Логотип Казан Утлары
Повесть

Бик (ахыры)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Миңлегөл, 1951 ел.

Кафия җиңгәчәйнең башына уй төшкән: минем утырып калуымнан курка, бахыр.

– Оя коралмый тинтерәмәсәң ярар инде. Егет-җиләнне сугыш чүпләде. Кайтканының исән җире юк. Рәтлерәген каптырып бетерделәр...

– И, җиңгәчәй! 22 яшь кенә бит әле миңа, язганы табылыр! – дип, сүз белән аны, бәгырем тетелеп, үземне юатырга маташуым. Язмышларны кыл урталай бүлгән теге гарасатлы төндә сеңлем Рәйханә белән көлешә-көлешә сөйләшеп ятканыбыз җанымны айкап ала... Гомер үтә шул, тик берәүгә дә ни күзем, ни күңелем төшкәне юк. Көзге каеннан берәм-берәм өзелгән яфрак төсле, көн артыннан көн оча, ай үтә, ае елга ялгана. Таңның һәрберсе әткәемнән бер-бер хәбәр булмасмы дигән өмет белән ата. Инеш аръягында кояш батканда, ике күзем офык тарафында: исән кешеләр кайтты, үлгәннәреннән килгән кара пичәтле кәгазьләр бүрәнә ярыкларында саклана. Хәбәрсез дигәннәрнең генә хәбәре юк шуууул... Менә, район хәрби комиссариатыннан соңгы эзләнүләребезгә җавап итеп, 1947 елның 1 июлендә бирелгән кәгазьдә: «Ваш отец, солдат Шакирзянов Газизулла, уроженец... находясь на фронте, пропал без вести 6 января 1942 года», – дип язганнарыннан гайре, бер хәбәр дә юк шул... Җаным елаганда, күзләремне юешләтмәскә күнектем инде. Чөнки өметем исән! Ул өмет, сугыш кырыннан кайтып җитмәгән әткәемнең – бу дөньяда бердәнбер булып калган якын кешемнең әле онытылмаган, өзелмәгән җыры булып, көрәк йөзедәй киң сөякчел куллары булып, чәченең уң ягына шуыштырып кияргә яраткан күксел кипкесе булып, җир исе, туфрак исе сеңгән озын җиңле күлмәге булып, минем күңелемдә саклана. Кайчагында, Хәкимулла абый белән Кафия җиңгәчәй күрмәгәндә, шул күлмәкнең изү турысындагы исне исемә төшерәм дә, илерердәй-тилерердәй булып бөтереләм. Еллар үткән саен ул исне тузан томалавыннан, вакыт урлавыннан куркам...

Кәнсәләргә эшкә менешли туры юлым элек үзебезнеке булган өй яныннан уза. Шәрәләнеп, ятимләнеп калган; читән коймаларның да кай ягы бар, кайсы юк... Хәзер анда дүрт бала белән тол калган бер апай яши, авылга кайтып төшкән мәлемдә үз йортыбызны үземә кайтарырмын, сатып алырмын дигән ниятем бар иде – кире кайттым. Чыра кебек ябык, яшь кенә булса да, маңгае буразна-буразна җыерчыктан гына торган апайның сүзсез сораулы карашына, берсеннән-берсе кечкенә сабыйларына бер генә юлыктым – ул өйнең бусагасыннан хуҗа булып атлап керүемне күз алдына китерә алмадым. Болай да бәхетләрен сугыш урлаган бер оя җанны ни дип кузгатыйм...

Бу юлы аякларым иртән иртүк шул яктагы сукмакка алып киткән икән, хәерле булсын. Эшкә, ураурак булса да, күпер тирәсеннән йөри торган идем.

Тыкрыктан уңга борылуга, «үзебезнең» йорт янәшәсендә, күрше йортның җилкапкасы янында, эскәмиядә каңгырап утырган берәүне, аның кырыенда аунап яткан юл биштәрен күреп, шул мизгелдә йөрәгем әллә нишләп китте.

Әллә соң... әллә соң... әткәем кайтып төшкәнме? Безне Сахалиннан эзләткәндер дә, хәбәрләребезне ишеткәч, авылга юл тоткандыр... Әле кайтып кына килешедер... Иң беренче итеп, үз куллары белән салган, тик бер тамчы да рәхәтен күрергә өлгермәгән өй янына тукталасы иткәндер... Башымнан ә дигәнче әллә ничә төрле уй йөгерергә җитеште. Уйларым, мине узып, җитәкләшеп, абына-сөртенә шул тарафка йөгерә иде.

Юк... юк, әткәем түгел... Аның яшендә микән, бераз яшьрәкме – йөзе таушалган, сакал-мыек урынына каралы-аклы төк бәреп чыккан ач яңаклы, төпсез карашлы берәү, кайсыдыр ноктага төбәлеп, үзалдына уйган чумган иде. Өстендә – кара төстәге искерәк кенә бушлат, аның җиң, итәк очлары сизрәгән, өтек-өтек җепләр асылынып тора. Янына килеп бассам да, ул мине бераздан соң гына абайлап алды, ахры – айнып киткәндәй, кырыендагы биштәрен үз янынарак тартты.

– Ә-ә, – диде ул, әйтерсең, мин аңа сүз катканмын. Юкса, исәнләшергә дә өлгермәгән идем.

– Танымадым.

– Газизулла кызы мин. Шушы авылныкы. Миңлегөл булам.

– Ә-ә, шулаймыни? – Ирнең сүрән, тонык карашы бераз җанлангандай тоелды. – Кала кызларына охшагач ни... Күрше кызы, димәк... – Ул, уң кулы белән бишмәтенең кесәсенә тыгылып, нидер эзләргә тотынды. Тапмавы булды – сул кесәсенә тыгылды. Тәмәке дисәң – тәмәке түгел, шуңа охшаш, кәгазьгә төрелгән бернәрсә алып, сәер кәкрәйгән бармаклары белән авызына капты. Ут элдермәде, тәмәкесен учына йомарлады, торып, сул аягына аз гына аксый төшеп, җилкапка янына килеп басты. Тәрәзәләренә аркылы такта кадакланган тәбәнәк иске өйнең бер якка шуышкан, тәмам сыегайган салам түбәсенә, якын килергә курыккандай, капка буеннан гына карап торды. – Ут эчендә йөреп, мине үлем алмаган иде. Ә монда... – Ир каралып, тупасланып беткән кулы белән йөзен каплады. Ул елый иде.

Эх, агай, монда да фронттагыдан ким булмаган шул. Ачлык кырган кешеләрне! Кафия җиңгәчәй сөйләгәннәрне куркыныч бер төш тыңлагандай тыңлаган идем. Язын капка төбендә борын төрткән яшь кычыткан өчен күрше белән күршенең җан талашканын. Бала-чаганың, карт-корының ачтан шешенеп үлгәнен. Шыткан бодай ашап, ярты авылны җирләгәннәрен. Аерым кабер казырга хәлләре булмагач, кешеләрне күпләп-күпләп бер чокырга күмгәннәрен...

Әхтәм агайның да әтисе, әнисе, хатыны, кызы, үзе күрергә дә өлгермәгән малае кырык дүрттә үк ачлыктан гүр иясе булган икән. Менә, кайтуына ни хәсрәт... Сугыш беткәнгә алты ел узды бит инде, ишетмәгәнме, хат язучы булмаганмы үзенә, кайларда шул гомер адашып йөргән?..

– Йөрмәгән җир калмады, Миңлегөлкәй... – Тәки кабызды тәмәкесен, корык-корык ютәлләп, болай да какча яңагын уртына ябыштырырлык итеп суыра-суыра, читкә борылды. – Эх, улымны күргәнем дә булмады бит ичмаса! Анысы мин сугышка киткәндә, әнкәсенең буенда гына калган иде...

– Әхтәм агай, нишлисең, үлгән артыннан үлеп булмый, диләр... – Үзем дә башымны читкә бордым. Кайчандыр Галимә апа юатырга маташып әйткән сүзләрне кабатладым. Файдасыз икәнен бик яхшы аңласам да, шулай дидем... Үз авылына, бушлыкка, караңгылыкка кайтып төшкән кешене менә болай япа-ялгыз үз кайгысы белән калдырып китәргә кыенсынуым булдымы, аның тоташ сагыштан гына торган карашыннан кызгану, жәлләү тойгысы җанымны биләдеме – эшкә барырга чыккан җиремнән борылып, мин аны Хәкимулла абзый йортына чакырдым.

Ул – минем, мин аның хәлләрен сораштыра-сораштыра, урамнан атлаганда, Әхтәм агайның, карап туймас караш белән, йотлыгып-йотлыгып, тирә-якка күз салганына игътибар иттем. Миңа да карап-карап ала.

– Бер дә авыл кызына охшамагансың дисәм, үпкәләрсең микән? – диде ул, мөгаен, минем өстемдәге бөрмә билле кыска жикетка, шакмаклы үкчәле биек сапогиема, башымдагы йон беретка сәерсенептер. – Әллә мәктәптә-мазар эшлисеңме?

– Юк, колхозда, хисапчы мин, – дип җавапладым, Сахалиннан кайтуымны ике-өч сүз белән генә әйтеп. Авылга кайтуга, япь-яшь кыз бала дип тормадылар, мәктәптә бик яхшы укуымны, русча бик әйбәт сөйләшүемне белеп алуга, ай-ваема карамыйча, колхозга хисапчы итеп куйдылар шул үземне. Баштарак, исәп-хисап кәгазьләре белән утырганда, җаваплылыгыннан куркып, шыбыр тиргә бата идем... – Ә син, Әхтәм агай, хәзер нишләргә җыенасың инде?

– Сине кәләшлеккә алып, өр-яңадан тормыш башласам дип торам менә...

Сагышлы елмаеп, шаярып әйткән сүзләреннән йөрәгем дертләп китте. Тоташ ярадан гына торган ике җанның бер түбә астында көн күрүе шул мизгелдә яшен сызыгы шикелле кинәт кенә күз алдымнан сызылып үтте.

– И Әхтәм агай, холкым яман шул минем, ачуымны китерсәләр, кымыз күбеге шикелле, шартлап түгелергә генә торам.

– Уйнап әйтәм инде, Миңлегөл, хәтерең калмасын. Җиләк кебек кызлар күзләрлекме минем хәл...

Кызгану хисе идеме миндә? Әллә, үземнән шактый олы шушы агайның сагыш күледәй мөлдерәмә күзләрендә, көзгедәге шикелле, алда көткән язмышымны күреп алдыммы?

Ни булса да булды. Сугыш башлануның беренче аенда ук, ике яшьлек кызын, гөл чәчәге кебек хатынын, туарга өлгермәгән нарасыен калдырып, ут эченә чыгып киткән; аннан фашистлар чолганышында әсирлеккә эләккән; америка солдатлары коткарганнан соң, илгә кайткан, туп-туры совет төрмәсенә озатылган; фронтта бергә сугышкан офицерга тап булып, аның ярдәме – могҗиза белән үлем тырнагыннан котылган; такта кадакланган тәрәзәләре каршында чарасызлыктан җаны өзгәләнгән Әхтәм агайга кияүгә чыктым да куйдым мин. Хәкимулла абзый белән Кафия җиңгәчәйнең, икесе беравыздан: «Кырык кат уйла, Миңлегөл, берегеп китә алырсыңмы?» – диюләренә: «Елганың ике яры берекмәгән килеш тә гомер буе янәшә әле», – дип, дөнья көткән олы апайлар кебек җавап кайтардым...

– Ни бит, Миңлегөл, син миңа «Әхтәм агай» димә инде...

– Ярар, Әхтәм агай, әйтмәм...

Тормышыбыз әнә шулай гади генә башланды да китте. Әхтәм агайның, дөресрәге, Әхтәмнең иске өендә. Хәкимулла абый ярдәме белән, авылдашлар булышлыгы белән шуны сипләп, яңа мич чыгарып, ике яралы җан тоттык та бер түбә астына сыендык.

Күпме генә сораштырсам да, Әхтәм агай... Әхтәм ни сугыш турында, ни әсирлек турында җәелеп сөйләмәде. Берчак, Хәкимулла абзый белән ачы балдан авыз итеп, шактый кызган мәлендә генә:

– Тәмугның үзе бит ул сугыш! Бер елганы кичәргә әзерләнгәндә, нимес бомбага тотты. Күперне дә, үзебезне дә. Кырыпмы-кырды егетләрне. Исән калганнарыбыз ничек тә елганы кичеп чыгарга тиеш идек. Күпер булмагач, мәет булып яткан иптәшләребезнең гәүдәләрен түшәргә приказ бирделәр. Үз кулларыбыз белән аларны елгага ташыдык, шулар өстенә баса-баса чыктык аръякка! – дип, өстәл төя-төя елаганын ишеттем. – Әсирлектә күргәннәрне сорама, Хәкимулла абзый! Барысы да бер иш... Менә бу бармакларны совет төрмәсе ишекләренә кыстыра-кыстыра гарипләттеләр!

Шуннан гайре авызыннан әллә ни артык сүз чыкмады, өтек-төтек кенә әйтеп куя иде. Мин дә, җан ярасын кузгалтмыйм дип, кирәк-кирәкмәгән сораулар белән тинтерәтмәдем. Әткәем турында уйлаганда гына, елгага түшәлгән гәүдәләрне күз алдына китереп, бөтен тәнем эсселе-суыклы булып китә иде. Аларның җан-рухлары да «хәбәрсезләр» исемлегендә микән?.. Кемнәрнең газизләре, кемнәрнең кадерлеләре шулай кадерсез булып аунап калгандыр...

Галия, 2019 ел

Универдагы дәресләргә дә, укытучыларга да, төркемдәшләремә дә көннән-көн ныграк гашыйк була барам. Алар белән аралашу – җан рәхәте. Синең фикерең калган беркемнеке белән туры килмәскә, сәер, хәтта мәгънәсез булырга мөмкин – аны кычкырып әйтсәң, берәү дә чигәне бораулап күрсәтми, борын җыерып көлми; укытучыга да каты-каты, сәяси сораулар бирү монда гадәти хәл. Тагын да гаҗәбрәге – укытучылар андый сораулардан сагаеп калмый, ишек ягына, түшәмгә шикле караш ташламый, җаваптан качып, әйләнеп-тулганып йөрми.

Беркөнне алман теле дәресендә «Сез үз Ватаныгыз белән горурланасызмы?» дигән сорау куелды. Әгәр иң беренче булып җавап кайтарырга авызымны ачсам, мин кызып-кызып, «әйе!» дияр идем, мәктәптә ятлаганымча, үзебезнең елга-күлләр, матур шәһәрләр, спорт корылмалары, тагын әллә ниләрне искә төшереп, шулар белән мактаныр идем. Горурлык булырдай шәхесләрне санар идем.

Тик... немец милләтеннән булган урта яшьләрдәге укытучыбыз, герр Копп: «Без, алманнар, мәсәлән, «Германия – безнең горурлык!» дия алмыйбыз. Чөнки безнең кара тап булып торган үткәнебез бар, ул – фашистик Германиянең, Гитлер сәясәтенең хурлыклы үткәне», – диде дә, кырыгынчы еллар башында яһүдләргә карата булган сәясәт, СССРга каршы башланган сугыш, концлагерьлар турында сөйләп китте.

Әңгәмәгә кушылсам, мин ни әйтергә тиеш идем икән? Ни өчен икәнен аңлата алмам – шул мәлдә минем күзалдыма үземнең Миңлегөл әбием килеп басты. Югыйсә ил, Ватан дигән шулкадәр олы төшенчәләр янында, артык кырыс итеп әйтсәм, тәбәнәкләнеп калган гәүдәле, мин белә-белгәннән бирле ап-ак чәчле әбием (ә бит кайчандыр ул да зифа буйлы, озын чәчле, ап-ак «шома» киң маңгайлы яшь кыз булган!), аның әле һаман да, туксан яшенә җиткәч тә, сабый бала шикелле, хәбәрсез югалган әтисен уйлап, «әткәем» дип өзгәләнүе, саргаеп беткән фотоны җиһандагы иң кадерле бер ядкарь күреп саклавы, ире – Әхтәм бабамның үзебезнең ил төрмәсендә күргән газапларын «чыкмаган җанын гына калдырганнар иде» дигән бер җөмләгә сыйдыруы – барысы-барысы Ватан дигән олы төшенчә янында артык гади, аерым кешегә генә кагылган, аның шәхси тормышының нәни кыйпылчыгы булып саналган бернәрсә шикелле бит.

Юк! Алай түгел, ахрысы... Минем әбием – шул Ватанның бер заты. Бер кыйпылчыгы. Бер күрсәткече. Шәхесе! Әйе, әйе, шәхесе! Гап-гади бер авыл кызы. Авыл карчыгы. Әмма... шәхес! Кеше! Һич кенә дә курчак түгел... Әгәр шулай икән, нишләп соң әле ул үзенең әтисен – шушы Ватан өчен сугышка киткән һәм... курчак шикелле исемсез-атсыз булып, кайдадыр, кайчандыр, ни өчендер хәбәрсез югалган әтисен шушы Ватаннан эзләтә, таптыра алмый? Газизулла бабай да Кеше бит! Суга төшкән балтадай югалганчы, кайсыдыр шәһәрдә, кайсыдыр фронтта, кайсыдыр ротамы, взводмы – һәрхәлдә, кайдадыр сугышкандыр бит инде ул?..

Мин дәрестә утырмый идем. Өйдәгеләрнең Германия дигәндә, аны бары тик Бөек Ватан сугышы белән бәйләп күзаллаулары минем башыма менә шушы минутта гына килеп җитте түгелме? Ватан, сугыш, илләр һәм кешеләр – моңа кадәр бу сүзләрне бербөтен йомгак итеп йомарлаганым юк иде...

– Галэ, син йоклыйсыңмы? – Янымда дәрес башланганнан бирле ләззәтләнеп, мате чәе йоткалап утырган Миро, стаканын дәфтәр читенә куеп, башын өстәлгә салды да күзләрен кыса төшеп, миңа карады. Шаяртырга маташуы.

– Комачаулама. Мин уйлыйм! – дидем, аның үзе кебек туп-турысын әйтеп.

Әйе, минем башыма уй төшкән иде.

Сукмакларым мине бирегә, Германиягә алып килгән икән – димәк, тикмәгә түгел. Мин монда үземне табарга тиеш.

Әтиемнән ватсапка хәбәр килде. Әхтәм бабам, американнар килеп азат иткәндә, Моосбург шталагында булган.

Уйларымнан арына алмыйча, кампусның баскычыннан төшеп килгәндә, артымнан берәүнең рюкзагымнан тартканына кашымны җыерып, башымны борсам, Райнер икән. Авызы ерык, аягына кып-кызыл төстәге кроссовка кигән. Нәрсә үзгәргән соң дип башымны катырсам, бакенбардын кырган икән, малай гына булган да куйган. Үзе кем беләндер айфоннан сөйләшә. Эшем кешесе диярсең... Ниһаять, колагыннан аерды.

– Райнер, Германиядә концлагерь документлары саклана торган архив бармы?

Минем соравымны аңлап җиткермәдеме, сәлам бирергә дә онытып, кырт кына шулай дәшүемә аптырап калдымы – Райнерның якты зәңгәр күзләрендә сорау чагылды.

– Сәлам! Маттер сине кичке ашка чакырды. Вернер да көтә. Бик ошатканнар үзеңне. – Ул, җавап кайтарганымны да көтмичә, айфонын ачып, интернетка язарга әзерләнде. – Нинди архив? Тагын бер кабатлагыз әле...

Райнер гадәтенчә шат күңелле булып, шаяртырга гына торса да, минем күңелемдә давыл кубарга итә иде. Сәбәбенә дә төшенеп бетә алмыйм. Мине нидер ашкындыра, нидер әйдәкли, уйларымның башы-азагы юк, алар әле тәртипсез йөгерешә, әле йомгак булып чуала. Ни куып таратырга тырышсам да, бәйләнчек чебен урынына киләләр дә йөдәтәләр.

– Сугыш вакытында Моосбург шталагында әсирлектә булганнарның документы кайда да булса сакланмады микән? Син бит юрист, эзләшәсеңме?..

Кулымдагы кечкенә генә яшькелт кәгазь – кыйммәтле документның төсле күчермәсе уч төбемне пешерә. Ике яклап тутырылган анкетада – минем бабамның ярты гомере! Беренче рәткә алманча, аска русчалап язылган анкетада – бабам язмышы! Stalag... дип ике урынга сугылган зәңгәрсу мөһер – аның язмышына сугылган мөһер!

1. Name_Фамилия Ибраһимов

2. Vornamen_Имя Әхтәм

3. Geburtstag_ Дата рождения 17.6.1918

4. Geburtsort_Место рождения Татария

5. Lager_Лагерь Шталаг 5 a. Im Lager eingeliefert_Доставлен в лагерь (число) 25.2.42

6. Dienstgrad_Чин

7. Truppenteil_Воинская часть 15.... пех.

8. Nr. der Erkennungsmarke des deutschen Laders_Номер военнопленного в германском лагере 3588...

9. Vorname des Vaters_Имя отца Мәхмүт

10. Name der Mutter_Имя матери Гайникамал

11. Anschrift_Адрес ближайших родственников Татария

12. Beruf_Профессия колхозник

13. Wann und wo gefangen_Когда и где попал в плен 12.1.42 14.Nr.der Erkennungsmarke des eigenen Truppenteils_Номер в собственной части

Перевел: ст.л. Имза.

Монда язылганнарны, әлбәттә, мин үзем тәрҗемә итеп чыктым. Алманнардагы төгәллеккә, сакчыллыкка, игътибарга ничәнче тапкыр шаккатуым, аптыравым, соклануым!

Бабам турындагы шушы документны табып, аның күчермәсен эшләтү өчен безгә санаулы көннәр җитте! Моңа ышана торган түгел иде...

Ә минем Миңлегөл әбием үзенең әтисен – хәбәрсез югалган Газизулла бабамны ярты гасырдан артык эзләгән түгелме? Син дә кичер мине, әбием! Мин үз буыным исеменнән генә гафу сорамыйм...

Газизулла бабай рухы.

Мин хәтер булып яшим. Хәбәрсез саналсам да, җәсәдемне кабул иткән туфрагым бар. Хәтер булып яшәгән рухым бар.

Үткәннәрне, бүгенгене һәм киләчәкне тоташтырып торучы Хәтер мин. Хәбәрсез хәтер.

Сугыш, кайсы гына гасырда, нинди генә илләр арасында, кайда гына булмасын, кешеләр санын меңләп түгел, миллионлап кыра торган үлем чалгысы. Кемнең – тәнен, кемнең җанын кыра ул.

Гап-гади татар ире мин. Башта – үз илендә үги булып, туган туфрагыннан кубарылган, җир читендәге Татар бугазы ярларына килеп, шахтада күмер чапкан, аннан шул туфракны саклар өчен сугыш башлануның икенче атнасында ут эченә китеп барган гап-гади татар ирләренең берсе.

Беренче бәрелешкә коралсыз кердек. Рота командиры миңа наган бирде. Өйрәнчек! Учебный... «Нишлим мин моның белән?» – дип аптырап соравыма, «Куркытырга булса да ярап торыр», – диде командир. Якташыма – унсигез яше тулып кына киткән Муллагалигә СВТ винтовкасы эләкте, магазинында 5 патрон бар... Мин дә, ул да – «хәбәрсезләр» исемлегендә...

Безнең «хәбәрләр», кеше дигән затның никадәр кадерсез бер җан иясе икәненә дәлил булып, бикле шкафларда тузан җыеп ята. Якыннарыбызның соңгы сулышкача яшәгән өмете, җан авазы, үз вакытында дәүләттән алынмаган пенсия акчалары булып; күрсәтелмәгән ярдәм, күрсәтелмәгән игътибар булып, әле дә булса бик астында ята. Ишекләр түгел, күңелләр бикле.

Хәбәр бар! Ваемсызлык, куркаклык, саранлык, хөсетлек, нәфес биге астында гына ята ул.

Ул бикне ачар кешеләр дә бар. Чөнки аларның канында безнең Хәтер яши.

Мин үз канымны – оныгымны күрәм. Мин җиңүче булып барып җитә алмаган Германия җирендә ул Хәтерне эзли. Андыйлар берәү генә түгел.

Казанның Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында «Сугышчан дан клубы» эшли. Миндәйләрнең оныклары Татарстан яугирләренең хәбәрсез хәбәрен эзли. Чыннан да, Дан аларга!.. Татар иленнән җиде йөз меңләп кеше Ватан өчен ут эченә китеп, һәр икесенең берсе әйләнеп кайтмаган. Хәбәрсез югалган дип тамгаланганнар күпме, төгәл санын белүче бармы? Ә бит Германиядә дә, Америкада да, Бөекбританиядә дә «хәбәрсез югалганнар» юк!

2006 елдан бирле безнең хактагы документлар сер булудан туктап, аларны ачарга, архивларны кузгалтырга мөмкинлек бирелде. Безне эзләүчеләр генә кирәк. Без бар! Безнең Хәтер әлегә исән! Әлегә...

Буыннар алышынган саен Хәтернең дә гомере кыскара бара, шунысы куркыныч...

Музей-мемориалдагы егетләр тырышлыгы белән дә, без берәм-берәм илгә кайтабыз. Әгәр һәркем кулыннан килгән кадәр аларга теләктәшлек күрсәтсә, бикле ишекләрнең күбесе ачылыр иде. Каршылык белән тулы дөньяда тамчы-тамчы ярдәмнән күл түгел, диңгез җыелырга мөмкин. Татар исем-фамилияләренең документларда карашны каерырлык итеп бозып язылуы гына да никадәр аңлашылмаучылык тудыра!

Озакламый мин дә, якташым Муллагали дә хәтер кайтавазы булып сезнең арага кайтачак. Борын астына рәтләп мыек төртергә дә өлгермәгән яшь яугирнең рухы шигырь булып эндәшәчәк:

Батырларның даны онытылмый,

Бар да истә, диләр, күңелдә.

Бер хәбәрсез югалганнар гына

Тынгы бирми әле бүген дә.

Кемнең улы, кемнең сөйгән яры,

Кемнең газиз ире, атасы 

Кай якларда, кайсы туфракларда

Бер билгесез булып ятасың?

Колагымда ерак әбкәемнең

Бер хикәят итеп сөйләгәне:

Аның өлкән улы, кадерлесе,

Бу тормышны өзелеп сөймәгәнме?

Унсигез яшь тулган көннәрендә

Ут эченә киткән, сугышка.

«Кичер, әнкәм, кайта алмадым», дип,

Сызлангандыр соңгы сулышта.

Чит туфракта ятып калган чакта

Кемнәр күргән, кемнәр җирләгән?..

«Бер хәбәрсез югалды ул», диеп,

Белмим, кемнәр хәбәр җибәргән...

Ышанмаган газиз ана җаны,

Еллар буе көткән тилмереп.

Бер кайтмаса улым бер кайтыр дип,

Соң көнгәчә йөргән илереп.

Чәчләренә иртә чал сарылган,

Йөрәгенә яра уелган.

Бар сагышы, җан әрнүе беркөн

Акыл белән бергә җуелган.

Шул хәлдә дә ана хәтерендә

Тик бер яра калган эз булып.

Җилләр шавы хәтта ишетелгән

«Улым!» дигән татлы сүз булып.

Мин бүген дә ерак әбкәемнең

Ишетәм күк шашкан җан авазын:

«Ана өчен бала мәңге исән!»

Сугышның да исән кайтавазы...

Мин бүген дә күкләр аша ишетәм:

Бер хәбәрсез югалганнар булып,

«Сез безне дә онытмагыз», диеп,

Агыла да килә ап-ак болыт...

Ә мин исә, биктән арынып, кызымның, соңгы сулышынача әтисен йөрәгенә сыендырып яшәгән Миңлегөлемнең үзе исән чагында ишетергә өлгермәячәк Өмете булып, бик тиздән кайтып җитәчәкмен. Әнә ул ак кәгазь, «Сугышчан дан клубы» эзләп тапкан мәңгелек өмет: «Красноармеец 133 танковой бригады... Погиб в декабре 1941 г. в Курской области. Сведения Центрального Архива Министерства обороны РФ. Сайт МО РФ «ОБД Мемориал», опись 8188..., дело 7...»

Ул красноармеец – мин.

Хәбәрсез югалмавыңны исбат итәр өчен үзеңнең курчак түгел, кеше икәнеңне расларга кирәк шул. Кичә дә шулай иде, бүген дә. Иртәгә дә шулай булыр күк.

Яңа буынны җиңел акыллылыкта, үз милләте, аның үткәне, ханнары, шәхесләре белән кызыксынмауда гаеплисез. Ата-бабасының үткәнен белмәгән оныклар ни рәвешле тулы бер халыкның тарихын өйрәнсен?

Алар гаеплеме?

Әллә дөньяны алларына ясалма төсләргә буяп китергән чынбарлыкмы? Кырык кат йозак, бик астында күз уңыннан яшереп сакланган үткәннәрме?

Безнең оныкларга фашизмның канлы шәүләсе турында сөйләү белән беррәттән, совет илендәге канлы репрессияләр, ГУЛАГлар, кеше кадере турындагы аяусыз хакыйкатьне дә җиткерәсезме? Кешенең, балчыктан яралса да, курчак һәм адәм колы түгеллеген аңлатасызмы? Әллә яңа буын да хәбәрсезләр исемлегендәме? Аларның хәтере һәм акылына да бик салынганмы?

Галия, 2019 ел.

Монда әлегә көн саен бәллүр бишектә кояш тирбәлә! Декабрь ае димәссең, урамда җылы, күктә карлыган яфрагы тиклем ник бер болыт кисәге күренсен!

Гаҗәп, ни өчен тора салып карлыган яфрагы исемә төште әле? Әһә, иртән үземә зур бокал белән чәй ясаганда, җәй көне бакчабызда ярфак салып, самавыр чәе белән сыйланганыбызны күз уңыннан үткәргән идем бит, шуның галәмәтедер...

Миндә революция. Башымда. Иртәдән бирле аякларымны салындырып, тәрәзә төбендә утырам. Ноутбук теземә куелса да, күзләрем урамда. Уем бөтенләй әллә кайда адашып йөри.

Урамнарның кайчан карама буш булуына ияләштем инде. Килгән мәлдә генә сәер тоела иде: чыгасың, беркем юк, бернинди машина ыгы-зыгысы юк. Автобусларда да кеше өстенә кеше өелми. Халыкның күбесе велосипед белән үз көенә йөри бирә, кая карама – бихисап велосипедлар чылбырга куелган. Кеше кибеттә киләп салып йөрми, кафеда, барда утырганнар гөр-гөр сөйләшеп сәгатьләр буе сыра эчә. Исерекләр дә юк үзе, анысы да гаҗәп.

Университетта укытучылар дөньяда хәлнең катлауланып килүе турында әйткәли башлады. Авыру тарала, 21 нче гасыр чумасы, диләр. «Кешелеккә каршы игълан ителмәгән сугыш», – диючеләр дә булды. Тагын сугыш! Тагын яңа корбаннармы?!

Юк инде, монысы ышанырлык түгел. Җир шарында кояш астында һәркемгә урын җитә! Тарих сабаклары моны кат-кат аңлаткан лабаса!

Аңлаткан дигәннән... Райнер миңа кичә мәхәббәт аңлатты. Монысын «романтичныйрак» итеп әйтүем инде. «Галэ, син миңа бик ошыйсың. Мин сиңа гашыйк булдым. Әгәр син Германиядә бөтенләйгә калсаң, безнең уртак киләчәк булыр иде», – дип, туп-турысын ярды да салды. Менә ичмаса! Нәкъ алманнарча: төгәл, кыска, тәртип белән.

Тик... ярты җанымның Казанда калганын мин аңа шулай төгәл, кыска, тәртип белән аңлата белермен микән? Бер сөйли башласам, көлә-көлә, җәелеп, иркенләп сөйлим шул мин. Андый монологларымны, юл читеннән сүзсез елмая-елмая, Вәлид кенә сабырлык белән тыңлый ала.

Аннан... монда ничек кенә рәхәт, ничек кенә уңайлы, ничек кенә матур булмасын, «кеше кадере» дигән төшенчә яшәмәсен – минем үземә кайтыр сукмакларым бар. Үзем тапкан, үзем ачкан сукмаклар. Әлегә мин аларны беркем белән уртаклашырга ашыкмыйм. Әлегә – алар биктә.

Тәмам.