Логотип Казан Утлары
Бәян

Хатыннар сүрәсе (дәвамы (4))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

      ***

     – Сугышка дүрт егет биргән, үзе балта тоткан, колхоз төзешеп йөргән Шәйхулла абзый йортын күрдегезме, кызлар! Йорт димәсәң, хәтере калыр, алачыкның алачыгы! Өй эченә кермәдек әле. Ишек ачылганда күрдем – ике терәүле.

     Роза кыю шул. Уендагысын әйтте дә салды. Кыю булмаска, аның әнкәсенең абзасы генерал Булатов шул. Шуңа күрә үзен батыр тота. Яклаучысы бар.

     Фәһимәнең менә инде булды дигән яклаучысы да әллә исән, әллә юк. Хатлары килми башлады. Яшь хатынның эче тулы ялкын. Әллә аның нарасыен да, үзе кебек, ятимлек язмышы көтә микән? Авыр синең хәлең, Фәһимә! Кызылъяр туган авылың түгел. Яклап сүз катар кешең юк. Иң мөһиме – үземнеке дияр ояң юк! Розаның өй турындагы мыскыллы сүзләре яшь хатынның тәмам кәефен җибәрде. Балта остасының өе шундый булгач, сиңа – бер таянычсыз укытучыга өй салып керүләр бөтенләй дә буш хыял булырга охшап тора. Ярый ла, быел көз кайтарып аударган утыныңны игезәкләр ярып бирделәр дә үзләре сугышка киттеләр. Сугыш тиз генә бетмәсә, алга таба ничекләр көн күрәсе булыр? Һаман саен заёмга язылыгыз, налог түләгез дип кыстап йөргән укытучыга авыл кешеләрендә җылы хисләр уяныр микән? Алар аңа ярдәмгә ашкынып торырлар микән? Ул заёмнарга укытучыларның да барлы-юклы хезмәт хаклары уелып кына кереп китә шул. Кая монда өй салырлык акча җыю турында уйлау!

     Бер кичне җиделе лампа яктысында дәфтәрләрен тикшереп бетереп, бер читкә этеп куйгач, ул башын беләгенә салып бик озак уйланды. Бер анык фикергә килде. Аның бөтен таянычы – үзе. Ул беркайчан да елап, егәрен әрәм итмәс. Җебемәс, сынатмас. Кызы бәхетле булсын өчен таш тауларын ярып үтәр. Гасыйм аңа соңгы хатларының берсендә: «Рәхәт яшә», – дигән. «Рәхәт яшәрбез», – димәгән, нәкъ менә «Рәхәт яшә!» – дигән. Васыять кебек итеп әйткән. Иреннән килгән хатның шул өлеше күңеленә шом үрләтте... Әлвидагъмы әллә бу? Гасыйм уйламыйча сүз әйтә торган кеше түгел. Аның эче нидер сизенәдер. «Куркыныч җитте», – дигән җөмлә дә бар иде бит әле ул хатта.

     Фәһимәнең күңеленә кереп оялаган шом, төнге ябалак кебек, канатларын җәя бара. Тиккә түгел бу, тиккә түгел!

      Төнлә төшендә аның янына Гасыйм килде: «Ник борчыласың, якыным? Мин бит нибары арыш сохарие гына сорадым. Хәзер кирәкми дә инде. Болай да яшәп була», – диде дә югалды. Нигә алай диде икән? Җибәрде бит инде, җибәрде. Инде барып җиткән дә булырга тиеш күчтәнәче. Һай, дускаеның ризыгы киселде микән әллә?

     Иртән төшен инәенә сөйләде. Камиләттәй: «Хәерлегә юра, кызым. Кайгы дигәне дә адәм башыннан йөри. Ил белән бит, ил белән. Көтеп карыйк әле хатын. Шуның матур итеп сәлам сырлауларын сагындым. Мин догада, балам», – диде. Тик хатлар килү тукталды шул, тукталды.

     Агитатор һәр көн саен радиодан Совинформбюро хәбәрләрен язып ала. Юаныч булырдай бер хәбәр юк: «Иделгә ут капкан. Безнекеләр шәһәр эчендәге һәр йорт өчен сугыша. Шәһәр эчендәге трактор заводы танклар эшләп чыгаруын дәвам итә. Һәр әзер танк шунда ук сугышка кереп китә». Бер көн килеп: «Дошман армиясе боҗрага алынды. Маршал Паулюс әсир ителде!» – дигән хәбәрне тантаналы тавыш белән Левитан илгә ирештергәнче йөрәкләр,  кайнар табага төшкән майдай, сызыкка әйләнеп бетте.

      Сталинград азат! Азат диярлек...

      Хат кына килмәде...

Фәһимә дөньядагы иң сагышлы хатынга әйләнде. Аның ире җиңү канатында кайтырга тиеш иде. Хәзер ул аны, теге Шәйхразый хәлендә кайтса да, шатланып каршы алыр иде. Аларның бит бер-берсенә биргән вәгъдәләрен үтиселәре – бәхетле илдә бәхетле балалар үстерәселәре бар. Дошманга үч итеп! Күп итеп...

     Мәхәббәтнең өметсезләргә дә канат куя торган тылсымы бар. Әлегә ул Шәйхразый кулына шөшле генә тоттырды. Шәйхулла абзыйның чабата үрергә дип хәстәрләп куйган юкә кайрылары байтак икән. Һичьюгы кулым эш тотсын дип, шуларга тотынды. Мичкә көн дә ягыла. Көн дә юкә кайрылары пешәләнә. Алардан өйгә татлы-баллы ис тарала. Юкә кайрысын нечкә телемнәргә телеп тезеп куя да, Шәйхразый көн яктысында бер рәхәтләнеп чабата үреп ала. Шәйхулла абзый малайларының агач эшенә кулы ятып тора. Көнгә ике кием чабата үреп өлгерә ул. Үзләренә дә кирәк. Сатып кайтырга да була. Хәерҗиһанеттәй Баулыдагы сеңлесе янына йөреп кенә тора. Анда да балалар ишле. Шәйхразый Фәһимә өчен дип тә бик матур күтәртмәле чабата ясап куйды. Шуны илтә барган иде, шаккатты: Камилә абыстай үзе чабата үреп утыра. Бетә торган нәсел түгел икән болар! Ярар, язга чыккач, Ык талыннан тырыслар үреп күрсәтермен әле мин сезгә. Юк, Диләрәне ишегалдында тартып йөрү өчен бишекле арба ясармын. Үсә бит инде. Арба кирәкмәс инде аңа. Нишләп бу бала һаман тәпи йөреп китми икән? Ашау җитми бу балага, ашау җитми. Шәйхразый шушы бәләкәй кыз өчен үзенең ихластан борчылуына сәерсенеп куйды. Ата буласы килү теләге уянган ахыры аңарда.

                                                   * * *

     1943 елга да кереп барулары. Мәктәптә чыршы куярга йөриләр. Ильяс абзый урманнан хуш исле бер нарат кызын алып кайткан. Кичкырын чыршы уенчыклары ясаштырып утырганда ишектән кунак килеп керде. Менә сюрприз, ичмасам. Колашада мәет хәлендә яткан адәм үз аягында!

     – Кызлар, менә мин дә кеше булып киләм. Инде укырга өйрәнәсем килә. Сездә мин дә укый ала торган китаплар бардыр дип өметләнеп килдем әле, гаеп итмәсәгез.

     – Ой, Шәйхразый абый, минем немец теле дәреслекләрем генә бар шул. Фәһимәдә инде ул әкиятләр. Бала-чаганың ач тамагын әкият укып алдалый ул.

     – Мин алай ук ач түгел. Авылдашлар әйбәт тәрбияләделәр мине. Менә бәләкәй кызга да инәй күчтәнәч җибәргәние әле. Бездә моны кырыккат диләр. Төйгән киндер орлыгы ягып пешергән урама көлчә бу. Бик тәмле! Бәләкәй балага ярый торгандыр бит?

     – Тәмлегә ияләшкән бала түгел. Яратыр, – диде чаршау эченнән кузгалып чыккан Камиләттәй.

     – Менә монысы уенчык. Чыршы уенчыгы. Кыш бабай бүләге.

     – Ой, нинди матур арба. Нәни курчагы да бар. Пассажир! – Рая Диләрәдән алдарак сөенеп, уенчыкны идәндә тәгәрәтеп җибәрде.

     Бала куанычтан кулларын чәбәкләп алды да, тиз-тиз генә мүкәләп килеп, кунак абыйның итекләрен кочаклап алды. Фәһимәнең үзәге өзелеп китте: «Әтисе дип уйлады бала». Нишләп алай булсын инде. Гасыйм киткәндә тугыз айлык кына булып калган бала әтисен хәтерли алырмы? Уенчыкка сөенүе генәдер...

     Шәйхразыйның күзе өстәлдә яткан «Үсү юлы» журналына төште.

     – Менә бит! Бу журнал нәкъ минем өчен икән. Үсәсе бар минем. Бер кичкә генә алып торсам ярыймы? Иртәгә сезнең чыршыгызны күрергә килгәндә бирермен. Мин чын урманчы бит. Дөрес урнаштыра алдылармы икән чыршыгызны, килгән-килгән аны да карап китәрмен. Агач исе сагындырды.

     – Син урманчымыни, егет?

     – Вербовка белән китеп, Карелия башкаласы Петрозаводскида урман эшендә эшләдем мин. Бик кирәкле һөнәрләргә өйрәндем. Балта эшен кечкенәдән яратам. Әтәй тәрбиясе. Кайсыгызга өй салып бирәсе? Бераз ныгыйм да...

     Фәһимә егеткә кызыксынып карап куйды. Аның уена кергән нәрсәне бу егет ничек сизеп алды икән? Сәер, бик сәер бу.

     – Бик кызыклы тәкъдим. Менә фашистларны җиңгәннең икенче көнендә үк. Юк, Гасыймым кайтып күренүгә үк тотынырбыз, яме. Сүзеңне онытма!

                                        * * *

     «Үсү юлы» журналы эчендә Гасыймның хаты киткән икән. Фәһимәгә күңеле төшкән Шәйхразый хатны укымый булдыра алмады. Угрылык инде бу! Тик йөрәк бар бит әле монда. Хат кыска гына икән. Әмма сугышларны ерып кайткан солдат бу хатның хәвефле икәнен тойды. Фәһимә кебек ул да: «Рәхәт яшә!» – дигән җөмләгә игътибар итте. Бәхилләшә бит бу солдат. Сугышка керер алдыннан солдатларның күбесе өйләренә хатлар язып сала. Командирлар да моны куша. Кыр почтасын йөртүчеләр кулыңнан ук алып китә. Әлбәттә, хәрәкәттәге армиядә йөргән чагың булса, шулай инде ул.

     Бу хат Шәйхразыйның тынычлыгын алды. Фәһимә кул астында гына тоткан хатны алып китеп, гаепле булган бит ул. Бик начар иткән! Иртәгәсен төш вакытында ук илтеп бирим дип, мәктәпкә китте. Ә анда ...

     – Шәйхразый абый, ипләп сөйләш, – диде Роза. – Фәһимәгә кайгылы хәбәр килде. Ире һәлак булган. Без белгәннәрдән беренче кеше хакында кара хат! Ничекләр чыдар инде дускаем! Яңа ел кичәсендә җырлыйсы да бар бит әле аның.

     Алар яшь укытучының үз-үзенә беркайчан да сыгылып төшмәскә, дошман тегермәненә су коеп, күз яшен күрсәтмәскә сүз биргәнен белмиләр иде әле. Әнисе Камилә абыстай күрмәгәнме андый хәсрәтләрне? Сынатканы булдымы соң инәенең? Фәһимә дә сынатмас! Ышанмый да әле ул бу шомлы хәбәргә. Аның кыр үрдәге кебек җитез Гасыймы дошманга тоттырмагандыр.

     – Розакаем, Рая дустым, килегез әле яныма. Булыгыз әле ике канатым! Гасыйм исән бит ул, әйеме? Исән бит ул! Кайта бит ул! Мин ансыз яши алмам, аһ дусларым! Мин елыйм, мин елыйм! Инәй белми бит әле. Диләрәм белми...

     – Еламыйсың, Фәһимәкәй! Син җырлыйсың! Чык сәхнәгә! Халык укытучысының чыдамлык үрнәген күрсәт кешеләргә. Кайгы урман өсләтеп түгел, кеше башыннан йөри. Бүген – сиңа, иртәгә миңа килә ул. Җырла, Фәһимә! Җырла! Гасыймың ишетсен...

     Бәйрәмдә юанып китик әле дип, клубка җыелган хатын-кызлар Фәһимә Сәгыйтова башкаруындагы «Юксыну» җырын үкси-үкси тыңладылар. Кайгылы хәбәр ни арададыр таралып өлгергән иде инде. Бу хәбәрне Камилә абыстайга кичтән әйтеп тормадылар. Менә кайчан Фәһимә чыдамлык үрнәге күрсәтте. Инәе дә ишетмәгәнгә-белмәгәнгә сабышты.

                                                * * *

     Баулыга медкомиссия үтәргә барган Шәйхразый Галиуллинны Кызылъяр мәктәбендә военрук булып эшләргә күндереп кайтардылар. Инвалидлык төркемен ачыклау өчен генә барган иде югыйсә. РОНО мөдире янына кергәч: «Командир булган кеше мәктәп укучылары янына җиткән чәч белән кермәстер бит инде», – дип, тәрбияләп маташканнар иде дә, «командир» сүзне кыска тотты: «Минем чәчемне фәкать бер генә кеше ала. Ул минем полкташым. Аның белән очрашкан көнне алдырырмын!» – диде. Минем баш чүмеченә хыянәтчел кереп оялаган ядрә бар. Ул каһәрнең тимер арты күренеп тора, дип аңлатма биреп торасы килмәде. Дошман үкчәңә басып килгәндә чигенүнең нәрсә икәнен үзе татымаган кеше сине ничек аңласын! «Чигенгән икән ул!» – дигән сүзне күтәрә алмый ул. Әсир төшмәс өчен чигенү иде бит ул! Хәрби приказга буйсынып...

     Менә хәзер бер коллективта эшли башладылар инде. Ара-тирә мәктәп кызларына ярдәм итү өчен дә уңайрак хәзер. Беркөн, Мәрвияттәйләргә чүкеч-балтасын кыстыра барып, калыккан идәннәрен, калҗайган ишекләрен көйләп чыкты. Мәрвия карчык эшләрне тагын да табасы иде әле. Кәҗә абзарының түбәсе ышанычсыз икән. Бүре-фәлән килмәсен дип курка. Кыш көне боз өстеннән авылга килгәләп йөрергә ярата алар. Солдатның яралары ачылырга гына тора. Түбәгә үрмәләп йөрерлек түгел. Мәктәптә дә эш күп. Фронтта хәлләр кискенләште әле анда. Безнекеләр ниндидер хәлиткеч һөҗүм әзерлиләр булыр. Ел башында Сталинград янындагы кан коеш йомгаклангач, фашистлар күпләп әсирлеккә алынгач, безнең маршаллар кыю-кыю планнар коруга күчте. Немецларны килгән юлларына таба борып куйдылар. Дошман да сагайды – уйлабрак кылана. Партизаннар хәрәкәте көчәйде. Эх, сугыш башында ук партизан отрядлары оешкан булса, чигенүләр ул тиклем ачы булмас иде. Шунда ук укмашып алып, контрһөҗүмгә күчү җаен табарлар иде. Күпме солдат гомерләре зерәгә кырылды.

     Шәйхразый воерукны бик кырыс кылана диләр. Шук малайлар бик тиз тәртәгә керде. Башың белән карга чумасың килмәсә, хәрби команданы ялтыратып үтисе. Агач мылтык тотып та чаптылар, граната ыргытырга да остардылар. Балалар ач, физик күнегүләр йончыта инде үзләрен. Ләкин, Суворов әйткәнчә инде: «Трудно в учении – легко в бою!» Әй, сугыш күрмәсеннәр иде инде бу балалар!

     Мәшәкатьләр, өйрәнүләр белән кыш үтеп бара. Мәктәптә ир-ат укытучылар азайганнан азая. Район үзәге Ютазыга кышкы юлга чыгарга хатын-кыз курка. Ә барасы чыгып кына тора – кирәк-ярак юллап та, һәр айның 20нче көнендә коллективка тиешле хезмәт хакын алу өчен дә. Юк, булмый ир-атсыз. Бүреләр дә, угрылар да очрый.

     Кулы эш белгән егетне Сабирова бик оста файдалана. Директор ханым үзен яшәргән коллективның анасы кебек тоя. Ялгыз, ягъни сугышка кадәр башлы-күзле булырга өлгермәгән кыз балалар аның киңәшләренә бик мохтаҗ дип белә ул. Бәлки, дөресе дә шулайдыр. Әнә бит беркөн укытучылар тулай торагына барып керсә, өч кыз өч якта елашып утыралар. Мичләре ишелеп төшкән. Урыс кызы Екатерина Дмитриевнаның бу авылга килгәнче гомумән дә мичкә ягып караганы булмаган. Башлангычлар укытучысы Фәүзия: «Кайтам да китәм үз авылыма. Әниләр янында торып эшлим», – дип план корып утыра. Математика укытучысы Рәсимә генә кайдандыр кызыл балчык табарга иде бит инде дигән дөрес нияттә. Директор аларга ярдәмгә Ильяс абзыйны җибәреп, мәсьәләне хәл итү җаен тапты. Үзеннән бик канәгать калды ул. Менә бит ничек оста җитәкчелек итә. Юк, ир-атлар бөтенләй бетеп киткәнче бу кызларны берәм-берәм башлы-күзле итәргә кирәк. Хәзер үк түгел инде. Җәйгә табарак. Бәлки аңынчы солдатлар да кайта башларлар. Алай дисәң, җиденчене тәмамлаган берсен военкомат чакыртып кына тора. Малайлар Мәккә орлыгы мисалында калып бара. Юка гәүдәле Сабирова кинәт куырылып куйды. Үзе дә ялгыз лабаса ул!

                                          * * *

     Теге дәһшәтле булырга чамаланган һөҗүм август башына тәгаенләнгән икән. Чыннан да, хәтәр яу булган икән ул. Танкка танк бәрелгәндәге тимер шыкырдавы бөтен ил буйлап яңгырап ишетелеп торган кебек иде. Бөтен ил киеренке бер хәлдә, ялгыш тын алудан да сагаеп, шомланып, Дуга сугышының ни белән тәмамланасын көтте.

      Курск дугасындагы танклар сөзешеннән соң Совинформбюро күңел күтәрердәй хәбәрләрне ешрак әйтә башлады, әмма кара конвертлы хатлар килү отыры ешаеп китте. Халык боекты. Өстәвенә сугышка чаклы тупланган маялар бетте. Өйләргә ачлык дәһшәте үтеп керде. Ипигә генә түгел, бәрәңгегә тилмерә халык. Чит авылда баласына сыңар чынаяк сөт таба алмый йөдәгән Фәһимә, әллә туган авылым Каразиреккә кайтып урнашыйм микән дип тә уйлана башлады. Кызылъярда Гасыймны көтеп утырудан мәгънә булмас кебек. Исән кайтса, ул хатыны белән кызын Каразиректән дә эзләп таба ала бит инде.

      Өстәвенә, мәктәп директоры Сабирова да, берәр сәбәп табып, һаман каныга. Холкы шундый инде аның. Беркөн Ильяс абыйга каныгып маташкан, ахрысы. Ни ипле кеше инде югыйсә, ул да кызып киткән: «Монда беркем күрми. Башыңны ике күзең атылып чыкканчы кысам бит», – дип куркыткан Сабированы. Шуннан соң беразга басылып торган иде. Берничә фронтовик егет җыелып килеп, укытучы кызларның утыннарын ярып биргәнен ишеткәч, кабат тузынды. Теге егетләрне кабинетына чакырып, мәсьәләне кабыргасы белән куйган: «Йә өйләнегез бу матур кызларга, йә ялгыз укытучылар янында буталып, аларның данын чыгарып йөрмәгез!» – дигән. Егетләр – Шәйхразый да, Гомәр дә – икесе бер тавыштан: «Без риза! Бүген үк өйләнәбез», – дигәннәр. Сабирова аптырап калган: «Бүген үк түгел. Әле Розасы Бөгелмәдән кайтсын. Берегез бит аның егете», – дип әйтә, ди. Каян белеп тора, диген, бөтенесен. Зәһәрен басар өчен, приказ язып элгән: «Сәгыйтова Фәһимә, югары белеме булмау сәбәпле, башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп күчерелә». Приказны элүен элгән, ә үзе, ни әйтерләр икән дигәндәй, елмаеп карап тора икән. Шунда Ютазыга киткән Шәйхразый Шәйхуллович кайтып кергән: «Менә булдырдым, Фәһимә Хәниповна! Анда сезнең белән санлашалар икән. Ике йөз дәфтәр биреп җибәрделәр. Минем, остазым ул, завуч хатын. Педагогика хикмәтләрен аңардан өйрәнәм. Дәрес планнарын да ул төзешә, дидем. Алай әйтергә ярагандыр бит? Иптәш Бикташов сәлам әйтте. Саклагыз аны. Кайгылы вакыты. Сакламасагыз, үзебезгә – РОНОга алабыз, дип тора. Сабирова апа ни за что җибәрми аны, дидем. Ә бу ниткән фәрман? Ә шаяртып торасыз икән. Ертып атыйк без моны. Минем завучыма дәгъвам юк. Фронтовиклар сүзе идәндә ятмый торгандыр бит!»

     – Галиуллин! Остармагыз! Дәфтәрләр алып кайтып бик яхшы иткәнсез. Сез санарга да оста, диләр. Һәр сыйныфка тигезләп бүләрсез инде. Укытучылар бүлмәсендәге өстәлнең аягы сынык икәнен абайламавыгыз начар менә. Приказны болай гына, яшь кызларны сагайту өчен генә элгән идек. Башлангычта укытучылар җитәрлек безнең, шулай бит, Фәһимә Хәниповна?

     Кара син бу Шәйхразыйны! Фәһимәне ничек оста гына яклый алды. Көтмәгән иде. Сабировага каршы торырлык канаты юк иде әле аның. Әкренләп үзенә дә теш чыгаргалый башласы булыр. Тешсез ярамас!

 

                                                  * * *

     Бу көннәрдә Шәйхулла абзыйлар өендә тагын кайгы бар. Яңасы. Унҗиде яшеннән сугышка алынган Мөхлисулла унсигез яше тулган көнне аягын өздереп, агач аякта өенә кайтып кергән. Кара чәчле, куе зәңгәр күзле чибәр егет, кызлар озатып карамаган егет аяксыз калсын әле. Шәйхразый өчен өйалдына җәелгән саламга хәзер инде ул капланып яткан. Юатыр сүз таба торган түгел. Нишләтә бу сугыш адәм балаларын?! Шәйхулла абзый хәзер Шәрифулласы өчен генә догада. Хәерҗиһанеттәй алъяпкыч итәгенә һич тыя алмаган күз яшьләрен сөртә-сөртә:

     – Менә тиле карт! Мине алып кайтканда, ике генә улым бар дип, юрап кына китердең инде бу хәсрәтләрне. Илаһым! Ярый ла мин тагын өчне таптым. Юрамышың  Мәрхәбә кызыма да төшә күрмәсен тагын. Аны да юкка санаганыең бит. Тиле карт! – дип картын орышты.

     – Телеңә салынма, Чәүкә!

     – Һы, нимеч синең балаларыңны харап иткәнгә мин гаеплемени әле? Кичә генә Күгәрчением, бүген Чәүкәмени әле? Мөхлисулла улым, ятма болай. Боекма! Бар, энеләреңне ияртеп, Ык буена балыкка төш! Нурфаяз, бар абыең белән! Балык куырырбыз. Ач тамакка ярап куя ул. Аннары соң... Су агышлары җанга дару була ул. Син гел дә исән кайттың лабаса. Ике аяксыз кайтты Мирхаҗиан абзыең. Идрис сукыр кайткан. Апуш та агач аякта. Бик матур кызлар егетсез тилмерә. Сиңа әле патша кызы бара торган. Ятма болай. Тор! Әле син бит бер дигән эш табып, эшкә урнаша аласың. Амбарга мылтыктан ата белә торган кеше – каравылчы кирәк, дип ишеттем.

     Мөхлисулла да, елап ятса да, үги инәенең сүзләрен ишетеп ята. Дөрес әйтә бит дип уйлап куя. Ну яшьлек гарьлеге йөрәген әрнетә. Унсигез яшь кенә бит әле аңа. Унсигез генә! Ник бу дөньяларга туды икән, гомер буе аяксыз титакларлык булгач?

     – Аяксыз кеше әйбәт йөзә икән ул. Беркөн Мирхаҗианны карап тордым. Аръякка балык кебек кенә йөзеп чыгып китте. Акча эшләгәч, сәпид алырсың. Баерак егетләрдә шул бар хәзер. Амбарга керсәң, башта тамагың туяр. Аннан өйләнеп җибәрерсең. Хатының терәк, балаларың аяк булырлар...

     – Җиттеме, инәй! Мыскыл итмә мине.

      Шул амбар эше Мөхлисулланы тагын бер харап итте. Ярты пот арыш чыкмады. Фронтовикка тимәсләр дип, Мөхлисуллага сыладылар. Тиделәр. Төрмәгә илтеп яптылар. Шәйхразый абыйсы йөри-йөри көч-хәл белән коткарды. Әмма егетнең каурые каерылды. Үртәлү әчесен әче су белән юарга өйрәнеп китте. «Баулынефть» конторасына сварщик булып урнашкач, анда да күңеле яралы дуслары табылды. Акча кулга кергән саен эчә торгач, бу гадәтен гомер буе ташламады. Аны яр итеп сайлаган Шәрык кызлары кебек гүзәл, озын пар толымлы Рәхилә «Хатыннар» сүрәсендә язылмаган бу хәсрәтне касә төбе күренгәнче эчте. Уллары да әтисе эзеннән китте. Нәсел бетте. Бусы да сугыш нәтиҗәсе иде. Шәйхразый моны бик авыр кичерде. Ә нинди саф күңелле кеше иде Мөхлисулла. Металлдан челтәр үрә торган оста иде.

      Инәй көннәр буена мөнәҗәт җырлап йөри торганга әйләнде. Әллә мине юатуы, әллә үзенең җан ярсуын тыярга тырышуы. Уллары сугышта йөри, киявеннән кара хәбәр килде. Ана бит ул – ничек түзәдер. Ярый ла минем көнем мәктәптә үтә. Мәктәп эше өйгә дә ияреп кайта. Агитаторлыктан бушамыйм. Завуч буларак та вазифаларым күп. Җидееллык мәктәп бик зур бит безнең. Һәр сыйныф икешәр. Һәр сыйныфта утызар бала. Ярый әле дәфтәрләргә кытлык. Дәфтәр тикшерәсе аз диюем. Һәр сыйныфта икешәр такта куйдырдым. Оста егетләр бар бит. Язма эшләрне мәктәптә үк кабатлатам, өйгә кушмыйм. Кушудан ни файда? Кәгазь-фәлән юнәтү бик кыен. Фронтка хат язасы булганда кәгазьгә аптырыйлар. Әдәбият фәнен дә күбрәк мәктәптә үзләштерергә көйләдем. Ач балаларым әсәрләр тыңлый-тыңлый оеп китәләр. Хыял диңгезендә йөзәләр. Бөтенләй оеп китсәләр, табышмак таптырам, такмак чыгартам. Җанланып китәләр. Бик талантлы балалар бар.

     Кара тактага акбур белән язудан тыймыйм. Язулары һичьюгы шулай шомарсын. Минем язуга охшатып язмакчы булып тырышалар. Мине яратуларын шулай белдерәләр. Ә мин мәктәптәге һәр баланы язуыннан таныйм. Үземнең дә исем китә. Бу сыйфатым гомер буена да югалмаячак.

     Безнең төрле биналарга таралып утырган мәктәпнең бер бинасы клуб итеп көйләнгән. Залы да, сәхнәсе дә бар. Бик еш кына театр уйныйбыз. Габдулла Тукайның «Шүрәле»сен куйдык. Мин, әлбәттә, Шүрәле. «Үги кыз» әкияте бик матур килеп чыкты. Җырчы кызларыбызның, җырчы малайларның таланты шулай ачыла. Илдә тынычлык урнашса, әллә нинди артистлар килеп чыгар әле безнекеләрдән. Мине шушы балалар арасында кайнашу кайгымнан аралый. Әни (безнең авылда «инәй» диләр, Кызылъярлар инәкәй дип әйтә, мин әдәби телдә сөйләшергә тиешмен дип, «әни» дип эндәшергә күнегеп киләм. Әни генә ияләшә алмый тора әле). Каразирек әрәмәләрен юксына. Монда да аръяктагы әрәмә бик шәп. Тик олы кешене Ык аръягына ничек алып чыгарга белмим.

(Дәвамы бар)