Логотип Казан Утлары
Роман

Татар кызы (дәвамы (23))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

3

Зәмниха карчык, балалары кайткан саен саулыкта-исәнлектә күрешергә теләп хушлашса да, һаман да шулай булырга язмаган икән. Алтмыш җиденең җәендә Рәгыйдә белән Буранбайга, әниегез авырый, тизрәк кайтыгыз, дигән телеграмма килеп төште. Әниләренең юкка-барга борчу гадәте юк иде. Үлем чире белән түшәккә егылмаса, аларны шушындый ерак юлга чыгарырга кемнең башына килсен. Шулвакыт әнисенең һаман да:

– Камилемне унбиш яшькә кадәр булса да үстерә алсамчы, – дип әйткәләгәне исенә төште. Алдагыны чамалавын белә иде, йөрәге жу итеп китте: малайга унбиш тулган, бераз узып та киткән бит.

Мондый чакта алдын-артын карау юк икән. Әйберләрен дә юньләп җыйнамадылар, акча булса, бар да була дигәндәй, күбрәк итеп алдылар да атылып-бәрелеп, поездга чыгып йөгерделәр. Пансионат директоры җибәргән машина артларыннан басуда куып тоткач кына, башлары эшләмәгәнлекне аңладылар. Юлда автобус көтеп торганчы, озатып куюлары яхшырак иде, әлбәттә.

Ыссык-Күл буйларында ялның иң кызган чагы. Юлда торсаң, автобуслары тулып килә, туктамый. Башкалада еракка билет алыйм, дисәң, һәрвакыт диярлек сатылып беткән булыр. Әле дә ярый бу юлы Казан ягына алып китә торганнары калган булып чыкты.

– Безнең бәхеткә инде, – дип сөенде Буранбай.

– Кире кайтасы билетларга баруга ук заказ бирергә кирәк.

Күңеле борчуда, бик сөйләшәсе килми иде Рәгыйдәнең.

– Алдан ук кайгырма әле. Алла боерса, терелер, без кайтканчы ук терелер,– дип тынычландыргандай итенде аны Буранбай.

Үзе эченнән, терелерлек булса, чакыртмыйлар инде аларны, дип уйлады. Бер уң килсә килә ул алай да. Кайчак курыккан эш тә хәерле булып куя. Беркайда берни көтмичә, бер җирдә озакка тукталмыйча, башка чактагылардан да кызурак кайтып җиттеләр. Җиттеләр... Зәмниха карчыкның вафатына гына өлгерә алмадылар. Теләге кабул булган: өч көннән дә артык авырмасам ярар иде, дигән сүзе дә бар иде әниләренең. Шулкадәр генә авырып яткан да. Бәхетләренә, әле күмелмәгән, җыелышкан туганнар ике күз белән Рәгыйдәләрне көткән.

Әхмәтгали генә кайталмый инде, дип өзгәләнде Рәгыйдә, сугышка киткәннән соң әнисен юньләп күрмәгән, кайтып йөрергә рөхсәт алгач кына, бөтенләй урынга калган абыйсын кызганып. Әле дә ярый берничә тапкыр булса да күрештеләр. Патша малае булса, самолётта кайтарып, бакча артындагы болынлыкка ук төшерерләр иде дә бит.

Өлкән улы иде Әхмәтгали Зәмниха карчыкның. Әхмәтгалиме белән тормышларының башында гына туган улы. Эне-сеңелләренә ата урынына калган баласы. Алай да, үзеннән битәр, туып-үскән урамнарын сугышка алынганнан бирле бер генә тапкыр да әйләнмәгән Әхмәтгали бик кызганыч иде әнисенә. Баштарак хатларында, аякларым рәтләнер дә, әле урманнарга да менәрбез, күрше авылларга да барырбыз, туганнарны да күрербез, ди иде ул. Язмаган икән... Тау асты чишмәләреннән иелеп су эчмичә, ул да бер заман аның артыннан китеп барыр микәнни?..

Әле дә ярый яннарында баласы бар, дип сөенә иде Зәмниха карчык. Барины да туйганчы сөеп кала алмагандыр. Үсә төшкәч, бөтенләй кайтмады.

– Әби, татарин мин, Бари! – дип килеп кергән иде беренче тапкырында әбисе йортына. Таягын читкә алып куеп, аякларыннан кочып алган иде... Рәгыйдәләрнең күренеп киткәненә әле озак түгел, Камилем янымда, башка кызларым, оныкларым кайтып, күренгәләп торды, сөйлисе сүзләрем сөйләнеп бетелгәндер инде аларга, дип уйлаган иде үлем түшәгендә ятканда Зәмниха. Ничә дистә еллар буена туплаган уйларны китәр көнеңә генә калдырырга ярамый, иң әйтеләсе дигәне барыбер кала икән.

Тыштан тыныч кына үлемен көткән кебек тоелса да, йөрәген бимазалаган нәрсәләр, чыннан да, калган иде әле. Әхмәтгалиенең менә-менә шушы көннәрдә хаты килеп җитәргә тиеш. Ходайдан шуны көтеп алу өчен, ялварып, нибары өч көн сорады ул. Иртә-кич хәлен белергә кергән күршесе почтада эшләгән Минзифадан гел Әхмәтгалидән хат юкмы, дип белеште. Анысы кергән саен баш чайкады. Бер дә ялгышмый торган иде Зәмниханың күңеле. Бу юлы ялгышты микәнни?.. Беренче көне дә узды, икенчесе дә, өченчесе дә. Инде шарт-шорт килеп өзелә башлаган кан тамырлары аның озак яшәмәячәген хәбәр итәләр иде.

Күрше фельдшерны чакырдылар. Ул авыруның караваты янына барып утырды. Йөрәген тыңлап карады. Берни дәшмәде. Алдагы көнне кергәнендә үк ничек тын аладыр һаман да, ныклык икән үзендә, дип аптыраган иде. Зәмниха карчык өзелде. Күбәләкнең канат җилпүе дә ишетелерлек тынлык урнашты. Менә-менә барысының бугазында торган төен ерылыр, күзләренә бөялгән яшь битләреннән юл алыр кебек иде. Нәкъ шундый мизгелдә, Әхмәтгали салган посылканы тотып, ишектә Минзифа күренде. Күчтәнәчләре, эчендәге хаты нәкъ өч көн буе почта складында яткан иде...

Шул ук көнне Рәгыйдәләр кайтып төште. Алар, өйдәгеләрне тыныч кына сәламләгәннән соң, бүлмә уртасына мәет өчен дөресләп борылган карават янына килделәр. Рәгыйдә, яшьләрен көчкә тыеп, әнисе йөзенә ябылган яулыкны күтәреп карады: матурлыгы әле китмәгән, исән сыман, елмайганрак сурәттә ята. Бала чагындагыдай, кулларын тотты. Бик салкын иделәр. Бу тойгы үлгәнлегенә бераз ышандырды. Өстенә ябылган җәймәне рәтләгәннән соң, берничә мәртәбә гәүдәсен сыпырып алды да түр буйлап тезеп куелган урындыкларның бушына килеп утырды. Рәгыйдә майабыстаеннан ым белән генә тәсбих сорап алды. Аннан әллә аңлап, әллә башкаларга ияреп, бармакларын бертуктаусыз төймәләр буйлап йөгертергә тотынды. Кайвакыт буташты, еламсырагандай итте, кайвакыт онытылды, дисбе тартуыннан туктап, кайдалыгын аңларга теләгәндәй, өйне күзәтергә тотынды. Бар нәрсәгә – йортка, аның пәрдә-мичләренә, шунда утыручыларның җаннарына – авыр бер тынычлык иңгән кебек иде. Кыргызда мондый вакытта, илерә-илерә еларга дип, сыктаучылар килә, ә монда һәркем Алла белән, үз күңеле белән, хәтта телсез калган мәет белән сөйләшкәндәй. Өйнең һәр почмагыннан шыбыр-шыбыр, пыш-пыш дога укыганнары гына ишетелә.

Балаларның, туганнарның барысы да кайтып беткән иде, күмүне шул көннән дә калдырмаска булдылар. Кешенең вафаты – авыр бер хәл, хушлашуы аннан да авыррак. Әнисе чыгып киткән өйнең капка баганаларына, чирәмлек каршындагы наратларга кадәр елый күк тоелды Рәгыйдәгә. Тәрәзәләргә карады. Әллә өйдәге һава белән селкенде инде пәрдәләр. Әнисе кулы белән ачып караган да кире ябып куйган кебек тоелды Рәгыйдәгә. Йөрәге дерт итеп китте. Алып киттеләр бит инде аны, алып киттеләр! Үз-үзен ышандырыр өчен, эченнән шушы сүзләрне кат-кат кабатлады. Тагын тәрәзәгә карады.

Пәрдәләр инде селкенми иде. Камил дә олылар белән зиратка төшеп китте. Буранбай әбисенең яраткан мәчесен дә үзе белән алган. Ни дисең инде аңа?

– Орышма, барсын, ул бит аны башка күрмәячәк! – диде Буранбай.

– Барсын...

Рәгыйдә болай да көчкә чыдап тора башлаган иде, бу сүзләрдән элеккедән дә катырак елый башлады. Ул да, апалары да, абыйсы да, Камил дә башка күрә алмый бит инде аны!

Ирләр зиратка киткәч, бар нәрсә җыелды, юылды, тәртипкә китерелде. Ул арада күршеләр ашарга, йокларга чакырып керде. Рәгыйдәнең ашамый да тамагы тук иде. Күрше хакын хаклап кына, кереп тамак ялгаган булды. Мәет чыккан йортны ялгыз калдыру ярамый иде. Төн буе аның рухына дога укылды, теләкләр теләнде.

Кәҗәне саварга, мәчене булса да ашатырга кирәк иде. Башка бер вакытта көтүдән туп-туры үзе кайтып кергән кәҗә ишегалдына таба курка-курка гына, анда да эткәч-төрткәч кенә атлады, абзарга кергәч, бер почмакка елышып калтырарга тотынды. Элек тә сава иде аны Рәгыйдә. Бүген аңа имчәкләрен бирергә теләмәде. Савып бетердем дигәндә, кечкенә чиләгенә тибеп чайпалдыртты да күпме сөтен түкте. Мәче савыты баскыч тирәсендә генә тора, ул Зәмниха карчыкның абзардан чыкканын шуның янында тыныч кына көтеп утыра торган иде. Бүген күренмәде.

– Зиратта кулымнан төште дә югалды, – дигән иде шул Буранбай. – Адашмый алар. Кайтыр әле.

Мәче кайтмады да кайтмады. Әллә мәет чыккан йортка аягы тартмыймы? Апаларына менәргә дә ярата иде. Әллә шунда гынадыр.

Йортта Буранбайның да юклыгын күреп, төн үтәр-үтмәстә Рәгыйдә, бер тын алыйм дигәндәй, бакча буйлап инеш буасына төшеп китте. Сукмактан уйлана-уйлана барганда, колагына әкрен искән җил белән ниндидер сагышлы көй килгән кебек булды. Төшә-төшә, Рәгыйдә аңлады. Бакча башында, түбәндә аккан суларга карап, Буранбае моңлана иде:

... Келгендеги кошогу

Башка салса Кудайым...28

Рәгыйдә ире янына җиткәч, өстендәге калын кофтасын җиргә җәйде дә, җилкәсенә терәлеп, янәшәсенә утырды. Шул исенә төште: аларның бабаларыннан калган кечкенә генә, берничә битле китапчыклары бар иде. Шунда сыктау җырлары кыргызча да, русча да язылган. Казаннан алып кайткан булган Әхмәтхәсән бабасы аны. Югалмаган булса, чормадагы тартмаларда ятмый микән? Ничек моңа кадәр онытып торган соң Рәгыйдә?..

Кыргыз кумызчыларының җырларын сагынган, болай да бозылган йөрәген тагын да ныграк әрнетеп, шуларны тыңларга, кушылып җырларга тели иде ул. Буранбайның тукталып калганын күргәч, икенче берсен үзе дәвам итте. Шушы ук җырны татарча да җырлый ала иде Рәгыйдә, алай эшләмәде. Кайчандыр ата-бабалары җиңел аңлаган бу телне туган ягының таллары, кошлары да тыңласын, аңларга тырышсыннар дип хыялланды.

Рәгыйдә белән Буранбай сөйләшми генә, һәрберсе үз уенда таң аттырды. Өйгә менәсе дә килми иде. Анда туганнары бар, әмма авылының күрке булган Зәмниха карчыкның җәсәде дә юк инде. Анда сөннәтче әбинең догалы тавышы өзелгән... Бакча сукмагыннан өйгә таба күтәрелгәндә, Буранбай татарча үзе чыгарган бер җырны, кешеләр ишетмәсен, аңламаслар, гаепкә алырлар, дигән кебек борын эченнән генә әвәләде:

Һаваларда оча җиз үрдәк,

Эзли мәллә төшәр күлләрне?

Сөйгән ярны күктән эзләдем,

Арасыннан таптым гөлләрнең.

Кайгы килсә дә, шатланса да, кумызын чиртә башлый Буранбай. Сүзләр килеп кенә тора, көйләр кайлардандыр агып кына керә кебек күңеленә.

Кичтән, хәсрәтләрен эчләреннән кичереп тә, нарат төбендә әниләренең, Әхмәтгалимемнеке, дип яраткан утыргычында Буранбай белән бик озак хәл алды алар. Рәгыйдәнең шул чагында ян-ягында күркәләр таралып ятканга исе китте. Әле өлгереп тә бетмәгән күркәләрнең өзелүе-коелуы гаҗәп иде. Күтәрелеп агачка карады. Аның урта тирәсендәге киң ылыслы бер ботагына козгын килеп кунган да наратның яшькелт җимешләрен чукый да җиргә ыргыта, чукый да җиргә ыргыта. Сөннәтче әби булмагач, күркәләрнең дә кирәге калмады инде, диме бу мәет кошы? Өлгермәгән күркәләр җиргә тәгәрәшкән.

Рәгыйдә нарат күләгәсендә ял итеп утырганда:

– Әтәй, нигә дип мондый агач утырттың син урамга? – дип сораган иде кайчандыр.

– Ә нигә чыршы түгел?

– Чыршы астында ял итә алыр идекме соң, кызым? – диде әтисе. – Наратның ябалдашлары әнә нинди киң. Түбәндә ботаклары бөтенләй юк. Чыршыныкылар җиргә таяна.

– Аның каравы кәүсәсе озын, төз аның.

– Чыршы биеклегенә җитмәсә дә, наратның да илле метрлыларын күргәнем булды минем. Хәзер урманнар таланды, агачлар сирәгәйде, картлары калмады диярлек.

– Ә нигә алар икәү? Берсе дә җитәр иде бит.

– Әниең белән үзем кебек күз алдында тоттым мин аларны. Аркага-арка терәп үссеннәр, корымасыннар, дидем. Ә син беләсеңме: нарат күркәләренең дә әнисе, әтисе була. Тормышта балаларга да әти дә, әни дә кирәк.

Рәгыйдәнең менә берсе дә калмады. Күпне белгән әтисе дә, тормышны һәрвакыт җай алып барырга, иренә ярарга тырышкан, авылга хезмәт иткән әнисе дә.

Рәгыйдә белән Буранбай бер-берсен шулкадәр яраткач, нигә бала бирмәгән аларга Ходай? Ник менә Галинурның бердәнбер баласын ятим иткән? Болай уйлау дөрес түгел, дияр иде әтисе. Димәк, сезнең бурычыгыз башкада, дияр иде. Ялгызы калгач, ничек яшәргә тиешлеген сорарга да өлгермәгән. Алар кебек, игелек кылып кына икәнлеген белә ул, әмма кайда, ничек, кемнәр белән тормыш итүе җиңелрәк булыр хасталыгы көннән-көн көчәйгән Буранбайга, аны яраткан Рәгыйдәсенә? Монда гына күчеп кайтыргамы? Камилне үзләре белән алыргамы? Баланы, никадәр сәбәп табып, директор җибәртүгә каршы төшкән иде. Ходай Камил бәхетенә баласыз итте микән әллә аны?

Энесе сигезенчене бетерде. Аттестаты – кулында. Моңарчы Казанга бер-бер техникумга укырга китәргә чамалап торган. Артыгын ирексезләми генә, безнең якта укы, дип әйтәсе булыр. Казанда укыйм дип, үзенекен алга куйса, акчасын җибәрерләр, ялларына чакырырлар. Ямьбикә апалары да ташламас. Әбиең картая инде, дип, бу кышта Минзада да үз янына дәшеп килгән. Аның белән китәргә теләмәгән, миңа монда яхшы, дигән. Эшләр болайга киткәч, Буранбай белән Рәгыйдә Камилне иң башта үзләре белән яшәргә күндерергә булдылар.

– Бездә дә бер дигән институтлар, техникумнар бар, кайсы-берсендә танышларым да укыта, – диде Бешә.

Камил дәшмәде. Әле уйлый иде.

– Сөйләшербез-киңәшербез дә, күңелеңә ятканына урнашырсың. Тугызга барам, унны бетергәч, институтта укыйм, дисәң дә, риза без.

– Анысына әле керәсе бар аның.

– Керерсең. Ятим балага ташламалар да каралмаган микән әле, – диде Буранбай.

– Бар нәрсә үзеңнән генә тора. Иң элек ни теләгәнеңне ачык бел. – Әни бар бит... ятим түгел...

Рәгыйдә, шул сөйләшүне уйлый-уйлый, бакчадан лапас аркылы чыгып, болдырга таба атлады. Ишегалдына кергәч, ачык капкадан пар нарат утыргычындагы Камилне күреп алды. Ул да йокламый икән. Янына барды. Камил, бер чарасыз калган адәм шикелле, җилкәсен дерелдәтеп, тын гына, яшьсез генә елый иде. Малай тынычлансын, игътибарын башкага күчерсен өчен Рәгыйдә:

– Өйдә кеше калгандыр бит? – дип сорады.

Камил баш селкеп кенә җавап бирде.

– Моңаймале, энем, – диде Рәгыйдә.

Улым, дип әйтергә теләгән иде дә, тукталды. Малай әнисен белә, әбисен әни урынына күрә иде. Бер кешенең өч әнкәсе буламыни, дип уйлады.

– Моңаймале, яным, – диде ул яңадан. – Без бит икебез дә кичә иң кадерле кешебезне югалттык. Бер-беребезгә тагын да кирәгрәк булып калдык. Өчләрен-җиделәрен уздыргач, әйберләреңне җыйный тор, үзебез белән алып китәрбез.

Малай, чыннан да, тынычланды, апасын кочаклап ук алды. Әйе, эчәр чәйләребез калган икән әле, дип уйлады Рәгыйдә, мин ашны әнәй вафат булган өйдә генә уздырасы икәнлеген башымнан чыгарып җибәргәнмен. Алар өйгә кергәндә, алдагы ашка әзерләнү эше башланган иде инде.

Газизәбану сеңлесе – апасының кызы кай арада төшеп җиткән. Ул бакча башында булып, күрми калгандыр инде. Кичә ул да тиз генә күңелендәгесен сөйләп алды.

Газизәбануның, авырып яткан әбисе белән хушлашырга килгәч, күзе яңа гына агартылган мичкә төтенлеген кыңгыр салып утырган самавырга төшкән. Якын әбисе янында кунакта булып кайтканнан соң, кызы, әбием, инде икенче килүеңә мин булмам, күркәләрне бер еллык итеп кенә әзерлә, миннән соң нарат чәе эчәргә теләүче табылмас дип сөйләнгәли, яңадан күрмәс кебек кочаклап бик нык аркамнан сөйде, дигән икән аңа. Газизәбану шул вакытта әле яшенә күрә нык карчыкның ел дигәндә китеп барасына бөтенләй ышанмаган. Хәзер менә, бөтен тормышын елга агышларыдай гел белеп, сизеп торган икән безнең әби, ди. Газизә, узган җәйдә кызы Рәүфә күп итеп җыеп калдырган күркәләрдән самавыр тергезим дип, чоланга чыккан. Алар салынган кәрҗингә карагач, имәнеп үк киткән: кәрҗин төбендә нибарысы биш-алты тапкыр чәй кайнатырлык күркә тәгәрәп ята, ди. Җитсә дә, өч көннән артыкка җитмәс, моның кадәр кунак төшкән өйгә, дип уйлаган. Кызына кат-кат:

– Киләсе җәйгә, киләсе җәйгә... – дигәне әллә чын ук булыр микән, дип коты очкан. Шунда кылт итеп әбисенең намаз укыганда калдырмый торган, өч көннән артык урын өсләрендә яткырмасаңчы, Ходаем, әҗәл чирләренең шул өч көненә чыдарлык түземнәр бирсәңче, дигән теләге күңеленә килгән. Бу әйберләрнең туры килүенә шаккаткан.

Учлап, күкрәгенә кыскан күркәләрнең берсе кире кәрҗингә төшеп киткән дә почмакта җыелышып яткан ишләре янына тәгәрәгән. Газизә аны шунда калдырган. Күркәләрне озагракка җиткерсә, әбисе дә артыграк яшәр кебек тоелган аңа. Язмышны алдарга теләгәндәй, бер күркәне үзе үк кире кәрҗингә ыргыткан, алдый гына алмаган...

Сеңлесен тыңлау да елыйсын гына китерә иде Рәгыйдәнең. «Бала чагыбызда, нарат янындагы чирәмлектә мәш килгәндә, күркәләрне утырган җиреннән генә, каз бәбкәләрен саклаган, уйнаткан кебек, таяк белән төрткәләп җыярга, хәрәкәткә китерергә ярата иде ул», – ди. Аннан йомшак бәбкә үләне өстендә изрәп, кояшта кызынып яткан күркәләрне бергәләп җыялар да чәй эчәргә кереп китәләр икән. Каз йомышлаганчы, кеше аягы басканчы алып калыгыз инде, балалар, ди торган булган Зәмниха әбиләре, самавыр эченә тутырылган күркәләрдән ят, зарарлы исләр килүен, самавырның нәҗесләнүен теләмәгәндәй.

Зәмниха карчыкның бер-бер артлы өче, җидесе узып китте. Кырыгына кадәр көтеп булырлык түгел, Камилне кая да булса урнаштыруны хәл итәргә кирәк иде. Йортны болай да биктә озакка калдырып булмый. Киттеләр. Өйне бикләп, ачкычын апаларына биреп, бер нәрсәгә тимичә диярлек, әнисе исән чагындагы килеш калдырып киттеләр. Камилнең әтисеннән калган катыргы чемоданы бар икән. Ул аңа җыен юк-бар тутырган идеме? Күтәреп карагач, Рәгыйдәнең коты очты:

– Яным, син моңа нәрсәләр салдың соң?

– Китап. Мин моннан бернәрсә дә алмыйм. Миңа китап булса, җитә. Үскәндә эш күп булды, гел укып утырырга кызыктым.

– Ярар соң, – диде Рәгыйдә апасы.

– Киемне без аны үзебез дә табарбыз. Җизнәң кайтырга чыкканда ук авырыбрак торган иде, аңа күтәртмәбез.

– Ярар. Миңа ул әллә ни авыр түгел. Андыйны гына күтәрмәгән! Рәгыйдә сумкасына кипкән җиләк, мәтрүшкә ише җиңел әйберләрдән башкасын салмады. Бераз уйланып торганнан соң, безнең якның миллеге, мунчаласы белән чабынасым килә дип, сарайдан каен себеркесен алып керде дә, гәҗиткә төреп, шулар янына тыкты. Аның бу эшенә:

– Әйтерсең, бездә каен үсми, – дип аптырады Буранбай.

– Гаепләмә инде. Безнең якның каены да хуш ислерәк, яфрагы ботагында да ныграк тора, – дип җавап кайтарды Рәгыйдә.

– Әле икене тыксаң да, ярыйсы да бит, синең кычкырып көлүең бар... Бу юлы урманга да бара алмадым, ичмасам, бер шунда барган кебек булыр.

Келәт матчасына киптерелгән казлар эленгән иде. Буранбай бигрәк тә шуңа кызыкты. Кәгазеннән майлары тамып торган берсен аның сумкасына тыктылар. Йорт истәлеге булыр дип, берничә канат алган булдылар. Әтисеннән калган бер кием чабата бар иде, чормага менеп, Рәгыйдә шуны алып төште дә әнисенең килен бүләгенә бирелгән алкаларын, чәчүргечләрен шулар эченә салды. Ул эшләгән эшләренә үзе дә аптырап куйды. Чабата белән көмеш тәңкәле чәчүргечләр, уртасына зәңгәр таш утырткан ай колаксалар аңа әти-әнисенең элекке тормышын сөйли кебек иде. Рәгыйдә яңадан өйгә керде. Алар кайтканлыктан, туганнары иптәшкә төн кунганлыктан, кеше тыны сизелә икән. Ул киткәч, инде бу йорт бөтенләй бушап калачак. Бусагасын кем дә атлап кермәс, ишегалдындагы йомшак чирәмнәренә кем дә аяк басмас. Соңгы ашта ук инде үзләре дә, төтүләре дә булмас. Ятим бала белән бер икән бу әнисез калган йорт.

...Озатырга кеше күп килгән иде. Сүз һаман Зәмниха карчык, Камил турындарак барды. Әнисе бу хәлләрне ишеттеме соң, диючеләргә Рәгыйдә җавап биреп тормады. Биш балалы ана инде пенсия яшенә җитеп килә торгандыр, бар хыялы шул иде кебек, дип уйлап, борынын гына җыерды.

Камил авылдан китүгә борчылдымы-юкмы – белә алмады. Ул да ике арада иде бугай. Туган җирен калдырып чыгып китү никадәр авыр булса, малай дөм ятимлек ачысыннан да, ялгызлыктан да шулкадәр курка иде кебек.

Сөт машинасы озак көттермәде – килде. Кабинага хатыны белән Камилне утыртканнан соң, Буранбай яңа сауган сөт исләре аңкып торган цистерна янына менеп басты. Хәтеренә, шушы машинага охшаган искерәгенә утырып, кыз сорарга кайтканы төште. Риза булмас, Рәгыйдәне бирмәс, дип бик шүрләгән иде ул Кыргызстанда чагында. Зәмниха карчык кирегә ләм-мим бер сүз әйтмәде. Каршы килсә, әнисеннән һичбер вакыт узмаган Рәгыйдә аңа кияүгә чыгар иде микән?.. 

28  Килгәндәге сыктауны    

Башка салса Ходаем...

29  Бары да яхшы булсын. Югалып ук китмәгез. 
 

(Дәвамы бар)