Логотип Казан Утлары
Роман

Татар кызы (дәвамы (18))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

3

Кукмара яклары бик матур булып чыкты. Монда җәйләрен саргаеп киткән даланың ялыктыргыч төсе карашны әллә кайларга алып китми, кар түбәле таулар булмаса да, менеп, башларыннан бөтен дөньяга аваз салырдай, итәкләренәчә наратлык каплаган калкулыклар җитәрлек. Су буйларына, болыннарга, башка печәнле ачыклыкларга арканланган малларның туклыгы, симезлеге күренеп тора. Аларны күзәтеп бару шушындый матур дөньяда яшәвеңнән күңелдә рәхәтлек хисе уята.

Авыллар аша узганда, машина арбасына тагын берничә юлчы алдылар. Алда урын эләкмәгәннәр ян-якларга – тар гына калган арага кысылып, тезләнеп утырды. Авыл ерак булса, болай барырга риза булмаслар, башка машина көтәрләр иде, дип уйлады Буранбай. Өскебашка кайтып җиткәнче коелып та беттеләр.

Калтыр-колтыр машина, сәгать ярым дигәндә, авылга кайтарып та җиткерде. Чыннан да, урамнары яңгырлар аркасында бик тигезсезләнгән, баткакланган икән. Тегендә-монда, аркылыга ничек чыгыйк, дип аптырашкан кешеләр күренеп калды. Машина тавышын ишеткәч, чәчрәтмәсен тагын дигәндәй, һәркайсы тиз генә читкә чыгып калырга тырыша иде. Сазның нәкъ уртасында туктарбызмы дип курыккан иде Буранбай, шофёр аларны казлар чемченеп йөргән сары чәчәкле чирәмлек буенда төшереп калдырды.

Чирәмлекнең сул ягында – койма белән әйләндереп алынган бәрәңге бакчасы. Димәк, юл кырыенда кайчандыр йортлар булган... Алар сүтелгәннән соң, ас урам төп урамның эчкә кергән бер ягы сыман калган. Чирәмлектә кәлтә тай6 уйнаклап йөри. Әнкәсе бести атка7 охшаган. Татарларда ат исемнәрен ни тешенә, ни яшенә карап юньләп белмиләр икән инде.

Татар инде урысча уйлауга, яшәүгә күчә баргандай. Татар иптәшләре нәрсәгәдер ачуы чыккан базар үзбәгенеңме, башка берәүнеңме үзләренә, озын җиңле чучка дип төрттерүенә кабынырга торсалар да, бу сүздә хаклык бар. Җиңең озын калса да, урыс була барасың, агай-эне, дип әйтә бит алар. Рәгыйдә, ничә гасыр урыс эчендә яшә дә үзең генә булып калып кара, ди. Анда да дөреслек бар кебек. Ятлар тегермәнендә тартыла ул татар...

Рәгыйдәләрнең өе түбәндәрәк, иңкү яткан чирәмлекнең теге башында икән. Чирәмлекнең бу ягында утыргыч белән тоташтырылган пар нарат үсеп утыра.

– Бу агачлар яшь чакта кырларында эскәмия иде, – дип куйды Рәгыйдә.

– Инде менә бер-берсенә тотынышканнар...

– Бу җиргә ямь биреп утыралар икән.

– Әти истәлеге...

– Юньле кешедән истәлекнең матуры гына кала, – диде үз алдына уйланып Буранбай. Ул йортка карап төшә иде, Рәгыйдәнең сүзен эләктереп алып китәргә өлгермәде, түр тәрәздә бик матур карчыкның, баш сузып, аларны күзәткәнлеген күрде. Менә ул югалды. Шул арада, җемелдәп елмаеп, өйдән дә килеп чыкты. Карчык иң элек – Буранбай, аннан Рәгыйдә белән ике куллап күреште. Татарларда кочышып күрешүләр, үбешүләр авыл кешесенә дә чит дип, тагын нәтиҗә ясады булачак кияү. Тыйнак халык та инде: ничек сагынганнары күзләреннән үк күренеп тора, аналары белән дә ят кешеләр кебек кулны кулга алып кына күрешәләр. Итагатьлек микән әллә бу? Ананы артыгын санлау-хөрмәтләүме?

Ишегалдына уздылар. Яхшы бүрәнәләрдән, такталардан корылган булса да, кайры түбәле абзарлар манзарасы ачылды. Артында – алма, карлыган, бәрәңге бакчасыдыр. Рәгыйдәнең элек ян-якта да мунчалы, ял итү урынлы бакча бар иде, дип сөйләгәне исендә. Ул җир күршеләрендә икән хәзер.

– Бизим адам жашай турган турак үйдө терезеби бак жакты, карду тоолор жакты карап тура8, – диде үз телен, илен сагынып куйган Буранбай.

Киң итеп ачып куелган урыс капка артында өем-өем ярка биеклеге киселгән агачлар. Аргы ягында шуларны ярып яткан кечкенә генә бер малай, кунаклар кыргызчалы-татарчалы сөйләшә-сөйләшә үзләренә килүне күргәч, соңгы пүкәнгә куелган яркасын җиңел генә як-якка очып китәрлек ярды да билләрен турайтты. Эшем кешесе кебек, фуражкасын салып, шуның белән генә тирләгән маңгаен сөртте. Аннан йөзенә, инде керәсе була, яру да туктала икән дигән сымаграк ризасыз бер кыяфәт чыгарып, янындагы ботаклы түмәрләргә карап алгач, балтасын шапылдатып, шуларның берсенә батырды.

Малайның күзе иң элек ишегалдына алданрак узган Буранбайга төште. Ике зур чемодан күтәргән кунакның, олы кеше санап, каршысына барырга

6 Кәлтә тай – ике яшьлек тай.

7  Бести ат – дүрт-биш яшьлек ат.

8  Безнең кеше яши торган торак-өйдә тәрәзәләр бакча ягында, карлы тауларга карап тора.

ашыкмады. Кем әйтмешли, кияү кисәгенең ни эшләячәген көтте. Кече капканы ябып, артыннан Рәгыйдә кергәч кенә, аңа таба атылды:

– Исәнме, төтү!

– И-и, яным, ничек үсеп беткәнсең, – диде апа кеше.

– Буранбай абыең белән дә күреш.

Буйга әле кечкенә булса да, эре сөякле беләкләреннән, озын бармаклы кулларыннан, какча йөзеннән, зур туры борыныннан бик токымлы күренә, үскәч, гәүдәле, көчле бер егет булачак кебек иде Рәгыйдәгә эне тиешле Камил. Ул, олыларча кыланып, Буранбайның бармакларын нык итеп кысарга тырышты. Авырттырмаса да, кунак абыйсы:

– Кумыз чиртергә калдыр. Минем балта тоткан кулмыни! – дип, көчен таныганлыгын сиздертте.

– Минем әбигә, кумызчы түгел, утын яручы, печән китерүче кирәк. – Анысына син дә бар икән, зур малай булып үскәнсең бит, Камил!

Буранбай көлде, ул үзе дә сабый вакытыннан эшнең төрлесен эшләде. Атка атланып, тауларда көтүен дә көтеште, арыгын да буды, суын да ерды... Тик менә әнисенә охшап, бик зәгыйфь буынлы, артык йомшак күңелле.

Барысы да өйгә уздылар. Җәй, һава бетә, бүлмәләр эсселәнә, дип тормаганнар, олы мичне якканнар. Йортка камыр ризыкларының хуш исе таралган. Буранбай аны ишегалдында ук сизгән иде. Өстәлдә ялтырап торган самавыр җырлап утыра. Зәңгәр борчаклы чынаяклар, шикәр, варенье савытлары. Татарлар нигәдер шундый чынаяк ярата икән, дип аптырады Буранбай. Рәгыйдәләрнең Кизелдагы бүлмәләрендә дә ак борчак рәсемле куе зәңгәр савытлар иде. Үзләре белән бүләккә кытай чынаягы – чөйчек алып кайтмаганнар лабаса! Анда чәй гел бер төсле җылылыкта тора. Аңа салынган чәй азлыгыннан сиңа хуҗаның хөрмәте беленер.

– Инде утырып, йортка дога кылыйк, – диде Зәмниха карчык. Буранбай бисмилладан артыгын белмәсә дә, мич буендагы скамьяга утырды да кулларын кушучлады. Аңа юлдагылар кайтканнан соң укыла торган дога нигәдер озын тоелды. Ниһаять, карчык:

– Амин, – дип, аны тәмамлады.

– Ничекләр генә кайттыгыз? Юлыгыз бик авырга килмәдеме?

– Юк, әнәй, – дип җавап бирде Рәгыйдә.

– Минем белән бернинди юл да авыр түгел, – дип шаяртты Буранбай.

Зәмниха көлемсерәде. Ул кызының ниндидер бер егетне мактап утыруына гадәтләнмәгән, аларның тырнак астыннан кер генә эзли дип уйлый иде. Сигез ел йөргән Хафизын мәңге гафу итмәскә антлар эчте, инде онытырлык вакытлар узса да, кичерә алмады ул. Үзенә баш-аяк гашыйк Муллагалине җебегән, пыртлаган ис килеп тора, дип яратмады. Болай булгач, аңлашылды – кара чутыр башлы кыргызга исе киткән дә киткән. Ул тегенди-мондый гына адәмне яратмас. Сөйкемле сөяге бар кебек, әллә кайдан үзенә тарта бу егет. Бирәм, дисәң дә, бирмим, дисәң дә, барачак аңа ул.

Рәгыйдә, кайтуга ук өйләнешү хакта сүз кузгалырмы инде, дип шүрләгән иде, кузгалды, әмма карчык сорау арты сорау яудырып аптыратмады, ничек яшәрсез, кайда торырсыз, нинди акчага, дип төпченмәде. Үзегезнекен үзегез беләсез, мин инде олыгайган, дип кенә әйтте. Эченнән, Әхмәтгалимем исән булса, яхшы булыр иде дә бит, дип уйлады, кияүгә үгет-нәсихәт бирсә дә, килешер, үз янында торырга чакырса да, гаепкә алынмас иде. Аңа менә артык сүз куерту әдәпсезлек булыр.

Буранбай, иркенләп ашап-эчеп алгач, эш соңына калдырылган ботаклы пүләннәрне ярырга дип, ишегалдына чыкты. Аңа Камил дә иярде.

Йортта олы мал асрамаганнары, ишле гаилә яшәмәгәне күренә иде. Абзар бүлеменең ачыклыгын яртылаш кына каплаган рәшәткә ишектән ап-ак кәҗә башын сузган.

– Сәйнәкме? – дип сорады Буранбай.

– Сәйнәк?

– Ике яшь тирәсендәге кәҗәгә шулай дип әйтәләр бездә.

– Алайса шулай.

– Нигә көтүдә түгел?

– Аягы җәрәхәтләнгән иде. Чыгармадык, бозылыбрак тора.

– Үлән төтене белән төтәргә кирәк аны.

– Бездә мал врачы бар. Нәрсә эшлисен үзе белер.

Буранбай ишегалдын тагын бер күздән кичерде. Бар җирне чирәм баскан. Әлеге дә баягы олы мал юклыктан, хатын-кыз гына тормыш иткән йорт булгангадыр инде ул. Абзар буенда читән белән киртәләнгән, өстенә тилгән-мазардан саклар өчен дипме, ямаулы киндер капчыклардан тегелгән япма тарттырылган бер урында чебеш анасы гаиләсе белән матавыклана. Чебиләре артык зур булмасалар да, рәтләре көн яктысы узарлык итеп үрелгән чыбыклар арасыннан чыгарлык түгел. Әле йомшак, сап-сары чакларында кулына алырга ярата чебиләрне дә, каз-үрдәк бәбкәләрен дә Буранбай. Аларга авызы белән берәр нәрсә каптырган булып шаяра. Хәзер дә берәрсен тотып карыйсы иткән иде дә, кире уйлады. Тавыкны бөтенләй куркытырмын дип, читәнне күтәреп тормады.

Буранбай кабат урам якка борылды. Төшкә тамак ялгарга кайткан казларның, кунак бармыни дигәндәй, әле анасы, әле атасы башын сузып, кече капка астыннан карый. Керәм дисәләр, янындагы зур капка шыр ачык. Нигә керсен инде алар? Утын түмәрләре, яркалары аша йөрсеннәрме? Буранбайны күрер өченме? Алар да тикшерә, сыный торгандыр әле. Сәламләвен көтәләрдер. Буранбай кошлар, маллар белән сөйләшергә, уйнарга, алар турында сөйләнергә ярата инде ул.

– Әссәламегаләйкүм, ата каз, – диде Буранбай, үзенә муенын сузып, ысылдап-ысылдап куйган кошка.

Аннан Камилгә дәште:

– Кукмарадан Нәкыйп исемле бер кеше белән эшлим. Муеным катып калгач, ата казга сәлам бирергә кирәк, дигән иде, соң булса да уң булсын: бирәм, алга таба файдасы тимәсме?!

Камил көлде:

– Сиңа мин Кызык Җизни дип дәшәрмен, яме!

Эштегеләр Шаян Кыргыз диләр иде. Инде Камил дә исемне хәл иткән икән. Элек Буранбай кешегә ничек кушамат тагарга була инде, дип аптырый иде. Моны дин дә гаепли, йола да. Кушамат шул икенче исемең бит ул, халык, чынын кабул итмәгәнгә, тапкыр таптым дип санап биргән исемең дип уйлый хәзер. Кайчан – тапкыр, ә кайчан ачудан, көнләшүдән, үчләшеп, кешегә исем чыгарып, шуны таратып уйнаучылар да бар. Буранбай артыннан бер дә калмаган малайга карады: ул нәрсә уйлап тора икән?

Камил апасын бик ярата иде. Кияүгә китеп барса, әнисе ташлаган, әтисе үлгән малайга бер дә рәхәт буласы түгел. Әллә җизни буласы кешенең үзеннән сорарга инде?

– Сез Кыргызстанга күченмисездер бит? – диде ул нигәдер аңа текәлеп карап торган Буранбайга.

– Әлегә төгәл генә белгән юк.

– Мин мәктәп бетергәнче, төтүгә кияүгә чыкмаса була иде инде... – Ничәнчене бетердең соң, үскәнем?

– Бергә барам!

Буранбай көлемсерәде. Апасын картайтып кына бирәсе икән егет...

– Кара син аны! Нинди зур түмәрләрне яргансың.

– Әби дә булышкалый миңа. Зурракларын ул яра.

– Барыбер. Маладис икәнсең.

Балаларга үзләре яшәгән далада, көтүлекләрдә генә эш күп, анда гына аларны кырыслык белән үстерәләр дип саный иде Буранбай. Бергә, ди... Буена карасаң, һич тә алай дип уйламассың. Ничек җир җимертеп, утын ярып ята! Нәрсә дип җавап бирергә соң аңа?

– Конокто жакшы болгону менен үйдөгүгө жетпейт, ди кыргыз. Кунакта яхшы булса да, өйдәгегә җитми. Татарчасы шулай дөресрәк булыр, энем. Мин бит Кизелга гомер яшәргә килмәдем. – Сагынсаң, үзең безнең янга барырсың, – дип сүзгә кысылды өйдән чыгып килгән Рәгыйдә.

– Менә бераз үс тә барырсың.

– Әбине калдырыпмы?

Зәмниха Рәгыйдәне кырык тирәсендә генә тапты. Хәзер җитмешнең теге ягында. Ялгыз гына көн итү түгел, төн куну да рәхәт түгел инде аңа. Нужа балаларының кайсын кайда йөртә. Күзгә күренми торган дошман кебек ул. Үзеңә зыян салган кешеләргә ничек тә каршы торырга, бирешмәскә тырышасың, моңа – юк.

Камил белән Буранбайның сөйләшкәнен өйалды ишегеннән тыңлап торган карчык шулай уйлады, әмма:

– Әле аягымда бит, улым, майабыстаңнар да ярдәмнәреннән калдырмас. Габделкасыйм кияү бик игелекле кеше, – дияргә булды.

– Ул якка баручы табылса, шуларга ияреп, карап килерсең. Хәлимәбикә апаңнар бармасмы әле?

Бу баланы тынычландыру, өметләндерү кебегрәк кенә әйтелгән сүзләр иде. Зәмниха карчык аны озынга сузасы итмәде:

– Эшегезне бетерүгә үк, майабыстаңнарга чәйгә менәрсез. Бәлешлесемунчалысы иртәгә булыр, монысы бер күрешү өчен генә дип хәбәр салганнарые, – диде.

Икәүләшеп тырышкач, түмәрләрдән берни калмады. Буранбай ярып, Камил ташып, Рәгыйдә өеп торды. Аннан бераз тын алдылар да, җыенып, Малиха карчыкның олы кызларына – Ямьбикәләргә менеп киттеләр. Машина туктаган урынның каршы ягында аларның өйләре булган икән. Чиккән пәрдәле, шау чәчәкле-гөлле бер йорт иде ул. Ишегалдының сул ягында курчакныкы кебек җыйнак, пөхтәләп салынган икенчесе тора. Монысы ак өй, ахрысы, дип уйлады Буранбай. Татарларда да кунак йә җәй өчен махсус йортлар бар дип белми иде. Ак келәт, ак мунча булгач, ак өй дә була торгандыр, ахрысы. Танышкач-күрешкәч, күчтәнәчләрне биргәч, хәл белешкәч, табыннан өстен булмыйк, диешкәләп, чәй эчеп алдылар да  Рәгыйдәләргә кайттылар.

Кырыс тормыш үзен дә, телен дә чарлаган Рәгыйдә әниләре, туганнары янында гел икенчеләнеп китте. Җизнәләренә менгәч, кирәгеннән тыш сабыр, тыенкы, әдәпле күренде Буранбайга. Җизнәсенең шаяртуларына да көлеп кенә тора, кара-каршыга да шаяртмый. Олылар янында, кара, үзен ничек тота икән, дип сокланды аңа егет.

Аштан соң барысы намазга хәзерләнә башлады. Рәгыйдә дини йортта үскәндер, укый беләдер дип, башына да китерми иде Буранбай. Аптырап китте. Яшермичә дин тотудан бер дә курыкмый микәнни соң болар? Рәгыйдә, җизнәбез мулла безнең, ди иде. Хак икән. Төрмәсе дә, сугышы да чыгармаган икән аннан иманны.

Буранбайның икенче йортны яхшылап күрәсе килгән иде, ялгыз калгач, җай чыкты. Касыйм абыйсына ияреп, шунда керде. Татарлар бай да, чиста да, җиһазлы да яши икән. Рәгыйдә юл буена үз якларында көн итүнең чиктән тыш авырлыгын сөйләде, ничек яшәвебезне гаепкә алма инде, дип әйтә килде. Бар нәрсәләрен алып бетерсәләр дә, яңадан тормышны матур гына корган икән апалары. Мондый йортларда үскән кыз тире йортларда яшәргә теләмәс... Теләсә дә, яши алмас. Рәгыйдә сораса, инде монда яшәп калырга да әзер иде ул, тик кызга ул хакта әйтергә батырчылык итмәде.

Өйдә һава иркен итеп суларлык иде. Агач бүрәнәләрне алдагы көндә генә юып чыгарганнар бугай. Сабантуйга өйләрне түрдән ишеккәчә җыештыралар, дигән иде Рәгыйдә. Юан нарат бүрәнәләренең исе борыннарны ярып керә. Әллә чәернеке генә түгел, шул бүрәнәләрне сафландырган сулар да бирә микән бу хуш исне?..

Паласлар җәелгән түр бүлмә өстәленең уртасында матур вазада кибет чәчәкләре утыра. Уң почмакта – дүрт тәпиенә баскан радиоалгыч. Сулда – чәчәкле тышлыкларга киенгән мендәрләрдән авыраеп торгандай тимер карават. Савыт-саба шкафының өстендә – самавыр. Янында – аның кебек үк челтәрле күлмәк ябындырылган гармун. Кемдер уйныймы анда, уйнаганмы?

Рәгыйдәнең җизнәсе сүзгә аннан да шаянрак, ахрысы. Буранбай намазын тәмамлаган Касыйм абыйсыннан, гармун кемнеке, күрекләрен тарткалыйсыз мәллә, дип сорагач, минекен яшьлегемдә муллалар кәнфискәцияләде – мәчет астында яптылар, үземне кызгандылармы – бераздан чыгардылар, дип көлде, монысы – малайныкы. Хәзер мулла урынына йөрсә дә, заманында гармунын да уйнаткан, җырын да җырлаган, шуның өчен картлардан җәзасын да алган, имеш. Әллә, гадәтенчә, шаярта гынамы? Ямьбикәсенә кашларын сикертеп алды да, бик җитдигә салынып:

– Инде карчык акылга утыртты, намаз карты ясады, – диде ул. Буранбай да шулай бервакыт торып-торып намаз укыган, бисмилласын авызыннан төшермәгән бер ир булыр микән?! Габделкасыйм аннан әллә ни олы түгел ләбаса! Әнә бит, совет кушмый дип тормый – эшенә дә бара, намазын да калдырмый. Сугыштан да дога гына исән кайтарды, ди.

Татар авылының иң күңелле вакыты кич икән. Рәгыйдә, аптырама, төн безнеке, рәхәтләнеп җырларбыз, беркем сүз әйтмәс дип, алдан ук искәртеп куйган иде. Буранбай, үзеннән һич калдырмый торган кубызын алып, наратлар янына барып утырды. Бераздан аның янына Рәгыйдә дә чыкты. Берсе уйнап, берсе җырлап җибәргәннәр иде, алар янына тирә-яктан халык агыла башлады.

– Кичке уенлык монда гына булыр инде, – диештеләр, Буранбайның йөгерек бармакларына, чит көйләргә, Рәгыйдәнең тавышына таң калган кешеләр.
Берзаман яшьләр таралды. Буранбайның керәсе килмәде. Көнбагыш чиртеп, күкне күзәтеп, ишегалларында эт өргәнне, су буйларында бакалар кычкырганны тыңлап, төн буе капка төбендә утырырга әзер иде.

– Буранбай, кайдан алдың син бу тәмле эре көнбагышларны? – дип сорады Рәгыйдә, аларны бер-бер артлы теш арасында чертләтеп.

–Уйлап тап! – диде Буранбай.

Рәгыйдә җавап бирмәде. Хәтеренә әллә кайчангы вакыйга килеп төште. Шулай бервакыт Рәгыйдә, иптәшләре колхоз өчен урманга печәнгә киттеләр. Араларында Хафиз да бар иде. Ул кайдандыр көнбагыш эләктергән дә, беркемгә бирмичә, үзе генә ашап бара. – Бик тәмләп ашыйсың, – диде аңа Рәгыйдә.

– Өлгереп үк бетмәгән әле ул.

– Булсын. Бер башын бирче.

Хафиз өлгермәгән дип алдаган гына, орлыклар эре иде инде.

– Тугаерга иртәрәк, дип уйлап йөрим тагын. Үзебезнекен карыйсы калган. Әллә аларның да кабыкларында йомшак мәмәй генә түгелдер инде.

– Борчылма, үзегезнеке кебек аша, – диде Хафиз.

– Бар бит. Җитә.

Кичен эштән кайтканда, тук микән, карыйм әле дип, бакча аркылы узарга булды Рәгыйдә. Әле генә авыр башларын иеп утырган көнбагышларның берсе дә калмаган иде. Хафиз әйткән сүзләр шунда гына башына барып җитте: бурлыкка еракка йөрми икән... Колхоз абзарларыннан аларга гына төшкән дә барысын җыеп чыккан.

Күптәнге вакыйганың күңеленә килүе Рәгыйдәнең кәефен төшерде.

– Керик булмаса, – диде ул.

– Әллә нинди шомлы, күңелсез бүген төн.

Кузгалдылар. Башка вакыттагыдан артык аерылмаган төн кебек иде Буранбайга. Рәгыйдәсенең сүзләренә бик гаҗәпләнде. Алай да нәрсәдер җитми бит бу төнгә. Сәер тынлык урнашкан түгелме?!

– Рәгыйдә, кошлар җырлаганы бер дә ишетелми.

– Июльгә күбесе бала чыгаралар. Алар бит май урталарында ук киләләр. Сандугачлар июль башында сайраудан бөтенләй туктый. Бер айга иртәрәк кайтсаң, аланнарда җырлары чигәңне тишәр иде. Башта гына хозурланасың, аннан кайчак ялыгасың, бераздан, эшкә бирелеп китсәң, ишетми үк башлыйсың аларны урманда. Авылда минем аларны игътибарга да алган юк. Зират яныннан узганда, коры елгаларда сайрауларын ишеткән бар. Аларга да тыныч, бөҗәкләргә дә оя булган куе үләнле урыннар кирәктер.

– Безнең якларга булбул9 апрельдә үк килә. Мин башка кошлар да сайрамаганга аптырадым.

– Инеш буендагы тирәктә мәче башлы ябалак кычкырса гына инде. Әтәй, әниегез белән танышкан көнне шулар белән киңәштем, аларның хәер-фатихасы белән өйләндем, дип шаяртырга ярата иде. Син дә менә күңелең белән кош эзлисең.

– Ата сандугачлар мәхәббәт аңлатып, яры бала чыгарганда, күңелен күреп сайрый. Сине үземә алар кебек каратыйм әле: «Бүл-бүл-бүл-бүл... Клә-клә-клә-клә... Тррррррррр... Плән-плән-плән-плән...Һо-һо-һо-һо...Түй!»

– Синең сайравың да җыр кебек, Буранбай.

– Бөтен дөньясын онытып, тәүлекләр буе ни турындадыр сөйләгән сандугачны беркем дә кабатлый алмый. Үзебезнең якныкыларның көйләрен чыгарып күрсәтергә тырыштым да бит. Сайраганым әллә сезнең былбылларныкына да охшаштыр. Әтием менә былбыл тавышыннан кайсы якныкы икәнен аера иде. Алар бит кеше кебек: җырларга остаздан өйрәнә. 

9  Булбул – былбыл.

– Син сагышлы да, шаян да җырлаучыдан өйрәнгән былбыл алайса!

– Икенче тапкыр озаккарак, иртәрәк кайтсак, Чок-Талдагыча сайрарга өйрәтәм мин сезнең сандугачларны!

– «Урыс сандугачы» дисәләр дә, алар монда болай да арча да, татарча да җырлый. Берәрсен кыргызныкыларга остазлыкка алып кит. Анда татарча да сайраган кошларны тыңлыйсым килер минем.

– Әллә бер үк төследер әле аларның җырлары.

Икенче көнне Тәкәнештә Сабантуй буласы икән. Җыен күрше-күлән, туган-тумача – йөк арбасында шунда киттеләр. Камилне дә алдылар.

– Кыдагый, – диде Буранбай, китәр алдыннан Әнфисә күршеләренә кергәч.

– Бирермен мин сиңа кыдагыеңны, кодагый диген!

– Кыдагый, – дип, тагын үзенчә башлады Буранбай.

– Өскебашында синең белән мин яраткан мәчегез генә кала. Үпкәләмәсен, аның белән минем өчен уйный тор.

– Сиңа, Буранбай, шукланырга булсын. Килен каенанасына охшап килә, диләр. Зәмниха белән Әхмәтгалимнең киресенчә – кияүләре үзләренә охшаган.

– Рәгыйдә, тач Галинур инде син, ди. Белеп әйтми ул, име, кыдагый, – диде Буранбай, Әнфисә апасын котыртып.

– Шулай булмыйча.

Ул Зәмнихәттиләрнең биек өендә дә баш иеп йөри башлаган иде инде, синең башың ишек киергесенә дә тимидер.

– Кемгә охшасам да ярый, барыгыз да минем кебек матур, – дип көлде Буранбай.

– Песи белән икегезне бергә карточкага төшереп китим. Рәсем астына, «Тәкәнешкә Сабантуйга бармаучылар», дип язарбыз да район газетасына бирербез.

Сабантуйдан алар гына түгел, Хәлимәбикә апаларының Фәнисе дә калды. Берсе дә уята алмады. Йокыдан торгач:

– Анай, анай, дип татарчалап елагансың икән, – дип шаяртты Габделкасыйм җизнәләре бәйрәмнән кайтучыларны авыз бүлтәйтеп каршы алган шәһәр малаен.

– Көтеп торсаң, туктамасаң, бергә елаган булыр идек. Мин тагын да матуррак кычкырам. Сине дә уздырамдыр әле.

– Үзем генә елыйм, – диде тынычлана башлаган малай.

– Син Тәкәнешкә бардың бит. Нәрсәгә еламакчы буласың?

– Кил, алайса кочаклыйм әле үзеңне, – диде Габделкасыйм.

– Миңа эшкә үсүче малайларны яратам мин. Анаеңа әйт: кайткач, тәмле әйберләрне күп итеп ашатсын, тагын да тизрәк үсәрсең. Урманга гел синең белән генә йөрермен.

– Кунакка – сез, эшкә мин икән, – диде Фәнис, борын мышкылдатып.

Барысына да аларның сөйләшүеннән кызык булып китте. Җитмәсә, Сабантуйга баруына, катнашып, балалайка алуына да бик сөенгән иде Буранбай. Кыргызчаны җиңелдән аңлаган, дәртле көйләр уйнавын яраткан халык аны уртага кат-кат чакырды, тамагы карлыкканчы җырлатты.

Матур башланган кунак көннәре тиз генә узды да ките. Никах туйлары да артта калды, кияүләп, туган-тумача белән танышып йөрешләр дә. Татар авылындагы бар нәрсә, бар кеше ошады Буранбайга. Яллар бетеп килә, кунакның вакыты вакытлы, кузгалырга кирәк иде.

Чемоданнар кайтканда, ничек шыплап тутырылган булса, киткәндә дә, буш урыннары калмады.

Буранбай Кизелда калырга да, хәтта кыз ягында яшәргә дә риза иде, тик Рәгыйдәсенең иренә «кияүгә чыккан» даны күтәртәсе килмәвен сизде. Ул аңа, һавасының үпкәсенә зарарын белсә дә, син кайда яшәргә уйласаң, мин – шунда: телисең – шахтада эшләп калам; теләмисең икән, сезгә китәбез, башка бер якларга күченсәк тә, каршы түгелмен, диде. Буранбай, Рәгыйдәнең туган җирен күргәч, үз ягын бераз сагына да башлаган иде. Уйлый торгач, эш урыннарында исәп-хисап ясап, Кыргызстанга күченүне хуп күрде.

Алар Кизелга җомга көнне иртәнге якта кайтып төште. Шахталар да, бухгалтерияләр дә эшли иде. Яшь парларга тоткарлык ясамадылар, атна көтегез, ай көтегез дип тормадылар, шунда ук тиярен кызның кулына тоттырдылар. Моны алар, күмер чыгарудан файда кимегәч, кайчандыр төрле җирләрдән җыелган халыкның инде артыкка калуына бәйләде. Әкренләп, барыбер кешеләрне таратып бетерәчәкләр, китәсе булгач, иртәрәк китеп котылуың яхшырактыр да әле ул, дип уйлады Рәгыйдә. Аңа, никадәр гомере вагонеткада күмер ташып узган шахта белән хушлашудан битәр, шушы тирәдәге посёлокларда яшәгән туган-тумачаларын калдыру авыр иде. Җиңе белән яшьләрен сөртеп алды. Коридорга чыккач, кеше күрмәсен тагын, тынычланыйм әле дип, стенадагы язуларны карап тора башлады. Ике норма эшләүче хезмәт батырлары арасында никадәр татар икән! Татарлар мондагы шахталарда унөч-унбиш проценттан артмый, дип язалар югыйсә. Беркем дә алай димәсә дә, башкалардан узып эшлиләр алайса...

Китәсе алай да. Чираттагы җидееллык планны вакытыннан алда үтәсәләр, күп орден-медальләр таратылачак, дисәләр дә китәсе. Кизел үсәр, төзелер, дип тә өметләндерсәләр дә. Шахталары әкренләп, яңача эшли башлыйсы, автоматлаштырыласы ди. Эшче кешенең ул чагында кирәге калмый да калмый инде. Никадәр иртәрәк китсәң, күңелеңә шуның кадәргә авырлык кимрәк килер. Рәгыйдә бүген чыгып китсә дә, риза!

– Жакшы, – дигән булды ул, өйгә кайткач, кыргызчалап.

– Эртең – ишемби. Бүгүн болбосо, эртеңкиге калсын, же җәкшембкә10 . Атна башын көтәсе юк. – Эртең же бүрсүгүнү11, – дип килеште Буранбай.

Кич буе дус ишләре, якын туганнары белән хушлашып йөрделәр, сораганнарына адресларын бирделәр, төн буе җыендылар да, Аллага тапшырып, шимбә көнне Кыргызстанга китеп бардылар. Рәгыйдә алдан болай моңсу булыр дип уйламаган да иде, китә башлагач, күңел үзгәрә икән. Үзен гашыйк иткән, яраткан Буранбай хакына бик күп нәрсәләрне монда да калдырганлыгын аңлады ул. Йөрәге өченче кисәккә бүленгән кебек булды. Аның бер өлеше әнисе белән хушлашканда, әтисе утырткан пар наратлар янында өзелгән иде инде.
(Дәвамы бар)