Логотип Казан Утлары
Публицистика

«МИЧКӘДӘ ДАРЫ БЕТМӘГӘН ӘЛЕ»

Мин «Казан утлары» журналына беренче мәртәбә узган гасырның җитмешенче еллар башында мөрәҗәгать иткән идем. Ул вакытта аспирантурада укымыйча гына сайлаган белгечлегең буенча кандидатлык минимумы имтиханнарын тапшыру мөмкинлеге бар иде. Мин дә әлеге мөмкинлектән файдаланып, диссертация язарга ният иттем. Бу ниятем нигезсез түгел иде, чөнки кесәмдә Мәскәү милли мәктәпләр институты Казан филиалының штаттан тыш фәнни хезмәткәре таныклыгын йөртәм. Үзем эшләгән Бөгелмә районы һәм шәһәре мәктәпләрендә «Әдәби образлар ярдәмендә югары сыйныф укучыларында ихтыяр көче тәрбияләү» темасы буенча анкеталар да уздырдым, шактый материал тупладым. Һәм аларны тәртипкә китереп, мәкалә яздым да, «Казан утлары» журналы редакциясенә юлладым. 

Озак көттермичә генә хатлар бүлеге мөдире Вакыйф Нуруллин имзасы белән җавап та алдым. Ул кыска һәм аңлаешлы иде: «Мәкаләгез безнең журнал профиленә туры килми».

Мәкаләне «Совет мәктәбе» журналы кабул итте.

«Алаяк» исемле тәүге хикәям авылыбызның легендар, үземә дә аңа атланып йөрү бәхете татыган, чабышкы ат турында иде. Ул 1978 елда «Социалистик Татарстан» газетасында басылып чыкты. Аны «Казан утлары» журналының баш мөхәррир урынбасары Ринат Мөхәммәдиев күреп алган.

–  Марат абый, син яшертен генә күптәннән язасың булыр, каләмең шома күренә, – диде бер очрашуда. – Безне дә онытма. Күп тә үтми, сугышта башын салган әткәем истәлегенә багышланган «Соңгы җыр» дигән озын гына хикәямне журнал укучыларга җиткерде.

Шуннан башланды инде...

Канатланып  китеп, күләмлерәк жанрда да үземне сынап карарга булдым.

 Аяз Гыйләҗевләрнең Зәйдә яшәгән вакыты. Сугыш чоры авылы кешеләренең тормышын тасвирлаган повестемны аңа җибәрдем.

Атна-ун көн үттеме-юкмы, аннан хат та килеп төште. Анда түбәндәге юллар да бар иде: «...Нәкъ татарча, егерменче еллар татар прозасының эзенә баса-баса, кайнарлыгы тере күңелләрне кузгатырлык реалистик әсәр язгансың. Байтактан мондый төгәл, сыгылмалы тел белән язылган әсәр укыган юк иде... Повестьның исемен «Гөлнәзирә» дип алыштырсаң (миндә – «Зина» иде), мәгънә дә үзгәрә, фикер дә... «Казан утлары» егетләренең колагына: һич кичекмәстән бу әсәрне укучыга җиткерергә кирәк». 

Аяз Гыйләҗев «Казан утлары»нда бирелгән «Дөя муены» исемле сатирик повестемны да бик ошаткан иде. «Мәдәни җомга» атналыгында «Бәрәкалла, Әмирхан» дигән күләмле мәкалә дә бастырып чыгарды. Гомумән, ул минем иҗади үсешемдә аерым урын биләп тора. Әдәби алмаш турында чынлап торып кайгыртучы бөек әдип һәм дә эчкерсез дус иде. Урыны оҗмахта булсын. 

Селтәнгәч селтәнергә инде, бәлки, романга да теш үтәр? Тик моны уптым-илаһи гына башкарып булмаска охшап тора. Әүвәл иҗатның генераль линиясен тәгаенләү зарурдыр, мөгаен. Уйлана торгач, тарих укытучысы буларак, тарихи жанрга тукталу максатка ярашлырак булыр, дигән нәтиҗәгә килдем. Шулай итеп, иҗат концепциясе тамырдан үзгәреш кичерде. 

Беренче булып, «Тәкъдир» романы туды. Аңа «Тояк эзе», «И, кылган догам минем», «Үрбәт ханәкә гыйшкы», «Гәүһәршад», «Әлвидаг», «Ир-Мамай», «Тәхетсез патша», «Олуг Мөхәммәд» романнары ялганды. 

«Дөньяга бөек Тукайны тудырган шагыйрь әнкәсе – Бибимәмдүдәнең катлаулы язмышына багышлап, Марат Әмирханов тарафыннан югары кимәлдәге әдәби әсәр язылып, журналыбызда нәшер ителде». Бу юлларның авторы – «Казан утлары» журналының ул вакыттагы баш мөхәррире Илфак Ибраһимов. Мин аңа, бүлек мөдире Камил Кәримовка, баш мөхәррир урынбасары Рамил Ханнановка зур бурычлымын. Алар минем озак еллар буе нахакка кагылып, әдәби мәйданнан читкә тибелеп килгән Милләт анасы – Бибимәмдүдә абыстай турында әсәр язуымны хуплап, күтәреп алдылыр, ярдәм кулларын суздылар. Әлеге башлангыч тора-бара «Тукайның әһле якыннары» дигән цикл булып тәгаенләнде. Дүрт бәянның өчесе «Казан утлары»нда басылды. Абыстайның тууына 155 ел тулу уңаеннан ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров фатихасы һәм ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды булышлыгы белән Мәрҗани мәчетендә Коръән багышлау мәҗлесе үткәрелде; «Бибимәмдүдә абыстай» исемле китабым укучыларга барып иреште.

«Казан утлары» журналы төрле елларда үз укучыларына минем 8 романымны, 10 повестемны, уннан артык хикәя һәм очеркларымны; иҗатым турында әдәбият белгече Хатыйп Миңнегулов, тәнкыйтьче Мансур Вәли-Барҗылы, язучы Рашат Низамиевларның бәяләмә мәкаләләрен тәкъдим итте. 

Мин журнал үткәргән «Яңа дәвер кешесе», «Печән базары» бәйгеләрендә катнашып, II, III дәрәҗә дипломнар белән бүләкләндем.

Журналда дөнья күргән әсәрләремнең туксан проценты проза бүлеге мөдире, күпкырлы талант иясе, миңа Язучылар берлегенә керү өчен тәкъдимнамә язган күренекле каләм осталарының берсе, таләпчән, гадел һәм ихтирамлы Камил Кәримовның кулы аша узды, аларның барысын да ул редакцияләде. Озак еллар журналны җитәкләгән бүгенге дәвер классигы Равил Фәйзуллин да иҗатыма һәрвакыт хәерхаһ булды, әсәрләремә юл ачты. Шулай ук мин ачык йөзле, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торган Рәдиф Гаташ, Тәүфикъ Әйди, Әхәт Гаффар, Флүс Латыйфи, Шамил Маннапов, Наис Гамбәр, Марат Закир, алыштыргысыз тел белгече, мөлаем һәм чибәр Лилия Гатауллина кебек хөрмәтле казанутлыларны күңелем түрендә йөртәм. 

Җыеп кына әйткәндә, мине «Казан утлары» язучы итте. Һәм моның белән ихластан горурланам.