Логотип Казан Утлары
Роман

Татар кызы (дәвамы (21))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Җиденче бүлек

Һаваларда гына ла җиз үрдәк 

 

1

Буранбайның күңеле китәр көннәр җитәрәк үзгәрде. Аңа Рәгыйдәнең туганнары арасында рәхәт иде. Бу якның һавасы да үпкәсенә яхшырак килә. Янында Камил бөтерелеп йөри, җизни дә җизни, ди. Бер баласыз үз илеңдә каңгыраганчы, балалар белән чыркылдашып, чит җирдә яшәвең дә яхшырак түгел микән?.. Әллә калырга гына инде?.. Бакча артына чыгып, каршы як тауларына карап уйланып торганнан соң, үзен дә гаҗәпләндереп, кинәттән, калырга, дигән ныклы карарга килде. Өйдәгеләрнең иртәнге чәй эчәргә әзерләнеп йөргән чаклары иде. Өстәл янына утыра-утырышка:

– Калыйк булмаса без монда, Рәгыйдә! – дип әйтә куйды.

Бик тә көтелмәгәнчә килеп чыкты. Көтелмәгәнчә дисә дә, Рәгыйдәнең эченнән генә, Буранбай яңадан монда яшәү турында сүз башласа, ике дә уйламыйм, дип йөргән чаклары иде. Шулай да ул, әйе, дип, кистереп кенә әйтмәде, монда сиңа кыен булмасмы соң, дип сорады.

– Булмас.

– Кышлары да салкын, карлы.

– Кыргызстанда да кыш җылы түгел. Тауларда җәен дә – кыш, түбәләрендә кар ята, төннәрен үзәгеңә төшеп туңдыра.

– Яраткан эшең табылырмы? Пансионатта әле фотога төшерсәң була. Кышын ауга йөрисең.

– Башкача да яшәп карарга исәп! Ауга йөрсәң, монда да төлке белән куян тулган! Хәзер үк мылтыкларның барысын да алып кайтып йөрисе булмас. Аннан күз күрер.

– Ияләнеп китә алсаң. Башка халык гадәтләренә күнегү җиңел, димәс идем.

– Миңа татарныкы ошый.

Буранбайларның авылда калуына иң сөенгәне Камил булгандыр. – Мине әтисез-әнисез дип кимсеткән малайларның кирәген бирерсең, җизни! – диде ул, шулай буласына нык ышанып.

– Мондый буйлы егетне кем кимсетсен?! – дип аптырады Буранбай.

– Кыйнатып тормыйм ла мин. Үртәгән, көлгән малайларны, дим.

– Аларга да берни әйттермәскә өйрән.

– Барыбер якларсың мине, җизни, яме. Классташ малайлары, әбисе әйтмешли, көне-төне тырай типкәндә, ул һаман – өй эшендә. Җизнәсе инде аларны Камилгә кушмас, үзе тиз генә эшләп куяр. Җитмәсә:

– Без монда калгач, Камилне үзебезнең карауга гына алырбыз, малаебыз итеп яздырырбыз, – дип тора. Әти булмаса да, җизни – җизни инде ул! Апасы гел үзенеке!

– Бик яздырыр идең дә, әнисе исән килеш аны кем сиңа бирә?! – диде Рәгыйдә.

– Әби кулына тоттырганнар бит әле.

– Кем тоттырсын, шулай әтисе авылга кайтарган җиреннән яшәп калган инде ул.

Буранбай моңа чиктән тыш гаҗәпләнде. Ул Камилне бөтенләй ятим калганнан соң Зәмниха карчык белән үсә дип уйлый иде. Ни дияргә белмәде. Сабыйның язмышына һичкем кызыгырлык түгел, сөйләсәң, күздән яшь китерерлек. Рәгыйдә аның хакында шуңа күрә һичкемгә сөйләми дә иде. Инде яраларының әчеттерүе кими генә, дисең, тагын яңарырга җай чыга да тора. Алай да:

– Сен бул жөнүндө уккан жоксуңбу? – дип әйткән булды. Аннан әнисе өчен тәрҗемә итте:

– Син бу турыда белми идеңмени соң? Энесе Галинур, Әхмәтгали абый янында җиңелрәк булыр, эшен дә табар дип, башта Донбасс, Донецк шәһәрләрендә яшәде. Инде әнисе янына кайткач, авылда тормыш итүнең тагын да авыррак икәнлеген күреп, яңадан китәргә булды. Рәгыйдә белән бергәләп Кизел тирәсенә – читкә алдарак чыгып киткән Хәлимәбикә апалары янына барып урнаштылар алар. Баская станциясе тирәсендәге Гремячинск исемле бер шәһәр иде ул. Рәгыйдәнең анда күңеле һич кенә дә ятмады. Бер караңгы тормыштан икенчесенә килеп эләккәндәй булды.

– Бездә бик тырышлар гына яхшы эшли, акчасын да шәп ала, – дигән иде аңа кадрлар бүлегендә документлар кабул итеп утырган кыз. Кайда башкача соң, дип уйлады Рәгыйдә – бөтен җирдә эш атлары кирәк, күпме түләгәннәрен алгач күрербез инде. Сугыштан соң немец пленныйларын шул якларга китереп тутырганнар, яңа гына ГУЛАГтан котылган үз тоткыннарыбыз да бик күп булган анда. Менә шулардан төзелгән шахтёрлар каласы икән. Моны да белгәч, каядыр куылган кеше, әсирлектә кебек хис итте Рәгыйдә үзен. Авылдан беренче тапкыр чыгып китү авыр ул, аннан читтә яшәүгә ияләнәсең, миңа монда яхшырак, ди иде Галинур. Дөресен сөйләде микән? Апасын тынычландырыр өчен генәме? Ничек кенә булмасын, ул үзен монда килгәч, башкачарак тоткандай, бәхетлерәк сизгәндәй, авылны артык уйламагандай күренде. Ә менә Рәгыйдә пар наратлы Түбән урамны, инеш буйларын, әнисен, аның күркә җылысында кайнаган чәен, бергәләп, уенлыкка йөргән дус-ишләрен бик нык сагынды. Гел шулай булыр дип курка иде, эшкә ныклап кереп киткәч, күңеле басылды, әмма Гремячинскига барыбер ятмады.

Кизелы да сөргендәгеләр, төрмә кешеләре аркасында шәһәргә әйләнгән бер җир иде аның. Кеп-кечкенә шәһәрдә һаман да ундүрт меңгә якын әсир бар, дип сөйлиләр. Алар барып урнашканда, ике тапкыр күбрәк булган ул. Башка посёлокларын да тоткыннар төзегән, имеш. Төрмәләр илендә яшәгән икән Рәгыйдә. Күмер табу кими башлагач, ераклардан килүчеләр әкренләп тарала башлады. Исән булса, Галинурлар да күченеп китәрләр иде аннан...

Әбисе алып калганда, Камил ике айлык кына булганлыгына гаҗәпләнде дә инде Буранбай.

– Нишләгән соң абыең? – дип сорады Рәгыйдәдән Буранбай. – Әйбәтләп сөйләп бир дә, башка аптыратмам.

– Хатыны ир санларга да, бала карарга да теләмәгән аның. Ул эштә вакытта Камилне баскыч төбенә ташлап киткән. Ярый күреп алганнар, исән калган. Абыйның бит эшлисе, улын яшәтәсе бар. Рәгыйдә сөйлисе килмичәрәк тукталды.

– Шуннан?

– Иртәгесен күтәреп, шахтага килә, авылга булса да кайтарыйм дип, ял сорый. Башта көт әле, хатының табылыр, диләр. Табылмагач, тагын бала белән килә. Гел кешедән карата алмый бит инде. Эшнең кызуында аңа кем озакка ял бирсен?! Планның да кыскан чагы икән. Ничек тә җаен табарсың әле дип, өч-дүрт көнгә җибәргәннәр.

– Нәрсә ашаткан инде ул аңа юлда?

– Базардан кәҗә сөте сатып алып, аны су белән сыеклата да шешәләргә тутыра, аннан Пермьгә китә. Анда килеп төшсә, Казан ягына билетлар бөтенләй юк икән. Баланы алып кайтмассызмы, түләр идем дип, әле бу, әле теге кешегә әйтеп карый, һичкем алмый. Көне кыса. Кире килеп өлгермәм дип курка. Ахырда товар поездының машинистына бара. Биләүсәдәге баланы кызгангандыр инде, безне алай тикшерү юк дип, буш такта вагонга алырга ризалаша. Кукмарада күмер бушатачакбыз, шунда төшәрсез, ди.

– Кирәген биреп тә караган икән дөнья Галинурның. Камилнең дә. – Ходай гомереңне алмаса, яшисең. Аллага шөкер, ул менә исән-сау. Әбисе янында кәҗә сөтен эчеп, исән калган сабыйдан тәки кул арасына керерлек кеше булып килә.

Минзада, каты күңелле булса да, барыбер кызганыч иде Рәгыйдәгә. Берничә ай узгач, баласын сагынып, ире яшәгән йортка тагын килүен әйткән иде аңа Варвара түтәе. Дуслашыйк, яхшы иптәш, әни булырмын, дип, соңыннан Галинурның үз янына да барып караган, тик аның күңеле катып өлгергән була инде. Ишеген япкан да кереп киткән.

– Әбигә кайтса, биреп тә җибәргән булыр иде инде.

– Кайткан ул. Аның, килен, ул бала сиңа нәрсәгә кирәк, дигән соравына каршы, «Камил янымда булса, Галинурым яңадан минем белән яшәр иде»,  дип җавап биргән.

– Ир кирәксә, икенчегә чык, малай кирәксә, ал, дигән әнәй, Галинур бирмәскә ныгытып әйткән булса да.

– Минзада барыбер кызганыч, – диде Буранбай.

– Әнәй кызганыч түгелме? Ул аңа икенче төрлерәк тә әйтеп караган. Бер җавабын да ошатмаган. Баланы карыйсына ышанычы беткән.

– Барыбер кызганыч.

– Беркайда эшләмәгән, торыр җире булмаган килеш, Минзада Камилне ничек аякка бастырыр иде, әйт? Әни янында яшисе килмәгән. Авылның авыр эшләренә күңеле ятмаган.

– Алай да кызганыч, – диде Буранбай әллә ничәнче кат.

– Кызганыч. Озак та тормыйча, башка кешегә чыккан ул, Камилне бөтенләй оныткан, бер дә килеп карамаган.

– Алайса кызганыч түгел.

– Менә мин абыйны аннан да катырак жәллим. Хатыны белән яшәсә, кафе-рестораннарда ашап йөрер идемени ул?! Ялларын өйдә уздырыр иде. Баласын карашып. Исән дә калыр иде. Әзмәвер кадәр ир чыпчык кадәрле милиционер аткан пулядан үлсен әле! Әнәйгә нинди хәсрәт. 

(Дәвамы бар)