Логотип Казан Утлары
Бәян

Хатыннар сүрәсе (ахыры)

 (Башыннан УКЫГЫЗ)                                

     ӨЧЕНЧЕ СОЛДАТ

     Кавказда барган сугышларда катнашып, орден-медальләр генә түгел, бәлки яралар да алган батыр танкист Мөбәрак Нигъмәтов, ниндидер могҗиза белән генә Курск дугасындагы канкоештан котылып калган, сугыш тәмам булгачтын да әсир төшкән фашистларга конвоир сыйфатында унике ел гомерен исраф иткән кеше иде. Тик, ни гаҗәп, бу кешене сугыш бер дә кырысландырмаган иде. Танышканнан соң бер еллап кияүләп йөрде әле ул. Икебез дә укытучылар бит. Безнең шәхси расписаниеләребез мәктәпнекенә бәйле. Очрашулар бик еш була алмый. Ике мәктәп арасы, һичьюгы, 40 чакрымлап бардыр... Шулай да ул килә. Һәр юлы бүләк-күчтәнәч белән килә. Күпереп торган мамык шәл япты бер килүендә. Ә бер килүендә бармагыма алтын йөзек үк кидерде. Заманага хас кыланыш иде инде бу – алтын йөзек кидерү. Мин моңа кадәр андый затлы нәрсәләр күргән мени! Беренче солдатым да, Икенчесе дә мине заманына күрә ярата белделәр.

          Мөбарәк яңаны төзеп азапланмады. Булганының кадерен белеп, мул, иркен яшәүне алга куйды. Шәйхразыйга рәхмәт укый-укый мунча керде. Шәйхразый утырткан бакчага умарталар тезеп куйды. Яшел чирәм утравына помидор, кыяр утыртты. Аның ул беренче балын суыртыр алдыннан серле генә бер кыяфәт чыгарып йөрүләре, аннары: “Кая әле, бер матур савыт бир әле”, – дип, шул савытка гәрәбәдәй сары бал тутырып кертүләре! Ә помидор соң, помидор! Сабагында бер саргая башлаган помидор да күренмәс. Ә бабаегыз, бер олы эш майтарган кеше сыман идән уртасына кереп басар да, шаровар балагына сөрткәләп, минем кулыма, бала башы зурлыгында булыр, кып-кызыл помидор тоттырыр: “Менә – талалихин!” Ул помидорларын шулай сорты белән генә атап йөртә иде. Аннары кара көзгәчә, өстәлдән “талалихин”, “бычье сердце” өзелмәс.

       “Гарәбәдәй сары бал” сүз тезмәсе Мөбарәкнең үзен сагынып әйтелә торган бер матур гыйбарә булып калды. Балын бал. Балның бит әле балавызы, кәрәзе, алардан койган ачы балы бар. Ачы бал түр яктагы мич ышыгында җырлап утыра. Ә монда чисталык дип ушлары киткән кызлар-оныклар идән юып “азаплана”. Шулар яныннан идән таптап үтүләре... Бабай юри генә сукранган була: “Көн дә юмасагыз соң...” Ә бабай сусый. Аның су түгел, ачы бал эчеп куясы килә. Бала-чага шуны белми шул. Бала-чаганы ярата бабай. Ат җигеп кайтып, юри урам әйләндерә. Өч баладан туган оныклар рәхәтләнделәр бабай тәрбиясе күреп. Үзе булса, “Бәли! Шулай булмыйни соң? Шулар шатланып яшәсен өчен сугыштык бит”, – дияр иде.

        Мөбарәк  диварда тәк эленеп торган мандолинага җан кертте. Үзе белән алып килгән тальянын еш кулына алды. Аның белән бергә өйгә тормыш  яме кайтты. Яз көне ул мине җилтерәтеп каен суы эчәргә алып китә иде. Романтик иде ул күңеле белән.  

       Олыгаеп кына тыныч тормышка кайткач, озак еллар педагог булып эшләде. Химия-биология укытты. Кызылъярга күчеп килгәндә пенсиягә чыгарына бер елы бар иде әле. Кичке мәктәптә укытты, безгә килгәч... Авыл аны, ул авылны үз итте. Фронтташ дуслары да табылды. Чемоданындагы түшенә орден-медальләре тагылган пинжәге дә якты көнгә чыккалый башлады. Бигрәк матур табигатьле, күркәм холыклы, тыйнак бер кеше иде инде ул.

         Кайда яшәсә, шунда алма-чия үстерде. Чәчәкләр утыртты. Безнең балаларның балаларын, чын йөрәктән оныклары күреп, яратты. Гасыйм белән уртак хыялны өченче Солдатым ярдәме белән үтәп бетердек. Шунысы кызык: шушы өченчесен –Мөбарәкне оныклар “безнең бабай” дип йөртәләр.

Урыннары җәннәттә булсын солдатларның!

                                               * * *

     Өч солдатым белән яшәлгән еллар санын кушсаң, нәкъ илле ел – Алтын туй килеп чыгар иде. Ике плюс унтугыз плюс егерме тугыз!

                                               * * *

     Бу әсәрем 95 яшендә бакыйлыкка күченгән, гомерен мәктәптә балаларга ана телен укытуга багышлаган, Татарстанның атказанган укытучысы Сәгыйтова Фәһимә Хәниф кызы, аның өч хәләл ире – Бөек Ватан сугышы солдатлары – Сталинград фронтында һәлак булган Зәкиев Гасыйм Зәки улы, сугышны Көнбатыш Украина фронт чигендә күкрәгенә алган Галиуллин Шәйхразый Шәйхулла улы, Кавказда (Кече Җирдә) сугышкан Нигъмәтов Мөбарәк Нигъмәт улы рухына багышланды. Истәлекләре күңелләрдән җуелмасын!

   Әсәрем чын булган вакыйгаларга нигезләнеп язылды. Нокта куям дигәндә генә Альберт абыем Волгоград өлкәсенең Городище авылы янындагы Самофаловка зиратындагы мемориалдан төшереп кайткан фотодагы датага игътибар иттем. Анда: «Зәкиев Гасыйм Зәки улы 1942 елның 22 сентябрендә вафат» дип язылган. Зәкиев Гасыйм әнигә 30 сентябрьдә дә, хәтта 7 октябрьдә дә хатлар язган. Хатларны укыганда, бәлки, игътибар иткәнсездер, аларда Коломна, Ржев тирәсендәрәк сугышка керү турында хәбәр бар. Сталинград версиясе яшәде безнең өйдә. Чынлыкта кайда һәлак булган икән соң ул? Хәрби көчләрне хәзер булса, бик тиз илтеп җиткерә алырлар иде. Ә менә 1942 нче елда?! Вафат булганнан соң язылган хатлар ...

     Тагын бер фаразым бар әле минем. Хатларны кат-кат актарып та мин кара конвертлы хатка юлыкмадым. Диләрә апамның: «Мин әтигә пенсия алмадым», – дип, әнигә үпкә белдергәне булды. «Сиңа чыккан пенсияне Зәки бабаң алып китте», – дигән җавап булды бугай. Анысын бәхәс уртасына салмыйм. Алай булырга да мөмкин. Ә менә Рая апа алып кайткан хат «хәбәрсез югалу» хәбәре түгел иде микән. Дустының газапларын күреп торган Рая апа моны, әлбәттә, белдермәгән. Офицер кияве белән бер-бер чарасын күрә алдылар микән әллә, дип тә гөнаһландым. Хәбәрсез югалган солдат гаиләсенә пенсия билгеләнмәгән бугай ул. Югыйсә меңләгән солдатлар танк асларында «хәбәрсез югалганнар». «Ржев» дигән фильмны күреп калган кешеләр минем бу фаразымны расларлар.

     Тагын бер үтә кыю фаразым бар әле минем. Минем әти – хатынына Мәҗнүндәй гашыйк Шәйхразый, берара клуб мөдире булып эшләп ала. Актив кеше иде ул. Авылга курчак театры килгәч, мине – бәләкәй кызын да мәшһүр артист Фуат Таһиров белән таныштырып, хәтта театрның бер бәләкәй курчагын бүләк иттерү хәйләсенә төшеп караган иде. Менә шул әти, ничектер форсат чыгарып, әнинең тавышын радиода яңгырату әмәлен уйлап йөргән. Ни үкенеч, яздыру аппаратларын күтәреп килгән радио кешеләре әнине күндерә алмадылар. Аны мин дә хәтерлим. Матур җырлый иде шул әни. Аның бу сәләте беребезгә дә йокмады. Язма да калмады.

     Җырлатып карадылар. Тавыш яңгырашыннан бик разый булдылар: «Сез, ханым, Җәвәһирә Сәлахова кебек җырлыйсыз икән. Хәтта артыграк та түгел микән әле». Әмма тискәрелеген җиңә алмадылар. Шунда берсе: «Ә сезнең менә бу яңа җырны җырлап карыйсыгыз килмиме?» – дип, «Тормыш җыры» дигән җыр язылган язманы тыңлатты. – Сезнең исемегез Фәһимә, ә җырда Фатыймага мөрәҗәгать итәләр. Һәлак булган беренче ирегезнең исеме Гасыйм иде диделәр. Җырда – Басыйр. Бәлки ирегез Болгария партизаннары янына барып эләккәндер. Әсир төшмәгән иде микән ул?»

     Әни сер бирмәде:

     – Минем ирем Сталинград фронтында һәлак булды. Әсир төшә торган кеше түгел иде ул! Ә бу җырны мин өйрәнермен. Бүтән Фатыймалар, Басыйрлар өчен җырлармын. Исеме дә бик мәгънәле икән: «Тормыш җыры»!

Әнинең бу җырны сәхнәдән җырлаганын хәтерләмим. «Юксыну»ны җырлады. Сәхнәдәге соңгы җыры «Умырзая» булды. Аны ул җырлап бетермичә сәхнәдән чыгып китте. Ә менә «Тормыш җыры»н өйдә, бигрәк тә ялгыз калган чакларында гел җырлый иде. Без аны «әни җыры» дип йөри идек. Мин дә язмамны «әни җыры» белән төгәллим. Ниндидер сер бар кебек бу җырда. «Йөрәгем», дигән сүзенә кадәр Гасыймныкы бит.

 

ТОРМЫШ ҖЫРЫ

(Мирсәй Әмир сүзләре, Җәүдәт Фәйзи музыкасы.)

 

Җырга салып хат җибәрәм, Фатыймам!

Җыр сөюче дусларым артыннан.

Бик ерак-ерак җирләрдән,

Ут эчендәге илләрдән –

Өзелеп сәлам сиңа Басыйрдан.

 

Мин исән, мин үлмәм,

Бетмәс көч алам туган илемнән.

 

Илем өчен утка керәм, җан алмам,

Янмый чыгам мин янар таулардан,

Җаным-бәгърем, синең өчен,

Сине үстергән илем өчен

Упкыннарга керәм яңадан.

 

Мин үлмим, җиңелмим,

Җиңелә торган кеше түгел мин.

 

Шашкын сагыну баса кайчак, гүзәлем!

Сине сагынам, Фатыймам, йөрәгем.

Сагыну көч бирә, җиңелмәм.

Көт, югалтма мине, теләгем.

 

Мин исән, мин үлмәм,

Мәхәббәт көчле салкын үлемнән.

 

Кайтмый калсам, туфрак булсам, бәхил бул!

Елак булма, Фатыймам, батыр бул!

Туган илдән көч алырсың,

Миңа тиң дуслар табарсың.

Мин җыр булып сиңа кайтырмын,

 

Үлсәм дә, җиңелмәм.

Мәхәббәт көчле салкын үлемнән.

 

     Әгәренки бу җыр 1944 елда ук безнең авылга килеп җиткән булса, ихтимал, әни минем әтигә кияүгә чыкмаган булыр иде. Мин дә, абый да тумый калган булыр идек. Бик ихтимал... Чөнки гомере бик аз калган әни көтмәгәндә әйтеп куйды: «Шәйхразыйга кияүгә чыкканыма үкенәм. Югыйсә тату яшәдек... Әтиең исән булса, синең белән бик горурланыр иде».

     Бәлки сер менә-менә ачылырга торган мизгел булгандыр бу. Ә әнинең әйтелмәгән сере бар иде. Үзе белән китте. Яшьлек дусты Роза апа да ниндидер сергә ишарә ясаган иде. Аның белән сөйләшергә дә өлгермәдем. Ул да китте. Ачылмый калды сер! Ачылмый калды... Ни үкенеч! Сер сөйләргә яратмый иде шул безнең әни. Беренче солдаты белән бәйле сер булмады микән ул? Үләр вакыты җиткән иде инде. Әни озаклап апаның кулын сыпырып-сыйпап утырды: «Иң кадерле, иң яраткан балам син булдың, Диләрә кызым!» – диде.

      Мине күрмәде дә...

     Унбиш яшьтән туксан биш яшькә кадәр йөрәгендә йөрткән мәхәббәтенең тышка бәреп чыгуы иде бу.

ТОРМЫШ ҖЫРЫ

(Мирсәй Әмир сүзләре, Җәүдәт Фәйзи музыкасы.)

 

Җырга салып хат җибәрәм, Фатыймам!

Җыр сөюче дусларым артыннан.

Бик ерак-ерак җирләрдән,

Ут эчендәге илләрдән –

Өзелеп сәлам сиңа Басыйрдан.

 

Мин исән, мин үлмәм,

Бетмәс көч алам туган илемнән.

 

Илем өчен утка керәм, җан алмам,

Янмый чыгам мин янар таулардан,

Җаным-бәгърем, синең өчен,

Сине үстергән илем өчен

Упкыннарга керәм яңадан.

 

Мин үлмим, җиңелмим,

Җиңелә торган кеше түгел мин.

 

Шашкын сагыну баса кайчак, гүзәлем!

Сине сагынам, Фатыймам, йөрәгем.

Сагыну көч бирә, җиңелмәм.

Көт, югалтма мине, теләгем.

 

Мин исән, мин үлмәм,

Мәхәббәт көчле салкын үлемнән.

 

Кайтмый калсам, туфрак булсам, бәхил бул!

Елак булма, Фатыймам, батыр бул!

Туган илдән көч алырсың,

Миңа тиң дуслар табарсың.

Мин җыр булып сиңа кайтырмын,

 

Үлсәм дә, җиңелмәм.

Мәхәббәт көчле салкын үлемнән.

Тәмам.