Логотип Казан Утлары
Шигърият

Үткән еллар кайтавазы

***

Мин һаман да уртасында

Үткән белән киләчәкнең.

Киләчәктән нидер көтеп,

Үткәннәрдән көләчәкмен.

 

Көләчәкмен үткәндәге

Бер гөнаһсыз гөнаһлардан,

Тик сез генә көлмәгезче

Минем кебек гөнаһкярдан.

 

 

***

Кешеләргә аңлашырга һай күп кирәк,

Берсен берсе җиңел аңлый ике йөрәк.

Тик язмышның иң хәл иткеч мизгелендә

Йөрәк сүзен тыңлаучылар җирдә сирәк.

 

Андый чакта йөрәк һаман читтә кала,

Йөрәктәге хисләр тимер биктә кала,

Биктә калган изге хисләр кеше җанын

Гомер буе сүнми торган утка сала.

 

 

***

Гасыр-гасыр катламнарны ерып

Чыга күптән үткән тарихлар –

Халык иҗат иткән гүзәллекләр

Һәм хакимнәр кылган вак эшләр.

 

Гаҗәпләнә Кеше күреп шунда

Олылыгын үткән юлының…

Без кылганнар сокландырыр икән

Кешелекнең кайсы буынын?..

 

 

***

Ташкын узды, бозлар акты,

Таллар бөгелеп калды,

Бөгелмәгән имәннәрне

Ташкын суырып алды.

 

Җирдә нигә таллар бик күп,

Имәннәр нигә бик аз?

Яшәү өчен бөгелә дә

Белү кирәкме бераз?..

 

 

***

Кайчак барын онытам да,

Урап киләм үткәннәрне –

Дус-ишләрне, якыннарны,

Тәүге тапкыр үпкәннәрне…

 

Урап киләм барысын да

Ерак яшьлек эзләреннән.

Күңелемдә ниләр барын

Сорама, бел күзләремнән…

 

 

***

Басынкыланды күңелем,

Гүя көзге урман ул –

Уе башка, гаме башка,

Ярсып купмый зурдан ул.

 

Белә, яшьлектә кизәнгән

Зур эшләрем бетмәгән…

Узган гомерем – сослымнарга

Куелмаган көлтәләр.

 

 

***

Кемгә дә кирәк ул дөньяда

Кемнеңдер йөрәге җылысы,

Шул җылы җитмәсә күңелнең

Килә гел үксисе, елыйсы.

 

Арынгач мәшәкать-борчудан

Сискәнә бу җаным көн дә бер –

Минем дә күңелем җылысы

Кирәктер кайдадыр, кемгәдер…

 

 

***

Тау битендә кызарып кына

Җиләкләр пешеп килә,

Шул таулардан моңсу гына

Артышлар[1] төшеп килә.

 

Аларның да арып-талып

Җиләктән кайтышыдыр,

Малай чагым хәтерләтә

Аларның кай төшедер…

 

 

***

Күкчәчәкләр кабат чәчәк аткан –

Зәңгәр күзләр арыш арасында,

Аяз күкнең төпсез тирәнлеге

Ул күзләрнең керсез карашында.

 

Зәңгәр күзләр арыш арасында –

Сабый күзләредәй ап-ачык,

Арыш арасында зәңгәр күзле

Балачагым йөри адашып.

 

 

***

Басуларның дулкыннары тынган,

Гөлчәчәкләр кипкән болында,

Адашкандай ялгыз бер ромашка

Торып калган сукмак буенда.

 

Бирешмичә, түзеп, кичергәндер

Ничәнчесен көзге кырауның,

Вакытында аңлатылмый калган

Мәхәббәте кебек берәүнең…

 

 

***

Кырларның мул, гамьле чаклары.

Башаклар сәҗдәгә иелгән,

Аларга кушылып тын гына

Ак дога пышылдый иреннәр.

 

Кырларның мул, гамьле чаклары –

Ахыргы көннәре августның,

Туган җир, җәйге күк шикелле

Көннәрең догалы, ак булсын!

 

***

 

Күңелем серле Галактика –

Миллион йолдыз, томанлыклар…

Бәрелешә уйлар, хисләр…

Кабына-сүнә миллион утлар.

 

Миллион утлар арасында

Ник соң туңам, өшим әле?

Күңелем серле Галактика –

Серләренә төшен, йәме!

 

***

 

Кемдер җырлый кара төнне ярып,

Җанны биләп ала моңлы җыру.

Җыр сәләте миңа бирелмәгән,

Рәхәт миңа аны тыңлап тору.

 

Сабый чакта әнкәй тибрәткәндәй

Тирбәләм мин шул җыр кочагында –

Кабына да сүнә, кабына да сүнә

Хатирәләр хәтер учагында.

 

 

***

Әле генә шаулап таңнар ата,

Әле җитә моңсу кичәләр,

Мин ышанам, җирдә кеше гомере

Шаулап үткән бер көн, дисәләр.

 

Шул бер көнгә сыйган барысы да –

Ярсып яшәү, яну-көюләр…

Кояшым да инде сүнеп бара,

Туелмаган ләкин сөюдән.

 

 

***

Төнге аяз күккә карыйм

Сердәш эзләп җаныма.

Мизгел саен бер-бер артлы

Яңа йолдыз кабына.

 

Кабына да Җиргә бага,

Эзли үз сагынганын –

Һәрбер йолдыз үзе белә

Кем өчен кабынганын…

 

***

Яңгыр ява, шул яңгырга

Сузып куйдым учымны –

Уч төбемдә ике тамчы

Йөгереп килеп кушылды.

 

Кушылды да, җем-җем итеп

Әверелде ак нурга –

Әй мәхәббәт, син булганда

Яшәү рәхәт, матур ла!

 

 

***

Араларда хатлар йөрми инде,

Чоры үтте ахры хатларның.

Ерак калган яшьлек хатирәсе –

Синең хатларыңны актардым.

 

Әллә нәрсә булды йөрәгемә –

Шул хатлардан күңел нечкәргән,

Еллар үткән, хатлар суынмаган

Яшьлектәге кайнар хисләрдән.

 

 

***

Кайвакытта өзгәләнеп

Аяз күккә карыйм,

Яшьлектә бергәләп ачкан

Йолдызларны таныйм.

 

Яна алар әле һаман

Сүнгәннәрдер, дисәм –

Безнең яшьлек, безнең сөю

Исән әле, исән!

 

 

***

Әй биеде таңда бәяз[2] томан

Киң үзәндә, урман буенда –

Шатлыгыннан шашып биедемени

Назлы яшь кыз үзенең туенда.

 

Биетте дә шаян җил малае,

Алып ките аны кочаклап.

Көнләшүдән гайбәт сатып калды

Пышылдашып читтә усаклар…

 

 

***

Син минем өзмәгән алмам,

Чәчәк атмаган гөлем,

Алсу алмам, ал гөлем, дип

Мең кат кабатлый телем.

 

Яумаган ләйсән яңгырым,

Чыгып килгән кояшым –

Кояшлы яңгырда килә

Йөрәгемне юасым…

 

 

***

Йолдыз яуган төн иде ул,

Күкләр җиргә ауган төн,

Бәхет безне үз иттереп

Кочагына алган төн,

 

Күкнең җиргә иңгән төне,

Безнең күккә менгән төн...

Гомер буе онытылмый –

Әллә төш ул, әллә өн.

 

 

***

Зәңгәр күктән узып бара

Ак болытлар кәрваны,

Сизелеп тора болытларның

Зур юл үтеп арыганы.

 

Кая китеп барышлары,

Кай тарафка, кай илгә?

Ак болытлар узып китә,

Аклык кала күңелдә.

 

[1] Артышлар – күпбалалы гаиләдә туган балалар мәгънәсендә.

[2] Бәяз – ак сүзенең төрки синонимы.