Логотип Казан Утлары
Публицистика

Сибгат Хәким урамында

Сибгат Хәкимнең тууына 110 ел

 Сибгат Хәким урамында

Без сиксәненче елларда яшәгән Театр урамындагы йортыбызның тәрәзәсеннән Казансуның каршы ягындагы сазлыклы яры ачык күренеп тора иде. Анда биек булып үлән үсә, җикән камыш чәчәк ата. Җәен мин еш кына Казансуда су керәм. Ишегалдыннан туп-туры Фукс бакчасына чыгам да озын агач баскыч буйлап зур булмаган пляжга төшәм. Анда беркем дә булмый диярлек. Пляж дип тә мин аны үзем генә атыйм. Әйләнә тирәсендә чүп-чар, буш шешәләр ауный, куаклык, америка өрәңгесе баскан. Анда кояшта кызынырга да җай юк. Яр буенча шактый ук көчле агым, су салкын, озаграк коенсаң, аякны көзән җыерырга да мөмкин. Көзән җыера калса дип үзем белән булавка йөртәм, кирәге чыкканда аны туп-туры балтырга кадыйм, көзән җыеру шунда ук бетә.

Гадәттә мин каршы як ярга таба йөзеп китәм, анда су сай, кояшта җылынган була, сәгатьләр буе судан чыкмыйча ятарга мөмкин. Елганың ул ягында арыш йә бодай басуы дулкынлана. Хәзер бу урыннарда биек йортлары белән торак квартал үсеп чыкты, стадионнар, кунакханәләр,  ресторан, кибет, аттракционнар гөрли, әйтерсең лә бөтенләй ят шәһәр. Матур, чыннан да монда бөтенләй башка тормыш кайный.

Сибгат Хәким урамы минем катнаштан башка гына барлыкка килмәде. Татарстан Министрлар Кабинетының әтиемнең исемен мәңгеләштерү турындагы карарында мэриягә Казанның бер урамын аның исеме белән атау бурычы йөкләнгән иде. Мэриядән тәҗрибәле бер иптәш миңа исемне әле төзелмәгән урамга кушарга кирәклеге турында киңәш бирде. Чөнки инде ниндидер исем йөрткән урамның исемен алмаштыру бик мәшәкатьле, анда яшәүчеләрнең пропискаларын һәм башка күп төрле документларны  үзгәртү белән бәйле һәм бу кешеләрдә ризасызлык тудыра.

Казансуның уң ягында яңа төзелә торган урамның исеме юк, төзелеш документларында ул ниндидер кодлы номер белән генә билгеләнеп йөртелә иде. Мэриядә бу урамга Сибгат Хәким исемен бирү турында карар уңай хәл ителде һәм мин әле ике-өч кенә йорты төзелә башлаган кварталның үсешен, аның тулы бер проспектка әверелүен кызыксынып күзәттем. Тиздән анда зур, биек йортлар калкып чыкты, стадион, ял һәм күңел ачу учреждениеләре, пляж барлыкка килде.

Радио-телевидениедән Сибгат Хәким урамын еш искә алып сөйли башладылар, матбугатта яздылар. Үз урамың барлыкка килүен күрү җанга рәхәтлек, күңелгә хушлык бирә.

Бер елны Тарих институты коллективы белән без Сибгат Хәким урамына юкәләр утыртуда катнаштык. Хәзер анда минем үз юкәм үсә.

Казанда безнең күршеләребез һәм дусларыбыз исемендәге урамнар барлыкка килде. Кайчандыр Аккош күлендәге дачаларда бергә яшәгән бу кешеләрнең урамнарыннан узу күңелдә сәер тойгылар уята...

Иртәләрен мин Татарстан радиосын җибәрәм, анда гел элекке җырларны тапшыралар. Еш кына Сибгат Хәким шигырьләренә иҗат ителгән җырлар да яңгырый. Кайчагында кем җыры икәнен дә игълан итмиләр, ләкин мин аларны белеп торам, чөнки заманында әтиемнең шигырьләрен татар хәрефләренә көйләнгән “Москва” машинкасында үзем бастырып, аларның беренче укучысы булган идем. Әтием шулай итеп минем күңелдә яшәвен дәвам иттерә.

Кем портреты?

Бер журналист телефон буенча гына интервью алганда үзенчә кыланып сорап куйды:

– Сезнең кабинетта баш өстегездә кем портреты эленеп тора?

– Сибгат Хәкимнеке.

– Шәймиевме, Ельцинмы дип сорыйм, – дип кабатлады.

     Ул чакта да хәзерге шикелле үк Татарстанда бөтен түрәләр президент портретын, кайберләре ике президентныкын – Россиянекен һәм Татарстанныкын элеп куя торганнар иде. Ә минем баш өстендә – әтиемнең портреты. Миңа аның портреты ошый. Ул әле хәзер дә өйдәге эш бүлмәмдә минем баш өстемдә эленеп тора. Әтием анда исән чагындагы кебек үк, җиңелчә генә елмаеп карый, әйтерсең лә шулай мине күзәтә...

     – Юк, Сибгат Хәкимнеке, әтиемнеке, – дидем мин кабатлап.

     Миңа һәрчак үз уйларымны һәм гамәлләремне аның карашы белән тәңгәлләштерергә туры килә. Аның тормышта бар нәрсәгә карата да, нинди генә катлаулы булмасын, үз карашы бар иде. Анда аның планетар фикерләү рәвеше булды – гомере буе авыл турында, хәтта уналты гына йорттан торган тыкрык хакында гына язса да. Мине ул гаҗәпләндерә, мин аны аңларга тырышам; миңа калса, күп уйланулардан соң мин моның серенә төшендем булса кирәк. Һәм ул  шактый ук өстә ята булып чыкты.

     Татар авылы – ул кешеләр арасындагы төп мөнәсәбәтләр төенләнгән микрогаләм, алар бер үк принципларда, шәһәр яки республика, яисә тагын да зуррак дәрәҗәдә кабатланалар гына. Әгәр дә кеше үз авылында, үз урамында лидер була ала икән, киләчәктә ул зур коллектив җитәкчесе булып та китә ала, шәһәр яки республика белән идарә итәргә дә сәләтле була. Чыңгызхан, әгәр дә кеше ун сугышчы өстеннән командалык итә ала икән, йөз сугышчыга да җитәкчелек итә; мең кеше белән идарә итүне дә аңа курыкмыйча ышанып тапшырырга мөмкин, дип әйткән.

     Татарстанда беренче затларның авыл белән бәйле булулары очраклы түгел, алар гап-гади крестьян гаиләсеннән чыкканнар, аграр институтларда укып югары белем алганнар. Фәнни эшкә килгәндә, Казан универстетының өстенлеге зур, ләкин аграр уку йортларын тәмамлаучылар җиргә, халыкка, аларның мәнфәгатьләренә якынрак, ихтыяҗларын яхшырак белә. Аларга җәмгыять белән нәтиҗәле идарә итү нигезендә яткан мөнәсәбәтләрне төзү җиңелрәк бирелә. Ләкин бу татар авылларына күбрәк кагыла. Рус авыллары белән хәл башкачарак, аларда мөнәсәбәтләр башкачарак корылган. Аларда алпавытлар хакимлек иткән, алар крестьяннарны бастырып торганнар, шуңа күрә руслар авыллардан шәһәрләргә күчү җаен караганнар. Рус авылларының елдан ел кими баруы очраклы хәл түгел.                 

      Мәзәкләр      

Әти турында ул исән чагында ук төрле мәзәкләр сөйләнә иде. Алар яхшы, күбесе нигездә тормыштан алынган. Мин башка язучылар хакында шундый җылы мәзәкләрне бик белмим. Яшь шагыйрьләр аларны сөйләргә бик ярата торган иде. Күбесе аныңча итеп, аның сөйләү рәвешен китереп сөйләргә тырыша.

– Әтиең турында мәзәк ишеткәнең бармы?

  • Бар әлбәттә, – дим.

     – Менә тагын берсен тыңла.

        Әтидән бер мәҗлестә сорыйлар: “Сибгат абый, татарларның өч бөек шагыйрен атагыз әле?” – диләр. Ул уйланып тора да болай ди: “Беренчесе инде аның билгеле – Тукай. Икенчесе – Җәлилдер. Ә өченчесе... Егетләр, әйдәгез әле, күтәреп куйыйк.”

     Бүрек турында да мәзәк сөйлиләр иде. Урамда “Башка берни дә кирәкми” дигән шигырен уйлап йөргәндә, башыннан бүреген салдырып киткәннәр. Башка кирәк түгел икән, нәрсәгә киеп йөрисең аны, имеш...

  • Чынлап та булганмы шундый хәл?

      – Булган. Бер генә тапкыр да түгел. Мех фабрикасы аңа чираттагы тапкыр бүрек бүләк итәргә булган. Без өйдә куркып калдык: затлы бүреген алабыз дип, үзен кыйнап китәргә дә мөмкиннәр бит. Шуңа күрә ул гади колакчынлы бүрек киеп йөрүне хуп күрә иде. Ул, гомумән, гади киенеп йөрде. Шулай бервакыт дачага аны телевидениегә төшерү өчен килгәннәр. Аны таба алмыйча йөриләр икән. “Кайда соң ул?” – дип, өйгә кергәннәр. “Ишегалдында йөридер”, – дибез. “Юк, анда күренми. Иске плащ кигән каравылчыдан башка кеше күрмәдек”, – диләр. 

      Ул кеше чынлап та әти булып чыкты.

Икенче бер тапкыр аны Җиңү көненә багышланган тантаналы җыелышка чакырдылар, орден-медальләреңне тагып кил дип кисәттеләр. Ул озак карышты, яңа пиджагында тишекләр ясыйсы килмәде. Ахырдан медальләрен пиджагының эчке ягына тагып барды. Аның шунда төшкән фотосы соңыннан кирәк булган саен төрле басмаларда чыккалап торды.

Фронтның Курск дугасы кебек хәтәр урыннарында сугышмаган бик күпләрнең медальләре әтинекеннән күбрәк иде. Соңыннан мин бу хакта сорагач, ул миңа гади генә итеп: “Медаль тагып фотога төшүчеләрнең күбесе штаб тирәсендә йөрүчеләр. Миңа сугышта штабтан читтәрәк, алгы позицияләрдә булырга туры килде”, – дип аңлатты.

Бик еш кына алар иптәше белән дошман позицияләре янына күзәтү өчен дозорга җибәрелгәннәр. Немецларның нишләргә җыенуларын белеп, хәбәр итеп тырыр өчен. Бүләкләү турында докладнойлар язганда, гадәттә дозордагыларны оныта торган булганнар. Әти орденнар артыннан кумаган.

Ул хезмәт герое да була алыр иде. Өлкә комитеты аны Язучылар союзы рәислегенә дә кыстап караган. Ләкин ул теләмәгән. Съезд буласы көннәргә туры китереп санаторийга китеп барган. Аңа яхшы фатир, персонал машина, хезмәт герое дәрәҗәсе вәгъдә итәләр. Ләкин бәйсезлеге, шәхси азатлыгы аның өчен барысыннан да мөһимрәк иде. Ул беркайчан да хакимияткә каршы бармады, чыгышлар ясамады, үз фикерен үзендә тотарга тырышты.

Әтием, әлбәттә, минем өчен үрнәк иде. Әмма аның язмышын кабатлау мөмкин түгел. Заманнар үзгәрде, мин андагы кебек талантка да ия түгел. Ләкин мин бала чактан әтигә лаеклы булып үсәргә тырыштым. Хәлдән килгән кадәр шуңа омтылып яшәдем. Чөнки миңа еш кына “Сибгат Хәкимыч” яисә “Рафаэль Хәкимыч” дип мөрәҗәгать итәләр иде. Кайберәүләр шаяртып булса, икенчеләр хәтта моны ялгыш икәнен дә сизмиләр иде. Аның күләгәсе һәрвакыт минем янда йөрде. Тора-бара мин моңа күнектем һәм аларга гаҗәпләнми дә башладым. Шулай бервакыт әтием биографиясендә кайбер нәрсәләрне тәгаенләргә кирәк булды һәм мин интернетка кереп, “Сибгат Хәким” дигән мәкаләне ачтым. Карасам, анда әти урынына минем фотоны элгәннәр. Бу инде арттырып җибәрү булып тоелды.

Гаҗәеп буын

Безнең бакчада соңыннан классик булып киткән язучылар яшәде. Әтинең үз туйлары хакында шигыре бар. Ул туй 1939 елда, ил өстендә кара болытлар куерган бер заманда булган. Польша инде Гитлерның аяк астында таптала.

Табында төп сый – гап-гади авыл катыгы. Аңа үзенчәлекле тәм һәм төс  кертү өчен вак итеп тураклап кызыл чөгендер салынган. Иң якын дуслар җыйналган. Моның ише мәҗлес белән кемне дә гаҗәпләндерүе кыен. Анда катнашучыларның күбесе өчен бу соңгы очрашу булып чыга.

      Кайчакларда мин катыкка, ваклап туралган пешкән кызыл чөгендер салам да, күз алдына китереп утырам: нәрсә турында сөйләштеләр икән бу булачак классиклар яшь, дәртле чакларында? Бәлки татар халкының үсеше өчен мөмкинлек бирә торган республика турындадыр. Бөтен гомерләрен шушы эшкә багышлаган кешеләр тагын нәрсә турында сөйләшергә мөмкин соң?

Мин халыкның кимсетелгән язмышы, Сталин вакытында аның бөтен хокуклардан мәхрүм ителеп, автономия кысаларына кысрыклап кертелүе хакында сөйләшүләрне күп ишеттем. Хәзер әтинең дусларыннан күбесе әдәбият хрестоматияләрендә урын алды, аларны университетларда өйрәнәләр. Ә ул чакта алар гап-гади танышлар, күршеләр, дуслар булып кына яшиләр иде.

Бала чагымда мине җәй көннәрендә авыл һавасын сулап килергә авылга җибәрәләр иде. Малайлар белән чабышып йөргәндә тамак ачыла, үтереп ашыйсы килә башлый; өйгә кайткач миңа баздан катык алып чыгалар. Ул шулхәтле куе, аңа хәтта кашык та батмыйча өстендә тора; ипи белән шул катык минем көндезге ашым була торган иде. Аннан соң тагын урамга йөгерәм. Ә кичен барыбыз да куе токмачлы аш салынган миски куелган өстәл тирәсенә җыйналабыз. Башта аның шулпасын чөмереп бетрәбез, аннары токмачына ябышабыз. Авылда әнә шулай бар да гади, ләкин татарның бөтен зыялы кешеләре шул авылдан чыккан кешеләр.

Безнең дачада яшәгән классиклар да авылдан чыкканнар. Алар Тукай, Дәрдемәнд, Сәгыйт Рәмиев традицияләрен дәвам иттерүчеләр һәм әдәби хрестоматияләрнең калын битләрен тудыручылар. Бүген аларның урынын яшьләр алды. Мин алар турында берни дә белмим диярлек, кайчакларда кайберләре белән аралашырга туры килгәләсә дә. Минем хатирәләрем элекке буын тирәсендә калды.

Сибгат Хәкимнең Тукай турында иң яхшы поэмаларының берсе “Кырыгынчы номер” дип атала. Анда мондый юллар бар:

Өем тыныч. Аккош күле тыныч.

Тыныч түгел нигә бу җаным?

Чорны чорга якын куеп карыйм,

Вөҗданына аның – вөҗданым.

Өч гомерен аның яшәп җирдә,

Чагыштырыр эшем бармы соң?

Җырны җырга якын куеп карыйм,

Намусына аның – намусым.

Хакыйкатькә – хакыйкатьне, җанны,

Эзли күңел үзенең иясен,

Әйләнәмен аның тирәсендә,

Галәмдәге гади иярчен.

Эзли күңел, ник ул җитми һаман?

Ник борчуда уза күп айлар?

Калдырып зур мирас, нәрсәнедер

Алып китте кебек Тукайлар...

Хәзер минем Боровое Матюшинодагы бакчамда башка күршеләр, үзләренчә атаклы кешеләр. Бары тик җәйләрен кызы һәм оныклары белән Казанга кайткалап торучы Чулпан Җәлил генә миңа ал хыяллар белән тулган ваемсыз яшьлегемне искә төшерә.

Барысы да шулкадәр зур тизлектә артта калды. Һәм шулкадар зур тизлектә зәвыксызлык, казна талаучылар һәм вак интригалар заманы килде. Кешеләр нигездә кибетләрдә бәяләрнең үсүе һәм үзләрендәге чирләр турында сөйләшәләр. Күңелсез.

Бәрәңге

Дачада без еш кына әти белән икәү генә кала идек. Әни абыйның алты сотый участогы булган дачасына җир казырга китә. Әти белән безгә күп нәрсә кирәкми. Ул ашарга әзерли белми. Ахыр чиктә бәрәңге пешерә. Шулай итеп көн саен бәрәңге генә ашап тора. Бәрәңгедән башка аның өчен көндезге аш тулы булмый. Бу гадәт аңа 30нчы еллардан кереп калган. 1937 елда аны утыртмаганнар, ләкин эштән куганнар, комсомолдан чыгарганнар. Типографиядә җыелган беренче китабының матрицасын сүткәннәр. Китабының чыкмый калуы аны коткарып калган да. Аның дусты Муса Җәлилне дә вакытында Мәскәүгә китеп баруы гына коткарган.

Әти авылга китәргә уйлаган, ләкин парторг аны кая гына булса да эзләп табачакбыз дип кисәткән. Ул Федосеев урамындагы төрмә каршындагы беренче йортта яшәгән, хәзер анда тарих институты урнашкан. Төннәрен төрмәдән кычкыру тавышлары ишетелеп торган, күрәсең кемнедер җәзалаганнар. Әтинең якын дуслары Фатих Кәрим белән Хәсән Туфанның шушы төрмәдә очрашулары хакында сөйлиләр. Имеш, Фатих Кәримнең аягында автомашина көпчәге резинасыннан кисеп ясалган, тимер чыбык белән урап куелган кием булган. Моның чынлап та шулай булуы бик мөмкин.

Туфан инде ул чакта ук классик булган һәм репрессия өчен шул җиткән. Аны башта утырталар, аннары Себергә сөрәләр. Анда ул көтү көтә, сыерлар сава һәм аларның сөтен эчеп, үзен ач үлемнән саклап кала. Фатих Кәримне “Аникин” поэмасы советка каршы язылган әсәр дип гаеплиләр. Анда чик сакчысының японнар кулыннан һәлак булуы хакында зарарсыз бер күренеш бар. Шуның өчен авторны гаепле дип табалар, имеш совет сугышчылары дошман кулыннан һәлак булырга тиеш түгел. Фатих Кәрим төрмәдән сугышка барып керә һәм Кенигсберг крепостен штурмлаганда һәлак була. Штурмга командалык иткән данлыклы Жуков солдатларны кызганып тормый. Фатих Кәримнең пуля тишкәләгән шинеле музейда эленеп тора.

“Әти, син алай язмыйсың...”

Әти гомеренең соңгы елларында мин аңа шагырьләрен һәм мәкаләләрен язу машинкасында бастырып бирә идем. Аңа Язучылар союзы машинисткалары янына йөрү кыенлашды; сугышта, окопларда ятуларның тәэсире үзен сиздерә иде. Мин стандарт “Москва” машинкасына татарча хәрефләр урнаштырыдым. Шуннан башлап һәр көнне диярлек өстәлемдә өске почмагына “3 д.” яки “3 д. тәрҗемә итәргә” дигән күрсәтмәсе белән шигырь һәм мәкаләләре күренә башлады. Мин аның мәкаләләрен генә тәрҗемә итә идем.

Әти русчаны яхшы белә, грамматик яктан хатасыз, ләкин журналистларча яза. Үзенең язу стилен ул русчада кабатлый алмый иде. Ничектер бервакыт аның рус телендә үзе язган мәкаләсе туры килде. Мин моны белмичә: “Моны кем язган? Бу синең стиль түгел”, – дип сорадым.

– Үзем яздым, – ди. 

– Әти, син бит болай язмыйсың, –  дим. 

Аның русча язганын яңадан төзәтеп чыгарга туры килде. Шулай итеп мин аның бер сүзен дә кыскартып булмый торган кыска һәм ачык стилен үзләштердем. Ул бернинди дә катлаулы җөмләләр төземичә, бизәкләмичә, ләкин тәрҗемә итәр өчен гаять катлаулы итеп яза торган иде. Чыгыш ясаганда да үз стилен саклап, аңлаешлы гади җөмләләр белән сөйләргә тырыша иде. Ул язган текст буенча чыгыш ясаучылар еш кына тотлыгып кала торганнар иде.

Әти язганнарны тәрҗемә итү белән шөгыльләнү миңа Президент киңәшчесе булып эшләгәндә зур ярдәм итте. Миңа еш кына сәяси темаларга гына түгел, Минтимер Шәймиев өчен төрле темаларга, әйтик яңа Конституция, икътисад, әдәбият, тарих өлкәләре буенча чыгышлар әзерләргә туры килде. Шулай итеп мин универсал тәрҗемәчегә әйләндем. Кайвакыт мин тыныч кына каршылык күрсәткән булам. Ничектер бер шулай ул миңа Тукай юбилеенда сөйләр өчен чыгыш тексты язарга кушты. Мин мондый чыгышлар әзерләр өчен Фәннәр Академиясенең махсус институты бар, анда Тукай буенча тулы бер белгечләр, профессорлар төркеме эшли, дигән булам. Ул миңа алардан эшләтеп алган текстын күрсәтә һәм:

– Укып чыга аласың, теләсәң файдаланырга да мөмкин, ләкин иртәгә үзең язган текстны китер, – диде.

Әлбәттә, мин үзем дә Тукай турында яза алган булыр идем. Миңа Тукай турында әти язган мәкаләне тәрҗемә итәргә туры килде. Бервакытны миңа хәтта Тукайның Мәскәүдә чыга торган җыентыгы өчен әти булып кереш мәкалә язарга да насыйп булды.

Бөек шагыйрьнең юбилее уңаеннан рус телендә чыга торган җыентык өчен Татарстан китап нәшрияты әтидән кереш мәкалә язуын сораган. Ул аны язды, мин тәрҗемә иттем. Шунда әтигә Мәскәүдән дә шундый ук китап өчен кереш мәкалә язарга сорап мөрәҗәгать итәләр. Әти миңа әйтә:

– Минем башка әйтер сүзем юк, телисең икән, үзең язып җибәр, – ди.

     Шуның алдыннан гына әти Тукай турында фикерләрен магнитофонга яздырган иде. Мин аларны эшкәртеп, “Көзге җиде кич” дигән язма әзерләдем. Ул кичләрнең берсе Тукайга багышлана иде. Мин аны үземчә “җилгәреп” эшләп чыктым да әтигә күрсәттем. Ул аны төзәтеп тә тормыйча кулын куйды һәм мин аны редакциягә җибәрдем. Шулай итеп Сибгат Хәкимнең мин язган мәкаләсе барлыкка килде.

      Мин акрынлап бу рольгә кереп беттем. Бер заманны радиокомитетта миннән Сибгат Хәкимнең Тукайга мөнәсәбәте турында сөйләвемне сорадылар. “Аның тавышы белән сөйли алмассыз микән?” – диделәр.

Мин шаккатып калдым.

    – Ничек инде аның тавышы белән?

     – Ул сөйләгән шикелле итеп.

  • Ә-ә-ә... Була ул...

Шулай итеп радиодан әти булып чыгыш ясарга туры килде.