Логотип Казан Утлары
Публицистика

Бакырга уелган уйлар...

Бакырга чүкеп ясалган декоратив фантазияләр – йөз
егермедән артык катлаулы һәм зур картиналар авторы
Александр Ивановның Казан үзәгендәге Яңа татар
бистәсендә урнашкан Шиһабетдин Мәрҗани йортындагы
остаханәсендә вакыт агышы тукталып калгандай тоела,
аның каравы аң-акыл тизрәк хәрәкәт итә башлый. Монда
бакыр җанлана, гүя дөньяга аваз сала. Үткән белән бүгенге,
чынбарлык белән хыял арасында күпер хасил була.
Рәссамга аның иҗат юлы, ничек итеп Казанга күченеп
килүе, темалар төрлелеге турында сорауларымны
җиткергән арада да остаханә ишеге ябылып тормый.
Кешеләр килә... Татар тарихы, ау, дин, сугыш, галәм,
Тукай әсәрләре бакыр аша безгә дәшә. Диварларда гына
урын җитмәгәнгә идәнгә дә тезелгән сәнгать әсәрләрен
кемдер шаккатып, кемдер уйга чумып күзәтә. Шунысы хак: берәү дә битараф калмый. Тик остаханәгә ялганып киткән күргәзмә бүлмәсендәге кысанлык картиналарны карау мөмкинлеген чикли. Иркен зал кирәклеге күренеп тора...
Татарга тимер якын, дигәннәре хактыр, күрәсең. Борынгыдан килгән зәркәнчелегебез дә, тәрәзә йөзлекләре, ишек-капкалар, диварларны тимер бизәкләр белән матурлап эшләү дә милли архитектура һәм һөнәрчелегебезнең шактый үзенчәлекле катламы. Буыннан буынга тапшырылган эшнең югалмавы үзе үк игътибарга лаек фал. Тимер ныклыгын да буйсындырган осталарның үткен карашы сәнгать могҗизасын тудыра.
– Зур һөнәри осталык таләп иткән сәнгать төре: бакырга чүкеп, кабатланмас җәүһәрләр тудыру эше тамырлары белән Болгар дәүләте чорларына ук барыптоташа. Александр әфәнде, әлеге тарихи сәнгать төрендә кайчан иҗат итәбашладыгыз? Тукай районы Мартыш авылында туып-үскән егетнең иҗат юлына
беренче адым атлаган вакытларын искә алыйк әле?

– Һәр кеше үз сәләте белән туа һәм һәр бала кечкенәдән тормышның кайсы да булса өлкәсенә омтыла. Мин башкалардан рәсем ясарга яратуым белән аерылып тора идем. Кечкенә чакта бер төш күрдем. Авылда иптәш малай белән аклык бөркелеп торган өй эченә кердек. Ә анда озын буйлы ак киемле бер бабай түрдән үк кулын сузып, мине үз янына чакырды. Киштәдә тезелгән китапларга карап, ым какты. Алар арасында иң соңгысы – «Мөхәммәд Пәйгамбәр» исемле китап... Шуны укырга кушты. Ул бабайны берничә тапкыр кабаттан төштә күрдем әле. Армиядә хезмәт иткән вакытта, йокыдан уяткандай булды. Караватым янында басып тора. Күзләремә туп-туры карады да: «Әтиең үлде бит», – ди. Бу төшләр аша кергән Ак бабай миңа ниндидер фәрештә сыман тоелды. Гадәти төшләр түгел иде алар... Шул чакта, әйтерсең галәм белән тоташам.
Бөек көчкә, безне барлыкка китерүчегә ышанам. Кеше бу дөньяга юкка гына килмәгән.
Һәркем үзенә юл сала-сала сынала. Һәм һәр кешедә илаһи бер оеткы бар дип саныйм.
– Күңелләрендә илаһилыкны үстерә белгәннәр үз омтылышларын тормышка ашыруда уңышка ирешәдер. Тик сәләт кенә җитми бит, юл күрсәтүче остаз да кирәк...
– Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, Түбән Кама шәһәренә чыгып киттем, янгын сүндерү хезмәтенә эшкә урнаштым. Шул вакытта Түбән Камада рәссамнар остаханәсе барлыгын ишеттем, кызыксынып танышырга бардым. Остаханә җитәкчесе грузин милләтеннән Арчуашвили Георгий Владимирович – танылган һөнәрче, рәсем остасы, Казаннан Түбән Камага күченеп, шушында иҗат итеп яши иде. Эшләрен күреп таң калдым һәм аның остаханәсендә укуым белән горурланам. Юлымда очрап, сәнгать буенча дөрес юнәлеш бирүе бик вакытлы булган. Махсус белем йортларына укырга кереп, сәләтемне үстерү өстендә эшләмәдем. Иҗат эшенә артык бирелгән идем. Үземне һәвәскәр дип атый алам.
– Үзегезнең шушы осталыгыгызны кемнәргәдер тапшырдыгызмы әле?
– Бакыр, тимергә чүкеп рәсем ясаучы осталар сирәк. Татарстанда мин берүзем. Киләчәккә максатларымның берсе – бакырга чүкеп, рәсем ясау буенча дәресләр оештыру. Бәлки, Казан сынлы сәнгать училищесында мондый мөмкинлек табылыр дип тә, шушы юнәлештә эш башладым. Һөнәрне дәвам итәрлек укучылар бик кирәк. Иҗатның бу төре татар сәнгатенең визит карточкасы булып китә алыр иде.
– Гамәли-сәнгать төре җәүһәрләренең дөньякүләм күргәзмәсе оештырыла һәм анда бары тик бер генә картинагызны алып бару мөмкин, дисәләр, кайсы эшегез сезнең белән юлга чыгачак?
– Аларның һәркайсы рухымнан өзелеп төшкән, һәркайсы миңа якын, кадерле. Әмма бер генә картина хакында сүз барса, һичшиксез милли темага багышланганын алып барып, дөнья халкына күрсәтер идем. Халыкның кем булуы турында иң беренче
чиратта аның сәнгате, мәдәнияте, әдәбияты һәм тарихы сөйли.
– Кырык биш еллык иҗади гомерегездә күргәзмәләрдә дә шактый күп катнашкансыз. Шәхси күргәзмәләрегез Казан, Түбән Кама, Түбән Новгород, Чабаксар, Уфа, Саранск, Ижевскида узган. Аларда халыкның да, сәнгать белгечләренең дә фикерләрен ишеткәннән соң, үзегез өчен нинди нәтиҗәләр ясыйсыз?
– Күргәзмәләрне аеруча яратам. Иҗат кешеләренә саф җил агышы, кояш яктысы кебек кирәк бит ул мәгънәле фикерләр ишетү. Иҗатның аерым бер этабына нәтиҗә ясау өчен күргәзмәләр оештыру бик мөһим. Кешеләрнең соклануын күрү, киләчәктә илһамланып, яңа темаларга тотыныр өчен бер этәргеч була. Мактаумы, тәнкыйтьме – һәр фикергә колак салам.
– Бер түгәрәк өстәл утырышында сәнгать белгече Розалина Шаһиева: «Александр Иванов – татар халкының бөек традицияләренә нигезләнгән зур эшне дәвам иттерүче оста. Бу бик катлаулы һәм күп көч таләп итә торган хезмәт. Александр Иванов картиналары аша без татар эпосы геройлары, легендар шәхесләр, фантастик образлар белән дә очрашабыз. Бу әсәрләрнең әһәмияте мөһим. Аларны күбрәк кеше күрсен өчен Алтын йорт булдыру кирәк дип уйлыйм. Билгеле булганча, сәнгать, мәдәният саклауга мохтаҗ», – дип ассызыклап узган иде.
– Эшләремне чит илләрдәге шәхси күргәзмәләргә сатып алырга теләүчеләр дә бар. Әмма картиналарымның Татарстанда калуын һәм нәкъ менә татар халкы хәзинәсен баетуын телим. Бәлки, Изге Болгар җирендә булыр ул галерея, бәлки, нәкъ менә шушында,
Казанның йөрәк тибеше ишетелеп торган Кабан күле янында... Вакыт күрсәтер...


Әңгәмәдәш – Айсылу ИМАМИЕВА