Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУЗГА ЯЗГАН СҮЗЛӘР ГЕНӘ КАЛДЫ

“Тузга язган сүзләр генә калыр,

Дөрес сүзләр генә калыр безнең хакта”, - дип язган иде Мөдәррис

Әгъләмов.

Чыннан да, адәм баласы бу Якты дөньяда яшәгән чагында, фанилек

тузаннары арасында йөреп, төрле төсләргә, төрле килбәтләргә керә, аның

турында төрле сүзләр йөри, ә инде ул Бакыйлыкка китеп баргач, еллар үткән

саен әлеге тузаннар тарала һәм шәхеснең чын асылы, үзәге ачыла. Менә без

дә Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе

лауреаты Мөдәррис Әгъләмовның (1946-2006) иҗатына салынган әнә шул

асылын, ераккарак киткән саен, ачыграк аңлый барабыз, Ходай Тәгалә безгә

нинди олы шагыйрь биргән булган икән бит дип, төшенә барабыз. Аның

фикере, хисе, әйткәннәре бүген, менә шушы буталчык бер вакытта, безнең

өчен зиһен һәм күңел ихтыяҗына, кыйбланамәгә әверелде. Мөдәррис

Әгъләмов үзе исән вакытта да узган гасырның 60 нчы – 80 нче елларында

туып-үскән милләттәшләребезнең зыялы катлавына көчле йогынты ясаган,

аларның шәхес булып формалашуына этәргеч биргән шагыйрьләрнең берсе

булды. Һәм менә ул калдырган рухи ризыкны бүген мәйданга чыккан

буыннарга да тапшырып бару таләп ителә. Монысы инде – Әгъләм рухында

тәрбияләнеп үскәннәрнең бурычы.

Әнә шул бурычны күздә тотып, әдипнең тууына 70 ел тулу уңаеннан

Татарстан радиосы фондында аның тавышы сакланган язмалар хәрәкәткә

китерелә. Болар – шагыйрь катнашында әзерләнгән тапшырулар, төрле

кичәләрдә, шигъри митингларда ясаган чыгышлары, аның артистлар

башкаруындагы әсәрләре, шигырьләренә иҗат ителгән җырлар. Хәзер

игътибарыгызга тәкъдим ителә торган тапшыруда әлеге язмаларның

берничәсе туплап бирелде. Шунысын да әйтик, 11 – 17 октябрь көннәрендә 

Татарстан радиосы дулкыннарында Мөдәррис Әгъләмов шигърияте

атналыгы игълан ителә.