Логотип Казан Утлары
Роман

Татар кызы (дәвамы (16))

(Романны башыннан укыгыз)

Бишенче бүлек

Сөйгәнеңне сөйрәп ал

1

Рәгыйдәнең, авырлыкларны күбрәк күргән саен бәхет бер дә бер көнне ишелеп килер, тормышның рәхәте алдадыр, дигән уйлары сөрсегән тукыма кебек таралды да китте. Яшьлеге сугыш елларына туры килгән кызда, дус-ишләрендәгечә, кемгәдер гашыйк булырмын да кияүгә чыгармын, өй тутырып, балалар үстерермен, дигән хыяллар бөтенләй юк иде. Ул барысын үзе булдыра, ат кебек эшли, беләгендә көче җитәрлек, ирсез йортны ялгызы диярлек алып бара, әнисен өрмәгән урынга да утыртмый. Шулай икән, нәрсәгә аңа ир исемен йөрткән мәшәкать?! Әле энесе Галинурны укытасы, эшкә урнаштырасы, тормышын корып җибәрергә булышасы бар.

Кыз бервакыт кичен иптәшләре белән капка төбендә утырганда, яр сайлау, өйләнешү кебек нәрсәләр турында сүз киткәч:

– Сез ни, әбиләрегезнең әйткәнен яхшылап истә калдыргансыз, утыз улың булганчы, у...к ирең булсачы, дип уйлыйсыз. Алайса, Муллагалигә баруыгыздан да яхшысы юк, ул әнә сәгать саен пырт итә, – дип көлде.

– Аның каравы… Әнисе шундый әйбәт. Сыерлары бар! – диде шушындый чакта акыллы сүз таба алмаган Шәмсия.

Рәгыйдәнең егетне яратмавына сөенеп, шуның аркасында үземә кала дип өметләнә иде ул, тик моны Муллагали генә белмәде.

– Аларның мунча тәрәзәләре дә зур, абзарлары да ишекле… – дип тезде Рәгыйдә, сүзне шаяруга борып.

– Миңа сыер белән дә, тәрәзә белән дә яшисе түгел. Мин көн итәрлек кешегә генә чыгам! Ирләрнең матурлыгына карамаска куша иде мәрхүм әтәй дә.

– Үзе әнә патшабикәләр кебек затлы, төскә-биткә чибәр Зәмнихаттәйне эләктергән. Бөтенләй башка авылдан алган. Бер күреп белмәгән кызны, – диде Майтап, тешләренә начар ябыштырылган укаларын рәтли-рәтли.

– Алтын тешең төште мәллә? – дип көлештеләр кызлар.

Көмеш-алтын тешләрнең модага кереп барган чагы иде. Акчалары булгач, Гөлзиннәт белән Рәгыйдә, Мамадышка барып, шундыйны сәламәт тешләре урынына куйдырып кайтты. Майтап, әле чыгым көткән җирләр күп дип, бу эшне соңракка калдырган, яндагы ике тешенә кәнфит эчлеге генә ябыштырып йөри иде. Тешемне күрсеннәр дигәндәй, үзе гел елмаерга гына тора.

– И-е, – дигән булды ул, авызын киң ачар өчен җай чыкканга сөенеп.

Муллагали кызларның, бигрәк тә Рәгыйдәнең таза-сау тешләрен алдырып атуларын бер дә аңлый алмады. Ул кәкрәешеп утырган тешләрен дә кызгана, чери башламасалар ярар иде дип куркып тора. Берсен алдырсаң, калганнары артыннан ишелә бара, ди әнисе.

Муллагали Рәгыйдә турында уйлап, капка төпләрендә утырды да, кызларның күпер янындагы уенлыкка төшмичә, инеш буена киткәннәрен аңлагач, урам уртасына чыкты. Юлның үр башында да, түбәнендә дә беркем юк иде. Тегеләйгә-болайга карангалап торды да, нәрсә эшләргә белмәгәч, өенә кереп китте.

Уйламыйм дип, үз-үзенә күпме сүзләр бирсә дә, Рәгыйдәне уйлаудан туктамаган иде Муллагали. Якында гына үскән кызга кечкенәдән үк гашыйк, чикләвеккә барганда, аңа иярә, Сабантуйда аның янына басып йөгерә, каз бибиен дә аның янәшәсендә сакларга тырыша иде ул. Әле егет булгач та, печәнгә төшсәләр, Рәгыйдә артыннан калмаска тырышып чапты. Ындыр ачылса, аның бригадасына язылды. Булган да, чибәр дә Рәгыйдәне яраттыра алмагач, күрше кызлары урам иңләп култыклашып, җырлап клубка төшеп киткәндә, Муллагали әбисе сырып биргән юрган эчендә мышык-мышык кала торганга әйләнде. Ничек мышкылдап йокыга китсә, Рәгыйдәне күргән төшеннән шулай мышкылдап уянды да. Кайвакыт ул бөтенләй йокламыйча ята һәм, менә клубтан кайтырга чыгарлар, иркен сулыш белән җырлаган кызның моңлы тавышы марля тарттырылган тәрәзәләре аша үтәр дә аның болай да әрнегән йөрәгенә тоз салыр дип, алдан ук калтырый башлый иде.

Кызның малаена карамыйча, борын чөюенә ачуы чыккан Шәмсенисаның хәтере калды. Иртәнчәк урам буйлап көтү җыеп төшкән Рәгыйдәне каршысына чыгып туктатты да шул турыда бик тә аңлашылырлык итеп әйтте. Аның моңа исе китмәде:

– Бергә уйнап үскән малайларга егет итеп карамыйм мин, Шәмсениса апа!

– Алай барысын да кага торсаң, ир күрмәвең дә бар, кызый.

– Өскебашта чын ирләр бетсә... Авылдан китеп барам да җылы як кешесенә чыгам мин. Мондагы салкыннарда катканчы. Дөнья зур, ирләр калгандыр әле.

Бу сүзләрне Рәгыйдә болай гына, теленә һич уйламастан килгәнгә генә әйтте. Аның өстендә гаиләсе – әнисе, энесе иде. Озак та узмады, Муллагали Исламнурларның, Минзифа апаларының сеңлесе Миңлебануга өйләнде. Шуннан соң үпкәләр онытылды, күрше егет белән кызның үзара яратышуга әверелеп китә алмаган дуслыклары тагын да ныгыды, Шәмсениса апалары тумачи булды да китте.

Чынлыкта, Рәгыйдәнең авыл егетләренә чыгарга теләмәвенең сәбәбе бөтенләй башкада. Ул мәктәптә укыганда ук, зәңгәр күзле, бөдрә чәчле Хафизны якын итте. Бала вакытта бөтенләй дус түгел иде алар. Югары классларга җиткәндә, борчаклары пешә башлады. Җидене тәмамлауга мәҗбүриләп, колхоз эшенә куймасалар, бергәләп авылдан чыгып китәсе, дөньяның иң матур җирендә йорт салып, моңарчы күрмәгән рәхәтлекләр кичереп, авылга күчтәнәч арты күчтәнәч салып яшәмәкче иде Хафиз. 

Рәгыйдәне бу хыяллар үсендермәде. Тормышны, әнисен энесе җилкәсенә генә калдыра алмый иде ул. Бервакыт күрше авылдан узганда, кыргыз булган бер адәмнең думбра чиртеп әйткән җырын исе китеп тыңлады Рәгыйдә:

Катындардан калпып ал,

Кыз балдардан – кымтып ал.

Келиндерден кетип ал,

Сүйгөнүңдү сүйрәп ал,

Каалаганың кармап ал.

– Бигрәк сүзләре безнеңчә! Ничек оста әйтте дә бирде!

– Тышкысыннан битәр, эчке мәгънәсе тирән аның. Хатын-кызның иң өстәгесен – яхшысын сайла, кызларны алдап, үзеңнеке ит, киленнәрне умырып ярат, сөйгәнеңне сорамый да ал, теләгәнеңнең барын эләктер, дигәнне аңлата ул, – диде кыргыз ирен авылга ияртеп кайткан хатын.

– Җырны яратканыңны үзеңнеке ит дип аңласаң җитә. Сез әйткәне тормышның ямьсез яклары, хатын-кызга тупас мөнәсәбәт турында да уйлата.

Шулай диде дә Рәгыйдә юлын дәвам итте. Күңеленнән кыргыз җыры китмәде. Бу җыр аның турында кебек тоелды...

Ул яраткан, аның белән мәңге бергә булырга дигән Хафиз Төньяк океандагы утрауларның берсенә – Шпицбергенга эшкә ялланган иде. Халыкара күмер чыгару концессия шахталары ул, дип мактанып сөйләп торды. Кукмара-Мамадыш ягы халкы аеруча күп язылган, имеш. Рәгыйдә, егет аны үзе белән алырга теләсә дә, әнисен калдыра алмады. Ул моңа үч итеп, егетләр белән йөри дип даны чыккан кыз белән китеп барды да инде бер фатирда яшәп тә ята иде...

Бу хакта ишетмәгәндер, белмидер дип уйлаган Хафиз Рәгыйдәгә баштарак хат та язган иде. Норвегиянең ак аюлар хуҗа булган, җәйләрен дә биш градустан да артыгракка җылынмаган төньягы бу, үзләре Сваальбард дип атыйлар, үзәге – Лонгйир, дигән, мин СССР шведлардан сатып алган җирләрдәге Гурмант посёлогына эләктем. Сугыш чорында җимерелгән бистәне торгызасылар да, шахтада эшләп калачаклар, имеш. Рәгыйдә Хафизның хатына җавап язып тормады. Танышлары арасында сугышка кадәр дә Баренцбург белән Гурмант шахталарына киткәннәре бар иде. Аларның туганнары аша ул бу хәлләрне инде ишетеп белгән һәм Хафизның үз тормышы турындагы ялганнарына, чынны яшерүләренә таң калган, башка үпкәсе дә зур иде.

Әнә шундый күңел борчуларың өстенә яңалары да өелә, тегенди-мондый хәлләре дә булгалап тора бит аның. Бер ай чамасы элек кичкерәк якта абзарга керсә, сыер янында төлке йөренә. Тегесенең нишләптер артык исе китми. Рәгыйдәне күрүе булды, төлке абзар почмагына сыенып утырды. Сыерга зыян да сала алмаган булыр иде, тавыкларга ияләнеп китмәсен дип курыкты Рәгыйдә. Тотты да кулындагы сәнәге белән төлкегә китереп тә кадады. Төлке шунда ук җан бирде. Кыз болай да аннан бик шүрләгән иде, бар нәрсәне онытып, шунда ук абзардан чыгып качты. Баскыч төбенә җиткәч, артына борылып карады, сыер да ишегалдында. Ишекнең ачык калуын күргәч, бер аңгыралык белән генә чыкканмы? Мал булып, малның да үләксә янында торасы килмәгәнме? Күзләрен мөлдерәтеп, Рәгыйдәгә карап тора. Куып кертте дә ишекне ныклап япты, төлкене алып атырга кушарга әниләре янына керде. Бу хәл күңеленә авыр килде, укшытты, ашый-эчә алмады, урынга барып ятты. 

Төлкене әрәм итмәгәннәр, абзардан энесе чыгып алган да, тиресен тунагач, кичтән үк иләүчегә илткән, итен каядыр күмгән.

– Уф, миңа калмаган икән, эшен бетереп куйгансыз, – диде боларны ишеткән Рәгыйдә.

Әнисе сары-җирән тиредән бер дигән яка тектереп кайтты. Үзе үтергән төлкенең тиресе булса да, ул кыз күңеленә инде кибет әйберсе кебек тоела башлады. Шуннан соң гына Рәгыйдәнең төлкене кызгануы бераз басылды.

Бер төлке вакыйгасы гына, имансыз Хафиз исеме генә идемени Рәгыйдә күңелендә?! Әнәй дип, авылда калып ялгышты бугай ул. Әнә бит, Хәлимәбикә апалары бер киттеләр, бер кайттылар. Кайда гына барып чыксалар да, һәрвакыт торырга урыннары булды. Соңгы кайтуларында җизнәсенең Шәмәрдәндәге эше дә начар түгел иде – урман җибәреп ятты. Барыбер бөтенләйгә яшәп калмадылар. Авылда мәңге рәхәт күрмәячәкләрен, эштән башканы белмәячәкләрен аңлагач, анда ачык шахталар икән дип, Кизел якларына барып төпләнделәр. Бу язда бакча башындагы буага күп итеп юкә батырганнар иде. Мунчаласын алгач, кабыкларын Газизҗан җизнәсе белән абзар түбәләренә яптылар. – Тактадан итик мәллә? – дигән иде Галинур, җизнәсе кирәксенмәде:

– Ун елга чыдый әле ул, алга таба сыер тотарсызмы-юкмы, кем белгән. Тотсагыз, карарбыз.

Җизнәсе хак булган. Зәмниха карчык белән авылдан китәргә дип киңәшкәч, сыерны бетерделәр, сарык белән тавыкларны гына калдырдылар. Бер сөтле кәҗә алып җибәрделәр. Аннан Галинур белән икәүләп китеп тә бардылар. Әниләрен ялгызын калдыру авыр булса да, Ямьбикә апалары янда гына яшәгәч, ярдәмнәреннән ташламас әле дип уйлады Рәгыйдә.

– Акча эшләсәк, аңа да файдабыз тияр, күбрәк мая тупласак, йә үз яныбызга алдырырбыз, йә кайтып яшәрбез, – диде Галинур. Әхмәтгали абыйлары эшкә чакырып торса да, аның хәле дә хәл иде. Көтмәгәндә-уйламаганда, мәңге терелмәс кебек хастаны аякка бастырган Аннасы үлеп китте. Бу аның авыруларын тагын көчәйтеп җибәргәндәй булды. Тора-бара кәҗәнең файдасы үзләре уйлаганнан да күбрәк тиде. Суд хөкеме җиңеләйтелгән Әхмәтгали ил буйлап йөрергә рөхсәт алган һәм әнисе янына кайтып килгән, үпкәмне шуның сөтен эчеп кенә дәвалый алам – файдасы бар дип ышана иде.

– Балакаем, нинди зур урыннарда утырасың, өйдәгене аркылыдан буйлыга да алып куярга ярамыйсың, – диде аңа икенче кайтканында Зәмниха.

– Үпкә кысыла бит минем, әнәй. Кышкы салкында юеш кием белән, анда да ярымшәрә, яланаяк пленнан качуларның зарары инде.

– Шул килеш тә шахтага төшәргә, тузан суларга туры килә икән үзеңә.

– Булышмыйсың, дисең. Монда да эшләп йөрсәм, рәхәтләнеп минем белән сөйләшеп утыра алыр идеңмени, әнәй? – дип көлгән булды Әхмәтгали.

– Болай гына әйтүем. Калдырган акчаңа эшләтер кешесе табылыр.

– Табылыр.

– Ялгыз яшәвеңә дә борчылам. Менә Нәүбәһар әле дә үзеңне ярата бит...

– Арттан йөрүчеләр җитәрлек. Акчалы, урындагы кешегә кызыгамы алар, башкасынамы... үзем дә аптыраган.
– Шуларның берсен сайла инде.

– Рәгыйнә дигәненең Газимҗан исемле малае күңелемә якын, тик үзен бер дә яратмыйм. Ал да ал, дип аптырата ул да. Сиңа гына җибәрим әле, әнәй? Тегендә күңеле ятмый.

Аннаны яратканмы-юкмы, Зәмнихага бер дә сөйләмәде Әхмәтгалие. Үзен кайгыртканын, тәртипле хатын икәнлеген, бер-берсен санлап яшәгәннәрен күрә иде. Ничә ел торып, иремнән бер авыр сүз ишеткәнем юк, дигән соңгы хатында Аннасы. Ничек шундый итеп үстерә адыгыз сез аны, дип сораган. Кем белән дә бер дигән яши ала ул Әхмәтгали.

– Кемне дә яратмагач, Рәгыйнәгә өйләнәсең дә торасың мәллә? Аш-суга да оста, дисең.

– Шаккатырасың, әнәй.

Шулай дигән Әхмәтгали үзе шаккатырса да шаккатырды: шаяртып кына әйтә кебек иде, кунак булуына күп тә узмады, малаен җитәкләп, Рәгыйнә килеп керде. Үз өенә – бер яшәп киткән җиренә кайткандай, ишекне каерып ачып, бусагадан узды да Зәмниха карчыктан бөтенләй кыенсынмыйча, ике куллап күреште:

– Исәннәр генә торасыңмы, әнкәй?

– Аллага шөкер. Әхмәтгалием, өйләндем, димәгән иде диюен. Алай, әнкәй, дип торгач, уз әйдә, – диде Зәмниха, аның җавабын да көтмичә, малаеның костюмын салдырып, чаршау астына элеп торган Рәгыйнәгә.

Килен булып кергән хатынны бер дә начар дип әйтә алмады Зәмниха. Өйне ялт иттереп җыештырып куя, ризыгын пешерә, малаен карый, кәҗәсен сава, бакчасында эшли. Көн буе рәхәтләнеп сөйләшеп, чәй эчәләр, Әхмәтгалине искә алып утыралар. Беркем дә колхоз эшенә йөрмәгәч, олыгаеп килгән Зәмнихага өч кешене тарту, тамакларын туйдыру гына кыен иде. Аксыбыда сыендырырга теләүче туганы табылмадымы, көн итүләренең авырлыгын күрсә дә, карчыктан чыгарга уйламады Рәгыйнә. Ахырда түзмәде Зәмниха, аңа Келәвештә бәрәңге киптерү эшен сөйләшеп кайтты. Әле дә ярый «килене» моңа карышмыйча, рәхмәтен әйтеп, шунда күченде. Алар киткәч, бер утырып, ух Аллам, диде Зәмниха.

Көн итәргә бар ягы да килгән Рәгыйнәне алырга теләмәсә дә, барыбер өйләнде Әхмәтгали. Ир кешегә, авырган кешегә ялгыз яшәүнең кыенлыгын ныклап аңлагач, кайдандыр шул тирәдән Аннасының ераграк туганы Варвара Семёновнаны алып кайтты. Марҗага ияләнгән идеме, Аннага охшаган дип, күңеле тарттымы, балалары янына чит кеше китермим, дигәндерме... Карап торучы табиб кирәклеге шулай куша идеме... Мондагы кызлар, башкаларга яраган татар кызлары нигә килешмәде соң аңа, дип аптырады Зәмниха алай да. Инде дә йөз төрле халык арасында эшләгән Рәгыйдә белән Галинур кемгә өйләнер дә өйләнешкәне белән бәхетле булырмы дип, ут йота иде ул.

Йотасы утлары соңрак кабынырга көткән икән. Китүенә озак та үтмәде, Галинур үз якларыннан чыккан бер кызга өйләнеп җибәрде. Күрше Алгайдан куылган кулак кызы иде ул. Авылларына кайтып яшәр җире юк икән. Ярты җирләрен, торып торырга мунчаларын калдырып, калган бар каралтыларын сүтеп алып киткәннәр. Шул мунча дигәне бик матур бакча эчендә тора икән, дип язган Галинуры.

Соңыннан Зәмниха белеште. Әтиләре, бар әйбере тартып алынып авылдан куылгач, балаларына көн итү авырга килгән. Байлыкта иркәләнеп үскән төпчек кыз Минзада ни бакчасын юньләп карый алмаган, ни башка эшкә кулы бармаган. Мунчада кысылып яшәүне дә кимсенгән. Йорт эшләрен белгән апасы кияүдә икән инде, артык ярдәмләшә алмаган. Авыл тормышыннан тәмам күңеле кайткан Минзада, мине монда берни тотмый дип, Кизелга киткән дә барган.

Халык авылдан куды дип рәнҗемичә, үпкә сакламыйча, кулакның үзе белән киткән Нурания исемле кызы яшәгән җиреннән Сабантуйга инәҗеп, тоз, галуш кебек бүләкләр җибәреп ята икән әле дә. Үзеңә нинди авырлыклар китергән туган ягыңны, авыл кешеләрен шулкадәр ярату булыр икән, дип уйлады Зәмниха. Яратумы, мондагы тормышның авырлыгын белеп кызганумы бу? Эчке бер миһербанлыкмы?

Зәмниханы сөендереп, бер хатында, малаебыз туды, Камил исеме куштык, дип язган иде Минзада. Көне буе очынып кына йөрде, зиратка төшеп, догасын да укып кайтты ул, туган-тумачаларына кереп, мактанып та чыккан иде. Ул да булмады, хатын баланы карарга теләми, өйдә утыру күңелсез дип саный, алайса улымны яслегә биреп, эшкә кер, дим, анысына да риза түгел дип, баласын күтәреп кайтып төште Галинуры.

– Улым, май чүлмәгенең тышыннан билгеле, диләр. Нәрсәләр карап кына аңа өйләндең соң? – дип сорады Зәмниха.

– Кулак баласы булгач та, апаларына карап та, бу да шулар кебек акыллыдыр, тырыштыр дип уйлаган идем, ул иргә буйсынып торуны яратмый булып чыкты. Авызыңны гына ачасың, талашырга тотына.

– Бер үзгәрер, түзәр идең әле.

– Ир башым, шушы гәүдәм белән өйгә курка-курка кайтам, әнәй. Ишектән керүгә үк берәр нәрсә эшләп атмаса ярый, дип уйлыйм. – Ярар, улым, Ходай язмаган булмас.

– Нигә безгә генә яза соң ул авырлык өстенә авырлык? Мин мин инде... Менә сиңа нигә яза?

– Барысына шөкерана мин, алай димә, улым, әҗерләрен җәннәткә калдыргандыр.

– Баланы карый алырсыңмы, әнәй?

– Әле аңа гына көчем җитәр, тик картаям инде, унбиш яшьләренә булса да илтеп җиткерә алсамчы.

Зәмниха хәзер ян яктагы тәрәзәләргә карамый диярлек. Кеше шакыса гына, кем дип, шуннан баскыч төбенә күз ташлап алгалый. Ялгызы көн итә башлагач, беркем нәрсәдер эшләп йөрмәгән, чирәм баса башлаган ишегалды күңелендәге моңсулыгын арттыра кебек. Дөньяның үз көенә һаман барганын тоясы килсә, түр тәрәзә төбендә утырып, урам якны күзәтә ул. Галинурны ерактан ук күреп алып, каршысына киткән иде. Зәмниха урамга чыгарга өлгергәнче, улы пар наратларга җитеп тукталган булып чыкты.

– Әнәй, бераз әтәй утырткан наратларның исләрен сулыйк әле, – диде Галинур, кул биреп сәламләшкәч.

– Бала да йоклый. Мин ул мышкылдаганда хәлләремне сөйләрмен.

– Алар да өскә күтәрелде инде, исләрен кошлар суласа гына...

Бу наратларда хәсрәт минекеннән бер дә ким түгел, дип уйлады Зәмниха, улына карап, шундагы утыргычта хәл алганда. Галинур белән булган авырлыкларның да шаһиты алар, башкаларныкының да. Наратлар торган саен югарыракка үрли. Ул биеклектән аларга бик күп нәрсәләр күренәдер. Зәмниха менә көннән-көн җиргә ныграк якыная... Ул сөйләгән серләр ябалдашларга кадәр инде ишетелмидер дә. Әхмәтгалим утыртканда Зәмниханың тезләреннән генә иде үсентеләр.

Самавыр куярга дип, карчыкның алъяпкычына бераз күркә җыйдылар да өйгә кереп киттеләр.

Тыныч... Үзләре монда чагында шаулап торган йортның икенчеләнүе Галинурның күңелен йомшатты. Ул турыда уйламаска тырышты.

– Бик йончытты. Үзең беләсең, ике айлык бала белән ир кешегә озын юлның ниндилеген, – диде ул, караватка кертеп салган Камилне биләвеннән арындыра-арындыра.

– Сиңа читен, аңа синнән дә читенрәк булгандыр, – диде Зәмниха.

– Хәзер үк җылы сөт савып керәм. Балаң еламаса, чәйне куя торб

 Камил елак бала түгел иде. Зур күзләрен ачып, аларны күзәтеп ята. Нинди җиргә килеп эләктем мин? Янымда бөтерелеп йөргән әбекәй миңа кем, ди торгандыр инде...

Тамак ялгап алганнан соң, Камилне ашаткач, аны кайда ничек йоклату турында уйлаша башладылар. Зәмниха чормадан балаларыннан калган бишекне алып төште. Галинур түшәмгә асты.

– Бишеккә кадәр саклагансың икән, әнәй.

– Аны буыннан буынга күчерергә кирәк. Оныкларың булмаса да, сатасы түгел, кемгәдер бүләк итеп бирергә генә ярый. Бу йоланы бозсаң, нәселең корый, диләр.

– Бер дә ишеткән юк иде.

– Мин дә йола үтим дип кенә эшләмәгән инде аны. Оныклар белән кайтсагыз, кирәге чыгуы бар дип калдырган.

– Камилемә насыйп икән алайса.

Малай атасы кебек озын торыклы, калын сөякле булырга охшаган. Моңа сөенде Зәмниха. Аның нәселенә тартым кыяфәт иде Камилдә. Шушы уеның артыннан ук, бала чагыннан йөк атына әйләнгән Галинурны кызганды. Күзенә яшь килде. Сөенече, кызгануы бергә кушылды...

– Бу бишектә озак ята алмассың, улым, тиз чыгар кырыеннан аякларың. Баһадир булмагаең. Сиңа икенче кайтуымда карават ясатып китәрмен, – диде Галинур.

...Көтмәгәндә кайтып кергән Галинурны ныклап күрергә, тоеп калырга да өлгерә алмады, атылган уктай юкка да чыкты. Шахтасына тиз әйләнеп килергә кушканнар, вәгъдәсенә ышанып кына җибәргәннәр икән.

Олыгайдым, кулымнан эш бөтенләйгә китеп бара, ди иде Зәмниха, эшнең зурысы белән, әле тиз генә бушап булмаслыгы белән ялгызы диярлек торып калды... Кирәк чагында калдырып торырга инде янында кыз оныклары да юк, ялларга гына кайтып йөриләр иде. Ямьбикәсе үзе дә тагын бергә авырлы.

Авылда да кызы бар иде Галинурның. Сугышка озатып калган кебек хушлашкан иде. Балалары эшкә дип, еракларга чыгып киткәннән соң, нарат төбендәге утыргычта ни вакыт елап утырды. Зәмниха түзмәде. Чыкты.

– Кызым, бар, өегезгә кайт инде, ата-анаң борчылып көтәдер, – диде.

Ул тагын да ныграк, сүзләрен дә юньләп әйтә алмыйча үксергә тотынды:

– Бөтенләй югалтырмын кебек мин аны.
– Егетләр бетмәс. Галинур китсә, башкасы табылыр. Каты еларга кушмыйлар, туганнарсыз калырсың, диләр. Елама. Әти-әниең исән-сау, алга таба да алар белән яшәргә язсын. Тормыш авылдан кумасын. Рәхәттән китми кеше.

Кыз аны тыңларга да уйламады.

– Авыр югалтулардан хәбәр булмасын бу елау, – диде кабат Зәмниха.

Тынычландырыр өчен генә шулай дигән иде ул. Аннан үзе дә әллә нишләп китте, сүзен башкачага үзгәртте:

– Нинди югалту?! Кайчаннан бирле шундый дус булып йөрисез. Берберегезне яратышып.

– Галинурны син яратып, диген. Мин яратам да бит. Аныкына менә ышанып бетмим. Бөтен кеше кызыгып карап торган егет бит ул. Бәясен белә. Кызлар дип, әллә ни исе китми. Мине дә дус кына иткән шикелле.

Кәҗәдә икән хикмәт! Хатын-кызның берсенә дә ярату җитми! Кеше күңеленнән кайларга качкан ул? Үзенә ошамаганны ул мине ярата дип кенә яратырга тиешмени соң ир-ат?!

– Керик, чәй эчик әле, кызым, – диде карчык. – Чәй артында икесенең дә борчулары кимегән кебек булды. Галинур китү белән шул кыз, кайтканын ишетеп, тагын йөгереп менгән.

– Китте, балакаем, – диде каршына чыккан Зәмниха, кызның күрәм дигән өметләрен кисеп.

– Күрмичә дә калдым.

– Аны күрү нигә кирәк?! Хатыны, баласы бар бит инде.

– Булса да...

– Яратмый дигәннәрең хак булган, кызым.

– Нигә генә кайткан иде соң, Зәмнихатти?

– Менә миңа баласын калдырып китте. Чормадан бишек төшереп куйдык. Йоклый әле.

Кыз Зәмниха карчыкка ияреп, өйгә керергә, баланы карарга булды.

– Нәкъ Галинур! – диде ул елмаеп, инде өстеннән таулар ишелгән кебек. – Охшаса да охшар икән! Аны күргән кебек булдым.

Шушы хәлләрдән соң күп тә узмады, Варварадан хат килеп төште. Киленегезнең холкы бик авыр, эшкә кулы ятмый, дигән. Көндезен урамда бала күтәреп, кәнфит суырып, лач-лоч сагыз чәйнәп йөри, ни ашарга хәзерләп көтми, алар эштән кайткач, баланы Галинур кулына тоттыра да дусларына китеп бара икән. Китмәсә, капка төбендә шарт та шорт көнбагыш яра.

Нинди хәл инде бу, имчәк баласын шулай тилмертергә ярыймы соң, дип сораган Варвара. Сорамыйдыр инде. Гаҗизләнеп әйтәдер. Марҗа килен алып биргән әйберләрне санга да сукмагач, баласына юып та кидермәгәч, бер чиләккә җыеп, тагын алырлар әле дип, чүплеккә чыгарып баргач, ни дисен?.. Күршеләре Минзаданың бу эшен күрә дә:

– Ник ташлыйсың аларны? – дип сорый.

– Җирәнәм. Буклы булганга, – дип җавап бирә Минзада.

Тегенең күзләренә яшь килә.

– Мондый авыр заманда исраф итмә. Буклыларын миңа булса да бир әле, болай эшләгән кешене бер дә бер көнне Ходай орыр, – ди. Килененең бу сүзгә дә исе китми.
Минзада бер китүендә бик озак кайтмаган. Таныш-белешләрендә дә күренмәгәч, милициягә хәбәр иткәннәр. Алар унбиш көн буена беркайдан таба алмаган. Үзен эзләүләрен ишеткән Минзада, инде эзләү тукталгач, Галинурның эштә чагын туры китереп, Варвара Семёновналарга күренеп киткән, тик кире кайтмаячагын әйтергә генә килүе булган.

Анысы бер хәл. Озак та үтмәгән, марҗа килен эштән кайтса, баскыч төбендә ниндидер тавышлар чыгарып, зур гына төргәк ята, ди. Мәче баласын китереп ташлаганнар мәллә, дип уйлаган. Чүпрәк-чапракларны чишеп җибәрсә, эчендә Камил икән. Ике айлык имчәк баласын әнисе баскыч төпләренә ташлап киткән. Әле дә ярый бер-бер хәл булмаган.

Минзаданың кайда качып ятканлыгын белеп, янына барганнар, тик Камилне үзенә алырга да, торган җиренә кайтырга да теләмәгән. Миннән башка гына бала карап тилмерсен әле Галинур, ничек авыр икәнлеген белер, дигән. Баланы апалары белән чиратлашып, эштән калып караганнар да, болай күпме мөмкин дип, авылга кайтарырга булганнар. Галинур сөйләгәннәрнең барысы да хак алайса...

Татар хатыннарының мондые да була икән хәзер. Яхшы ата-анадан да баланың ниндие тумый икән. Ник соң нәкъ шундые аның Галинурына туры килгән?! Зәмниха бик аптырады, бик аптырады. Картлык көнемдә ничек кеше итәрмен аның баласын ялгызым, дип тә кайгырды. Әле дә ярый кәҗәсе бар. Сыекласаң, кәҗә сөте әни кешенеке кебек ул. Шуңа бик сөенде. Камилгә сөт булыр, әни җылысы җитмәсә дә, яраткан әбисенең җылысы булыр.

Килен кеше берничә айдан кайтты. Бу хәлләрне, Галинурны бик яратканга гына шулай эшләдем, шахтасына чыгып киткәч, аны күрмичә торуыма түзә алмадым, аннан башка бала карау бик авырга килде миңа, дигәнрәк сүзләр белән аңлатты. Бәйләнчек Варвара Семёновнага да, иренә дә, баланы каратып, үз хәлен аңлатырга уйлаган, имеш. Галинур аңа боларны кичермәгән. Баласын үзе белән алып китмәвенең, урамда калдыруларының да сәбәбе бар икән. Минзада иренең, үзем генә карый алмыйм, синнән башка да яши алмыйм, кайт инде, дип ялварып килүенә өметләнгән, аннан бик тә, бик тә кадерләнәсе килгән.

– И-и кызым, и-и кызым, ирне шулай яраттырып буламыни соң?! Бик әйбәт хатыннардан да сүрелә аларның күңеле. Ашамаган, эшләмәгән җәмәгатен авылда җир сөреп, тормыш йөге тартып үскән, әнисенең, апаларының ниндилеген күргән ир бала яратырмы?

Минзада такмаклый-такмаклый елап ук җибәрде:

– Соң үзем яратам бит мин аны! Аннан да яхшырак кеше бармы?! – Шулай икәнен белгәч, аннан тапкан балаңны ничек авырсынып карарга кирәк, ә?..

Шундый сүзләр әйтсә дә, эченнән киленен бик кызганды Зәмниха. И-и, бу яшьләрнең акылсызлыгы, ирен эштән дә көтеп ала белмәгән, инде гомер буе көтәр, кире китерә алмас, дип кызганды.

Хушлашып китеп барганда, идәндә уйнап утырган балага карап торды да, Минзада:

– Әнкәй, инде Галинурым кире кайтмас, төсе итеп үстерермен, бир миңа Камилне! – диде.
Зәмниха, елап шешенеп беткән киленен жәлләсә дә, малаен кулына тоттырып җибәрмәде. Ул ике ут арасында калган иде. Киленнең карыйсына ышанып бетмәде, малае сүзен тотмыйча да булдыра алмады. Галинур, Камилне елап сораса да, бирмә, бирсәң, мине рәнҗетәсең, барыбер карыйсы юк аның, дип киткән иде.

Шушы сорап кайтуыннан соң Минзада башка күренмәде, икенче кешегә кияүгә чыкканлыгы, моңа кадәр һичнәрсәдә гаме булмаган хатынның ирләргә дә авыр җиргә – тимер юлга эшкә урнашканлыгы ишетелде. Вакыт-вакыт, ни галәмәт, барыбер Галинурымны бик яратам, дигән сүзләре килгәли иде. Яраткач, үзеңне дә яраттырырлык итеп торалар лабаса! Юләрлек баштан бер китә, узган көннәреңне һичничек кайтарып ала алмыйсың. Аңлатып карады бит килененә, аңлатып карады. Дөнья акылны керткән икән...

Минзада Сәлимҗаннар турын үткәнче, тагын бер сөйләшеп карамакчы булып, артыннан да йөгергән иде Зәмниха, тик килен инде, үпкәләгән сыман, аның сүзләренә игътибар итмәде. Утка очкан күбәләк шикелле, ни өчендер түбән якка түгел, чишмә буена алып төшә торган тыкрыкка таба чапты.

Камилне соңыннан да алып китә алган булыр иде әнисе... Кайтмады, күренмәде. Алар аерылышуга озак та үтмәстән, баланы бөтенләй ятим иткән хәбәр – Галинур вафатыннан телеграмма килеп төште. Моңа ышанып та җитмәгән, ышанырга да теләмәгән, нишләргә белмичә югалып калган иде Зәмниха, ул да булмады, улының үле гәүдәсен алып кайтып, ишегалдына керттеләр...

Чыдаса да чыдый икән адәм баласы. Сынаса да сыный икән аны язмыш дигәннәре, дип уйлады соңыннан Зәмниха, әлеге хәлләрне кайтып-кайтып исенә төшергәндә.

Шахтаның данлыклы эшчесенә әверелгән ирне хәрби кешеләргә булган хөрмәт белән озаттылар. Әллә гаепле якның үз өстендәге кара тапны төшерү өчен генә тырышулары иде микән?.. Бу хәлләрне күреп, күзәтеп торды, ни йөрәге, ни акылы аркылы уздыра алмады Зәмниха. Аңкы-миңке кыяфәттә, үз-үзен белештермичә, кем белән дә сөйләшмичә, кемгә дә хәсрәтен түкмичә, яшәмәүле яшәгән чагы иде аның.

Озакламый Зәмниханы, суд эшләре кузгатылды дип, сорау алу өчен Кизелга чакырдылар. Улын тиктомалга – бер милиционерның сәбәпсез атуы аркасында югалтудан йөрәге бик авыртса да, ни кылырга, кемнән дөрес киңәш алырга белми аптырады башта. Уйларга көннәр санаулы, тиз арада юл хәстәрен күрергә кирәк, ул инде олыгайган иде. Ни тикшерүчеләр каршына, ни хөкем итүчеләр алдына бармаска булды, әйләнеп кайта алырына ышанмады. Үтерүченең язмышын хәл итүне хөкем кылучыларга калдырдым, дисә дә, Зәмниха улыннан мәхрүм итүченең шулардан берсе икәнлекне бик яхшы аңлый иде. Үз-үзен, минем әле Галинурның баласы, Камиле өчен яшисем бар, дип тынычландырды.

Кайгы килгән вакытында гына авыр, әкренләп онытыла, йөрәк басыла диләр дә, бик алай түгел, хәтереңнең бер почмагына кереп урнаша да, еллар узгач та, менә-менә яшеңне агызырга җай чыкканны гына көтеп ята. Бераздан әнисенең хәлен җиңеләйтергә дип кайткан Рәгыйдәсе сөйләгәннәрне дә көч-хәл белән генә тыңлады Зәмниха.
– Галинур шимбә-якшәмбеләрдә иптәшләре белән ресторанда ашарга гадәтләнгән. Ул бик гәүдәле, күрекле иде бит. Кесәсе тулы акча. Кемнедер эзләп кергән милиционер моннан тиктомалдан шикләнгән, бәйләнә башлаган.

– Мин фәлән-фәлән кеше, фәлән шахтада эшлим, – ди икән Галинур.

Ресторан телефоныннан шахтага шалтыраткан милиционер. Каравылдагылар алмаганмы, исемлекне белүче булмаганмы, шуннан соң, сез анда эшләмисез, кеше талап йөрисез дип, ныграк та бәйләнә башлаган. Әзмәвердәй гәүдәле булса да, Галинур иптәшләренә:

– Бер дә юньле бетәргә охшамаган. Моннан китү ягын карыйк без, – дигән.

Акчаларын түләп, бөтенесе дә чыгып, машиналарына утырганнар. Теге милиционерның Галинурларны болай гына калдырасы, кайтарып җибәрәсе килмәгән. Гаепле булганга качалар дип уйладым, дигән судта. Шуннан, китеп бармасыннар дип, рульдәге иптәшләренең кулына аткан, имеш. Ул, машинасын кузгатып маташканда, моның юньләп төби алмаганын күргән дә, башыма эләкмәгәе дип, рулена иелгән. Пуля янында утырган Галинурның чигәсенә килеп кергән. Милиционер судта туктаусыз: – Шофёрның кулына гына атмакчы идем, – дип кабатлаган.

– Нигә атарга иде соң аңа? – дип сораган тикшерүче.

– Озын буйлысыннан шикләндем.

– Бер сәбәпсезгә шикләнгән бөтен кешене ата башласак, дөньяда кем калыр соң? – дип сораган тикшерүче.

– Милиционер булгач, нәрсәдер эшләргә тиештер бит инде мин? – Тиеш. Җинаятьчеләрне тотарга тиеш!

– Ул совет хакимияте сагында торган, – дигән яклаучы.

– Шуның кануннары белән эш иткән. Аның күңелендә шик уятыр сәбәпләр барында атарга хокукы да бар.

– Нинди сәбәпләр соң ул? – дип сораган тикшерүче.

– Алар милиционер яныннан качып китеп барганнар бит.

Сүз әнә шулай һаман бер тирәдә әйләнә икән. Рәгыйдә елап җибәргән.

– Синең көчең-буең, акчалы булуың, тыныч яшәвең, дусларың барлык, хокук сагындагылар белән тавышка кермәскә тырышуың шул законнар белән тыела микәнни? Без белмәгән нинди законнар ул? – дип сораган. Җавапсыз калдырганнар. Үтерүче вак-төяк җәза белән котылган...

– Кануннар төрле кешегә төрлечә языла икән, әнәй. Безгә берсен тукыйлар, башкалар без белмәгәнен куллана.

– Инде Галинурымны бер нәрсә кире кайтара алмый. Тырышсам, барган да булыр идем. Кем белә, Ходай көч бирсә, әллә әйләнеп тә кайтыр идем. Сүз бирсәләр, улымны яклап сөйләр дә идем, тик кемнән, нидән яклап? Иң кирәк чагында мин аның янында булмаганмын бит инде...

– Синең сүз дә берни үзгәртмәс иде шул, әнәй.

– Чынында, кызым, шул милиционерны үстергән әнисен кызгандым. Башка карар кешесе булмаса, күпкә утыртып куйсалар, кем кулларына калыр, дидем.
 

(Дәвамы бар)