Киләчәккә кем соң юл салыр?!
Кайда син?
Кайда соң син, бөек Татар иле,
Тарлыккамы калды татарлык?
Оныкларга ниләр мирас булыр
Нефть, газлардан соң сатарлык?
Чишмәләре, елгалары корый,
Аянычы – хәтер саеккан.
Теле, моңы сакланса да әле,
Кояш түгел, ае калыккан.
Төнгә кереп барган юлчы кебек
Күң(е)ле боек – алда юл чаты.
Чиксез далаларны иңләп чапкан
Атын соң ул кайда югалтты?!
Ычкындырган мөмкинлекләр чоры
Булып калды узган гасыр да.
Төштән соңгы акыл: терсәк якын –
Тешләп кенә булмый, асылда...
Иелгәннең башын кылыч кисми –
Горурлыгы аның тезләнгән.
Кайтып булса иде үткәннәргә
Тарихтагы шанлы эзләрдән.
Татар йоклый... Әллә үлгән үкме? –
Битарафлык кая карама.
Тел язмышы ятлар кулында, дип,
Ник сибәләр тозны яраңа?!
Язмышыңны малга, данга саткач,
Киләчәккә кем соң юл салыр?!
Мал да калыр, алган дәрәҗәң дә,
Кавемең дә җирдән югалыр.
Кайда соң син бөек Татар иле?
Ник дәүләтең бирми бер аваз?
Туар таңда кем соң искә алыр?
Уйланырга иде – уянгач!..
Инкыйраз
“Ахырзаман”, – дияр иде бабай,
Әгәр бүгенгегә күз салса.
Телен сатып байлык туплаучының
Исе китмәс, милләт югалса.
“Монафикълар”, – дияр иде Тукай,
Муллаларны күреп муллыкта.
Урыс телендәге вәгазьләрдән
Имеш, мәчетләрдә сан арта.
Сыкрап ята булыр Җәлил рухы,
Тоеп, илнең кад(е)ре киткәнен.
Киләчәге булырмы соң аның,
Пычратылган чакта үткәне?
Нәрсә әйтер иде икән Гаяз? –
Чынга аша бара инкыйраз.
Милли кораб давыл кочагында,
Коткарырга вакыт тар, бик аз.
“Халкың өчен нәрсә эшләдең?”– дип,
Сорау куйса һәркем үзенә,
Бәлки, туры карый алыр идек
Дәвамчыларыбыз күзенә.
Күңел күзе
Тау астында терәк таллар корый –
Язгы ташу ерганаклар яра.
Кеше игелек кылмый табигатькә,
Күңел күзен пәрдә каплап бара.
Күңел күзе күргән ак бабайлар
Юк карарга хәзер чишмәләрне,
Һәркемдә дә бары үз кайгысы,
Тутырырга кирәк киштәләрне.
Руханилар хәтта мал бүлешә,
Качып киткән күңелләрдән иман:
Хак Тәгалә күреп тора бит, дип,
Нәфесен соң әле кем бар тыйган?!
Күңел күзе үксез-ятимнәрнең
Рәнҗеш тулы карашыннан бага.
Илгә хәзер алар кирәкме соң –
Кадерләре юк белән бер чама...
Күңел күзе... Юкса күп кирәкми
Ахыргача аңа ачылырга:
Хак Тәгалә әмеренә буйсын,
Тәүбәгә кил – калма ачынырга!
Хатыным Рәмзиягә
“Уйламыйча бер сүз әйтмисең”, дип,
Гел искәртә идең яшьлектә.
Хисләргә дә урын бирелгәндер,
Шуңа да ул тиле яшьлек лә.
Ялгышлар да урап узмагандыр,
Гашыйк булсам – шашып яраттым.
Ә шулай да, ничек, аңлаталмыйм,
Син үзеңә һәрчак караттың.
Кызып киткән чакта, рәнҗеткәндә
Дәшми кала белдең, яшь йотып.
Авыр чакта терәк була килдең,
Күңелеңне һәрчак киң тотып.
Игътибарга вакыт гел тар инде,
Кая ашыгабыз шул тикле?
Җылы сүзгә, назлы карашларга
Урын һаман кала бик чикле?!
Соң булса да – уң булсын, ди халык,
Рәхмәт яусын сиңа, кадерлем.
Үткәннәргә кайтып, кичер мине,
Белмәгәнгә синең кадерең.
Язлар, язлар...
Язлар, язлар, кабатланмас язлар
Үткәннәргә алып китә тагын.
Урап кайтам төсле балачагым,
Каршы ала анда туган ягым.
Язлар аша күчәм яшьлегемә –
Татыр өчен тәүге сөю тәмен.
Тоймый калган идем мәхәббәтнең
Язларга тиң гүзәллеген-ямен.
Туган җирнең каеннары һаман
Картаймыйлар, яшәрәләр язда.
Сөенәләр һәрбер туар таңга,
Җилләр бүләк итә иркә-наз да.
Язлар, язлар, сиңа кергән чакта
Туктап кала сыман ел агышы.
Гомер, юкса, көзгә кереп бара.
Йөрәккә тик тансык үз ялгышы...
Саклыймын йөрәктә
Хисләрнең олысын саклыймын йөрәктә,
Рәнҗетмә тик саксыз кагылып.
Ялгышлар язмышка әйләнгән чагында
Булмый шул үткәнне сагынып.
Ялгызлык халәтен белә тик кичергән:
Көннәрең узса да, төн – озын.
Чарасыз калганда өметләр ялгана,
Һәм балкый бәхетең йолдызы.
Тиңең дип йөргәнең – ятларны күзләгән,
Ул – читтән җылылык эзләгән.
Үз насыйп ярына хыянәт иткәндә
Вәгъдәсен бозуын сизмәгән.
Хисләрнең олысын саклыймын йөрәктә,
Бәхеткә һәркемнең хакы бар.
Бер гыйбрәт алганнар каңгырап йөридер,
Эзлидер гомерлек тугъры яр.
***
Туган якка беркайчан да бармый – кайта гына кеше.
Тик кайтулар никтер сирәк була – һаман бетми эше.
Үзен яратканга күз дә салмый – чит-ятларны күзли.
Үкенүләр генә соңлап килә – яшьлек ярын эзли.
И, туган як
И, туган як, – кендек каным тамган
Җанга газиз туып-үскән җирем!
Телем ачкан нигезем җылысы һәм
Хезмәт белән чыккан маңгай тирем.
И, туган як, төшкә керәсеңне
Белгән булсам, китәр идеммени;
Телем, милләтемне җәберсеткән
Бу ил – минем туган илеммени?!
Бабамнарның горурлыгы булса,
Чыкмас идеммени мәйданнарга;
Раббым насыйп иткән хөрлегемне
Ирек бирмәс идем богауларга.
И, туган як, бары синдә генә
Киңрәк алам төсле сулышымны.
Иң зур сугыш үзең белән, диләр,
Кабул әйлә шушы булмышымны.
Чиксезлектән килдем, шунда барам,
Кайтып сыеныр сиңа җисми тәнем.
Бәя алыр бары бакыйлыкта –
Җиргә иңгәч, җирдә үткәргәнем.
Тәүбә капкалары ябылганда...
Тәүбә капкалары ябылганда
Кабул булмый, диләр, теләкләр;
Иман гына булыр таянырга –
Ярдәм итмәс һичбер терәк тә.
Тәүбә капкалары ябылганда
Үкенечтән аһ-зар агылыр:
«Үтте гомер нигә догасыз?» – дип,
Күңел үткән көнне сагыныр.
Кабул булмас кылган игелекләр,
Һәркем савап эзләп тилмерер;
Онытылыр байлык, дәрәҗәләр,
Җан тынычлык тапмый илерер.
Тәүбә капкалары ябылганда
Вакытка бу дөнья тар булыр:
Чиксезлектән килгән кире кайтыр –
Яралтучыга ул тартылыр.
Дулкын ярга какмас, кош сайрамас –
Тынлык кына чыңлар һавада;
Галәм туктап калыр, һәлакәткә
Тик санаулы мизгел калганда.
Тәүбә капкалары ябылганда
Фәрештәләр булыр сәҗдәдә.
Ялварырлар Хакка: «Тулы иман
Бирче, – диеп, – һәрбер бәндәңә!»