Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯКТЫРАК ЯНА "КАЗАН УТЛАРЫ"

   Авылыбыз мәктәбендә укыган елларда минем иң яраткан урыным китапханә иде. Һәр яңа килгән китапны, журналны көтеп алабыз, чиратлашып укыйбыз. Иң зур чират "Совет әдәбияты" журналына, ә ул безнең ише бала-чага кулына сирәк эләгә иде.

      Авылыбызда "әдәбият җене, иҗат чире" кагылган Мөслах абый бар. Аның шигырьләре район газетасында даими басыла, исем-фамилиясе дә, чын шагыйрьләрчә, "Мөслах Таҗи" дип языла иде. Безнең Югары оч урамында "Совет әдәбияты" журналын өенә алдыручы бердәнбер кеше дә – ул. Үзем дә мәктәптәге, авылдагы хәлләр турында мәкаләләр язгалыйм, кайберләре сирәк-мирәк район газетасында басыла. Күрәсең шуңа күрәдер, Мөслах абый очраган саен мине туктатып, журналның яңа санында чыккан роман, повесть, шигырь-поэмалар турында озаклап сөйли, һәрберсенең эчтәлеген тәфсилләп аңлата, аларга бәя дә бирә. Мөслах абый белән очрашып, аның "дәресләрен" тыңлаган саен, мин әдәбият дөньясына ныграк тартылам, әдәби әсәрләрнең тирән серләренә төшенә башлагандай булам. Аннан сорап алып, көннәр буе "Совет әдәбияты"н укыйм. Шулай итеп мин әкренләп иҗат дөньясына керә баруымны, моның төп сәбәпчеләре "Совет әдәбияты" журналында дөнья күргән әсәрләр һәм шулар аша әдәбиятка мәхәббәт уятучы авылыбыз шагыйре Мөслах Таҗи атлы игелекле зат булуын сизми дә калдым. Ә 1965 елда Казан Дәүләт университетының журналистика бүлегендә укый башлагач, почтага барып, иң беренче стипендия акчама журналга язылып кайттым. Ул чакта инде аның исеме дә үзгәреп, "Казан утлары" дип атала башлаган иде.

      Лекцияләрдән кайткач, тулай торакның шыгырдавык пружиналы караватына сузылып ятып, кичләр буе рәхәтләнеп журнал укыйм. Бүлмәдәшләрем яшь шагыйрь Зөлфәт(Дөлфәт Маликов) һәм яшь прозаик Фәрит Гыйльметдинов белән анда басылган әсәрләрне сүтеп җыябыз, күбесенең тетмәсен тетәбез. Үзебезнең яңа гына табадан төшкән "гениаль әсәрләребез" дә басылса, журнал бер башка үсеп китәр иде дип хыялланабыз. Ул елларда әле яшьләр өчен әдәби журнал юк, бар карап торганыбыз әлеге дә баягы "Казан утлары" гына. Редакция бүлмәләренә иркенләп кереп йөри алмасак та, аның коридорында, ишек төпләрендә еш була идек.
Икенче курста чакта, менә шулай "яшь генийлар" белән бергәләп "Казан утлары" коридорында киләп сарып йөргәндә, мине Язучылар берлеге бүлмәсенә чакырып керттеләр. Чакыручы кеше – барыбызга да мәгълүм шагыйрь, берлекнең яшьләр белән эшләү буенча рәис урынбасары Илдар Юзеев иде. Ул сүзен Мәскәүдәге Әдәбият институты турында сөйләүдән башлады. Заманында безнең күренекле язучыбыз Габдрахман Әпсәләмовның әлеге институтта белем алуын да әйтеп узды. Татарстан Язучылар Союзы быел көз шунда укырга керү өчен берничә яшь язучыга юллама бирергә әзер, диде. "Әле күптән түгел "Татарстан яшьләре" газетасында чыккан шигырьләреңне укыган идем. Шуңа сүзне синнән башларга булдым," – дип тә өстәде. Мин инде Түбән Кама мәктәбендә укыган вакытта ук бу институт турында, анда Чыңгыз Айтматов, Рәсүл Гамзатов, Евгений Евтушенко, Белла Әхмәдуллина, Роберт Рождественский кебек атаклы әдипләрнең сабак алуы хакында ишетеп белә, анда керергә эчтән генә хыялланып йөри идем. Әмма гади авыл малае өчен Мәскәү каласы буй җитмәстәй булып тоелганга, мәктәпне тәмамлауга ук анда укырга керүне мөмкин булмас эш дип санадым. Илдар абыйның бу тәкъдимен ишеткәч, йөрәгем урыныннан купты, кинәт кенә иңнәремә канат үскәндәй булды. Мин барырга ризалык биреп, гаризалар язып, документлар тутырып, шигырьләремне русчага тәрҗемә иттереп, Мәскәүгә җибәрергә әзерли дә башладым. Ялгышмасам, Язучылар Союзы ул чакта унбер яшь язучыга юллама әзерләп, Әдәбият институтына җибәрергә җыенган иде. Хыялыйлар! Анда тулы бер татар төркеме булачак имеш...
Шул көннән башлап мин "Әдәбият институты" дип аталган хыял дәрьясына кереп чумдым.

     Мәскәүгә китү өчен университеттан документларымны алганда доцент Гази ага Кашшаф белән шундый әңгәмә булып алган иде... "Хәтерлисеңме, абитуриент чагыңда мин синнән: "Ни өчен бу уку йортына керергә уйладың?" – дип сораган идем. Син ул чакта: "Чөнки монда Толстой укыган, Ленин укыган", – дип җавап биргән идең. Ә хәзер нигә китәсең?" Мин, озак уйлап тормыйча, беркатлылык белән: "Чөнки Толстой да, Ленин да киткән!" – дип ычкындырганымны сизми дә калдым.

     Әгәр дә иҗат конкурсыннан уза алмасам, имтиханнарны уңышлы тапшырмасам, үземнең Мәскәү урамында япа-ялгыз каласымны ул чакта башыма да китермәгәнмен. Иҗат конкурсына бер урынга ике йөзгә якын яшь язучыдан әсәрләр килгән, ә көндезге бүлеккә нибары егерме биш студентны гына алачаклар, дип әйттеләр. Институтка кабул итмәсәләр, Казан университетына кире кайту юлы да ябылачак, ә авылда мине "университеттан куылуым турында" хурлык тамгасы, гайбәт сүзләре көтәчәк иде.

      Сүзем "Казан утлары" журналы турында иде бит әле... Журнал редакциясе белән Язучылар берлеге Бауман урамындагы Матбугат йортының икенче катында, бер үк коридорда, ишекләре дә кара-каршы гына. Ул елларда журналның җаваплы мөхәррире – атаклы язучы, әдәби тәнкыйтьче, Муса Җәлил иҗаты буенча иң зур белгеч Рафаэль Мостафин. Йөзендә һәрчак елмаю йөртүче, ыспай кыяфәтле, гаҗәеп итагатьле Рафаэль ага без яшьләрне күргән саен: "Сәлам, егетләр, шедеврлар язасызмы?!" – дип сәлам биреп китә иде. Әдәбият институтына барырга җыенуыбызны белгәч, ул безне үз бүлмәсенә чакырып, кылларыбызны тарткалап карарга булды, ахрысы. Башта киләсе саннарда журналда басылачак әсәрләр турында сөйләде, аннары ниләр язуыбыз белән кызыксынды. Каникулыбыз башлангач, тиражны арттыру максаты белән, подписка чорында районнарга чыгарга, журнал оештырган укучылар конференцияләрендә катнашырга да чакырды. "Ә минем каникул башланды инде. Университеттан документларымны алдым", – дигәч, иртәгә иртән редакциягә килергә кушты.

     Әдәбият институтына имтиханнар августта гына башлана, димәк, аңа кадәр минем әле өч айлап вакытым бар. Югыйсә, иҗат конкурсына җибәргән шигырьләремә әле җавап та килмәгән. Конкурсны узмасам, имтиханга да кертмәячәкләр бит... Ә мин хыял диңгезендә йөзә торгач, үземне чынлап торып Әдәбият институты студенты дип хис итә башлаган идем инде... Арадан иң хыялые, иң беркатлысы мин булганмындыр, ахрысы... Чөнки университеттан документларны бер мин генә алганмын, ә калган иптәшләрем конкурс нәтиҗәләрен белмичә ашыкмаска булган. Ә, нәтиҗәдә, арадан иң бәхетлесе дә мин булып чыктым: көтә торгач, бер миңа гына конкурстан узуымны әйтеп, имтиханга чакырып, Мәскәүдән хат килеп төште.

      Сүзем "Казан утлары" турында иде бит әле...

      Сөйләшенгәнчә, мин икенче көнне иртән иртүк килеп, баш мөхәррир ишеген шакыдым. Рафаэль ага Мостафин коридор түрендәге кырый бүлмәгә алып кереп, редакция хезмәткәрләре белән таныштырды да: "Мәскәүгә киткәнче менә шушында бүлек мөдире Малик Хәмитов янәшәсендә утырып эшләрсең. Төп эшең подписка, журналга яздыру булыр. Калганын Малик абыең өйрәтер", – диде дә, күңелдә елмаю җылысын калдырып, чыгып китте. Һәм мин, бөтен дөньямны онытып, эшкә кереп чумдым. Универсеттагы каләм чарлаучы яшьләр белән редакциядән командировка кәгазьләре һәм тамак ялгарлык сәмән алдык та берәм-берәм юлга кузгалдык. Татар факультетындагы җитәкчеләр, үзләре дә журнал авторлары булгангадыр инде, студентларны лекциядән җибәрергә каршы килмәделәр. Без өч ай эчендә республиканы аркылыга-буйга йөреп чыктык. Журналга язылуның мөһимлеге һәм кирәклеге турында рәсми бланкка язылган, баш мөхәррир кул куеп, герблы мөһер сугылган хат белән йөзләгән колхоз-совхоз һәм тагын әллә нинди оешма җитәкчеләре янына кердек. Әле яңа гына мыек чыга башлаган студентларны башта артык исләре китмичә генә каршыласалар да, Муса Җәлил даны белән бергә үзе дә бөтен илгә танылган Рафаэль Мостафин язган хатның тәэсире шактый көчле булды. Аннары Малик ага Хәмитовның: "Җитәкчеләр белән сөйләшкәндә: "Без обком кушуы буенча йөрибез. Журналга язылуны партия өлкә комитеты контрольдә тота", – дип әйтергә өйрәтеп чыгаруы да нәтиҗәсез калмагандыр.

       Ул елларда "Казан утлары"ның халык арасындагы популярлыгы бик тә югары кимәлгә җиткән иде. Язучыларыбызның моңа кадәр күрелмәгәнчә кыю фикерле мәкаләләрен, талантлы әсәрләрен бастыру белән бергә, баш мөхәррир Рафаэль Мостафин республика җитәкчелеге алдында журналның дәрәҗәсен күтәрү, тиражын арттыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшләде. Редакция хезмәткәрләре һәм язучылар авылдан-авылга, шәһәрдән шәһәргә йөреп, төрле әдәби очрашулар, укучылар конференцияләре оештырды, һәр мәктәптә, һәр китапханәдә, кыскасы, һәр җирдә аларны көтеп алалар иде. Р.Мостафин баш мөхәррир булып эшләгән өч ел эчендә журналның тиражы бермә-бер диярлек артты.(1966 елда – 34300 данә булса, 1968 елда ул 65346га җитте.) Редакция белән саубуллашып Мәскәүгә киткәндә Рафаэль ага миңа рәхмәт әйтеп, журнал исеменнән ике рәтле хромка гармуны бүләк итте.

       "Казан утлары" журналы белән бүгенге көнгә кадәр дәвам иткән иҗади бәйләнешләрем нәкъ менә шул елларда башланып китте. Казан каласында бер ялгызым язмышымның юл чатында басып торганда журналга чакырып, үз куенына сыендырган, үгет-нәсихәтләре, төпле киңәшләре белән тормыш дәресләре биргән Рафаэль аганы мин бүген дә рәхмәт хисләре белән искә алам. Шунысы кызганыч, тормыш аңа үзе шикелле гел якты йөз күрсәтеп, һәрдаим елмаеп тормады. 1968 елгы Язучылар корылтаенда аның өстенә кинәт ишелеп төшкән кара болытлар әле бүген дә күз алдымда. Кайчакта мин ул болытларның куеруына без, яшь язучылар, өлешчә сәбәпче булмадык микән, дип тә уйлап куям... Бу корылтайга мине, Әдәбият институты студентын да, яшь шагыйрь буларак чакырганнар иде. Язучылар союзының җаваплы сәркатибе Зәки ага Нури баштарак, вакыт җитсә, корылтайда яшьләр исеменнән сиңа сүз бирербез, дип тә әйткән иде. Әмма, гадәттәгечә, вакыт җитмәде... Мәскәүдән һәм башка республикалардан дәрәҗәле җитәкчеләр һәм мәшһүр әдипләр күп килү сәбәпле сиңа сүз бирә алмыйбыз, дип бер көн алдан кисәтеп куйдылар. Бәлки, соңгы арада Мәскәү даирәләрендә еш яңгырый башлаган хөр фикерләрне бу малай-шалай трибунадан мондагы халыкка җиткерер, дип шикләнгәннәрдер. Мәскәүдә диссидент язучылар активлашкан, тыелган журналлар, китаплар актив тарала башлаган еллар иде бит... Ә югыйсә, минем ниятем бик гади – яшь язучылар өчен махсус әдәби журнал кирәклеген республика җитәкчеләренә, төрле республикалардан килгән олпат әдипләргә һәм дәрәҗәле Мәскәү кунакларына җиткерү иде. Сүз бирмәселәрен белгәч, без, бер төркем студент яшьләр, җыелышып киңәштек тә мин әйтәсе таләпләрне кәгазьгә язып, ишәйтеп, корылтайда катнашучыларга таратырга булдык. Төне буе кулдан күчереп язып, аны берничә йөз данәгә җиткердек.
Икенче көнне иртән, шул мөрәҗәгатебезне букчаларыбызга салып, без өчәү: Зөлфәт, Мирза һәм мин М.Горький урамындагы Г.Камал театрының икенче каттагы балконнарына менеп утырдык. Менә сүзне "Казан утлары"ның баш мөхәррире Рафаэль Мостафинга бирделәр. Ул саллы дәлилләр китерә-китерә татар матбугатының элекке һәм бүгенге хәле турында бик тәфсилләп сөйли башлады. Революциягә кадәр татарның утыздан артык журналы нәшер ителеп тә бүгенге көндә аларның берничәгә генә калуын әйткәч, президиумда утыручы партия җитәкчеләре бер-берсенә шомлы итеп карашып куйдылар. Һәм нәкъ шул вакытта без, иң кулай вакыт җиткәнен сизеп, яшьләр журналы сорап язган мөрәҗәгать кәгазьләрен өчебез өч яктан залга сибеп җибәрдек. Рафаэль ага бу ниятебез турында белми иде, шуңа күрә ул да гаҗәпләнеп безнең якка, өстәге балконга, карап куйды. Ә җитәкчеләр , билгеле инде, аның чыгышы белән бу өндәмәләр арасында бәйләнеш бар, дип уйлаганнардыр. Нәтиҗәдә, татар матбугаты язмышын ихлас кайгыртып чыгыш ясаган мөхәррирне берничә көннән эшеннән алдылар. Аны алыштырырлык кеше эзләп, ул урында әле Әхсән Баянны, әле Ләбибә Ихсанованы эшләтеп торып, ниһаять, ярты елдан соң гына Зәки Нурины баш мөхәррир итеп билгеләп куйдылар. Ә алдагы 1969 елда журналның тиражы кинәт кенә кимеп, 36 мең данәгә төште...

      Корылтайдан соң мине дә тыныч кына калдырмадылар, тиешле чара күрүне сорап, Казаннан Әдәбият институты ректоры исеменә хат юлладылар. Ректор В.Ф Пименов мине чакырып, тавышын артык күтәрмичә генә, әйтәсе сүзләрен күңелгә сеңәрлек итеп әйтте. Аның "Дорогой мой студент Валеев, запомни навсегда, в нашем институте занимаются не политикой, а поэтикой", дигән сүзләре әле дә колагымда яңгырап торган кебек. Кемнәрдер өметләнгәнчә, мине институттан кумадылар, өч айга стипендиядән мәхрүм итү белән чикләнделәр.
      Сүзем журнал турында иде бит әле...

      Билгеле инде, татар язучысы өчен иң истәлекле вакыйгалар "Казан утлары" журналында үз әсәрләрең һәм иҗатың турында төпле, акыллы мәкаләләр басылу белән бәйле. Редколлегия әгъзасы, аксакал шагыйребез Хәсән ага Туфан хуплавы белән журналда дөнья күргән шигырьләр тупламым зур әдәбиятка таба атлаган беренче адымым булгандыр. Хәсән ага кырыйларына яшел кара белән теләк-тәкъдимнәрен язган шигырьләремне әле дә кадерле ядкарь итеп саклыйм. Поэзия бүлеге мөдире Нури ага Арслан һәм аның дәвамчысы Рәдиф Гаташ та без яшьләргә һәрдаим хәерхаһ булдылар...
       "Казан утлары" журналы белән бәйле тагын бер вакыйганы язып үтим әле...1982 ел, Чаллы Язучылар оешмасында җитәкче булган чорым. "Энергетик" мәдәният сарае директоры Шамил Закиров көннәрдән бер көнне миңа бер тәкъдим белән мөрәҗәгать итте. "Быел – "Казан утлары" журналының олы юбилее. Әйдә, журналга багышлап җыр языйк та, Казанга барып, юбилей тантанасында сәхнәгә чыгып зурлап котлыйк! – диде ул. – Музыкасын талантлы композиторыбыз Илгиз Закиров язар, ә сүзләре – синнән...

     "Билгеле инде, мин моңа бик теләп риза булдым. Тиз арада аны язып та өлгерттек. Г.Камал театры сәхнәсендә җырчы Азат Тимершәех белән Илгиз Закиров (баян) башкарган "Казан утлары" җырын тамашачылар алкышларга күмеп каршы алды. Һәм ул әле хәзер, кырык ел узгач та, төрле җырчылар репертуарында һәм радио-телевидение тапшыруларында яшәвен дәвам итә.
      Мин бүген дә "Казан утлары" журналының һәр яңа санын, кадерле кунак көткән сыман, көтеп алам. Журналны кулга алганда, үзем дә сизмичә, әлеге җырыбыздагы сүзләрне авыз эченнән генә көйли башлыйм...
Яктырак яна "Казан утлары",
Чакыра безне үзенә һаман,
Киләбез сиңа, кайтабыз сиңа
Учак янына җыелган сыман