Логотип Казан Утлары
Публицистика

Шатлыклар

Яңа йортка күчеп килдек. Төеннәрне чишеп-сүтеп, әйберләрне урнаштырып ятканда, ишек шакыдылар. Ачсам, бер ир заты басып тора. Кулындагы чәчәкләрен сузып:

– Исәннәрме! Яңа фатир белән котлыйм сезне! Күршегез булабыз, – диде ул.

– Рәхмәт, рәхмәт! Үзегезне дә котлыйбыз! Исән-сау, тынычлык белән яшәргә язсын! Түргә узыгыз!

– Юк, узып тормыйм. Урнашыгыз әле, аннары күрешербез, – дип, күршем шундук чыгып китте.

Чәчәкләрен вазага куйдык. Безнең чәчәк яратканны белгәннәр, диярсең.

Мондый игътибарга күңелебез булды, әлбәттә. Бирсен Ходай, яхшы кешегә охшаган. Эшкә җиңнәребезне тагын югарырак сызганып тотындык. Анысын – монда, тегесен тегендә куя-куя, кым-кырыч киләбез. Тик теге чәчәкләргә күз төшкән саен ниндидер канәгатьсезлек сизәм. Кеше, зурлап, нинди матур букет бүләк итте, туган-тумачалардан да алдан яңа фатир белән котлады, ә без һаман үз эшебез белән мәшгуль. Юк, ярамый болай, кешечә түгел бу.

Эшне туктатып, үзара киңәшеп, аларны да котларга кирәк дигән уйга килдек. Ни бүләк итәргә? Чәчәккә каршы чәчәк бирү килешмәс. Белмәгән кешеләр алдында ким-хур буласы да килми. Кинәт стенага элеп куйган бизәкле тәлинкәгә күзем төште. Менә ул бүләк! Чәчәге дә үзендә, шиңми дә, стенаны да бизәп торачак!

Минем белән өйдәгеләр дә килеште. Шул тәлинкәне алып, күршеләргә кереп киттем. Аларны яңа фатирлары белән котлагач, аны күршем кулына төрттем. Ул аларга бик ошады. Хәтта хатыны: «Карале, нинди гүзәл нәрсә!» дип әйләндерә-әйләндерә карады. Аның бәясе дә «гүзәл» шул, дидем эчтән генә.

Шул көннән башланды безнең чын күршелек.

Бер-беребезне туганнардай күрдек. Алар безнең өй туе мәҗлесенә зур стена сәгате алып керделәр. Ә без аларныкына ике урындык бүләк иттек. Аннары, минем туган көнемне үткәргәндә, аларның кухня өстәле безнең кухняга күчте. Рәхмәт, зурладылар! Безнең дә калышасыбыз килмәде, әлбәттә: хатынының кырык яшьлегенә бер кәнәфиебезне кертеп куйдык. Икенчесен мәчеләре бәбиләгәч бүләк иттек. Шахтёрлар көнендә безгә үз кәнәфиләрен керттеләр. Аласыз булгач аласыз, зур бәйрәм бүләгебез шушы дип, сүзләрендә нык тордылар. Шулай дип этә-төртә торгач, нишлисең, алдык. «Күрше хакы – тәңре хакы», диләр бит.

Үзебезнең креслоны аларга Космонавтлар көне хөрмәтенә бүләк иттек. Танкистлар көнендә алар безгә – япон магнитофоннарын. Ә безнең төсле телевизорыбыз аларга ГКЧПның җиңелүен бәйрәм иткәндә кереп утырды. СССРның таркалуы, БДБ оешуына бер ел тулу бәйрәмен билгеләп үткәндә, күршебезнең суыткычы безнең кухняга күчте. Зур бүләк! Ничек җавапсыз каласың?! Яңа елга үзебезнекен аларга бүләк иттек.

Кыскасы, күршебез белән шулкадәр тату яшәдек, бер бәйрәмне дә ялгыз гына каршыламадык! Һаман бергә-бергә, һаман якын туганнар кебек. Шулай яши торгач, безнең бөтен нәрсәбез – аларга, аларныкы безгә күчеп бетте. Стенкага, стенадагы келәмнәргә тикле!

Әй, күңелле дә икән күршеләр белән тату яшәве! Аларга килеп кергәч, үзеңне фатирыңда шикелле сизәсең: һәрнәрсә таныш, һәрнәрсә якын, үзеңнеке... Хатыны киемнәр үтүкләп ята икән, карыйсың – үтүге дә таныш, тактасы да... Кече кызлары беренче сыйныфка укырга кергәч бүләк иткән идек. Идәндәге линолеумнарына тикле синең фатирныкы... Монысын бер Африка хатынының берьюлы биш бала табуын бәйрәм иткәндә биргән идек.

Әйтәм бит, күңелле нәрсә икән бу! Хәер, эш бүләктә генә дә түгел. Аларны бер-береңә бүләк иткәндә әйткән сүзләр ни тора! Нинди матур-матур теләкләр әйтелде, күпме рюмка чыңнары яңгырады! Онытылмас минутлар! Шуңадырмы, әллә әйберләребезне сагына башладыкмы, керәсе генә килеп тора шул күршеләргә!..

Үзегез беләсез, кеше тормышында бәйрәмнәр шактый җыела. Ләкин инде бүләк итәрлек әйберләребез бетте. Нишләргә? Озак баш вата торгач, бер карарга килдек. Туктале, дидек, без генә түгел, алар да сагынадыр үз әйберләрен! Шулай булгач, «күрше хакы – тәңре хакы» дигәнне тагын искә алырга кирәк...

Шулай уйладык та, Балыкчылар көнендә аларга үз суыткычларын бүләк иттек. Сөенүләрен күрсәң! Елый-елый үптеләр аны! Сагынганнар. Ә алар торгынлык елларын искә алып, бәйрәм иткән көнне кухнябызга үзебезнекен кертеп куйдылар...

Һәм китте шуннан! Ике ел дигәндә, бөтен нәрсәбез дә – үзебезгә, ә күршеләрнеке үзләренә әйләнеп кайтты. Иң соңгысы булып, бизәкле тәлинкәбез стенага менеп кунаклады.

Күршеләр белән тату яшәү ничек рәхәт! Шатлык өстенә шатлык өелеп тора!