Логотип Казан Утлары
Шигърият

Адәм баласы

***

Кар төшә дә эри: –

Пары оча күккә...

Адәм баласының

Гомере – бер тамчы,

Бер карлы бөртектәй.

 

***

Яуланган кыры бар,

Бар яуланыласы...

Адәм баласының

Җилләр хөкемендә

Кылганлы даласы.

 

***

Шик-шөбһәсез үтмәс

Яшәлгән бер көне...

Адәм баласына

Җан дусты чыгарыр

Яшерен хөкемен.

 

***

Юрганына карап

Аягын сузалган

Адәм баласы җир

Шарын җиде кабат

Әйләнеп узалган.

 

***

Түбәсен коруга

Килеп кояр яңгыр.

Адәм баласының:

– Иртәгә, – дигәне

Бер елга соңарыр.

 

***

– Бу дөнья – өч көнлек, –

дип әйтүен әйткән...

Адәм баласы ник

Гомере чикләрен

Тәмам кечерәйткән?..

 

***

“Сүз куертып кына,

Май төшмәс” – дигәнне

Адәм баласының

Туа-тумышыннан

Аңлыйсы килмәде.

 

***

Юк җил күтәрелмәгән,

Үтeлмәгән ара...

Адәм баласының

Уңайга торганын

Җил җәһәтрәк ала.

 

***

Үрчетеп аера

Корт анасы күчен...

Адәм баласының

Мөстәкыйльлегенә

Үрнәк булсын өчен...

 

***

Болын, кыр, даласы

Тояк тоймас булды.

Адәм баласының

Йорты-курасына

Елан кереп тулды.

 

***

Мәгънәле вәгазен

Тыңлап, тынып торыр...

Адәм баласының

Күп белдеклесеннән

Колак тонып торыр.

 

***

Түтәлгә таш төште –

Изелде гөлләре.

Адәм баласының

Күршесенең оеп

Намаздагы мәле...

 

***

Көлке куып килер,

Китмәс ары узып...

Адәм баласының

Кимсетеп көлгәнен

Калдырыр тузгытып.

 

***

Шат йөзе – бәхетле

Сәгате, мизгеле...

Адәм баласының

Шул хәлен күпсенеп,

Күңелен биздермик.

 

***

Иртәдән торганы

Килерен киметмәс.

Адәм баласының

Юрганы япканын

Күтәрер көч җитмәс.

 

***

Күргәннең – күзе юк,

Ишетми – ишеткән.

Адәм баласы үз

Туганыннан бизеп

Иблисне иш иткән.

 

***

Хәсрәтле хәленнән

Хәбәрдарларыннан

Адәм баласынының

Котылыры булмас –

Гаепләү әреннән.

 

***

Кемне кем узган да,

Кем кемнән калышкан?

Адәм баласының

бизенмәс хыялы

Комарлы табыштан.

 

***

Сан җитмәс хәзинә

Шыплап тулган җиргә.

Адәм баласына

Хәрамын – хәләлен

Танырга җай бирә...

 

***

Эт мәчене куа –

Белеп тоталмасын.

Адәм баласының

Кысыр селтәнүе –

Көлкегә калмасын.

 

***

Куркаклык – мескенлек,

Батырлык – юләрлек.

Адәм баласының

Мескен батырлыгы –

Тилереп үләрлек...

 

***

Исәбе, хисабы

Үзгәрә көн саен...

Адәм баласының

Базары ябыла

Табалганчы җаен.

 

***

Чакрымнар арасын

Бер тында үтәлгән

Адәм баласының

Оныгын иңендә

Ташбака күтәргән...

 

***

Ишеге, тәрәзе –

Аркылы такталы...

Адәм баласының

Ятим йорт түбәсен

Елап, җил каккалый.

 

***

Үчен алмый калмас

Кыерсытылганы:

Адәм баласының

Турысын әйткәнгә

Үте сытылганы.

 

***

Ябылган юрганы

Ябалган табанын...

Адәм баласының

Атлы-сукалысы

Табалган тәгамен.

 

***

Күңеле пәрдәсен

Күтәрәлмәде исә,

Адәм баласының

Көннәрен телгәләп

Көя-телә кисә...

 

***

Тырмасына басып

Маңгаен канаткан

Адәм баласының

Мәңгелек бабасы –

Маймыл шаклар каткан.

 

***

Кемгә, кайчан, кайда? –

Сан җитмәс сораулар

Адәм баласының

Тәне туфрак булыр –

Җаныннан сорарлар.

 

***

Дөньяны яулаган

Иярләгәч атын...

Адәм баласының

Нишләтер дөньясын

Баетылган Атом?

 

***

Таяну ноктасы

Табанында ласа...

Адәм баласының

Җайланыр дөньясы

Катлауландырмаса...

 

***

Илтеп биргәндә

Ияреп кайтканы...

Адәм баласының

Гомер базарында

Табып югалтканы...

 

***

Шөкерана кылып,

Бәхеткә кинәнгән

Адәм баласының

Йөземе, хөрмәсе –

Юкәдә, имәндә...

 

***

Айдан-айга сузып,

Җиткерә тапканын...

Адәм баласының

Күрсәтәсе килмәс

Качырып капканын.

 

***

Бердәмлеген тойса,

Көч-кодрәте артыр...

Адәм баласының

  • Берүзем, - дигәне...

Тик телендә батыр.

 

***

Чигенер чире дә,

Җитдисә тәкате...

Адәм баласын

Чиргә сабыштырыр

Үтмәс бер гадәте.

 

***

Көнозын – ызанда,

Төн озын – кысанда.

Адәм баласының

Үзгәрмәс ил-көне

Кыйбласын борсаң да.

 

***

Җир, су – шәхси милек,

Болын, кыр – хосусый...

Адәм баласының

Нәфесе азганы

Кайчан бер косыр соң?

 

***

Сорап килгәне бар,

Биреп җибәргәне...

Адәм баласының

Бар гомере буе

Читтән имәлгәне...

 

***

Бирмәс борын тартып

алсалар аласын...

Адәм баласы үз

Яныннан ук алмас

Арада каласын.

 

***

Челлә көн уртасы –

Карлы яңгыр яуды...

Адәм баласының

Битараф чырае

Йокылы-уяулы...

 

***

Ач-ялангач булмас,

Кулы корал тоткан...

Адәм баласының

Эшлексезлегенең

Һушын йокы йоткан.

 

***

Бар чамасын тоеп,

Нәфесен тыйганы...

Адәм баласының

Бәрәкәтен табар

Бөртекләп җыйганы...

 

***

Басып бәхәсләшер

Төшенми төшенә,

Адәм баласының,

Баксаң, чыкмагандыр

Бер акыл теше дә...

 

***

Алтыдан – алтмышка

Тугыздан – туксанга

Адәм баласының

Азынмас этлеге:

– Чәбә, – дип кусаң да.

 

***

Киерелеп тарткан,

Аткан ук, сөңгесен.

Адәм баласының

Куәтен арттырган

Ияр өзәңгесе...

 

***

Күзен дә йоммас ул:

Әйтер күрәчәген –

Адәм баласының

Кайчан да булса бер

Ятып үләчәген...

 

***

Гомере юллары

Ел араларында –

Адәм баласының

Барып җитәр җире

Күк карамагында.

 

***

Чүплектә көн итә:

Танымаслык йөзе...

Адәм баласының

Язы үтмәс борын

Килеп баскан көзе...

 

***

Иң әүвәл сүз булган! –

Инкяр итмәс кем дә.

Адәм баласының

Теле ачылырмы

Җавап тотар көндә.

 

***

Сорау-җаваплары

Акланудан тора...

Адәм баласы үз

Гаепсез гаебен

Кирәгенчә кора.

 

***

Сүз бөек могҗиза,

Тыңлый, әйтә белсә...

Адәм баласының

Өмете учагын

Тын өреп тергезсә.

 

***

Сүзләрдә – хәбәрләр,

Пешкән-пешмәгәне.

Адәм баласының:

  • “Бәяләр үсә”, - дип

Телдән төшмәгәне.

 

***

Хәбәрнең чыны бар,

Күбрәк – шыр ялганы...

Адәм баласының

Инкяр иткән саен

Шуңар ышанганы.

 

***

Яздан көзгә кадәр

Яланаягында.

Адәм баласының

Табаны такырлый

Шайтан таягын да.

 

***

Хуплап әйтелгән сүз

Үстерә бер башка...

Адәм баласының

Гел шуны көткәне

Бер төртелә ташка.

 

***

Сүз атып – имгәткән,

Сүз катып – тилерткән.

Адәм баласының

Шуңар битарафын

Чукрак, телсез иткән...

 

***

Әче сүз – төчкертә,

Төче сүз – укшыта...

Адәм баласының

Сүздә талымсызы

Су эчеп, ут йота...

 

***

Җиргә киләсе бар,

Җирдә каласы бар.

Адәм баласының

Соңгы сәгатендә

Күккә багасы бар.

 

***

Җирдә тамырланып,

Җирдә яфрак яра...

Адәм баласының

Нәсел агачында

Гомре кабатлана.

 

***

Офыктан-офыкка

Үр-таулар арасын

Адәм баласына

Тәкъдире сандыгын

Күтәреп барасы.

 

***

Мал таба, майтара –

Бөтәя тырышып.

Адәм баласының

Шул мәлдән башлана

Бер-берсен кырышы.

 

***

Муза кыл тартканда

Туплар тын торадыр.

Адәм баласыннан

Күкләрдә шул хакта

Күберәк соралыр...

 

***

Шатлыгын, кайгысын

Бер җепкә беркеткән

Адәм баласының

Күңле көй йөрткәне

Картлыгын өркеткән.

 

***

Нәфесе – күз атканын

Кулы җәһәт алыр...

Адәм баласының

Үтечкә батканы

Кабалада калыр.

 

***

Күтәрәлгән кадәр

Иңенә аласы...

Адәм баласының

Гомерлек нияте:

Кайдан ни табасы...

 

***

Алып кайтармаган –

Күзгә карап бурлык...

Адәм баласының

Оныкларына ук

Мирас булыр хурлык.

 

***

Күк бар уй гамәлен

Белүче, күрүче...

Адәм баласының

Тәүбә итми торып

Үтмәс үкенече.

 

***

Мәмләкәтләренең

Кануны, йоласы...

Адәм баласына

Карусыз ярашып,

Тормышын корасы...

 

***

Уртак теле, дине,

Бердәй йолалары

Адәм баласының

Талымсызлыгыннан

Йолкып йолыр әле!..

 

***

...Таш-кыяларга да

Күперләрен аскан...

Адәм баласының

Уе җиткән җиргә

Аяклары баскан.

 

***

Сан өчен туган бар,

Кан өчен туган бар...

Адәм баласының

Кансыз, сансызлары

Туганын куганнар.

 

***

Кояш белән тора,

Кояш белән ята...

Адәм баласының

Якты көне генә

Гомерен озайта.

 

***

Кем өчен бил бөгә,

Җигелә кем өчен?

Адәм баласының

Гомере җитәрме

Җавап тотар өчен?

 

***

Нидән өлгертсә дә

Көн иткән йортларын.

Адәм баласы гел

Түренә элдерткән

Табынган потларын.

 

***

Ярәшеп табылган

Ярәшеп борылган

Адәм баласының

Талымсызлары гел

Ябышып тагылган.

 

***

Саулык сатылмый

Әмма кыйммәт тора.

Адәм баласының

Таякка калганы

Чатта сорап тора.

 

***

Уйнаш уйларында

Утырганда кызып,

Адәм баласының

Иңендә фәрештә

  • Юк, - дип, куйды сызып...

 

***

Дәшми калалганы

Һәрчакта яраган...

Адәм баласының

Күңеле төпкеленә

Кем төшеп караган?

 

***

Соранып тапканы

Иң түбән мескенлек.

Адәм баласының

Шуңармы әйткәне:

  • Дөнья, - дип өч көнлек.

 

***

Җанисәп ала ил –

Салымын салмакка.

Адәм баласының

Бар уе – килерен

Качырып калмакта.

 

***

Җанисәп ала ил

Ун елдан – ун елга

Адәм баласының

Артык йә кимлеге    

Бер Аллаһ кулында.

 

***

Китаплы кавемне

Гел кисәтеп торган...

Адәм баласының

Имгә килмәгәнен

Таш яудырып кырган.

 

***

Барлап тора барын,

Күреп тора күбен.

Адәм баласының

Түренә менгереп

Таратканын чүбен.

 

***

Ишеткән – уйланыр,

Сабакланыр – күргән.

Адәм баласының

Битараф калганын

Томанлык үргән.

 

***

Табаны астында

Эзләп табыласы.

Адәм баласына

  • Түмгәк, дип шуңарга

Күпме абынасы.

 

***

Өлкәне – үткәрер,

Кечесе – юл сабыр.

Адәм баласының

Адәп-тәрбиясен

Күреп Күк сакланыр.

 

***

Күп күргән – күп йөргән,

Хак-дөресен әйтер...

Адәм баласының

Күңле офыкларын

Чакрымга киңәйтер.

 

***

Шайтан, җен – туганнар,

Уртак ниятләре:

Адәм баласының

Җан түренә үтеп

Гомер итмәкләре.

 

***

Гамәле теркәлә

Үткән һәр көнендә

Адәм баласының

Гомре-тәкъдире

Күкләр хөкемендә.

 

***

Үткәнен сүткәндә

Килерен гоманлар

Адәм баласының

Тибелеп, сибелеп

Йөререн кем аңлар?

 

***

Каек көймәсендә

Дәрьяларны кичкән...

Адәм баласының

Теләк-ниятендә

Җил дә уңай искән.

 

***

Тулышып тәгәри

Йөзеннән яшьләре.

Адәм баласының

Кайгыдан, шатлыктан

Тора бар яшәре.

 

***

Сораганга бирер

Табын булыр тулы...

Адәм баласына:

  • Бүлешергә, - дисәң,

Җыерылыр кулы.

 

***

Өммәтен, милләтен

Санга сукма дисә,

Адәм баласының

Иманы-имәнен

Иблис чабып китә.

 

***

Бозыклык азуга

Боз астына киткән...

Адәм баласының

Атлантидасын гел

Ник эзлиләр читтән.

 

***

Кәгъбатулла күге –

Бөркетләр тәвафта...

Адәм баласының

Шуны багуы да

Язылыр савапка...

 

***

Ниятенә карап

Сәбәбе табылыр:

Адәм баласының

Үзара салымы

Мәҗбүри тагылыр...

 

***

Дине дәүләтеннән

Аеры югыйсә...

Адәм баласының

Догалары хаҗәт

Сайлаулар җитсә.

 

***

Диннең милләте юк,

Милләт – өммәтендә.

Адәм баласының

Мәңгелеккә юлы –

Иман кодрәтендә.

***

Ишетүдән күрү –

Бермә-бер үтемле.

Адәм баласының

Күргән саен үсә

Авызында теле.

 

***

Барып күрүе бар,

Күреп кайтуы бар.

Адәм баласының

Күреп – күрәлмәслек

Күңле кайтуы бар.

 

***

Саны, исәбендә –

Нисбәте, асылы...

Адәм баласының

Кырыгы җиткәндә

Кымы нык басылыр.

 

***

Һәрдаим сагалап

Тора бәла-каза.

Адәм баласына:

  • Саклармын, - диелгән

Ялварып сораса...

 

***

Изге урыннарда

Калган эзләрендә

Адәм баласының

Хәер, саваплары

Әзер өстәлергә...

 

***

Уртак мал – хәләлдер,

Өлеше саналган...

Адәм баласының

Әдәпле, сабыры

Иң соңыннан алган.

 

***

Дөм караңгы төндә

Тоягы сол табар.

Адәм баласының

Канатлы атына

Җилләр дә юл сабар.

 

***

Хәтта гоманламас,

Табар һәлакәтен.

Адәм баласының

Югалтуы булыр

Вакыт бәрәкәтен...

 

***

Гел үзгәреп тора:

Бөгелә, турая...

Адәм баласының

Яраша белгәне

Бер башка зурая...

 

***

Төрлелек – уенда,

Гамәлдә – бер кулдан...

Адәм баласы гел

Җиңү арты җиңү

Яуларга омтылган.

 

***

Биш елдан биш елга

Яуланды үрләре...

Адәм баласының

Тимер-томыр тагып

Ябылды күкрәге.

 

***

Эшләгән – ашаган,

Эшләткән – ташыган...

Адәм баласының

Тамагы ялына

Яшәве – башыннан.

 

***

Өлкәнгә хөрмәте,

Өммәт әдәбе дә -

Адәм баласының

Фәрештәсе язар

Савап гамәле дә.

 

***

Өлкәннәр куышын

Тагын яндырганнар...

Адәм баласының

Әхлагы битлеген

Тартып салдырганнар.

 

***

Ахырзаман тора

Бусагада басып.

Адәм баласына

Дошманлык рәхәте –

Һаман булса тансык.

 

***

Кисәтүе – таләп...

Үтәве – изгелек.

Адәм баласының

Иманга килүе

Тәүбәдә иң элек.

 

***

Залимлек хас икән:

Яратылышыннан...

Адәм баласының

Күзәтсәң күрерсең

Эчтәген тышыннан.

 

***

Тереклек тергезгән

Төрен төргә бүлеп.

Адәм баласыннан

Яшеренгән күбе

Һәлакәтен күреп.

 

***

Түренә үтеп тә

Үз булуың шикле...

Адәм баласының

Күңеле кайтканыннан

Ишекләр бикле...

 

***

Өермә туздыра,

Күтәрә куышын...

Адәм баласының

Җирдә әүвәл җилдән

Ярашып торышы...

 

***

Тыгызлап кысылган –

Аерыр чама юк.

Адәм баласының

Бер карыш гомерен

Озайтыр чара юк.

 

***

Яралтылган юкса –

Гап-гади балчыктан...

Адәм баласының

Хөрлеге – тук булса,

Ачуы – ачлыктан

 

***

Сеңдерелгән ләса

Әдәп хәдисләре...

Адәм баласының

Буй җитмәс биектә (буе җитмәслектә)

Мин-минлек хисләре.

 

***

Бурычка батканнар –

Батраклыкка калыр...

Адәм баласының

Шулардан көлгәне

Шуңар тизрәк тарыр.

 

***

Олпатлыкның күрке –

Бүрке, кәләпүше...

Адәм баласының

Каплап, бизәп тора

Бөтен хәрәм эшен...

 

***

Акланырга теләп

Торыр телчән генә...

Адәм баласының

Сөреп чәчелмәгән

Кыры – билчән генә...

 

***

Асрарга биргәннәр

Калгач тома ятим...

Адәм баласының

Каргалган илендә

Бары да колга тиң.

 

***

Килерләр, алырлар

Югын да таптырып...

Адәм баласының

Нәселен-ыруын

Әҗәткә батырып...

 

***

Ниятенә кергән

Табыр, таптырыр да.

Адәм баласы гел

Үзен хаклы, – дияр,

Хагын арттырырга.

 

***

Төрлелек – гап-гади.

Табигый күренеш.

Адәм баласының

Катлауландырганы

Кырдым ди бик зур эш...

 

***

– Ул бөек, – дип, берсе

Бастырган таш сынын...

Адәм баласының

Кубарып ташлаган

Икенче башсызы.

 

***

Мәҗүси көндәшлек

Үги итмәгәндә

Адәм баласының

Бер-берсен тешләре

Үтеп китмәгән лә.

 

***

Яшен яшәгәндә

Язык мул җыелган...

Адәм баласын

Яшен яшьнәгәндә:

– Сугар, – дип тоелган...

 

***

Куышын корыр да

Җылы куенында,

Адәм баласының

Гүренәчә иблис

Уйнар уенында.

 

***

– Ал, – диеп сынарлар: –

Кулын сузмый торыр...

Адәм баласының

Тыелганлыгына

Шайтаны котырыр..

 

***

Агачыннан ерак

Төшмәгәнендә дә

Адәм баласының

Дәрәҗәсе – фәкать

Эш мәгънәләрендә...

 

***

Япканы – саламнан,

Якканы – тал, читән...

Адәм баласының

Медальләр такканы

Ярышларда җиңгән.

 

***

Капчыгы, янчыгы,

Кылчыгы-көрпәсе...

Адәм баласының

Кыш буе талчыгып

Яшь үлән көтәсе...

 

***

Читтә йөреп кайткан,

Күчтәнәче мулдан:

Адәм баласының

Тынып торганы юк

Тәне кычытудан.

 

***

Тарлыкка күнеккән,

Юклыкка ярашкан...

Адәм баласының

– Ярар, – диячәге

Ярты күз караштан.

 

***

Иңендәге йөген

Илтәсе үр менеп...

Адәм баласының

Туктап калыр барысы –

Кинәттән сур өреп...

 

***

Мохтаҗлыкның төсе –

Сорыдан сорыдыр...

Адәм баласының

Җан саклап торыры: –

Тарыдыр, солыдыр...

 

***

Куллары сузылмас,

Алсынмас аягы...

Адәм баласының

Хәләлне хәрәмнән

Аера алганы.