Логотип Казан Утлары
Повесть

Бик (дәвамы (7))

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Әхтәм бабай рухы

Миндәйләр гомер буе үзебезне гаепледән гаепсез хис итеп яшәргә дучар ителгән иде. 
Без – гомер буе әсирләр сафында булдык.

Башта – фашист төрмәсендә.

Аннан – советныкында.

Аннан – кешеләр чолганышында.

Җир йөзендә чагында тәнем иреккә чыккач та, җаным гомер буе богауда яшәде.

Менә хәзер генә җаным чын ирек тәмен татыды. Чиксезлектә – мәңгелектә генә мин ул тәмгә тәмам сусаганымны аңладым: гүя яргаланып, канап беткән иреннәремә бер тамчы су тигерергә тилмереп, атналар, айлар, еллар буе, юк, алай гына да түгел, гомер буе эссе чүлнең кайнар комына аякларымны батыра-батыра, чәнечкеле үләннәренә абына-абына атлап килгәнмен дә тешләрне камаштырырлык саф чишмәгә юлыкканмын. Эчәм-эчәм – сусавымны баса алмыйм. Йотлыга-йотлыга, ирек тәмен эчәм...

Моосбургның Шталаг VII А дип тамгаланган төрмә баракларында мин исемсез зат идем. Буйлы-буйлы әсир күлмәгенең аркасына сугылган номердан кала, миндәйләрнең исеме-аты юк иде. Кырмыска оясына игътибар белән төбәлеп торганыгыз булса, күрми калмагансыздыр: беренче карашка бөтенесе бер иш күренгән кырмыскалар әрле-бирле йөренәләр, кайсы үзеннән ике-өч тапкырга зуррак үлән кисәген йә җилкәсенә салып, йә авызына кабып, ояга таба сөйри. Хәле җитмәсә, ташлап та калдыра. Яки берәр иптәше аның янына йөгереп килеп җитә дә үләнне икесе ике баштан «тотып», парлашып күтәрәләр. Тырышып-тырмашып дөнья көтәргә, яшәргә маташулары. Шунда адәми затның итек үкчәсе пәйда булса, бетте: табан астында калып, бер түгел, ике түгел, йөзләгән, меңләгән кырмыска һәлак була. Иң аянычы – аларның качып котылу мөмкинлеге юк. Хәер, язмыштан качып буламы инде?.. Безнең дә кырмыскадан артык җиребез бар, дисезме?.. Теләсә кайсы мизгелдә исерек фашистның да, айныгының да автомат көпшәсе күпләп юк итәргә әзер тора. Сәбәп тә кирәкми. Күңел ачарга теләсәләр дә, ачулары кабарса да, лагерьда әсирләр күбәеп, баракларга сыйдыра алмасалар да. Болай да, хак булса, бу лагерьны ун мең кешегә исәпләп төзелгән, диләр, кара акыл белән исәпләп карасаң, безнең кебекләр монда илле меңнән дә ким түгелдер. Баракларның һәрберсе тоткыннар белән шыплап тулган, үлә торалар – яңаларны китерә торалар. Корал заводларына, мастерскойларына эшче куллар кирәк – француз, совет гаскәриләрен, базарда ат сайлагандай, авызларын ачтырып, тешләренә тиклем тикшерә-тикшерә, сортларга аералар да эшкә озаталар. Миңа бәхет елмайды, әйе, әйе, ялгыш ишетмәдегез, бәхет елмайды! Туган авылым урамында тәгәри-тәгәри үсеп, җир төсен, җир исен һәр күзәнәгемә сеңдергән булганмындыр, мөгаен; мине зур гәүдәле, кызыл йөзле бер немец алпавыты үзенең утарына эшкә алып китте.

Кара эшләпә-радио авызыннан «Ахтунг! Ахтунг!» дип яңгыраган сүзгә ияреп, барак алдына саф-саф булып тезелгәндә, без беребез дә үзебез белән ни буласын белмибез. Күңелдән генә тормыш белән хушлашкан мизгелләрне төймә итеп тезеп санасаңмы... Беркөнне лагерь коменданты янына килгән немец майорының күн перчаткалары югалган булып чыкты: каракның кем икәнен әйттерергә теләп, бөтенебезне башта тезләндереп тордылар. Аннан рәттәге һәр җиденче кешегә, «айн, цвай, драй...» дип кычкырып санап, ике солдат берьюлы ике автоматтан ут бөркеде. Минем урыным дүртенче рәттә иде. Менә өченче рәттә нәкъ минем алда утырган, өзелеп чыгардай нечкә муенлы, шуңамы, башы артык зур күренгән яшь егеткә чират җитте; ул, эх дигәндәй аваз чыгарды да, алдымда канлы күлләвек калдырып, бер якка янтаеп төште. Секундларның никадәр озын икәнен беләсең килсә, үтелгән гомереңә әйләнеп кара икән... Шул мәлдә – секундның кайсыдыр бер өлешендә күзалдымнан бөтен гомерем йөгереп узды. Читән коймага асылына-асылына, авыл урамындагы яшь колынны күзәтүем; аның, иреккә чыгуына сөенече эченә сыймыйча, тоякларыннан тузан чыгара-чыгара, бер урында бөтерелүен; кулына камчы тоткан әткәйнең, колынга кай яклап килергә белмичә, аптыраулы кыяфәттә үзе дә юлның әле бер, әле икенче ягына йөгерүен; әнкәйнең, гаҗиз кыяфәткә кереп, кулын күкрәк турысына йомарлап, «ләә илааһә иллалаһ, ләә илааһә иллалаһ» дип өзексез кабатлавын да күрергә-ишетергә өлгердем. Үземнең кибеп корыган иреннәрем дә шул сүзләрне кабатлый икән... Комсомолга керткәч онытылып киткән андый кәлимәләрне сугыш бик тиз искә төшерде...

Дүртенче рәт башында санау кинәт тынды. Каскасы баш артынарак шуышкан немец солдаты майорның кулына перчатка китереп тоттырды. Елмая төшеп, тимер капка янында, эчтә торган бишекле мотоциклга күрсәтә-күрсәтә, үз телендә нидер әйтте дә комендант та, майор да, алар янындагылар да хихылдап көлештеләр. Аннан барыбызга торып басарга куштылар. Алдыбызда җансыз яткан канлы гәүдәләргә карамаска, күрмәскә, укшымаска тырышып, аякка күтәрелдек.

Бу көнне Бавария алпавытлары үзләренә эшчеләр сайларга килгән булып чыкты. Завод хуҗалары кебек үк, болар да иң беренче итеп ияктән тотып, тешләрне ачып карадылар. Беләк мускулларын, уч төпләрен, умыртка сөяген, арт санны тоткалап карадылар. Мондый хурлыклы мәлдә теш арасына ком тулгандай хис итәсең, уртны чәйнәп, шул комны шыгырдатасы, эт булып улыйсы, ат кебек кушаяклап тибеп җибәрәсе килә. Тик үзеңнең кол икәнеңне аңлаудан, ирексез икәнеңне аңлаудан җаныңны учыңа йомарлыйсың да түзәсең. Түзәсең! Ә кая барасың??? Кайберәүләр шикелле, соңгы адымны сайлап, ток җибәрелгән чәнечкеле тимер чыбыкка күкрәк белән ташланыргамы? Ташланырга өлгермәсәң дә, аның янындагы сызыкны атлап чыгуга, күзәтү вышкасындагы солдатның автомат көпшәсе сиңа тормыш белән алыш-бирешне өзәргә ярдәм итәчәк... Ул хакта бер түгел, йөз уйлаганым булды. Бер нәрсә – әнкәйнең кисәтүле карашы, «Ярамый, улым!» дип, әллә каян гына колагыма кат-кат килеп иңгән кисәтүле авазы киртә булды. «Ярамый!» Әнкәй җаным, бала чагымда син сөйләгән әкиятләр, мөнәҗәтләр берсе дә исемдә калмаган кебек иде ләбаса, онытыла, җуела бара иде кебек. Баксаң, әйткән бер сүзең хәтеремнең әллә кай төпкелендә сандык-сандык булып саклана икән бит. Ярамый! Үз-үзеңә кул салу – гөнаһларның иң олысы дип әйткәнең дә менә бу җәһәннәм оясында ничә тапкыр хәтердә яңаргандыр. Ярамый! Мәңгелек җәһәннәм утларында янарсың... Әнкәй җаным, бәлки, сүзләреңне кире алырсың? Болай да җәһәннәмнең үзендә бит без. Синең бер сүзең, хәер-фатихаң, ым кагуың кирәк, әнкәй җаным! Бары синең рөхсәтең кирәк... Ә хатыным, балаларым аңлар мине. Аңлар да, иртәме-соңмы кичерер дә...
Үлемнең дә үз сәгате. Ул да бер минутка алдарак, бер минутка соңрак сукмый – нәкъ тәкъдиреңдә язылган мәлдә бугазыңнан җаныңны аера. Юкса, инде беттем, инде фани дөнья белән хушлашырга миңа да чират җитте дип, керфекләрне чытырдатып кыскан чакларым аз булмады. Әйтәм бит, бәхет елмайды – мине җир эшенә коллыкка алып киттеләр.

Хуҗам – печән күбәседәй алагаем зур гәүдәле немец, герр Бруно минем колбиләүчем генә түгел, коткаручым да булып чыкты. Мине адәм заты дип түгел, ат, ишәк, эт яки башка хайван кебек үк бер җан иясе дип санаса да, һәрхәлдә, ул лагерьдагы шашкан фрицлардан аермалы буларак, үткәндә-сүткәндә хайваннарга аягы белән тибеп китми, вакытында ашата. Теш арасына ризык керү – туя тамакка булмаса да, барыбер ашау ул!.. Минем төп эш урыны – утардагы ат абзары. Тирес исен кемдер сасы дияр – юк, аннан бәхет исе, ирек исе килгәнен аңлар өчен фашист лагереннан китеп, тирес арасына баштанаяк кереп чумсаң да аз булыр... Бәрәңге басуына эшкә йөрим. Атларны карыйм. Тирес чыгарам. Минем ишеләргә хуҗалар белән сөйләшү катгый тыелган. «Мин бүген нәрсә эшләргә тиеш? – Вас золь ихь хойте махен?» дигән җөмләне беренче көнне немецча башка мәңге җуелмаслык итеп сеңдерделәр – шуннан артык сүз катарга ярамый, хуҗабикәләр, хатын-кызлар белән аралашу, сөйләшү бөтенләй рөхсәт ителми. Хәер, рөхсәт булса да, ни рәвешле сөйләшер идек икән? Мин болар телен белмим, русчам да такы-токы. Алпавытның да русчасы ипи-тозлык та юк кебек...

Мин үземнең кол икәнемне аңлыйм. Җанымның кимсенүенә чик-чама юк; туган авылым, тәбәнәк түбәсендә рәт-рәт наратлар үсеп утырган тауларым, аны-моны уйламый, әнкәйнең рәешкә генә бәйли торган яулыгы белән балык сөзеп йөргән Кече елгам, шул елга ярында адашып калган балачагым мине, әнкәй телендәге «пүтсез» малайны шушы хурлык халәтендә күрсә, йөз чөереп, читкә борылмас иде микән? Яратып өйләнгән хатыным, уймак иреннәрен очлайтып елмаерга яраткан кызчыгым, мин сугышка чыгып киткәннең икенче аенда туган, йөзен бер тапкыр да күрергә өлгермәгән улым. Улым, малаем, нәсел дәвамчым! Минем сөягем шушында, чит-ят җирдә череп калса да, канымның, җанымның дәвамчысы бар! Ул – туган илдә, баш очында пулялар сызгырмаган, бомба яумаган, фашист итеге таптамаган төбәктә. Үсәр, әтисенең шул төбәкне, шул туфракны яклар өчен ут эченә китүен дә, чолганышта калып, дошман кулына коллыкка төшүен дә, күптөрле мәсхәрә-хурлыклар күргән җанының, ниһаять, чиксезлектә иреккә ирешүен дә аңлар. Аңлар да үз балаларына сөйләр, оныкларына... Яшәү дәвам итәр. Без күргән фаҗигаләр балалар, оныклар күңеленә кан хәтере белән язылыр. Чөнки без күргәннәрнең онытылырга хакы юк!..

Герман җиреннән исән кайтырыма ышанычым юк иде. Дөрес, утарда эш аты булып гомер кичергәндә, лагерьдагы ише булмады: чөгендер яфрагыннан пешерелсә дә, көн саен кайнар аш эләкте үземә! Көрпәле кап-кара икмәк телеменең энә күзе кадәр генә валчыгы да тәнгә яшәү көче өсти иде. Хуҗабикә кайчак, каз-үрдәккә дип, чип-чиста итеп юып пешерелгән кабыклы бәрәңгене, чирканган йөз белән булса да, минем табакка да бушата иде. Патшалар сые анысы!

Кайда да бер кояш, диләр. Үзеңнең эш аты икәнеңә дә, җаныңның богаулы икәненә дә, хәтта коллык хисенә дә күнегәсең икән. Яралы бүре шикелле, айга карап улар минутларыңда, кайдадыр еракта, авылның гап-гади салам түбәле йортында сине көтеп тилмергән әткәң-әнкәң, хәләлең, балаларың барын белү, дәвамың калганны белү көч бирә. Әле дә ярый кешегә уйлау сәләте бирелгән дә, әле дә ярый ул уйларны чит-ятлар богаулый алмый: уйга ияреп, ирекле канатларыңны җилпи-җилпи, ирекле дөньяны көнгә ничә гизеп кайтасың... Фәкыйрьлектән башы чыкмаган туган авыл белән нимес крәстияненең утар дигәнен чагыштырасың... Болар да шушы ук җир йөзендә яши инде, көнитешләре генә җир белән күк аермасы. Абзар дигәннәре – ап-ак итеп агартылган озынча таш корылмалар, хан сарае булып тоелырлык. Өйләр бездәге шикелле урам-урам булып янәшә утырмый, берәм-берәм чәчелгәннәр, ике күрше арасы чакрымнарга да сузылырга мөмкин. Шул бер өйлек «авыл» урамына да таш җәйгәннәр. Ярты эшләрен машина эшли, кул хезмәте өчен, әнә, миндәй коллар белән лагерь тулган...

Америка солдатлары азат иткәндә, мин лагерьга кайтарылган идем инде. «Советлар Союзында сезнең кебекләрне ни көткәнен беләсезме?» – дип сөйләүләре кеше ышанмаслык чеп-чи әкият булып тоелды – Ватанга кайтудан баш тартып, чит мәмләкәттә яшәп калыргамы? Үз ирегең беләнме?.. Ашкынып, зарыгып, җанга тулган ирек хисеннән исереп, туган илгә кайтуга, «госпроверка» дип, мине Подольскига – НКВДның тикшерү-фильтрация лагерена озаттылар.

Үземнең һич кенә дә сатлыкҗан түгеллегемне раслар дәлилләр юк иде... Сорау алу, җәзалау вакытларында мин бөтен төрмәләрнең һәм вәхшилекнең йөзе бер үк икәненә инандым...

Сугышның да йөзе нәкъ шундый. Яки, яки... Яки син үзең – үтерүче, яки – сине үтерәләр. Җаныңда хайвани инстинкт, кыргыйлык, нәфрәт, кабахәтлек баш калкытсын өчен шушы хакыйкатьне аңлау да җитә. Чөнки һәркемнең яшисе килә! Мәңгелек коллыкка дучар ителгән минем дә. Минем кебекләр белән кушылганча эш итә белмәсә, үзенең үк баш очында элмәк асылынып торган совет тикшерүчесенең дә. Гитлер һәм нацист Германия боерыкларыннан баш тартуның яшәүдән баш тарту икәнен аңлаган немец солдатының да. Һәркемнең яшисе килә! Шул бер кыйпылчык гомер бәрабәренә үзеңнең мәңгелек кол икәнеңне аңлау белән дә килешәсең икән... 

(Дәвамы бар)