Логотип Казан Утлары
Шигърият

Гомернең төш кенә булуы, ихтимал...

***

Кая калды соң ул керфек какмый
икәү төнгә таң ярәшкән көннәр?!.
Аһ!..
Җитәр микән йөрәк җегәрләрем,
сине бүген “шундый боек” диләр...
...Йөз елга бер күрешәбез хәзер –
сусау бетми, мизгел ярым күреп

имәнепләр китәм.
Дөнья сыйган караш –

суы кибеп барган кое кебек.
Эле-е-ек!

Син бит башка идең!
Ни үзгәрде?!

Сулык-сулык килә чигә уйлый-уйлый.
...Булмый!
Беләм, пыску үлемгә тиң. Безнең өчен.
Җаның утсыз – утсыз янып булмый...
Мин... хәлеңне сорарга да кыймыйм.
(сорасам да әйтмәсеңне тоям)
Кирәк бит, ә! Җаннар тәңгәллеге –
син бар яклап, никтер, минем сыман.
Әйтергәме-әйтмәскәме?! Белмим.
(Син бит минем үзәгемнән өзелгән үз кешем!)
Башкасына исем китмәс иде... –
Үз-үзеңне югалтырсың төсле...

Дәшү – авыр, дәшмәү – газап. Нишлим?!.
Каян табыйм шыксызлыктан ышык?!

...Дөньясыннан яшерердәй булам –
кочаклыйсым килә сине!
Кысып-кысып!..
 

***

Сары яфрак булып, җиргә ятып,
җылый-җылый җан биргәндә быелгы көз,
ноябрьдә үләрмендер кебек.
(ә без һаман «син»гә күчәлми(без).

Исәнме(сез)! Хәлне сорама(гыз)!..
Кара төнне соры көнгә күмәм.
Кәеф көйлим. Кәһва белән. Ят шәһәрдә.
Ноябрьне сөймим, шуңа күрә.

Томан, томан, томан... пыскак яңгыр.
Күпме сорау бу дөньяга. Бар да ачык.
Качып котылырлык түгел төссезлектән.
Әйдә
ноябрьне календарьдән сызып ташлыйк?!

Яши башлыйк гел яңача, ноябрьсез.
Әйтерсең лә үзебездә түгел сәбәп.
Ялангач – көз.

Һәм саксыз сүз җан сүрүен җыртып тула.
Гел түз дә түз.


Шул чагымда чара-дәва табалмагач
без беркайчан «син»гә күчәлмәбез.
 

***
Бүген иң соңгы мәртәбә
сиңа дип талпынган хисләрне тугарам.
Таныйм да, тын алам:
бу җиргә син мине сагынып тумаган.
Үпкәне гел үпкә тутырган.
Суламый түз дә түз...

Картайган җәйдә без.
Бер көн көз
сагыну төсенә манар да дөньяны,
исеңә төшерер кайдадыр мин барны.
Әлегә
мин сиңа буявы тутыккан төш кенә.
Ни диим?!
Кайчандыр шулкадә-ә-әр кадерле кешегә:
 

...Җәйге төн суынды. Өшемә!
 

***
Шундый авыр булып калды сине күрү:
әллә үле инде, әллә тере.
Бүген апрель ноябрьгә охшагандай –
син бөтенләй башка. Үзең түгел.
Сүзем. Сиңа гына дигән мең-мең сүзем
дәшәлмәүдән буа бугазымны.
Беләм:
минем язгы боздай чатнап яргалану

сиңа берни түгел, буп-буш ыгы-зыгы.
Битлегеңне ватамын да, мин арчалап,
әрчим, әрчим җан кабыгың.
Кубаруга яңа битлек калкып чыга –
юк, танымыйм.

Табылмыйсың...  Инде сиңа ят шәүләләр,
ят мәгънәләр йога.
(һәм коточкыч!) сине күргән саен
ышанычым җуям. Яратуга.
Тик алай да тыңла, ишет яме,
белеп булмый алдан дөнья хәлен:
бер көн дертләп уянуга уеныңнан,
һәм болытлар куерудан ят офыкта,
йөз чөерсә әгәр бөтен Галәм.
(Сине беркем үз итмәсә. Минем кадәр!)
үз җанымнан чыра телеп,

сине тергезерлек мин бар!
(Мин каядыр бар)
син онытма...
 

 

***

Җил ега аяктан.
Кай яктан китә боз?!
Тыз да быз, выж да выж
җил бәрә. Җилгәрә,
шашынып,
кыш буе асфальтка сибелгән
шакшыны.

Бу – апрель (газабы)
азагы...
Буылып,
авыру тузанын йотамын Казанның.
 

Азамы яз саен төзәлмәс өянәк:
чыгаммы чиксезлек чигеннән?!
Дөньяга ябышып торамын

җанымның

тик сиңа береккән җиреннән.
(Югыйсә,
очармын шикелле кан тарткан тарафка
үзәккә үтәрлек җил белән).

Һава юк. Мин сине сулыймын.
Кисәрдәй шыр исәр җил исә.
Һәм кинәт исертә –

хушбуең йога да бу кичкә.

Чәч төбемә батырасың бармакларың:
«мин беркайчан, мин беркемне
болай яратмадым!»

 

***
Бу салкынга күнегүдән куркам,
сүрелүдән куркам сиңа – синсез.
Кырау төшкән иртәләрен кояш

иркәли. Тик

җиле җелекләргә үтә.
Казанда көз!
Үз идек без,

үзәкләргә үтәрлек үз идек бит!
Читләшкәндә җанны кысып учка,
(сиңа башка күзләр кадерлерәк

күренүдән куркам)
һаман
фасылара халәт әле тышта.
Көздән кышка.
Көннәр төннән кыска.
Күңел тула никтер,
бер дә юктан.
Куркам.
Һәр минутта хәзер, һәр минутта...

Синсезлеккә күнегүдән куркам.

 

***

Бер артык сорау да кирәкми:
«моңарчы?», «моннан соң?»...
Белергә теләмим. Берни дә.
Быел яз акылдан язарлык.
Азарлык –
утлы сут яшәүнең иренендә.

Яланөс. Яланбаш. Гел кояш!
Кан кайный.
Кымырҗый җүләрлек.
Яшеллек яп-яшь мәл.
Үләннең
чыкларын иелеп үбәрлек.

Үләрлек!
Яратып үләрлек!
Тик менә
парадокс туп-тулы күләмдә:
яшәргә курыккан бәндәләр
шулкадәр куркалар үләргә...

Ә миңа көләргә булсын гел,
янарга, көяргә,
җә янып сүнәргә,
бер көндә мең туып үләргә...

Һәм шуңа күрә дә
мин дәва эзләмим үземнең «чиремә».
Читтәрәк корам да тирмәмне –
тирбәләм.
Бәхет гел кыргыйлык чигендә.

Син генә (башкалар – шәмәхә!).
Син генә яшәргә, үләргә
курыкма – ян да ян!
Тоеп кал
тамырда яшәүнең яшьнәвен –

гомернең
         төш кенә
                    булуы

                            ихтимал!..


***
Һәм мин сиңа сүзләр таба алмыйм.
Чирек гасыр учлам-учлам җыйган
һәрбер иҗек җуйган бөтен гамен.
Ә син
әле кичә генә хушлашкандай:
«Ничек хәлең?!» дисең. Ничек хәлем?!
 

Бар дөньяның яздан язган мәле.
Комлы, тозлы пычрак җеби…
Хәл сорашу шуңа мәгънәсездер.
Исеңдәме? Юл ярата идем.
Бүген: көн-таң атса юлдан юлга.
Уйдан уйга...
Тик әйтергә сүзләр таба алмыйм.
Авыр тынлык тынны буар төсле.
Синең өчен күк күкрәтеп йолдыз койган
чакны сөйләр идем. Артык төче.
Һәм хакыйкать чыңлый җанны ярып:
без шулкадәр... ике чип-чит кеше...
«Нихәл» ише сүзләр белән
беләм, ялгап-ямап булмый...

Димәк: «җир йөзендә
Син булганга гына исән, –
дигән сүзләреңә, – исәр йөрәк».
Сүзләрем юк.
Һәм тып та тып нидер эри.
Гомер эреп югалгандай.
Гел тыз да быз.
Очрашканбыз.
Чирек гасырдан соң.
Сиңа баккан (Син яраткан)
күзләремдә күк төсендә
Зәп-зәңгәр ике боз.
 

 

***
Ә бүген таң төнге өчтә атты.
Йокым качты, әллә нишләдем...
Беренче кат түгел, соңгысымы?!
Белмим...
Шәфәкъ ертып искә төшкәнең.

Син адашкан ерак офыкларда
кояш килә иде беленеп.
Керфек очларымда өч сәгатьлек
үксез йокы калды эленеп!..

Йокысызлык – ястык ятсынумы,
ымсынумы сүнгән җылыга?!.
Кәефемнең синле бу халәтен
хәтеремә уям. Шул гына...

Нинди яра тулы ярату бу?!
Сүнә алмый калган нинди ут?!.
...Үпкәләргә хакың бардыр, бәлки...
Онытырга мине хакың юк!..


***
Йокысыз төн тоташ ничәнче көн
күз төбенә караңгылык яга гына.
Мәхәббәттән, дисәң?! Мәхәббәт юк!..
Шул юклыктан арынуым яңа гына...

Атлыйм дисәм – җир убыла, баш әйләнә.
Ярылырдай булып тибә никтер йөрәк.
Мәхәббәт ут дисә-ә-әм, мәхәббәт юк.
Утсыз янып бетүемдер, димәк.

Синле уйларымнан йөдәп,
хатирәләр биштәремне сөйрәп
яшәвемне кемдер хата дисә –
дисен.
Яндырырга тиеш яналганнар,
яратырга тиеш – кемнәр исән!

...Өч минутка черем итеп алдым.
Төшкә кердең.
Бу фал минем кебек сагынуың булса әгәр –
җавап бирче:

Минсез тормышыңда бармы яратучың...

Минем кадәр?!
 


***

Бер мәл бар да онытылыр:
быелгы кар (йә, кар юклык) юып алыр исемемне.
Мин кичердем инде сине.
шәрран ачып күңел ишегеңне
яңа язга атла. Юк, туктама!
Атла! Атла, алга!
(Мин дә
үземдәге синнән арынам да.)
Җылак кыштан арыганга
гына бу көйсезлек.
Гел бүселеп
торган көннәр тәмам җанга үтә.
Кара карын таптап таш каланың
үтә бу кыш.
Кыш ни соң ул?! Гомер үтә
үпкә тутырып тын алырга кыймый.
Дулый-тына давыл, дулый-тына.

Ә соңында... бар да онытыла...

***
Сагын! Бүген! Хәзер!

Түзәлмәслек булып, сулык-сулык
сулкылдасын җанда минле яраң.
Йөрәгемне тотып күккә авам:

минем сагынудан
бер ел буе тоташ яңгыр ява.

Төн агара. Хәтер сискәндереп,
җир тетрәтеп җанда йөз мең кабат.
Бу ярату – газап, әмма ярат!
Бу дөньяда беркем беркемне дә
бервакытта яратмаган төсле.

Ярат!

Онытырга омтыл – оныталма!

Һәм табалма дәва, сырхау төсле:
Минем чалымнарны эзлә башкалардан.
Җәйге җилдән килсен минем исем.

Исән әле, җанда, ДНКмда
соңгы очыш томалаган аңым.
Мин шулкадә-ә-әр... синсез калдым.
Таны: дөньяң тулы тик мин барны!
Таны!

 

***
Төнге кояш күктә.

Мин таң көтәм.
Һәр яңа таң җирдә яңа алыш.
Дәръя даулап шашкан йөрәгеңне
учларыңа кысып синең әнә
шып-шыр бушлык тарафына
китеп барыш...

Ярты карыш... якынаю булган.
Төсе уңган
төштән никтер дертләп уянуым.
Сизмәвең дә мөмкин юклыгымны.

Синең язмышыңда минем
табылмаган килеш югалуым.

Ишетелә синең тын алуың.

Кара төндә
минсез, никтер, җиңел сулау кебек.
...Соры бушлык тарафына юл алуың. –
Җан түреңә
калдырам мин кайнар кояш элеп.

Тоташ яңгырлардан ялыксам да.
Зарыксам да.
«Кояшымны кире кайтар», димәм.
Ал таң ата.
Күзләремдә зәп-зәңгәр күк бата.
Май югыйсә.

Җанга салкын тигән.


***

Һәр иртә өр-яңа.
Табигать кызылга, сарыга буяла.
«Бу кадәр җылы көз булалмый», – дисең син.

Пышылдыйм: «Булала. булала!»

Юрама берни дә бу көзгә.
Көн һәм төн, өн һәм төш бутала.
Син барга онытам суларга.
Һәм сиңа йөгергән эземнән
кыраулы үләнгә ут каба.

Югалма, дисең син. югалмам!
Уянам,

әллә соң тереләм үлепме?!
Мин яшәү тәменнән исердем.
Мин хәзер үземнән ирекле.

Элекке берни дә юк инде.
Үткәннәр рәшәдәй уала.
Яз булып язган көз языкмы
җылыга тиенгән дөньяма?!
 

***
Кар суы ерамын яз буе.
Яз быел яңгырлы һәм соры.
Тик
меңъяшәр кояшы җан тулы. –
Һәм шуңа суыкта җып-җылы.

Нур тулы көннәргә мин инде
хатирә түшәмим.
Син диеп яшәмим.
Юк инде исемә төшкәнең.
Ни хикмәт: яңа яз

акылдан яздыра язганда
төн буе син диеп төшләндем.

Ни булды?! Исәнме! Җә, нихәл?!
Язмы соң җаныңда?! Яныңда?!
Һәм минсез дөньяңда иркенме?!

Яктымы?! Җылымы?
Берни юк.

Бер генә мизгелгә бу төштә
син мине сагындың шикелле –
тоелды.

Җә, әйдә, хуш иттек. Бу чатта
син – уңга, мин – сулга китәсе.
Юк, тукта! Соң сүзем. Соң нокта:
Янудан курыкма! Яшәргә онытма!
Укы да утка як бу соңгы хәбәрне:

Бүгеннән арада яткан юл
Җир һәм Ай арасы кадәрле...