Логотип Казан Утлары
Шигърият

Өмет уты балкып торсын җанда

Алабуга корылмасы

Тау битендә җилләр нидер сөйли,

Уйный төнлә кемнең шәүләсе?

Дәверләрне бутап баскан мәллә

Алыпларның көчле гәүдәсе?

 

Юк, аларның җыры тынган инде,

Буыннарда бары сагышы.

Тик бер миңа ишетелә кебек

Калканнарның чыңлы тавышы.

 

Чәчелгән дә шушы калкулыкка,

Әйләнгән күк ташка бәгырьләр.

Җан өрәсем килә һәр ташына,

Кулларыма алам кадерләп.

 

Могҗизадай калган Ак мәчеткә

Сарылса да сагыш, моң-зарлар,

Буйсынса да җил-давылга вакыт,

Онытылмый данлы узганнар.

 

Чулман дулкыннарын таш хәрабә

Тирән уйга калып күзәтә.

Алыпларның көч-куәтле чагы

Төшләренә кереп йөдәтә.

 

 

Заман

Кызыл галстуклы дәртле җырлар

Алга дәшеп тора кебек һаман.

Пионер да идек, комсомол да –

Ансыз булалмады безнең заман.

Балачакның кайнар учаклары

Белән ямьле иде безнең заман.

Кулга-кул тотынып, җитәкләшеп

Яши алдык – шунсы истә калган.

Барын бүлеп, югын уртаклашып,

Ярдәмләшеп авыр еллар узган.

Ачык йөзле юмарт күршеләре

Белән якты иде безнең заман.

Тормышның бар кайгы-хәсрәтләрен,

Ахры, алар оныттыра алган.

Батырлары белән макталса да,

Гади кешеләрдән тора заман.

Сайлап алу һич тә мөмкин түгел,

Кайчан тусаң – шул ул синең заман.

Зурлар аны мең сынаулар үтеп,

Сыгылса да сынмый кала алган.

Тик бер тапкыр яшәп китә кеше –

Кем яңадан туып кабатлаган?!

Гомер кыска – барлык хаталарны

Төзәтергә җитешалмый заман.

Җәмгыятьнең кануннары белән

Буйсындыра һәммәбезне һаман.

Белеп, сизеп, аңлап яшәү лязем:

Ни тели ул синнән, ә син – аннан.

Кем килешә. Ә кем һәрчак уйлый:

Язмышына нигә шулай язган?

Җырларында үзәк өзгеч моңнар,

Җиңел генә узмый һичбер заман...

 

 

Калфак

Чиккән калфагымны бик яратып,

Бәйрәмнәрдә киям сак кына.

Бикле сандык төпләреннән чыгып,

Ул әйләнеп кайтты халкыма.

 

Торган саен кадерләре арта,

Менә шуңа бүген сөенәм:

Безгә кадәр яшәп киткәннәр дә

Ничек белеп, матур киенгән!

 

Калфагымның нәфис бизәлешен

Үрнәк итеп алдым үткәннән –

Зур осталык белән, таң калдыргыч,

Сокландыргыч итеп чиккәннәр.

 

Калфак кисәм, башым күтәрелә,

Бер горурлык күрәм йөземдә.

Гүзәллекнең биек үрләрендә

Йөргән хисләр тоям үземдә!

 

Калфак бит ул – борынгыдан килгән

Камиллекнең нәфис өлгесе,

Иң кадерле якты ядкәрләрне,

Миллилекне саклау билгесе.

 

Чагыла ул халкым җырларында,

Чал тарихлы моңлы көендә.

Калфакларга багышланган юллар

Бер юаныч, бер куаныч булып,

Туып тора туган телемдә.

 

 

Бар да яхшы булыр

“Бар да начар!” – диеп әйтмә әле,

Юраган юш килә күрмәсен.

Булганына шөкер кылып яшә,

Мескенләнеп, шыңшып йөрмә син.

 

“Бар да яхшы булыр, барысы да!” –дип,

Ышанычың янсын күзеңдә.

Бөек омтылышлар ташып торсын,

“Чигенмәскә!” – дигән сүзеңдә.

 

Өмет уты балкып торсын җанда,

“Сүрелмәскә!” – дигән көч белән.

Безгә кадәр җирдә яшәгәннәр

Сынауларны азмы кичергән?!

 

“Бирешмәскә!” – диеп, күтәренке

Рух тудырган алар эш белән.

“Бар да яхшы булыр!” – дигән өмет

Саклап килгән күңел төшүдән.

 

“Бар да яхшы булыр!” – дип ышану

Маяк бит ул кара көннәрдә.

Кешеләрнең бөек казанышы –

Канат кую хыял-гөлләргә.

 

 

Гомер көзләре

Гомер көзләренә һич сүзем юк –

Матур бит ул сары яфрак та.

Алтын төсле, кайнар ялкын төсле

Йөрәкләрдә янган учактай.

 

Гомер көзләренең үз яме бар –

Соңлап кына аткан гөлләре.

Үз назы бар, күңелләргә үтеп,

Әкрен генә искән җилләрнең.

 

Гомер көзләренең үз җае бар –

Сабырлыгы сизгер юлының.

Ләззәте бар гүзәл мизгелләрен

Бик кадерләп җанга җыюның.

 

Гомер көзләренең үз баскычы,

Үз чамасы атлап менүнең.

Үз сере бар – сызланулар аша

Яшәү ямен тоя белүнең.

 

 

Ялгышлыкмы?

Кайбер галимнәр фикеренчә,аңлы кеше  радиоактив фон йогынтысыннан килеп чыккан.

Акыл ияләре, диләр,

Табигатьнең ялгышы.

Яңа сыйфатлы үзгәреш –

Мутация ачышы.

 

Ми зурлыгы кискен арту –

Радиоактив фон бәласе.

Җир-Ана тик үзе белә

Акыллы җан бәһасен.

 

Ни теләсә, шуны эшли –

Кеше хуҗа бу җиргә.

Кадерен белеп җиткерми,

Төзегәнен җимерә.

 

Гөл итәрме, көл итәрме –

Кая бара дөньялар?

Ә бит матур яшәр өчен

Табигатьтә бар да бар.

 

Сулар өчен һавасы бар,

Эчәр өчен – сулары.

Бер-береңнең башын кыймый

Яшәү кирәк нибары!

 

Бүген кеше кулларында

Радиоактив матдәләр.

Корал белән хәтәрләндек,

Юктыр алда киртәләр.

 

Кнопкага басып кына

Мөмкин дөнья бетәргә –

Ялгыш биргән боерыкны

Мөмкин кемдер үтәргә...

 

Кешелекне саклар микән

Дөнья аксакаллары?

Килгән сыман китәчәкбез –

Җитмәсә акыллары...