Логотип Казан Утлары
Роман

Татар кызы (дәвамы (19))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Алтынчы бүлек


Бәхет бәрхеттә булса...

1

Рәгыйдәләр, эшләрендә исәп-хисап ясалгач, монда нишләп ятабыз инде, дигәндәй китеп барырга ашыктылар. Алдан заказ бирелмәгәч, билетның ниндиенә дә риза иделәр. Свердлауга кадәр барсагыз, анда Фрунзегача урын булмый калмас әле, диде билет биргәндә кассир ханым, Буранбайга елмаеп. Рәгыйдә, касса яныннан киткәч, нигә сиңа шулай елмая ул дип, иреннәрен бүлтәйтте. Буранбайның сәбәпсез көнчелеккә исе китмәде, бу елмаюның паспорттагы күчтәнәчкә рәхмәт йөзеннән икәнлеген белә иде.

Поезд Свердлауга таң алдыннан китереп җиткерде. Перронда салкынча иде. Вокзалга уздылар. Саклау камерасы эшли икән. Акчаларын Рәгыйдәнең кечкенә сумкасына салдылар да, әйберләрен шунда тапшыргач, кассага бастылар. Билет монда да юк икән. Инде нишләргә белмичә торганда, кире тапшыручылар табылды. Башкаларга күбрәк урын кирәк булып чыкты да, бәхетләренә, Рәгыйдәләргә эләкте. Шулай, кемдер – ишле гаилә белән, кемдер – ялгызы. Рәгыйдә менә – парлы. Иргә таянып яшәү бөтенләй башка икән. Юлын Буранбай кайгырта, әйберләрен аңа күтәртми диярлек. Мондый бәхетне күргән кыз идемени соң?!

Кызны вокзалның зурлыгы, кешенең күплеге, һәркайсының үз юлында булуы, төрле якка баручы поездларга шыплап тулулары шаккатырды. Уйгур-казакъка, башкасына тартымы да, татары-урысы да җитәрлек икән монда. Әйтерсең, дөньяның кендеге иде Свердлау. Юллар төйнәлгән урын, шуңа халык мыжгып тора, диде Буранбай.

Рәгыйдә бу як кешеләренең, Уралның баш шәһәрендә яшибез, дип мактанганын ишеткәне бар иде. Бер көннәре шуның урамнары буйлап каңгырып йөреп узды. Тегендә барган булдылар, монда, әллә ни карарлык нәрсә дә тапмадылар, эсседән әлсерәп беттеләр. Кич җиткәч кенә, чемоданнарын саклау камераларыннан алып, Фрунзе поездына утырдылар. Әйберләрен куйгач, пычрак, каралмаган, сатырга, күчтәнәчкә алынган җиләк-җимеш, яшелчә исе килгән плацкарт вагоннары аша ресторанга уздылар. Кузгалмаган поездның рестораны ачык булырмы?! Ишеген тартып-тартып карагач, кичке ашка барыбер барасы дип, үз купеларына кайттылар.

Фрунзега юл бик озын икән. Рәгыйдә баштарак куркып калган иде дә, билетлар купедан табылгач, көн эссесе алай ук җәфаламас әле дип сөенде. Юл авырлыкларыннан, бер транспорттан төшеп, икенчесенә, өченчесенә утырулардан, дала аша узган поездның акрынлыкларыннан ялыккан яшь хатынга машинистлар һәр карбыз сатучыга, һәр әйрәнче-кымызчыга сәлам бирәләр шикелле тоелды. Балхаш күлен узганда, поезд бөтенләй үк туктады. Ишек ачарга чыгып барган проводница, кемнең су керенәсе килә, сәгать ярымлап ял итеп алабыз, дип белдерде. Башка пассажирлар бу гадәтне белә иде, ахрысы: ирләрнең күпчелеге киемнәрен алдан ук алмаштырган булып чыкты. Вакытны аңа уздырмыйча, шактый кеше поезд юлына терәлеп диярлек җәелгән Балхаш күленә кереп китте. Рәгыйдә моның кадәр халык арасында су коенырга уңайсызланды, Буранбайга иярмәде. Алай да, вакыт узар дип, тышка чыкты. Якындагы бар сатучы, калта тотып, поезд баскычыннан җиргә сикергән пассажирга атылды. Рәгыйдә, башкалар кебек сатулашмый-нитми генә, берсеннән ысланган балык алды да, базарчылардан көчкә ычкынып, вагонына керде.

Ул да булмады, поезд, күл яныннан кычкырта-кычкырта китеп, алга таба юл алды. Рәгыйдә тәрәзә ачыгыннан, башын сузып, тышка карады. Вакытны онытып җибәргән уйсызларның, йөгереп барып, соңгы вагонга гына эләккәннәрен күрде. Буранбай үзләренекенә өлгергән иде. 

Яшь ир белән хатын, кыргыз белән татар баласы, кайчандыр үз халыкларының бабалары хуҗа булган, утлы уклар күкләрне кисеп узган Дәште-Кыпчак буйлап бардылар да бардылар. Рәгыйдәнең төрки халыкларның ватаны зур икәнлеге хакында ишеткәне бар иде, әмма шундый киңлекләрдә яшәгәннәрдер дип, һичбервакыт уена китермәде. Бу иркенлек аның башын әйләндерде, дала эссесе аның бугазын яндырды, шул дала өстеннән челләдә дә очып узган, ташлар өстендә басып калган бөркетләр, шоңкарлар яшь хатын күңеленә күкләрнең генә түгел, әлеге дә баягы җәйрәп яткан җирнең дә бүгенге хуҗаларыдыр кебек тоелды.

Җиле, корылыгы, эссесе бергә буталган далада анда-санда балчык-тизәк измәсеннән ясалган өйләр юл буйлап махсус сибелгән, диярсең. Йөзләре каракучкыл, чәчләре кылдай малайлар, кысык кара күзләрен каш астыннан текәп, борыннарын җыерып, аларга кул болгап калгалый иде. Рәгыйдә дә, купедан чыгып, вагон коридорында барганда, тәрәзәне төшереп, бала-чагага өрфия косынкасын җилфердәткәндәй итте. Малайларның күңеле булса да, өй тирәсендә кипкән печән ашап торган ишәкләрнең дә, күләгәдә ял иткән дөяләрнең дә татар кызына исе китмәгәндер – башларын күтәреп тә, борылып та карамадылар.

Кеше чыдаса да чыдый икән! Бу эсседә, бу коргаксыган туфраклы җирләрдә гомер бакый яшәү түгел, алар аша бер көнлек юл узарга да түземлек кирәк, дигән фикергә килде бара торгач Рәгыйдә. Ә бит монда яшәргә кызыга да башлаган иде ул! Кемгәдер бу ашсыз җирләр дә – кадерле Ватан! Җәйләрен кибүчән коелар да, үләксә эзләп чапкан шакаллар да, бербер ваграк нәрсә кыймылдаганны эзләп очкан кошлар да, Рәгыйдә моңарчы ишетеп-күреп белмәгән нәрсәләрнең барысы-барысы – аларныкы.

Кызны бернинди авыл булмаган җирләрдә курганнарның, мазарстаннарның күплеге аптырашка калдырды. Әллә кайлардан диварлары белән калкып утырган каберлекләрне барып карыйсы, ташлар астына басылып яткан адәми затларга догасын ирештерәсе килде. Комнардан, кызыл балчыктан гына ясалган һәйкәлләрнең моңа кадәр җилләрдән, яңгырлардан ничек ишелмәгәнлегенә шаккатты.

Рәгыйдә Буранбайга, татарга хас булмаганча, башка төркиләрнең шундый зур каберлекләр коруларына аптыравын әйтте.

– Нәрсәсенә аптырыйсың,– диде Буранбай.– Әллә син күргән борынгы каберлекләр эчендә үз нәселең әрвахлары да ятадыр. Сиңа кул болгап калган малайларда синең бабаларыңнан да тамчы гына булса да кан агадыр. Сез еракка күчкән, сез үзгәргән... Ә монда – уртак Ватандыр.

Хәер, Рәгыйдә дә шулай уйлый. Институт бетермәдем, әнисез үстем, ди Буранбай. Тормышны гына түгел, Рәгыйдә китаплардан да тапмаганны, һич ишетмәгән тарихны да ничек яхшы белә ул! Кыргызлар өчен аны хәтерләү шулкадәр мөһим микәнни? Буранбай үзенә күрә бер горурлык белән:

– Бездә якын кешене булдыра алганча кадерлиләр, үлгәч тә онытмыйлар, зурлап күмәләр, – диде. – Мин, ата-анасын җирләп килгәннән соң, инде анда һичкемем калмады дип, туган җиренә кайтмаган татарларны беләм.

– Бердер, икедер инде ул.

– Бере дә яман. Зират исәндә, һичкем калмаган була, димени?

– Синеңчә, үлгән кешегә мондый йортлар кирәкме соң?

– Үлеп карамагач, әйтәлмим, – диде Буранбай.

– Исламның тыенкылыкны яклаганын да беләм. Электән килгән күмү йолаларын дин генә халык хәтереннән сызып атарлык түгел. – Әрвахлар догага гына мохтаҗ.

– Син дә хаклы. Безгә ислам сездәге кадәр кермәгән. Үзебезне мөселман дисәк тә, башкачарак – ыруглык гадәтләре беләнрәк яшибез, алар туган җир шартлары белән сыналган дип уйлыйбыз. Әйтик, мәетне җиргә, бигрәк тә өскә генә күмеп калдырсаң, һични белән уратып алмасаң, чүл буйлап азык эзләп чапкан ач шакаллар бервакыт казып алып ашамасмы? Өстендәге комнары давыллар вакытында күчеп китеп, мәетләрнең гасырлар буе яткан сөякләрен өскә чыгармасмы?

Кыргызда борынгыдан килгән гадәтләр гел башка икән: мәрхүмнең кабер ташына узган гомеренең картинасы ясалса йә янына тормышта кирәкле әйберләр салынса, үтә кадерлеләре төрбәсенә куелса, теге дөньяда да мондагыча яшәр. Булмаганны! Кыз авызын ачты да калды. Алар авылында картлар каберлекләргә фото да куйдыртмыйлар, батырчылык итеп, кемдер ясатса, рәсемгә корым сөртергә дә күп сорап тормыйлар. – Мин үлгәч, этемне, мылтыгымны тотып, атта ауга барганны ясатырсың, яме! – диде кинәттән Буранбай.

– Үзеңне ясатма!

– Анысы нинди сүз тагын?

– Син миннән соң да яшәргә тиеш! Исәнне янәшәңә ясату – начар фал.

Кызга әллә ничек булып ките:

– Һәрберебезнең гомере Ходай кулында. Кайчан үләсен берәү дә белмәс!

– Белмәсәң дә, алдан әйтеп куюың яхшы. Әкренләп гадәтләребез белән дә таныш.

– Безнеңчә булмагач, өркетә. Миңа бит анда яшәп каласы...

– Безнең анда яшәп китәсебез бар, диген! Минем кочакта авыр булмас!

– Ышан ирләргә,– дигән булды Рәгыйдә сүз өчен генә.

– Сине берәр вакыт тау башларындагы мәгарәләргә, ташлыкларга алып барырмын әле. Аларда борынгылар ясаган шундый рәсемнәр бар! Әллә ничә гасырлык рәсемнәр!

– Син дә картинада гасыр кичәсеңә ышанасың инде алайса?

– Үземнән соң нәрсә дә булса, кемне дә булса калдырасым килә минем. Сурәтем булса да калмасмыни, Рәгыйдә?! Тик ул рәсемгә, тагын бер әйтәм, үзеңне ясатмассың, яме! Синең миннән соң да бик озак вакытлар бу күкләрне күрүеңне, бу һаваларны сулавыңны телим. Миңа догачы булуыңны.

Рәгыйдәнең керфекләре дерелдәп китте. Ул менә-менә елап җибәрер шикелле иде. Буранбай күрмәсен дип, поезд тәрәзәсенә башын терәде дә бите буйлап тәгәрәгән яшьләрен җилдә җилфердәгән кисия пәрдәләргә сеңдерде.

Буранбайның кайтып керәсе Чок-Талы Ыссык Күлнең төньяк ярындагы Фрунзе шәһәреннән ике йөз утыз биш чакрым ераклыкта, имеш. Кыргызлар башкалаларын Бишкек дип йөртә, әле дә якташларының исеме белән атарга теләми икән. Исемен югалткан – тарихын югалткан, ди Буранбай. Аңа гел сөйләргә булсын:

– Чок Тал артында борынгы курганнар күренеп тора. Аларда ау, күмү, бәйрәм, йола рәсемнәре тулып ята. Алтынчы-сигезенче гасырлардан ук килгән таш балбаллар да табыла икән әле дә.

– Авылың янындагы тауларга менгәч, без дә берәр ташка уеп кына рәсем ясап төшәрбез дә, килер буыннар кайсы гасырныкы дип, баш ватар, – дип көлгән булды Рәгыйдә.

– Була ул! Үзебездән соң, үземнән соң нәрсәдер калдырасым килә, дидем бит, рәсем калдырырбыз алайса.

– Кайтуга ук табигатькә чыгарбыз әле, Буранбай, яме! Син матурлап сөйләгән йөгерек арык суларының салкынында җанны басарга иде...

– Туган авылыңны онытырга икән исәбең.

– Юк! Инде хәзер үк үз ягыбызны сагына башладым кебек. Синең йортыңа да ияләшергә тиешмендер бит. Шунда яшисе дә булгач. – Мин яныңда килеш тә сагынасыңмыни? Гомереңдә беренче тапкыр дөньяның иң матур җирләрен күрәчәкмен дип сөен!

– Мин анда синең белән яшәү өчен генә барам. Күпме генә сүксәң дә, туган якны бер җир дә алмаштыра алмас.

– Мин юләр сездә яшәргә дә риза идем, – дип көлемсерәде Буранбай.– Борчылма, минем белән үзеңә ошаганча яшәрсең. Телисең – җилкәнле көймәләрдә йөрербез, катамараннарда яр буйларын айкарбыз, телисең икән – давыллы көндә яшен астында икәүдән-икәү калып, дулкын өсләрендә чайкалырбыз – язмыш белән уйнарбыз.

– Куркытмале!

– Яшен, дулкын белән үчләшергә яратам мин!

Поезддан Чуда кичкә таба төшсәләр дә, якты иде әле. Монда автобуслар төнен дә йөри икән. Сәгать тугыз тирәсендәгесенә утырып, туп-туры ЧокТалга таба киттеләр. Буранбайның туп-туры дигәне әлеге дә баягы биек таулар арасыннан, итәгеннән узган бормалы-бормалы юллар икән.

Автобус тауларга карап барганда, Рәгыйдәнең йөрәге кысылгандай булды. Ул һава җитмәгән шикелле күлмәк изүенең сәдәфләрен чишеп җибәрде. Тирән ермаклар, төпкелләр-упкыннар яныннан узганда, аска түгел, күккә карарга да курыкты. Төнен дә башкалар кебек йокламады, ятлаган догаларын укып барды. Тарлавыкларны кичкәнне аңлагач, инде таң беленгәндә, анда да ташларга баскан һәйкәл-кәҗәләрне, боланнарны карар өчен генә, автобус тәрәзәсенең пәрдәсен җыерды.

Чок-Талга җитәрәк Буранбай уйланып торды-торды да әйдә булмаса, без башта Чолпон-Атага юл тотыйк, андагы туганнарга тукталыйк әле, диде. Монда яңадан әйләнеп килербез. Анда баргач, безгә эш табуы җиңелрәк булмасмы? Калган ара өчен өстәвен бирделәр дә алга таба киттеләр.

Буранбай, Ефәк Юлын су юллары белән төрле тарафларга тоташтырган Чолпон-Ата12 безнең гасыргача ук салынган, ди. Шәһәрнең борынгылыгы, кәрван-сарайларның күплеге күзгә ташлана шул. Мондагы Төбәк музеенда Ыссык-күл төбеннән табылган әллә ни кадәр хани заман ядкарьләре саклана, имеш. Чолпон-Ата Йолдызлар Атасы кебегрәк аңлашыла. Кыргызларда «Ата» сүзе белән күпме исем бар! Без таң атканда, Чулпан йолдызны эзлибез, аңа карап, җырлар җырлыйбыз, сагышланабыз, аны – гүзәл кызга, гүзәл кызны аның үзенә тиңлибез. Бу атама башта бик үк ошамады Рәгыйдәгә. Бераздан ул фикереннән кире кайтты, Йолдызларның йолдызы дип тә аңларга була бит аны, дип уйлады. Рәгыйдә Буранбай белән танышканнан соң, кыргызның һәрнәрсәсен – татарныкына, урысныкына янәшә куярга гадәтләнде, бигрәк тә сүзләрне.

Буранбай, борынгы ташлар Чолпон-Ата янында да бик күп, ди. Сугыш, бәйрәм, хайван рәсемнәре төшерелгән кырык ике таштан торган урынны «Ташлар бакчасы» дип йөртәләр икән.

– Бездә гөлләр, алмагач бакчасы була торган иде, сездә ташларныкы икән, – диде аңа Рәгыйдә.

– Ташлар бакчасында һәрвакыт башлар бакчасы... Хак сүз. Чолпон-Атага алар, юлда туктый-туктый барып, сәгать унберләр тирәсендә генә килеп җиттеләр. Автобустан төшкәннән соң, Рәгыйдә бөтенләй ят якларга яшәп калырга килгәнен ныклап торып аңлады. Якын да, ерак та кебек иде аңа мондагы йөзләре җилләрдән ярылган, кояштан каралган кешеләр. Кыргызлар аңа үзләренә караганда акрынрак яшиләрдер, ашыкмый-кабаланмыйдыр кебек тоелды. Менә алар Буранбай белән кызу-кызу атлап бара торгач, яхшы гына хуҗалык каршында туктадылар. Буранбай белән Рәгыйдә каршында, капкадан керүгә үк, бик матур манзара ачылды. Йөзем тәлгәшләре белән уратып алынган беседка, өрек, шәфталу, алма агачлары, карлыган куаклары... Алар яныннан агып узган чиста сулы арык. Буранбай аны ярык дип атый. Рәгыйдә элек әлеге сүз ары китүне аңлата дип уйлый иде, хәзер ничек килеп чыкканлыгын белде. Борынгылык нык сакланган кыргыз теле бик күп сүзләрнең килеп чыгышын аңларга ярдәм итте аңа.

Арык буендагы беседкада ял итүләре үзе бер күңелледер. Аңа якын гына тандыр. Тирә-юнендәге скамьяларга, өстәлләргә чиләге, казаны каплап куелган, киң яссы табакларга яшелчәләр юып киптерелергә салынган. Читән белән бүленгән җирдә күркәләр гөр-гөр килә. Аларының башы гына күренә. Якынрак килеп карады: сосар белән үрдәкләрнең карават сиртмәләрен тарттырып ясалган йортларында ризык ашаган чаклары.

Өй ягына борылды. Стеналары акшарланган йортның тәрәзәләреннән яхшы җиһазлар күренеп тора. Монысы әллә кунак өеме? Яшелчә, җиләк-җимеш үстерсәләр дә, шәһәрчә, заманча яшиләр, ахрысы. Йөзем ботаклары өлгергән тәлгәшләр болдыр түбәсеннән матур итеп асылынырлык үрелдерелгән. Баскыч төбендәге савытларда роза чәчәкләре утыра. Аларны якындагы гына куаклыктан кискәннәрдер – чәчәкләре шуныкына охшаган.

Рәгыйдә, иң эчкәрге йорт ишегенә Буранбай артыннан әкрен генә атлый-атлый, һаман ишегалдын күзәтте. Әллә ишегалды, әллә бакча, әллә ял итә торган дача кебегрәк бер җир иде бу. Кыргызларның шәһәрдәгеләре нинди яхшы өйләрдә тора икән. Рәгыйдә, тукталып, артына карап, ишегалды күренешләренә сокланып торганда, Буранбай тавышы килде:

– Ананайын!13

Борылды. Йорттан башына үзләренчәрәк итеп, ак яулык ураган бер хатын чыккан иде. Башта үзләренчә Буранбай белән күрешкәч, иң көткән кешесен күргәндәй, шуңа бик сөенгәндәй, Рәгыйдәгә елмайды: 

– Кандайча келип калдыңыз? Аман-эсенбе, киленүн?14

Хатын Рәгыйдәнең яңакларына үз битләрен тидереп алып кочаклагандай итте. Яшь килен бик кыенсынды, ул ике куллап, әссәламегаләйкемләп күрешергә гадәтләнгән. Буранбай олылар янында тыйнаклык сакларга, алар ни эшләсә, син шуңа риза булып торырга кирәклеген кисәткән иде. Рәгыйдә йорттан чыгып, биткә бит куеп исәнләшкән хатынга, сөендерер өчен, булдырган кадәрле кыргызча җавап бирде:

– Абдан жакшы. Саламатсыздарбы? Кандай турасыз?15

– Кудайга шүгүр, эптеп кыбырап жүрөмүн!16

– Абай кандай тура? Асылбубуда иштер кандай?17 – дип, сүзгә катышты Буранбай.

– Асылбубу – сонун. Абай ар дайым эле оору...18

– Куйчы!

Бигрәк озак авырды инде, җәйгә чыксам, терелер идем, дип калган иде, – дигән булды Буранбай, Рәгыйдәгә дә сөйләшү җиңелрәк булсын өчен.

– Кандай аракет кылса да, баарыбир эч нерсе чыкпай жатат. Киленүн, бир туугандарың барбы?19

– Алла хәрәкәт иткәнгә бәрәкәт бирермен, дигән, бер терелми калмас, – дип тынычландыргандай итенде Рәгыйдә.

– Апа-сеңелләрем, абыем бар. Килә алмадылар. Ерак бит. Баарысы салам айттырды20.

Хатын, ишекне киң ачып, йортка чакырды. Түренә күп итеп түшәкләр-ястыклар өелгән бер бүлмәгә килеп керделәр. Әйберләрен шунда куйдылар да икенчесенә уздылар. Монда зур итеп табын әзерләнгән, әмма ул табын кырында һичкем юк иде. Димәк, әле барысы да – эштә. Рәгыйдә, сүзсез тормас өчен:

– Чолпон-Атада абдан ысык экен! Жамгыр эмгиче жок. Каным катып суусадым21, – дигән булды.

– Мындай күнбе ысык? Аба ырайы уламдан-улам жакшы22. Буранбай көлде. Рәгыйдә өчен генә эссе иде мондый җәй. Апасы әнә, һава торган саен яхшыра, ди. Бәхеткә инде бу көннәрнең матур торуы, яңа пар бәхетенә. Иртәгә Буранбай рәхәтләнеп, туйганчы Ыссык-Көлдә су коеныр йә яшь бичәсе белән тауларга киек атарга китәр...

Рәгыйдә кыргыз якларына шултиклем дә ияләнермен дип уйламаган иде. Ай дигәндә, авыррак, читрәк сүзләрне исендә калдырмаса да, көн дә ишеткәннәрен кушып, гел аларча аралаша башлады. Кыргызча белү аңа бик кирәк иде, кайда да булса эшкә урнашыйм, дисәң, урысча аңлаучы аз, үз телләрендә сөйләшүеңне телиләр. Буранбай белән тормышлары авыр барырга охшамаган. Аның болай да тауларда маллары булган. Карап торучысы да бар икән. Терлекнең саны туйдан соң тагын да артты. Апалары, үзегез теләмәгәч, «уйлонуу туй» ясамасак та, гадәтен китерик дигән булып, кечерәк кенә мәҗлес оештырдылар. Туганнары үзара берләшеп, һәрберсен тугыздан – атын да, сыерын да, сарыгын да тиешенчә бирделәр, Рәгыйдәгә алтын муенса, алка кебек нәрсәләр бүләк иттеләр. Ул бу ерак арага артык әйбер күтәреп йөрмәде, йорт хуҗаларына бирердәйләрен, якынракларга таратырдайларын гына алды. Үзләрендә аның төрледән-төрле әйбере дә юк, кибет киштәләре буш иде. Яшәп китә алсак, берсеннән дә бүләкне кызганмам дип, күңеленә беркетте.

Буранбайның Чолпон-Атада таныш кибетчеләре күп булып чыкты. Килен бүләген тегендә-монда кунакка барыр алдыннан шулардан сатып алдылар. Әле дә ярый, Рәгыйдә әнисенә җибәреп торса да, үзенә дә кирәк кадәресе мая туплаган иде. Татарстанда гомер ахырынача җитәр кебек акча ыру-карендәш күңелен күрүгә китте дә бетте.

Яшь кияү белән киленнең бу җәйләре-көзләре кунакка, ауга, балыкка йөреп узар кебек. Бүләккә китерелгән малларны көтүгә кушарга барганда, Буранбай аны үзе белән алды. Тау елгаларын, тарлавыкларны югарыдан күрерсең, диде. Атка атланып, Чон-Кәмин елгаларына кадәр барып җиттеләр. Буранбай хатынының яшьрәк чагында атта йөргәнен белми иде. Гаҗәпләнде дә, сөенде дә.

– Атларга бер кеше җиңелрәк килер, югыйсә сине кочагымда алып барырга уйлаган идем,– диде.

Кыргыз ягы бик тә ошаган иде Рәгыйдәгә. Торырга урыннары да булгач, мәңге шунда гына яшәрләр кебек иде. Тауларга менеп, суларда йөзеп. Кайтуларына озак та булмады, Буранбай авырый башлады. Шахта корымына да чыдаган үпкәсе тауның сирәк һавасына түзмәде. Рәгыйдәгә дә юньле эш табылмады. Ул монда да авыл кешесе тормышының җиңел түгеллеген, һаман кысынкылык белән яшәвен аңлады. Әллә тагын бәхетне бер сынап карыйкмы, дип, Чиләбегә вербовка белән язылып китәргә булдылар.

Рәгыйдә тиз арада юлга хәзерләнә башлады. Буранбай ул якта әйбер табу кыен булганга, әллә никадәр кием сатып алган. Рәгыйдәгә дигәннәре арасында бәрхет, панбәрхет күлмәкләр дә бар.

– Их Бешәм, Буранбаем, хатын-кызның бәхете бәрхеттә генә булса, бүген миннән дә бәхетле кеше булмас иде, – диде Рәгыйдә.

– Син минем белән бәхетсезмени соң?!

– Юк анысы. Сәламәтлегең өчен кайгырам. Чиләбесендә дә заводта эшлисе бит аның. Үзе дә тимер-томыр кебек соры, җылы кирәктә – салкын, салкын теләгәндә – мунчадай кызучан шәһәр.

– Шахтага төшәсе түгел. Без эшлисе заводның яхшы атлары бар икән. Мин фермасына ат караучы булып керергә уйлап торам.

Рәгыйдәләр Чиләбедә озак яши алмады. Буранбае мал арасында гына йөрсә дә, үпкәләре андагы һавага да чыдарлык түгел иде. Аптыраганнан, танышлар, туганнар шунда күп калды дип, Кизелга да барып чыктылар. Монда эшләү шартлары бик кирегә киткән иде, җитмәсә, шәһәре дә бу юлы чит, шыксыз тоелды. Күңелләре, күзләре дала хөрлекләренә, тау биеклекләренә, әле тыныч, әле дулкынланып яткан Ыссык-күлгә ияләнгән иде. Алар яңадан кайчан гына башка кайтмас кебек хушлашкан туфракка юл тоттылар. Инде, киләчәккә планнар корып, баш ватып та тормадылар. Буранбай кайтуга аучылыгына кереште, Рәгыйдә колхозда эшли башлады.

Тормышлары бер алган эздән генә барса да, начар түгел, яхшы гына буласы иде. Финанс министрлыгының әллә төп башлыгы, әллә шуның ярдәмчесе татар икән. Буранбайның танышлыгы бар, имеш. Аның янына дип киткән иде, шул кеше аларга Чолпон-Атадан йорт алырга, инде дә дуслар-туганнар Чок-Талда дисәләр, «Нур» пансионатына эшкә урнашырга киңәш иткән. Чәчәкләр үстерүче агроном кирәк, бик матур йорты да бар, дигән. Рәгыйдәгә бу тәкъдим ошады. Әтисе, яманнар кулыннан тартып алганчы, бакчачылык белән шөгыльләнде, бу аның эшен дәвам итү кебек тоелды да, шунда ук ризалык бирде. Ул соңга калдым дип тә тормыйча, Кыргызстанга килгәч, авыл хуҗалыгы техникумында читтән торып белем алган иде, катыргыларны файдаланырга да җай чыкты, дип сөенде.

Агрономга ял йортында эш җитәрлек икән. Бакчаны кышка әзерлисе, язда утыртасы чәчәкләрнең орлыкларын, суганчаларын, тамырларын алдан ук кайгыртасы, ял йорты урнашкан территорияне ныклап өйрәнәсе бар иде Рәгыйдәнең. Ул эшне пансионат бакчасының схемасын төзүдән, түтәлләр урнашкан тәртипне өйрәнүдән, алардагы чәчәк төрләрен барлаудан башлады. Их, «Нур»ны күңеле яткан гөлләр иленә әверелдерсә!

Көзгә авышкан чак ялның бәрхет чоры икән. Ыссык-Күлнең сулары әле җылы, кояшы эссе, яр буйларын, пляжларны кеше йокыдан торганчы ук җылытып куя. Ыссык-күлгә кереп торган бер пирс бар. Кичләрен, эшен тәмамлагач, Рәгыйдә анда барып, диңгез өстен күзәтә. Әйе, әйе, аңа ул күл буенда түгелдер, тирән сулы, дөньяның башка якларына да алып чыга торган диңгез буйларында басып торадыр шикелле. Шунысы хак: бу сулар, тауларның түбәсеннән төрле якларга карап аккан кар елгалары аны беркайчан да туган якларына илтә алмый. Якын булса да торган җир, сагындыра туган җир, дигәннәре шушы була торгандыр. Ул, шул каршы як ярлары да күренмәгән күл офыгына карап, һаман бер җыр суза:

Йөгереп китәрдәй булам да,

Кайтып җитәрдәй булам.

Буранбай кыргыз ягына әйләнеп кайткач та, беркая эшкә урнашмады. Пансионат тирәсендә кешеләрне фотога төшереп көн күрүне сайлады. Аның гел янында булуы Рәгыйдәгә дә ошый иде. Вакыт-вакыт һаман да ауга чыккалый иде әле Буранбай. Беркөнне ялгыз ядрәгә унике борчун күтәреп кайтып кергәч, Рәгыйдә үз күзләренә үзе ышанмады.

– Чәрдәкләнә торган пуля белән аттым, – диде Буранбай.

– Моның өчен очып барган кыр үрдәкләренең нәкъ уртасына төбәргә кирәк.

Бәлки, ул кошлар аның туган ягыннан килгәннәрдер... Алай да Рәгыйдә бу фикеренә күңелендә урын бирергә тырышмады. Әнисе, малны кызгансаң, ите харамнан китә, дип әйтә торган иде... Алар Буранбай тапкан киек итен бик тә яратып ашыйлар бит. Уф... Аеруча кояш баешларында дулкыннар тигезләнә башлаган күлнең пирсы өстендә моңаеп торганда-утырганда гына шушылай уйлата ул. Үз кардәшең, үз кавемдәшең яныңда булмаганда, туган ягыңда бала чыгарган, тән үстергән үрдәк тә ырудашыңа әйләнә.

Рәгыйдә үз күңелен ышандырырга теләгәндәй, берничә мәртәбә: – Мында мага жакшы. Мында мага жакшы. Монда миңа яхшы, – дип кабатлады. 

12  Чолпон-Ата – Чулпан-Ата. 

13  Ананайын – бик яраткан кешегә «кадерлем минем» рәвешендәге эндәшү сүзе. 

14 Ничек килдегез? Иминлек-исәнлекме, килен?

15 Бик яхшы. Исәнмесез? Ничек яшисез?

16  Ходайга шөкер, әкренгә кыбыртап йөрим.

17 Абай ничек тора? Асылбубуның эшләре ничек?

18  Асылбубуның бер дигән. Абай һәрдаим авырый гына...

19 Ничек кенә тырышса да, барыбер һичнәрсә килеп чыкмый. Килен, бертуганнарың бармы?

20  Барысы сәлам әйтергә кушты.

21  Чулпан-Атада бик эссе икән. Яңгыр яуганы юк. Каным катып сусадым.

22 Мондый көн эссеме? Һава торышы яхшырганнан-яхшыра. 

(Дәвамы бар)