Логотип Казан Утлары
Повесть

Дәва (дәвамы (2))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Көтмәгәндә, Артур Илдаровичның телефоны шалтырады. Ул кем шалтыратуына күз салды да хушлашырга ашыкты:

- Зифа Саматовна, зинһар гафу итегез, миңа китәргә кирәк.

- Рәхмәт сезгә, Артур Илдарович!

- Ерунда. Йомышыгыз булса, һәрчак эндәшегез.

Инде куркынычсызлык хезмәткәре ишеккә юнәлгән иде, тик табиб сорамый кала алмады:

- Артур Илдарович!

Офицер шундук борылып, аңа атлады. Докторның елмаюын күреп, үзе дә елмайды.

- Ә куркынычсызлык хезмәте хаталанырга мөмкинме?

- Ничек кенә әле! - диде ул һәм җитди кыяфәткә керд., - Бик нык хаталанырга мөмкин. Ләкин бик сирәк.

Кафедан чыккач, Зифа Саматовна әлеге сөйләшүне тагын бер кат күз алдыннан үткәрде. Гаиләсен үтерүчеләрнең барысы да кабердә, димәк. Тәмугта. Алар хәләл җәзасын алган булып чыга. Ә реанимациядәге бәндә кем соң алайса?

Куркынычсызлык хезмәте офицеры нәрсәнедер әйтеп бетермәде бугай. Аның каравы, ул Зифаның башка соравына җавап бирде. Үтерү җиңел түгел, аңа кешенең биологик механизмнары каршы төшә. Үтерүче - психопат. Мондый мәгълүматларга Зифаның беркайчан да очраганы булмады. Бәлки, куркынычсызлык хезмәткәре үтереш өлкәсендә күбрәк беләдер, ә бәлки, нәрсәдер сизенеп, Зифаны ялгыш адымнан саклау өчен шундый ярымялган факт сыман фикерләр китерәдер. Алай да булырга мөмкин. Тик аның бер сүзе хакыйкать иде: җиңел түгел, нормаль кешенең табигате моңа каршы килә.

Ләкин икенче нәрсә бар: максатыңа ирешергә телисең икән, авырлыкларны да, каршылыкларны да, хәтта кеше табигатенең үзен дә җиңәргә кирәк. Ә куркынычсызлык хезмәте бик сирәк, әмма бик нык хаталана ала. Бу нәкъ шул очрак иде бугай.

Артур Илдарович белән сөйләшкәннән соң да шактый вакыт узды. Зифа һаман икеләнеп йөрде, нәфрәте дә сүрелмәде, ният иткәненә тәвәккәлли дә алмады. Ә һәрвакыт уйланып йөрү, әллә нинди фикерләргә килеп, әллә ниләр эшләрдәй булу һәм берни дә майтара алмау - үзе үк газап иде. Сөйләшерлек, серләшерлек кешесе дә юк бит ичмасам. Мондый нәрсәне кешегә сөйләп тә булмыйдыр, хәтта иң якын ахирәтеңә дә. Ә Зифаның андый ахирәте юк та иде бугай. Эшендә зур оста булса да, хезмәттәшләре белән җиңел аралашса да, бүтәннәр белән бик якыная алмады ул, күңеленә беркемне дә кертергә ашыкмады. Кечкенә вакытындагы алданулар эзсез үтмәгәндер. Үтерүчене җәзаларга теләве үзен газаплауга әверелде. Мондый халәт озакка китсә, акылдан шашуың да бар. Нәрсәдер эшләргә кирәк.

Ә үтерүче савыга. Һәрхәлдә аның күрсәткечләре инде әйбәт, гомеренә куркыныч янамый. Алай гына да түгел әле... Анализлары яхшы, төрле белгечләр - психолог та, невролог та, физиотерапевт та, нейрологопед та туктаусыз эш алып бара һәм нәтиҗәсе күз алдында. Авыруның сулыш алуы яхшырды, инде трахеостома да кирәкми, бернинди аппаратка да мохтаҗлыгы юк. Гастростома дип аталган тукландыру җайланмасын кулланмый башладылар, хәзер аның йоту функцияләре әйбәт эшли - махсус әзерләнгән ризыкны үзе ашый ала. Тышка чыгуны үзаллы башкара, сидек катетеры кирәк түгел. Аяк-куллары хәрәкәтләнә, ул хәтта үзе торып утыра да ала. Инвалид коляскасында утырганда, кан басымы да күтәрелми хәтта. Бу инде алга китеш. Сокланырлык дәрәҗәдә.

Бер карасаң, ул инде кул-аякларын хәрәкәтләндерергә генә түгел, ә үзаллы атлап йөрергә дә тиеш кебек. Авыруның савыгу тизлеге, организмының гомум картинасы шуны күрсәтә. Физиотерапевт язмаларында да аның күнекмәләр вакытында аягында нык басып торуы, адымнарын ышанычлы атлавы билгеләнә. Ләкин көндәлек тормышында пациент урынында борылып ятудан узмый, кайчагында торып та утыра, әмма аягына басып та карамый. Монысы беркадәр сәеррәк иде. Баш мие функцияләренең тулысынча көйләнеп бетмәве белән бәйледер инде бу. Хәтер эшчәнлеге дә яхшы түгел аның. Әлегә үзенең кем икәнен дә, ничек мондый хәлгә юлыгуын да әйтә алмады. Сөйләшүенең дә рәте юк - аерым сүзләрне дөрес әйтә, ә җөмләләр төзи алмый. Сорауларга да "әйе-юк" дип кенә җавап бирә, күп очракта ишарәләр белән генә аңлата. Монысына психолог белән нейрологопедның исе китә инде:

- Ул бит барысын да аңлый, башы эшли аның, ә җавап бирми, сөйләшми. Ничек алай булырга мөмкин? - диләр.

Алар хаклы да кебек. Әгәр әйтәнне аңлый ала икән, фикерләү сәләте бар, дигән сүз. Аваз чыгару системасы да дөрес эшли. Димәк, фикерен сүз рәвешенә китерү, ягъни сөйләшү өчен бернинди каршылык та булырга тиеш түгел. Күрәсең, ниндидер психологик тайпылышлар бар, мөмкинлекләрен тулысынча файдалана алмый.

- Көтик әле, - ди Зифа Саматовна, - Бераз вакыт кирәктер, бәлки...

- Соң, Зифа Саматовна... - дип каршы төшә коллегалары. - Айдан артык көтәбез бит инде...

- Нәрсә тәкъдим итәсез соң?

Коллегалар бер-берсенә карашып кына куя, җавап бирмиләр.

Җәзаны кичектерүнең сәбәбе дә, бәлки, шул булгандыр әле. Сөйләшергә кирәк иде башта, кеше үтерүнең никадәр зур фаҗига икәнен төшендерергә һәм бары тик шуннан соң гына җәзаларга. Бу газапларның ни өчен икәнен белеп, бер гөнаһтан да качып котылып булмавын аңлап тилмерсен. Еласын хәтта, аяу сорап ялварсын. Шулай иткәндә, яхшы буласы иде. Әмма бу мизгелне көтү артык озакка сузылды һәм Зифаның үзе белән идарә итә, үзен газаплый башлады.

Алай гына да түгел, пациентның хәле яхшырган саен, җәзага тарттыру кыенлаша, ул Зифа Саматовна кулыннан ераклаша бара. Элек аны җәзалау өчен сулыш алу системасын туктату кебек гади бер хәрәкәт тә җитә иде. Хәзер эш бераз катлаулана, андый гамәлләр белән генә булмый. Барысын да алдан уйлап, үзеңә күләгә төшмәслек итеп эш йөртү таләп ителә. Һәм вакыт та хәзер пациент файдасына эшли. Үтерүче файдасына. Кичекмәстән тәвәккәлләргә кирәк.

Озакламый җае да чыкты. Кизү торырга тиешле табибның баласы авырып киткән дә, ул кем беләндер алыштыруны сорап, Зифа Саматовнага керде. Бүлек мөдире табиблар исемлегенә күз салды да керүчене шелтәләп алды:

- Соңгы көнне көтеп йөрмәсәң...

Коллегасының, әлбәттә, бер гаебе дә юк. Иртән иртүк кергән, әле вакыт бар.

- Кинәт авырып китте бит, Зифа Саматовна, - дип акланды табиб, - Ярамаган нәрсә ашаганмы шунда. Инфекционистка алып барырга иде.

- Беркем дә юк бит әле. - Доктор табиблар исемлеген тагы бер кат күздән кичерде: - Таш яуса да, булмый.

- Зинһар өчен, Зифа Саматовна.

- Берәү дә бушамый...

Тик кинәт Зифага бу гади генә күренеш түгел, ә күкләрдән килгән билге кебек тоелды. Үтерүче белән бергә-бер калырга мөмкинлек туа түгелме соң?! Әлбәттә, арыган инде ул, тәүлек әйләнәсенә эшләү кыен булачак. Тик нишлисең... Ә чынлап уйласаң, соңгы араларда арымаган көне булмый да иде бугай.

- Ярый үзем торырмын, - дип елмайды ул.

Кизү калырга тиешле табиб рәхмәт укып чыгып киткәч: "Ниһаять, сәгате сукты!" – дип, җиңел сулап куйды. Тик шундук икенче сорау баш калкытты: ә ничек җәзаларга соң? Үч алу, газаплау теләге көчле булса да, хыялында әллә нинди коточкыч ысулларны күз алдына китерсә дә, Зифа моның чынбарлыкта кулланырлык чараларын уйламаган икән бит. Пациентны вакытлыча хәрәкәтсез калдыручы укол кадарга да мөмкин. Дозасын аз гына арттырырга. Тик бу очракта бернинди җәзалау турында да сүз була алмый, ул нибары үләчәк кенә. Бернинди авыртуны да тоймаячак, бер хис тә кичермәячәк... Ә үзеңә күләгә төшермичә тиз генә эшләнә торган башка юл юк иде. Антибиотиклар бирүне туктатырга була, башка препаратларны... Бу очракта төрле инфекцияләр үрчеп, аны сызланырга мәҗбүр итәчәк, хәлен авырлаштырачак, хәтта үлемгә җиткерәчәк. Тик бу бүген-иртәгә генә эшли торган гамәл түгел, ким дигәндә, атна-ун көн буена дәвам иттерергә кирәк. Шул вакыт эчендә: "Пациентымны аңлы рәвештә үлемгә дучар итәм бит", - дигән уйлар эчендә яшәргә, үзең дә газапланырга мәҗбүр булачаксың. Аның хәле начараюын күреп, коллегаларының кайсыдыр каршы да төшәргә мөмкин әле.

Күпме генә баш ватса да, Зифа бүген үк кулланырдай җайлы ысул таба алмады. Пациентның хәлен, мөмкинлекләрен тагын бер кат күз алдыннан үткәрде дә компьютерындагы фотоларны принтер аша кәгазьгә чыгарып, өстәл тартмасына салды. Бераздан үтерүче янындагы шәфкать туташын чакыртып алды:

- Хәле ничек?

- Шул килеш. Үзгәреш юк.

Кинәт психолог белән нейрохирург әйткән сүзләр исенә төште. "Айдан артык көтәбез бит инде..." Һәм коллегаларының серле итеп бер-берсенә карашып куюы... Ачыктан-ачык әйтмәсәләр дә, алар Зифаны ниндидер нәтиҗәгә этәрәләр иде түгелме соң? Әлбәттә, шулай. Савыгу күрсәткечләре соклангыч тизлек белән үсеп, кинәт айдан артык вакытка бер үзгәрешсез кала икән, моның бик җитди сәбәбе булырга тиеш. Һәм ул сәбәпне Зифа Саматовна дәрәҗәсендәге доктор һичшиксез табарга тиеш иде. Психолог белән нейролингвист та тәҗрибәле белгечләр, борчылулары юктан гына түгелдер. Ниндидер сәбәп булырга тиеш. Тик ничек кенә тикшерсәләр дә, сәбәп табылмады. Табылмады һәм вәссәлам. Ә моннан бер генә нәтиҗә чыгарырга мөмкин: пациент хәйләләшә.

- Холтер аппараты куеп карагыз әле.

- Яхшы, Зифа Саматовна.

Гади генә процедура инде бу. Пациентны бил тиңентен чишендерәләр дә тән тиресен спирт белән эшкәртеп, датчиклар беркетәләр. Аппарат тәүлек буена авыруның йөрәк тибешен яздыра. Ә махсус көндәлектә аның ризык кабул итү вакыты, физик нагрузкалары, дару эчүе – барысы да теркәлеп бара. Шуннан доктор йөрәк эшчәнлегенә нәрсәләр нык тәэсир итүен билгели. Тик бу юлы Зифа Саматовнаның максаты бүтән иде.

Пациент янына ул төшке аш узып, беркадәр вакыт үткәч, "йокы сәгате"ндә керде. Шәфкать туташы нәрсәдер язып утыра иде, табиб аңа кул хәрәкәте белән генә эшен дәвам итәргә кушып, карават янына узды. Ята... Бер хәрәкәт тә ясамый, әмма күзләре йомык түгел. Зифа гадәттәгечә тыныч тавыш белән хәлен сорагач, сизелер-сизелмәс кенә башын кагып куйды.

- Хәзер ми күзәнәкләре өчен бераз күнекмәләр ясап алырбыз. - Зифа читтәрәк торган утыргычның берсен карават янына шудырды да кулындагы катыргы карточкаларны шунда куйды. - Мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм, ә сез анда нәрсә төшерелгәнен әйтерсез. Аңлашыламы?

Пациент беркадәр аның күзенә төбәлеп торды да баш каккандай итте. Табиб аңа шелтәле караш ташлады:

- Ым-ишарә кирәкми, барсын да сүз белән әйтәбез. Аңлашыламы?

- Әй-йе... - дип сыгып чыгарды авыру. Читтән караганда, бу гамәлнең аңа авырлык белән бирелүе күренеп тора иде.

- Яхшы. - Зифа Саматовна иң өстә яткан катыргыны алды: - Бу нәрсә?

Пациент бер мәлгә сурәткә карап тынып торды, аннан соң бөтен бит мускулларын киеренкеләндереп, авызын очлатты:

- Ү-ү-ге-ез...

"Нейролингвистны да чакырырга кирәк булган, - дип уйлады Зифа. - Аның янында сүзләрне бик җиңел әйтә иде." Һәм икенче сурәтне күрсәтеп, сораулы караш ташлады.

- Каз, - дип җавап бирде авыру.

- Маладис, ә монысы?

- Ку-у-ян.

Беркадәр авырлык белән әйтелсә дә, монысы да матур гына килеп чыкты. Шул рәвешле тагын берничә сурәтне күрсәткәч, доктор принтердан чыгарылган кәгазьне кулына алды:

- Ә монысы кем?

Пациент рәсемгә карап катып калды. Тик йөзендә бер мускул да селкенмәде, күзләрендә бернинди үзгәреш тә сизелмәде. Ул бу сурәтне күрә, тик нәрсә дип атарга гына белми сыман. Шулай да Зифа аның сулышы беркадәр ешаеп китүен тоймый калмады. Бәлки, киеренкелек белән җавап эзләүдән генәдер?

- Е-е-г-ге-ет...

Тавышы беркадәр карлыккан шикелле тоелды. Бу пациентның дулкынлануыннан да, башка сәбәптән дә булырга мөмкин иде. "Шайтан алгыры! - дип уйлады Зифа, - Ул берни дә сиздермәде. Яки бу кеше аңа чынлап та таныш түгел, яки баш мие эшчәнлеге зәгыйфь..."

- Пистолет тоткан егет, - Зифаның тавышы хөкем карары сыман яңгырады, тик пациентның моңа исе китмәде.

Ул тагын берничә сурәт күрсәтте. Пациент аларга үз җаенча җавап бирде.

- Арыдыңмы? - Пациент бу юлы баш кына какты. Зифа сәгатенә карап алды да карточкаларны җыеп, ишеккә юнәлде. - Ял ит. Әйбәтләнәсең син. Маладис.

Бүлектә кемнеңдер хәле начараеп китәргә, яки "ашыгыч ярдәм" белән килгән авыруларга кичектергесез операция кирәк булырга мөмкин. Кизү торган табиб әнә шундый мизгелләрдә алыштыргысыз була. Ул яки тиешле белгечне өеннән чакыртып китертә, яки үзе операциягә алына. Ә калган вакытларда, хәлләр чагыштырмача тыныч булганда, ял итә. Авырулар кизү торган шәфкать туташлары карамагында кала.

Зифа Саматовна да көн ахырына арыганлык тойды, бераз ял итеп, ә иң яхшысы - йоклап алырга кирәк иде. Тик ул башта Холтер аппаратын китерттерде. Һәм компьютерга тоташтырып, аның нәтиҗәләрен тикшерде.

Пациентның йөрәге әйбәт иде. Соклангыч дәрәҗәдә. Ләкин Пистолет Тоткан Егетнең фотосын күргәннән соң, аның йөрәге бик ашыгып, ярсып тибә башлаган һәм бары тик кичке процедуралар вакытында тынычландыргыч укол биргәч кенә, нормага кайткан. Хәтта анда да әле элекке хәленә үк төшеп җитә алмаган, чагыштырмача югары килеш калган. Бу инде мәсьәлә иде. Беренчедән, пациентның чынлап та киллер икәненә тамчы да шик калмады - тыштан берни сиздермәсә дә, үз фотосын күргәч, тынычлыгы югалды... Икенчедән, аның табиблар белән уйнавы, симулянт икәне хак булып чыкты. Үз халәтен шул дәрәҗәдә контрольдә тота алу иң сәламәт кешеләрнең дә кулыннан килмәскә мөмкин. Ә бу хисләрен дә, тән күзәнәкләрен дә йөгәнли белә. Бу кеше инде кызганыч түгел, ә куркыныч иде.

Уйлар тынгысыз, ә тойгылар ничек кенә үткен булмасын, беркадәр ял итәргә кирәк иде. Зифа Саматовна өстәл тартмасындагы даруларны актарып бер таблетка алып эчте дә урын җәйде. Табиблар китеп өлгергәнче, беркадәр черем итеп алырга кирәк. Калганын күз күрер...

Төнге больница коридоры караңгы, палаталарның ябылып бетмәгән ишегеннән кемнеңдер гырылдавы, сызгыртып тын алуы, кемнәрнеңдер ара-тирә җиңелчә ыңгырашып куюлары да шушы караңгылыкка кушылып, тирә-якка шом өсти. Зифа үзе дә шушы тынчу-шомлы караңгылыкта эрегән, аның коточкыч бер өлешенә әверелгән һәм бернәрсәдән дә курыкмый, нәфрәттән башка бернинди хис тә кичерми иде. Көндезләрен атлап барганда, дөп-дөп итеп туфли тавышлары ишетелсә, әле ул бер тавыш та чыгармый, хәтта аяклары да җиргә тими, ә йөзеп баргандай тоела. Бәлки, ул чынлап та йөзәдер... Әллә ничә еллар буена күңелендә кайнаган үч алу теләге, нәфрәт хисләре, югалту һәм ятимлек ачылары куерып, матди халәткә кергәндер дә хәзер Зифаны күтәреп алып барадыр сыман иде.

Ул кулындагы балтаны ныграк кысып тотты. Ит чабучыларныкы шикелле яссы итеп эшләнгән озын саплы үткен балта иде бу. Йөзенә чиртеп карады - "чең"ләгән тавышы бөтен коридорга таралып озак кына яңгырап торды. Үзе сатып алмады аны, бүлмәсендә кем калдырып киткәндер - монысы да, бәлки, югарыдан җибәрелгән бер билгедер. Җәзалау ысулы ничек булырга тиешлеге турындагы  кисәтүдер.

Коридорда ят тавышлар ишетелмәде. Шәфкать туташларының бер ише йоклый, йокламаганнары башын өстәлгә кадап, аңгы-миңге утырадыр. Утырсыннар, авырулар тынычсызлана башласа, шундук сикереп торып эшкә тотына алар. Зифаның да күңеле тыныч иде. Анда бер тамчы курку да, кылачак эшенең барлык кануннарны җимерерлек икәнен уйлап чиркану да, бернәрсә дә юк. Шатлык бар. Гомер буе көткән бәхетеңә ирешкән, гомер буе атлаган максатыңа җиткән кеше куанычы. Канәгатьләнү хисе, ләззәт тойгысы бар. Шуңа, ахры, ул үзен атлап түгел, ә йөзеп баргандай сизә.

Мең тапкырлар ачып кергән ишек ул килеп җитүгә бер тавыш-тын чыгармыйча үзеннән-үзе ачылды. Монысы да күкләр әмере буенча эшләнде бугай. Шәфкать туташы монда юк иде, йомыш белән кайдадыр чыкканмы, башка палатага кереп киткәнме шунда. Ярый, бик яхшы. Зифа ишекне эчтән бикләп куйды да карават янына килде.

Үтерүче одеялга төренеп, йомарланып яткан. Сулышы тигез, димәк, йоклый. Йоклый... "Мин күпме төннәремне әткәм-әнкәм, сеңлем өчен кайгырып, керфек тә какмый үткәрдем, - дип уйлады ул. - Ә бу йоклый... Бер гөнаһ кылмаган изгеләр шикелле татлы мышнап, изрәп йоклый..." Һәм балта түтәсе белән аркасына төртте:

- Уян, кабахәт! Ни җаның белән йоклап ятасың?..

Үтерүче селкенеп тә карамады. Бу Зифаның ачуын гына чыгарды.

- Син үләргә тиешле кеше идең, - диде ул хөкем карары укыган тавыш белән. - Мин сине үлемнән алып калдым. Тормышка кайтардым. Мин! Сине! Әткәм-әнкәмне, бердәнбер сеңлемне тартып алып, мине гомерлеккә япа-ялгыз һәм бәхетсез итеп калдырган бәндәне...

Үтерүче бер хәрәкәт тә ясамады, бер тавыш та чыгармады. Ләкин Зифа аның уянганын белә иде. Хәлсез авыруга салышып ятса да, бу бәндә барысын да аңлый, ишетә, хәрәкәтләнә. Һәм ул зур ихтыяр көченә ия, сәгатьләр буена хәрәкәтсез торырга да сәләтле. Ләкин ул ишетә, аңлый һәм борчыла ала... Холтер аппараты шуны раслады.

- Нәфрәтем чиксез булса да, мин сиңа авыр хәлгә юлыгып, хастаханәгә кергән гадәти авыру, бәхетсезлеккә тарыган кеше итеп карарга тырыштым. Сине дәвалаган һәр мизгелем үз-үзем белән көрәшүдән, нәфрәтемне җиңәргә тырышудан торды. Һәм мин җиңдем. Ә син...

Сөйләгән саен Зифа ярсый барды, күңеле тулды, күзләренә яшь бөртекләре бәреп чыкты. Тик ул дәвам итте:

- Ә син үзеңнең кемлегеңне сиздермәс өчен башы эшләми, сөйләшә белми торган авыруга салышып яттың. Үзеңә гомер биргән, аякка бастырган кешеләрне алдарга тырыштың... - Зифа балтасын күтәрде дә көч белән үтерүченең чәкәненә чапты. - Аяклар кирәкми сиңа...

Үтерүче ябынып яткан простыняның аскы өлеше канга батты. Ләкин саңгырау гына ыңгырашудан гайре бер тавыш та ишетелмәде. Бу Зифаның канын гына кыздырды, димәк, үтерүченең газаплануы тиешле дәрәҗәдә түгел. Ул баягы урынга тагын чапты, юрган ертылды, тирә-якка кан сиптерде. Өзелгән аякның берсе дөпелдәп, идәнгә төшеп китте. Әмма үтерүче элеккечә ыңгырашудан узмады. Бер мәлгә Зифа гаҗәпләнүдән катып калды. Юк... Акырырга, авыртудан тартышырга, акылын җуеп тыпырчынырга тиеш иде бит. Авыртудан туган шок шулай тәэсир итәме әллә кешегә?.. Тик икенче мизгелгә ул ерткычка әйләнде һәм үз-үзен белештермичә чапкаларга тотынды. Инде күзенә ак-кара күренмәде, кайсы җир эләгә - шунда бәрде. Күзләреннән яшь акты, ак халаты тулысынча диярлек канга манчылып бетте, тик хатын моңа игътибар итмәде, балта белән тураклавын белде. Бераздан тукталып калды:

- Үзең дә яшәү белән үлем арасында калып, шулкадәр авырлыклар кичергәч, мин синең азрак булса да, чистарынуыңны, кешелек сыйфаты алуыңны көткән идем. Тик син үзгәрмәдең, фәкать үзе турында гына уйлый ала торган кабахәт килеш калдың. Син - үтерүче һәм үлемең дә үтерүченеке кебек булырга тиеш.

Зифа аның башын каплап торган юрганны ачып җибәрде һәм катып калды. Бу аның пациенты түгел иде. Үтерүченең караватында бөтенләй бүтән кеше ята. Хатын-кыз... Зифа аны танымады һәм абайлабрак карар өчен күзен томалаган яшьләрне сөртеп алды. Ә кем икәнен аңлагач, башынка суккандай катып калды. Бераздан коты алынып кычкырып җибәрде:

- Ә-ән-ни-и! Әнием!..

Канга баткан караватта аның әнисе ята иде. Зифа калтыранып кычкырды. Әлеге мизгел аның өчен аңлаешсыз да куркыныч та, үкенечле дә... Шушы дәрәҗәдәге хисләрне аның гомер эченә бер тапкыр да кичергәне юк һәм Зифа бу басымга чыдый алмас, менә-менә шартлар кебек иде.

- Кызым... - Әнисе торып басты. Аның бер җәрәхәте дә юк, өстендәге туй күлмәгенә охшабрак торган киемнән нур бөркелә идее. - Кызым минем...

- Әни... - Әнисе торып баскач, Зифа беркадәр тынычланып калды. - Әни, синме бу? Үзеңме бу?

Хатын колачларын җәеп, әнисенә ташланды, әмма кочаклый алмады, куллары бушлыкны гына телеп үтте. Гаҗәпләнеп, артына борылып караганда, әнисе инде аз гына читтәрәк басып тора иде.

- Тынычлан, балам, - диде ул җанны эретерлек тавыш белән. - Күңелеңдә рәнҗеш уты йөртмә, ул ут синең үзеңне генә яндырачак. Рәнҗеш-нәфрәтләреңне оныт, үч алу теләген җуй - күңелеңне чистарт. Шул чагында үзең дә газаплардан арынырсың, җаның якты тормышны кабул итәргә әзер булыр.

- Тик ул бит сезне...

- Кызым, без монда өчебез дә бик бәхетле... Үч алма безнең өчен, үзең өчен яшә.

- Тик мин бәхетле түгел...

Әнисе сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйды:

- Син мине ишетәсеңме, балам? Күңелеңне чистарт... - Ул Зифаның чәчләреннән сыйпады. - Менә шулай... Хәзер бар да үтәр... Син олы йөрәкле бала. Горурланам, кызым, синең белән. Моннан соң да...

Әнисе нурга әверелеп, бүлмәне бер очып әйләнеп чыкты да тәрәзә төбендә туктап катып калды. Зифа күзләрен ачты. Тәрәзә төбендәге нур шул килеш иде. Ул әлеге хәлләрнең өнме, төшме, тормышмы, могҗизамы икәнен аңлап бетмәстән сак кына эндәште:

- Әни?

Тәрәзә төбендәге нур бер хәрәкәтсез калды. Зифа торып, шул якка атлады һәм моның тыштан төшкән кояш нуры икәнен аңлады. Өстәлдәге графиннан су салып эчте. Әле күргәннәре төш булды бит.  Йа Ходай! Зифаның тамагына төер тыгылды. Һәм ул хәлсезләнеп, караватына ауды да үксеп еларга тотынды.

  1. 0

Әлеге күренешләрнең нибары төш кенә икәнен аңлау да тынычландыра алмады. Шулкадәр аермаачык булып кергәнгәме, ул өн шикелле тоелды, кылган гамәлләрең өчен үкенергә, ялгышыңны аңлап әрнергә мәҗбүр итте. Мондый хәлләрнең хәтта төшеңә керүе үзе үк гарьлек булып тоелды. Балта белән бит... Бер хәрәкәтсез яткан кешене... Кем икәнен дә белешеп тормастан... Ләкин ачы тойгылар давылы узгач, күңеле беркадәр тынычланып калды. Хәтта ниндидер шатлык хисе биләп алды. "Ярый, дәваладым әле, - дип сөенде ул. - Ярый әле кичерешләремә бирелеп, ялгышлык эшләп ташламадым. Ә бит җәзалау һәм үтерү теләге көчле иде. Хәтта укол да әзерләп куйган идем бит..."

Зифа төнен авыру янына барырга туры килсә дип әзерләп куйган уколын халат кесәсеннән алды да чүп савыты янына килде, ыргытырга уйлагач тыелып калды. Монда ташларга ярамый инде. Урамга чыккач, чүп савытына бәреп китәр әле. Уколны ул хатын-кыз сумкасының тышкы кесәсенә салды. Тагын су салып эчте. Менә сиңа кизү табиб!

Беркем дә кереп уятмаган, бүгенге төн шулкадәр тыныч узды микәнни? Бәлки, шулайдыр да. Була андый вакытлар. Әлегә бәйрәмнәр дә, шау-шулы вакыйгалар да юк. Ышанмаслык түгел. Гадәттә, бәйрәмнәр, спорт ярышлары вакытында халык күп травма ала, кайчагында чәй эчәрлек тә вакыт калмый, кеше өстенә кеше өелә. Ә бүген...

Кизүгә калуы да, төш күрүе дә яхшы булды бугай. Югыйсә һаман газапланып, ниятен чынга ашыру турында уйланып йөрер иде әле. Ә бүгенге төше... Әнисен күрде ул... Әнисе аның күңелендәге кабахәт уйларны алып ташлады. "Күңелеңне чистарт. Шул чагында үзең дә якты тормыш белән яши башларсың... Горурланам, кызым, синең белән..." - диде. Әниләрнең тавышын төштә ишетү дә бәхет бит ул. Ә көн саен өндә ишетүчеләр моны аңлый микән? Кадерли микән? Шушы тавыш Зифаны үзгәртте бугай... Чынлап та үзгәртте... Ничек икәнен төгәл генә әйтә алмаса да, ул үзенең үзгәрүен, аз гына башка кешегә әйләнүен үзе дә тоя. Һич югында, аның инде теге бәндәне үтерәсе дә, җәзалыйсы да килми. Яши бирсен, әйдә. Ходай бар ул, үзе хәл итәр. Хәшәрәтләрне җәзага тарттырырга теләп, Ходайга комачаулап йөрергә кирәкми. Үзенең бу уйларыннан Зифа елмаеп куйды.

Кинәт ишек шакыдылар да шәфкать туташы керде:

- Хәерле иртә, Зифа Саматовна! - диде ул күтәренке кәеф белән. - Бүген төн тыныч узды әле. Әллә сез кизү булганга...

- Үзем дә шуны гына уйлап тора идем, - дип елмайды доктор. - Кофе эчеп алабызмы?

- Әйдәгез, мин кайнатып куйдым инде, чакырырга дип кергән идем.

- Рәхмәт, хәзер киләм.

- Яхшы, әзерли торам. - Шәфкать туташы ишеккә җиткәч, кире борылды: - Зифа Саматовна, карагыз әле, ә теге билгесез пациентны кая күчердегез сез?

Доктор халатының бер җиңен кигән көйгә катып калды:

- Нинди билгесез пациентны?

- Соң...

Сүзнең кем турында барганын табиб үзе дә чамалаган иде инде. Ул халатын кия-кия ишеккә атлады:

- Беркая да күчермәдем...

- Урынында юк бит...

- Ничек юк? Сез нәрсә сөйлисез!

Үтерүче... Юк ла, пациент караватында да, бүлмәдә дә, якын-тирәдә дә юк иде.

- Сез берәр җиргә күчергәнсездер дигән идем, - дип акланды шәфкать туташы. - Сезнең пациент бит...

- Ник хәбәр итмәдегез?

- Уятасым килмәде.

Бүлек мөдире аңа бик яман итеп, нидер әйтергә теләде дә дәшми калды. Ни дип әйтәсең инде? Үзең йоклап яткан көйгә, кешене тиргәп буламыни? Тиз арада бөтен бүлекне аякка бастырдылар. Хастаханәдә дежур торучыларны, вахтерларны җыйдылар. Әмма беркем берни күрмәгән булып чыкты. Пациент эзсез югалды.

Бүлек, хастаханә генә түгел, гомумән, шәһәр тарихында мондый хәлнең беркайчан да булганы юк. Баш сөягенә опрация ясаганнан соң түшәк режимында яткан пациентның юкка чыгуы гадәттән тыш хәл, моңа берничек тә ышанырлык түгел иде. Әлбәттә, "түшәк режимы" дип әйтүнең беркадәр дәрәҗәдә шартлы икәнен Зифа аңлый инде. Мөмкинлекләренең ни дәрәҗәдә икәнен төгәл билгеләү авыр булса да, пациентның озак вакыт буена симулянт булып, авыр чирлегә салышып ятуына хәзер шик калмады. Әмма шулай кинәт юкка чыгуы беркадәр сәер иде. Ә бу юкка чыгуның нәкъ менә Зифа Саматовна кизү торганда булуы гарьләнергә дә мәҗбүр итте.

Гайре табигый хәлләргә бик шикләнеп караса да, доктор хәтта мистикага да бирелеп алды. "Төш дип уйлаганнарым чынбарлык түгелме? Мин аны чынлап та үтереп, мәетен берәр җиргә яшереп куймадыммы?" - дигән сорауга да җавап эзләргә мәҗбүр булды. Беркемгә дә сиздермәскә тырышып, үзенең киемнәрен барлап чыкты - кан тамчысы яки башка төрле җинаять эзе юкмы дип тикшерде. Үз бүлмәсеннән дә, пациент яткан палатадан да шуңа дәлил булырлык детальләр эзләде. Швабраларны, чиләкләрне, химик препаратларны карап чыкты. Бернинди шикле нәрсә юк. Ахыр чиктә тынычланып калгандай булды. Төш кенә... Әгәр шулкадәр кабахәтлек өндә булса, кешеләр игътибарыннан читтә калмас иде. Идәнгә агып төшкән канны юар өчен генә күпме тырышырга кирәк...

Кичкә кадәр эзләсәләр дә, пациент табылмады. Тик вахтада торучы ирләрне берсе үзенең киемнәре югалуны хәбәр итте. Монысы була торган хәл, тиешле-тиешсезрәк җирдә торса, бутап алып китүләре дә бар. Шулай да бу вахтерның гәүдәсе пациентныкы шикеллерәк булуын күргәч, Зифа Саматовна киемне кем алганын аңлагандай булды.

(Дәвамы бар)