Логотип Казан Утлары
Публицистика

Бәхетне эзләп табалар

                                      Бәхетне эзләп табалар...

           Рифат Җамал – шгыйрьнең әдәби тәхәллүсе. Арча вилаятенең бер чигендә урнашкан Мирҗәм авылында, элек колхозчылар дип йөртелгән гаиләдә туып-үсеп, олы тормыш мәктәбен узган, профессор, фән докторы Рифат Җамалетдин улы Корбанов булыр ул. Үзе белән очрашканчы,  аның мәкаль-әйтемнәребезгә, хикмәтле дә, гыйбрәтле дә канатлы сүзләребезгә, якын гына түгел, нәкъ шул рухи мирасыбызны хәтерләтеп торган шигъри тәлгәшләре белән көндәлек матбугат аша таныш булсам да, “Күңел сүрәләре” (1996) исемле беренче җыентыгы мине “әйләнеп” узганмы, ничектер акыл шәрифләремдә төпләнеп калмаган. Аның каравы Мәскәүдә “Заман” нәшриятында чыккан “Янсын йөрәк дөрләп”, күкрәгенә сугып “Мин – адәм баласы” (2016)  дип оран салган, рухына, иҗади юнәлешенә турырак килгән "Өн" (2019) мәҗмугалары язу өстәлемнең түрендә.

         Дөресен әйтим, соңгы елларда тормыш барышын, җәмгыять үсешен, рухи дөнья, кичереш тирәнлекләрен иңләү мөмкинлекләре биниһая булган поэма жанрына “каныгуым” шаукымындадыр инде, Р.Җамал иҗатыннан әүвәл җәелеп сөйләп бирерлек әһәмиятле вакыйгалы, олы язмышлы каһарманлы лиро-эпик әсәрләр эзләп “юлга чыксам” да, мөстәкыйль фикерле, тирән хисле, җанга талгын рәхәтлек биреп, чакма ташыннан чичәнлек утын дөрләткән бер-ике-өч-дүрт юллыклары әсир иткәч, аларны нинди максат белән укыганымны да “онытып” җибәргәнмен. Язма шигъриятебезнең юл башыннан дәвамчыларына хәер-фатыйха биреп торган Кол Галинең атаклы “Кыйссаи-Йосыф” дастаны да буш урында, тиктомалдан туа алмаган, аның телдән-телгә, буыннан-буынга тапшырыла килгән халык иҗаты энҗеләренә, дөнья, бигрәк тә Көнчыгыш поэзиясе казанышларына таянып күтәрелгән булуы фәндә исбатланган хакыйкать.

          Шигърият дигән тылсымлы могҗиза каләм тибрәтүчедән акыл-хис эшчәнлегенә таянып, төрле әзерлектәге укучыны җәлеп итәрлек, сискәндерерлек нәтиҗә ясый белүне таләп итә. “Шигырь – хикмәт, иҗат –  сер”, дигән күзәтү сөземтәсе буларак туган гыйбарә нәкъ шул хакта. Р.Җамал “шагыйрь һәм шигырь” турында күп яза, аның чыганагы, вазифасы хакында уйланудан тукталмый.

   Кемдер шаярта шигырьдә,

   Таланты зур, күрәсең.

   Миннән булмый. Алар бары -

   Күңелнең бер сүрәсе.

           Проза, драма, бигрәк тә сәхнәгә менгән әсәрләрнең берничә авторы була алса да, бәгырьдән өзелеп төшкән җан авазы – шигырь бары тик шәхси генә була, чөнки, Р.Җамал язганча, “Шигырьдә алдап булмый шул / Эчеңдәге-тышыңда, / Курыксаң әйтер сүзеңнән, / Эчеңнән тик пышылда”. Шигырь иҗат итүнең катлаулы да, сөенечле дә булуы, “иярләнмәгән ат” кебек һәркемгә баш бирмәве турында да тәэсирле юлламалары күп аның иҗатында: “Шигырь туа күңелләрдә, / Хис белән тулса гына”. Иҗат белән баеп булмауны да искәртә ул: “Шигырь яза төннәр буе, / Кесәсендә бураннар.”

          Р.Җамалның кыска күләмле, “үтә күренмәле, ачык чырайлы” парчалары күңелне эретеп, җанга талгын рәхәтлек биреп, зиһенне уятып, гадәти тормыш-яшәешебез турында болай да язып була икән, күбесендә олы әсәргә җитәрлек эчтәлек ята дип, кат-кат укып, хәтта беришесен кабатлап та йөрдем. Чынлыкта, “Кулымда –  каләм. / Күңелдә – галәм”, “Курыкмыйм бәхетсезлектән, / Куркам бары билгесезлектән”, “Елап туып та, / Җырлап китсәң иде”, “Акыл – туфрак, белем –  ашлама” кебек тирән мәгънәви эчтәлекле,  “Гомер буе бәйсез булдым, әйттем уйлаганымны”, шикелле “тәкәббер” юлларга тап булып, үзе белән күрешеп-танышканчы, мин ни өчендер аны озын бәдәнле, кәрзингә туп ташлаучы баскетболист кебегерәк күз алдыма китергән идем дә, ул, уртача буйлы, киң җилкәле, гәүдәсеннән, беләкләреннән көч-дәрт бөркелеп торган, парчалары төсле “көләч йөзле”, уен-көлкегә, тапкыр сүзгә маһир ир-егет булып чыкты. Шунда шигърият даһилары Пушкин белән Тукай күз алдына килеп бастылар. Аларга җыйнак, килешле буй-сыннары җиргә аяк терәп басып, мәңгелек белән “сөйләшүләренә”, рухи дөнья киңлекләренә, кичереш тирәнлекләренә үтеп керүләренә хилафлык итмәгән. Күрәсең, сүз сәнгате җим-илһамны һавадан түгел, ә җир-анабыздан ала торгандыр! Хәтеремне ничек кенә “җилләндереп” карасам да, татар шагыйрьләре мохитендә көрәшчеләргә, спорт буенча чемпионнарга, йөзүчеләргә тап булсам да, “колга буйлысын” исемә төшерә, таба алмадым.

          Р.Җамалның шигырьләре, ихласи күңел күчтәнәчләре, бер яктан, тормыш сөземтәсе булулары, икенчедән, кафия, вәзеннәренең, эчке аһәңнәренең төгәллекләре белән, укучыны битараф калдыра алмаслар, дип уйлыйм.

          Ашлык кибәксез булмый дигәндәй, Р.Җамал иҗатында, аеруча юллыкларында "сөткә киткән" яисә мәгънәләре ачылып җитмәгән юллар да күңелне “тырнап” үттеләр:

  Укытучы,

  У-у, тукучы!

Яки

Утыртсаң – бакча була,

Урламасаң –  акча була!

          Капканы шыр каерып ачып кергән “Кышларны яз көтеп уздырам”, бигрәк тә “Адәмдә – бет, Галәмдә – кеше” кебек “тәэсирләнүләре” аның мөмкинлекләреннән түбәнрәк торалар. Әлегә укучыга ирештерелгән иң тулы җыентыгын “Мин – адәм баласы” дип атаган шагыйрь, аны “беткә батыргач”, аңа галәмдә Кеше хокулары бирә аламы?.. Аннан килеп, Адәм белән Кеше берүк затлар яисә синонимнар түгелме? Бәлки, автор укучыны сискәндереп, уятып алу өчен мондый гайре табигый юллар да кирәк, дип уйлый торгандыр? Белмим тагын. Мондый “тәҗрибәләр”, әлбәттә, аның “Кое казый инә белән”, “Ташка да кадак кага торган” лирик героеның “йөзенә” кызыллык китермиләр. Чөнки ул – җир кешесе.

   Фәрештәләр эзләмәгез

   Кешеләр арасыннан –

   Фәрештәләр күктә туган

   Адәм – җир карасыннан.

“Җир карасыннан” туган кеше “моңнары”н ул шигъри юлларга күчерә белә.

Шигырьләрең моңсу, дисең,

Гел аерылу турында.

Бергә чакта ничек языйм,

Кулым – синең кулыңда.

            Яисә

Миннән калмас инде ташпулатлар,

Калса калыр бары моңсу җыр.

          Р.Җамал күптәннән билгеле, әдәбиятта яктыртылган мәүзугъларга яңача төсмер биреп, көтелмәгән үзенчәлекләре белән ача да куя.

   Дошманың сукканга

   Син һәрвакыт әзер.

   Дустың чиертсә дә,

   Буладыр бик авыр.

          Ошбу дүртъюллыктагы халәтне кем генә кичермәгән дә, кайсыбыз гына дошманына каршы тора алып та, дусларының хыянәтен авыр кабул итмәгән! Яисә менә адәм гомеренең мәңгелек белән чагыштырганда, бер мизгел генә булуын, әдәби образ дәрәҗәсенә күтәрелгән “тынлык” белән  бәйләп күңелгә сеңдереп, искә-ятькә төшергән юллары:

   Кеше тынлыктан килә дә,

   Тынлыкка китеп бара.

   Күкрәп кал, кеше гомере

   Тынлыктагы бер ара.

          Кеше гомеренең кыскалыгы, аның кадерен белү кирәклеге турында күп уйлана шагыйрь.

   Бик күпләрнең җаны ташып,

   Түгеләдер.

   Ак кәгазьгә тамчы-тамчы

   Сибеләдер.

Алдагы юлларда Гомер – Вакыт арасындагы якынлык белән “тартышка” да “ачыклык” кертелә.

   Безнең Гомер – бу Вакытның

   Бер мизгеле, бер мәле.

          Галәм киңлекләрен хыялында иңләүдә “Мәңге утта” янган, Вакыт – Чиксезлек белән көрәшүнең мәгънәсезлеген аңлаган философ-шагыйрь, үзен азга булса да тынычландырып, юатып куйган нәтиҗәгә килә, ягъни каршылыкта тәңгәллек, эчке гармония эзли.

   Олыгайгач бу дөньяда

   Сабырлык кирәк.

          Табигате, халәте рухиясе белән лирик шагыйрь, эчке кичерешләргә, интим мөнәсәбәтләргә өстенлек биргәндәй тоелса да, үз халкының баласы буларак, ул сәяси, иҗтимагый мәсьәләләрне дә чит-ят күрми. Дөньяда барган, ил язмышындагы хәл-әхвәлләргә үз карашын, шулай әйтергә яраса, шәхси бәясен белдермичә калмый. Аерым алганда, шагыйрьнең милләтара мәсьәләләргә мөнәсәбәтен гамәлгә ашырганда, үзара аңлашу, гаделлек хөкем сөрер иде кебек. Чөнки:

   Башка милләтләрне хурлап,

   Милләт булмый зуррак, – ди ул, өздереп.

          Гасырлар дәвамында хәл ителмичә, безнең чорда аеруча куертылган низагның “чишелеше” ике юлга сыйган да куйган. Чыбыркы шартлаткандагы яисә яшен ялтырап алгандагы шикелле генә.

           Халкы, аның теле иң авыр сынаулар кичергән көннәрдә шагыйрь мәрткә китеп, дәрвишләр сыман аякларын бөкләп, оеп утыра алмый. Милләт язмышын үз шәхси хәсрәте дип кабул иткән иҗатчы бүгенге борчуларны тарих “тәрәзәсенә” куеп бәяли. Галимнәр том-том фәнни-гыйльми хезмәтләр, монографияләр багышлаган фикер-фаразларны берничә юлга “сыйдыра”.

   Берсе – болгар, берсе – кыпчак.

   Берсе – Алтын Урдадан.

   Әллә инде татар дигән

   Милләт һич тә булмаган.

 Җитмәсә әле татарны “берсе – мишәр, берсе – типтәр, кайсылары керәшеннәргә бүлгәлиләр”. Ошбу  фикер гасырлар дәвамында татар “җәйләвендә” гомер сөргән башкорт кабиләсе дә “ата-анасын талап”, олы милләт булмакчы, дип тә тулыландыруга “өстери”.

         “Әй, татарым, син кайда соң?” дип, ул телгә алган мишәрең әйтмешли, безгә “берцәк” бердәмлек, бер йодрыкка төйнәлеп бетү җитмәүгә зарланып, югалып калгандай була да, “аңына килеп”, хыялына ирек куеп, “мөстәкыйльлек алган” татарның үткәнен һәм киләчәген болайрак күзаллый:

   “Чыңгызхан” да “Тимерхан”дыр,

   “Хан”ныкыдыр хәмере.

   Мөстәкыйльлек алса татар

   Булыр аның әмире.

Әмирләрнең кулы каты,

Каты булыр әмере:

“Миңа каршы килгәннәрнең

Булмас хәтта кабере”.

          Бу кыю, кырыс юлларны, иншалла, бирсен Ходай дип хуплап, ахыр чиктә, адәм баласының, бу очракта татар милләте вәкиленең, хыялларына “канат куярга” булса да хаккы бардыр дип тә өстисе килә. Р.Җамалның  әлеге фаразында якташы да, кумиры да Тукай иҗатында яңгыраган аһәңнәргә якынлыкны сиземләве кыен түгел. Бөек шагыйребез мирасы Р.Җамал өчен фикри таяныч ноктасы һәм шигъри осталыкка өйрәнү мәктәбе, образын кайта-кайта уйлану, соклану чыганагы. Нәкъ шул ноктада Р.Җамалның полемист холкы, укучыны “котырта”, бәхәскә тартып керү сәләте ачыла да куя. Ул “башын җүләргә” салып, гади генә күренгән соален калкытып куя.

Тукай

Тукай булыр идеме икән,

Әгәр булса бай?

          Гади уйлану төсендәрәк әйтелсә дә, бу юллар белән һич кенә дә килешәсе килми. Беренчедән, Тукай тәкъдирен үзе сайлап алмаган, язмыш җилләре аны шул хәлгә куйган. Икенчедән, хәзер кем бар җаваплылыкны алып өздереп әйтә ала: әгәренки, Болгар кунакханәсенең бер карават, өстәл белән берничә урындык кына сыярлык бүлмәсендә гонорар тиеннәрен санап утыру урынына гаилә корырлык йорты булып, янында, Рифат кордашның Даниясе шикелле, “Йөрәгемнең парәсе – Син,  / Күземнең карасы –  Син! / Син –  минем бәллүр бәхет, / Син –  минем алтын тәхет” дип зурларлык (бәлки, ул алай ук “төчеләнмәс тә” иде) Зәйтүнәсе –  җинкисәге янында рухландырып торса, үзе исән чакта ук, дөнья киңлекләренә чыгар, тагын да тәэсирләрлек әсәрләрен иҗат итәр иде. Байлыкка килгәндә, Дәрдемәндкә алтын базлары гаҗәеп тирән, моңсу, халкыбыз тормышын, рухи дөньясын иңләгән шигырьләрен иҗат итүгә комачауламаганнар дип беләм. Рус шигъриятенең титаны Пушкин, Петр патшаның яраткан гарәбенең оныгы, кадер-хөрмәттә яшәп, байлыкта йөзсә дә, халкының холкын, рухи дөньясын, гафу итегез, “хәерче” М.Кольцовтан тирәнрәк чагылдырган.

 Фикри җегәре, образлар системасы, жанрлык хасиятләре, кичерешнең эзлекле үсеше яссылыгыннан килеп бәяләгәндә, Р.Җамал иҗатының төп өлешен, мәхәббәт, сөю-сәгадәт мәүзугъларында “куенына сыйдырган”, лиризм, психологизм, сагыш белән өретелгән күңел лирикасы алып тора. Аның рухи дөнъясын, омтылыш-ниятләрен аңлауда “Ярат” шигыре “манифесты” сыманрак кабул ителә.

         Шагыйрь үгет-нәсихәт, киңәш биреп кенә калмый, үз шәхесен тирәнрәк ачуга омтылып, укучысы белән ачыктан-ачык диалог “алып бара”. С.Хәкимнең “Күңелем Ленин белән сөйләшә” дигән гыйбарәсен юллама итеп алып, “Мин үзем белән сөйләшәм әле”... шигырендә өлкән каләмдәше белән “астыртын төртмәле” бәхәскә керә. 10-9 иҗекле силлабик системабызда язылган, дүрт куплетлы шигыренең һәр яңа юлын “Үзем белән сөйләшәмен әле” җөмләсе белән башлап, “шыпырт кына, тып-тын килешеп”, “талгын җылы җил”не күңел тибрәлешләре уртасына алып кереп, әүвәл үзенең холкы “карлы-бозлы” булса да, вакыт, ара, бигрәк тә ялгызлык, сагыш, өмет, ахыр дуслык кебек “хисси-тойгылы” төшенчәләр даирәсендә күңеленең йомшаруын, игелеклерәк була баруын сизә.

   Үзем белән сөйләшәмен әле

   Шатлыгымда, кыен чагымда...

Бергә күтәрәбез бу тормышның

Карасын да һәм дә агын да.

Адәм баласының барлыгын биләп алган, беребезне дә әйләнеп узмый торган мәхәббәт турында ул алдарак атап узган “Ярат” шигырендә “Үземнең тик бер гозер – Яратмый узма, гомер!”,  дип, ошбу мәүзугъның иҗат кредосы буларак калкытып куйган иде. Ошбу интим хисләрне сурәтләүдә Р.Җамал белән 70-80 нче еллар шигырьләре белән “яшь” Р.Гаташ кына ярыша ала торгандыр. Әлеге тойгының кавышу-аерылышу, аңлашу-рәнҗешү, тугрылык-хыянәт кебек кайсы чагылышына мисал ихтыяҗы туса да,  “мәңге гашыйк” Р.Җамалның мәхәббәт сагасын1 табарсың. Менә яшьләрнең тәүге очрашуын күргәзмәле сурәтләгән дүртъюллык.

   Беренче үбешү,

1.Сага –  Скандинавия, Ирландия халыклары фольклорында киң таралган, нигездә мәхәббәткә багышланган шигъри риваять

“Ояла-ояла...

Беренче мәхәббәт –

Пыяла –  уала.

         “Кемдер пышылдый...” шигырендә хисен һаман да “йөгәнли” алмаган зат үзен аклау юлын сайлый.

   Сөям әле. Сөюләрем

   Яшем белән килешми.

   Сөям дә, сөеләм әле –         

   Мин яшьләрдән киммени?!

 “Йөрим әле юләр булып” дип, үзен “чеметеп”, кешеләрдән оялган була да “Кирәкми акыллары” дигән кискен карарга килә. “Яшь гашыйк” белән “карт юләр” узган сөенечле дә, көенечле дә “мәхәббәт юлы” “Бар да үтә...”, “Кемдер сөйли, кемдер хурлый”, “Арабызда юкса...”, “Өнемдә дә син” кебек сөю-сөелү сагасын тәшкил иткән шигырьләренең үзәгендә. Аларның “Мәҗнүне” үз йөрәгенә генә сыймаган хисләре белән ихластан уртаклаша, түзмәгәч, аларны шигырь юлларына чыгара. Чөнки шигырьне дә бит “язып була... Сөю белән тулса күзләрең”, ди ул һәм яшәеш ямен, кешелеклелек рухын аңлауда мәхәббәтне шигъри “код”-ачкыч дәрәҗәсенә күтәрә.

Шул күзләргә карап аңлап була

Бу дөньяның бөтен ямен дә,

Шул күзләргә карап аңлап була

Кешелекнең бөтен мәнен дә...

(“Шул күзләргә...”).

“Сагынуларымны белде...” шигыренең үзәгендә гашыйкның хисләрен бүлешмәгән, кабул итмәгән өчен “рәнҗү” ятса, “Учаклар сүнә таңда...”,  “Синең белән бергә чакта...”, “Гомер ике килми, диләр” парчаларында үзен аңлау ләззәтен татыган шәхес мәхәббәт бишегендә “тибрәнә”.

   Син – тиңсез гүзәлем!

   Өзелеп үзәгем,

   Килдем мин, баш иеп, яныңа

   Яраткан сөялем,

   Тик сине сөямен.(“Син – тиңсез гүзәлем!).

Төн йокыларын качырган – сагыш, бәхетсез мәхәббәт, ялгызлык моңы шигырьдән-шигырьгә күчеп, яңа нюанслар алып үстерелә.

  Әле ярый яратмадың,

  Газапларга салдың да...

  Кулга каләм алдым да

  Сиңа әйтәсе сүзләрем

  Ак кәгазьгә төшердем.

Лирик затның күңеленнән ташып чыккан ихлас хисләр, тәүбә, истигъфар иң туң йөрәкләрдә дә җавап тойгылары уятмый калмаслар, дип фаразлыйм. Хисси сюжетлы “Йөрәк җилкенә” газәлендә яз исе өн белән төшне бутаган гашыйкның йөрәген иләсләндерә, чөнки табигатьнең бу фасылында киек казлар, торналар туган якларына кайталар, сөйгәнен көтүченең күңеле шул манзараны күзаллап, наз белән тула (“Тулы наз”). Шулай бер мизгел саташып ятканнан соң гына, ул уянып китеп, аңына килә.

   Чү! Уян әле –

Агачлар сары

Казлар да кайтмый,

Китәләр бары.

Хыялый дөньядан “кайткан” шәхеснең кәнагатьсезлек хисен җылы, ягымлы дулкын алыштыра.

   Аңладым – килә

  Күңелем яры!

“Уйлар, уйлар...”, “Хыялларың вак булсалар”, “Ярага дәва булырмы?”, “Ничә гасыр бара бәхәс”, “Соңлама”, “Син, кызый, уйнама” кебек шигырьләрендә һәм җырларында югарыда искә алып үтелгән әсәрләрендә. Р.Җамал иҗатының төп үзенчәлеге: капма-каршы мәгънәле күренеш-төшенчәләрне янәшә кую, ягъни антитеза ысулы ятканы күренә һәм аның парадоксларга өстенлек бирүе (чын шигърият, минем уемча, шуннан башка була алмый) иҗатының буеннан-буена сузыла. Менә шуларның иң еш кулланылганнары: өн-төш, йоклау-уяну, ярату-яратмау, кап-кара кайгы-ап-ак бәхет, дошманнар ярсыта-якыннар елата, өстәлә кабер-өзелә бәгырь, вакыт-мизгел бәхет-сагыш...

          Мәхәббәт нинди генә бөек көчкә ия булмасын, ул дөнья, яшәеш мәшәкатьләреннән качып, тимер коймалар артына яшеренеп “чәчәк ата” алмый дигән фикерне уздыра шагыйрь “Каен һәм Имән” исемле аллегорик тезмәсендә. Мин бу газәлне хәзерге шигъриятебезнең кешеләр фаҗигасен  табигать күренешләренә бәйләп сурәтләгән сугышның асылын фаш иткән иң уңышлы тәҗрибәләренең берсе дип саныйм. Бер-берсенә сыенып үскән сылу Каен белән “баһадир” Имән арасындагы “җылы” мөнәсәбәт кыз белән егетнең рухи якынлыгына, мәхәббәтләренә ишарә сыман кабул ителә.

          Мәгълүм булганча, Көнчыгыш шигъриятендә Таһир-Зөһрә, Мәҗнүн-Ләйлә, Ширин-Фәрһадларның (Көнбатышның Отеллолары соңрак пәйда булалар) Җир шарына сыймастай ялкынлы мәхәббәтләре фаҗига белән тәмамлана. Бәхетле сөю-сәгадәт нурында, гадәттә, ике кеше генә “коена”, ә трагик мәхәббәт бөтен мәдәни дөньяны сискәндерә. “Каен һәм Имән” шигыренең каһарманы, сөйгәне белән саубуллашып та өлгерә алмыйча, сугышка алына һәм вафат була. Шул ук елны Имәнне яшен суга. Табигать белән кеше язмышы арасындагы параллелизм композицион үзәкнең иң тәэсирле алымы буларак үстерелә. Һәр елны кар сулары агып, язлар килгәч, йөрәге өзгәләнүенә түзә алмыйча, кыз аланга килә.

   Сөялә ялгыз Каенга,

   Каен аның сердәше...

   Әллә каен суы тама,

  Әллә инде күз яше.

(“Каен белән Имән”)

          Р.Җамал иҗатында табигать күренешләрен турыдан-туры кеше хисләренә, шигъри аһәңгә бәйләп сурәтләнгән шигырьләре күп түгел. Мәгәр табигать фасылларын үзәккә алган парчаларында аның күзәтү һәм чагыштыру, көйләп-сөйләп бирү осталыгы күренә. Менә шундый дүртъюллыгы.

  Көзге шигырь – сары яфрак:

Тын гына, талгын гына...

Язгы шигырь – умырзая! –

Бозларны ватып чыга.

Рифат Җамалның мәхәббәт, һәркемнең аңа гына хас шәхси кичерешләрен сурәтләүгә багышланган шигырьләренә игътибарны юнәлтү һич кенә дә иҗатчыны тематик тарлыкта гаепләүгә алып килмәскә тиеш. Кыска күләмле, хисси фабулалы шигырьләрендә ул яшәешнең төрле, күпъяклы, чагылыш- күренешләрен үзәккә ала.

          Каләм иясе, бигрәк тә “шагыйрь гомере буена үзен яза”, дигән гыйбарә бар. Хәятебез тоташ шатлыктан, сөенечле хәлләрдән генә тормый шул.

  Батырмакчы булдылар,

  Батмадым.

........................................

Мин көчле, мин үлмәм

Барыбер җиңелмәм.

Мондый әрнүле юлларның тиктомалдан тумаганын тирәнрәк күзаллау ихтыяҗы аның тормыш юлы белән танышу теләген тудыруы – табигый. Юл уңаенда гына әйтелгән түбәндәге икеюллыгы аның, төрле “баскычлардан” торган биографиясенә “ачкыч” эзләүгә этәрде. “Сагышларны сорап алмыйлар”, дигән беренче мисрагны кул чабып хупларга да өлгермисең, “Бәхетне дә эзләп тапмыйлар”, дигән икенче юлы аптырашта калдыра. Кафия, вәзен тәңгәллеге яисә укучысын “котырту” (аның ул гадәте барын күреп үттек) өчен китерелгән дип кабул итеп, үз тормыш юлын күз алдына китерсә генә дә, бу гыйбарәне бусагадан кире кагар иде кебек. Чөнки аның биографиясе туктаусыз һәм даими рәвештә “бәхет эзләүгә” хрестоматияләргә керерлек мисал була ала.

          Һәр елганың чишмә башы булган шикелле, һәммәбезнең беренче сулыш алган, туып үскән төбәге бар. Р.Җамалның туган авылына багышланган гаҗәеп ягымлы, күңелләрне эретердәй, “Мирҗәмем – җир яме” исемле, күңелгә ятышлы мәрәсиме бар. “Авылымның тузанына чаклы якын миңа элек-электән... / И Мирҗәмем – минем җир яме!” дип соклануын, ихласи мөнәсәбәтен шигъри юлларга чыгара. Кулы һәр эшкә килгән, көч-дәрте ташып торган, җор телле, аралашучан егет әти-әнисе янында каласы да бит, юк шул, “бәхет” дигән йолдыз аны үзе артыннан “ияртеп” китә. Сәбәбе дә табыла. Туган авылында башлангыч мәктәп кенә булу нәтиҗәсендә урта белемне Балтачта ала һәм күңел сиземләве, җан тартуы белән дип уйлыйм, югары уку йортын тәмамлап, ветеринария буенча белгечлек ала. Армия мөддәтен үтәгәннән соң укыта, әүвәл фәннәр кандидаты, алга таба үз белгечлеге буенча доктор, профессор дәрәҗәләрен яулый. Р.Җамалның “бәхет белән булышуы” шуның белән тәмамланган дип уйласагыз, бик нык хаталанасыз. С.Хәкимнең яраткан гыйбарәсе белән әйткәндә, “сез аны просто” белмисез! “Хәйләкәр” фортуна, неон утларын җемелдәтеп, аңа елмаеп тора төсле. Фән юлыннан уңышлы атлап баруына карамастан, мәктәптә укыганда ук башлаган мавыгуын дәвам итеп, шигырь язудан да туктамый, 1996 елда беренче мәҗмугасы басылып чыгып, уңай бәя алуы аның административ баскычларны “космик” тизлектә үтүен хуплап, “фатиха” биреп тора сыман. 1998 елда Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителә, шул ук санәдә “Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе” дигән мактаулы дәрәҗәгә лаек була һәм профессор Рифат Корбанов Ветеринария академиясенең ректоры итеп сайлана. Бер елдан соң терлекләрне дәвалауның яңа ысулын тәкъдим иткән өчен аңа Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе бирелә.

           Милли җанлы институт хуҗасы кайбер фәннәрне, берише уку-укыту әсбапларын татарча язуны, укытуны, үзе үрнәк күрсәтеп, башкалардан да таләп итә. Бу яңалыклар күпләргә ошамый. Көнчеләрнең кытыклары килеп, кылган игелекләре өчен “рәхмәт”е дә озак көттерми. Аны милләтчелектә, татар галимнәрен үстерү белән артык мавыгып китүдә, үзенә төрле матди ташламалар ясауда гаепләгән хатлар төрле инстанцияләрдә пәйда була. Тырнак астыннан кер эзләп, чебеннән фил ясаган, еш кына фамилиясен куярга “оныткан” язмалар хуплана. Рифат каләмдәшнең андый шикаятьләрне тикшереп, “ачыклык” кертергә килгән “кәмиссияләр” тудырган йокысыз төннәрен күз алдына китерә алам. Без аның белән төрле елларда бер үк сират күперен кичкәнбез икән. Бу илдә иҗтимагый тормыш шуңа җайланган: яла якканнарны тикшерү, эзләү, аларга җәза бирүгә караганда, “гаепсездән гаепле”дән котылу җиңелрәк булып чыга. Тәлинкә тота белмәгән яисә теләмәгән, җитмәсә, буйсынмас холыклы профессор Рифат Корбановны ректорлыктан азат итәләр. Бу чорда аның кичергәннәре, язмыш сынаулары йомшак холыклы кешеләрне кабергә җыеп куйса, Р.Җамал кебек үз көчләренә ышанганнарны чыныктыра. Нахак гаепләүләр, һәртөрле тикшерүләр үз-үзенә, хакыйкатенә ышанган Рифат Җамалетдин улында көрәшчене уяталар. Ул көнләштерерлек үҗәтлек белән хокук кануннарын, юриспруденция фәне нигезләрен өйрәнә. “Корбанов эше” Россия югары мәхкәмәсенә хәтле барып җитә. Ул үзенә ягылган гаепләүләрне кире кагып, аның җитәкчелегендә академиянең алгарыш кичерүен исбатлап, җиңүче булып чыга. Аңа хәтта ректорлык вазифаларына кире кайтуны да тәкъдим итәләр. Ул аннан баш тартып, югары уку йорты белән арасын өзмәсә дә, башы-аягы белән шигърияткә кереп чума, “каләм белән галәм”не иңләп, “ай нурында” җанын тынычландыра. Бу хакта ул ярым шаярып, чынлыкта, үз башыннан узганнарны күздә тотып, болай дип яза.

   Зурладылар – күп яздылар

   Яхшысын да, яманын да.

   Хурладылар – күп яздылар

   Дөресен дә, ялганын да.

          Ничек кенә сәер тоелмасын: тормыш сынаулары, лаексыз рәнҗетүләр аның шигъриятенә яңа юнәлеш – мотивлар алып киләләр. Шуларның берсе –  җаны белән аңы арасындагы эчке тәңгәллекне, гармонияне сиземләү булса, икенчесе – галимлек, фәнни эзләнүләр белән шигъри фикерләү, аң белән хисси дөнья арасындагы якынлыкны, үзара керешүне яңа югарылыкта аңлау. Шул олы төшенчәләр тыштан гади һәм гадәти күренгән аз сүзле, тирән фикерле дүртъюллыкларда ачылалар да куялар.

   Мине җитәкләгән

   Җаным белән аңым,

  Әйтерсең лә, алар –  

   Кичем белән таңым.

    Яки:

   Шагыйрьтүгелмен мин,

   Мин – галим.

   Ә шулай да шигырь язам

   Нигә мин?

          Күрелгәнчә, ни-нәрсә турында язса да, гражданлык лирикасы да, сөю-сәгадәт, интим хисләрне сурәтләгән шигырьләре дә “мин” исеменнән бара, ягъни автор тормышның бар күренешләренә үз бәясен бирә, дөнья сурәте аның шәхси кабул итүендә күз алдына бастырыла. Аз сүзлелек акыл катламыннан килсә, “мин”ендә холык-фигылен чагылдырган зирәклеге алга чыга. Тормыш барышында нәрсәнедер югалтуда да (мәсәлән, ректорлык мөнбәрен) ул уңай, позитив якны күрә.

   Һаман да алга барам...

   Кемнәрдер төшеп кала –

   Җиңеләя арбам.

Аның иҗатына хас полемик ялкын, бәхәсләшү рухы   сүрелми, ә яңа фәлсәфи-этик юнәлеш ала.

         Бу чорда кичергәннәре “Безнең киләчәкләр – куе томан”, “Ярага дәва булырмы?”, “Уйлану”.  “Дусларның яңалары” кебек шигырьләрендә мәгълүм эз калдырып, йөрәгеннән чыккан ярсуын  “Бездә үлгәннәрне үлеп яраталар”, дигән беръюллыгында чагылдырса да, ул төшенкелеккә бирелеп, үпкәсен, үзен  яратмаганнарга рәнҗүен шигырь юлларына кертүне түбәнчелек саный. Шул ук вакытта ул яшәү, кешелегеңне саклап калу өчен көрәшнең кыйммәтен дә ачык күзаллый.

Бу дөньяда юктыр бушлай берни-

Тик бәһасе генә төрлерәк.

........................................................

Тып-тын китә даһи... Ә кайчакта

Дөнья яңгырата “буш куык”.

          Сүз остасының иҗади үсеше тормыш тәҗрибәсенә, хис-кичереш үсешен эчке дисциплинасына буйсындыра белүенә дә бәйле икәнлеге ачык төсмерләнә. “Буш куыклар” Р.Җамалның сурәтле фикерләвендә шигърият дип аталган тылсымның тышында “калдырылалар”.

          Күргәнебезчә, катлаулы, олы тормыш мәктәбе узган, белемле, күп яктан әзерлекле Р.Җамал күзәтүчән, һәр детальгә игътибарлы булса да, күргән-белгәнне чәчми-түкми, реалистик төгәллек белән кәгазьгә төшерүче дә, тормышны бизәп сурәтләүче дә түгел. Илебез, бигрәк тә Татарстаныбыз яшәешендә дә барысы да ал-гөл, тормыш ямьле, дөнья түгәрәк дип күпертеп сурәтләүче романтик дип тә булмый аны. Тормышны нәкъ булганча кәгазьгә төшерүче натурализмны да шигъриятенә кертмәскә тырыша.

          Һәр язучы рухына, иҗади юнәлешенә, өслүбенә якын кумирларын сайлый яисә аны “табып” алалар. “Ак каеннар, акбүз атлар”исемле “Өн” җыентыгына язган керешендә Р.Зәйдулла болай ди: “Дүртъюллык робагыйлар Шәрыктан килгән мирасыбызның бер өлешен тәшкил итә. Дәрдемәнднең халык күңеленә кереп калган кыска шигырьләре дә хәтергә килә. Узган гасырның 70 нче елларында Равил Фәйзуллин да татар укучысын “нюанслар иле”нә сәяхәткә чакырды”. Р.Җамал С.Хәким, Ф.Яруллин, М.Әгъләм, үзе белән иңгә-иң терәп иҗат иткән М.Мирза, Р.Мөхәммәтшиннардан “якты нур” алса да, аңа Р. Фәйзуллинның очкынлы да, ялкынлы да тыгыз эчтәлекле кыска шигырьләре аеруча якын һәм таяныч ноктасы. Өлкән каләмдәше иҗатыннан алган “Сагынырсың дип уйласаң да, ялыныр дип уйлама” кебек юлларын мөстәкыйль шигыренә нигез-өлге итеп ала. “Равил Фәйзуллинга ияреп”, дип аңлатма бирүне дә оят яисә хурлыкка санамый.

          Р. Җамал каләмдәшләрен, тәнкыйтьчеләрне игътибарсызлыкта яисә иҗади казанышларын күрмәмешкә салынуда гаепли алмый. Аның кыска күләмле, югары зәвыклы, яшәешебезнең төрле якларын, кыйбла- кыйтгаларын үзәккә алган шигърияте Г.Бәйрәмова, Х.Ибраһим, Р.Низами, Р.Зәйдулла, З.Мансуров кебек таләпчән, югары дәрәҗәле шагыйрьләр, КФУ профессоры, язучы Ф.Галимуллиннарның күңелендә илһам нуры кабызып, җыентыкларына юллама язуга, иҗатына бәя бирүгә кулларына “Каурый каләм” тоттыра. Беришесен ректорлыгы ( дөнья хәлен белеп булмый) үзенә тарткандыр дияр идең, мәкаләләрнең барысы да диярлек аны инде югары дәрәҗәдән “коткаргач” язылганнар. Димәк, хикмәт бары тик шигъриятенең сыйфатында гына. Әйтик, Р.Зәйдулла мәкаләсен “Шигырь кешедә өмет уятырга тиеш”, дип башлап җибәрсә, З.Мансуров мәкаләсен Р.Җамал “галимлектә дә, шагыйрьлектә дә яңадан-яңа казанышларга ирешсен”, кебек теләк белән тәмамлый. Ф.Галимуллин “Шагыйрь җаны” мәкаләсендә “Р.Җамал шигырьләре йөрәктән сыгылып чыккан хисләр ташкынын хәтерләтә”, дип өсти.

   Хакыйкый, агымдагы сүз сәнгатебезнең “кыскалыкта – осталык” таләбен үтәү юлында, мең еллык поэзиябезнең тотрыклы ачышларына таянып, үз өслүбен, үз юлын тапкан “Рифат Җамал” тәхәллүсле шагыйре бар дигән идек. Ул бай һәм тыгыз эчтәлекле бер-ике-өч-дүрт юллыкларында афористик фикерләүнең чикләнмәгән мөмкинлекләрен ачып, хисси сюжетлы әсәрләрендә кеше кичерешләренең тирән серләренә үтеп кереп, үзен тел тылсымын тоемлап иҗат итүче хәрәкәттәге лирик-моңсу җанлы шәхес итеп танытты. Аңа илһам нуры халкыбызның олы рухыннан, самимилек туган  җиреннән килә, дип уйлыйм.