Логотип Казан Утлары
Роман

Карт шомырт хатирәсе 2 (дәвамы (2))

– Каян табасың инде аны... – булды Габделхакның җавабы.

– Җәмәгать! – дип торып басты Габдрахман, – берәрегездә пычак-мазар юкмы? Вагон идәнен тишеп, хаҗәтханә сыман әйбер ясыйсы иде. Күрәм, монда мөселман кардәшләр күп. Үзегез беләсез, ире-хатыны, баласы-чагасы бергә барабыз. Юлыбыз озын булачак. Ничек тә, кешелегебезне югалтмыйча, бер-беребезгә мәрхәмәтле булып, Себерләргә барып җитәргә язсын! Хатын-кызларыбызга бигрәк уңайсыз лабаса.

Вагондашлар арасында кузгалучы булмады. Мифтахетдин генә, оекбаш кунычыннан әлеге дә баягы кызыл сөяк саплы пәкесен чыгарып:

– Габдрахман, менә бу пәке белән чокып карамыйбызмы? – дип, пәкесен Габдрахманга сузды.

– Юк, Мифтахетдин, идән таза, калын тактадан эшләнгән. Бу уенчык белән генә булдырып булмас, калынрак пычак кирәк булыр. Юктыр шул инде, берсе дә пычак алып керә алмаганнардыр. Төрмәгә кергәндә тентеп, бар булган әйберләрне алып калдылар бит. Кешеләрнең, ыштаннарын салдырып, арт якларына кадәр тикшерделәр. Кешене шуның кадәр түбәнсетергә, рәнҗетергә ярыймы инде?! Кая анда пычак хәтле пычак алып керү!

– Әйтегезче, берәрегездә нинди дә булса озын тимер яисә пычак юкмы? – дип кабатлады хәлфә. Вгонда тынлык иде. Беркем бер сүз дәшми. Габдрахман да:– Бер дә булмаса параша чиләге кырыена чаршаусыман нәрсә элеп куйыйк, тик аның чүпрәген каян табасың? Ничек булса да бу мәсьәләне хәл итәсе иде бит, – дип өметен өзеп, кысыла-кысыла, үз урынына барып утырды.

– Туктагыз әле, – диде Йөзембикә абыстай. – Менә миндә хәзрәт белән икебезгә дип әзерләгән кәфенлек бар иде. Шушы көнгә чаклы саклый алдым. Андый-мондый безнең белән ул-бу хәл булса, ничек тә җирләрсез әле,– дип, төенчегеннән ак бәздән тегелгән ахирәт күлмәкләре чыгарды. – Мин инде аларны үзебезгә үлчәп тегеп тә куйган идем, – дип, кәфенлекне Габдрахманга сузды.

Ә Габдрахман:

– Абыстай... күңелгә авыр, – дип, Йөзембикә сузган кәфенлекне алмыйча торды.

– Ал, ал. Аллаһ җан биргәнгә җүн бирер әле. Без үлеп китсәк, күлмәк итәкләребезне юып булса да кәфен тегәрсез. Ничек булса да җаен табарсыз. Аллаһ кичерер, бәбкәм, үзебез теләп алган язмыш түгел. Безне мондый хәлләргә төшергән адәмнәр җавап тотар, – дип, этә-төртә соңгы сәфәргә дип әзерләп куйган, үзенә, хәзрәтенә үлчәп теккән ахирәт күлмәкләрен Габдрахманга сузды.

Хатын-кызлар, Габделхак хәзрәт кәфенлеген сүтеп, чаршаусыман нәрсә ясап, вагон почмагына элделәр. Артып калганын Йөзембикә карчык үз төенчегенә кире тыгып куйды.

Каршы яктагы сәндерәдә аякларын салындырып утыручы түгәрәк йөзле, чәчен пәке белән кырып алган зур гәүдәле адәм, күзләре белән сөзеп Габдрахманга карап торды да, күн итек кунычыннан чүпрәккә төреп тыгып куйган нидер чыгарып, әллә ничек кенә бер төймәсенә басты. Аннан ялт итеп ялтырап торган пычак йөзе атылып килеп чыкты. Соңыннан, урыныннан торып, кешеләр өстенә басмаска тырышып, кәфенлек белән бүлеп куелган параша чиләгенә таба атлады һәм, үзе чамалап, вагон почмагының идәнен каезлый башлады. Идән калын такталардан ясалган, такыр башына кара бәрхет түбәтәй кигән адәмнең дың-дың итеп тактага бәргәне, тәгәрмәч тавышына кушылып, бөтен вагонга ишетелә. Үзе пычак белән идәнне каезлый, үзе нидер сөйләнә, кемнедер сүгәме?

Вагонда тынлык урнашты. Беркем бер сүз дәшми. Барысының башында, бу нинди адәм, ничек итеп төрмәгә зур пычак алып керә алган, дигән уй. Димәк, сакчылар тарафыннан тоткыннар янына махсус куелган. Бу адәм төймәсенә басуга атылып чыга торган пычагы белән... Алла сакласын!

Шактый вакыттан соң Габдрахман, кузгалып китеп, идән каезлаучы янына килде.

– Кая, кардәш, арыгансыңдыр, мин дә маташып карыйм әле. Чиратлап каезлап карыйк, – дип, пычакны сорап алды.

– Атың кем синең, туганай, исемең кем? Мин Габдрахман атлы булам.

Такта идәнне шактый гына каезлап, маңгаена, кып-кызыл йөзенә бөрчек-бөрчек тир тамчылары бәреп чыккан кырык яшьләр тирәсендәге ир Габдрахманга кара күзләре белән сөзеп карады да:

– Фәрит, – диде. Тавышы калын, әллә ниткән тамак төбеннән чыккан гырылдавык иде.

– Фәрит кардәш, ничек кенә әле бу коралны алып керә алгансың?! Аллаһ ярдәме белән бу эшне башкарып чыга алсак, бер мәсьәләне хәл итеп бетерер идек. Аллаһка тапшырдык.

Фәрит дигәннәре сүзгә кушылмады, акрын гына атлап, үз урынына барып утырды да тынып калды. Бу әллә ниткән сәер адәм иде. Каударланмый, кыбырсымый, үз алдына караган да тик утыра яисә, сөзәргә килгән үгез кебек, тып-тын күзеңә карап тора.

Габдрахман янына яшь кенә бер егет килде дә:

– Кая, абый, арыгансыңдыр, азрак мин чокып карыйм, – дип, пычакны сорап алып, тиз-тиз идәнне каезлый башлады. Аны Камил алмаштырды. Шулай берсен-берсе алмаштыра-алмаштыра каезлый торгач, вагон идәнендә түгәрәк уем хасил булды. Идән тишелгәч, тәгәрмәч тавышлары ачыграк ишетелә, тук-тук, тук-тук дип, чигәләргә китереп бәрә иде. Инде нихәлләр итәрбез, ничекләр генә итеп яшәрбез дигән уй җаннарын, йөрәкләрен телгәли.

– Җәмәгать, – диде Габдрахман, – күрәсезме, бергәләп тырыша торгач, бу бик мөһим мәсьәләне бик тиз хәл иттек. Бердәмлек кирәк. Әгәр Себергә барып җиткәч тә күмәкләшеп, бер-беребезгә булышып яшәсәк, авырлыкларны җиңәрбез. Әгәр аерылышып, таралышып бетсәк, безгә бик авыр булачак. Без монда күбесенчә мөселманнар. Бер-беребезгә булышып, барасы җиребезгә барып җиткәч тә, күмәк булсак, безгә җиңелрәк булыр. Аннан соң тукталышларда чаршауны җыеп куеп, идәндәге тишекне дә каплап кую зарур булыр. Ник дисәгез, хөкүмәт милкенә зыян салуны гафу итмәсләр. Параша чиләге дә дөм буш булмасын, сакчыларга сиздермәскә кирәк.

 

***

Һай-һай! Бу юлның очы-кырые бармы икән? Инде ничәнче тәүлек баралар, тынчу, тын алу мөмкинлеге юк. Тоткыннар бер-берсенә сыенышып кысылганнар. Бер яктан икенче якка әйләнә дә алмыйлар. Ачлык, эчләре борып-борып авырта. Вагонга кергәндә, мәхбүсләргә каткан ипи белән кипкән тозлы балык өләшеп чыкканнар иде. Габдрахман: “Бу шыр тоз балыкны ашый күрмәгез, эчәргә су юк. Күрдегез бит вагонга барысы бер чиләк су кертәләр, интегерсез”, – дип ныгытып әйтте ләбаса. Ләкин тоткыннар ач һәм соңыннан ни буласын аңларлык хәлдә түгел иде. Шатыр-шотыр итеп каткан тозлы балыкны кимерделәр. Күп тә үтмәде, эчәселәре килеп, интегеп, телләре аңкауларына ябышты. Күз аллары караңгыланып, һавасызлыктан, сусаудан кайберләре аңнарын ук җуя башладылар. Вагон ишегенә дөбер-дөбер итеп типтеләр: “Су бирегез, су, дайте воду!”

Тик поезд бер көйгә тукылдап бара да бара. Кайчагында берәр станциягә туктый. Бер-ике тоткынны параша чиләген түгәргә алып чыгалар һәм бер чиләк су кертәләр. Бөтен вагонга бер чиләк су! Һәм тагын берәр кисәк каткан ипи, шул ук шыр тозга каткан балык. Ул бер чиләк суны тамчысы да түгелмәсен дип тигезләп бүләләр. Тоткыннар бер-берсенә карата мәрхәмәтле. Бер кат авызың пешкәч, салкын суны да өреп кабасың икән. Тозлы балыкны ашаучы юк. Әнә, өстенә ап-ак булып тоз катып кипкән балыклар вагонның бер кырыенда аунап яталар.

– Безне газаплау өчен кертәләр инде бу балыкларны, – дип куйды бертуктаусыз йөрәген тотып сыкранып баручы Габделхак хәзрәт. – Балык керткәнче, күбрәк су кертсеннәр иде, – дип кипкән иреннәрен коргаксыган теле белән ялап куйды. Аннан: – Каһәр төшкерләре, ничек итеп халыкны интектерәләр бит. Ни өчен, нинди гаепләре бар адәмнәрнең? Аллаһтан да курыкмыйлар? Йә Раббым, үзең кичер бәндәләрне, – дип авыр сулап, күзләрен йомды. Хәзрәтнең сөйләшерлек тә хәле юк иде.

Зөһрә исә, һавасызлыктан, сусаудан тәмам интегеп, аңкы-миңке килеп ята. Йөрәк астында баласының тибенгәнен дә сизми. Ул әллә төш күрә, әллә бу дөнья белән хушлашып, теге дөньяга мәңгелеккә китеп бара.

Имеш, челтерәп аккан Ялантау чишмәсенең улагына иренен куйган да тешләрен камаштырырлык салкын шифалы су эчә. Һәм, күкрәген тутырып, мәтрүшкә, әрем, әллә ниткән чәчәк исләре килеп торган саф һава сулый.

Әнә, ул – Чакрак тау ягыннан искән җилләрдә чәчләрен тузгытып, яланаяк, яшь колыннардай йөгереп йөрүче, Айба тау буйларында каз бәбкәләрен саклаучы нәни кыз бала.

Әнә, ул – көянтәсенә алмалы бизәкләр төшерелгән чиләкләр асып суга баручы яшь гашыйк кыз. Ә чишмә буенда аны сөйгәне, Габдрахманы көтә.

Әнә, ду китереп туй итәләр. Һәм бер-бер артлы балалары туа. Тук, рәхәт тормыш...

Ялантау чишмәсе җырлый-җырлый челтерәп ага да ага. Зөһрә саф чишмә суын туктый алмыйча эчә...

Ә поезд бара да бара. Ничә көн, ничә төн һаман бер аваз – тук-тук, тук-тук... Чишмә челтер-челтер ага да ага. Куенында Рәшит шыңшый:

– Әни, су, су!

– Улым, әнә бит чишмә, авызыңны улакка куй да рәхәтләнеп туйганчы эч, балам. Без барган җирдә чишмә буламы әле, юкмы. Юктыр, ул җирдә мондый тәмле сулы чишмә булмас. Туйганчы эч, балам, – дип кабатлый хатын.

– Сиңа әйтәм, саташасың! Уян әле, Зөһрә.

– Әтисе, әле Ялантау чишмәсенең суын эчә идем. Ул су шундый да тәмле. Ник элек без ул суның кадерен белмәдек икән?!

Рәшите, ялангач калып, тирләп-пешеп йоклап ята. Һавасызлыкка, эссегә чыдый торган түгел. Иреннәр чатнап канаган, тел әйләндереп сүз әйтерлек хәл юк.

Зөһрә акрын гына хәлфәгә дәште:

– Сиңа әйтәм, никтер Әминәбезнең йөрәген сизмим, исәнме икән ул, әтисе?

– Түз, әнисе, – диде Габдрахман, Зөһрәнең яңакларына ябышкан юеш чәчләреннән сыйпап. – Түз, җаным, беләм, хәлең авыр, ничекләр генә булышыйм сиңа?!

– Курыкма, мин түзәрмен, тик син үзеңне сакла. Әгәр мин китеп барсам, балаларны ничек булса да саклый күр, зинһар. Мин бу баламны таба алмам кебек, Габдрахман. Әминәбез минем эчемдә үк үлде бугай.

Кичә өч кеше үлде, станцада туктагач сөйрәп чыгарып ташладылар. Баласы үлгән чуваш хатыны вагон почмагына сыенган да, әллә елый, әллә шыңшый. Үле баласын поезд туктаганчы күкрәгенә кысып барды. Башта улап-улап елады. Аннары үзләренчә дога укыды. Поезд туктагач, баласын куеныннан көчкә сөйрәп алдылар. “Кансызлар, җәлладлар! Бирмим баламны!” – дип ачыргаланды ул. Бер портупейлы солдат аңа бар көче белән китереп типте. Сыны катты хатынның. Бик озак тын ала алмыйча торды. Аннары тагын: “Степан, Степушка, сынок!” – дип, күпме үкседе! Әлегә тавышы тынып тора, арып йоклап киткәнме?

– Әгәр мин үлсәм, син, илгә кайтып, Нәфисәбезне эзләп тап, яме! Энеләре белән арасы өзелмәсен, яме, әтисе! Вәгъдә бир миңа, кызыбызны эзләп таба күр! Кайларда гына интегеп йөри икән балам? Ялгыз торналардай аерылып калды. Солтангәрәй эзләп табып өйләнешсәләр генә ярар иде.

– Нәрсә сөйлисең син? Ниди үлү ди ул?!

– Юк-юк! Мин болай гына. Үлеп эчәсе килә. Әгәр берәр чишмә тирәсенә төшсәк, чиләге белән су эчәр идем. Чиләге белән. Әле төшемдә чишмә суы эчтем. Ялантау чишмәсенең улагына иреннәремне куйдым да эчәм-эчәм туймыйм, эчәм-эчәм туймыйм, – дип кабатлап, Зөһрә ябык куллары белән күзләрен сөртеп, чатнап канаган иреннәрен сузызлыктан коргаксыган телләре белән ялап куйды.

– Габдрахман, мин алай-болай китә калсам, мине дә шулай кырга чыгарып ташларлар инде. Әй җаным, җәсәдемне ләхеткә куючы да булмас. Вагоннан сөйрәп чыгарып аткан мәетләр кебек. Мин дә ялгыз чит җирләрдә, чит илләрдә, козгыннарга ризык булып аунап ятармын. Аллаһның каһәре төшкән язмыш. Нинди тормышны җимерделәр бит! – дип, Зөһрә туктый алмыйча үкседе. – Ятимнәрем минем, җаннарым минем! – дип, Рәшитнең юеш башыннан сыйпады.

– Әни, – диде кырыенда гына әнисенә сыенып яткан Камил, – менә минем кружкы төбендә бер генә йотым су калганые, мә әле, әни, иреннәреңә тидереп ал, әзрәк хәл керер.

– Җук-җук, улым! Үзең эч, минем түзәрлегем бар әле. Сиңа үзеңне сакларга кирәк.

Камил торып утырды да, баш очына куйган әлүмин кружкасын алып, әнисенә сузды.

Бер йотым су! Зөһрә, калай кружканы иреннәренә тидереп кенә алды да:

– Мә, балам, мин эчтем инде, монысын син кабып куй. Әзрәк хәл керер, – дип, улына кружканы кире сузды. Бу вакытта Камил тавышсыз гына үкси иде.

– Әни, әни! Син үлмә, яме! Ник син җыен кирәкмәгән сүз сөйлисең? Нинди үлү ди! Әгәр син үлсәң, Рәшит нишләр, әти, мин?! – дип, Камил башын әнисенең иңнәренә салды.

– Син, улым, йокламаган идеңмени? Мин бит сине йоклый дип торам.

– Мин йоклаганда да андый сүз сөйләмә, әни. Аллаһның амин дигән чагына туры килер.

– Юк-юк, улым, башка сөйләмим. Үзем дә инде, балалар куркытып, әллә ниләр сөйләп утырам. Сезне калдырып китәләрме? Булмаганны, Ходай язмаганны! – дип, Зөһрә улының кара юеш чәчләреннән сыйпап алды.– Әй балакаем, Алансуның саф һавасын сулап, челтер чишмәләренең суын эчеп яшәр чагың да бит! Нишләргә соң, ниләр эшләп була? Язмышыбызга шулай язылгандыр.

Йөзембикә абыстай хәзрәтенең хәле көннән-көн авырайганын, тиздән китәсен чамалый. Йөрәк авырулы Габделхак хәзрәт, поездга утырганнан бирле беркем белән берни сөйләшмичә, башын аска иеп баруында булды. Иреннәре күгәреп каткан. Агарган йөзе, ап-ак сакал-мыегы аны Хозер Ильяс кыяфәтенә керткән. Сулыш алганда, күкрәге иске гармун күреге кебек гыжылдый.

Ул карчыгы Йөзембикә абыстайны кулы белән ишарәләп үзенә якынрак чакырды.

– Сине күрә алмый китеп барам, бәхилләшмәдем дә дип борчылган идем. Аллаһның бер рәхмәте, менә күрештек тагын. Төрмәдә мине тентегән сакчы, гөнаһ шомлыгы, дагалы итеге белән минем әҗәл даруы итеп саклаган, приступ вакытында гына кабып куя торган сәдәпләремне изде, сытты, бетерде. Аннан суң үземә китереп орды. Егылган җиремнән көчкә торып бастым. “Сиңа нәрсәгә ул дару? – ди.– Болай да Себергә җиткәнче катачаксың, ичмасам бер имгәк ким булыр. Син үләксәдән Себердә ни тулк бар соң? Әрәмгә ашап ятарга анда синнән башка да кеше хәттин ашкан. Безгә якты киләчәк, социализм төзер өчен яшь, гайрәтле кешеләр кирәк”, – ди. Менә шуннан бирле рәтләнә алмыйм Йөзембикә. Һәм... – дип туктап калды хәзрәт, – мин китәрмен инде. Себергә барып җитәлмәм мин, үз хәлемне үзем беләм. Бу минем соңгы сәфәрем, мәңгелеккә тоташачак соңгы сәфәрем!.. Йөзембикә, мин сиңа риза-бәхил, син дә миңа бәхиллегеңне бир инде, карчык. Рәхмәт сиңа, матур яшәдек. Ике ул үстердек. Улларыбыз, әлхәмдулиллаһ, тәрбияле, инсафлы булып үстеләр. Әле дә ярый, Төркиягә озатып өлгердек. Аларны да бетерерләр иде. Китәрмен мин, Йөзембикә, бүген китәрмен.

– Ни сөйлисең, хәзрәт, нәрсәләр генә сөйлисең соң син?! Ничек булса да Себергә барып җитә алсаң, анда саф һава, җиләк-җимеш дигәндәй, рәтләнерсең, Алла теләсә. Ходай кушса, авылыбызга да әйләнеп кайтырбыз. Мә әле, аз гына су йотып куй, бераз хәл кермәсме. Бәхиллек дигәндә, бәхил, хәзрәт, мең кат бәхил. Рәхмәт сиңа, мине бәхетле яшәттең. Башка хәзрәтләр кебек, өстемә яшь хатын алып кайтмадың, җил-давыл тидермәдең, ач-ялангач итмәдең. Аллага шөкер, бик бәхетле яшәдек.

Габделхак хәзрәт хәсрәтле күзләрен Габдрахманга төбәде:

– Кардәш, мин китеп барсам, Йөзембикәмне ташламагыз, зинһар. Берүзе нишләп кенә бетәр карчыгым? Үз тирәгездә йөртә күрегез. Олы яшьтә бит абыстаем, яше олы бит.

Габдрахманга ялварып төбәлгән яшьле күзләре зәп-зәңгәр иде хәзрәтнең. Яз айларында күктән тургай моңнары тамып торган, болытның әсәре дә булмаган күк йөзе кебек зәп-зәңгәр иде.

Сәндерәдән балаларны идәнгә төшереп, хәзрәтне шунда сузып салдылар. Йөзембикә абыстай тулы ясин чыкты. Аның моңлы тавышы, йөрәкләргә үтеп кереп, вагондагыларның җаннарын айкады.

Үлем бар, ул янәшәдә генә икән. Кичә өч кешене станцада калдырдылар. Болар – шәһит үлеме белән китүчеләр. Бәлки әле, алар бу вагонда илләреннән, җирләреннән, туганнарыннан аерылып җәһәннәмгә китүчеләргә караганда бәхетлерәктер. Аларның инде ашыйсы да, эчәседә килми. Алар туйганчы Зәмзәм чишмәсенең татлы шифалы суын эчәләрдер һәм бер тамчы суга интегеп баручыларны кызганалардыр.

Аларның җаннары күбәләк булып күккә ашты. Аларның җаннары хәзер тоткын түгел. Гимнастёркаларын киң каеш белән буган, козырёклы кызыл билле фуражкаларын батырып кигән бәндәләр, әти-әниләрен, әби-бабаларын исләренә төшереп сүгенеп, кай җирләренә туры килсә, шунда приклад белән ормыйлар. Этләр, ажгырып, өсләренә ташланмыйлар. Һәм иң хурландырганы – шул этләр алдында тезләнеп торып үзләренең ирлекләрен үтергән, бары тик Аллаһ каршында гына тезләнеп намазда басып торган горур татар ирләре күз каршыннан шыгыр-шыгыр итеп күн итекләрен киеп үтеп-сүтеп йөрүче вәхшиләрне күрмиләр.

Үлгәннәр инде горур кыяфәттә мәхбүсләр төялгән поездның ухылдый-ухылдый атналар буе барганын, җирдә калганнарны кызганып, күктән күзәтәләрдер.

Йөзембикә карчык туктамыйча дога укый. Ул еламый да. Сабыр гына инде төсе уңган күзләрендә дөнья гаме калмаган хәзрәтенә төбәлгән дә кулын гомер иткән хәләленең гыжылдап бер күтәрелеп, бер төшеп торган күкрәгенә куеп укый да укый. Шешә төбендә аз гына калган суны тамчылап-тамчылап Габделхак хәзрәтнең авызына сала. Су тамчыларын инде хәзрәт йотмый да, алтын бәһасе тамчылар, сакал-мыек баскан йөзенә тамып төшеп, күз яше кебек эленеп калалар да ябык йөзе буйлап тәгәриләр.

Хәзрәт, бу вәхши дөнья белән хушлашып, Йөзембикә карчыкны япа-ялгызын калдырып, мәңгелеккә китеп барды.

Поезд кайсыдыр станциядә туктады. Шалтыр-шолтыр йозак ачкан тавышлар ишетелде. Вагон ишекләре ачылгач саф һава бәреп керде. Тоткыннар, яр буена чыгарып аткан балыклар кебек, күкрәк тутырып саф һава суларга ашыктылар.

– Трупы есть? – дип акырдылар астан.

– Да, четыре человека.

Ике солдат, менеп, беренче мәетне аяк-кулларыннан тотып ишек янына алып килделәр дә вагоннан гына җиргә аттылар, төшеп тә тормадылар. Кемнәрнеңдер газизләре пычрак җир өстенә очты. Гәүдәнең лапылдап җиргә төшеп бәрелгәне ишетелде. Аннан башка мәетләргә үрелделәр...

Габдрахман хәлфә белән Камил, Хозер Ильяс кыяфәтендәге хәзрәтне күтәреп, ишек янына алып килделәр. Хәлфә ялварулы тавыш белән:

– Мужно мы сами спустим, – дип, сакчының күзләренә төбәлде.

– Валяй, – диде сакчы, – валяй давай. Нам легче будет. Только не вздумай бежать, – дип, портупеясенә төртеп күрсәтте.

Йөзембикә абыстай ишек төбендә хәзрәтен озатып калды. Ул вагон идәненә тезләнгән дә Габделхакның әле суынып та өлгермәгән гәүдәсен сыйпый.

– Габдрахман, мә әле, мә, йөзенә менә бу баш яулыгымны яп әле, – дип, башыннан ак яулыгын йолкып алды да хәлфәгә сузды. Үзе яланбаш калды. Тузгыган ап-ак чәчләре вагон ишегеннән бәреп кергән җилдә җилфердәде. Габдрахман белән Камил Габделхагын алып төшеп киткәндә торып басты.

– Бәхил бул, хәзрәт, сине кәфенләп күмеп тә булмады. Без синең белән күкләрдә очрашырбыз. Җәннәтләреңне әйлә хәзрәтемә, – диде дә сыгылып төште.

Камил белән Габдрахман хәлфә Габделхак хәзрәтне берсе өстенә икенчесе аркылы килеп төшеп яткан, кайсының авызы, кайсының күзе ачык калган мәрхүмнәр янына сузып салдылар да күзләрен йомдырдылар, башына Йөзембикә карчыкның ап-ак яулыгын капладылар.

– Бәхил бул, урының җәннәттә булсын, Габделхак Гатаулла улы... – Хәлфә, кыска гына дога укып өлгереп булмасмы дип,“Фатиха” сүрәсен укый башлауга, приклад түтәсе белән аркасына китереп ордылар һәм:

–Быстро в вагон, контра. Сам хочешь тоже рядом лечь?! – дип җикеренделәр.

Кинәт сугуга авыртудан чак-чак егылмыйча калган хәлфә вагонга “Фатиха” сүрәсен укый-укый менде.

Йөзембикә сәндерә читендә утыра. Әйтерсең моңарчы хәзрәтен борчымас өчен тыелып торган күз яшьләрен үз иркенә куйган да дәрьялар итеп агыза иде.

Гөлҗамал белән Зөһрә, абыстайның ике ягыннан кочаклап, тынычландырмакчы булып, нидер сөйлиләр. Тик Йөзембикә аларны ишетми, күзләрен бер ноктага төбәп тик утыра. Габдрахман аның янына килеп баскач, айнып киткәндәй, карашын хәлфәгә юнәлтте:

– Күзләре ачык калмадымы хәзрәтемнең? Күзләре йомык идеме?

– Йомдырдым, абыстай, битенә син биргән яулыкны каплап, җил очыртмасын дип, баш астына рәтләп бәйләп куйдым.

– Рәхмәт! Күзләре ачык калып, козгыннар чукып алмасын дип курыктым.

Сакчы бер чиләк су кертеп куйды. Тагын кеше башына берәр кисәк чиле-пешле кара ипи һәм шул ук тозлары өстенә чыгып, агарып торган балык бирделәр. Болай да тынчу вагонда сасы балык исе таралды. Кемдер поезд туктаган арада ачык торган хаҗәтханә чаршавын яңадан элеп куйды. Хәзрәтнең кәфенлеге, бәдрәф чаршавы булып, вагон почмагында эленеп тора. Яныннан кеше узып киткән саен агарып, җилфердәп китә иде. Указлы мулла Габделхак Гатаулла улы, Себер юлындагы станцияне узып, кырда үзенең юлдашлары белән бер рәттәнюылмаган, ахирәт күлмәге кидертелмәгән, күмелмәгән килеш ятып калды.

Габдрахман хәлфә хәзрәтнең рухына багышлап ясин чыкты, “Ихлас” тәбәрәк сүрәсен укыды.

– Бәхил бул, хәзрәт, урының җәннәт түрләреннән кылсын, – дип, барысы да дога кылдылар.

Бу тамашага шаккаткан Рәшит, күзләрен зур ачып, бу дөньяның ни икәнен аңламыйча карап торды. Аның үлем белән беренче очрашуы иде. Һәм шунда Зөһрә эченең кисеп-кисеп авыртуына түзә алмыйча бөгелеп төште.

– Габдрахман абзый, башланды, Зөһрәнең тулгагы башланды! – дип, Гөлҗамал Зөһрә янында каударланды. –Хәзер, хәзер, Зөһрәкәем, табарсың, Аллаһ теләсә котылырсың, – дип, әллә хатынны, әллә үзен юатты. Гөлҗамалның бала таптырып караганы юк иде. Шулай да авылда үзе бала тапканда ничегрәк таптырганнарын хәтерли. Ир-атларга икенче якка әйләнергә куштылар. Камил дә, энесен кочаклап, вагонның каралып беткән иске стенасына таба борылды.

Мәңге онытылмаслык булып тоелган бу газаплы сәгатьләр, минутлар...

Зөһрә иреннәрен канатканчы тешләп, кычкырмаска тырышып, биш сәгать азапланды. Чатнап, канап, яргаланып беткән иреннәре агарып кипкән, йөзе күм-күк. Кайчагында менә-менә бу каһәрләнгән дөньяны ташлап китәр кебек. Кап-кара чәчләре, тиргә манчылып, маңгаена, битләренә ябышкан. Инде тәнендәге соңгы тамчы су – Зөһрәнең кыл өстендә генә калган гомерен саклап торучы зәмзәмнәргә тиң соңгы тамчы су да – тиргә әйләнеп чыгып бетте кебек. Гөлҗамал белән Йөзембикә абыстай, хатынның хәлен җиңеләйтергә тырышып, билен, эчен уалар. Баш яулыгын селтәп, йөзен җилләтәләр. Төрле матур сүзләр әйтеп юатмакчы булалар. Гөлҗамал калай кружкадан Зөһрәнең авызына тамчылап-тамчылап су салып тора. Менә хатын күзләрен йомып тынып калды, сулыш алуы да сизелми. Вагонда үлем тынлыгы, бары тик тәгәрмәчләр тукылдавы гына чигәләргә бәрә: тук-тук, тук-тук...

Габдрахман, хатыны янына килеп, чәчләреннән сыйпады да:

 – Зөһрә бәгърем, ач күзеңне?! – дип, хатынының яңакларыннан сыйпап алды.

Зөһрә авырлык белән генә күзен ачты, әллә тирдән, әллә күз яшеннән озын кара керфекләре бер-берсенә ябышкан иде.

– Зөһрә, Зөһрә, аз гына тырыш, аз гына түз, – диде Гөлҗамал, хатынның иреннәренә су тамызып.

Вагонның кара, муртайган такталарына карап, иреннәрен тибрәтеп, әнисенә ярдәм итәргә тырышып, бертуктаусыз дога укып утыручы Камил Рәшиткә дәште:

– Син дә укы әти өйрәткән догаларны, син дә укысаң, әни тизрәк безгә сеңел алып кайтачак.

– Абый, мин эчтән генә укыйм инде. Кайчан туар икән суң бу Әминә? Абый, әйт әле, әни үлмәсме? Әминә тумаса тумасын, тик әни генә исән булсын. Мин инде ул кызны яратмыйм да. Нәрсәгә суң ул безгә? Нәфисә апай бар, син бар, мин бар. Миңа ул Сәлимә кебек чебен тимәс чер итәр елак кызның кирәге дә юк. Аның аркасында әни үлеп китәр дә, без ятим калырбыз.

– Ник булмаганны, тузга язмаган сүзләр сөйләп утырасың? Юраган юш килә ул, Алла сакласын!

Вагонда тынлык. Барысы да, үз уйларына чумып, дәшми-тынмый гына баралар. Тик Зөһрәнең акрын гына ыңгырашканы, вакыты-вакыты белән үксеп куйганы ишетелә. Һәм Гөлҗамалның үзәкләрне өзәрдәй әрнүле тавыш белән үкси-үкси, өзгәләнә-өзгәләнә:

– Аллакаем, никләргә генә безне шулай тилмертәсең, нинди гөнаһларыбыз өчен? Булышсана ахирәткәемә, булышсана, балаларын ятим итмәсәнә! – дип, Раббыга ялваруы.

Үзенең тыныч тавышы белән Йөзембикә абыстай Гөлҗамалга дәште:

– Гөлҗамал, алай бәргәләнмә әле, пәйгамбәребез сабырлыкны ярата. Табарсың, кызым, Аллаһ теләсә котылырсың, – дип Зөһрәгә борылды, – әйдә әле тагын бөтен көчеңне куеп бер көчән дә, яшәргә дип, туам дип талпынган Мөхәммәд өммәтен бергәләп дөньяга китерик әле.

Әйтерсең лә әле генә хәзрәтен югалткан ябык кына бу әбидә, вагон тулы халыкны тынычландырырлык, “Алда нәрсә генә булса да җиңәрбез, Аллаһ ярдәме белән җиңеп чыгарбыз!” дигән кодрәтле көч бар иде.

Зөһрә, тир белән бер-берсенә ябышкан керфекләрен көч-хәл белән ачты да хәлфәсенә карады. Габдрахман калтырана-калтырана елый иде. Хатынның җанын, йөрәген айкап, хәләлен, ятим калсалар дип, балаларын кызгану хисе, үзен шушы хәлгә төшергән, кем икәнлекләрен дә аңламаган кабахәт бәндәләргә булган ачу-нәфрәт, барысы бергә кушылып, кинәттән  аның җанына, тәненә яшисе килү көче кайткандай тоелды. Һәм барлык көчен, тәнендә инде сүнәм, инде сүнәм дип тамчы кадәр генә калган ихтыярын җыеп көчәнде... Шул минутта барысы да юкка чыкты... Яңа туган бала тавышы вагонны яңгыратты! Бу яшәү авазын ишетеп, мал вагонында бер-берсенә сыенып, туган якларыннан, туганнарыннан аерылып газаплы Себер юлларыннан китеп баручы мәхбүсләр җиңел сулап куйдылар.

– Аллага шөкер, котылды!

– Кем, улмы, кызмы?

– Йә Аллаһ, рәхмәт сиңа!

– Исән-саумы, әнисе нихәл? – дигән сүзләр яңгырады.

– Кыз! Дүрт ягы да тәңгәл, исән-сау кыз алып кайткансың, ахирәткәем, – диде Гөлҗамал, аннан Мифтахетдиннән кызыл саплы пәкесен алды да ана белән баланы тоташтырып торган кендекне кисеп, – исән-имин, сау-сәламәт үсәргә язсын, – дип, тууга, мин тудым, яшәр өчен тудым дип елап торган кызчыкны Зөһрәнең күкрәгенә салды.

Зөһрә – инде бөтен авыртулардан котылган хатын – елмаеп, баласының канлы башыннан сыйпап алды.

– Иман, тәүфыйгың белән кил, балакаем! Исән-имин үсәргә язсын! – дип, канап, яргаланып беткән иреннәрен тибрәтте. Йөзендә шундый да бәхетле, самими елмаю иде – ул бүген дөньяга исән-имин кеше тудырды!

Үз өендә түгел, чарлаклы, матур, сандугач оясы кебек өендә түгел, ә мал вагонында, халык телендә “товарняк” дип йөртелгән, бер тамчы суга, ашар ризыкка тилмереп, тоткыннар барган вагонда дөньяга кыз бала китерде Зөһрә. Әнә ул кыз – әле алда ниләр күрәсен аңламаган, белмәгән кыз – әнисенең күкрәгенә канлы башын салып, әнисеннән нидер таләп итеп, өзгәләнеп-өзгәләнеп елый. Аның туган җире дә, туган иле дә юк. Кайсы җир бу – аны беркем белми.

Габдрахман хәлфә хатыны янына килде дә аның юеш чәчләреннән сыйпады.

– Рәхмәт, карчык, безгә шундый да зур бүләк ясадың. Аллаһның мең рәхмәте яусын сиңа!

Аннан соң нәниенең башыннан сыйпап алды да:

– Әминәм, сөбханалла, нинди гүзәл кыз бала! Бәхетең белән кил, балакаем, тәүфыйгың белән кил, – дип дога укып, кызга таба карап, – тфү-тфү, күз тимәсен, – дип төкереп куйды.

Камил белән Рәшит тә, бәбинең исән-сау тууына сөенеп, елмаешып, әниләренең агарып калган йөзенә текәлделәр.

– Абый, абый, үләм, кара әле, бигрәк ямьсез ич бу! Абау, карама, куркырсың, – дип, Рәшит бәләкәй куллары белән абыйсының күзләрен томалады. – Билләһи, абый, кешеме икән суң бу? Үзе зәп-зәңгәр, күзләре әллә ниткән шешенке, башыннан каннары тамып тора. Гыйфрит баласыдыр бу, безнең Каракашканың тае да моннан мең кат матуррак иде. Әле әти шуңа: “Сөбханалла, нинди гүзәл кыз бала, күз генә тия күрмәсен”, – ди. Әнигә әйтергә кирәк, кая булса да ташлап калдырсын, – диде куркынып.

– Үскәч матурлана ул, Рәшит. Әле менә Нәфисә апай кебек шундый матур кыз булып үсәр, үзең дә шаккатырсың.

– Безнең күрше Сәлимә төслеме? – дип сорап куйды энесе.

– Ник, Сәлимә шулай матурмы, әллә ул кызны ярата идеңме? – дип шаярып, Рәшитнең маңгаена чиертеп алды Камил. – Сипкелле бит ул Сәлимә. Аның бите гел бытбылдык күкәе шикелле чуар. Ә яз көне бигрәк чуп-чуар була. Чәче дә кызгылт-кара.

– Матур дип инде, кеше төсле. Моның ише җен баласы түгел инде. Сәлимәнең чәчләре Каракашка колынының ялы шикелле. Ул болында йөгереп йөргәндә, чәчләре тузгып кала. Безнең тай болында чапканда да, нәкъ шулай яллары сибелеп-сибелеп кала торганые. Аннан с-у-ң-ы-ы Сәлимәнең бите бер дә кош күкәе кебек чуар түгел. Менә көнбагыш бар бит, шуның чәчәгенең уртасында шундый сипкелләр бар. Мин Сәлимәне көнбагыш чәчәгенә охшатам. Кояш төсле бит ул, гел көлеп кенә тора. Әй абый, алар хәзер рәхәтләнеп уйнап йөриләрдер инде, имә? Алар мондый ябык сасы арбада бер тамчы суга тилмереп бармыйлардыр, имә? Ялантау чишмәсеннән йә коедан туйганчы су эчәләрдер. Умачлы ашка катык катып туйганчы ашыйлардыр. Алар бәхетле инде, имә, абый?

– Рәшит, без дә бер бәхетле булырбыз әле. Үсеп җитәрбез, зур кешеләр булырбыз. Аннан суң Сәлимә турында да болай гына әйттем. Сәлимәнең бите бер дә бытбылдык күкәе кебек чуар түгел, дөрес әйтәсең, көнбагыш чәчәге кебек ул Сәлимә, якты кояш кебек, – дип, Рәшитне кочып алды Камил.