Логотип Казан Утлары
Шигърият

Безнең рухта тау-кыялар биеклеге...

Дала

 

Сулар ага, җилләр исә, комнар күчә,

Бар тереклек килә-китә гомер кичә.

 

Язын, җәен япан дала чәчәк аткан,

Ата-баба киң далада ат уйнаткан.

 

Төрки телле скиф-һуннар, болгар-кыпчак,

Иртеш-Дунай арасында яккан учак.

 

Кавемнәрнең алышынган исемнәре,

Мирас булып калган шанлы җисемнәре.

 

Татар яши  вәкаләтле вәкил булып,

Кавемнәрнең асыл сыйфатларын алып.

 

Затлы булу безнең канда, җан-тәннәрдә,

Әдәп-әхлак, гореф-гадәт, тел-сүзләрдә.

 

Безнең рухта тау-кыялар биеклеге,

Җир-суларның, далаларның буй-киңлеге.

 

Даладагы һәр үсемлек җаныбызда,

Дала рухы безнең милли каныбызда.

 

Тамырларыбыз да уртак – бер туфрактан,

Дала-татар игезәкләр, бер холыктан.

 

Дала шаулап-гөрләп яши татар барда,

Бәрәкәтле иген үсә басу-кырда.

 

Дала – изге ана, юньле бала да ул,

Татар яши дала белән бирешеп кул.

 

Дала безнең рухи дөнья, милли мөлкәт,

Буыннарны берләштергән ул – әманәт.

 

Без мәңгегә бер җан булып, бер тән булып,

Аллаһ безне берләштергән канун язып.

 

Бу бердәмлек мең-мең еллар дәвам иткән,

Ләүхелмәхфүз китабында теркәү үткән.

 

Дала – безгә, без – далага хаклы хәким,

Дала – безсез, без – даласыз үксез – ятим.

 

Иреккә сусау

Заставада ярсу бер кырыкмыш

Озак торган ябык аранда.

Табылмаган аны иярләргә

Тәвәккәл ир-солдат арада.

 

Кыбырсынып, биеп торган уйнак,

Үз җайдагын көткән зарыгып.

Мине дә ул, ярын көткән заттай,

Көтеп ала иде сагынып.

 

Ияренә менеп утыруга

Тотына ул ярсып чабарга.

Туктатуның берәр чик-әмәлен

Кирәк иде миңа табарга.

 

Авызлыклыйм. Тезгенемне тартам,

Өзәңгегә терәп аякны.

Кырыкмышым томырылып чаба,

Чак тотынып калам шулчакны.

 

Чик буйларын урап чаба торгач,

Чара таптым мин дә чаяга:

Кушаяклап чапкан айгырымның

Терәп куям башын кыяга.

 

Тик айгырым минем бу тозакның

Тиз арада тапты ачкычын.

Сыртыннан ул мине ыргытты да,

Очып үтте кыя баскычын.

 

Ул юк булды. Тауларга качты.

Әллә инде күкләргә ашты?..

 

Җавап бир!

 

Гомеренең бер вакыты җиткәч,

Сорау бирә һәркем үзенә.

Һәр гамәлең синнән җавап көтәр,

Намусыңның карап күзенә.

 

Сатмадыңмы милли иманыңны

Фанилыкның азгын малына?

Нәфес колы булып кулларыңны

Манмадыңмы адәм канына?

 

Асыл затлы ата-бабаларның

Булмадыңмы нәсел карасы?

Илне телсез, динсез калдыручы, –  

Манкортлашкан татар баласы?

 

Җинаятьчел ялган, яла ягып,

Кимсетелгән чакта халкыбыз,

Бастыңмы син көрәш сафларына,

Хөр яшәргә бар дип, хакыбыз?!

 

Һәр милләтнең асыл яшәеше –

Горурлыклы милли хөрлектә.

Ләббәйкә дип, койрык болгап торсаң,

Урның булыр һәрчак читлектә.

 

Гел көрәшле  дөнья мәйданында

Берәү калка, берәү югала.

Гасырларга киткән тоткынлыкта,

Миллилектә татар сынала.

 

Үзен милләт хөкемдардай тоеп,

Хисап тотар вакыт дөньяда.

Татар булып җирдә яшәвеңнән,

Халкыбызга, әйтче, ни файда?

 

Бердәнберем

 

Газиз халкым, синең хакта,

Юк уйланмаган көнем.

Җанымны ярып бирердәй

Бердәнберем син минем.

 

Кендек каным тамган җирем,

Синең өчен җан атам.

Ватанымны, туган җирне

Җаным кебек яратам.

 

Туган җирем, газиз халкым, –

Милләтем пар канаты.

Ата-бабам мирас иткән

Илемнең Идел-Йорты. 

            

 Яшә, кеше!

 

Һәр тарафта – могҗизалы дөнья,

Шаккатырлык, исең китәрлек.

Һәрнәрсәдә акыл камиллеге,

Һәрнәрсәдә гаҗәп төгәллек.

 

Җирнең, күкнең даһи төзелеше –

Аллаһының тиңсез барлыгы.

Гади генә үлән, һәр үсемлек, –

Акыл җитмәс серләр сандыгы.

 

Һәрберсенең холык-фигыле бар,

Үзгә төстә, үзгә сыйфатта.

Мең үсемлек гөрләп чәчәк ата,

Бер үк җирдә, бер үк туфракта.

 

Әнә нәфис, нәзек гөл сабагы.

Ташны тишеп күккә күз баккан.

Башын иеп шөкерана кыла, –

Аллаһ аны җанлы яралткан.

 

Һәр тереклек, һәр җан иясендә

Аллаһ көче, Аллаһ кодрәте.

Дөньяларның бакый яшәеше –

Аның чиксез куәт нигъмәте.

 

Һәркемгә дә Аллаһ җан өргәндә,

Дәрман бирә дөнья  көтәрлек.

Энә очы кадәр бөҗәк, фил дә...

Тереклектә гомер итәрлек.

 

Аллаһының камил төгәллеге

Сыйфатында нурлы таң ата.

Аның тиңсез затлы гүзәллеге –

Җирдә күктә тормыш яңарта.

 

Аллаһ бөек, Аллаһ Илаһи зат,

Галәмнәрне юктан бар иткән.

Адәмен Ул сөеп, акыл биреп,

Вәкил итеп Җиргә беркеткән.

 

Яшә кеше, булып гыйбадәттә,

Итагатьтә, булып рәхмәттә.

Аллаһыны сөеп, изгелек кыл,

Лаек урның көтәр җәннәттә.

 

Түләү фарыз!

 

Анасының карынында чакта

Адәменә Аллаһ җан өрә.

Аның язган тәкъдирендә булып,

Фанилыкта һәркем көн күрә.

 

Күзгә күренмәгән Илаһи җан,

Тере йөртә аны җиһанда.

Аллаһыга һәркем рәхмәт укый

Пакь тәнендә җаны булганда.

 

Һичнәрсәгә Аллаһ мохтаҗ түгел,

Ләкин риза рәхмәт сүзенә.

“Адәмнең, – ди кылган гамәлләре

Савап булып кайтыр үзенә”.

 

Кем булсаң да, нинди булсаң да син,

Аллаһыга мәңге бурычлы.

Намаз укып, гыйбадәтләр кылып,

Түләү фарыз изге бурычны!