Логотип Казан Утлары
Бәян

Хатыннар сүрәсе (дәвамы (5))

  (Башыннан УКЫГЫЗ)

   Шәйхразый да әнине кызганып йөргән икән.

     – Ык буенда балыкчыларның көймәләре бар бит. Алып чыгам мин абыстайны да, Диләрәне дә. Анда җәннәт!

     Әни куркырмы әллә дип уйлаган идем, исе дә китмәде:

     – Инәеңне белмисең әле син, кызым. Мин Кәрәкәшледән Каразиреккә  чанага баскан килеш ат юыртып килеп керә торган идем. Камчымны селти-селти! Менә шулай йөрдек без! Әйдә, чыгыйк әрәмәгә. Шәйхразый бик ютәлли, андыз тамыры бу әрәмәдә дә бардыр. Безнең Каразиректә – Ачы ягында күп үсә ул. Монда тапмасам, шунда кайтып килербез әле бер.

    – И абыстай, ул ютәлдән үзем дә йөдәдем. Фашист бүләге булды бугай инде ул миңа. Комиссия үткәндә күрделәр – снаряд ярчыгы утыра, ди. Бәләкәй генә, ди.

     – И балакаем. Күрде инде сезнең башлар. Минем улларым ни хәлдә кайтырлар икән инде? Күңелем сизә – кайталар үзләре!

     Көймә белән Ыкны гизеп чыгу күңелле булды. Су бик тирән, бик чиста. Тирән урында агымы да талгын гына. Әни байтак дару үләннәре юнәтте. Мунча пиннеге дә бәйләп алдык. Көймәгә йөк булмаслык итеп кенә инде. Сәхрәдә йөрү күңелне күтәрде, әмма мин тагын моңайдым. Әй, Гасыйм! Гасыйм! Югалган асылташым! Бу әрәмәдә икәү йөргән чаклар кичә генә кебек иде бит әле...

     Укытучы кызларга өйләнергә тиешле дип, Сабирова тәгаенләп куйган егетләрнең берсе Казанга гына барып кайтам дип, китте дә югалды. Шәп егет иде. Бәдәне бөтен, буе-сыны зыянсыз. Әллә шул барган җиреннән фронтка ук алып киттеләр инде. Кияүгә чыгу уемда юк. Диләрәне үстерәсем бар. Әни дә минем карауда. Тик менә Шәйхразый тәмам гашыйк булып йөри. Ярдәмен гел күреп торгач, куып та җибәрә алмыйм. Бөтен эшне булдыра торган егет шул. Аның белән өй салып кереп тә була торгандыр. Балта остасы улы лабаса. Хәер... Үзләренең өйләренә карасаң...

     1944 елга да чыктык. Безнекеләр бик ышанычлы рәвештә Көнбатышка таба баралар. Ленинград боҗрасы өзелү зур шатлык булды. Шәйхразыйның Шәриф абыйсы, блокада эчендә калып сугышкан икән. Бер заман ул кайтып төште. Татар-башкорт егетләреннән яңа полк тупларга кайтуы. Офицер. Бик белемле, кызыклы кеше. Мин дә аңа бик ошадым бугай. Тик менә Шәйхразый: «Фәһимә минеке!» – дип кистереп куйган бугай. Шәриф абый да шаян: «Сеңлем, алай да син ашыкмый тор әле», – дигән була. Хатлар язып торачагын әйтте. Мин сүзне озынга җибәрмәдем. Гомумән, бик үзгәрдем әле мин. Җемелдәп торган тигез тешләрем сер саклар өчен генә тезелгән кебек. Артыгын сөйләшмим. Хәтта җырламыйм да икән инде. Нишләттең син мине, Гасыйм?

     Каразиректә урнашырга теләгем барлыгын белдереп кайттым РОНОда. Укытучыларны урыннан урынга чөеп йөртергә яраталар анда. Форсат та чыгып тора. Каразиректә ятимнәр йорты ачканнар. Миңа шунда август аеннан күчеп эшләргә мөмкин диделәр. Директор урынбасары булачакмын икән. Әни дә бик сөенде. Гәрчә Кызылъярдагы ахирәтләрен бик яраткан иде. Фатыйма апа, Рабига апа, Камиләттәй, Хәерҗиһанеттәй бу хәбәргә борчылыштылар. Туган авылыңа әйләнеп кайту борчу түгел инде ул. Төяп китәр нәрсәбез мәктәп аты җигелгән трантаслык кына җыелды. Казны Шәйхразыйларда калдырдык. Аның Мәрхәбә исемле сеңлесе безгә бик ияләшкән иде. Менә ала каз безнең төсебез кебек булыр. Җиде бәбкәсен дә калдырып тордык. Үстеләр инде. Ияләнгән күлләрендә йөзә торсыннар.

     Август башыннан кузгалырга булдык. Ничә җәй Кызылъяр басуларында янып-пешеп урак урган идем, солы утаган идем. Быел шәплегемне күрсәтә алмый китәм инде. Китәм инде... Гасыймым хатирәсен калдырып китәм. Аның белән Каразирек яланнарында йөрергә өлгерми калган идек. Димәк, сагынуларым анда кайткач басыла төшәр.

     Кызылъяр белән Каразирек арасы алтмыш чакрым. Иртәдән кичкә кадәр кайттык. Кузла башында кем дисез? Шәйхразый инде. Ат тотуның да җаен белә. Тарантас түренә әни белән икәүләп, байбичәләр кебек менеп утырдык. Бәрәнгә генә ашата торган йомшак печәнгә сеңдек. Әни миңа бирнә малы итеп алып килгән шакмаклы чаршауны җәеп куйгач, күңелле генә оя булды. Диләрә безнең арага сыенды. Юл буендагы авылларда чәй эчәргә туктарлык чыбык очы тумачаларны әни искәртеп барды. Ул яктан да җайлы булды. Безнең бәхеткә Ык күперен дә ташу алып китмәгән булып чыкты. Рәхәт кайттык. Ниндидер бер тәвәккәл адым ясый алуыбызга сөендем.

     Сөенечнең зуры Каразиректә көтеп торган. Бигрәк тә әнине. Назыйф абыем кайткан сугыштан. Исән кайткан. Бер кулын гына Миргород янында калдырган. Әмма исән бит! Гаян җиңгинең бәхетен күрсәгез иде сез. Көнләштем. Минеке кайтмаячак... Назыйф абыем бар бит әле минем. Зәңгәр күзле, шаян сүзле, Сабантуйларда батыр кала торган, йөгерешләрдә алдан килә торган абыем! Хәзер көрәшә алмас шул инде. Әмма йөгерер. Сыңар кулы белән дә ат арбасын әйләндереп сала ала иде әле ул.

     Шәйхразый моңаеп кына кайтып китте:

     – Киләм әле мин! Монда эшкә киләм.

     Килде дә. Яңа ел алдыннан җиде бәбкәне эшкәртеп, каз түшкәләре китерде. Үзе исә Каразирек мәктәбенә военрук булып билгеләнгән. Үҗәт егет булып чыкты бу. Егет димәктән, июнь аенда ук кушылган идек инде без. Коллективта сиздереп кенә тормадык. Илдә сугыш барганда тормыш кайгыртып йөрү килешмәс кебек тоелган иде. Дөресрәге, Гасыймнан соң миңа ирем кем булса да – барыбер кебек иде. Янымда безне кайгыртып йөрүче берәү булу начар түгел дип уйлаганмындыр инде. Яшь идем бит әле. Ятим үсү дә үзенекен иткәндер инде. Ә Шәйхразый бик кешелекле, ярдәмчел егет иде.

     Әни дә, Назыйф абый да ризалык бирделәр безнең никахка. Бигрәк тә Гаян җиңги хуплады. Бергә торырга туры килмәгәе дип хафаланган булса кирәк. Бергә начар булмас иде лә ул. Сыер янында бит. Сыйлы җирдә. Әмма таланган мулла нигезе бик кысан иде шул. Үзләренә дә бик тар иде анда.

     Җиңги берәүләрнең төзелеп бетми калган мунчасын белеште. Шәйхразыйның алтын куллары аны яшәрлек хәлгә китерде. Ләүкә карават булды. Миче бар. Җылы... дияр идем. Каразиректә утын урынына тирестән суккан кирпеч ягышлы. Монысы тагын бер бәла.

     Менә шулай. Безнең заман Коръәне «Хатыннар сүрәсе»н яңабаштан язган күрәсең. Безнең – нисаларның өлешен мал бүлүдә гаделлек җәһәтеннән генә кайгыртасы урынга, ул хатыннар өлешенә өеп-өеп – бик тә мулдан хәсрәтен, кайгысын, мәшәкатен әзерләгән. Безнең янга барымтадан мөлкәт туплап, баеп кайткан яугирләр түгел, яралардан туралган саусыз ирләр әйләнеп кайткан. Кайтсалар әле. Нисаларга дөнья йөген тартасы, бала табасы һәм иксез-чиксез сабырлар итәсе дигән өлеш тәгаенләп куелган икән.

     Ә мин Шәйхразый кебек зәңгәр күзле, тупырдап торган улымны мунчада таптым. Мунча салкын иде. Туганда ук салкын тиде бугай улыма. Чуан чыгып җәфалады үзен. Альберт улым Җиңү алып килде. Илшат дип исем кушасы идек. Авыл советындагы кызый, Шәйразыйны күндереп, Альберт дигән исем кушып җибәргән. Улым үз исемен ярата бугай. Шәриф абыйсы һәлак булган көнне туганын белә микән?

     Җиңү көненә ике ай кала Шәриф Шәйхуллин (Галиуллин) Германия җирендә һәлак булган. Шәйхразый Җиңү таңында тәрәзәдән яшел уҗым күтәрелгән басуларга карап, елады да елады. Көне буе яңгыр пыскаклады. Икебезнең дә күңелләр елагандыр инде. Мин сабый баламны кочаклап юандым. «Балалар үстерербез!» – дигән вәгъдәбезне үтим бит әле дип уйладым.

      Диләрә кызым – юанычым, минем детдом эшләремне тәмамлап кайтканымны тәрәзә төбенә басып көтәр иде. Аңа бит мәми кайта – бармак буе тәмле кишер. Детдомнан барыбер күпмедер ризык тама иде. Гаян җиңги каен сеңлесен аерткан сөт биреп тә «азындырмады» – мөстәкыйльлеккә өйрәтте. Кая барасың, өйрәндек. Детдом балаларыннан сабырлыкка өйрәндек. Сугышның иң рәхимсез ягы – сабыйлар ятимлеге.

     1945нең көзенә Каразирек балалар йорты ябылды. Кайбер сабыйларның йә  атасы, йә анасы табылды. Урыс балаларын үз телләрендә эшли торган йортларга җыйдылар. Менә шулай итеп, мин директор урынбасары дигән урыннан коры калдым. Яңа уку елын башлангыч сыйныфлар укытучысы сыйфатында башладым. Үрдән түбән төшүнең башы инде бу. Миңа шулай тоелды. РОНО да урын табылуга башка мәктәпкә күчерергә вәгъдә иттеләр: «Фәһимә сеңлем, – диде Рахманкулов абый, – белемеңне күтәрү турында уйлан әле син. Алайса, башлангычта утырып калырсың. Фронтовиклар кайта башлады. Сугыш барган дәвердә унынчыны бетергән кызлар мәктәпләргә күпләп урнашып калганнар. Алар, әнә, дәррәү барып, учительский институтка кереп кайттылар. Читтән торып укыйлар. Шул турыда уйлан әле син. Менә Бәйрәкәтамак мәктәбенә математика укытучысы кирәк. Булдыра алырсыңмы? Аттестатыңда ул фәннән билгеләрең әйбәт икән синең».

     Ризалаштым. Шәйхразый да военрук булып шул мәктәпкә күченде. Минем солдатларым велосипед ярата торган булып чыктылар. Шәйхразый да берәүдән трофей велосипед алган. Юк кына бәягә. Аның Ютазы үрләреннән, шул велосипедны иярләп, очып кына йөргәнен һаман да сөйли торганнар иде. Мең яралы солдат булмаса, исең дә китмәс иде. Бичаракаем, үзендә комарлык көчле иде. Бервакыт Кызылъяр сабантуенда атаклы көрәшче Әсгат Абдуллинга каршы чыккан бу. Биленә сөлге ураган. Әсгатнең колагына нидер пышылдаганын күреп калдым. Көрәштеләр болар. Шәйхразый үз өлешенә тигән чи күкәйне эчеп куйды да минем янга килде.

     – Яраларың ачылып китсә шунда...

     – Мин Әсгатнең колагына пышылдап кына әйтеп куйдым: «Мине селтәп салганда җиргә ипләп кенә куй! » – дидем. Күкәй эчеп килдем менә.

     Шәйхразыйның иң матур сыйфаты – Диләрәне ятимлектән аяп калуда булды дип уйлыйм. Какмады, сукмады, ризыктан мәхрүм итмәде. Гомумән, аудан кайткан сыерчык сыман, һәр валчык ризыкны кеше санынча бүлү гадәте үлгәнче калды. Гаиләбез интекмәсен өчен бөтенесен эшләргә тырышты. Икебез дә кул эшен белә идек. Мин бәйләдем, ул итекләргә олтан салды. Куллар гел эштә булды. Кич утырулар күңелле була торган тиде. Мин, җылы мичкә аркамны терәп, оекбаш-бияләйләр бәйлим. Шәйхразый песиле талларны бөгеп, тавык-каз оялары үрә. Күршеләр кереп утыра. Элек кеше кешегә кич утырырга йөри торган иде. Гөрләшеп утырганда йөрәккә кара кан булып оешкан кайгылар таралгандай була. Күршеләрдән бик уңдык без. Ярдәмчел булдылар.

     Ул арада укытучы буларак та макталдык. Хәтта Шәйхразый да спектакльләрдә уйнап йөрде. Ә мин үзем Асиям белән авырлы килеш сәхнәдә Мәйсәрәне җырлаган кеше – «Зәңгәр шәл»дә.

      Бәйрәкәтамакта Нурдидә апаларда тордык. Күршебез Советлар Союзы Герое Фатих Шәриповның әнисе иде. Бу сугыш каһарманы белән, туганым белән горурланган кебек горурлана идем. Бер кайтуында мәктәптә очрашу үткәрдек. Алтын йолдыз кавалеры Фатих Шәрипов озак еллар «Аврора» крейсерының коменданты булып та торды әле.

     Бәйрәкәтамакта безнең янда Шәйхразыйның сеңлесе Мәрхәбә дә яшәде. «Апа, синең кебек булам», – дип, Бөгелмә педучилищесына укырга кергән иде. Асияне бик карашты. Бик яратты. Бигрәк матур иде шул балам бәбәй чагында. «Кайчан шуны җитәкләп йөри башлармын микән?» – дип хыяллана иде Мәрхәбә. Сеңлесенең тәпи атлап киткәнен күрә алмады каенсеңлем. Диплом алган елның көзендә гомере өзелде. Бигрәкләр дә ачлык еллар иде ул сугыштан соңгы 46 – 47нче еллар.

     Асиягә йөкле чагымда өзелепләр ипи ашыйсым килде. Әллә миңа Гасыймның арыш ипиен тансыклавы сеңеп калган иде микән? Шәйхразый, кемгәдер өмәгә барып, үз өлешенә тигән ипиен алып кайтты. Туйганчы ашарлык булды иремнең көне буе эшләгәненә тигән хезмәт хакы. Шуңа күрәдер, баламның бөтен саны җитеш булып туды. Асия дә ипи ярата.

     Ә менә Мәрхәбәбез шул ачлык корбаны булды. Бөгелмәдән кайтып килгәндә баткак юлда машина бик каты сикертеп алган. Мәрхәбә: «Абый, эчем!» – дигән дә бөгелеп төшкән. Буш эчәгеләре элмәкләнеп төенләнгән каенсеңлемнең. Җитмәсә, рульдә Шәйхразый үзе булган икән. Мәктәпнең металлоломга алыштырып алган полуторка машинасын аңардан башка кеше йөртә белми иде. Хәсрәтне Шәйхразый да күп күрде инде. Балаларның уңышына сөенергә генә өлгермәде. Насыйп булмады. Бик горурланыр иде.

     Мәрхәбәдә тифтыр дип уйлап, тиешле чара күрелмәде. Чын сәбәп үлгәч кенә беленде. Ул сылу кыз да сугыш корбаны инде. Мәрхәбәне Кызылъяр зиратына алып кайтып күмдек. Шул кайтудан бу авылдан китәсебез килмәде. Югыйсә минем өчен ул мәктәптә ямь калмаган иде инде. Чөнки гөрләшеп бергә эшләгән дусларым таралышып беткәннәр. Роза – Ютазыда Фазыл исемле чибәр егеттә кияүдә. Ырыссу мәктәбендә ул малай минем укучым булган иде. Рая-Рәисәне офицеры кайтып алып киткән. Габделхак Кадыйровичка әйләнгән егет бер районда җитәкче эштә икән. Миңнурны Рахманкулов абый үз яры иткән. Мәгъзия Миргалим исемле чибәр егет белән кавышкан. Аларның да Асия исемле кызлары үсеп килә. Шулай итеп, мине Кызылъяр мәктәбе яңарган сагышларым белән каршылады.

     Мин, инде өченче балама йөкле килеш, Укытучылар институтына кереп кайттым. Беркадәр ашыкканмын. Мәктәптә дә, Сабирова апа, мине генә көтеп торган диярсең, эшкә күмеп ташлады. «Яшь балам бар», – дип әйтеп кара син аңа.

      – Сәгыйтова, баланы байлык дип беләсеңме әллә син аны? Җәмгыять өчен файдалы кеше булам, дисәң, көн-төн эшлә. Фронттан кайтмый калганнар өчен дә эшлә!

      Монысы минем төзәләмәс ярама тоз сибеп кую өчен әйтелде булса кирәк.

     Мин дә усалланып киләм:

     – Минме эшләмим? Беренче сентябрьдә баладан котылдым. Унбишенче сентябрьдә эшкә чыктым. Әнә бала салган бишектә тагын ике балам атынчык атына. Шуны белеп торган ана кеше ни йөрәге җитеп дәрес бирә алсын?! Әнине алып килер идем: «Кызылъяр авылында мин кермәгән бәдрәф калмады», – дип чат каршы тора. Сез бит бик дәрәҗәле директор. Миңа йорт-җир җиткерергә булышыгыз. Кәҗә булса да асрарга рөхсәт юллап бирегез. Минем бит бу авылда бер кашык сөт сорап алыр туган-тумачам юк. Ярдәм итегез.

     – Эшлим мин моны! – Үзе белән санлашканны ярата иде ул. Ярдәм итү чарасына керешкән бит. Бу сөйләшү онытылды дип йөргәндә кабинетына чакырып кертте: «Гариза яз! Йорт таптым мин сезгә. Тик бушка булмас. Килешү төзербез авыл советы белән».

     Төзедек. Менә ул килешү:

     «Без, түбәндә имза итүчеләр: Кызылъяр авыл советы председателе Фәттахова С. – бер яктан; Кызылъяр җидеелык мәктәбе укытучысы Сәгыйтова Ф. – икенче яктан, төзибез шушы килешүне түбәндәге хакта:

1) Кызылъяр авыл советы «Алга» колхозы территориясендә булган ятим калган Гыйлаҗева Ф., Гыйлаҗев Зәкәрия, Гыйлаҗев Римнәрнең йортларын якындагы кечкенә таш келәте белән, кузгатмаган килеш, Сәгыйтова Фәһимәгә 1500 сумга сатып бирә һәм акчаны бүгенге көннән кулга алырга.

2) Сәгыйтова Фәһимә югарыда әйтелгән йортны усадьбада булган таш келәте һәм калдык ихатасы белән авыл советы күрсәткән бәягә сатып ала. Һәм 1500 (мең биш йөз) сум акчаны 15 майдан да калмыйча авыл советына тапшырырга өстенә ала.

Килешү төзелде һәр ике якның имзасы белән.

Авыл советы председателе Фәттахов.

Кызылъяр 7 еллык мәктәбе укытучысы Сәгыйтова.

14 май 1949 ел».

      Әҗәткә баттык. Аның каравы, күңелләр үсеп китте. Йорт яшәмәслек түгел икән. Галиуллиннарның алтын кулы белән соң! Таш келәт үзе бер хәзинә. Җәйге эссе көннәрдә шунда ятак хәстәрләп куябыз. Кунак өе кебек була. Утары зур түгел. Мал-туарсыз кешегә җитәрлек. Утарның бәләкәй булуына үзләре бәрәңге утарлык яшькә җиткәч, балалар бик шатлана иделәр инде. Өй янында бакча ясадык. Агач, чәчәк бакчасы. Алмагач, крыжовник, карлыган утырттык. Яшелчә үстерә белмәдек. Анысын Өченче солдатым булдырды.

     Кем ни белән алдыра бит!

     Әүвәл заманда Сәхәү байныкы булган диләр ул йортны. Байныкы булмаса, таш келәтләр салынмас иде, дип уйлыйм үзем дә. Яңа йортка дип нигез кузгаткач, яшереп куелган ядрәләр байтак чыкты. Кемнеке булгандыр ул «хәзинә»?

     Бу йортта рәхәт кенә яшәп алдык. Иркен генә иде ул. Чаршау эче – мич алды ягы бигрәк тә уңайлы иде. Тар сәке, өстәл куешлы. Олы якны юка фанера белән бүлеп, йокы бүлмәсе ясадык. Мөхлисулла металлдан бизәкләп ясап биргән караватка салам матрас түшәдек. Шәйхразый урын-җирне, үзе әйтмешли, шартына туры китереп тигезләп, тиешенчә итеп җыештырып куяр иде. Без җыйганны ошатмый. Аңа матур кирәк.

      Олы як уртасында зур өстәл тора. Өстәл тирәли утырышып, мин дәфтәр тикшерәм, Диләрә дәрес әзерли, Асия Сталинга хат яза. Безнең тәрәзәдән төшкән лампа яктысы авыл урамын маяк кебек яктырта. Түшәмгә җиделе лампа элеп куйган идек. (Электр уты да безгә бик иртә – нефть белән бергә килде.) Өебезгә радио керде. Аннан замана җырлары агыла. Балаларга кадәр: «Фирдәвескәй, кара күзкәй... Таш астыннан ике күзе энҗе кебек елтырый» дип җырлап йөриләр. Кем ничек булдыра ала инде. Асиягә «каш асты» дигәннәре Ык буендагы вак таш асты булып ишетелә икән. «Айли, Баулылар, һәр эштә мактаулылар» Асия телендә «һәреш тамак таулыларга»  әйләнә. Альбертына кадәр: «Мин барас Минзәгә, син барас Минзәгә» дип яңа җыр өйрәнеп йөри. Гүпчи күңелле яшибез. Менә нишләтә тормышны  радио – олы дөнья белән ялгый.

     Безнең хәзер мур кыргыры кәҗәбез дә бар. Берәү генә түгел, икәү. Он тутырган агач сандык торган бүлмә ишеге ачык калганны сагалап кына тора олы кәҗә. Угры булгач угры инде. Әмма сөтне мул бирә. Инәй аның сөтен җыеп сепаратка да барып кайта. Кәҗә сөтеннән катыгын да оетабыз. Минем бу солдатым тормышны көйләү рәтен белә.

      Әмма бер ягы бар – Шәйхразый бөтен нәрсә балкып торганны ярата. Аңа мич акшарланган, идән кырып юылган булсын. Хәтта атна саен минем фетр итегемне, өстәлгә ак кәгазь җәеп, каяндыр юнәткән махсус таш белән ап-ак булганчы кыргычлап куяр иде. Баскыч ташлары капкага кадәр алып барсын, һәм алары да ялтырап торсын, ишегалды үләнен мал таптамасын, тавык пычратмасын. Агач эшен инде ул авылда гына түгел, районда бер булырлык итеп башкарып куяр иде.

      Өй салып кергәннең соңында атлылар, безнең турда туктап, тәрәзә яңакларын, гәрничләрне каерылып-каерылып карый торганнар иде. Ә инде мәктәп утынына килгән агачларның ярарлыгын сайлап, мунча салып куйгач, килгән-киткән, ягъни мунчаның эчен күреп, юынып киткән кешеләр аны «фестиваль мунчасы» дип бәяләгәннәр иде. Чөнки мунча 1956 елны өлгерде. Агачтан, тал чыбыгыннан челтәр генә үрми иде инде. Карелиядә вербовка буенча китеп эшләгәндә агачның бөтен хасиятен өйрәнеп өлгергән. Янгынчылар командасында дежур торганда Асия кызына челтәр урындык үреп алып кайткан иде. Андыйны берәүдә дә күргәнем булмады. Ә ул ясаган комод, этажерка, кытай бильярды, гомумән, сәнгать әсәре иде. Каян, кемнән күреп ясагандыр ул аны? Кунак-мазар килгәндә сый да кирәкми, шул бильярд янына сырышалар да, китә комарлы уен. Чәнчә бармактай баганачыкларга идеаль итеп кырылган шарлар тезеп куела. Җебеннән хәйләсен белеп тартып җибәрүгә, бөтерчек уйнап китә, шарларны берәм-берәм кыерлый башлый. Почмаклардагы ояларда да шарлар посып утыра. Очко туплау тәртибе ничек булгандыр, әмма уен гаҗәп кызык иде. Хәтта карап тору өчен дә кызык иде. Бүтән кешедә андый бильярд күргәнем булмады. Безнекен Өченче солдатым мунча ишек төбенә басма итеп каплап куйды. Башта үзенең исе киткән иде:  «Булса да булган икән бер оста кеше. Ник сакламадың син бу кешене, Фәһимә?» – дип, тел шартлатып йөргән иде. Ник ул бильярдны Альберт алып китмәде икән? Әтисенең төсе итеп...

     Хәзер менә торып-торып исем китә. Альберт белән шахмат уйный торганнар иде. Өйгә бу уенны улы алып кайтты. Гомумән, Альберт улыбыз мавыгучан, әтисе кебек һөнәрле булып үсте. Аның лобзик белән кисеп ясаган әйберләре белән ата кеше горурлана иде. Ә менә улына шахматта оттырасы бер дә килми иде. Оттырган чакларында башындагы контузиясе уяна иде дә шахмат фигуралары төрле якка оча торган иде.

     Бик мәшәкатьле еллар кичердек. Мин укырга кереп кайтуга Шәйхразый хисапчылар курсына китте. Ничек тә укыйсы килә, миннән дә калышасы килми иде аның. Югыйсә, икенче дәрәҗә инвалидлык төркеме азмы-күпме акчалата ярдәм бирә иде. Әмма аның матди якны да тәмам үзенә йөклисе килә иде шул. Бөгелмәгә йөреп укыды. Февраль бураннарында шинельдән сүтеп теккән пальтодан туңа торган булгандыр инде. Юк, ул җәяү кайта. Юл акчасын янга калдырып, куенына күчтәнәч тыгып кайта. Күчтәнәчнең төрлесен табарга була, акчаң гына булсын. Авыл башында нефтьчеләр өчен магазин ачып куйдылар. Анда гел без татып карамаган тәмле ризыклар саталар иде бугай. Сыр тәгәрмәче күргәч, бәләкәй кызым шаккаткан иде: «Аны ашыйлармы?»  «Юк, – дидем. – Матурлык өчен генә ул». Ә Шәйхразый, үзеннән жәлләсә дә, шул кибеттән миңа әстерхан йә бәдам чикләвеге алып кайта. Мине шат күңелле, сәламәт, бәхетле хатын итеп күрәсе килә иде аның. Берьюлы күчтәнәч урынына кап-кара көчек кыстырып кайткан. Эт яратты микәнни? Мин: «Өйгә кертмә!» – дигәч, боекты. Мин шул чагында ятим үскән малай күңелен аңлый белмәгәнмен.

     Хисапчы таныклыгы алгач, Икенче солдатым Баулы бораулау конторасына барып урнашты. Кая инде аңа авыр торбалар сөйрәргә! Үзем чарасына керешеп, Кызылъяр клубына мөдир итү җаен таптым. Бу эш безнең гаилә өчен мәдәни яктан отышлы булды. Һәр яңалык белән кызыксынучан Шәйхразый патефон алып кайтты. Өйгә «Огонёк» журналы керә башлады. Балалар шуны карап үскәннәр икән. Балачакта кергән мәгълүматны кара син! Бәләкәй Асия Рерихны белә!

     1952 елда Октябрьск шәһәрендәге шоферлар курсына урнашып кайтты бу. Ничек тә булса, үзенә нефтьчеләр тирәсендә – акчалы җирдә эш табасы килгәннән инде бу. 4нче СМУга алдылар үзен. Әмма еш авырып торган яралы солдат анда озак эшли алмады. Кайда да озак эшләрлек түгел иде аның хәле. Үзе тәвәккәл, үзе чамасыз батыр. Ни булырын уйлап тормастан куркынычның күзенә керә торган холык. Баулы янгын сүндерү командасында эшләгәндә аның түбәгә үрләгән утны сүндерергә менгән җирдән, түбә белән бергә өй эченә ишелеп төшкәнен сөйләп, йөрәгемне алдылар. Үзе көлә генә: «Коммунист бит мин. Кайда хәтәр – шунда булырга тиешмен», – ди. Бер курку белмәс адәм булса да булыр икән. Аръякта бүленеп калган укучыларны алып чыгарга көймә белән ташуга – бозлар арасына кереп киткәнен үзем күрдем. Югыйсә, ул балаларга борылып авылларына кайтып китсәләр дә, сүз әйтми идек бит инде... Җыйнак кына гәүдәдә, яргаланып беткән бәдәндә каян шулкадәр егәр булгандыр?

     Бервакыт авылга ниндидер сәер кеше килеп йөри башлады. Өязы ягыннан килә, диләр. Олы гәүдәле бер дивана адәм икән бу. Әҗелгәрәй исемле икән. Бер төнне иңбашыма кул тигәнгә сискәнеп уянып китсәм, якында гына олы күләгә басып тора «Шәйхразый!» – дип кычкырып җибәрдем, ахрысы. Шәйхразыем сикереп тә торды, бу әзмәверне өйалды баскычыннан түбәнгә томырды да. Шуңа күрә безнең ишеккә келә кирәкми иде: Шәйхразый йорты бу!

     Ә үзе нечкә хисле, кырыс холыклы, әмма бик гадел бер адәм иде. Мин кышкы каникул вакытында дүрт ел рәттән кышкы сессиягә йөрдем. Икенче солдатым балаларның каникул көннәре ямьле үтсен өчен өйгә чыршы куя иде. Ике бала өчен! Кич утыруларына ямь кертү өчен кабак төше куырып бирә икән. Аны өчәүләшеп берәмтекләп саны-саный тигез итеп бүләләр. Һәр кемгә үз өлеше. Монысы гаделлек әлифбасы! Кабак төше – тәмле нәрсә. Шуңа күрә ул өйдә юк кеше өлешенә дә тияргә тиеш. Бөгелмәдәге Диләрә белән, Казандагы минем өлешкә дә...

                                                  * * *

     Шәйхразый хәленнән килгән кадәр мине кайгыртып яшәде. Күрәсең, ул озак-озак мине сагынып яшәгәндә Гасыймнан килгән хатларны укыгандыр. Чөнки, нәкъ аныңча итеп, хатларында яшерен сер инде бу дип уйлаган урыннарны гарәпчәләп яза торган иде. Гарәпчә язуы бик матур иде. Бераз гына мәдрәсә эләгеп калган иде аңа. Аннары Шәйхулла әтәй дә кадимчә белем алган кеше, намазлы карт иде.

     Шәйхразый мине саклыйм дигәндә чамадан уздырып та җибәрә торган иде. Ул аркылы пычкы белән утын кисәргә туры килгәндә дә миңа пычкы башы тоттырмады. Авыр әйбер күтәртмәде. Минем Казаннан кайтыр вакытымны көтеп, урман җиләген кар базына төшереп саклый торган иде. Ә аның мин кайтуга, ак штаннан калып, идән юулары үзе бер хикмәт булган инде. Акча муллыгы булмагач, хезмәте белән сөендерергә тырыша иде. Мине олы кызы урынына күреп көйләде. Ә менә мин аны тәрбияләп җиткерә алмадым бугай. Гөл кебек итеп өйләр салып куйганның соңында ул өйнең рәхәтен аз күреп калды шул. Мин диплом алганнан соң ике җәй яшәп калдык аның белән. Ул җәйләрне Ырыссу хастаханәсенә йөреп үткәрдем. Язга чыгуга сөяк-санаклары өзелеп сызларга керешә иде аның. Бер дәва да килешмәде. Барасың янына хастаханәгә утыз километр юл үтеп. Ә ул урынында юк. «Абый гараждадыр ул, – диләр яшьләр. – Аңа машина җене кагылган бугай». Шулайрак иде шул. Техника аныкы иде. Хыялында машиналы булу уе булгандыр да бит. Сәгате иртә сукты.

     Мәктәптә физкультура һәм хезмәт укытучысы булып эшләде. Соңгы берничә елда гына инде. Юк иде шул саулыгы, юк иде. Шуның өстенә хезмәт дәресе вакытында уң кулының ике бармагын өздерде. Кайсыдыр шук малай укытучы станокка такта урнаштырып торган вакытта рубильникка баскан. Шунда да югалып калмаган бит ул. Бармакларын алып, кулын ак җәймәгә төреп, район хастаханәсенә үзе киткән. Югыйсә юлда күпме каны аккан инде аның. Бер зарланып карамады. Аяклары шешенеп, чыдамаслык сызланулар өстенә бит бу. Сугышларны кичкән адәмне сугышта күргән газаплары куып тотты. Бик йончыды.

     Әйе. Бу зәхмәтләр минем пединститутны тәмамлап кайтканны гына көткән диярсең. Миңа гел аркылы килеп торды. Күп газаплар күрә-күрә алган Укытучылар институты дипломы, имеш, югары белем саналмый башлады. Вокзал идәннәрендә куна-куна, күкрәк баласын тилмертә-тилмертә укып йөрүләрем жәл.

     Минем тагын арбадан төшеп калу ихтималым бар иде. Безнең мәктәпнекеләр барысы дәррәү кузгалгач, калышмыйм дидем. Кайбер имтиханнарны Бөгелмәдә генә тапшырып булу мөмкинлеге дә кызыктырды. Мине үзебезнең төбәктә татар телен укыту җәһәтеннән методист итеп тә билгеләгәннәр иде. Күңелемнән генә Гасыйм өчен дә укыйм дип уйладым. Имеш, аның бүленеп калган хыялын дәвам итәм.

     Минем Икенче солдатым бу сынауны да сабырлык белән үткәрде. Балаларга күз-колак булды, йортны тотты. Мине мәктәп директоры итеп билгеләгәч һәм алдыма яңа мәктәп салып керү бурычы куелгач, аның урман гыйлеме миңа әйтеп бетергесез ярдәм булды. Җитмәсә, минем эшем тиешенчә үтәлсен өчен төзүчеләр бригадасын да үзе күзәтеп эшләтте. «Шәйхразый абый бүрәнәнең авыр башын ялгыз күтәрә. Булса да булыр икән көчле адәм», – ди торганнар иде. Болары бармакларын өздерү тарихына кадәр булган иде.

     Әйткәнемчә, бармаклары белән бергә сәламәтлеге дә ишелеп китте. Ул миңа юнәтергә хыялланган санаторий путевкасын тапкан идек Шәйхразыйга. Кырымга. Евпаториягә. Ул анда да барып җитүгә миңа фатир белешеп, өч укытучы белән бергә килергә чакыру җибәрде. Диңгез күреп кайтыйк әле дип, сөенә-сөенә бардык. Бу минем Шәйхразыйны алырга баруым булып чыкты. Без килүгә бик ябыккан, ашаудан калган иде. Шул хәлендә дә безгә искиткеч фатир табып куйган, курсовка белешкән. Мин кайтып китәрмен, ә син калып ял итәрсең, дип уйлаган. Кырымның башкалар өчен шифалы һавасы аның әҗәлен тизләтте. Тәмәкене күп тарта иде шул. Сугыштан ияреп кайткан гадәт. Бары «Прибой» папиросларын – иң катысын гына тартты. Үпкәсендә яман шеш, ахырысы, диделәр. Әмма табиблар кистереп әйтә алмадылар. Ни булса да, процесс бик тиз бара иде.

     Үзен генә юлга чыгарырлык түгел. Дусларым калдылар. Без киттек. Юлда кайтканда бер станциядә кефир алып меним дип төшүем генә булды, состав кузгала башлады. Арттагы вагонга утырып өлгердем. Шәйхразый бичаракаем, бик хәлсез иде. Фәһимә калды, дип уйлап, ятагыннан торган, киенгән, ике кулына ике чемоданны тоткан, киләсе тукталышта төшәргә җыенган. Мине имин күргәч, күзләреннән яшьләре бәреп чыкты.

     Шәйхразыйны өйгә исән алып кайтып җиткерә алмадым. Баулы хастаханәсендә калдырдым. Диләрә кызыбыз шунда эшләгән чак иде. Ярый әле барганмын Кырымга. Үзе генә кайта алмаган булыр иде. Шул хәлендә дә балаларга бүләкләр алган...

     30 нчы июньдә кайтып җиттек Баулыга. Районда Сабантуйлары гөрли. Яшәү белән үлем янәшә.

      Үләсе көнне минем килеп җиткәнне ничек көтеп алганын сөйләделәр. Үч иткәндәй, автобус кеше җыя-җыя, озаклап барды. Газраилның кулын тотып торгандай, секундларны санап, ихтыярын җыеп түзде, диләр. Ул Әҗәлнең ничек килгәнен күп күргән кеше иде бит. Мин килеп җитеп, янына утыргач кына өзелде. Соңгы тапкыр мәхәббәт тулы күзләрен миңа төбәде. Яратуы хак иде инде. Хак иде...

     12нче июльдә Шәйхразыйны җир куенына иңдердек. Нибары 47 яшь иде аңа. Өч көннән туган көне буласы иде. Мин егерме елдан соң – 44 яшемдә икенче мәртәбә тол калдым!

     Аны җирләп кайткач, ялт итеп торган ихатага чыктым. Бөтен нәрсә аны хәтерләтә. Көрәкләр ул куйганча тора – тәртип ярата иде: «Алган җирегезгә куегыз!» Бакча коймасына таяндым. Йорт урыны тапканнан соң нибары җиде елда ул мине өйле-нигезле итте. Кешенекеннән матур өем булыр дип уйлаган идеммени мин яу кырыннан кыерланып кайткан солдатны үземә иптәш иткәндә. Ул да бит мине – йортсыз-җирсез, яшь балалы хатынны иш иткән иде. Әле үкенеп йөргән чакларым булды. Имеш, дусларым шәп кешеләргә кияүгә чыга белделәр. Ә бит аларның ирләреннән берсенең дә акчасыз, мөлкәтсез килеш, юктан бар итеп дигәндәй, өй салып керә алганы булмады. Һәммәсе дә казна фатирларында гомер кичереп, безнекедәй, бөтен урамны балкытып торган өйгә кызыгып яшәделәр. Өч баланы кимсенү галәмәте күрсәтмичә үстердек. Мин ике дипломга ия була алдым. Бәхетле иткән икән бит ул мине. Бергә яшәп калган 19 елда ирешкәннәрнең рәхәтен, рәхмәтен калган гомеремдә дә күрдем. Шәйхразыйдан соң тагын 50 ел гомерем булды бит әле.  Калган яшәвем мәхрүмлекләр, кимлекләр, ачлыклар кичермичә үтте. Чөнки өем бар иде, белемем-дәрәҗәм бар иде, балаларым тәрбияле иде. Шәйхразый вафатыннан соң олы хәсрәтләр күрмәдем. Ул мине мәшәкатьсез тормышта калдырып китте.

     Бакча коймасына таянган килеш Шәйхразый белән узган гомер юлын барлап бик озак тордым. Хәзер миңа бакча коймасына таянырга гына калдымыни соң инде? Диләрә кияүдә, бәби көтә. Альберт бер елдан армиягә алыныр. Асиясе дә укырга китәм дияр әле аның. Мин тагын ялгыз калам икән. Бу авылда туган-тумачам юк. Йөрәгемә тирән сагыш үтеп керде. Бичаракаем, яратканмын икән мин сине. Мин бу сүзләрне чәчәк түтәленнән миңа үрелеп карап торган зәңгәр чәчәк күзләренә карап әйттем. Шәйхразый күзләре! Хәзер миңа ирләрчә ныклык белән яшәп китәсе. Балаларны укытыр – аларга терәк була алыр өчен дип, үзем укыган идем бит. Димәк, минем күңелдә Шәйхразый гомерле булмас дигән яшерен фикер яшәгән. Сугыштан калган кыйпылчык кына иде ләбаса. Хәзер инде мәктәп утынын эш агачы итеп сакламабыз. Утын көе генә ягарбыз. Җылынып кына булмас.

     Балаларны Шәйхразый белән үстердек. Ул аларга тәрбия бирә белде. Куркак булмаска өйрәтте. Үзе дә кулы тигән һәр эшне башкарып чыга белде. Мин җитешмәгәндә оекбашларга ямау салып куярга да иренми иде. Улыбызга ир-ат эшен өйрәтте, кызларга энә тоту җаен күрсәтте. Диләрәне ару кешегә кияүгә бирәсе килеп, аның өчен гел борчылды. Ул исән чагында Диләрә яклаулы булды. Төпчек кызыбыз авырганда да хастаханәгә аның белән гел ул йөри торган иде. Чөнки үзе сырхау кеше, баланың хәлен миннән алдарак сизеп ала торган иде. Аны хәтта минем дусларым, балаларның дуслары да бик хөрмәт итәләр иде. Алар чишә алмаган мәсьәләләрне чикләвек кебек кенә ярып ташлый иде. Табигый зиһен бик көчле иде аңарда. Һәр гамәлнең әмәлен белә иде. Бик тә, бик тә укыйсы килгән аның. Их, бу сугыш чыкмаган булса иде ул.

     Мин педсовет утырышларыннан кичегеп кайтсам да, аш янына ялгыз утырмас, балаларны да: «Әниегез кайтсын», – дип тыеп тора торган иде. Иртән уянып чыгуга каршы йорттагы Хәкимәттәй тәрәзәсен кереп ачар иде, Янәсе карчык төнне исән-сау гына чыкканмы? Күршелек кагыйдәләрен шулай үтәтте ул. Гомумән, язылмаган кагыйдәләрне үтәтү аның тормыш рәвеше иде. Шул Хакимәттәйнең армиядәге улына хатлар язып торды. Яшьтән атасыз калган егеткә әти тәрбиясе бирү турында кайгыртты. Югыйсә башка берәүнең күрше малаенда бер гаме булмас иде. Бервакыт Асия төш күргән. Имеш, әтисе теге дөньядан әйләнеп кайткан икән. «Хәйләсен таптым мин аның. Юлы бар аның», – дип әйтә икән. Бу төш ышандырды. Валлаһи, юлы булса, таба торган кеше иде ул!

     Шәйхразый бер эшне генә эшләми иде  – сугым суймады. «Сугышта канны күп күрдем. Булдыра алмыйм», – диде. Аның эше төзү иде. Хәтта аның кебек кырыс табигатьле кеше күңелендә дә сугышка каршы әнә шундый зур каршылык яши иде. Югыйсә бит хәрби кеше булырга җыенган.  Өченче солдатым да тавык та чалмады. Чәчәкләр үстерде. Матурлык тансыклау кадәресе икесенең уртак сыйфаты булган икән. Әле тагын җан кыюга, кан коюга нәфрәт тә берләштерә иде бу икәүне. Беренче солдатым нинди булып чыккан булыр иде икән сугыштан? Сугышларны туктатам дип кереп киткән җиреннән...

     Әйе. Нибары 19 ел бергә яшәп калдык. Әмма шушы 19 елда кеше гомере буе башкарырга тиешле вазифаларыбызны үтәп өлгергәнбез икән. Өченче солдатыма Шәйхразый салган өй бүрәнәләренә кадак каккалап йөрергә генә калган иде. Мәшәкатьсез яши белгән кешегә ияреп, Гасыйм хыялланган: «Син рәхәт яшә!» гомере килде. Шәйхразый белән дөнья көткәндә күргән михнәтләрнең әҗерен күрү Мөбарәккә – Өченче солдатыма язган булып чыкты. Аның белән 29 ел бергә гомер кичердек. Муллыкта яшәдек.

(Дәвамы бар)