Бик (дәвамы (5))
Миңлегөл, 1945 ел, көз
Үткәннәргә ишек, чыннан да, бикле иде.
Бөтенләйгә, мәңге ачылмаслык итеп, мең йозакка бикләнде ул. Бердәнбер өмет нуры – әткәй турында «хәбәрсез югалды» дигән соңгы хәбәр. Үлде димәгәннәр бит, сөякләре җирләнде димәгәннәр, бәлки, исәндер әткәем? Бәлки, яралангандыр да кайдадыр дәваланып ятадыр. Ул – минем өчен, мин – аның өчен бердәнбер булып калганны белмичә, кайтыр сукмакларда адашып кына йөридер... Иртәме-соңмы, аның юлы безнең каберләрне эзләп булса да, шушында алып киләчәк ләбаса! «Безнең», дидем... Чөнки мин үземнең җанымны шушында җирләп калдырам.
Парторгыбыз Сорокин мине китмәскә, авыр булса да чыдарга дип, ни үгетләмәсен, башкаларга ияреп, авылга кайтып китәргә дигән ниятем нык иде.
– Монда калсаң, сиңа бернинди җил-яңгыр тимәячәк, кызым. Кал! Үзебез укытырбыз, югары белем алырсың. Материкта ачлык, сугыш бетсә дә, әле кайчан аякка басылыр – билгесез. – Владимир Дмитриевичның нияте изге икәнен аңлыйм – кайгы-хәсрәттән тилерер хәлгә җиткән бик күпләргә аның әтиләрчә җылы сүзе, кайгыртучанлыгы таяныч булды. Тик мин үземне бирегә – Татар бугазы ярларына бәйләп тотар җепләрне югалттым инде. Кайчандыр әткәем-әнкәем безне – сеңлем Рәйханә һәм мине, меңнәрчә чакрымнар уза-уза, шушы Октябрьский посёлогына бәлки бәхет кошы тотарбыз дигән өмет белән алып килгән булса, хәзер мин җимерелгән-җимерелмәгән шахталарда булган бар бәхетле мизгелләрне, бәхетле көннәрне, бергәлекне, бөтенлекне мәңгегә җирләп, кабат авылга кайтырга җыенам.
Их, җанның сулкылдавын басар бер-бер чара булса кана... Барак бүлмәсенең тәбәнәк тәрәзәсеннән кояшның саран, соргылт яктысы үрелеп карый иде. Тасма-тасма булып үрелгән ул яктылыктан, көз башы гына димәссең, җанны туңдырырлык салкынлык бөркелә. Бүлмәнең каракучкыл бүрәнәләренә кунаклаган шул салкынлыкта кызыл җәймәле агач өстәлнең дә, идән уртасында капкачы каерылып ачылган килеш торган чемоданның да, агач караватларның да тупаслыгы, килбәтсезлеге ныграк күзгә ташлана. Җанга шом үрләткән бу шыксызлыкка Галимә апайның әле төреп тыгылмаган чигүле мендәр япмалары гына бераз ямь өсти.
– Миңлегөл, үскәнем, юл хәйран ерак, бу балык пирожкиларын иң әүвәл ашап бетерергә булыр, име, җаным? – Әллә ничә ел шахтёрларга ашарга пешереп, теле дә баллы-майлыга әйләнеп беткән Галимә апайның. Элегрәк төп-төз басып, зифа буен уклау кебек йөрткән апай, иренең Смоленск шәһәре тирәсендә һәлак булуы турында хәбәр алганнан соң, күрер күзгә кечерәеп, бөкрәеп калган иде. Кайгысын кеше юкта нинди суларга салып чайкагандыр – йөзенә чыгармады, беркемгә кара коелмады. Бары тик моңарчы баш очына чөеп бәйләгән яулыгы гына каш астына ук төшеп утырды. Оясыннан егылып төшкән кош баласыдай, берьялгызым үз хәсрәтем белән аунап ятканда, шушы Галимә апай мине аягыма бастырды, бүлмәсенә сыендырды.
Май аенда халык Җиңү көнен бәйрәм иткәндә, без Галимә апа белән икебез ике почмакта үкседек. Берничә татар гаиләсе туган якларга кайтабыз дип җыена башлагач, без дә аларга иярергә булдык. Монда бәйләп тотар җепләр калмаган, өзелгән, яндырылган, юк ителгән иде.
Пәлтәмнең эчке ягында – өч пачка белән илле сумлыклар. Шахта начальнигы Владимир Алексеевич Малючков якыннарын югалтканнарга мең ярым сум акча бирдерткән иде. «Боларның ни куанычы бар?» – дип үкси-үкси елаган мәлемдә, Галимә апа: «Кирәге чыгар, балакаем, ышанычлырак җиреңә тыгып куй», – дип киңәш биргәч, төреп, пәлтәнең эчке түш кесәсенә тегеп куйдым. Авылда ни көткәнен белмим бит әле, үз башымны үзем кайгыртырга калганны гына чамалыйм...
Утлы ядрәләре монда кадәр үк килеп җитмәсә дә, сугыш ялмаган иде авылны. Коргаксыган, тезләнгән, салам түбәләре кайсы кай якка авышкан өйләр; ачлыкның ыржайган авызына кереп йотылган да юк булган күрше-күлән; ягар утын юклыктан кышкы салкын кичләрдә мич куенына озатылган койма-капкалар; ат урынына үзләре җигелеп, колхоз тормышын сөйрәгән апалар каршы алды мине. Үз дисәм – үз түгел, чит дисәм – чит түгел... Менә бу урамнан, әткәемнең ике кулына ике төенчек шикелле асылынып, сеңлем Рәйханә белән атына-атына кайтып килгән идек... Менә бу тыкрыктан, әнкәемнең сабыр адымына түзеп атларга тәкатебез җитмичә, Рәйханә белән, яз җиленә ялын сипкән колынкайлар шикелле, юргалый-юргалый йөгергән идек. Менә бу капка төбендә, «Килендәш, төенчекләрең үзеңнән алда тәгәри бит», – дип, якты елмаеп, көянтәсен иңенә аскан Кафия җиңгәчәй каршы ала торган иде. Тагын шул капка төбенә кайтып төштем. Олы бер дөньяда канаты каерылып ятим калган киек каз булып. Юк, аучы ядрәсеннән яраланган, әмма яшәү көчен җуймаган кыр үрдәге булып. «Кайт! – дип язды бит Хәкимулла абзый. – Үз сөягебез үзебездән артмас, кайт, кызым!» – дип язды әткәемнең бертуган абыйсы, аның каны; аның йөз сызыкларын хәтерләтеп торган бердәнбер таянычым. Алар катына кайтып егылмый, бу башымны кайларга илтеп куйыйм?
Таң алдыннан ат арбасына төялеп, әнкәебезнең җылы куенына сыенып, аның вакыт-вакыт мышкылдап, борын тартуына сәерсенеп, ерак сәфәргә кузгалганда, әллә кайдагы Татар бугазына барып җитәрбез дә шунда җебе өзелгән муенса төймәләредәй, берәм-берәм чәчелеп бетәрбез дип, кайсыбыз гына уена китергәндер? Рәйханә белән мин – әле балалык яшеннән чыкмаган. Сабырлык чишмәсеннән учлап-учлап, сулар эчкән әнкәем – «тәкъдиргә язмаганы булмас әле» дип юаныч таба белә. Әткәебезнең авыл ягына каерылып-каерылып каравын ул чагында таң алсулыгы яшергән иде...
Сугышның кара йөзе миңа иң элек сул кулын фронт кырында калдырып кайткан Хәкимулла абзый кыяфәтендә ачыла башлады.
Буш җиңен бөгәрләп чалбар каешына кыстыра да, сыңар кулы белән утын ярырга тотына. Булышам дисәм, «хатын-кыз эше түгел!» – дип кертеп җибәрә. Элеккечә киерелеп-киерелеп селтәнәсе, икенче кулы белән каерылып-каерылып маңгай тирен сөртеп аласы килүе сүз белән сөйләп аңлаталмаслык карашына кереп тула. Бу теләкнең нинди моң, нинди сагыш, нинди гаҗизлек, нинди нәфрәт белән сугарылганын аңлау өчен аңа нибары бер күз төшерү дә җитә.
Аннары – әтием турында бер-бер хәбәр булмасмы дип, авыл советы, район комиссариаты ишекләрен кат-кат кагу, Хәкимулла абый белән бергәләп, башкала военкоматларын таптау миңа сугыш кайтавазы булып ишетелә башлады. Әткәем фронтка Сахалиннан – Александровск шәһәреннән китсә дә, туу турындагы таныклыгында шушы авыл, шушы район күрсәтелгән ләбаса; салам эскертеннән, ныклап эзләсәң, иртәме-соңмы, энәне дә табарга мөмкин. Ничек инде әткәем тикле әткәем табылмасын... Кеше бит ул! Сезгә кадерле булмаса, менә миңа, аның исән калган бердәнбер баласына – кызына кадерле! «Хәбәрсез югалган» дип, пенсия бирүдән баш тартасыз икән, мине фронтовик баласы дип танудан куркасыз икән – анысы сезнең намуста. Мин бит сездән акча сорамыйм! Мин сездән әтиемнең исемен табуыгызны сорыйм!..
Җан әрнүем калын-калын диварларга гына килеп бәрелә дә, кайтаваз булып, әрнүле өн булып, кире үземнең аяк астына чәчри дә төшә...