Логотип Казан Утлары
Публицистика

   Милли музыкаль драманың атасы 

 

Быел ноябрь аеда татар әдәбияты классигы, драматург, шагыйрь, Мирхәйдәр Фәйзинең (1891-1958) тууына 130 ел тулды. Без аны иң әүвәл татар халкының музыкаль драма жанрына нигез салучыларның берсе булрак беләбез. Җырлы-моңлы татар халкының күңеленә нәкъ менә шушы жанр таләп ителүен беренчеләрдән булып ул аңлап ала.

Шул уңайдан Татарстан радиосы эфирында аның иҗатына һәм язмыш юлына багышланган тапшырулар яңгырады. Әлбәттә инде, әдипкә кагылышлы фонд язмалары хәрәкәткә китерелде.

         Хәзерге вакытта радио архивында Мирхәйдәр Фәйзи исеменә бәйле берничә дистә язма саклана. Алар, беренчедән, төрле театр коллективлары тарафыннан сәхнәләштерелгән драма әсәрләре. Мәсәлән, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында 1979 елда куелган “Ак калфак”, 1982 елда сәхнәгә чыккан “Асылъяр” спектакльләренең радиовариантлары әле дә тыңлаучыларыбыз тарафыннан көтеп алына. Әлеге спектакльләрдә катнашкан күренекле артистларыбызның байтагы инде бакыйлыкта. Бу язмаларны тыңлаганда, аларның уйнау осталыкларына сокланып кына калмыйча, якты рухларын да дога белән искә алабыз.

“Галиябану”ның 1950 еллардагы куелышы язмасын исә бүгенге көндә үтә кадерләп сакланырга тиешле мирас, милли хәзинәбез дип бәяләргә мөмкиндер. Бу спектакль магнитофон тасмасына 1960 елга язып алынган булган. Шулай ук архивыбызда шушы әсәрнең радио өчен махсус язылган өзекләре дә бар. Аларда легендар актерлар Барый Шәрапов, Вера Минкина, Хәлил Әбҗәлилов, Мәрьям Сульва, Асия Хәйруллина катнаша.

Мәгълүм булганча, Мирхәйдәр Фәйзи үзенең музыкаль драмаларындагы җыр текстларын үзе иҗат иткән. “Хәмдия”, “Ак калфак”, “Галиябану”, “Рәйхан”, “Асылъяр” кебек татар халык җырлары нәкъ менә аның әсәрләре аша халык күңеленә мәңге онытылмаслык булып үтеп кергән. Мирхәйдәр Фәйзи шигырьләренә композиторларыбыз да мөрәҗәгать иткән. Җәүдәт Фәйзи иҗат иткән “Егет, кил”, “Чишмә янында”, Сара Садыйкова көйгә салган “Сөмбел” җырлары шулай ук тыңлаучыларыбыз тарафыннан сорап алына. Алар Илһам Шакиров, Мәръям Рахманкулова, Сөләйман Йосыпов, Зөләйха Хисмәтуллина, Мөнирә Булатова язмаларында саклана.

         Ә хәзер, әйдәгез, QR- код аша сайтыбызга кереп, Мирхәйдәр Фәйзинең мәңгелек әсәрләренең берсе “Галиябану” музыкаль драмасыннан бер өзек тыңлыйк. Анда Барый Шәрапов һәм Вера Минкина катнаша.