыйтаклап чыгып китте.

Мәликә   бикә артык ягымлы иде:

– Хуш килдең, шаһиншаһзадә Сөрәя бикәч!

–  Мәрхәбә, гүзәлбикә, – диде Түкәл бикә. – Әмиребез ни сәбәпле сине аерым хөрмәткә куйды, бикәч?

–  Гүзәл булгангадыр, – диде Мәликә бикә.

– Сез дә гүзәл, – диде Сөрәя.

– Акыллы булгангадыр, – диде Мәликә бикә.

–  Сез дә ахмак түгел, – диде әсир.

– Алайса, ни өчен? – диде бикәләр.

– Чөнки мин аның турында ни уйласам, шуны әйттем, – диде Сөрәя.

–  Ни дидең? – дип сорады Түкәл бикә.

– Мин аңа “аксак, чулак, денсез, кяфер, җанкыючы, тәмуг кисәве”, дидем..

– Ул сине кылыч белән чапмадымы?

        – Күреп торасыз сана! Минем никахлы ирем бар. Әле аннан талак алганым юк. Мин эчкәригә кермәмен!

– Каян килгән Алланың кашка тәкәсе! Керерсең! Син түгел башкалар да керде, – диде Мәликә бикә.

(Дәвамы бар)