Логотип Казан Утлары
Хикәя

Сабакташлар (хикәя)

Җәй сәеррәк килде быел. Корылык. «Их, бер тамчы яңгыр яуса иде...» дип, күк йөзендә сирәк кенә күренеп киткән уч төбе кадәр генә болыт кисәгенә дә зур өметләр белән караган бер мәлне, барча җан ияләрен куандырып, көннәрдән бер көнне яңгыр яварга тотынды. Шәп яуды. Бар халык урамда – бала-чага, карт-коры, эт-мәчеләр, кош-корт... Бар җирдә шат авазлар, уен-көлке. Сабан туе, диярсең...

Ул да булмады, баштарак тәннәрне иркәләп талгын гына искән җил, тора-бара көчәйгәннән-көчәя барып, күз ачкысыз давылга әверелде. Тирә-юньне яп-якты итеп, якында гына яшен ялтырап куйды. Бер мизгелдән, кешеләрнең колакларын тондырып, күк күкрәде. Әле генә яңгыр ява башлавына чиксез куанган халык, чыр-чу килеп, мизгел эчендә кайсы кая таралышып та бетте. Һәм бик вакытлы, чөнки чама хисен элеп тә бирмәгән җил-давыл, тагын да көчәя төшеп, балалар мәйданчыгындагы «гөмбәчек»не бер почмакка илтеп ыргытты, андагы ком өемен туздырып атты, ничәмә-ничә дистә еллар буе үз көенә тыныч кына үсеп утырган карт өрәңге, тупыл агачларын төбе-тамыры белән йолкырга тотынды. Агач тирәләрендә кешеләрнең затлы-затлы машиналары тезелеп торуына да игътибар итмичә, үз эшен дәвам итте. Урамга аяк басарлык та түгел. Кайбер кешеләргә, сүгенә-сүгенә, озак еллар тир түгеп туплаган акчасына сатып алган машинасы өстенә агач кәүсәсе ауганын тәрәзә аша карап торудан башка чара калмады...

Шулай... Айлар буе корылыктан гаҗиз булып, инде яңгыр ява башлагач, иркен сулап куйган адәмнәрне Аллаһы Тәгалә, янә бер кат, бу юлы инде давыл-гарасат белән сынарга булды. Сынарга. Күрәсең, гөнаһларыбыз артык күп җыелгандыр инде...

Гөнаһ дигәннән, адәми затлар гөнаһ кылмый яши алмыйдыр да инде ул. Бигрәк тә аянычы – кайвакыт иртәгәсе көн турында уйлап та карамыйча, чама хисен бөтенләй онытып җибәрәләр... Иртән иртүк техник хезмәт күрсәтү станциясе янына затлы чит ил машинасы килеп туктады. Кичәге гарасат үзенекен иткән – яңгыр яуганчы яңа сауган сөт кебек ап-ак төстә булган, ялтырап торган «Лексус» шактый пычранган. Аннан текә костюм кигән яшь ир-ат чыкты. Кыяфәте үк кычкырып тора: бик биектән оча торган кош! Һәм көтеп торырга өйрәнмәгән – барысы да бик тиз кирәк!

– Әй, кем бар анда? Күпме көтәргә була?! – дип җикерде ул. Автосалоннан, ашыга-кабалана, машина юучы чыкты. Автомобиль хуҗасы аңа күтәрелеп тә карамады, шундый ук текә телефонына төбәлгән килеш, тупас кына:

– Минем чибәркәйне рәткә китер, ялтырап торсын! – дип боерды. Машина юучы үз эшенә кереште, ә теге ир-ат телефонында актарынуын белде. Ниһаять, башын күтәреп, эшчегә карап куйды да берара тын гына торды.

– Ба! Кемне күрәм мин! Чанга, синме бу?!

«Чанга» сүзен ишеткәч, машина юучы бу ир-атның үзен күптән, мәктәп елларыннан ук белгән кеше булуын аңлап алды. Берәр нәрсә турында сөйләгәндә, кулларын селти торган гадәте булганга, сыйныфташлары аны «Чунга-Чанга» дип үчекли иде. Ә текә клиент сүзен дәвам итте:

– Хәзер күңелем тыныч – машина чиста булачак! «Бишле»гә генә укыган кеше үз куллары белән югач, минем чибәркәй чынлап та тәртиптә булачак! – диде ул мыскыллы көлемсерәп һәм машина юучыга якынрак килеп басты.

Алмаз да, башын күтәреп, аңа карап куйды. Таныды.

– Хәерле иртә, Хәмит. Әйе, чиста булыр, – диде ул тыныч кына.

– Юк, болай булмый, моны төшереп алырга кирәк. Тарих өчен! – Автомобиль хуҗасы мыскыллавын яшереп тә тормады, машина юучыны видеога төшерергә кереште.

Шулай итеп, техник хезмәт күрсәтү станциясендә ике сыйныфташ очрашты. Берсе «Лексус»та килде. Икенчесе аны юды. Менә шундый әкәмәт. Үзенең кәттә машинасын юарга китергән ир-ат шулай фикерләде.

Видео төшерүдән туйгач, Хәмит машинаның сазга баткан тәгәрмәчләрен юып торган сыйныфташының янына ук килеп басты.

– Шәп булды әле бу. Димәк, шимбә көнне сыйныфташлар очрашуына буш кул белән килмим булып чыга. Гел «бишле»гә генә укыган яшьтиебезнең ничек эшләвен күрсәтәм!.. Мәктәптә укыганда, киләчәккә нинди планнар коруыңны искә төшерсәм... Хәтерлисеңме, синең хыялларыңнан без көлә идек. Машина юучы булып эшләүдән башкага сәләте булмаган кешенең малаена шундый ук язмыштан башкасы тәтемәячәген ул чакта ук аңлый идек. Ә син тыпырчынган булдың, имеш, юкка гына тырышып укымыйсың, киләчәктә һичшиксез үз эшеңне ачачаксың... Кыскасы, ачтыңмы үз бизнесыңны? Ә, Чанга? Шушылай чит кеше машиналарын юумы инде бизнесың?.. – «Лексус» хуҗасы шаркылдап көләргә тотынды.

– Юк, очрашуда моны бөтенесе дә күрергә тиеш. Синең казанышларыңны барысына да күрсәтәчәкмен. Көлсеннәр әле бер рәхәтләнеп! Тик син үзең дә кил, яме. Хуҗаң җибәрерме? Үзем кереп сөйләшимме әллә? Ни генә әйтсәң дә, сыйныфташлар очрашуы бит. Яхшылап аңлатырмын.

– Кирәкми. Җибәрер дип уйлыйм, – диде машина юучы тыныч кына.

– Килермен, шимбә турында әйттеләр инде миңа.

– Юк, Чанга, син миңа шуны әйт әле. Нишләп шулай килеп чыкты? Менә мин мәктәптә «өчкә – көчкә» генә укыдым дияргә була, дәреслекләр, контроль эшләр дип, баш ватканым булмады. Бер сүз белән әйтсәк, күңелле укыдым. Һәм бүген кайда мин? Ә син кем, «отличник»?

Алмазга тиешле сумманы тоттырып, сыйныфташы чиста, ялтырап торган «Лексус»ына утырып, китеп барды.

...Шимбә көнне ресторанның ачык террасасына сыйныфташлар җыелды. Сәбәбе, инде әйтелгәнчә, мәгънәле: мәктәпне тәмамлаганга ун ел үткән! Яшьтәшләрнең тышкы кыяфәтләрендә әлегә әллә ни үзгәрешләр сизелми. Кочаклашып күрештеләр. Очрашуга барысы да чиксез шат: ничек кенә булмасын, сагынылган. Үткән дистә ел югарылыгыннан караганда, укытучыларның да начарлыгы, усаллыгы хәтердән юылып беткән. Беркемгә дә начарлык эшләргә уйламаган, бары тик төпле белем бирергә тырышкан гади укытучылар гына алар бүген. Ачыкланганча, сыйныфташлар барысы да диярлек гаиләле икән инде. Хәтта аерылып өлгергәннәре дә бар. Укыганда, сыйныф старостасы булган Миләүшә балалары булганнарның кулларын күтәрүләрен сорагач, берничә көн элек кенә Алмазга машинасын юдырган әлеге дә баягы Хәмит кенә кулын күтәрмәде.

– Мин яшь бит әле! Бераз үзем өчен яшәп каласым килә, – дигән булды ул, сыйныфташларының тел очына эленеп калган «Нишләп?» дигән сорауга җавап итеп. Аннары сүз кемнең нинди югарылыкларга ирешүе, кайда эшләве турында китте. Сыйныфташларның тормышы ярыйсы гына килеп чыккан: яртысы югары белем алган, үз белгечлеге буенча хезмәт итә. Кемдер ныклы адымнар белән бизнес өлкәсенә кереп бара. Арада хәрбиләр дә бар: бер майор, ике өлкән лейтенант.

– Ой, кордашлар! Онытып торам! – дип, «шук телле» Хәмит сикереп торды. – Безнең арада иң текә кеше кем икәнен беләсезме? Иманым камил, берегезнең дә башына килмәячәк! Хәзер күрсәтәм...

Хәмит бер читтә аларны күзәтеп торучы ресторан хезмәткәре янына килде дә пышылдап кына нәрсәдер хакында серләшеп алды. Ә берничә минуттан зур плазма экранында видеоролик пәйда булды. Барысы да танып алды – тагын бер сыйныфташлары, мәктәптә «бишле» билгеләренә генә укыган «Чанга»! Укытучылар киләчәктә фән өлкәсендә зур югарылыкларга күтәрелергә тиеш дип исәпләгән тырыш Алмаз! Сүз уңаеннан, егет үзе дә ышана иде моңа. Сыйныфташлары мыскыллап көлгән вакытларда да: «Борчылмагыз, барыбер үз дигәнемә ирешәчәкмен!» – дип кенә әйтеп килде. Ләкин, ни кызганыч, видеороликта барысы да нәкъ киресе: Алмаз кеше машинасын юа!.. Әлбәттә, бу хәл беркемне дә битараф калдырмады. Кемдер шаркылдап көлде, кайберәүләр Алмазны кызгануын яшермәде.

– Юк, болай гадел түгел! Ул бит бик сәләтле кеше...
– Әтиең кебек кеше машинасын юудан узмаячаксың дип әйткәнгә, ачуы килә иде бит әле...

– Ә нишләп бүген монда килмәгән соң әле үзе? Әйтүче булмаганмы әллә?

– Аңа да әйтелде әйтелүен. Ояла торгандыр инде, мескен... Шулвакыт терраса янына бер зур машина килеп туктады. Джип. «Митсубиси Паджеро». Бу кәттә автомобильне күрми калу мөмкин түгел иде. Ир-атларның игътибары мизгел эчендә шул тарафка күчте. Кемдер сызгырып ук куйды. Билгеле, елкылдап торган кап-кара джип мул тормыш турында хыялланучы хатын-кызларда да кызыксыну уятмый калмады. Ә берничә мизгелдән барысын да шок хәлендә калдырган вакыйга булды. Джип эченнән сыйныфташларның барысына да бик таныш тоелган йөзле яшь кеше чыкты. Затлы киемнән. Күн туфлиләре белән бик кыйммәтле икәнлеге күренеп торган галстугы бер-берсен тулыландырып тора, дисәң дә була. Бер сүз белән әйткәндә, игътибар белән карамасаң да, киенә белә торган бай кеше икәнлеге әллә кайдан кычкырып тора. Әле генә алар көлешә-көлешә видеороликтан караган, майга баткан кием кигән сыйныфташлары – машина юучы «Чанга» иде бу.

Алмаз килешенгән вакытка килеп җитә алмавы өчен гафу үтенде, барысы белән дә кул бирешеп күрешеп чыкты. Видеоролик авторына чират җиткәч, Хәмит янә үз роленә керде:

– Менә бит, килеп тә җиттең! Булдыргансың! Хуҗаң җибәрде, димәк? Джипны берәр клиентыңнан алып тордыңмы? Хәзер ел буе бушка юарсыңмы инде? Ә кыяфәте! Кыяфәтен карагыз әле! Шә-ә-әп! – дигән булды ул, үз уйларының дөреслегенә үзе дә ышаныр-ышанмас кына. – Хәзер мондый костюмнарны прокатка алу күпмегә төшә инде?

Алмаз аның төртмәле сүзләренә җавап кайтаруны кирәк тапмады, ихлас елмаеп торуында булды. Ә бу исә Хәмитнең җенен котыртты.

– «Штрафной» җиффәргәндә, «бишле»гә генә укыган кешенең хыяллары ничек итеп челпәрәмә килгәнен сөйләрсең әле. Синең белән шулай килеп чыкты бит, әйеме?

– Әйе, шулайрак булды шул, – диде Алмаз тыныч кына.

– Аның каравы синең барысы да шәптер? Машинаңны күрдем инде. Ә калган яктан?

– Борчылма, яшьти, – дип, Хәмит тәкәббер генә башын күтәрде. – Синекеннән яхшырак.

Өстәл янына утырышыр вакыт җитте. Ләкин сыйныфташлар аракы эчү белән бик мавыкмады. Күбрәк аралашу, бер-берсенең хәлен сораштыру кызыграк иде. Дүрт сыйныфташның очрашуга килмәве турында сүз чыккач, староста Миләүшә Маратның бәлагә тарыганлыгын әйтте. МЧСта хезмәт итүче Марат фаҗига булган урынга баргач, бик каты янган. Янгын сүндерүчеләрне көткән арада бер иптәше белән салым инспекциясе бинасындагы кешеләрне коткарганнар, ләкин үзләре ут эчендә калганнар һәм бик нык зыян күргәннәр. Марат хәзер үзәк хастаханәдә икән. Хәле яхшырып килә, ләкин инде алга таба яраткан эшендә МЧСта хезмәт итү тәтемәячәк, дигәннәр.

Маратның сәламәтлеге өчен күтәреп куйдылар. Аны барысы да ярата. Шуңа күрә Маратның тизрәк савыгуын теләп әйтелгән сүзләр барысы да ихлас иде.
Аннары «Яшел Баш»ның да очрашуга килмәвен искәрделәр. Зур күзле Нәсимәне икенче сыйныфны тәмамлаганнан бирле шулай дип йөртәләр. Беренче сентябрь алдыннан гына, өченче сыйныфка барырга тиешле Нәсимә ишегалдындагы таганда атынган вакытта кулы ычкынып китеп, егылып төшә. Нәкъ бер тимер кисәгенә эләгә. Бик катлаулы операция кичерергә туры килә аңа. Ярты башына җөй салалар. Матур көдрә чәчләрен дә кыркыйлар. Менә шуннан соң Нәсимә мәктәпкә яшел төстәге берет киеп йөри башлады. Яшьтәшләре аңа шундук «Яшел Баш» дип исем кушты. Дөрес, күпмедер вакыттан соң Нәсимәнең чәчләре үсте, тик «Яшел Баш» кушаматы бүгенгәчә сакланып калды.

– Кайсыгыз белә, нишләп бүген «Яшел Баш» килмәде икән? – диде кайсыдыр.

– Мин беләм. – Алмаз әйткән сүздән сискәнеп киттеләр.

– Командировкада ул.

– Опа! – Игътибар үзәгендә кабат Хәмит. – Миңа кемдер «Яшел Баш»ның медицина университетына кергәндә, имтихан тапшыра алмавын әйткән иде. Беләсезме, ул кая эшкә урнашкан? Хастаханәгә, санитарка булып! Безнең чебен тимәс чер итәр чибәркәебезне кулына швабра, чүпрәк, авырулар астыннан чыгарып түгә торган «утка» тоткан килеш күз алдына китерәсезме? Һәм шул санитаркага нинди командировка булырга мөмкин инде? Күрәсең, безнең күзгә күренергә оялгандыр. Кыскасы, үзегез дә күреп торасыз, электән үк әйтеп килдем, хәзер дә кабатлыйм – мәктәптә яхшы билгеләргә генә уку әле киләчәгең якты, тормышың мул булыр дигән сүз түгел. Киресенчә, андыйларга тормышта иң арттан сөйрәлергә туры килә.

Бу сүзләр әллә ни тәэсир итмәде. Әллә Хәмитне хуплап, әллә сүзнең нәрсә хакында барганын аңлап бетермәгән Наил исемле егет кенә хихылдап куйды. Алмаз «шук телле»гә игътибар белән карады. Шулвакыт аны Миләүшә читкә әйдәкләде.

– Әле генә башыма барып җитте, Алмаз. Нәсимә – синең хатының бит, әйеме? Балалар хирургымы? Ике ел элек минем малайны өлкә хастаханәсенә консультациягә җибәргәннәр иде. Анда бик яхшы балалар хирургы эшли, диделәр. Ул чагында мин үзем анда бара алмадым, эштән җибәрмәделәр. Ирем китте. Кайткач, шул хирургның фамилиясен әйтте, бик яшь, сөйкемле ханым, дип сөйләде. Ләкин ул мин белгән Нәсимәнең фамилиясен әйтмәде... Хәзер аңладым, димәк, синең бүгенге фамилияңне әйткән? Һәм, аңлат әле, нинди командировка ул?

– Нәсимәне Казакъстанга чакырдылар, республика балалар клиникасына. Бер ай шунда инде. Катлаулы операцияләр үткәрә, коллегаларын өйрәтә. Миләүшә Алмазны кочаклап алды.

– Мөмкинлегегез булса, безгә кунакка килегез! Шунда ук яшибез. Тик... әти-әнием юк инде... Ә синекеләр исән-саумы?

– Рәхмәт, Миләүшә. Нәсимә дә сине күрергә шат булыр, дип уйлыйм, – диде Алмаз.

– Ә минекеләр исән, Аллага шөкер. Әни байтактан пенсиядә инде. Әтине дә СТОдагы эшеннән көчләп диярлек чыгардым. Җитте, әнә, оныклары кирәген бирә хәзер.

– Балаларыгыз да бармыни? – диде Миләүшә, ихлас елмаеп. – Ничәү?
– Ике кыз. Игезәкләр. Дүрт яшь инде. Икесенең дә эчендә мотор – бер тик тормыйлар, – дип елмайды Алмаз.

– Синең дә, аңлавымча, балаларың бар?

– Бар. Бер бөртек. Бик еш авырый торган. – Миләүшә моңсу гына елмаеп куйды. – Ә авырмаган чакларында ул да моторлы. Балаларны бер-берсе белән таныштырганда, начар булмас иде.

– Менә Нәсимә кайтсын инде, таныштырырбыз, боерган булса, – дип вәгъдә бирде Алмаз.

Соңрак барысын да истәлек өчен күмәк фотога төшәргә чакырдылар. Тырыштылар, кысылыштылар, бөтенесенең дә бер кадрга керәселәре килде. Билгеле инде, безнең «шук телле» егет монда да үзен күрсәтми калмады – беренче рәттә торучыларны эткәләп-төрткәләп, уртага кереп басты. Ә нәрсә? Үзәктә аннан башка кем булсын инде?! Очрашу истәлеген мәңгеләштерү официант җилкәсенә төште. Кирәге була калса дип, берничә тапкыр төшерде. Күмәк фото шунда ук һәрберсенең телефонына җибәрелде. Тагын ун елдан соң очрашканда көлешеп искә алырга менә дигән сәбәп. Хушлашканда, тагын очрашырга вәгъдәләр бирешеп таралыштылар, бер-берләренә уңышлар теләделәр. Хәмит тә үзенекен әйтми калмады:

– Минеке кебек күп акча телим барыгызга да!..

...Алмаз очрашудан кайтканда, руль артына үзе утырырга базмады, күршедә яшәүче дустын чакыртып китерде. Ни дисәң дә, ике бокал шампан шәрабы эчте бит. Ә юл йөрү мәсьәләсенә ул кечкенәдән җитди һәм аеруча сак карады. Әтисенең мәктәбе. «Авариядә үзем генә зыян күрсәм, бер хәл, – дип әйтә торган иде аның әтисе. – Бернинди гаебе булмаган башка берәүнең тормышын куркыныч астына куйсам, яки гарип калдырсам – монысы бөтенләй башка, гафу ителмәслек нәрсә...»

Алмаз үз йорты янына кайтып җиткәч тә керергә ашыкмады. Капка янындагы эскәмиягә чүгәләп, әле генә үткән очрашуның кызыклы мизгелләрен исенә төшереп утырды. Сыйныфташларын кабат күрүенә ихлас шат иде ул. Нәсимәнең генә очрашуда катнаша алмавына үкенде. Нәсимә, Нәсимә... Аңа кирәкле бердәнбер хатын-кыз. Аның хатыны. Кызларының әнисе. Нәсимәнең теге вакытта аның белән кинога барырга ризалашуына әле һаман да аптырый Алмаз. Нинди кино карадылар соң әле? Мөһим түгел, ул бит экранга карамады, сеанс тәмамланганчы күз алдында бары тик «Яшел Баш» кына булды. Очрашулары да очраклы гына килеп чыкты. Эш урынында кадакка эләгеп җәрәхәтләнгән кулын бәйләтергә дип хастаханәгә барган иде. Шунда күреп алды Нәсимәне. Әйе, ул чагында кыз санитарка булып эшли иде. Үзенең дә инде, киләчәген әлегә әтисе эшли торган техник хезмәт күрсәтү станциясеннән башка күзалламаган чагы. Дөрес, мәктәпне тәмамлагач ук, институтның читтән торып уку бүлегенә керде ул. Әти-әнисенең үгетләвенә каршы, әлегә көндезге бүлеккә күчәсе килмәвен әйтте. «Ни өчен? Аңлат!», –  дип таләп итте әтисе. «Мин әлегә үземне тапмадым, – диде Алмаз. – Ярыймы шундый җавап?»

Икенче елны исә, берничә имтиханны уңышлы гына тапшырып, көндезге бүлеккә күчте, логистика өлкәсен сайлады. «Нәрсә соң ул логистика, нәрсә белән ашыйлар аны?» – дип кызыксынды әтисе. Улының аңлатмаларын тыңлаганнан соң, бераз уйланып утырды да үз фикерен әйтте: «Ә нәрсә, син хаклы, улым!»
Логистиканың ни икәнлеге турында Нәсимә дә сорады. Беренче тапкыр шул көнне кинотеатрдан кайтышлый алар киләчәк турында, еллар буе күңелдә йөрткән хыялларны ничек итеп тормышка ашыру турында сөйләштеләр. Алмазның шиге юк иде – Нәсимә барысына да ирешәчәк!

– Сәер кеше син, Алмазик! Нәсимә авызыннан әйтелгән бу сүз егеткә ничектер тылсымлы тәэсир итте.

– Минем сәерлегем нәрсәдә инде?

– Миңа үземә караганда да күбрәк ышанасың, – диде Нәсимә, ихлас елмаеп.

– Чөнки мин сине яхшы беләм, – диде дә, тагын нәрсәдер өстәргә җыенып авызын ачты, тик монысына егетнең кыюлыгы җитмәде.

– Беләсең? Соң син бит мәктәптә минем якка бөтенләй борылып та карамадың. Нәсимәнең тавышында беркадәр үпкә сиземләнде.

– Менә сиңа мә! – дип каршы төште Алмаз ихластан гаҗәпләнгән кыяфәт белән.

– Мин ун ел буе синнән күземне алмадым, бик беләсең килсә. Һәм сагаеп калды – менә хәзер Нәсимә фыркылдап китеп барачак. Кыз дөрестән дә фыркылдап куйды. Ләкин Алмаз уйлаганча түгел:

– Ә син калын тиреле икәнсең, Алмазик! Менә мин ул синнән күземне алмадым! – Нәсимә дә бу сүзләрне әйтермен дип уйламаган иде бугай...

Шушы мизгелдән алар бер-берсеннән берни дә яшермәс булдылар. Инде менә тугыз ел шулай дәвам итә. Карьераны да параллель рәвештә кордылар. Сүз дә юк, Нәсимәгә авырракка туры килде: балага узу, аны тугыз ай буе карынында йөртү, бәләкәчләр тугач, ярты ел алар белән мәш килү. Алмазның әнисе: «Бар инде, кызым, укуыңны тәмамла. Күреп торам бит, синдә менә дигән хирург утыра. Ә оныклар... Бабалары белән икәүләп ничек тә җаен табарбыз», – дигәнче. Рәхмәт аларга, әти-әнигә.

Нәсимә әле интерн вакытында ук берсеннән-берсе катлаулырак операцияләрдә катнашып килде. Яшьтән үк сиземләве яхшы булды аның, куллары алтын. Хәзер инде аның җитәкчелегендә операция ясау өчен, кем әйтмешли, чират торалар. Менә хәзер Казакъстанга ук чакырылды. Алмазның да эше җайлы гына барды. Әйе, ул да хезмәт юлын әтисе эшләгән авторемонт салонында башлап җибәрде. Ләкин логистика бүлегендә юкка гына укымаган булып чыкты. Аны аңладылар, теләктәшлек күрсәттеләр. Әтисенә дә, бергә эшләгән иптәшләренә рәхмәтле ул. Ә бүгенге техник хезмәт күрсәтү станцияләре челтәренең уңышлары әтисенең – «барлык эшләрдә дә беренче чиратта хокук, законнан тайпылмау, икенче урында тизлек һәм сыйфат булырга тиеш» дигән тәгълиматына тугрылыкка бәйле булды. Бүген Алмаз бу сүзләрнең мөһимлеген үзе дә аңлый. Бербереңә булышу, кеше хәленә керү кебек сыйфатлары да – әтисенең тәрбиясе. Аның компаниясендәге кешеләр эш урыннарының кадерен белә. Ләкин тормышта төрле хәлләр була бит. Кеше чирләп китәргә, бәлагә тарырга, гаиләсендә кичектергесез мәшәкатьләр килеп туарга мөмкин. Алмазның компаниясендә андыйларны алыштырып торырдайлар һәрвакыт табыла. Кайвакыт үзе дә «кара» эштән чирканмый. Теге вакытта сыйныфташы «Лексус» белән килеп туктаган көнне дә бер хезмәткәре төнлә сукыр эчәгесе ялкынсынып эшкә килә алмагач, машина юарга үзе алынды. Беразга гына, берәр слесарь үз эшеннән бушаганчы. Нәкъ шул вакытта төртмә телле сыйныфташы күзенә эләкте дә инде. Ә нәрсә булган? Алмаз, гомумән, бер эштән дә тартынып тормады. Урынбасарлары да. Нәсимә аларны лаеклы рәвештә универсаллар дип атый. Аның үзенә дә катлаулы вазгыятьләрдә терапевт та, инфекционист та, хирург та булырга туры килә...

...Тагын бер эш атнасы үтеп китте. Иртәгә җомга. Аннары? Ике ял көне. Исенә төште – кызларын ипподромга алып барырга сүз бирде бит. Бер тапкыр барганнар иде, атларны, кечкенә пониларны күзәттеләр. Инде менә тагын алып бар әле, дип ялыналар.

Җомга көнне иртән Алмаз үз кабинетына керде, видеокүзәтү камераларын эшләтеп җибәрде дә заявка тутыра башлады: диагностика үткәрә торган яңа җайланма сатып алып, сынап карарга кирәк. Күз чите белән генә экранга карап куйган иде, якын дусты, аягында нык басып торучы эшмәкәр Андрей килгәнен күреп алды. «Лексус»та килгән. Тукта! Ул бит күптән түгел генә бу машинаны үзе юды! Тик ул чагында аның хуҗасы сыйныфташы Хәмит иде. Алмаз, Андрей белән исәнләшергә дип, кабинетыннан чыкты. Чыкты да шундый күренешнең шаһиты булды. «Лексус» янына тыны кысылган, манма тиргә баткан Хәмит – затлы машинаның теге вакыттагы «хуҗасы» килеп җитте. Еларга җитеп, Андрейга ялына, соңга калуы өчен кичерүен үтенә, «Андрей Владимирович» дип дәшә.

«Пик сәгате, маршруткага керерлек түгел, көчкә такси яллап килдем артыгыздан...» – дип аклана.

– Берәр яңа төрле сылтау табар идең ичмасам. Көн дә бер сүз. Булды, туйдым! Бүген миңа иртүк машина кирәк икәнен белдең бит. Белдеңме? Нигә карап куймадың? Нигә двигателе шакылдый? Нигә мин аны үзем ремонтларга тиеш? Кыскасы, осталар әйбәтләп карасын, юдырып, офис янына китереп куй да гариза яз. Иртәгәдән миндә эшләмисең! Аңладыңмы?

Хәмит кызарынды, бүртенде, елап җибәрер дәрәҗәгә җитте.

– Андрей Владимирович! Гафу итегез инде, соңгы тапкыр. Андрейның бу сүзне беренче генә ишетүе түгел иде, күрәсең. Ачуы кабарды. Түземлеген җуеп:

– Җитте, шыңшыма! Такси чакыр миңа! – дип җикерде.

Алмаз алар янына килде. Андрей, үз кул астында эшләүче Хәмитне онытып, техник хезмәт күрсәтү станциясе хуҗасы белән кочаклашып күреште.

– Алмаз! Ничек хәлләр, дускай? Сине күрүемә бик шат. Ничек, Нәсимә кайттымы әле? Юкса минем хатын: «Нәсимә белән игезәк кызларын күрәсем килә!» – дип, бөтен колак итләремне ашап бетерде инде.

– Андрюха, аптыраган инде, үзем дә көтә-көтә көтек булдым, – диде Алмаз, елмаеп.

– Ларисага әйт, Нәсимә, кайткач та, иң беренче аңа шалтыратачак, диген. Ә бездә ни йомыш соң?

– Әй, минем бүген уникедә чит ил партнёрлары белән очрашу. Аңынчы ательега кереп чыкмакчы идем. Чалбар балагын кыскартырга бирдем. Үзең беләсең, ул европалылар бик нәзберек халык. Менә шул. Ә минем машина шакылдый башлаган. Минем булдыксыз йөртүче кичә тикшермәгән. Бүген бөтенләй эшкә соңга калды. Әй, ярар ла! Иртәгә икенче кеше алам. Ә монысын бүген үк эштән куам, – дип аңлатты Андрей.
Ниһаять, Андрейның йөртүчесе дә Алмазга карады. Оятыннан җир тишегенә керер дәрәҗәгә җитүнең нәрсә икәнен шул мизгелдә аңлады Алмаз. Аның сыйныфташы, берничә көн элек, юк, әле мәктәптә укыганда ук, Алмаздан көлгән, аңа хәерче, «кара эшче» язмышы фаразлаган төртмә телле сыйныфташы Хәмит хәзер үзе нәкъ шушы хәлдә. Аның үз күзләренә ышана алмыйча газаплануын, башында төрле уйлар бөтерелүен Алмаз ачык тоемлады. «Димәк, хуҗа – Чанганың, машина юучы Алмазның танышы? Ә бәлки, якын дустыдыр да? Ә бу Алмаз бөтенләй дә машина юучы түгел. Димәк, ул босс! Әнә бит, Андрей Владимирович белән тигез дәрәҗәдә сөйләшә. Ә аның белән «Син!» дип аралашучылар күп түгел. Менә сиңа Чанга! Димәк, барысын да аңлады инде бу. Димәк, үч алачак. Нишләмәк кирәк, үзем гаепле, нәрсә генә булса да, йотасы булыр...»

– Андрей дустым, әнә минем гараждагы берәр машинаны алып тор, – диде Алмаз.

– Ә синең чибәркәең әзер булгач, машина йөртүчең аны синең офис янына илтеп куяр, ә минекен, сиңа кирәге калмаса, монда алып кайтыр.

– Ә нәрсә? Яхшы фикер бу, –  дип шатланды Андрей. – Рәхмәт, туган!

Аннары Андрейга сыйныфташы да ишетерлек тавыш белән:

– Андрюха! Эш хакына түгел, дуслык хакына! Машина йөртүчеңә тагын бер шанс биреп кара инде. Эштән кума инде, яме? – диде. Андрей Алмазга сәерсенеп карап куйды:

– Сез танышлармы әллә?

– Бергә укып йөргән идек, – диде Алмаз.

– Болай начар егет түгел ул...

– Син әйткәч, ярар, эшләп карасын соң. Тик монысы чын-чынлап соңгы шанс булачак!

Бу сүзләрне Андрей Хәмитнең күзләренә туп-туры карап әйтте. «Лексус»ны ремонт остаханәсенә алып кереп киттеләр. Алмаз «шук телле» сыйныфташын үз кабинетына әйдәкләде. Хәмит биредә барысы да зәвык белән эшләнгәнен искәрде. Алмаз ым кагып кына аны кәнәфигә утырырга чакырды. Үзе каршыдагы урындыкка утырды.

– Мин сиңа җавап бирергә тиеш, – дип башлады Алмаз сүзен, сыйныфташының күзләренә карап. – Теге вакытта очрашуда бер сүз әйтмәдем. Үзем турында әйткән пычракларыңны кичердем, анысы ярар, ә менә Нәсимә синең сүзләрне ишеткән булса, рәнҗер иде. Әйе, ул кайчандыр санитарка булып эшләде, ә хәзер әйдәп баручы балалар хирургы. Мәктәптә укыганда ук хыялланганча. Очрашуга да, әйтүемчә, командировкада булу сәбәпле килә алмады – бер айдан артык инде, Казакъстан Сәламәтлек саклау министрлыгы үтенече белән шунда эшли. Казакъстандагы коллегаларын катлаулы операцияләр үткәрергә өйрәтә. Мин дә, күрәсең, юкка гына яхшы укымаганмын. Бу миңа университетта төпле белем алырга да ярдәм итте. Һәм мин машина юучы түгел. Дөрес, моның бер начарлыгын да күрмим, кирәк чакта рәхәтләнеп ул эшне дә башкарам. Мин, синең тел белән әйтсәк, кәттә бизнесмен. Ә хәзер уйлап кара, әлбәттә, җавап бирмәсәң дә була, сиңа, мисал өчен, менә дигән конферансье яки ток-шоу алып баручысы булырга нәрсә комачаулады? Мин беләм, син аудиторияне тотып тора беләсең. Кызыл сызыкны узмаганда, шаяра да беләсең. Әле соң түгел бит. Үзеңә ошаган эш белән шөгыльләнүдән дә яхшысы юк. Укырга кирәк икән – укы. Сиңа бит әле өч дистә дә юк. – Һәм бераз уйлап торганнан соң өстәп куйды. – Уңышлар сиңа, сабакташ! Сыйныфташы урыныннан торып басты. Бер мизгел уйланып торды да Алмазга кулын сузды.

– Рәхмәт, Алмаз!.. Һәм гафу ит мине. Мәктәптә укыган чаклардан бирле мыскыллауларым өчен гафу ит. Нәсимәгә дә минем гафу үтенүемне әйт. Син хаклы, әле соң түгел!

...Ике ел үтте. Утыз беренче декабрьдә Алмазлар йортына бала-чага җыелды: үзләренең игезәк кызлары, Андрейның кызы, Миләүшәнең малае. Яңа елны, Кыш бабай белән Кар кызын каршыларга әзерләнәләр. Аларның киләсен Миләүшә алдан ук белде. Балалар берсен-берсе узышып ятлаган шигырьләрен кабатлыйлар, түземсезлек белән ишек ягына карап-карап алалар: кайчан килә соң инде Кыш бабай белән Кар кызы?

Һәм менә ишек кыңгыравы шалтырады. Балалар борчак кебек ишек ягына атылдылар. Нәсимә ишекне ачу өчен алар арасыннан көчкә үтте. Бусагада мәһабәт буй-сынлы, матур тун кигән, аркасына зур бизәкле капчык күтәргән Кыш бабай пәйда булды. Ләкин аның белән Кар кызы юк иде. Кыш бабайның бу хәлнең сәбәбен ничек итеп аңлатуы балаларга да, өлкәннәргә дә ошады: – Оныгым чирләп китте шул әле, шуңа килә алмады. Юк, курыкмагыз. Нык түгел, ләкин бүген ятып торса яхшырак булыр, дидем. Бер утыруда ике эскимо ашарга ярыймыни инде?.. Ничек уйлыйсыз, ярыймы?

– Юу-у-ук! – дип кычкырды өйдәгеләр барысы бергә.

– Менә үзенә дә шулай дип әйтермен, – диде Кыш бабай, мыек астыннан гына елмаеп.

Һәм башланды! Шигырьләр, табышмаклар... Алмазның кызлары шпагат ясарга өйрәнгәнлекләрен күрсәтте, Миләүшәнең улы ел буе бер тапкыр да авырмавы турында сөйләде...

Балалар Кыш бабайга бал кебек ябышты, таягын тотып, бияләен киеп карадылар...

– Карале, Алмаз, – диде Миләүшә, егетнең колагына пышылдап. – Бу Кыш бабайның тавышы таныш тоелмыймы сиңа?

Кыш бабай үзе турында сүз барганын аңлады булса кирәк, аларга күз кысып алды. Ә инде китәргә дип, ишегалдына чыккач, сакал-мыеклары белән бергә башлыгын салды. Аларның сыйныфташы – төртмә телле Хәмит иде ул.

– Таныш булыйк, цирк училищесы студенты, булачак клоун. Каникулларда бераз акча эшләп алырга булдым. Гастрольләр белән безнең шәһәргә килсәгез, иң яхшы контрамаркалар сезнеке! – диде Хәмит, елмаеп.

Алмаз аны кочаклап алды.

– Менә бит, тапкансың үзеңне! Без барыбыз да синең өчен шат. Кыш бабай кыюсыз гына:

– Үткәннәр өчен кичерегез, яшьтиләр! Һәм... рәхмәт сезгә!.. – диде.