Логотип Казан Утлары
Повесть

Дәва (ахыры)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Бер карасаң, артык гаҗәпләнерлеге дә юк бит инде. Үзенең шәхесен ачыклауларын теләмәгән пациент хәле яхшыргач та, ай буена көч җыеп, киләчәккә план корып ята, ял итә. Һәм көннәрнең берендә... Дәвалаучы табиб күрсәткән фоторәсем буенча, ул үзенең эзенә төшүләрен чамалый һәм монда калуның куркыныч икәнен аңлап, тиз арада качып китәргә мәҗбүр була. Ә медицина хезмәткәрләренең берсе дә аны йөри ала дип уйламый, шуңа күңелләре тыныч, караватында чәбәләнеп ятмый икән, борылып та карамыйлар. Бу аның бер өстенлеге. Икенчесе - мондагы авырулар, нигездә, түшәктә генә ятучылар. Аягында булмагач, беркем беркемгә игътибар итми. Ә коридор тыныч һәм ярымкараңгы. Кыскасы, бу бүлектән качарга ниятләгән кеше теләгән вакытында урыныннан торып чыгып китә ала. Бер катлаулыгы да юк. Ә заманында КГБ мәктәбен үтеп, гомер буе җинаятьчелек сукмагында йөргән бәндә өчен - бигрәк тә.

Хастаханә җитәкчелеге бик безләсә дә, бүгенгә беркайда да хәбәр итми торырга булды. Әгәр иртәгә дә табылмый икән - монсы инде башка мәсьәлә.

Шул рәвешле анда-монда сугылып, көнозын чабып йөреп, кич җитүгә үз бүлмәсенә кереп кенә утырган иде, ишек шакыдылар.

- Зифа Саматовна кирәк иде, - диде ишектән узган әзмәвер. Иңенә япкан ак халат әбиләрнең ак шәле кебек кенә күренә, ә аягындагы бахилла менә-менә ертылып китәр шикелле. Кыяфәте көлкеле булса да, йөзе кырыс, үзе җитди идее. - Мин бик четерекле бер эш буенча. Тик вакытыгызны күп алмам.

Тавышы да әллә кайдан - үпкә төбеннән чыга торган калын тавыш. Шкаф хәтле гәүдәсенә килешеп тора. Йөзендә хис әсәре чалынмый, күзләрендә нур да чамалы. Мондый кешеләрне дә күргәне бар Зифаның. Ул хәтта аның ниндирәк даирә кешесе булып, нинди йомыш белән килүен дә сизенде. Шулай да ачылырга ашыкмады:

- Әйтеп карагыз.

- Бер яхшы кешегә медицина ярдәме кирәк. Түләү яхшы.

- Алып килдегезме?

- Монда күренергә ярамый аңа.

- Гафу итегез, мин криминал белән шөгыльләнмим.

- Сез мине аңламадыгыз, - дип, аның каршысына килеп басты әзмәвер. - Мин сезгә яхшы түләнә торган эш тәкъдим итәм. Кыска вакытлы эш. Ризалашсагыз, әлбәттә.

- Мин ризалашмыйм.

- Ул чакта без башкача эшләргә мәҗбүр булачакбыз.

Әзмәвернең бу сүзе янау иде. Тик Зифа Саматовна дулкынлануын сиздермәскә тырышты:

- Куркытырга маташучылар җитәрлек монда, - дип елмайды ул. - Яки пациентны монда китерәсез, яки...

- Докторны аның янына илтәбез, - дип бүлдерде әзмәвер. - Без әле бүген тагын очрашырбыз. Хәзергә сау булыгыз.

Ишек төбенә җиткәч, кире борылды:

- Бәлки, барсын да үзара килешеп, тыныч хәл итәрбез?

Зифа дәшмәгәч, чыгып китте.

Фу-у-у... Җинаятьчеләр белән генә маташу җитми иде бүген... Зифа Саматовна инде күпне күргән табиб, мондый тәкъдимнәргә ризалашмауның куркыныч икәнен яхшы аңлый. Ләкин ризалашу тагы да начаррак булырга мөмкин. Бер тапкыр бәйләндеңме, ничек кереп батканыңны да сизми калырсың, ул сазлык шикелле... Һәм мондый сазлыкта юкка чыккан табиблар аның танышлары арасында да бар иде. Тагы шул Артур Илдаровичка барып егылырга туры килә инде...

Кизү торган табиб буларак, иртән үк кайтып китәргә тиеш иде ул. Пациентының югалуы эшне бозды. Хәзер үзен тыны чыгып беткән туп шикелле тойды һәм тизрәк өенә ашыкты. Кайтырга да ятарга... Юк, башта яхшы гына итеп юынып алырга... Ашарга да кирәк инде... Һәм йокларга... Тыныч, тирән, сәламәт йокы кирәк. Шунсыз булмый.

Өстен алыштырып, сумкасын кулына тотуга теге шприц турында исенә төшерде. "Эчендәге препаратны агызып, шприцны чүпкә генә ыргытасы инде. Нәрсәгә дип, сумкада тотарга, урам буйлап чүп савыты эзләп йөрисеңмени?!" - Шул уйлар белән раковина ягына атлаганда, ишек тукылдатып та тормастан полиция тикшерүчесе килеп керде. Зифа кулындагы шприцын пинжәк кесәсенә яшерде.

- Саумысыз, Зифа Саматовна, - диде тикшерүче аны гаепләргә җыенган кыяфәт белән. - Пациентыгыз аякка баскан дип ишеттем. Ә сез аны сөйләшми дигән идегез.

- Сөйләшми иде... Йөрмәде дә.

- Аңлашыла. - Тикшерүче астыртын елмайды. - Очып киткән. Канатланган.

- Айга якын хәйләләшеп яткан ул...

- Симулянт, димәк... - Тикшерүче өстәл артына барып утырды. - Ә бит мәсьәләгә болай да карарга мөмкин. Сез аның чын хәлен яшергәнсез һәм качып китәргә булышкансыз...

- Нәр-сә?!. - Бу кешене пыр туздырып ташлау теләге көчле булса да, тыелып калды. - Кирәк булгач, саклап торырга иде. Ике тапкыр килдегез дә башкача күренмәдегез бит. Ә мин...

- Ни өчен нәкъ менә сез кизү торган чакта юкка чыккан ул? - дип бүлдерде тикшерүче. - Очраклы хәл алай булмый.

- Белмим, анысы сезнең эшегез. Минем эш - дәвалау. Мин аны аякка бастырдым. Ә шәхесен ачыклау, кайда икәнлеген табу - сезнеке. Гафу итегез, мин арыдым, өйгә ашыгам. Ә сез, кем генә булсагыз да, медицина бүлегенә халат һәм бахилла киеп керергә тиеш идегез.

Бүлек мөдире өс киемен эләктерде дә ишеккә юнәлде:

- Сез чыгарга уйлыйсызмы, өстегездән бикләп китимме? - диде ул кузгалырга уйламыйча утырган тикшерүчегә. Теге торып басты да гафу үтенергә ашыкты:

- Гафу итегез, Зифа Саматовна, - диде ул күңел болгатырлык ясалмалылык белән һәм кочаклап алды. - Ләкин...

Табиб аны этеп җибәрде

- Хушыгыз! - дип кистерде ул. - Күземә күренмәгез.

Һәм ишекне бикләгәч, тек-тек басып атлап китте. Ишек төбендә басып калган тикшерүченең телефоннан сөйләшкәне ишетелде: "Пациент табылмады, ә док өенә кайта..." Зифа бер мәлгә тукталып калды. Тикшерүченең янына барып, тиргәп ташлау теләге ялтлап китте. "Нәрсә дип минем хакта исәп-хисап бирә ул?! Ни хакы бар?!" Тик кире борылу хәлен алыр сыман тоелды һәм юлын дәвам итте.

- Шайтан алгыры! - дип сүгенеп куйды доктор үзенең машинасы янына килеп җитүгә. - Нинди каһәрле көн булды бу?!.

Башта бер генә тәгәрмәченә күзе төшкән иде, ныклабрак карагач, икенчесен дә күрде һәм машинасын әйләнеп чыгарга мәҗбүр булды. Кайсыдыр имансызы аның дүр тәгәрмәченең дә тынын чыгарып киткән. Теге әзмәвернең үч алуы шул булдымы икән? Үзенчә кисәтү инде бу. Моның белән генә бетүе дә икеле. Кайту белән шалтыратырга кирәк.

- Шайтан алгыры!..

Автосервис юллап йөрсәң, тагын ярты төн җитте дигән сүз. Ул тирә-ягына каранып алды. Якында гына бер такси машинасы кузгалып китәргә тора иде. Зифа кул болгады. Китте... Шайтан алгыры! Юк, туктады. Хатын шул якка ашыкты. Караңгы төшкән иде инде, каршы килгән машиналарның фарасыннан күз чагыла дип, алга утырмады. Адресын әйтте дә, арткы ишекне ачты. Йомшак, җылы урынга кереп утыргач бөтен тәне йомшарып, изрәп киткәндәй тоелды. Һәм ул ләззәтләнеп күзләрен йомды. Их, беркая да бармыйча шушында гына йоклап китәсе иде.

- Гафу итегез, - диде ул күзләрен ачмыйча гына, - Мин бик арыдым, чүт кенә йоклап алам. Ә сез адресны беләсез...

- Әйе, - диде таксист, - Әйттегез.

Тавыш таныш кебек тоелды. Тик талчыгу үзенекен итте. Билгесезлек, анда-монда сугылу, гарьләнү һәм тагын әллә күпме кичерешләр... Өстәвенә теге бандит... Һәм мент... Кочакларга маташа бит әле... Әллә бөтен дөнья сантыйланган инде... Болар иң катлаулы операциядән дә ныграк арыта шул... Берничә минут үтүгә үк Зифа инде йокыга талган иде.

Зифаның күз алдында бер көчәеп, бер сүрелеп ут яктысы уйнаклады. Каршыга килүче машиналарны фара яктысы булды бугай. Ул башын түбәнгәрәк ияргә тырышты, әмма утлар югалмады. Борылып утырыргамы соң? Әмма үзендә хәрәкәтләнерлек көч тапмады. Йокы аралаш булгач, мускуллары буйсынмый, ихтыяры йомшарган. Әмма көтмәгәндә ут шарларының берсе аның янындагы утыргычка күчте дә адәм рәвешенә керде. Бу хатын-кыз иде. Яшь, чибәр... Я, ходай! Әнисе, ләбаса! Зифа авыз ачып өлгергәнче, әнисе аның чәчләреннән сыйпады:

- Тор, кызым!.. Уян... Соңга каласың бит!..

- Әни!

Тик яктылык кинәт югалды. Зифаның колагында "Соңга каласың бит!" - дигән сүзләр генә яңгырады. Ул мизгелләрне әле дә хәтерли Зифа. Әнисе бакчага барганда да, мәктәпкә йөри башлагач та шулай уята иде. "Тор, кызым... Уян..." Тавышы да ягымлы иде ул чакларда. Ә әле... Әле аның тавышы ничектер сәер тоелды. Борчылган, кабаланган кебек. Нигә борчыла, кайда ашыга икән?

Аз гына, тагын биш кенә... юк, җиде генә минут... Кинәт аны әнисе... юк, әтисе бугай... әйе, әтисе күтәреп алды да кайдадыр атлады. Ваннага булырга тиеш. Хәзер ишек төбендә төшерә дә әйтә инде: "Юынырга кирәк. Матур кызлар һәрчак чиста булырга тиеш." Ә Зифа кабат үз бүлмәсенә йөгерә. Йокысы ачылган инде, тик урында яту рәхәт. Әллә ничек рәхәт инде менә, әйтеп аңлатып булырлык кына түгел... Тик әнисенең тавышы... Ул бүген әллә нинди...

Шулай иркәләнеп, назланып тагын аз гына яту теләге көчле булса да Зифа әнисенең тавышына сәерсенеп күзләрен ачты. Тирә-ягына каранып алды, әнисен эзләде... Тик караңгылыктан башка нәрсә юк иде. Ходайның рәхмәте! Төш кенә булды, ләбаса! Тик әниеңне төштә генә, кыска вакытка гына күреп калу да бәхет иде. Әниләрен көн саен өнендә күрүчеләр моны аңлый микән? Кадерли микән?

Ләззәтле уйлардан арынасы килмәсә дә чынбарлыкка кайту мәҗбүри иде. Зифа үзенең кайда икәнлеген исенә төшерергә тырышты. Таксида ул... Өенә кайтып бара... Ләкин урамда утлар күренми... Тик алар булырга тиеш бит, Зифаның өенә кайткан юлда, шәһәр урамында... Юл да, тәрәзә дә, такси да юк иде...

Караңгылыкка күзе ияләнә төшкәч, ул үзенең ниндидер бүлмә уртасында, йомшак кәнәфидә утыруын аңлады. Тәрәзә кебек нәрсә дә юк. Утырган урынын капшап карады, чынлап та кәнәфи бу. Йомшак. Үзе хастаханәдән ничек чыкса, шул килеш. Чишенмәгән дә. Бәлки, таксист аны күтәреп фатирына кертеп куйгандыр? Кайдан белә инде ул фатир санын? Бәлки, йокылы-уяулы килеш үзе кергәндер дә, черем итеп алгач, хәтереннән чыккандыр. Һич югы таксистка акча түләгәнен хәтерләргә тиеш бит инде...

Зифа торып басты. Бер адым атлады... Кыска гына адым... Үзе теләгәнчә атларлык мөмкинлеге юк, аяклары тышаулы. Тагы ярты адым... атламакчы иде... тигезлеген югалтып кабат креслога ауды. Күңелен курку яулап алды, куркуы ярсуга әйләнде һәм ул дәһшәт белән кычкырды:

- Бармы монда берәрсе! Кайда мин?

Тик эндәшүче булмады. Хатын тагын бер тапкыр кычкырып карады да моның файдасыз икәнен аңлап тынып калды. Иелеп, аякларын капшады. Бау гына да, чылбыр да түгел. Ниндидер тимер җайланма белән эләктерелгән һәм берничек тә ычкынырлык түгел. Иелгән уңайга идәнне капшады - таш. Шунда кулы ниндидер йомшак нәрсәгә тиеп китте. Сумкасы. Аны күтәрде дә ашыгып актарырга кереште. Документлары урынында. Акчасы да. Хәтта телефонына да тимәгәннәр. Шалтыратырга кирәк! Ул каударланып, телефонын актара башлады. Артур Илдаровичка хәбәр итәргә. Аның номерын табу белән чакыру төймәсенә басты, әмма берни дә үзгәрмәде - чакыру юк иде.

- Шайтан алгыры! - дип сүгенде хатын, телефонына карап - Тотмый... Бер шкаласы да юк... Кайда соң мин?!.

Һәм ул башка челтәрләр эзләү төймәсенә басты. Башка вакытта мондый чакларда экранда әйләнгеч түгәрәк хасил була да беркадәр вакыттан соң нинди дә булса челтәрне табып ала. Рәхәтләнеп сөйләшеп булмый инде, шулай да ярдәм чакырырга була. Тик бу юлы экранда хәтта түгәрәк тә барлыкка килмәде. Бу урында телефонның бер файдасы да юк иде. Хәер, бар!

Зифа телефонның фонарен кабызды. Ул бүлмә уртасында түгел, ә стена буенда икән. Стеналар как кирпечтән генә тора, идәнгә җәелгән плитәнең төсе уңа башлаган кебек. Ул иске кәнәфидә утыра. Каршыдагы стенада плафонга тартым әйбер тора, аның астында - артсыз урындык. Иске. Түшәмдә дә плафон бар икән. Тәрәзәгә охшаган нәрсә юк. Берни дә юк. Фатир түгел, фатир болай булмый. Телефон тотмавын исәпкә алганда, шәһәр читендәге яки берәр авылдагы яхшы гына йортның подвалы булырга мөмкин...

Ничек монда килеп эләкте соң? Әзмәвер... Тикшерүче... Тәгәрмәчләре тишелгән машина... Такси... Очраклы рәвештә эләктеме ул бу таксистка? Әллә тәгәрмәчләрен тишеп куеп, күз төшәрдәй уңай урында көтеп тора идеме? Димәк, ул Зифаны таный. Машинасын белә. Тик ни өчен? Димәк, әзмәвер... Шул дәрәҗәдә тиз һәм оешкан рәвештә эш итәләр. Ә полиция беркайчан да болай тиз була алмый. Бу илдә җинаятьчелек мәңге бетмәячәк.

- Мин риза түгел! Барыбер мәҗбүр итә алмаячаксыз!

Кинәт аяк тавышы ишетелде. Зифа ашыгып, телефонын сумкасына тыкты. Ишектә ачкыч әйләнгән тавыш ишетелде, һәм бераздан ул ачылып китте. Каршы яктагы плафон... юк, ул прожектор икән... кабынды һәм аның бөтен нуры Зифаның күзен томалады. Бүлмәгә яктылык таралса да, керүченең кем икәне күренми.

- Сез кем? Мин кайда?

Керүче дәшмәде, янына килеп сумкасын алды да каршыдагы стена буендагы урындыкка барып утырды. Зифа аның ир-ат икәнлеген абайлады, әмма йөзен күрә алмады. Ир ашыкмый гына сумканы актара бугай, Зифа моны күрмәде, әмма тавыш буенча шулай аңлашыла иде.

- Сез кем? - дип кычкырды ул, аяклары белән идәнне төеп. - Нигә мине монда китердегез?

Каршы яктан кычкырып көлгән тавыш ишетелде. Ихлас көлү түгел. Истерикларча да түгел. Әллә нинди салкын һәм тигез тавышлар тезмәсе иде бу. Тыныч, тигез, хиссез... Шуңа да ул ялангач таш бүлмә эчендә бик куркыныч булып ишетелде.

- Мин сездә озак сыйландым, доктор, - диде бераздан керүче. - Хәзер миндә кунак булырга вакыт.

Зифаның тәне эсселе-суыклы булып китте. Таныды. Тавышы теге чакта юкка гына таныш сыман тоелмаган. Бу - аның югалган пациенты иде. Киллер. Пистолет Тоткан Егет.

 

- Үлемнән йолып калган кешене яхшырак җиргә чакырсагыз да, булыр иде, - диде Зифа, тынычрак булырга тырышып. Ә тынычлык аңа кирәк хәзер. Каршысында торган бәндәнең кем икәнен ул яхшы аңлый, аны җиңү, һич югы дәрәҗәңне төшермичә үлү өчен салкын канлылык кирәк. Ә бу авыр, хәтта мөмкин түгел кебек. Бөтен күзәнәкләренең ничек дерелдәп, тибрәнеп торуын ул үзе дә тоя шикелле. Әмма тавышы тигез чыккандай булды. Аз гына юаныч инде.

- Гафу итегез, - диде киллер җитди генә. - Башка мөмкинлек булмады. Ә мин сезне чынлап та бүтән урынга чакырып, рәхмәт әйтергә теләгән идем.

- Әгәр теге фотоны күрсәтмәгән булсаммы? - Зифа елмайды һәм үзенең елмая алуына үзе дә аптырап куйды. - Аңлыйм.

- Сез берни дә аңламыйсыз. - Үтерүче бер мәлгә тын калды. - Нәкъ менә сез кичергәнне мин дә кичердем. Үзләренә хезмәт иттерергә теләп, әти-әниемне, хатынымны һәм улымны атып үтерделәр. Бу гамәле өчен теләсә кемне җир астыннан табып, юк итәргә әзер идем. Үзем ачыктан-ачык тикшерү алып бара алмыйм, бу минем һөнәр кешесенә куркыныч иде. Һәм гаиләмне заказ биреп үтертүчене таптылар. Меркуно кушаматлы рекетир тапты. Бандит. Заказчы - бер завод директоры урынбасары, имеш. Гаиләсе, ике кызы бар. Ышанмадым. Дәлилләр китерделәр, кире каккысыз - бөтен мәгълүматлар шуңа илтә. Һәм мин бер кичне кереп, барысын да атып чыктым... Ул сезнең гаилә иде.

- Юк, - дип ярсыды Зифа, - Дөрес түгел. Сез алдыйсыз...

Ул ярсуына тончыгып тынып калды, киллер дәвам итте:

- Алдамыйм. Тик мин ялгышкан булып чыктым. Меркуно үзенә буйсынмаган кешене юк итү өчен мине ялган юлдан җибәргән. Дәлилләре дә, барысы да - "юкә чөй". Минем гаиләмне юк итүче дә Меркуно үзе булган. Моны мин соңыннан гына белдем. Ә белгәнемне аңлагач, үземә ау башланды. Һәм мин үз үлемемне оештырдым. Шау-шу басылып, барысы да урынына утыргач, Меркуноның үзен юк иттем. Бөтен бандасы белән...

Зифа ярсырга, котырырга, өзгәләнергә тиеш кебек. Әмма ул ничектер тыныч калды. Бүгенге төшендә әнисенең әйткән сүзләре чынга аштымы соң әллә?!. Күңеле чынлап та чистарынып калдымы? Ничек кенә булмасын, ул киллерның хәбәрен салкын кан белән кабул итә иде.

- Мин сиңа рәхмәтле булырга тиешме? - диде ул тимерне чатнатырлык салкынлык белән. - Ә сеңлемне нигә? Биш яшьлек сабыйны!..

- Шаһитлар калмаска тиеш, - диде киллер тыныч кына. - Мин сезне дә үтерергә тиеш. Тик ул чакта шаһитлар турында уйламадым. Мин үч алдым...

Аның тынычлыгы Зифаның сабырлыгын өзде һәм ул утырган җиреннән алга омтылып куйды, тик кабат кәнәфигә ауды. Шулчак кулы кесә тирәсенә туры килде дә ниндидер каты нәрсәгә эләкте. Бу шприц иде... "Тыныч булырга кирәк, - дип кабатлады доктор күңеленнән. - Тынычлык һәм салкын акыл."

- Сез минем йөземә яктыртасыз... - диде ул канәгатьсезлек белән . - Бер-беребезне күреп сөйләшергә кирәк. Болай дөрес түгел.

Киллер урыныннан кузгалды. Каршыдагы прожекторны сүндерде дә түшәмдәге плафонны кабызды. Ул арада Зифа кесәсендәге шприцның энәсен ачып, җиң эченә яшерде. Якын гына килсен, ә ул уколны ничек кадарга кирәген бик яхшы белә. Бары тик тыныч булырга кирәк. Һәм аны чыгырыннан чыгарырга...

- Шулай яхшымы? - Киллер кабат урынына барып утырды, Зифа сискәнеп китте, аның кулында пистолет идее. - Яктыда сөйләшик.

- Күзгә күз карап! - Зифаның тавышы таләпчән яңгырады. - Бәлки, сез алдашасыздыр. Якынрак килегез.

Киллер кабат урыныннан торып, аның янына килде. Докторның күзләренә карады. Чүгәләде. Бу иң уңайлы мизгел иде. Зифа тирән итеп сулыш алды. Тыныч булырга кирәк. Һәм игътибарын читкә юнәлтергә.

- Ник минем аякларым богаулы?

- Кулларыгызга кагылырга кыймадым, - диде киллер җитди итеп. - Алар...

Кинәт Зифа шприц тоткан уң кулын яшен тизлеге белән киллерның ботына юнәлтте. Ир ниндидер хәрәкәт ясады. Зифа башта берни аңламады, шприцны аның кулында күргәч кенә күзләре шар ачылды. Ничек? Ничек алай булырга мөмкин? Шундый кыска, җитез хәрәкәтне ничек шулай...

- Сез яхшы табиб, ләкин начар киллер, - дип, ул шприцны читкә атып бәрде. - Ә мин киресенчә...

Зифа дәшмәде. Ул һаман һушына килә алмыйчә учларына карап тора иде. Киллер урынына барып утырды да пистолетын кулына алды. Глушителен бора башлады:

- Сезнең мине юк итәргә әллә күпме мөмкинлегегез бар иде. Тик сез аның берсен дә файдаланмадыгыз. Хәзер менә минем сезне юк итү мөмкинлегем бар. Һәм аны файдаланырга тиешмен. Чөнки сез исән булсагыз, мин тынычлыкта кала алмаячакмын.

Ул хаклы. Зифаның әллә күпме мөмкинлеге булды. Бернәрсә дә эшләмичә, чын мәгънәсендә, берни дә кылмыйча гына торса да, бу бәндә үлемгә дучар иде. Ә ул эшләде... Ул аны аякка бастырды. Һәм менә... Кешене коткарырдан алда аның яшәве нинди нәтиҗәләргә китерәчәген уйларга кирәк икән. Ә Зифа менә уйламады... Ул үзен үтерәчәк кешене үлемнән алып калган икән... Үзенең әҗәлен коткарган.

- Үкенмәгез. - Үтерүченең тавышы тыныч һәм ягымлы ид., - Сез мине үлемгә бирмичә дөрес эшләдегез. Табибларның шулкадәр тырышуын күреп, мин үземә меңәр тапкыр бер сорауны кабатладым: "Болар минем кемлегемне белә микән?" Ә дөрес җавап һәрвакыт берәү генә булды: "Юк, әлбәттә! Юк!!!" Сезнең тырышлыкны, борчылуларны күреп, үземне алдакчы итеп тойдым. "Шулкадәр өзгәләнмәгез, юньлерәк кешеләргә ярдәм итегез," - дип әйтергә теләдем. Тик йөрәк җитмәде...

Зифа аны ишетте, әлбәттә. Ләкин аның уйлары бөтенләй башка юнәлештә йөрде. Ничек котылырга? Холкының нинди төймәләренә басып, күңелен йомшартырга? Ничек котылырга? Ләкин бернинди җавап та табылмады. Әллә аның башы начар эшли, әллә чынлап та котылу юлы юк.

- Иң якыннарымны югалтып, ялгызым калганнан соң, берни сорамыйча, берни таләп итмичә ихлас ярдәм күрсәтүче беренче кешеләр сез идегез. Бары тик сезгә эләккәч кенә, мин үземне кеше итеп тойдым. Исемсез, көчсез, зәгыйфь килеш тә мин кемгәдер кирәк идем. Мин гомерем буе үземне үтерергә теләгән кешеләр арасында яшәдем, үзем дә үтердем. Ә монда... Мондагылар мине яшәтергә тырышалар иде. Сез... Сез аеруча, Зифа Саматовна.

Зифа дәшмәде. Ни генә әйтсә дә, бүлмәдәге халәтне бозар төсле тоелды. Ә бер карасаң, бу кешенең сүзләрендә дә дөреслек бар бит.

- Тик һәрвакыт: "Кемлегемне белсәләр, шундук сөреп чыгарачаклар" - дип курыктым. Шуңа күрә... Ә сез... Ә сез барысын да белгән булгансыз... Сез кемлегемне белгән килеш... Гаиләгезне юк иткән кеше мин икәнен аңлаган килеш... Бу дәрәҗәдәге изгелек хәтта мине дә тетрәндерде... Рәхмәт сезгә!

Киллерның тавышында беренче тапкыр калтыранып алу ишетелде. Ул урыныннан кузгалып, бүлмәне әйләнде дә ишеккә капланып тынып торды. Аннан соң ачкычны борды.

- Басыгыз, Зифа Саматовна.

Докторны күтәреп, стенага каратып бастырып куйды. Хатын баштарак тыныч булырга тырышса да, хәзер бар дөньясын калтырау ялмады. Шулай да ул:

- Үтерәсезме? - дип сорый алды.

- Үтерәм. - Ир тыныч иде, ул хатынның аякларын богаудан арындырды, - Сезнең пинжәгегезгә маяк беркетелгән иде. Мин аны урамдагы агачка кадап киттем. Сезне монда калдырмаячаклар, килеп алырлар.

Ниндидер билгесез подвалда сасып, череп ятмавың да юаныч инде, бер карасаң. Яхшы килеп чыкмады шулай да. Әллә күпме кешеләргә гомер бүләк итте, ә үзе бер бала да үстермәде. Уйлап та карамады. Нәсел җебе өзелә инде хәзер. Әти-әниеңнәрнең дәвамы калмый, бар да синең белән китә. Нишлисең инде...

- Зифа Саматовна, соңгы сүзегез бармы?

Аркаңа пистолет төбәлеп торганда, ни әйтәсең инде? Сүзең булса да, сөйләрлек түгел...

- Юк...

- Ә минем сезгә бар...

Тавышы шундый тыныч, ягымлы... Кеше үтерергә түгел, ә дога укырга җыена, диярсең...

- Тормыш мине ерткыч иткән иде, сез кешегә әйләндердегез... Кызганыч, соңга калынды...

Бер мизгелгә тынлык урнашты. Зифа күзләрен йомды. Кабарткыч шартлаган кебек кенә булып пистолет тавышы ишетелде. Зифа гаҗәпләнү катыш күзләрен шар ачып тынып калды һәм буыннары йомшарып, акрын гына стена буйлап шуып төште…

Бераздан дөпелдәгән тавышлар ишетеп, ишек ягына борылды һәм идән уртасында кан эчентә яткан киллерга күзе төште. «Әтинеке кебек...- дип уйлады Зифа аның маңгаендагы пуля эзенә карап. - Димәк, ул үзен-үзе...»

Икенче мизгелдә ишек ачылып ките, һәм бүлмәгә кораллы кешеләр кереп тулды.   Ыгы-зыгы башланды. Тик Зифа аларны ишетмәде. Колагында һаман да киллерның соңгы сүзләре яңгырый иде.

2019