Логотип Казан Утлары
Роман

Мур кырылышы (дәвамы (9))

Нахак яла

Сәмәрканд сараенда булды бу хәл. 

Аксак Тимер Әлмансурдан җиңелүләрен кичерә алмый иде. Ул  кәефсез халәттә арлы-бирле йөренә иде. Әмирнең хатыннары: Мәликә, Түкәл, Сарана бикәләр җыелды.

– Галиҗәнабем, – диде Мәлткә бикә. – син яуларда йөргән чакта, сараеңда яңалыклар булып алды бит әле.

–  Нинди яңалык ул, бикә? – дип сорады әмир.

Мәликә әмирнең колагына әйтте:

Синең сөекле яшь хатының Гайшә бикә...

– Кизәнгәнсең  икән сук, суккансың икән – үтер! – диде баһадир әмир. – Башлагансың икән, азагына чаклы әйтеп бетер.

– Ни инде...

Түкәл сүз алды:

– Әйтмә син аны, ханым бикә, – диде.

–  Мин әйтмәс идем, – диде Сарана бикә.

– Ни булды, әйт! Нигә сез өчәү генә йөрисез? Кайда Гайшә бикәч?

       –  Гайшә бикә, сиңа тугры хатын булып чыкмады, әмирем, – диде дә Мәликә бикә, ул-бу булмагае дип читкәрәк китте.

Тимер ярсуын тыеп:

Мәликә хатын! – дип кычкырды. – Син нинди сүз әйткәнеңне аңлыйсыңмы? Кайда дәлилең?

– Синең сөекле Гайшәң ханәкәсендә төннәрен яраннарыңның берсен кабул итә.

–  Исбат! Дәлил! Юкса, үзеңнең башың тәгәрәп төшәчәк! – дип акырды әмир Тимер.

– Гайшәңнең кул сандыгында бер һәдия белән бер хат ятыр.

– Хакмы шул? Хатынны хыянәттә гаепләр өчен дүрт шаһит кирәк, хатын! Кайда синең ике шаһитең?

– Әмирем, без икәү, шулар өстенә кулсандыктагы ике дәлил. Менә була дүртәү.

Әмир Тимер әйтте:

– Түкәл бикә, син дә шаһидәме?

– Ни инде... – дип ык-мык итте Түкәл бикә, – Әйтмик, дидем мин сиңа...

– Кертегез Гайшә бикәне!–  дип боерды әмир Тимер.

Гайшә бикә  керде.

– Әмиремә иминлекләр юлдаш булсын! – диде Гайшә бикә.

– Бикәләр әйтә, имеш, син ханәкәңә яраннарымның берсен аласың икән! Дөресме шул?

–  Әмирем, мин ялгыш ишеттемме? – диде аптыраган Гайшә бикә.

– Син дөресен әйт, хатын. Кем ялган сөйли, кем исбат китерә алмый, шуның башы чабылачак.

Мәликә бикә башлады сүзне:

Синең уңышсыз яуларың турында ишеткәч, өч хатын кочаклашып төннәр узгара идек, шул төннәрнең берсендә, аннан тагын берничә төн Гайшә бикәнең ханәксенә гел бер шәүлә узып китә иде. Таң алдыннан гына шул ук шәүлә яшертен генә сарайдан чыга иде.

– Бер хатыным  яраным белән хыянәт итте. Аның ахыры ни булып бетте? – диде усал әмир.

Мәликә әйтте:

– Яраның  качып котылды, хатыныңның башын чабып өздең, тәкъсир.

– Гайшә бикә турында дөрес сөйлиме Мәликә хатын, Түкәл бикә, әйт! – диде хаким..

– Ни инде... күрдек... – диде Түкәл бикә.

– Мин берни дә әйтмим, – диде Сарана бикә.

–  Кемне күрдегез? Кем иде ул кеше?

– Танымадык.

Сарана:

– Мин берни дә күрмәдем. – диде.

Тимернең җен ачуы чыкты, ул яраннарына бакырды:

– Барыгыз, Гайшә бикә ханәкәсеннән сандыгын алып килегез!    

Яраннары берсен-берсе этә-төртә чыгып йөгерде.

Гайшә бикә аптыраган-йөдгән. ул ярсып кычкырды:

–  Әмирем, бу – бөһтан, бу – яла, ялган! Хыянәттәме соң минем уем? Үзең беләсең бит минем хәсрәтемне! 

– Ике шаһит җитә гаебеңне раслар өчен! – диде әмир Тимер.

Шулчак Мәликә бикә әйтте:

– Мин беләм кем икәнен! – диде.

– Кем? –  дип кычкырды әмир Тимер.

Мәликә бикә әйтте:

– Шәех Исрафил хәзрәтләренең колы Мостафа!

– Мостафа? – дип күзен акайтты хөкемдар.

        – Рас! Мостафа! – дип раслады Мәликә бикә.

        Ул арада яраннар кечкенә сандыкны күтәреп килде.

– Ачыгыз сандыкны! – дип боерды әмир Тимер. – Мостафаны китерегез!

Тагын бер яран чыгып йөгерде.  Мәликә бикә әйтте:

–  Ачыкычы Гайшә бикәдә! – диде.

Әмир Тимер  бичара Гайшә бикәгә кычкырыды:

Ач!

–  Әмирем, бу нинди афәт? Минем гаебем юк! – диде каушаган бикә.

– Ачкыч! – дип ярсыды әмир.

Гайшә җиң очыннан ачкыч алып, хуҗасына сонды;

 Әмирем!

Мәликә бикә каерып алгандай яшь бикәч кулыннан ачкычны тартып алды. 
        – Китер әле! (Сандык ачылды. Аннан хат белән алмаз кашлы йөзек килеп чыкты.) Менә, әмир  җаным! – дип Мәликә бикә нәрсәләрне бөек җиһангирга сонды.

–  Бу йөзек синекеме? – дип сорады әмир Тимер.

– Юк, минем йөзек түгел бу? – диде каушаган бичара хатын.

–  Алайса, кемнеке? – дип сорады дәһшәтле әмир.– Каян килеп эләккән ул синең кулсандыкка?

– Белмим! – диде Гайшә бикә.

Кулындагы кәгазъне әмир  Мәликә бикәгә сузды.

– Укы!– дип боерды әмир.

Мәликә укый балшлады:

“Күктәге Чулпан йолдызым син, Гайшә бикә. Күктәге Зөһрә йолдызым син, Гайшә бикә. Күктәге тулган аем син, Гайшә бикә. Сине күрми торсам, янамын, көямен, кибәмен... Ләззәтле кочагыңда үлсәм, мин үземне бәхетле санар идем. Сине өзелеп сагынучы, сөюче Мостафаң”.

Гайшә бикә үзен белештермәс дәрәҗәгә килеп җиткән иде инде

Йа Аллам, бу нинди афәт, бу ниндидер куркыныч төш, мин беркемне дә белмим, минем бу хатны күргәнем дә юк...

Әмир Тимер Мәликә бикә кулыннан хатны тартып алды да, яшь бикә чыраена сонды.

– Ничек килеп эләккән соң ул синең сандыкка? Ачкыч синдә генә бит.

– Белмим, белмим. Минем гөнаһым юк. Бу – яла! – диде дә Гайшә бикә җиңенә капланып үкси башлады. Мостафаны алып керделәр.

Әмир Тимер хатны Мостафага  сузды:

–  Бу синең язумы? – диде дәһшәтле әмир Тимер

Мостафа кәгазәне кулына алып бакты да әйтте.

– Юк, тәкъсир, мин яза белмим.

– Димәк, син минем хәләл хатыным янына төннәрен кереп йөрүче, димәк, син мәхәббәт хатын кемгәдер әйтеп яздыручы, – диде  хуҗа.

– Әмирем, бу ялган! Мин яза белмим! Кешегә дә әйтеп яздырмадым. Мин Гайшә бикә ханәкәсе ишегенең кайсы якка ачылганын да белмим. Зинһар, ялгышмагыз, әмирем, хатыныгызның да, минем дә гаебем юк. Хата кылмагыз, зинһар, бу кем тарафыннандыр кылынган явыз гамәл.

– Күгелташ!

– Әмерең, әмирем!

– Икесен дә кылычтан узгарырга!

Күгелташ кылычын суырып чыгарды:

 Әйдәгез!

Бикәне – ике яран, Мостафаны икесе кулга алды.

Гайшә бикә әйтте:

– Әмир! Минем  гаебем юк! Ләкин мин бу бөһтаннарны, бу кайгыларны күтәрмәс өчен үләргә дә риза! Котылырмын иншаллаһ .

Мостафа да сабыр иде, ул:

– Гаебем юк, тәкъсир. Бу – яла! – диде.

Тимер ачуына буылып кычкырды:

 Зиначылар! Сезгә үлем! Алыгыз хыянәтчеләрне!

Икесен дә алып киттеләр.

Шулчак Исрафил хәзрәт (Карадәрвиш) килеп керде.

– Тәкъсирем, монда ни булды? – диде каударлы хәзрәт.

– Зиначылар тотылды! – диде әмир.

– Зиначылар? – диде Исрафил хәзрәт гәҗәпсенеп. – Кемнәр алар, кабахәтләр?

– Аларның берсе синең колың Мостафа.

        – Мостафа? Булмас!

– Икенчесе – минем сөекле хатыным Гайшә бикә.

–  Шаһитлар бармы?

– Ике хатыным, сөяркәсенең хаты, һәм Мостафа аңа бүләк иткән алмаз кашлы йөзек. Аларның башлары чабылачак.

Яраннар хатны Исрафил хәзрәткә бирде, Карадәрвиш хатны игътибар белән кат-кат укып чыкты.

– Әмирем Тимер! Сабыр булыш кирәк. Монда нидер аңлашылмый. Тукта, тукта, ашыкмыйк, кире кайтарып алып булмаслык хата булачак, тәкъсир.

–  Дәлилләр җитәрлек, хәзрәт!

– Тәкъсирем, мин Мостафа белән бер йортта торамын. Мостафаның төнлә чыгып  йөргәне юк. Мин күкрәгемә кулымны куеп, Алла исеме белән ант итеп әйтәмен ки: Мостафа бу эшне кылмас!

Әмир Тимер сөмсере коелып, кашларын җыерып, иреннәрен кысып уйга калды. Ул киңәшчесе Исрафил хәзрәтләренә бик нык ышана иде, шулай байтак кына уйланып утыргач, бөек әмир Тимер калын, авыр тавышы белән әйтте:

Шаһитлык шиккә алына!

– Икенчедән, тәкъсир, минем колым  яза белми. Өченчедән, бу хатны ир кулы язмаган. Өченчедән, бу зәгъфран буяудан ясалган кара белән язылган. Тикшерт, әмирем, зәгъфран кара кайсы җарияңдә яки кайсы хатыныңда бар?

Әмир Тимернең өмете яктыра бара иде һәм ул:  

Шаһитлыкка шик артты. – диде.

Түкәл бикә  кинәт калтырый, елый  башлады.

 Йа Аллам, Ходаем, үзең сакла! – дип сулкылдады.

Карадәрвиш тагын әйтте.

– Бу алмаз йөзекне мин Чаршау базарында сату итүче Сархан сәүдәгәрнең ләүкәсендә күргән идем. Аның бәһасе илле алтын дирхәм иде. Барып сорагыз Сархан сәүдәгәрдән, бу алмазны аннан кем сатып алды икән?

Әмир Тимер эчтән куана иде:

– Ялган шаһитлык ачыла бара! – диде ул.

Түкәл сулкылдаудан ярсу халәткә күчте:

–  Әйттем, әйттем мин, алай итмик дидем.

– Син нигә үкерәсең, Түкәл бикә? – диде әмир Тимер.

Мәликә бикә эчтән бик борчулы иде, ләкин ул батып баручы кеше саламга ябышкандай, котылу әмәлен эзләде:.

–  Үкерми! Үкерер шул, – диде Мәликә бикә. – Зәгъфран кара Түкәл бикәдә генә. Алмазны ул сатып алып кайтты да сандыкка ачкыч яратып, хатны, йөзекне Гайшә бикә сандыгына салды.

– Дөресме шул? – диде әмир Тимер.

Түкәл бикә карышудан ваз кичте:

–  Мин сатып алып кайттым алмазны, мин яздым хатны Мостафа исеменнән, мин салдым сандыкка боларның барысын да. Мәликә бикә акчасына йөзекне мин барып алдым. Гайшә бикә үз эчкәрисендә йоклап ятканда, шырып кына узып, ачкычын алдым. Әйберләрне салгач, ачкычны кире кертеп куйдым. Ачкыч аның котыйчынында иде. Гөнаһлы булдым.

Мәликә бикә җыландай ысылдап Түкәл бикә тарафына атлады:     

– Ялганлый ул, тоз күз. Минем ни катнашым бар? Үзең кылгансың, үзең җавап тот. Мине катыштырма!

Түкәл бикә әйтте:

– Әмиребез Болгардан Гайшә бикәне алып кайтканнан бирле бер җанына урын табалмый ул. Төннәрен пошкырып чыга. Гайшә бикәне ике тапкыр агуларга маташты. Агу ясап миңа бирде, Гайшәнең ашына сал, диде. Мин ул эшкә бармадым. Инде менә монысында ялгыштым. Кичә күр мине, әмирем.

Карадәрвиш бу жинаятьне тикшерү эшен үз өстенә алды һәм ул Түкәл бикәгә әйтте:

– Ант итә аласыңмы? – диде.

Түкәл бикә күз яшьәләрен җиңе белән сөртте, бераз тынычланды һәм әйтте:

Валлаһи газыйм, эш мин сөйләгәнчә булды, Мәликә бикә мине котыртты, куркытты.

Исрафил хәзрәт әмир Тимергә әйтте:

– Эш узганчы, әмереңне кире ал, тәкъсир!– диде.

Тимер боерды:

–  Алып керегез икесен дә! – диде.

Ишек  сакчысы кычкырды:

– Тоткыннарны алып керегез!

       Күгелташ, Мостафа, Гайшә бикә кереп, әмир Тимер хозурына  килеп басты.

Гайшә бикә керә-керешли катгыян сөйли башлады:

–  Коръән тотып ант итәм, Аллаһ исеме белән ант итәмен, минем гөнаһым юк Үлемнән курыкмыйм, ләкин зиначы исеме белән дөньядан китәсем килми. Хатыннарың ялган сөйли!

Мостафа да ант  итте:

– Валлаһи, гаебем юк Аллаһ каршында да, синең каршыңда да. Бу бала да гөнаһсыз.

– Йа Ходам! – дип үкерде әмир Тимер. –  Сараемда ниләр кылына. Әмерем шул! Мәликә бикә, сиңа сиксән таяк, Түкәл бикә сиңа кырык таяк! Алыгыз!

Түкәл бикә һаман такмаклый иде:

–  Әйттем, алай кылу гөнаһ, дидем.

Хатыннарны яраннар алып чыгып китте. Артта чырыйлап кычкырган авазлар ишетелә башлады, бикәләр җәза ала иде.

Әмир Тимер кырыслыгын югалткан, ул йомшак тавышлы кешегә әверелгән иде.

– Газизем Гайшә бикәм, кичер мине карт тилене, кеше сүзе кеше үтертер, ди. Ярый әле шәех Исрафил хәзрәтләре килеп керде. Юкса, икегезнең дә башыгыз оча иде. Киңәшчемә чиксез рәхмәт. Тимер Гайшә бикәне эчкәрегә чаклы озатты  да кире борылды. Йа Алла, дошманым шаһ Мансурдан җиңелгәндә сараемда ниләр кылынган!

    – Аллага шөкер! диде Исрафил хәзрәт:  –  Фаҗига булмый калды.              

 

                                   Мәкерле хәйлә

Әмир Тимернең тәхетханәсе.

Сәмәрканд каласында пошаманлык хөкем сөрә иде. Әмир Тимер яраннары арасында балтасы суга төшкән оста кебек, чарасыз хәлдә утыра.

Күгелташ:

– Әмирем, анда Шираз шаһиншаһы Әлмансурдан тагын илчеләр килгән, – диде.

– Ни булыр бу? Ни өчен Әлмансур мин яудан чыгуга  артымннан ук илче юллаган? Киңәшегез, яраннарым? – диде әмир Тимер

       – Илчеләр бик күп бүләкләр алып килгән! – диде Күгелташ.

Карадәрвиш салмак кына әйтте:

– Бүләкләрне кабул итәргә кирәк! – диде дә әмир Тимерне яраннарыннан аерып, бер читкә алып чыгып, яшертен сүз әйтте. – Тәкъсирем, бу – шаһиншаһның бер хәйләседер, мөгаен. Үзең җиңгән патшалыклардан да син шаһиншаһ Әлмансурдан алган байлык кебек ганимәт алганың булмады. Ул сине җиңеп, биргән байлыгын кире кайтарырмын, дип уйлый, күрәмсең. Хәйләгә каршы хәйлә кирәк, әмирем. Шаһиншаһ Әлмансур  бүләк-санак белән алдап-йолдап, арка ягыңа төшәргә маташмыймы?

– Ул нинди хәйлә, пирем?

– Син хәзер үк куй бәрәнен бугазлат та, бер чүмеч җылы бәрән канын эчеп бетер. Илчеләр кергәндә ятып тор. Без сине сырхау, дип игълан итәрбез. Бәрән канын эчкәч, синең йөзең ап-ак булыр. Хәлең китәр, эчең борып авырта башлар. Күрсеннәр илчеләр: шул канны тазга кос. Син тагын да агарырсың. Алар: әмир Тимер үпкәләрен косып бетерде, ул инде бу дөнья кешесе түгел, дип уйлап сөенеп кайтып китәр һәм шаһларына синең  үлем ястыгыңда ятканыңны җиткерер. Шаһиншаһ гаскәрен таратып, тыныч кына яшәп ятканда, син зур гаскәр белән яуга чыгарсың, шаһ Әлмансур Ширазга гаскәр туплап өлгергәнче, каланы басып алырсың.

Әмир Тимернең күңеле кытыклана башлады, ул бу хәйләнең уңышлы чыгасына инде хәзер үк ышанган тиде.

Әмир Тимернең куанычы йөзенән күренде.

– Йа хуп! Яраннарым!

– Әмереңне көтәм, әмирем, – диде  Күгелташ.

– Тиз булыгыз, куй бәрәне суеп, бер чүмеч канын миңа китерегез.

–  Баш өсте, йөзем түбән, тәкъсир! – дип Күгелташ йөгереп чыгып китте.

Әмир әйтте:

 – Чыгып әйтегез, илчеләр бераз көтсеннәр. Әмир Тимер каты хаста, бераз хәл алсын, аннан соң чакырырбыз, диегез. Озак тормас, күреп,  

калыгыз, диегез.

         Карадәрвиш  эшне тиз тотты:

– Җиз тас, комган, тастымал, су  алып килегез! – дип боерды.

 Хезмәтчеләр чыгып йөгерде, озакламый кушкан нәрсәләрне алып керделәр. Эчкәригә уздылар. Алар Карадәрвиш кушканны үти иде. Әмир Тимер чаршау артыннан чыкты. Ул агарынган иде. Эчен тотып, тәхетенә кырын ятты.

– Илчеләрне чакырыгыз!

Күгелташ ишек тарафына кычкырды.

– Шираз Шаһиншаһы Әлмансурның илчеләрен кертегез!

Мостафа илчеләрне алып керде. Алар йола буенча авыру әмир каршында баш иде. Тимер чынлап ыңгыраша иде. Карадәрвиш Тимерең баш очында ясин укый башлады.

        – Бисмилләһ ир-рахмән ир-рахим. Йәә сиин...

Баш  илче кыюсыз гына хаста янына килде.

– Бөек зафәр иясе әмир Тимер. Хастаң узар булсын! – диде баш илче.

– Әмин! – диде кунаклар.

Баш  илче әйтте.

– Әмир Тимер җәнаплары! Шираз шаһиншаһы Әлмансур хәзрәтләре солыхның дәвамлы булуын теләп, сиңа вә синең хатыннарыңа ошбу һәдияләрне юллады. Зинһар, ихластан биргән бүләкләрне кабул итсәң иде.

– Әмир Тимернең хәле, начар, – диде Карадәрвиш.

Тимер укшый башлады.  Тас алып килделәр, комган белән су тотып тордылар. Әмир Тимер чаршау артына кереп, мул итеп тазга кан косарга тотынды. Чаршау артыннан хәлсез Тимерне алып чыктылар, кырын яткыздылар. Хезмәтчеләр, илчеләр күрерлек итеп, тазны алып чыгып киттеләр. Анда кып-кызыл кан чайпала иде.

Баш  илче:

–  Лә хәүлә вә лә куәтә!  – диде куркынган кыяфәттә.

– Бүләкләрегез өчен әмиребез Тимер чиксез рәхмәтләр әйтә, ләкин аның бүләкләрдә галәкәсе юк инде, – диде Күгелташ.

– Васыятен әйтеп өлгерсә ярар, – диде Карадәрвиш.

–  Кичерегез могтәбәр илчеләр, – диде Күгелташ.

Баш   илче аягүрә басты.

– Әйдәгез, кайтып шаһиншаһка бу хәбәрне ирештерик, – диде илче.

Әмир Тимер телгә килде:

– Үләм! Бәхил калыгыз... яраннарым...

Күгелташ, Мостафа  илчеләрне озата чыгып китте. Хаста янына илаулап хатыннары, җарияләр  керде.  Алар артыннан Күгелташ күренде.

- Әмирем, җаным бәгырем, ни булды сиңа? – диде Мәликә.

- Сау-таза йөргән кеше шулай кинәт егыламы? – дип сорады Түкәл.

- Мин берни дә белми калдым... – диде Сарана.

- Ханым бикәләр, әмиребезнең хәле авыр. Зинһар, аны борчымагыз, - дип дәвам итте Күгелташ һәм сүзен йомгаклап әйтеп куйды: - Бикәләр!  Сез чыгып торсагыз, яхшырак булыр.

 Хатыннар, җарияләр чыгып китте

Алар чыгып китүгә әмир Тимер саф су белән авызын чайкый башлады, салкын су эчте. Аңа хәл керә башлады..

– Фу-у, чыннан да, үлә яздым! – диде әмир.

– Елга бер тапкыр җылы кан белән ашказанын пакъләндерү озын гомергә сәбәпче була, тәкъсирем. – диде Карадәрвиш.

– Хәзер үлеп ашыйсым килә! – диде әмир Тимер.

Күгеташ:

– Кыздырылган бәрән ите белән кымыз-буза сезне көтә, тәкъсир, – диде.

Тимер үләргә яткан кеше булып шундый ышандырырлык итеп кыланды ки, илчеләр генә түгел, үзенең якыннары да моңа инанган иде. Хәер, Тимернең күз буулары бәрән каны белән генә булмады. Ул берничә тапкыр үзенең үлгәне турында халык арасында, сарайдагылар арасында ялган хәбәр тараттырды. Аның үлгәнен ишеткәч, кем сөенә, кем көенә, кем битараф кала, әмир шуларны хисапка ала һәм бу мәгълүмат  алга таба эш йөрткәндә тегеләрнең язмышларына сизелерлек тәэсир итә килде. 

                                             О т т ы р у

Баги-Чинардагы дәстәрхан бакчасында булды бу хәл.

Падишаһның ашханәсендә. Учакта куй кыза. Мул табын янында ашау-эчү, шау-шу. Сакыйлар шәраб, кымыз, буза тарата.                                                                                                   

Әмир Тимер аштан соң бакча буйлап йөренергә чыкты.

 –  Адәм көлкесе! – диде ул, барысына да ишетелерлек итеп – Шул фахиш Әлмансурдан ничә тапкыр җиңел, имеш! Ул мине мыскыл итте. Гаскәре минекеннән күбрәк булса да, көчле булса да миңа олы һәдияләр биреп солых төзеде. Оят, валлаһи!

– Бәлки чыннан да солыхта яшәеш кирәктер, тәкъсир, – диде Күгелташ. – Юкса, без яу саен халыкны кырдырабыз түгелме?

–  Ә дин бозучы монафикълар иркендә яшәсенме? Мәсихлык вазифам бар: ул – динне сафландыру. Мин дөньяга  килгән сәгатьтә атам Тарагай изгеләрдән Коръән ачтырган. Тимер сүрәсе ачылган, анда язылган: күкләрдә вә Җирдә булган барчасы Аллаһка тәсбих әйтә. Аллаһ җиңелү белмәс кодрәт һәм хикмәт  иясе. Күкләрдәге, Җирдәге бөтен байлык Аныкы. Без тимерне дә иңдердек, чөнки тимердә сугышлар өчен хәтәр куәт бар һәм тынычлыкта ул инсаннарга файдалы... Шуңа күрә, атам миңа Тимер исеме куштырган. Мин Коръәннән алынган исемемне аклаячакмын! Киңәшең, Исрафил хәзрәтләре?

Карадәрвиш әйтте:

– Тәкъсирем! Бу уңышсыз сәфәрләрең синең бөек уңышыңа күпер булып ятсын! – диде.

        – Амин, хәзрәт! – диде әмир Тимер.

Тәхетханәдә Тимер, Исрафил хәзрәт, Мостафа, Гайшә бикә,  Мәликә бикә, Түкәл бикә, Сарана бикә һәм  җарияләр җыелды.

Исрафил хәзрәт әмир Тимер каршында тез йөгенеп әйтте:

 Тәкъсирем, килешенгән вакыт инде күптән чыкты, өч айга урнашып, мин синең янда ике елга якын хезмәт иттем. Мине азат ит бу вазифамнан. Ватаныма - Гранадага кайтып китим.

– Сарай казнасындагы хәзинәдән син ни телисең, хәзрәт? – диде әмир Тимер.

–  Дәрвиш кешегә ни кирәк? Азатлык белән саф һава!

–  Мәйлең, хәзрәт...  Гранададан Кастилия  еракмы?

–  Ерак түгел, бер атналык юл. Кастилиянең башкаласы Толедо якын гына.

–  Шәех Исрафил хәзрәтләре, мин сиңа яңа вазифа йөклим. Гранаданың хәлифә  Мөхәммәд Бишенчегә һәм дә Кастилия короле...

– Кастилия короленең исеме Һенрих Өченче, тәкъсир!.

– Кастилия короле Һәнрих Өченчегә син миннән илче булып барырсыңмы?

– Ышанычыңа күрә, рәхмәтләрем.

       – Күгелташ, илчеләремне юлга әзерлә. Аларга егерме хезмәтче күндер.

       –  Дикъкатеңә  чиксез рәхмәтләрем, тәкъсир,– диде Исрафил хәзрәт.

       – Аерылышыр алдыннан колың Мостафа белән шахмат уйнарга телим.

       – Мәйлең, тәкъсирем.

– Шартлары ничек соң? – диде Мостафа.

Тимер әйтте:

– Минем шартым шул, әгәр дә мин отсам, сез монда минем хозурымда каласыз. Сезне җибәрәсем килми. Миңа синдәй киңәшче кирәк, Исрафил хәзрәт.

– Мин отсам? – диде Мостафа.

–  Шартыңны әйт! – диде җиһангир.

–  Болгар явына  атланып барган Акбәкәл исемле атыгызны куймаячаксыз!

- Куймаячакмын! – диде Тимер.

- Яу бәрәбанын куймаячаксыз!

- Юк! Ул комарга куелмас! Башка нәрсә сора!

- Кичә күр, тәкъсир, кичә күр. Алайса, хатының Гайшә бикәне куй! – диде Мостафа.

Әмир Тимер сикереп торды да билхәнҗәрен чыгарды.       

– Ахмак! Тастаракай! Ни сөйләгәнеңне колагың ишетәме? Димәк, чыннан да сезнең арада кышы-мышы булган?

–  Юк, тәкъсир, гөнаһ юк. Ләкин мин аны үзем өчен сорамыйм. Илче булып кайткач, без Гранада халифе Мөхәммәд Бишенчегә, Кастилия короле Һенрих Өченчегә нинди бүләк алып кайтырбыз?  Аларның алмазлары баз тулы. Комачлары киштәләп, аларга иң яхшы бүләк ул синең җарияләреңнең берсе, анысы Мөхәммәд халифкә,   хатының Гайшә – корольгә.

– Булмас эшне сөйләмә, кол Мостафа! Әмир Тимернең хәләл хатынын даулыйсың! Әмир Тимер хатынын жирәбәгә салмас!

Исрафил хәзрәт әйтте:

–  Тәкъсир, шахматта кем ота, кем оттыра бит әле! Уеннарның отышы күбесе синең кулда була килде. Отыш Мостафа ягында булырмы, юкмы, нә мәгълүмдер. Падишаһ  отса, безне ота. Маллар тигез түгелме, тәкъсир?

– Анысы шулай! – диде әмир Тимер. – Мине откан кеше сирәк!

– Без ике гүзәл хатынны диңгез кырындагы ике падишаһка алып китеп, арагызда бик файдалы килешү корсак, арагызда сәүдә кәрваннары, мал төягән көймәләр йөри башласа! Колым Мостафа белән монда калып, синең янда Коръән укып утырсак ничек? Фикерем шул: син оттырсаң да оттырмаячаксың, икесе дә синең өчен файда гына!

Әмир Тимер әйтте:

– Һым, анысы дөрес! Ярый! Тезегез шакмакларны! (Күгелташ чыгып китте.)

Карадәрвиш әйтте:

– Шартнамә языш лязем, тәкъсир. – диде.

– Языгыз! Хаттатлар шартнамә язарга әзер иде.Мостафа отса, бер җариям, Гайшә бикә исемле хатыным миннән талак алып, чит патшага һәдия булыр. Мин отсам, шәех Исрафил белән аның колы Мостафа белән гомерлеккә сараемда киңәшче сыйфатында кала! Ике яклы килешү, имзам, мөһерем. Алыгыз!

 

Шартнамәнең бер данәсен хаттат алды, икенче данәсен Мостафа үз кесәсенә тыгып куйды. Күгелташ керде.

 

– Шахматлар әзер, тәкъсир, – диде Күгелташ. – Шаһитлар ян-якка бастылар.

– Аллага тапшырдык! – дип әмир Тимер тәхетханәдән чыкты.

    Шахмат ханәкәсендә барысы да ярышка әзер иде.

Барысы да шахмат өстәле янына килде.

        Гайшә бикә, шобага салынган җария белән  Исрафил хәзрәт бакчага чыгып китте.

Гайшә бикә әйтте:

–  Рәхмәт, изге ата. Син мине хурлыклы үлемнән коткардың. Инде нишлим? Әгәр дә Мостафа отса, әгәр дә әмир отса?

– Гүзәлләрнең язмышы шул, кызым. Алар кулдан кулга, илдән илгә күчеп йөри. Кыз кеше ватанында үлә алмый. Ул ире кулында. Әгәр дә Мостафа отса, син Испаниягә китеп, анда королева булачаксың. Әгәр дә әмир отса, аның сөекле хатыны булып калачаксың, ничек булса да син патшабикә булудан туктамаячаксың.

–  Изге ата мине нинди язмыш көтә? – диде шобагага куелган җария.

Исрафил хәзрәт әйтте:

–. Сиңа да шул ук язмыш әзерләнгән, кызым. Син Гранада халифе Мөхәммәд Бишенченең сараена төшәчәксең! Фикерем шул, Мостафа отса, сөенегез, сөенечегезне әмиргә күрсәтмәгез. Монда сезнең язмыш тиз үзгәрүчән. Бүген бар ул патшалык, иртәгә юк. Бүген сез әмирнең хатыны, иртәгә бер юлбасар кулында. Ни булса да кайгырмагыз! Язмышыгыз шобагага куелган.

Җария әйтте:

–  Кайгырмыйм. Кем куенында ятсак та бер түгелме? Җир куенында ятканчы, ир куенында ят!

Җария кулына дутар алып, уйный башлады Гайшә бикә көйгә кушылды. Аны моң баскан иде.

                 Сызыла бәгърем, сызла җаным,

                 Сызылып бет йөрәк маем.

                 Сызлап, сызылып бахыркаем

                 Егълап туймый Гайшәкәең.

 

                 Ел кебек тоелыр анда айлары.

                 Сызар ла йөрәкнең майлары.

                

Шахмат уены ягыннан шау-шу ишетелә башлады. Шаулаша-шаулаша уенчылар чыкты.

- Ничек шулай булды соң?

- Уенда харам юк, тәкъсир.

- Харам юк, әмма ничек кол мине отты? Ни гомер аны мин ота килдем. Хәйран, вәйран!

- Тәкъсир, сез филегезне сакламадыгыз. Шулай итеп, ат белән ике яклы чатал-сәнәккә килеп эләктегез.

- Ярый, шигем дә бар минем ул хатынга. Талак! Талак! Талак! Алыгыз сез Гайшә бикә белән бу җариямне! Гранада хәлифе Мөхәммәдкә  җариям, Гайшә бикәне Кастилия короле Һенрихка тапшырыгыз! Хәерле юл! Исрафил хәзрәт, Гранададан илче булып янә миңа килерсезме!

- Иншалла!

- Озатыгыз! Хуш, Гайшә бикә! Синең минем яннан китеп торуың мәгъкуль. Син янымда чакта күңелем тыныч булмас. Ә минем эшлисе эшләрем бихисап! Минем әле ләшкәрем илә диңгез кырыендагы Гранада, Кастилия җирләренә атым Акбәкәлемнең тоякларын бастырасым бар.

- Хушча калыгыз барчагыз да, - диде Карадәрвиш.

Тимер хезмәтчеләренә эндәште:

- Хәлиф белән корольгә һәдияләрне кызганмагыз!

 Күгелташ, Карадәрвиш, Мостафа, Гайшә бикә, Җария һәм тагын берничә хатын-кыз сәфәр чыкты. Тимер моңсуланып калды, аның күңеле тулган иде. Ул ачынып хәнҗәрен суырып чыгарды да, кемгә кадарга белмәстән, мендәргә  кадады. Мендәр йоны белән бүлмә тулды.

Тимер шашкан кыяфәттә йөренә:

- Хуш, Гайшәм бикәм!.. Үз кулларым белән ятларга тапшырдым Кичер мине, Гайшәм бикәм! Отылдың, Аксак Тимер, оттырдың, Аксак Тимер!

Оттыруданмы, Гайшә бикәсен юлатуданмы, әмир Тимер җанын-тәнен кая куярга белми. Аның бу тетрәнүен сугыш кына бәреп чыгарасын ул яхшы тоя. Алда шаһиншаһ Әлмансур белән орыш тора.

Җиһангир Тамирлан бу орышка тәфсилләп әзерләнде.

Ул күрше урман илләреннән такталар, корыклар, сүс, мунчала, каеш катыштырып ишелгән арканнар, баулар кайтарткан иде. Аның бу эшенең серенә беркем дә төшенә алмады, хәтта башкарачы Күгелташ да ни өчен урман ташытканын аңламады. Исрафил хәзрәт аңа яшерен киңәш биргән иде: Ширазга дала юллары буйлап хәрәкәт итмәскә, моңарчы бер генә гаскәр дә кичә алмаган  Тәңре таулары аша яугирләрне, атларны, дөяләрне ян корсакларына такталар куеп, нык баулар белән кыядан бау белән төшерергә, тауларны ашкач, җәйләүдә  җыелып, гаскәргә ял бирергә һәм көтелмәгән яктан Ширазга һөҗүм итәргә!

– Күгелта-аш! – дип кычкырды әмир Тимер.

Күгелташ атылып керде:

 – Әмирем!

- Гаскәрне тупла! Фарсы иленә, шаһиншаһ Әлмансур өстенә яу чыгабыз!

- Гаскәр тупланган! Әмерең, әмирем! Бәрәбаннар! Карнайлар! – диде Күгелташ.

Бәрәбан, карнай тавышлары дөньяны яңгыратты.

(Дәвамы бар)