Логотип Казан Утлары
Публицистика

Күңелдән җуелмас моң иясе

Ноябрь аенда татар халкы читләтеп уза алмый торган, читләтеп узарга ярамый торган тагын бер зур вакыйга бар – җырчы, композитор, ТАССРның һәм РСФСРның халык артисты Мәрьям Рахманкулованың (1901-1990) тууына 120 ел тулды.

Ул халкыбыз тарихына хатын-кызлар арасыннан беренче булып сәхнәгә күтәрелергә җөрьәт иткән җырчыларның, шулай ук татар опера сәнгатенә нигез салучыларның берсе буларак кереп калды. Аның башкаруында классик әсәрләр, татар халык җырлары замандашлары һәм үз артыннан килгән яшь башкаручылар өчен үзе бер вокал мәктәбе булды. Татар халкының ничәмә-ничә буыны Мәрьям Рахманкулова җырлары белән рухланып, тәрбияләнеп үсте.

         Кабатланмас һәм затлы тавышлы җырчы үз вакытында Татарстан радиосы белән дә актив хезмәттәшлек иткән. Безнең фондта сакланган язмаларны хронологик тәртиптә тыңлап барып кына да, республикабызда опера сәнгатенең, татар эстрадасының үсешен күз алдына китереп булыр иде.

         Җырчының юбилее уңаеннан оештырылган радиоконцертларда ул башкарган “Яшьләр вальсы” (Әгъзам Фәттах көе, Әхмәт Ерикәй сүзләре), “Безгә кунакка килегез!” (Мәрьям Рахманкулова көе, Мирхәйдәр Фәйзи сүзләре), “Сөмбел” (Сара Садыйкова көе, Мирхәйдәр Фәйзи сүзләре), “Бу кырлар үзәннәр” (Җәүдәт Фәйзи көе, Сибгат Хәким сүзләре), “Табын җыры” (Рөстәм Яхин көе, Кави Нәҗми сүзләре) кебек дистәләгән язмалары яңгырады. Нәҗип Җиһановның Муса Җәлил либреттосына язган “Алтынчәч” операсыннан Тугзак ана арияләре эфирга бирелде. Безнең белән элемтәгә кергән тыңлаучыларыбыз фикеренчә, Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры һәм Казан дәүләт консерваториясенең берләштерелгән симфоник оркестрына кушылып башкарылган “Кичке Идел” (Заһид Хәбибуллин көе, Шәйхи Маннур сүзләре) һәм “Җырла, тургай!” (Заһид Хәбибуллин көе, Гамир Насрый сүзләре) җырлары әле бүген дә татар башкару сәнгатенең югары үрнәге булып кала.

         Журнал укучылар игътибарына Татарстан радиосы эфирында Мәрьям Рахманкулованың юбилее уңаеннан яңгыраган концертларның берсен тәкъдим итәргә булдык. Халкыбызга киләчәктә дә шушындый җырчылар насыйп булса иде, дип тыңлыйк.