Юнәлеш бирүче басма
Әдәбиятка килү юлында миңа төп юнәлешне «Казан утлары» бирде, дисәм, хилафлык булмас. Әлеге сүзләр һич тә журналның 100 еллыгын каршылаган көннәрдә гавам алдында да ниндидер шәп сүзләр әйтеп калырга тырышудан түгел.
Балачактан, ягъни хәреф таный башлаган мәлләрдән үк, уку – минем табигый халәтемә әйләнде бугай. 1968 елдан башлап, журналны яздырып алучы һәм һәр санын укып баручы кеше бит мин. Кемнәрдер миннән дә күбрәк чорны колачлыйдыр, кемнәрдер әле соңгы елларда гына ала башлагандыр, анысында эшем юк, әмма 53 ел дәвамында журналның мин укымый калган саны булмагандыр. Тарихи журналыбызның «Совет әдәбияты» булып чыккан елларын да беләм. Аның латин графикасы белән язылган аерым саннары мәктәп китапханәсендә бар иде. Китап укуны бик яраткан малай, уку өчен күземә ни чалына, шуңа чытырдап ябыша идем. «Совет әдәбияты»н кулыма тотып, латин хәрефләренә аптыраулы кыяфәттә актаргалап торганым истә калган. Иң нык хәтердә калганы – журналның «Казан утлары» исеме алып, якты, ачык төстә басыла башлавы. Ул күңелгә рәхәтлек биреп торган кебек иде. «Совет әдәбияты» ничектер салкынрак, аннан ниндидер тымызык сулыш бөркелгән сыман иде. Хәзер аңлыйбыз, Рафаэль Мостафин журналның исемен алыштырып кына калмаган, татар халкын үз асылына кайтару юлында да искиткеч кыю адым ясаган икән.
Урта сыйныфларда укыганда, анда Фатих Хөсни, Габдрахман Әпсәләмов, Мирсәй Әмир, Ибраһим Гази, Сибгат Хәким, Хәсән Туфан, Шәйхи Маннур, Габдрахман Минский, Аяз Гыйләҗев, Гариф Ахунов һәм башка әдипләребезнең әсәрләрен укып, иләсләнеп йөрдек. Ул чактагы тәртип-кагыйдә буенча язучының әсәре, китап булып дөнья күргәнче, иң элек бердәнбер әдәби журналыбызда басыла (шулай тиеш дип кабул ителә иде), аны укучылар ябырылып укыйлар, ул арада газета битләрендә тәнкыйтьчеләрнең саллы мәкаләләре, төрле һөнәр ияләре – хезмәт кешеләре, студентлар кавеменнән булган укучыларның уй-фикерләре басылып чыга. Әсәр буенча һәр китапханәдә китап укучылар конференцияләре, диспутлар үткәрелә. Алар хакында да хәбәрләр ирешеп кенә тора. Шуннан соң автор үзе сүз алып, әйтелгән һәм әйтеп бетерелмәгән фикерләргә җавап биреп ала, әсәрне китап итеп әзерләгәндә күрсәтелгән «кимчелек-теләкләрне» истә тотарга вәгъдә итә. Китап булып басылып чыккач та, шундый ук хәл кабатлана. Ябырылып уку, тәнкыйть, уй-фикерләр...
Журналда чыккан һәр зур әсәр буенча безнең авыл клубында укучылар конференциясе була иде. Кайбер чакларда мондый конференция-диспутларга минем дә кереп утыргалаганым булды. Китап укырга яратканымны беләләр, миңа каты бәрелмиләр иде. Мондый чараларда төп фигура – Нәгыйм абый Гайсин. Аның татар һәм урыс әдәбиятыннан укымаган әсәре булмагандыр. Ул үзе – математика һәм тарих мөгаллиме. Озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән, нык тавышлы, әңгәмәдәшенә бер текәп караса, тегене шундук «сакауландырырга» да мөмкин.
Башта китапханәче Мәрзия апа журналда басылган әсәр хакында әңгәмә башлап җибәрә, аннан авыл интеллигенциясе вәкилләре – бухгалтериядә, медпунктта эшләүчеләр, колхозчы-укучылар сүз алып, әсәр хакында «әсәрләнеп» сөйләп алалар, аннан мәктәптә укытучы яшь мөгаллимнәр (ул чакта мәктәпләрдә дистәләп яшь укытучы эшли, мәктәп-клублар гөрләп тора) әсәр хакында фикерләрен җиткерәләр. Аларга журналның һәр санын укып бару, сүз әйтү мәҗбүри иде кебек. Болар сүз әйтеп бетергәч, мәктәп директоры (мәктәпне Нәгыйм абыйдан кабул итеп алган) Җәннәт апа Галиева «эшкә керешә». Ул – югары белемле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Җәннәт апа үзенең хәлен аңлый – әгәр әсәргә бәя биргәндә «ялгышып» китсә, Нәгыйм абый аны пыр туздырып атачак! Шуңа күрә ул бөтен белемен эшкә җигә, дөнья, рус әдәбиятын, марксизм-ленинизм тәгълиматларын, бүгенге партия, ил тормышыннан гаҗәеп шәп мисаллар китереп, үзенә булачак (ягъни була калса!) «һөҗүмне» алдан ук шактый йомшартуга ирешә.
Иң ахырдан сүзне Нәгыйм Галиевичка бирәләр. Ул эре адымнар белән алга, китапханәче утырган өстәл янына чыга, кайчакта шактый кырыс итеп, кайчакта үтә җылы рәвештә, әсәргә бәя бирә, чыгыш ясаучыларны әсәрне аңлап җитмәүдә бераз шелтәләп тә алгалый. Җәннәт апага каты кагылмый, еш кына аларның әсәргә биргән бәһаләре туры килә. Әмма минем күзәтүем буенча, Җәннәт апа һәр конференциядә Нәгыйм абый каршында имтихан тоткан сыман иде.
Мөсәгыйт Хәбибуллинның «Икмәк тәме» әсәре буенча булган конференция истә калган. Чыгыш ясаучылар авторны мактадылар, авыл кешесенә, икмәк үстерүчегә мәдхия укыган дип зурладылар. Ахырдан сүз, гадәттәгечә, Нәгыйм абыйга бирелде. Ул үзенә сүз бирелгәнне ишетмәгәндәй, чалара башлаган керпе чәчле башын аска иеп бер минут чамасы уйланып утырды, аннары авыр гына урыныннан кузгалып, алга үтте. Конференциягә килүчеләрнең һәрберсен кырыс караш белән күздән кичереп чыкты, аннары ачу катыш берничә сүз әйтте:
– Мөсәгыйт Хәбибуллинның бу ипие пешмәгән! Мондый әсәрне биреп, журнал зур хата ясаган! – диде дә, эре атлап, клубтан чыгып китте. Кулыма каләм алып, шигырьләр, хикәя ише әйберләр яза башлаган яшүсмергә Нәгыйм абыйның бу сүзләре нык тәэсир итте. Шул мәлдә язучы эшенең никадәр җаваплы икәнен аңлый башладым сыман. Әгәр кулыңа каләм алгансың икән, сине беркем дә «пешмәгән» әсәр язган дип гаепләрлек булмасын! Төп нәтиҗәне үзем өчен шул чагында ясадым.
Үземә беренче әсәрләремне журналда бастыру, хәтта бераз редакциясендә эшләү бәхете дә насыйп булды. Хәтта берничә ел журналның идарә әгъзасы булдым, идарә утырышларында, еллык йомгаклауга багышланган җыелышларда чыгышлар ясарга да туры килде. Журналның ул чактагы алтын баганаларын: Равил Фәйзуллин, Флүс Латыйфи, Марс Шабаев, Мансур Вәлиев, Наис Гамбәр, Рәдиф Гаташны һәрчак хөрмәт белән искә алам.