Логотип Казан Утлары
Бәян

Хатыннар сүрәсе (бәян)

Һиҗрәттән соң Мәдинәдә иңгән бер сүрәдә хатыннар турында, җәмгыятьтә аларның хаклары, хокуклары, иҗтимагый мәйданда тоткан урыннары хакында сөйләнгәнгә күрә, ул сүрә «Ән-Ниса», ягъни «Хатыннар» дип аталган.

«Коръән»нән 

Кереш

«...Асия сеңлем! Фәһимә апа минем укытучым гына түгел, күршем дә иде. Мин аны бик тә хөрмәт итәм. Ул ачык йөзле, бик гади, күркәм холыклы кеше иде. Тормыш авырлыгын авыл халкы белән бергә күтәрде. Яшь кенә көенчә дөнья аны, башкалар белән беррәттән, ирсез калдырды, дөньяның ачысын-төчесен татырга мәҗбүр итте.

Ул безгә, укучыларына, өстәмә дәресләр оештырып, искиткеч матур эчтәлекле китаплар укып, коточкыч авыр тормышыбызны вакытлыча булса да оныттыра иде. Аның үзенең дә ачлы-туклы яшәвен, безнең белән бергә үз өлешенә төшкән авырлыкларны онытып торырга тырышканын мин хәзер генә – үзем яшәгән еллар биеклегеннән карап кына аңлыйм.

Фәһимә апа безнең укытучылар арасында иң чибәре дә иде. Ул безне һәм авыл халкын сәхнәләрдән шаккатыра иде. Җиләк кебек чагында ирсез калса да, аның тәртибе «биш»лелек иде. Телгә кермәде. Кирәк санагач, яңа гаилә корды, намуслы булып яшәде. Менә шуның өчен дә әле без аны үзебезгә өлге кебек күрдек. Әниең турында яз әле син. Менә шулай, сеңлем... Авылдашың Мөгътәсим абыең дип белерсең».

Бу хатның минем кулга килеп кергәненә дә егерме ел узып киткән икән. Үзеңнекен язу тыйнаксызлык кебек тоела иде шул. Хәзер менә озаклаганыма үкенәм. Лаек иде әни кызының зурлап язуына. Ә болай район матбугаты аңа карата игътибарлы булды. Дәрәҗәле иде шул.

Әсәремә исем итеп куйган «Хатыннар» сүрәсе»нә әйләнеп кайтсак... Заман, аяусыз заман ул сүрәгә дә төзәтмәләрне, ай-һай, мулдан керткән. Урыны ир ышыгында гына булырга тиешле, фәкать мал-мөлкәт җәһәтеннән генә яклау, аралау, гаделлек күрергә тиешле «нисалар» үзләре ирләренә терәк, балаларына таяныч, иң мөһиме – ил тоткасы булып гомер кичерергә мәҗбүр ителгәннәр ләбаса.

Беренче мәртәбә язасы әйберемнең жанрын аныклый алмый йөдим. Сугыш елларын кичергән хатыннар язмышын бәян итәр өчен гадәти алымнар артык гади булып тоела. Шагыйранә өслүбкә сыеп бетеп булмас кебек. Аллага тапшырдык. Әйдә, әни, Сәгыйтова Фәһимә Хәниф кызы – меңләгән укучысына остаз, гомеренең соңында авылның агәбие булган, туксан яшьлек бабайлар өчен дә зур хәрефтән Апа булып калган ниса, үзең турында үзең сөйлә әле. Кирәк дип тапканда, аның хатирәләренә үзем дә кереп чыккалармын. Берни хәл итәр юк, үзе исән чагында күңел-йөрәк ачкычларын ярата алмадык. Сандыклары бикле калды.  

Беренче аять

– Әбием, син бик бәхетле булгансың. Чибәр булганга күрәдер инде, өч егеткә яр булгансың.

– Кызым, бәхетле кеше бер генә бара ул кияүгә, шул яры белән гомер буе бәхетле яши. Син бәхетле бул. Тиң ярыңны насыйп итсен сиңа Ходай!1

Икенче аять

Мин Ютазы районындагы Каразирек авылы кызы. Бабам Хәбибулла мулла булган. Мулла оныгы булганга күрә, бик йомылып, тарсынып яшәлде. Алай да әнием Камилә – мулла килене, шактый кыю иде. Куркып-нитеп тормады, бабайның гомеренең соңгы көннәрен яшәп яткан землянкасына мине еш җибәрә иде. Кайнар ризык, коймак-мазар илтә барам да бабай янында утырып калам. Аңа кычкырып китаплар укыйм. Беренче дин сабаклары минем күңелемә әнә шулай – бабаемның баш очында утырганда сеңеп калды. Бабай, бик карт булганга күрәдер инде, илдән үк сөрелмәгән. Өеннән генә куып чыгарылган. Ул вакытка минем атам Хәниф Бөгелмә төрмәсендә ачлыктан вафат булган була инде. Калган балалары кайсы кая таралышып беткән. Кем – шахтада, кем – Урал заводларында.

Укытучылык безнең канда иде инде ул. Югыйсә бабайның бер кызын сәнәкчеләр бәкегә салып үтергәннәр дип сөйлиләр иде. «Коммун кызлар үстергәнсең, сәвит хәлфәләре тәрбиялисең. Калган кызларыңны кая качырдың?» – дип, бик каһәрләгәннәр бабамны. Сәнәкчеләрдән аны умарта оясы эченә яшереп кенә саклап калганнар.

Безнең Каразирек кызлары «җиденче» сыйныфны тәмамлауга Бөгелмә педучилищесына китә торганнар иде. Мин дә алар артыннан иярдем. Бердән, мулла оныгы икәнлегемне белеп алырлар дип куркам; икенчедән, күзләренә ямьсез күренермен дип уйлыйм.

Ул вакытта училищега матур кызларны гына алалар иде.

Күземә арпа чыккан вакыт. Кимчелегемне күрмәсәләр ярар иде дип, ян беләнрәк кенә торам. Күрмиләрме соң?

– Бу күзеңдә нинди зәгыйфьлек ул? – дип ярып салды бит комиссиядәгеләрнең берсе.

– Арпа гына, бетә ул, – дип акландым. Югыйсә үземчә матур буласым килеп, чиста күлмәктән, яңа чабатадан килгән идем. Их, шушы сыйрат күпереннән узсам, укып китәм инде мин. Бабай янында землянкада алган белемнәрем дә җитәрлек анысы. Тик ул хакта бик әйтергә ярамаганын да беләм. Минем әле тагын ниндидер гаебем бар бугай. Бөгелмә төрмәсенә илтеп япкан җирдән инәй качып кайткач, ниндидер мөһерле кәгазьләрне мичкә якты. (Морзалык ярлыгы булган булырга тиеш – соңыннан белдем монысын.) Инде ул хәтлесе дә беленсә, училищедан чыгып очканыңны сизми дә калырсың. 15 яшьлек кызыйга бүтән җәза, бәлки, булмастыр да. Бу бит башкалар комсомолга кереп йөргәндә, мин дә шулар белән бергә яңа тормыш төзибез дип ашкынып яшәгәндә...  

– Укытучы – халык көзгесе. Син, сеңелкәй, шуны онытма. Башка яктан сәләтләрең бармы? Бәлки әле, җырлый беләсеңдер?

– Беләм, беләм. Хәзер үк җырлыйсымы?

– Без сиңа ышанабыз. Җырлашырбыз башка вакытта.

Алдылар бит мине укырга. Укытучы булып чыксам, гел бәхетле булырмын кебек тоела инде. Укып киттек. Җамбыл каласында яшәп ятучы Садершәһит абзам укытучы булачак сеңлесенә посылка белән күлмәк җибәргән. Стипендия дә алабыз. Русчаны белү генә чамалы. Баштарак шул фәннән «өч»ле куеп йөдәттеләр. Ә менә төгәл фәннәр гел минеке инде. Партадашым – Гасыйм атлы егет миннән дә башлырак. Бергә-бергә, чикләвек яргандай, мисал чишәбез, бергә-бергә гәзит укыйбыз. Гасыйм комсомолга керерегә җыена. Ә мин куркам әле. Кирәкмәгән сорау бирерләр. Яшереп йөрим мулла бабамны, комсомолга керәм, дисәм, белерләр. Болай да күңелле генә яшибез бит әле. Концерт куйгалыйбыз бергәләп. Ә авылга кайту – тәпиләп.

Бөгелмәдән безнең авылга 40 чакрым. Борчак басуыннан юл үткәндә, дәррәү генә кузак ярабыз. Аннары шалкан өлгерә. 60 яшькәчә тештән зыян күрмәдем. Борчак белән шалканга рәхмәт анысы өчен. Шул басулар безне ач итмәде. Ачыктылар юкса ил белән. Альбомымны алып актарам да йомры битле кызга аптырыйм. Ярый әле шулай түл җыйганбыз кырык бергә керер алдыннан.

Өченче аять

Партадашым Гасыйм дидем бит, Азнакайдан икән ул егет. Якый дигән якын авылдан. Аның белән тәмам дуслаштык. Күзен алмый миннән – оялам, әллә инде мин дә ошатам. Тулай торак болай ерак түгел. Гел икәү бергә кайтабыз. Озатышып йөрү түгел әле бу. Янәшәңдә шундый егет йөрү кызлар өчен үзе йозак бит. Бергә шулай кайтып килгән чакта Гасыйм миңа хыялын ачты:

– Мин педтан соң әле вузга барам! Галим булып чыгу – бар уем!
– Ә мин менә читкә китәрмен күк. Хаты саен чакыра абыем.

Ул чагында уйлый белмәгәнмен китәм диеп кенә китеп булмавын. Җитәкләшеп йөргән егет-кызны авыллар көтеп торуын. Карамыйча безнең уй-теләккә, юлладылар ике мәктәпкә! 

***

Авыл аралары якын түгел.

Гашыйк җанга ара ни соң ул?

Сандугачын көн дә күрер өчен

Җаен тапкан минем Гасыймым:

Сәпит сатып алган юнь бәягә,

Килә хәзер очып һәр кичен.

Мәхәббәте көчле иде аның,

Аның өчен һәр көн кайгырам.

Төнгә кала, димен, караңгыга.

Йончый да бит әле аннары.

Белдекмени әле ул чагында

Караңгының алда булырын?!  

Башлы иде шул ул, яренгәсен

Эш урынын күчертеп куйган.

Икебез дә хәзер Кызылъярда.

Бу авылны шундый яраттык.

Зәңгәр таулар, яшел әрәмәләр,

Тымызык кына аккан ямьле Ык.

 Дүртенче аять

Ак шомыртлар шау чәчәктә чакта

Икәү бергә генә туйладык.

Ык буйларын парлап буйладык та

Көлеп-җырлап бер дә туймадык.

Без яшь идек әле – хыялландык!

Алда көткәне дә шау бәхет...

Сөйгән ярың янәшәдә чакта

Хыялланып яшәү бик рәхәт!

Бик күп итеп бала үстерербез,

Үзебез дә бергә үсәрбез.

Гасыйм дигән таянычым барда

Дәрьяларны кыю кичәрбез.
***

Эленеп калды җырларыбыз

Ык буе талларына:

«Дошманнарның күле корсын,

Безнең диңгез шауласын!

Безнең җырлаган җырларга

Сандугачлар кушылсын».
Ул чагында шулай иде: сандугачлы җырларда да дошмансыз булмый иде. Ярыймы бу, әйбәтме? Әллә юрап китердекме ил өстенә афәтне? Афәт әле ерак иде, сугышлар әллә кайда – Хәсән күле буйларында, финнарда, Халхин-Голда!..
 * * *

Шуннан ары әни сөйләмәде. Югыйсә ачылгандай булган иде теле, сөйләп киткән иде вәземләп. «Ник нервымда уйный икән шушы бала? Хатирәләр мине юатмый, яраларым гына яңара. Сезгә язган булсын тыныч тормыш, язмасын ла сезгә янарга!» Ярый ла соң, туктап торырмын. Сабыр көтәм тагын бер җаен. Сүз йомгаклап, әни әйтә куя: «Төштә күргән кебек гомерем. Алсу төштән кердем төтенгә, таралмады төтен бүген дә! Сер сыйганга, әнә, сандык бар!»

Аять түгел бусы, хатирә...

Почмаклары тимерле яшел сандык күптән инде тынгы бирми. Ни сере бар икән ул сандыкның, нигә микән шулай кадерле? Мондый уйлар бәләкәйдән бимазалый минем күңелне. Җәйге төндә янгын чыккан иде. Түбән очта. Капка төбенә чыгып бастык. Зур авылның икенче башындагы янгын кара төндә бигрәкләр дә дәһшәтле күренә. Авылның ул башы дөрли-дөрли утка кереп бара сыман. Сугыш шундый буладыр инде ул дип уйлаганым хәтердә. Миңа алты яшьләр тирәсе булгандыр. Шул чагында йөрәгем алынып курыккан идем. Олыларның куркышуы миңа да йоккандыр инде. Алар бит әнә, минем кебек багана кочаклап, канлы ялкын шәүләсен күзәтеп, тик кенә басып тормыйлар, тыз-быз йөгерешәләр. Җил янгын чыккан яктан исә. Олыларны шул җил хафага сала. Тимер кыршаулы сандыкны, баш-башындагы колакларыннан тотып, таш келәткә чыгарып куйгач, алар да сабырлана төште. Димәк, иң кадерле хәзинә сандыкта, һәм ул хәзер ышанычлы урында – саклауда!

Янгын сүрелгәч, сандык янәдән урынына кереп утырды. Өстенә тагын юрган-ястыклар – сандыкның сагы өелде.

Ун-унике яшьләрдә өйдә нәрсәнең кайда торырга тиешлеген олылардан артык белә торган бәләкәй «хуҗәйкә» булып җитешкән идем инде мин. Беркөнне теге сандыкка да чират җитте. Кадерледән-кадерле ни-нәрсә бар икән соң аның эчләрендә? Ачтым мин бу серле сандык капкачын. Иң өстә әниемә әбиемнән калган ядкарь – «Кузнецов» тәлинкәсе ята. Читкә алып куйдым. Бер кырыйда саргайган кәгазь төргәге күреп алдым. Аны сүттем. Чәч толымы. Тылдагы авыр хезмәттән өзлегеп, унсигез яшендә гүр иясе булган Мәрхәбә түткәйнең толымы. «Башларым бик сызлый», – дип, Бәләкәй әбкәйнең төшләренә еш керә башлагач, ул толымны түткәйнең каберенә илтеп күмделәр. Тагын ниләр бар? Әһә, монысы күлмәк! Күлмәк! Әниемнеке! Сөйгән егете белән кавышырга нияте барлыгын әйтеп, хат язгач, Кыргызстан ягына киткән олы абыйсы сеңлесенә шушы түше чигешле ак күлмәкне салган. Димәк, туй күлмәге була инде бу. Күлмәкнең сандыктан чыкканын хәтерләмим. 75 ел ятты ул шунда.

Тагын бер күлмәк. Монысы кияүнең туйда кигән, сугышка киткәндә салып калдырган күлмәге микән әллә? Тән исе саклансын дигәндер инде әни – күлмәкнең якаларына сабын тидермәгән. Бу төргәктә Гасыйм Зәкиевнең сугыштан язган хатлары. Иң кадерле хәзинә шушы хатлар түгел микән әле? Сандык янына чүгәләгән килеш укыдым мин ул «кош телләрен». Апамның әтисенең – әнинең Беренче Солдатының хатлары иде болар. Миңа кагылмыйлар да кебек, тик әни бит минеке! Аның гомер юлы минеке. Үзе бу дөньядан киткәннең соңында аның серләре дә минеке. Хәзер шулай уйлыйм мин. Ул чагында бәләкәй идем. Апамның «күзен ачарга» ашыктым. Хатларның берсендәге «Диләрәгә бәрәңге ашатмагыз. Биле юан булмасын», икенче хаттагы «тегәрҗеп белән буен үлчәп җибәр әле, никадәр үсте икән бәгырь җимешем?» дигән сүзләр апамның да күңел дөньясын чайпалдырып җибәрергә тиеш иде дип уйладым. Алай нык хисләнмәде бугай ул. Әллә ул да әни кебек күңелдәгесен биктә тота белә иде микән соң?

Беренче солдат 

Сталинград өчен барган иң дәһшәтле сугышка рота политругы булып кергән ул солдатның да сугыш өермәсендәге гомере нибары 24 сәгать кенә булды микән? Яшь бикәчен, сугыш башланган көндә туган нәни кызын, хыялларын калдырып, броньнан баш тартып, дәһшәтле сугыш авызында йотылган солдатның үзенә дә нибары 24 кенә яшь булган икән шул! Сталинград сугышының беренче көннәрендә үк һәлак була ул. Ржев янындагы канкойгыч иттурагычтан исән чыкканның соңында ул тагын нинди ашыгычлык белән мондагы дәһшәткә дә килеп өлгерде икән? Әй, гомер бетүгә чара табылмый каламы соң? «Хәтәр барда – татар бар» – мәгълүм аксиома лабаса! Исеме Мамай курганындагы Мемориалда. Хәер, кош теледәй хатларны укый башлагач, бу Беренче Солдатның янган утка барып керү тарихы беркадәр ачыкланыр әле.

  Әнинең бик тә кыска гомерле булган татлы бәхетенең мизгелләрен, кәрәздән бал суыртып алгандай, азапланып, сөйләтергә тырышып карадым мин алай да.

– Туй булгандыр бит инде? Җәй идеме, яз идеме? Дуслар, туганнар җыелган идеме? Бүгенге заман аршыны белән үлчәп маташам икән...

– Туй дип, кызым... Кавышу безнең өчен үзе туй иде инде ул. Педучилищедан соң икебезне ике авылга юлладылар. Мин Авыл Ырыссуына киттем, Гасыймны Димтамакка җибәрделәр. Ике авыл арасы ничә чакрым булгандыр, хәзер анык кына әйтә алмыйм. Ул таулар-үрләр аша турыдан гына килә иде. Беренче хезмәт хакына велосипед алган иде. Бер ел шулай турист булып йөрде. Икенче елны икебез дә Кызылъярга күчерелдек. Элек бит шулай иде – укытучыларны гел күчергәләп торалар иде. Имеш, мал-мөлкәткә бәйләнмәсеннәр, өйләр салып, тамыр җибәрмәсеннәр, чын пролетариат сыман яшәсеннәр дип уйланылгандыр инде. Шулай ярымгидай яшәлде дә инде. Өйләр салып, бәрәңге бакчасы тотып яши башлагач, иркенәеп, тамак туеп киткән иде анысы. Әтиең белән кушылгач, кәҗә-сарык та асрадык бит әле.

– Ашыкма, әни, беренче туйдан башлаган идек.

– Туйдан-туйдан. Ике ярлы баласының туе тургайлар белән булды.

Икебез дә Кызылъярда бер ел укытып, җиденчеләрне каникулга тараткан көн иде ул. Кызылъярны үлеп яраттык. Андый да матур авыл дөньясында бүтән булмагандыр. Ык буе әрәмәләре, анда үскән татлы җиләк, чия, карлыган, шомырт... Ярлы баласы булуыбызны оныттыра торган сыйлы табын иде ул әрәмә. Көзен тауга чикләвеккә дә йөри авыл халкы. Без анда ук барып җитә алмадык. Ә менә Ыкта су керүләр, көймәдә йөрүләр, балык сөзүләр эләкте. Әйе, эләкте. Гасыйм бу рәхәтлекләрне нибары бер җәй татып калды.

– Әни, син үзеңне ярлы баласы дип сөйләмә инде. Нәселегез Арысланбәк морзадан килә дип ишеткәнем бар. Каразиреккә мулла йортына килен булып төшкән, Чибәр җиңги дигән даны булган зәңгәр күзле Камилә әбием дә Гыйльфан бай оныгы лабаса. Аның әнисе Хәмидә әбиемә Кәрәкәшле авылы бирнә малы итеп бирелгән дигән хәбәр бар. Әллә болары әкият кенә микән? Алай дисәң, безнең нәсел-нәсәп ни сәбәптән тузгыган? Хәбибулла мулла нилектән гомерен сукыр тычкан сыман землянкада төгәлләгән? Нилектән синең атаң, минем бабам Хәниф Бөгелмә төрмәсендә вафат булган? Ә үткен табигатьле Камилә әбием шул төрмәдән җәяүләп качып кайта алган? Менә кайда ул хикмәтләр! Сандык биктә торсын өчен сәбәпләр күп икән шул!

– Син ачкан сандыкның хасияте мал-хәзинә саклаудан бигрәк, хатирәләр саклаудан гыйбарәт иде шул. Хәбибулла мулла нәселе бөтен Урта Азия балаларына гыйлем бирде. Сөргенгә озатыр алдыннан авыл советы бинасына китереп ябып куйгач, иң олы малай, Мирхатип исемле туганнан туган абзам (ул, Чимкентта бик җитеш тормыш белән яшәгән), совет тәрәзәсен артсыз урындык белән ватып, унике сеңлесен Ютазыдан үтә торган төнге поезд белән Ташкент ягына алып киткән. Кызлар барысы да орденлы укытучылар булдылар. Игезәк әбиләрне онытмадыңмы? Хәтерләсәң, кайткалыйлар иде бит. Шул болганыш дәверендә бертуган абыйларым да читкә китеп, кайсыдыр шахтага барып урнашканнар. Алар язмышы да бер әкият кебек инде. Әйтсәң – сүз, төртсәң – күз дигәндәй, ике яшькә олырак Садершәһит абый шахтага баруга бер марҗага өйләнгән. Назыйф абзый алар янына килгән бит инде. Бүлмә кечкенә икән, карават та берәү генә. Шахтада күмер чабу сменалы. Чиратлап йокларга туры килгән. Хатыны сменалы эштә түгел. Җитмәсә, бер малай да табып куйган. Менә шушы урында башыма гөнаһлы уй кертүдән куркам. Олы абый марҗа хатыны белән бер мәртәбә авылга кайтып киткән иде. Марҗа җиңги бүтән күренмәде.

Абыйлар икесе ике сыйфатлы иде. Олысы бик нечкә күңелле, буйга да бик җыйнак иде. Шахтадан кайтып, Туймазы ягыннан Миңсылу җиңгигә өйләнде дә Кыргызстанга китеп барды. Язучы Чыңгыз Айтматов авылында  совхозда эшләде. Сугыш кичте, исән кайтты, намазга утырды. Әүлия кебек кеше иде инде. Төсем белән мин аңа тарткан. Ә ул әтәйгә охшаган булган. Гел хат язышып тордык. Бик тәртипле ике ул, бер кыз үстерделәр, тик гомере генә кыска булды. Әлеге дә баягы, сугыш нәтиҗәсе инде.

Дөнья бәясе иде Назыйф абзыем да. Ул сугышка кадәр сабантуйларда көрәшә, йөгерә торган иде. Гәүдәгә дә бик шәп кеше иде. Инәйгә охшап, зәңгәр күзле иде. Сугышта бер кулын калдырып кайтты. Артиллерист булган икән. Шул сыңар кулы белән печәнен дә чапты, дөньясын да көтте. Сугышка кадәр үк бик булдыклы Гаян җиңгине урлап кайтып, башта яратмыйча, аннары соңлап килгән олы мәхәббәт белән бик матур итеп яшәделәр. Син Назыйф абзыйның өйләнү тарихын язган идең түгелме соң инде? «Кыз урлау» дигән хикәятеңне әйтәм. Сокланып туймаслык Наил абыеңны үстерделәр. Менә шулар миңа гына түгел, сиңа да чын туган, чын абый булдылар. Бу яктан ярлы булмадым мин. Кайвакыт бердәнбер туганың йөз кардәшеңне алыштыра ала. Наил абыең шундый булды. Дөньяга сибелгән туганнарым күплеген белә идем. Тик күп сөйләшергә ярамады шул. Инәй Бөгелмә төрмәсендә әтәйне калдырып кайткач, бер ялтыравык мөһерле кәгазьне дөрләп янган мичкә ыргытты. Морзалык ярлыгы булгандыр дип фараз итәм.

Безнең кардәш-ырулар Кандра-Күл авылында ишле генә булып яшәп ятарга тиешләр. Әтәйнең сеңлесе Мәхүпҗамал түтәйнең дә унике баласы булган. Ничәү калгандыр хәзер. Зөфәр абзый дигәне бигрәкләр дә Назыйф абзыйга охшаган иде. Мансуровлар анда – Кандрада дип әйтүем. Аралашу җитмәде шул. Тормышлар авыр, эш мәшәкатьле булды. Гомер буе укырга тырышу да туганлык араларын ныгытырга бирмәгәндер дип уйлыйм. Менә сезнең йөрешер-аралашыр туганнарыгыз булмауга хәзер бик борчылам да бит. Үзегез юллап, табышып карасагыз гына инде. Күп без, бик күп! Финляндиядәгеләрен табып кайттың инде. Анысына мең шөкер. Инде югалтма!

– Юк, әни, югалтмаска иде инде. Унөч яшьлек Гәүһәр Туганай бармагында Хельсинкига киткән йөзек минем оныгым Камилә бармагына кереп утырды бит инде. Йөз елдан соң! Менә ул дөньяның балдак сыман түгәрәк булуына бер дәлил! Кызганыч, Гәүһәр Туганай үзе генә бу дөньядан күченгән иде. Әмма мин аның зиратында дога кылып кайта алганыма сөенәм. Камилә әбиемнең кардәшләре ята бит анда. Бәлки, әле оныгым Камилә дә берәр вакыт шул тарафка юл сабар.

Дөньяның сәерлекләре! Кәрәкәшле авылыннан башланган нәсел җебе бер төенләнеп ала да, шул төендә берәр шагыйрь калдырып китә. Шагыйрь Сирингә кадәр дә булдымы икән берәүсе. Аннары Гәүһәр Туганай... Хәзер монда без – Асия Юнысова, Ләйсән Юнысова, хәтта Камилә Юнысова да каләм сүзенә битараф түгелбез. Әле тагын да бардыр.

Их, барлыйсы иде бөтен шәҗәрәбезне! Әни ягыннан да, әти ягыннан да. Беләсе иде кемнәр килеп, кемнәр киткәнен. Һәр язулы сүздән үч алганда, нәсел тарихлары да, гади елъязмалар да халык язмышына дучар ителгән шул, ни аяныч! Кешелек дәрәҗәңне түбәнәйтүнең иң отышлы юлы – нәсел-нәсәбеңне оныттыру. «Коръән»дә дә иң олы гөнаһларның берсе – туганлык багланышларын өзү диелгән. Бу дөньядан сиңа кардәш тиешле кемнәрнеңдер шаулап, җырлап, җир җимертеп, бәлки, олы уйлар, олы гамьнәр белән үткәнен белә алу Ходай Тәгаләнең гүзәл бер ганимәтедер. Бәлки, алар бу тынгысыз дәвердә биниһая зур михнәтләргә дучар ителгәннәрдер. Аларның бик азына гына үз язмышларын яшәргә мөмкинлек бирелгәндер.

Ир затларының байтагы – солдатлар! Гомерсез солдатлар!

Хатын-кызларның күбесе – толлар! Сүрелмәс сагыштан көйгән толлар!

* * *

Көнбатыштан! Яшен ташлы гарасат килә! Аңа бер ел калган иде. Шул бер елны, һич югы шушы соңгы тыныч җәйне бу икәүдән рәхәт яшәтергә иде бит. Ничек тә!

Беренче Солдат Казан дәүләт университетының физика-математика факультетына укырга кереп кайткан икән. Сандык төбендә кара тышлы зачётка белән студент билеты ята. Беренче курс өчен билгеләрен алып өлгермәгән...

Гасыйм Казаннан баеп кайткан. Беткән баш беткән – яшь бикәч алдында ничек тә хисап тотармын, дигәндер. Фәһимәсенә мәктәпкә кара-каршы кияргә ике күлмәк, бер кием ботинка алган. Үзенә дә чалбар-күлмәк юнәткән. Яраткан Камилә әбисенә (хатынының әнисенә) француз яулык, такта чәй алган. Инде парлап Димтамакка – Гасыймны фатирда тоткан Ямалетдин бабай белән Бибизөлхиҗә әби янына кунакка барып яталар. Аларга да колак сөенчесе тиештер бит инде – укырга керде ләбаса.

Бүләкләрен шул сәбәпне әйтеп тапшырып, өстеннән йөк төшерергә уйлаган иде дә Гасыйм, алай гына булмады.

– Менә, бабай, менә, әби, мине үз улыгыз кебек күреп, тәрбия кылдыгыз. Тормышымның иң рәхәт вакыты сезнең янда үтте. Инде менә югары уку йортына да кереп кайттым. Шул шатлыкны уртаклашуым дип, күчтәнәчләр китердем.

– Их, син, бабаң янында күпме гыйлем җыеп, акыл утыртмаган малай. Кадерле улым минем! Иң зур сөенечең, иң зур бүләгең – яныңда басып торган шушы гүзәл бала. Дипломын да алырсың. Иншалла! Тигез, бәрәкәтле гомер насыйп итсен үзегезгә! Сез, коммун балалары, бик сизеп торам, никах укытмагансыздыр. Әйдә, карчык, мичтәге коймагыңны табын уртасына куй. Киленгә ак яулыгыңны бәйләт. Никахны, тәвәккәлләп, үзем укыйм. Өч сугышны күргән бабагызның догасы да, тыны да дөрес аның. Дөньялары буталып тора, никахсыз сабыйлар дөньяга китерүдән куркыгыз. Бар, карчык, Ярулла кияү белән Зәйтүнәгә дәш – шаһитлык кылырлар. Гасыйм улым, кәләшеңә ни мәһәрең бар? Тарак бирсәң дә ярый. Баегач, олырак мәһәр белән бәхилләтерсең. Киленнең белеме, сылу буй-сыны – үзе бирнә!

– Бар минем мәһәрем. Сер булып торсын дигән идем. Бирәм, мәһәргә бирәм. Дәресенә йоклап калмасын өчен сәгать алып кайткан идем мин аңа. Ну, бабай, серне чиштердең. Әле комсомолдан да кудыртмагаең... Шаһитларга сер сыядыр бит инде... Аннары без бит Фәһимә белән кавышып яши башлаган идек инде. Алай ярыймы соң ул?

– Игелекле эшнең иртә-киче юк аның, улым. Хәзер, тәһарәтемне генә яңартып алам да сезне Ходай каршына хәләл ир белән хатын итеп бастырып куям, Аллаһы боерса!

Менә шул көннән, кеше-мазар ишетмәгәндә, Гасыйм Фәһимәсенә «хәләлем» дип дәшәргә остарып китте.

Димтамакка икесенә бер велосипедны җитәкләп килгәннәр иде бит әле, ат җигеп кайттылар. Велосипедка Ярулла кияүнең кызыгуы хак булган икән. Үзенә сатып калдырдылар. Көзгә кадәр яшисе бар иде бит әле бер кат күлмәкыштанлы яшь гаиләнең. Аннары арбага салып кайтырдай нәрсәләр дә шактый җыелды. Ямалетдин бабай ишегалды тутырып, сарык асрый. Йоннарын Чәкән базарына илтеп мәшәкатьләнәселәре килми икән. Юри генә әйтүләредер инде. Бу ике гидай итек бастырып кисеннәр, яшь килен язгы йоннан йомшак оекбашлар бәйләсен, дигәннәрдер.

Ике капчык булырдыр, актан, карадан сарык йоны тутырганнар. Бу зур байлык иде. Фәһимә яшьтән кофта-башлык ишене гел үзе бәйләп кия торган иде. Берәр матур буяуга манасың да – бер дигән була. Мәктәптә дә, авыл арасында да ялт итеп йөрисең. Ике капчык арасына картлар биш литр керешле җиз самавыр салып җибәргәннәр икән – анысын кайткач кына күрделәр. Менә бу байлык ичмасам! Өстәлеңдә самавырың гөжләп торса, ач булмыйсың инде аны. Өең дә ямьле була.

Өй дигәннәре – укытучылар өчен тәгаенләнгән мәктәп йорты. Бик суык була, диләр аны. Мәктәп укытучы башыннан дүртәр кубометр утын бирә. Шул утынга кызыгып, фатирга өндәүчеләр бар. Уйлашырлар әле. Мәктәп йортындагы күршеләре бик әйбәт. Алардан ерак китәсе дә килми. Ильяс абзый мәктәп атын карый, хуҗалык эшләре дә аңа йөкләнгән, хатыны Гашыйга апа мәктәп җыештыра. Димәк, бер коллектив кешеләре. Бу яхшы күңелле күршеләр яшьләргә әйберләтәдән бигрәк, киңәшләре белән гел ярдәм итеп торалар.

– Фәһимә кызым, – диде бер көнне Гашыйга апа, – директорның да ялда чагы. Ык буе яланнарының, әрәмәләрнең җимешкә мул вакыты. Кышның авызы зур аның. Карлыган, гөлҗимеш киптереп куй. Җиләк белән баланнан как кой. Белмәсәң, үзем өйрәтермен. Авылда докторы да, даруы да шул – әрәмә җимеше. Алла боерса, ишәеп тә китсәгез, бала-чага чирләүчән була. Шифасына чарасы үзеңдә булсын. Өйрәтә дип үпкәләмә. Үзем, әнә, дүрт бала үстердем. Нарат бөресе дә, имән кайрысы да, кипкән шомырты да, кура җиләге дә үз урынында бик кирәк. Кеше ул синең йомышыңны бер йомышлый. Көн дә керә башласаң, туеп китә. Алуга караганда, бирү күңеллерәк. Үскәнем, миңа кермә, дигән сүзем түгел бу. Яшәргә яшьтән өйрән, диюем генә. Дөньяны аны хатын-кыз тарта. Ирләр кирәктә терәк кенә алар. Әйтергә онытып торам икән әле. Имәнлек урманына еш барасыз. Итәгеңә нарат күркәсе салып кайта торган бул. Кыш буе самавыр күмеренә рәхәтләнерсең... Өйрәтә дип үртәлмә, үскәнем. Безнең шул инде, акыл сату. Яныңда инәең юк бит әле. Бәбәегез туса, ул да килми түзеп тора алмас. Укытучы мәктәптән артамыни ул? Аның баласы ярым ятим үсә инде. Тәүбә-әстәгъфирулла! Бар уйлаганымны түктем дә бетердем. Акыллы Гашыйга дигән булалар тагын үземне. Ярый, үскәнем, безнең дә абыең белән ике башыннан тотып пычкы тартасыбыз бар. Мәктәп мичләренә утынны хәстәрләү дә безнең өстә бит. Кисәсе дә, ярасы да бар. Әнә ул әрдәнәләрне генә күр син, пычкы иңе түгел, колач җитмәслек. Кәҗә майларыбыз чыга инде. Аны уйлаучы бармы? Утының коры булса, кышын мәктәп мичләрен җылыту бик рәхәт. Ис тә чыкмый. Чөнки коры утын җәһәт яна. Бала-чага җыелгалаганчы мичләрне томалап өлгерәбез. Менә шулай, үскәнем, кырмыска гына түгел, Ильяс абыең белән Гашыйга апаң да җәйдән хәстәрләнә. Син дә шулай өйрән. Шулай иткәндә, тормыш үрчемле була. Әниеңә хат яз: мендәр-юрганнарыңны китергәндә, берәр ала каз кыстыра килсен. Безнең ата каз ала казлар ярата. Бәбкәләре ишле булыр. И-һи-һи!

– Пычкы тартышырга без дә булышырбыз Гасыйм белән! Кичкырын инде... Акыллы киңәшләреңә рәхмәт яусын!

– Менә рәхмәт! Сезгә дә физкультура булыр!

Кичен пычкы тартып арыгач, ялга туктаган арада Гасыйм болай диде:

– Хәләлем, Казаннан кайтканда, вагонда яшьләр бер җыр җырлап кайтканнар иде. Мин шуның сүзләрен отып алдым. Пычкы тартканда, шул көй гел колагымда яңгырап торды. Көен бераз тәртәсенә кертергә тырышып карыйм әле. Бәлки, аны син дә радиодан ишетеп калгансыңдыр. «Иделем» дигән җыр бугай ул. 
– Әйдә, көйләп күрсәт әле. 
– Идел бит ул, тирән бит ул,

Тирән бит ул, киң бит ул, шул;

Караңгы төн, болытлы көн –

Без аерылган көн бит ул.
– Беләм мин бу яңа җырны. Аны радиодан Зифа Басыйрова «Су буйлап» дигән җыр дип җырлады.

– Әйдә, син дә кушыл, икәү бергә җырлыйк:
Идел буйларына барсам,

Әйтер идем Иделгә, шул,

Минем кайгыларымны да

Илтеп сал, дип, диңгезгә.
– Әй, әллә нинди моңсу җыр булды ла бу. Аерылу турында җырлар чагыбыз түгел әле, хәләлем, әйеме? Идел елгаларын бер барып күрсәң, ярар иде лә ул...

– Безгә Ык та җиткән. Әйдә, көн сүрелгәнче су кереп кайтыйк. Пычкы кибәген тәннән юдырыйк. Алайса, тирләгән тәнгә гүпчем сыланды. Моңынчы сентябрь башында су коенып йөргән юк иде әле. Ык монда тиз агымлы бит. Суы да салкын. Минем туган авылым Каразирек янында Ыкның суы талгын, ашыкмыйча ага. Укулар башланганчы, инәйне күреп килмәдек инде шунда. Директор апабыз бик кырыс. Ары-бире йөртә торган түгел.

– Яңалыгың барын сизенсә, инәй үзе дә килеп җитәр әле.

– Яңалыкның буласы бар бит әле. Шикләндем генә бит әле. Әллә чын, әллә түгел. Кара әле, дустым, көн туды исә мәктәптән берәр укытучы киткән булып чыга. Кая югалалар соң алар?

– Күпне белмә. Кем хәрби өйрәнүләргә, кем тәртибе начар булганга күрә... дип уйлыйм. Югыйсә тәртипләре дә яхшы кебек. Ил чикләре тынычсыз, хәләлем. Мин китеп югалсам да, аптырамассың. Дөнья сезгә, хатыннарга калырга тора.

– Әллә ниләр сөйлисең, бәгырь. Як-ягыңа каран. Авызыңнан җил алсын. Ир-атларсыз тормыш була, димени? Менә минем ат җигеп караганым да юк. Абзыйларым мине андый эшкә якын китермәделәр. Син дә гел саклап кына торасың.

– Синең эшең – балаларга белем бирү. Хөкүмәтебез сиңа иң зур байлыгын – балаларны ышанып тапшыра. Алда ни язгандыр. Минем җаным тыныч түгел. Теге яңа җыр күңелне кузгатты. Шомландырды. Зират буендагы өйдә үскәнгә күрәме, шомланучан мин. Йә, йә, курыкма. Син бит минем батырым. Минем әбекәй: «Улым, кайгы бездән алда туган ул. Аны куып тотып та, узып китеп тә булмый», – ди торган иде. Без яшәрбез әле. Мондый илдә дә яшәмәгәч!

* * *

1941нең кышына яшь гаилә киләчәккә өмет белән керде. Мәктәп эше гөрли, өлгерешләр әйбәт, дәресләр күп. Уч тутырып, акчасы килеп тора. Икесенә дә Миһмангәрәй абзыйдан итек бастырып алдылар. Фәһимә, бар осталыгын җигеп, башлык-шарфлар бәйләде. Җебен Мәрвия әбидән генә эрләтеп алды. Үзе дә булдыра. Тик андый эшкә вакыты тар. Ничәшәр параллель сыйныфның дәфтәрен тикшереп өлгерә алмый. Алар тәрәзәсеннән төшкән җиделе лампа яктысы ярты төнгә кадәр урамны яктыртып тора. Аларның өен шул якты тәрәзәгә карап табалар.

Июнь уртасында ук туарга тиешле бала ашыкмады. 22 июнь таңын көтте. Үзенчә иң якты, иң озын көнне сайлаган. Ашыкмыйм дигәч тә, бигрәкләр дә әнисен интектереп туды сабый. Бүтән бала табасың да килмәслек итеп. Акбуада яңа ачылган бала тудыру йорты табиблары бу кызның үзләре белән эшлисен белмиләр иде әле.

Гомумән, дөнья берни белми иде. Чөнки таң атканда, миллионнарның язмыш карталары буталды. Миллионнарның бәхетенә ябалак канатыннан кара күләгә төште. Көнбатыштагы кайберәүләрнең Советлар иленең, һич тә җир йөзеннән югалырга уйламыйча, матур гына яшәргә омтылуы, рәхәт, тыныч тормышы эченә тиде. Йә, беләк кадәр нарасыйның кемгә зыяны тигән инде? Аның өлешенә дигән бәхетне урлау кемгә кирәк булган? Ул бит бу якты, кояшлы иртәдә дөньяга бәхетле булыр өчен туды. Елмаерга, көләргә, сөенергә, иркәләнергә туды. Әнисенә гөл кебек, әткәсенә чук кебек булыр өчен туды. Әнә аңа дигән бәбәй күчтәнәчләрен төяп Каразирек әбкәсе капкадан кереп килә. Тик күрше-күлән генә ашыкмый. Ашыгырлар иде. Алар «кара тәлинкә»дән иртә таңнан яңгырап торган хәбәрдән өнсез катып калганнар.

– И Ходаем, мәдәт бир! И Ходаем, бу нарасыйны ятимлектән арала!

Әбекәйнең иң тәүге догасы шул булды. Күпне күргән, күпне кичергән, 36 яшеннән үзе дә тол калган абыстай иде шул ул!

– И бала, Ходай бәхетеңне күп күрмәсен. Ярабби! Исемең Диләрә булыр. Шул кемәеңне бик ошатам, Фәһимә кызым.

Камилә әбекәй ишектән бөтен төеннәрне чишә керде.

Исемне ошаттылар. Иң мөһиме исем идемени соң әле монда?! Өй түренә ил кайгысы иңгән иде. Ил кайгысы! Мир белән күтәрә торганы. Туган бала үсәр ул. Фәрештәләре генә ташламасын! Шул көннән Гасыймның өйдә торганы да юк. Фәһимәсенә дә кырыс кына карап алды:

– Әби килде. Бала бишеге янында озак юанмассың. Бөтен халык кырда. Утауга гына булса да чыгарсың. Агитаторлар да кирәк. Кыр станына барып, газеталар укып, яңа хәбәрләрне ирештереп кайту да синең өстә. Бигрәк кыска булды әле бу иркә тормыш. 

1 Оныгы Нәфисә белән сөйләшкәнен ишетеп калган идем. – А.Ю.

(Дәвамы бар)