Логотип Казан Утлары
Роман

Татар кызы (дәвамы (22))

(Башыннан укыгыз)

2

...Буранбай татар илендә яшәүләре шулкадәр үк авыр булыр дип уйламаган иде. Бик теләп, ашкынып кайтты бит ул хатыны авылына. Ыругдашлык гадәтләре бездә юк, дигән Рәгыйдә үзе дә аптырап калды. Акчалы эшкә дә, җиңеленә дә туган-тумачага гына әйтәләр булып чыкты. Яхшысы, урынлысы рәискә йә бер-бер башка җитәкчегә ярарга тырышучыларга тия. Техникум белемең булуга түгел, институт бетерүеңә дә беркемнең исе китми. Ә бит кайчандыр әтисен яраткан хезмәтеннән, кулыңда катыргың юк, дип аерганнар иде. Шуннан чирләп кенә китеп барды... Авыр елларда үзенә эш өстенә эш өйгән колхоз бит бу...

Түтәл ясап, гөл утыртып, шуның белән пансионатыңны бизәүнең үз рәхәте булган икән. Матурлык яздан көзгә таба артканнан-арта барган, күңелеңә хушлык китергән. Чүп утаудан, бәрәңге чүпләүдән, малга җилкәсендә ризык ташудан кеше нинди тәм тапсын?! Бигрәк тә яшең барганда, җиңел түгел бу эшләр.

Малсыз яшәү авылда кызыксыз, өстәлең дә такыррак була дип, мүкләк кенә бер сыер алып җибәргәннәр иде, җәйдән әзерләп куйганы булмагач, ашатырына таба алмый интектеләр дә ахырдан сатып ук җибәрделәр. Җайлашып алгач, тагын булдырырбыз әле дип,үзләрен тынычландырдылар. Вак-төяк нәрсәләр – сарыгы, казы-тавыгы җитәрлек иде.

Җәй җитсә, җиләгенә йөрербез, балыгына барырсың, дигән иде Рәгыйдә, укулар бетүгә үк, Буранбай, әйдә, кире китик, ди башлады. Камилне балалыкка гына аласы да китеп барасы кебек иде аңа. Безнең белән генә яшәсен, дигәннәренә, сагынырмын, дип, башта нык каршы торса да, соңыннан, яныңда кызың-киявең, аларның балалары бар бит, дигәч, Зәмниха карчык ризалашкандай тоелды, әмма районда рәтен белешә башлагач, малайны үзләренеке итеп булмаслык аңлашылды. Ул һаман да әнисенеке булып исәпләнә, аларның түгел, әбисенең дә балага хакы юк булып чыкты.

Минзада судтан ерак түгел генә бер йортта тора икән. Тыштан караганда ук, тормышларының муллыгы күзгә ташлана. Капка төбендә – мотоцикл. Комлыкта бала-чага уйнаганнан калган әйбер – чиләк, машина ише нәрсәләр. Капка келәсенә үрелүләре булды, ишегалдыннан ярсып, эт өрә башлады. Бераздан, чолан ишегеннән булса кирәк, кемнеңдер кырыс кына:

– Кайсыгыз йөри анда? – дип сораганы ишетелде.

– Җиңги тавышына охшаган, – диде Рәгыйдә.

Аннан кычкырыбрак:

– Җиңги, ач әле, капка аратагыз этелгән, ахры, бу мин, Рәгыйдә, – диде.

Менә капканың артында шалтыр-шолтыр килделәр һәм аннан үтә дә чибәр бер хатын күренде:

– Яным, синмени?

Матур итеп эндәшсә дә, Минзаданың, бер сүз ишетмәстән үк нидер сизенгәндәй, йөзләре агарып ките:

– Әллә Камилне үзегезгә алмакчы булып килдегезме сез?

Ничек сүз башларбыз дип курыкканнар иде, башлап торасы да булмады.

– Юк инде, яным, беренче баламны чит кешеләргә бирер хәлем юк.

– Алайса ник кайтып та карамыйсыз? – дип, сүзгә кушылды Буранбай.

– Карыйммы-карамыйммы – минем малай. Безнең нәселдә кысырлар юк!

Җиңгәләренең дорфа төрттерүе Буранбайны үтерде. Ул аның баладан баш тартмаячагын алдан ук фаразлый иде, әмма болай тупас сөйләшер дип, һич кенә дә башына китермәде. Җавап итеп, анда да кыргызча:

– Баланы жетимсиретпей жакшы27, – дип кенә әйтә алды. Бераздан тынычланды. Минзада апасының төрттергәнен ишетмәгәндәй, ягымлы гына: 

– Сиксәнгә барган карчык белән яши, аның үзенә дә авыр бит, алайса бераз карашыгыз, күргәләгез инде, – дип өстәде.

– Малаеның пенсиясе әллә никадәр. Үзенә дә, Камилемә дә җитәр, – дип, җиңгәләре ишеккә таба борылды. Аннан дөресен әйтим инде дигәндәй:

– Болай бит мин биш балалы хатын булам, стаж күп кирәк түгел, илле яшькәчә генә эшлисе. Алып китсәгез китегез, ул миннән инде өзелгән, тик үз исемемнән генә төшермәгез, – дип өстәде. Буранбайда ниндидер өмет кабынды. Кара син аны, монда килеп йөрмәгән булсалар, һичкем Камилнең алар белән киткәнлеген дә беләсе булмаган. Алай да проблемалар, ул уйлаганча, җиңел хәл ителмәде.

– Хәзер сугыш чоры закуннары да, сугыштан соңгылары да йөрми, – диде директор. – Баланы үзеңнеке итүнең әллә нинди таләпләре бар. Авылдагы һәр бала өчен мин җаваплы, өстемә андый эшне ала алмыйм. Әбисендә яшәгән килеш яшәсен. Монда бит тикшерү килсә дә, әнисен таптырып йә сәбәбен аңлатып була. Әле һичкем белми: анда кадәр аның белән ничек барырсыз да укырга кая урнаштырырсыз...

Буранбай атылган киек хәлендә иде. Мәктәптән башын кыңгыр салып, хәсрәтле кыяфәттә кайтып керде. Керде дә тагын, үрсәләнгән бала кебек, әйдә китик, әйдә китик, ди башлады. Аңа монда яшәү ничек авыр булса, әбисен, инде үз малаена әйләнгән Камилне калдыру да авыр иде югыйсә. Шулай да, башка чактагыча, уйларына килгән көнне үк чыгып китмәделәр: керешкән эшләрен бетереп, каралтыны тәмам төзекләндергәч, малайга укырга барырга кирәк-яракларны хәстәрләгәч, киләчәктә үзләре белән алып китәргә вәгъдәләр биреп кенә, юлга кузгалдылар.

Капка янына озата чыккан карчыкка Буранбай, кыргызча бик үк яхшы төшенмәгәнен дә онытып:

– Оозу чайга күйгөн айранды үйлөп ичет. Көп нерседен жалкып калдым. Ырасын айтканда, менин санаам бир аз тынып калды. Балким, бул мага эң эле көптүк кылат, – диде.

– Әнәй, авызың чәйгә пешсә, әйрәнне дә өреп эчәсең. Буранбай, йөрәгем бераз тынычланды, бу мин күтәрә алмаслык йөктер, ди. Алга таба Камилгә нык ияләнермен дип курка ул. Әллә китүебез яхшырак тадыр, оныта алмаса, авыр булыр, – дип, үзенчәрәк шәрехләде Рәгыйдә аның сүзләрен.

– Шул инде, – дигән булды Камил янында калганга сөенгән дә, кызы белән киявен кызганган да әнисе.

– Исән булырга, яңадан күрешергә язсын.

– Әни, өйдә юл догасын укыгач, наратларыбыз төбендә тагын бер иңгә-иң терәлеп утырыйк әле, – диде Рәгыйдә. – Йөрәк әллә нишләп тора.

– Төне буе эшләдегез бит, кысылгандыр, кызым, – дигән булды Зәмниха карчык.

Аның да күз төпләрендә яшенең мимылдаган чагы иде. Буранбай, яныгызга сыймым, дип, әбисе белән хатынының каршысына басты. Нинди көчле ике кадерле кешесе иде утыргычта. Нинди йомшак ике кадерлесе... Бер сүзсез генә утырдылар алар. Бер сүзсез генә хушлаштылар.

Рәгыйдә торды. Карчык кузгалмады.

Киттеләр... Олы юлга менеп җиткәч, машина көткәндә, Рәгыйдә тагын наратларга борылып карады. Әнисе арты белән утыра. Таягын утыргычка терәгән. Аңа үзләренә борылып карарга авырлыгын аңлады. Еламас өчен Камил чыгып ук тормаган иде.


Менә машина килеп туктады. Буранбай чемоданнарын арбасына ташлады да башта Рәгыйдәгә менәргә булышты, аннан үзе күтәрелде.

Кузгалдылар. Рәгыйдә тагын наратлар ягына күз салды. Әнисе шунда иде әле. Күрмәсен белсә дә, ул күзеннән югалганчы, кулын болгагандай итте. 

27  Баланы ятим итмәү яхшы. 

(Дәвамы бар)