Бер кеше – берәгәйле кеше!
Бер кеше нишли ала, ил кузгалса гына күл була, ягъни зур эшләрне башкарыр өчен күпләрнең катнашуы кирәк, дигән караш яши. Монда хаклык бар, әлбәттә. Чыннан да, олы нәтиҗәләргә китерә торган проектлар күп кешеләрнең акыл, физик, рухи көчен таләп итә.
Әмма кайчакта бер кеше – күпләр тотынмаган эшкә алынып, берүзе әллә ниләр майтарып гаҗәпләндерә, күпләрне сокландыра, илһамландыра... Тарихта да моңа мисаллар аз түгел!
Журналдагы фән эшлеклеләре турындагы сөйләшүебезнең бүгенге сәхифәсе шундый шәхесләрнең берсе – мәшһүр галим, дипломат, үз халкының асыл улы Тасин Таһир улы Җәмил хакында булыр.
Тасин – Тәһсин исеме бүген татарлар арасында сирәк очрый. Әмма тарих чоңгылларына төшкән саен гарәп теленнән кергән, мактау-хуплау мәгънәсен белдерә торган бу исем тарихи-мәдәни ядкарьләрдә очрый. Шуңа да без аны – оныткан, әмма читтә яшәүче татарлар арасында сакланган исемнәрдән дияргә нигез бар.
Менә шундый затлы исемле малай 1943 елның 21 сентябрендә Румыниядәге Дунай һәм Кара диңгез арасында урнашкан Мәҗидия шәһәрендә Таһир (1909-1987) һәм Эриана (1916-1989) гаиләсендә туа. Борынгы атамасы Карасу булган Мәҗидия – Констанцадан ерак түгел, элек-электән татарлар яшәгән урын буларак билгеле. Аларны Добруҗа татарлары дип тә йөртәләр. 2011 елгы халык санын алу мәгълүматларына караганда, шәһәрдә 35 мең кеше яши, шуларның 71 проценты румыннар булса, төрекләр – 8,39 процент, татарлар – 8,09 процент тәшкил итә.
Тасинның нәсел-ыруы – Румыниядәге татарлар арасында иң йогынтылылардан санала. Бабалары – Гамил (Җәмил) һәм Гыйззәт, ерак бабалары – Габделкәрим һәм Җантимер (Хантимер) бу җирләргә Кырымнан 19 гасыр уртасында, Кырым сугышыннан (1853-1856) соң күчеп киләләр. Бакчасарайда фән белән шөгыльләнгән укымышлы бабасы Габделкәрим 1878-1886 елларда – Мәҗидиянең беренче мэры буларак мәгълүм. Кырымдагы Җанкәй өязендә җир-хуҗалык тоткан Җантимер монда күченгәч тә, Госманчы авылында игенчелек кәсебен дәвам итә.
Тасин башлангыч белемне Мәҗидиядәге татар мәктәбендә ала (1949-1956): бу елларда төбәктә милли башлангыч уку йортлары эшли, алар өчен хәтта яңа татар әлифбасы әзерләнә, дәреслекләр языла.
Укуын шәһәрнең югары мәктәбендә дәвам иткән (1956-1960) егет үзенең киләчәк юлын гуманитар фәннәр өлкәсендә күрә: 1960 елны Румыниядәге Яссы шәһәрендә урнашкан иң мәшһүр уку йортларыннан булган А.И. Куза исемендәге университетка укырга керә. Тарих белгечлеге буенча югары белем ала, 1965-1966 елларны Констанцадагы Эфорие-Суд урта мәктәбендә укыта, аннары Яссыдагы А.Д.Ксенополь исемендәге Тарих һәм археология институтында эшли башлый, тикшеренү өлкәсе итеп, урта гасырлар тарихын сайлый. 1971-1976 елларда аспирантурада укып, үзе белем алган университетта докторлык диссертациясе яклый. «Халыкара сәяси мәйданда румын кенәзлекләре (1621-1672)» дигән бу хезмәте бик югары бәя ала, 1979 елны Румыния фәннәр академиясе аны бастырып та чыгара! Әлеге китап Европа тарих фәнендә Кырым ханлыгы тарихына яңача караш буларак кабул ителә.
Әлбәттә, кызыксыну даирәсе урта гасырлар белән бәйле тикшеренүче-галимне, иң беренче чиратта, архив документлары кызыксындыра. Чөнки бу чор тарихын һәм мәдәниятен күзаллау, кабат тергезү һәм фәнни әйләнешкә кертү, халыкка җиткерү өчен борынгы чыганакларны эзләү, табу, шәрехләү кирәк. Шуны яхшы аңлаган Тасин Җәмил Румыниянең башкаласы Бухарестка күченә, андагы Дәүләт архивларының үзәк идарәсендә эшли башлый. Румыния тарихы, илнең башка дәүләтләр белән багланышларын өйрәнү яшь галимне үз халкы һәм милләте тарихына алып керә: бу төбәкнең үткәнен – төрки халыклар, илләр-дәүләтләр яшәешеннән аерып алып булмасына төшенә ул. Моңа кадәр барланмаган-табылмаган йөзләгән-меңләгән документлар – ил тарихына да, төрки халыклар тарихына да үзгә күзлектән карау кирәклегенә ышандыра. 1977-1984 елларда шунда хезмәт куеп, дөнья кадәр фактик материал туплап, ул башкаладагы Йорг исемендәге Тарих институтына эшкә килә, 1984-1998 елларда шунда фән белән шөгыльләнә.
Әмма яраткан эшен, күңеленә канәгатьлек китерә торган тикшеренүләр өлкәсен тапкан Тасин Җәмилнең тормышын Румыниядә 1989 елны башланган революция тамырдан үзгәртеп ташлый.
Мәгълүм ки, 1989 елның 16 декабрендә Румыниядә коммунистик режимга каршы халык баш күтәрүе башлана, ул Румыния Социалистик Республикасының Президенты Николай Чаушеску хөкүмәтен бәреп төшерүгә китерә. 23 декабрьдә илдәге хакимият Милли коткару фронты кулына күчә. Шушы вазгыятьтә үз милләттәшләрен – татарларның язмышын кайгыртып, Тасин Җәмил шушы Фронтка килеп кушыла. Каһарман элгәргеләрнең геннары гаеплеме, әллә Добруҗа татарларын туплаган бабасы Габделкәрим үрнәге тәэсиреме – ни генә булмасын, инкыйлабның беренче көненнән Тасин Җәмил илдәге этник азчылыкларның сәяси агымын җитәкләүчеләрнең берсенә әверелә.
1989 елның 29 декабрендә ул Румыниядәге төрек-мөселман һәм татарларның демократик Союзын оештыра. Демократик берлек Румыниядә яшәүче барлык төрек һәм татар халкын 4 билге – этник килеп чыгыш, тел, тарихи традицияләр һәм ислам дине нигезендә берләштерү бурычын куя. Татар-төркиләрдә милли үзаңны үстерү, киләчәк буыннар өчен аларның этник үзенчәлекләрен саклау, телен үстерү, мәдәниятен алга җибәрү максатыннан, Тасин Җәмил илдә барган сәяси вакыйгалар үзәгендә кайный. Ул румын парламентына сайлана (1990-1996) һәм Констанца өязенең вәкиле буларак, депутатлар палатасының Мәгариф, фән, яшьләр эшләре һәм спорт комитетында эшли башлый. Яшьләрне – үз милли мохитендә, үз традицияләрендә тәрбияләү омтылышы Румыния яшәешендә күп кенә яңалыклар китереп чыгара. Миллилек үсә, газеталар чыга башлый, яшьләр фәнгә, үз тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүгә тартыла! Әмма көн саен, сәгать саен калкып чыгып торган милли мәсьәләләрне чишү җиңел генә бармый. Бу вазгыять Тасин Җәмилне Кеше хокуклары, диннәр һәм милли азчылыклар проблемалары комитетына күчәргә мәҗбүр итә. Шушы ук мәҗбүрият Румыния парламентының НАТО Парламент ассамблеясындагы даими делегациясе (1991-1992) һәм Кара диңгез буе икътисади хезмәттәшлеге оешмасының (ПАЧЭС) даими делегациясе (1993-1996) әгъзасы булып, җиң сызганып эшләү кирәклеген көн тәртибенә куя.
Иҗтимагый-сәяси эш белән бергә Тасин Җәмил фән һәм мәгариф өлкәсен дә ташламый: 1991 елдан ул Констанцадагы «Овидий» университетында укыта: доцент (1991-1995), профессор (1995-2009), борынгы һәм урта гасырлар кафедрасы мөдире булып эшли.
Бу чорда Тасин Җәмил үзенең төп миссиясен Румыниядәге татарларның һәм төрекләрнең илдәге яңа иҗтимагый-мәдәни төзелештә, өр-яңа дәүләти конструкциядә үз урыннарын табуына, үсеш юлына чыгуына ярдәм итүдә күрә. Шуңа күрә дә ул Добруҗа татарларының һәм төрекләренең Төркия һәм СССР таркалганда барлыкка килгән төрки дәүләтләр белән сәяси һәм мәдәни багланышлар урнаштыруын, үзара аңлашып яшәвен әһәмиятле саный, шушы юнәлештә чыгышлар ясый, аналитик күзәтүләр яза, тәкъдимнәр әзерли һ.б.
Аның бу концептуаль күзаллаулары – үзеннән үк гамәли адымнар таләп итә. Нәтиҗәдә, 1998 елны ул Румыниянең Азәрбайҗан Республикасындагы беренче вәкаләтле илчесе итеп билгеләнә, 2003 елга кадәр шушы вазифаны башкара. 2004-2007 елларда исә Румыниянең Төрекмәнстандагы илчесе булып тора. Шушы чорда Добруҗа татарлары белән элеккеге СССРда яшәгән барлык төрки телле этник төркемнәр, илләр һәм республикалар, аларның җитәкчеләре, фән һәм мәгариф оешмалары, бик күп билгеле шәхесләр белән бәйләнешләр урнаштыра, үзе шәхсән 1500дән артык дипломатик документ әзерли, югары халыкара дәрәҗәдә 30дан артык гыйльми һәм мәдәни очрашулар оештыра. Шулардагы килешүләрне тормышка ашыру өчен берничә фәнни һәм мәдәни оешма булдыра һәм аларны җитәкли. «Румын-Төрек гыйльмимәдәни ассоциациясе», «Азәрбайҗан-Румын мәдәни ассоциациясе», «Румыниядәге төрек-татар гыйльми һәм мәдәни эшлеклеләр ассоциациясе» – шундыйлардан. Румыниянең гарәп илләре белән дуслыгы Лигасының вице-президенты, Кара диңгез буе Европа илләре җәмгыятенең вице-президенты, «Ефәк юлы» ассоциациясе вицепрезиденты, мәшһүр «Ревю Румен д'История» журналының редакция советы әгъзасы – шушы катлаулы эш-гамәлләрнең кайберләре генә.
Бер үк вакытта ул Констанца университетында проректор, докторлар әзерләү мәктәбенең җитәкчесе булып кала. Гаять тыгыз көндәлек хезмәт, күп көч таләп иткән иҗтимагый-сәяси эшчәнлек белән беррәттән, Румыниядә төрки халыклар тарихын өйрәнү фәнни мәктәбен булдыра. Әлеге нигездә, үзенең укучыларына таянып, 2005 елны Констанца университетында Евразия тикшеренүләре үзәген ача һәм бүгенге көнгә кадәр шуны җитәкли. 2009 елдан бүгенге көнгә кадәр – Клуж-Напокадагы «Бабеш-Больяи» университеты профессоры, һәм анда 2008 елны Тюркологик тикшеренүләр үзәген оештыра һәм төрки халыклар, дәүләтләр тарихына караган документларны бастырып чыгару өчен махсус фәнни журнал булдыра («Studia et Documenta Turcologica»: бүгенге көнгә 5 саны нәшер ителгән, алтынчысы әзерләнә). Аның тырышлыгы белән Румыниядә 2012 елдан Бабеш-Больяи университетында һәм Бухарестта, 2014 елдан – Констанца университетында татар тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү курслары оештырыла башлый.
Галим-тарихчы буларак, Тасин Җәмилнең кызыксыну өлкәсе гаять киң – румынгосманлы-татар багланышлары; төрки халыкларның (Төркия, Үзәк Азия, Кырым, Кавказ, Идел буе) тарихы, мәдәнияте һәм хәзерге хәле. Аның бу мәсьәләләргә багышланган 7 монографиясе, 100дән артык гыйльми язмалары бар, тагын 7 китап соавторлыкта әзерләнгән. Болардан тыш, урта гасырлар тарихына караган 8 том хезмәтләр әзерләүне җитәкли. Ул, татар, кырым-татар, румын телләреннән тыш, госманлы (иске төрек), хәзерге төрек, төрекмән, азәрбайҗан телләрен яхшы белә, шулай ук инглиз, француз, үзбәк, казакъ, кыргыз телләрен фән теле буларак иркен файдалана. Борынгы төрки телдән Европа телләренә документлар тәрҗемә итүе, анализлавы, фәнни бәяләве аны, шиксез, ХХ гасырның икенче яртысы – ХХI гасыр башында төрки мирасны фәнни әйләнешкә кайтаручылар арасында беренчеләрдән итеп күрсәтә.
Мондый киң колачлы материаллар төрки халыкларның үткәненә, тарихы һәм мәдәниятенә карата Европа историографиясендә яшәгән карашны тамырдан үзгәртәләр. Иң әһәмиятле моментларга гына тукталсак, Тасин Җәмил хезмәтләренең кайбер мөһим сыйфатлары дип түбәндәгеләрне билгеләргә мөмкин:
– Көньяк-Көнбатыш Европада озак вакытлар дәвамында төрки-татарларны монгол яулары белән бәйләп карау, шуңа да аларның Европа тарихындагы әһәмиятен киметеп карау хөкем сөрә. Галим бу карашның дөрес түгеллеген ачыклый. Архив документларына (рәсми кәгазьләр, патшалар арасындагы һәм дипломатик хатлар һ.б.) һәм инглиз, төрек, француз телле галимнәрнең күпсанлы хезмәтләренә таянып, ул татарларның һәм аларның ерак бабалары кыпчаклар, команнарның Европада дәүләтләр формалашуда һәм үсүдәге мөһим ролен күрсәтә, ерак бабаларыбызның андагы ватаннарын саклаучы-яклаучы каһарманнар булуын исбатлауга ирешә.
– Румыниядә яшәүче хәзерге татарларның бабалары – кырым татарлары дип санау кабул ителгән була. Архив документлары исә румын татарлары этник бердәмлегендә, кырым татарлары белән бергә, буҗак (нугай) татарлары, кара нугайлар һәм ак нугайлар да, әле Казан ханлыгы заманнарында ук Идел буеннан күчкән (күчерелгән) татарлар да булганлыкны раслый.
Тасин Җәмил хезмәтләрендә Румыниянең көньяк-көнчыгышындагы Добруҗа һәм Украинага кадәр сузылган Буҗак – борынгы Кыпчак далаларының бер өлеше буларак өйрәнелә. Шуңа күрә дә бу җирләрдә 1500 ел дәвамында төрки халыклар яшәгәнлекне, аны үзләренең туган җире дип караганлыкны исбатлый ул. Буҗак XIII гасырның икенче яртысыннан Алтын Урда дәүләте составына кергән, монда мөселман шәһәрләре балкып торган. XIII гасыр ахырында нугай әмирзадәсенең Добруҗага килеп урнашуы, Исакчы шәһәрендә башкала төзүе, XIV гасыр уртасында Яңа-Сала кирмәнендә татарларның тагын бер мөстәкыйль дәүләт нигезләве – язма чыганакларда күзаллана, аннары археологик табылдыклар белән дәлилләнә.
Тасин Җәмил 1395 елны Аксак Тимернең Идел буена хәрәкәте тәэсирендә күп кенә татарларның, шулай ук, Добруҗага һәм Румелиягә качуын билгели, шушы заманнан ук Идел буе һәм Дунай татарлары арасында көчле багланышлар булуын документларда күзәтә. Әйтик, 1368 елның 22 июнендә Венгрия короле Людовик I татар сәүдәгәренә ярлык тапшыра: ул сакланган. Татарларның Никополь янындагы (1396) сугышта үзләрен каһарманнарча тотуы, Туктамыш ханның хәрби җитәкчеләреннән берсе Актау исеменнән алынган «Актау татарлары»ның XVI гасырда Госманлы гаскәрләре составында аерылып торуы һ.б. бик күп фактлар аның тарихи хезмәтләрендә бөртекләп җыела-барлана, яңадан-яңа дәлилләр белән ныгытыла.
XVIII йөзнең икенче яртысына кадәр татарларның дулкын-дулкын булып күченүләрен Тасин Җәмил ата-бабалары җиренә тартылулары белән аңлата. Әйтик, Госманлы һәм Кырым дәүләтләренең уртак җиренә әйләнгән Буҗакка 1502 елны төрек солтаны Идел буеннан татарларны чакырып китерә. Алтын Урда җимерелгән вакытта бирегә Җаек белән Дон арасында яшәгән күчмән нугай татарларының күпләп күченүе 1512–1514 елларга караган Польша архивлары документларыннан табыла. Галим татар тамырлы мирза Дмитрий Кантемирның 1568 елга Буҗакта 30 000 татар яшәве, солтан Әхмәт I-нең 1608 елгы Фәрманында – 50 мең саны күрсәтелү, 1618 елны Истанбулдан Парижга җибәрелгән дипломатик хисапта соңгы вакытта гына 15 000 татар күченүе телгә алынуны, итальян сәяхәтчесе Марко Бандининың XVII гасыр уртасында 60 татар авылын күрүен, шул ук елларда монда булган төрек сәяхәтчесе Әүлия Чәләбинең – 200 татар авылы, ә 1691 елны күренекле инженер-генерал һәм шпион Л.Ф. Марсиглиның – 300 бай татар авылын телгә алуын, XVIII гасыр уртасында консул Ч. де Пейссонелның исә, 500 татар авылын теркәвен һ.б. тагын бик күп чыганакларга таянып, шулай ук XVII гасыр уртасында биредә булган Халепле Паульның мондагы халык тулысынча татармөселманнардан гыйбарәт дип күрсәтүенә нигезләнеп, Добруҗа һәм Буҗакның урта гасырларда, чыннан да, татарлар өчен – ата-баба тияге булуы, XVI–XVIII гасырларда документларда «Тартария», «Татар даласы», «Татар җире» дип аталуы ачыклана. Галим татарларның архив документларында – тырыш, кунакчыл, мәрхәмәтле дип күрсәтелүенә дә игътибар итә. Төркия архивларында сакланган күпсанлы шикаятьләргә анализ ясап, Солтанның татарларны чик саклаучылар итеп файдалануы, шуңа күрә халыктан килгән зарларга колак салмавы хакындагы нәтиҗәгә килә. Кантемир Паша гаскәренең 1624 елны Кырым гаскәрен җиңүгә ирешүен дә аның, нигездә, татарлардан оешуы белән аңлата.
Әлбәттә, Тасин Җәмил хезмәтләрендә ерак бабаларыбызның Европадагы тормышын реконструкцияләүне кыскача гына сөйләп бирү мөмкин түгел. Аларда бик күп фактлар тупланган. Фәнни яктан ул төрки халыкларның дәүләт төзүче булуларын румыннар белән мөнәсәбәтле тагын бер кат дәлилли (1877-1878 елгы сугыш нәтиҗәләре буенча Добруҗа Румыния составына керә). Галим 1320 нче елларда беренче румын дәүләте, Валахиягә нигез салучылар – татарлар һәм аларның бабалары кыпчаклар (команнар), аларның җитәкчесе Токтимер углы Басараба булуны, әлеге династиянең XVI гасырга кадәр идарә итүен, алай гына түгел, 1330 елны Валахия кыпчаклар, Алтын Урда ярдәме белән генә венгрлар басымыннан котылуын яза. Тагын бер румын дәүләте – Молдованың да нугай татарлары тарафыннан оештырылуын документлар ярдәмендә дәлилли. Румын югары катлавы вәкилләре арасында кыпчактатар исемнәре, Румыниядәге төрки топонимнар һ.б. дәлилләр, архив документлары, шулай итеп, румын халкы һәм дәүләтчелеге формалашуда һәм үсүдә татарларның ролен ассызыкларга ярдәм итә. Татарлар һәм төрекләр белән күпгасырлык багланышлар ярдәмендә генә румын милли һәм сәяси үзаңының башка эре католик дәүләтләр (барыннан да элек, Польша һәм Венгрия) һөҗүменнән исән калганлыгы галимгә аларны саклаучы-яклаучылар буларак карарга мөмкинлек бирә.
Әлбәттә, безнең күзәтүләр – Тасин Җәмил фәнни ачышларының бик кечкенә бер чите генә. Гомумән алганда, аның тарихи хезмәтләре әле Татарстан фәненә акрынлык белән кайтачак дип уйларга кирәк.
Бу язма әзерләнгән көннәрдә генә Татарстан Фәннәр академиясенә галимнең тагын бер яңа китабы килеп иреште. «Татарлар: төрекләр һәм румыннар белән мөнәсәбәтләр» дип аталган бу монография өч телдә: инглиз, румын һәм төрек телләрендә язылган (Клуж Напока университеты нәшрияты, 2021. 430 б.). Европаның бик бай архив материалларына нигезләнгән әлеге яңа китапта да урта гасырлар тарихы күзаллана. Әлеге хезмәт – галимнең актив эзләнүләрен дәвам итүе хакында сөйләп тора.
Әмма иң мөһиме – ул Европа тарих фәненә үз эшен дәвам итәрлек бик күп укучылар әзерли. Бер мисал китерик. Тасин Җәмилнең 60 еллыгына аның укучылары һәм коллегалары 2 том фәнни тикшеренүләр әзерләп бастыралар («Тарих һәм халыкара дәрәҗәдәге диплом эшләре». «Овидий» университеты нәшрияты, Констанца, 2003. 459 б.), 70 яшьлек юбилеена тагын бер китап дөнья күрә: «Тюркология өлкәсендәге заманча эзләнүләр һәм Евразия тикшеренүләре. Профессор Тасин Җәмилнең 70 яшенә багышлана» (Клуж Напока университеты нәшрияты, 2013. 1056 б.).
Бүген Тасин Җәмил – Румыния Галимнәр академиясенең һәм Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы (академигы), 1988 елдан – Төркия тарих академиясенең (Түрк тарих курумы) мөхбир-әгъзасы, Румыниянең «Николай Йорг» исемендәге академик бүләге иясе, Мәҗидия шәһәренең шәрәфле гражданы, Баку халыкара университетының шәрәфле профессоры һ.б. бик күп исемнәргә, бүләкләргә лаек зат. Исеме – төрки дөньяның иң мәшһүр белешмәлекләренә, энциклопедияләренә кертелгән.
Ул актив фән тормышы белән яши: конференцияләрдә катнаша, китаплар яза, докторантлар әзерли. Француз теле укытучысы булган хатыны Нәфия, Швециядә яшәүче табиблар – кызы Эдис, кияве Диян, оныгы Денис аның һәр эш-гамәлен – иҗтимагый юнәлешле булсынмы ул, тәүлеккә 20шәр сәгать чыганаклар белән утыру булсынмы, үз халкын, татар халкын халыкара мәйданда күрсәтү булсынмы – хуплап, аның белән горурланып яшиләр. Татарстан да, татар халкы да бу зыялы шәхеснең фидакарьлеген, аның киләчәккә юнәлтелгән фәнни һәм иҗтимагый-сәяси эшчәнлеген белергә, танырга бурычлы. Чөнки ул – берүзе күпләр бергәләп башкарырлык эшләрне тормышка ашырган берәгәйле галим, фикер иясе, үз халкының затлы улы.