Логотип Казан Утлары
Роман

Татар кызы (дәвамы (12))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

3

Әхмәтгалиләрнең сугышка алынуына озак та узмады, Зәмниханың йөрәген умырып алгандай итеп, улының хәбәрсез югалганлыгы турында хат килеп төште.  

– Уен кебек кенә сөйләшкәннәр иде киткәндә, – диде Әхмәтгалим. – Уеннан уймак чыга. Плен-мазарга эләккән булмагае. – Син менә анда да бер дигән яшәп яткансың бит, – диде Зәмниха.

– Заманы башка, карчык. Бүген безнең илгә бөтен дөньяның котырынган чагы. Йә бетерәбез, бетермәсәк, үзебез беткәнче сугышабыз, дип тырышачаклар.

– Ай Аллам...

– Сугыш озаккарак сузылса, явызлана барырлар инде ул.

– Әле башы гына. 

– Безгә – башы, чынлыкта әллә кайчаннан бара. Авылдан фин сугышына эләккәннәрнең бөтенесе турында югалганлыкларыннан хәбәр килде. Туганнары плиндәдер дип көтә. Шулайдыр дип уйлыйсыңмыни син? Үлгән инде алар. Өстәгеләр фронттагы бар хәлнең дөресен сөйләтми.

– Нигә?

– Ватан өчен үлгәннәргә ата-анасы пенсия ала. Болай... Ничектер...

– Плиндә түгел, чуртта булсын, Әхмәтгалием исән генә калсын.

– Кайсының яхшы икәнлеген дә белгән юк...

Зур бәйрәмгә кебек җыелышып, шаулашып-гөрләшеп, хәзер кирәкләрен бирәбез аларның, дип мактанышып, әллә нинди батырлыкларга әзер булып хушлашулар күршеләре Гази аягын өздереп кайткач, кайгы хатлары килә башлагач тукталды. Сугыш хәсрәте бар өйгә, Әхмәтгалимнәргә дә бик тиз узды. Баласының чын язмышыннан хәбәрсез ата, йөрәген тотып, өй түрендәге караватка барып ятты. Зәмнихалар яңа йортның бер ягын оештырып киләләр, түбәләре генә эшләнеп бетмәгән иде. Төзүчеләрдән бик арыды, ашарларына булмагач, эшне сузалар, торалар да, баганаларга утырып, тәмәке кабызалар, әледән-әле аннан чәй чыгарталар. Әтиләре төрмәдә булган Газизәбану белән Миңлебану да кызганыч, аларга да ризык элекке кебек үк – теләгәнчә тәтеми. Кеше өстендә торулары җитмәгән, әле бер җирдән йортлары җимерелә, әле мичләре... Барысын Ямьбикә төзәтә, барысына әйберне ул юнәтә. Беркөнне:

– Кеше хәерчесен рәтләп тәмам туйдым, үзем өй салам, – дип килгән.

– Төзүчеләрең минеке кебек кыланса, белмим... Берүзең ерып чыгарсыңмы? – дип сорады әтисе.

Ямьбикә уйга калды. Нишләр... Бу хәлләр сугыш чоры авырлыкларының башы гына иде әле. Әхмәтгалим карт уртада бура чолан белән бүленәсе йортларының бер ягын ныклап эшләп чыккач, икенче якны келәт кенә итәргә уйлады. Абзарлардан башка көн итеп – мал тотмыйча яшәп булмый иде. Төп көчен шуларга куйды.

– Нинди ир идем бит әле генә, колхоз эше өстенә балалар хәсрәте, авыр чакта өй салулар белән беттем.

Зәмниха иренә, гомер булмаганча, бик текәлеп карады. Чыннан да, элекке Әхмәтгалим юк иде инде...

– Борчылма әле, картым, – диде ул, бик йомшак булырга тырышып. – Барысы да рәтләнер. Сугышлар бетеп, Әхмәтгалием әйләнеп кайтыр да, элеккечә үк яшәп китәрбез. –

Әхмәтгалидә генәме хәсрәтем? Галинурның, буе зур дип, алтынчы класстан укуын ташлаттылар. Мәктәбендә аннан башлы бала юк иде. Борын астына мыек та төртмәгән баланы колхозның иң авыр эшләренә китереп тыктылар, аннан хәрби заводка олактырдылар.

– Ни хәлләр итик, сабырлык кирәк.

– Галинур хатындагы сүзләр йөрәгемне талый. Мондагы эш колхоздагы күтәрү-төшерүләр генә түгел икән. Ашау җитми, бик ябыктым, дигән. Гөрнәдир кебек малай бит ул. Ике метрдан артык буен анда нәрсә белән туендырып бетерсен?

– Шулай инде. Кияү төрмәсеннән котылды дигәндә, яңадан тотылды...

– Анысы да түзмәгән, үзе сорап, сугышка киткән.

– Төрмәдә сугыштагыдан да яманрак булгандыр.
– Ябылуда ачтан үлгәнче, мылтык тотып, тук килеш үлүең дә яхшырак.

Шуларны сөйләшеп, әйдә тынычланыйк дигәндә, Хәлимәбикә кайтып керде. Чиләбегә ФЗӨгә димләп маташалар, имеш. Зәмниханың йөрәге, күкрәк читлекләрен ватардай булып, китереп-китереп сугарга тотынды:

– Хәбәрләрегездән хет егыл да үл икән, кызым. Ризалашма бер үк, Галинурны да шулай дип алдап алып киткәннәрен беләсең.

– Ризалашма, кызым. Алай да эш – сугыш түгел, – диде Әхмәтгалим.

– Әй, әтисе! Шуңамыни Галинурым, сугышка китсәм, батырларча үләр идем, монда ачлыктан үтермәгәйләре, дип язган. Әле генә сөйләштек бит.

– Син алай булыр дип торсаң, шулай булып чыга да ул.

– Әхмәтгалим, бу хәлләргә әллә бер дә кайгырмыйсыңмы син? – дип сорады аптырап калган Зәмниха.

Кайгыра иде Әхмәтгалим, ничек кайгырмасын, кайгыра иде. Авылның ничә кызын ФЗӨгә җибәрәбез дип, Себергә олактырганнар. Ул Хәлимәбикәнең дә хәлләре яхшы түгеллеген, мәҗбүриләсәләр, сазлыкка, салкынга урман кисәргә китәчәген аңлады. Сине дә шулай итмәгәйләре, дип, алдан ук куркытып куйсынмыни?! Зәмниханың болай да ярылырга җиткән йөрәгенә таш өстенә таш ыргытсынмыни?! Кызының эчендә утлар уйныйдыр, тыштан гына тыныч күренергә тырышадыр. Әтисе белән әнисе сөйләгәннәрне бүген дә, гадәтенчә:

– Ә-эе, әтәй, ә-е, әнәй... – дип җөпләп тора, әнә. – Ә-ээээ... Хәлимәбикәнең йомшак, күркәм холкын Әхмәтгалим бик ярата иде. Йомшаклыгын белгәнгә, ир-атлар гына түзә алган эшләргә чыдамас, чирләр, бетерешер дип курыкты. Егетләрдәй нык, абый-энеләре белән урманнарга йөреп, бергә уйнап үскән, Сабантуйларда көрәшсә, батыр калырдай Рәгыйдәсе өчен ул моңарчы бөтенләй кайгырмады. Җиденчене тәмамлауга, колхозның иң зур бригадасын җитәкләргә куйдылар аны. Сугыштан имгәнеп кайткан ирләр хәттин иде югыйсә. Инде анысы гына җитмәгән, ферманы да Рәгыйдәгә тапшырганнар. Хәзер шундагы хатын-кызлар санга бар, чынында юк ир-ат белән абзар матчасына сыер күтәрә, ат кадәр атларны арканда тарттыра! Бала китерәсе бар, димиләр, эчләре төшәр, димиләр. Мәктәп бетергән малайлары да булгандыр, сабый бер кызны шундый авыр, җаваплы эшкә куймасалар!

Рәгыйдә кыюлыгы, туры сүзлелеге белән Шүләнгерләргә – Зәмниханың үзенә, йөз кыяфәте белән – бигрәк тә туры карашлы, чем-кара чәчле иртуганнарына охшаган. Бала вакытында анысын, энеләремне дә сөям, дип сөя торган иде әнисе.

– Рәгыйдә – безнең сыңар инде, – диде аңа бервакыт Әхмәтгалим, нәрсә җавап бирер микән дип тикшереп кенә. – Буйга да яшьтәшләреннән ныграк, көчкә дә һичберсенә бирешмәслек.

– Телгә дә кирәгеннән артык үткенме? – дип сорады Зәмниха.

– Юк, карчык, ул ягы сиңа тарткан. Көлделәр дә бетерделәр. Гел ир-ат арасында эшләп тә, егетләрне янына якын җибәрмәде Рәгыйдә. Әхмәтгалим үзе юкта шуның өчен кызын мактап-мактап куйгалый иде.

– Син нәрсә, мине якын җибәрдең, димәкчеме? – дип сорады берсендә Зәмниха. – Су буенда көянтәмне тоттыруымны әйтәсеңме? Шулай кирәк булган ул. Мин каптырмасам, үткен сеңелләремнең берәрсе барыбер эләктерер иде үзеңне.

Мич башында борчак чөеп уйный, ялкау, дип, теге егетне кире какты, кыяфәте ошамый, дип, монысын, мәлҗерәгән, кәлҗемә, дип, өченчесен Рәгыйдә. Соңгы вакытта гына Түбән очтан Хафиз исемле берәү белән дуслашып йөри икән, дигән сүзләр китте. Булса булыр, Хафизның әти-әнисе начар кеше түгел, дип уйлады Зәмниха. Хәзер дуслашып йөрсәләр дә, бала вакытында Рәгыйдәнең аның белән серкәсе килешмәде. Юллары каршы килсә, юл бирешмәделәр, бәхәс чыкса, икесе ике якта булдылар алар.

Рәгыйдәнең Хафизның кыланышларына исе китмәде, теләсә, ул аны акылга утырта аласын белә иде. Теләмәде... Шуңа күрә кагылмады, сукмады, әмма чәкәләшкәндә юл куярга да ашыкмады. Күрше малайлары урманга Рәгыйдәгә ияреп барды, хатыннар, эшкә чакырсалар җимертә генә дип, үсмер вакытында ук аның янәшәсенә басарга тырышты. Янында үзен әллә кем кебек тотса да, Хафиз да аңа тагылып йөрде.

Зәмниханың киткәннәр өчен генә түгел, калганнар өчен дә эче поша иде шул. Бервакыт Хәлимәсе Югары оч Шәпи малае белән очраша башлаган. Рашит исемлесеме шунда. Ул мәхлук, сугышка алынмас өчен, авылдан чыгып качкан. Шул хәзер каршы Тау як урманда дезертирлар белән бергәләп яшәп ята, дип сөйләнәләр. Бу хакта белеп торса да, Зәмниха ачуын чыгаруым бар дип уйлап, иренә сөйләмәде. Ул барыбер сизде. Тәкәнеш райсобесында эшли башлаган Хәлимәбикә, ялга кайткан саен, кичләтеп төенчек тотып каядыр йөгерә дип бик аптыраган икән. Җитмәсә, Рашит хакында кайсыдыр ишеттергән булырга охшаган. Бернидән дә тыюын тыймады Әхмәтгалим. Кич чыгарга җыена башлаган Хәлимәбикәне:

– Кая хәзерләнәсең?! Өеңдә генә утыр! – дип туктатты.

Кыз алдарга күнекмәгән иде, дөресен әйтергә курыкты.

– Рашит белән синең хакта төрле сүзләр йөри. Шуның янына чапмыйсың микән син, кызый?

– Ә-эээ...

– Күрергә вәгъдәң булса, вәгъдәңне бозма, әмма дә ләкин, барсаң да, анаңны үзең белән ал!

– Анда кадәр...

– Синең кичкә каршы шунда киткәнеңне белсә, өйдә тыныч утырыр, дип уйлыйсың мәллә?

– Ә-эээ...

– Качкын ирләрнең урмандагы бүре белән бер булуы да бар, – диде.

– Аларның тамагы ач. Икмәккә дә, хатын-кызга да нәпселе чаклары...

– Ә-эме, әтәй? Ә-эээ... Алайса хәзер. Әнәйгә әйтим.

Хәлимәбикә килеште, урман кырына Зәмниханы ияртеп китте.

– Соң, кызым, үз анасы юкмыни соң аның?! – диде юлда барганда эче пошкан Зәмниха. – Сугыш вакытында ирләр кадерлегә әйләнә, дисең бит. – Әйләнмәгәе! Ирсез калсам калам, Шәпи малае белән сөйләшеп тә тормыйм түлке! – диде Зәмниха. – Аннан юньле кеше чыкмаячагы алдан ук күренеп тора, ди атаң да.

– Ярар ату, – дигән булды соңгы менгәннәрендә Хәлимә. – Яратуын да яратмыйм. Әнисе, ашарына мин алып барсам, шунда ук тотарлар да утыртып куярлар, дигәч кенә...

– Аны утырталар, безне юк икән!

– Үтенечемне аяк астына салма, күземә карап торган бер малаем, дигәч...

– Димәгәе! Сиңа да насыйбы бетмәс әле.

Хәлимәбикә әнисе белән әтисе сөйләгәннәрнең үз файдасына икәнлеген белә иде. Рашиткә артык исе китми, тышкы кыяфәтенә генә күзе төшкән, ни холкын, ни гадәтләрен өнәп бетерми иде. Шуннан соң урманга ризык ташудан туктады. Халык арасында, Рашит дуслары белән караклык юлында икән, дигән сүзләр таралгач, үзенең беркатлылыгына, олы кешеләрнең тормышны ничек аңлауларына шаккатты. Әниләре тамагына ризык илтсә, кеше басып йөрми бит инде ул, мин дезертир ашатып, илгә хыянәт иткәнне рәхәттә яшәткәнмен, аныкылар, әнә, үзләре турында кайгырта, дип уйлады.

Сугыш башлангач, Хәлимәбикә, балалар бакчасын ташлап, Казанга китеп барган, аяк киеме җитештерүгә урнашкан иде. Мәскәүнекеләр фабрикаларын тиз арада хәрби заводка әйләндергән. Эш сәгатьләрен арттырганнар. Шундагы авырлыкка чыдый алмыйча, Хәлимәбикә качып кайтты.

Иртән вакыт булмас дип, Зәмниханың мич төбенә ипи салып, бәрәңге тәгәрәтеп йөргән чагы иде. Кызының бу рәвешчә кайтып егылуы ананың тез буыннарына кадәр калтыратты. Өнсез калды Зәмниха. Буылды, тыны җитмәс булды. Иреннән су соратып алды да мич янындагы эскәмиягә көч-хәл белән барып утырды.

– Кичке уй иртәнгә ярамый, – диде Әхмәтгалим. – Әйдә, чәеңне куеп эчерт. Арыганлыгы күренеп тора.

– Ә-э, – диде Хәлимә, куркып кына.

– Ни белән кайттың, кызым?

– Поезд өстендә. Аннан соң җәяү инде. Караңгы төшкәнне кукуруз арасында качып көтеп тордым да авылга кердем.

Зәмниха карчык бераздан айнып киткәндәй булды. Еламады, артыгын сорашмады, ни әйтерләр дигән кебек болай да куркып карап торган кызын борчыйсы килмәде. Гадәттәгечә, яулык почмагын тешләп, уйга калып утырды да өстәл хәстәрләргә тотынды.

Исеме генә – десятник, кул астында әллә никадәр кеше эшли. Бәйрәмнәрдә артель ризык бирә. Күңелләрен күтәрү өчен кемдә дә булса пешеренеп-төшеренеп, бәйрәм ясыйлар. Табын көйләүне, нәрсәне дә тәмле хәзерли дип, Зәмнихага кушалар. Аталарының төп йортына янәшәдәге Сәлимҗан абыйларының өе буш булгач, бу бәйрәмне шунда гына уздырырга булдылар. Иртәгә үк җыеласылар дип тормады, шуның абзарындагы тирес астына борынын гына чыгарып күмеп куярга планлаштырды Зәмниха. Каралтыларына алардан башка беркем дә керми иде. Мондый вакытта Хәлимә шунда качкандыр дип шикләнмәсләр, дип фаразлады.

Ихата эчендә, абзар тәрәзәсенә якын гына, тышка ыргытырга дип өеп куелган, соңыннан түтәлгә әйләнәсе тирес өеменә ашыкмый гына зур уем ясады, төбенә киртәгә кибәргә эленгән паласларны алып кереп җәйде, аннан баш селкеп кенә, кызына кереп ятарга кушты, борын турысын кечкенә генә ачып, чит-читләрен чүпрәк белән ныгытканнан соң, өстенә тагын бер кат күтәртмәгә ябышкан кизәкне кубарып ыргытты.

Хәлимәне качыру эшенә башта батыр гына тотынган Зәмниха тора-бара, артель бәйрәмендә берәрсе көтмәгән хәл китереп чыгармаса гына ярый, дип курка ук башлады. Тапсалар, Хәлимәнең яше аз түгел, үсмерлектән чыккан, төрмәгә үк тыгып куюлары бар, дип уйлады. Юраучы юрап китерә, диләр, уйсыз – уйлап... Шулай килеп чыкты да.

Йортка кунаклар җыелган вакытта көлеп кенә торучан, булганы белән сыйланыгыз дип кыстап, барысын да йөдәтеп бетерүчән хуҗабикәнең тынып калганлыгы, йөзеннән ни сәбәпледер төс качканлык кемгә дә күренерлек иде. Ашарга пешергәндә дә, болай ук бетерешмәгән иде әле ул. Кеше киткәч, өенә керде дә егылды. Кунаклар янында сыйланган күршесе дә сизде моны, шуннан соң йорттагы хәлләрне ныклап күзәтергә тырышты. Көн димәде, төн димәде, Әмирхан Зәмниханы каравыллады. Каравыллады да аның Сәлимҗаннар йортында нишләп йөргәнлеген аңлады. Бу вакытка авыл советына кызны эзләткән язу килеп төшкән иде инде.

– Иптәш Гарифуллин, – диде ул, кантурга керә-керешкә. – Туганнар дип яклап калдырырга маташма. Әхмәтгалимнәрнең Хәлимәбикәсе Сәлимҗаннар каралтысында качып ятканга охшаган. Бүген үк Тәкәнешкә хәбәр бир.

Зыя ни дип җавап кайтарырга белмәде. Яшерсә, башта – Тәкәнешкә, аннан ары – Себергә олау белән үзе китәчәк иде. Әмирханның кемлеген белә. Хәбәр итәргә булды. Күңеле дөрес сизгән: район үзәгеннән шул арада килеп тә җиттеләр, нәрсә карап ятасыз, дип пырлатып чыгып та киттеләр. Ул да булмады, бичара Хәлимәбикәне, Сәлимҗан абзыйларының абзарыннан тотып алып, Тәкәнешкә озатканнар. Чыдаса чыдап калыр...

Дүрт ай яткырып, көн саен сорау алып йөдәткәннән соң, кире Өскебашка кайтарып җибәрделәр Хәлимәбикәне. Ул тегесе-монысы белән үзәгенә үткән авылда калырга теләмәде, Тәкәнешкә барып, райсобеска эшкә урнашты.

Начарга китсә дә, яхшыга борылса да, тиз генә юлын үзгәртми икән тормыш. Бер кайгыдан йөрәгең басылган кебек кенә була, икенчесе килеп ирешә, өченчесе... Бар хәсрәтне мин генә күреп бетерәм икән, дисең, бер-бер артлы шатлыклы көннәрең, айларың тезелеп китә. Сөендергәненнән кайгысы күбрәк еллар башланды бугай алай да. Хәлимәбикә өчен тынычландылар гына, яраланып, имгәнеп, шулай да исән калып, ике баласын ялгызы үстергән Ямьбикәсе янына гимнастёрка кесәсенә ак билетын тыккан Габделкасыйм кайтып керде. Монысына артык хәсрәтләнмәделәр: аның мәңге бетмәс кебек сугыштан әйләнеп кайтуы мөһим иде.

Кырык дүртнең кышкы кырык градуслык зәмһәрир суыгында нәҗескә каткан күлмәк-ыштанында пленнан качкан, үпкәләре нык чирләп, госпитальдә яткан Әхмәтгалидән дә хат килеп төште. «Үпкә ничек тә рәтләнер, аяк-куллары эшләми башлады. Аңсыз хәлемдә яткан җирдән – рубеждан табып алганнар», дигән. Бәдрәфтә ничә көн өстенә йомышлатып утырганнан соң, үзен эзләүләр туктатылгач, барактагылар үлем йокысы белән йоклаганда, качуның җаен тапкан икән бичаракай. Әхмәтгалим малаеның тапкырлыгына шаккатты, батырлыгына, кыюлыгына сөенде. Фашистның бик явызланган чагы, ничек булдырган ул моны, дип гаҗәпләнде. Әйе, немецның – котырган, үзебезнекеләрнең әсиргә эләккәннәргә аннан да яманрак чаклары... Качуын исәпкә алсалар гына инде...

– Чирләсә чирләр, аның каравы исән, – диде Зәмниха, сөенеч яшьләрен тыеп тора алмыйча.

Дошман ягында рәхәтләнеп көн итеп кайтса да, берни булмаган иде Әхмәтгалимгә, фаразы рас килде: улына рәхмәт әйтмәделәр. Шул арада җыелган хәрби судта, ун ел туган ягына кайтмаска, моннан ары анда яшәмәскә, дип карар җиткергәннәр дә, госпитальдә бераз дәвалангач, ныклап терелүен дә көтмичә, Донбасска – шахтага эшкә җибәргәннәр.

– Ярты сәламәтлеген югалткан ир-аттан да куркып тора бу сәвит влачты, – диде Зәмниха.

– Анысына гына түзәрбез, исән кайтса, барысына да риза идең. Менә бит кайтты, – диде Әхмәтгалим, хатынының күңелен күтәрергә тырышып.

Шундый уңай хәбәрләр белән сөенешеп яши генә башлаганнар иде, хәлләр кирегә үзгәреп китмәсенме? Тагын бер төн уртасында, апасы кебек агарынып, хәлдән таеп, Галинур кайтып төште. Эшкә алынганда, аңа әле ундүрт кенә иде. Озак та узмады югыйсә, шул арада йончыган, олыгайган бер кыяфәт кергән. Әхмәтгалимнең хәле начарланып киткән көннәр иде.

– Улым, әллә соң... Качтыңмы? – диде Зәмниха. – Атаң чир белән булышып ята. Һаман сезне сөйләшә. Дәшимме?

Әхмәтгалим, йөрәген тотып, урыныннан торып килә иде инде: – Тәки түзә алмадыңмыни соң, улым?

– Түзәр кадәренә түзелде.

– Кай яктан кайтып кердең?

– Каршысыннан.

– Берәр кеше күрдеме?

– Бүре!

– Ишкәнсез икән ишәк чумарын. Кияүнең башына да авыл сәвитендәгеләр җитте. Әмирханның кемлеген беләсең. Нишләтер?.. Ул хәзер колхозны җитәкли.

– Ай алла, улым икәнсең, бәгырь кисәгем, – дип, сүзгә кушылды Зәмниха. – Ниләр генә эшләрбез? Озак көттермәсләр, эзләп тә керерләр. Хәлимәбикә апаң көннәренә генә калдырмаса ярар иде.

– Кыз башы белән никадәр утырып чыкты, – диде ата кеше.

– Сугыштан качканнар урманда ял итте. Беркем барып әләкләмәде. Зыян салуларыннан курыктылармы? Үзләре кебек имансызларның исән калуын теләделәрме?..

– Сугыш бетте бит инде. Хөкем дә итмәделәрмени соң?

– Алар кемгә кирәк?! Рәхәтләнеп яшиләр, ди. Рашит абыең әнисенә качмый-нитми кайтып киткән. Исән калган бит! Караклыгы түгел, дезертирлыгы өчен дә утырмаган. 

(Дәвамы бар)