Логотип Казан Утлары
Роман

Татар кызы (дәвамы (10))

(Башыннан укыгыз)

Инде менә... Шул фәрештәләр белән күккә ашкан...

– Башына бәргән аның, – диде елап шешенеп беткән Зәмниха бу хәлдән югалып калган иренә. – Миендәге кан тамырлары кисәк шартлаганга охшаган.

Әхмәтгалим өлкән кешеләрнең башына гына кан сава дип уйлый иде. Күпне күргән, күпләрне дәвалаган Зәмниха әйткәнгә ышанды. Янына килеп, кызның, эсселектән бераз арынсын дип, әнисе өстеннән япмасын алып ташлаган, җиңсез эчке киемендә газаптан корышкан кебек гәүдәсенә карады: бер ягы – ак, икенче ягы шәмәхәләнеп тора...

Юлы гына бер ачылсын, диләр. Анысы да хак. Маһисорур ташлап китсә дә, йортта бала тавышы тынмады. Егерме тугызда кызы, тагын ике елдан улы туды. Аларга тагын да, элеккедән килгән гадәт буенча, яраткан туганнарының исемен – Рәгыйдә белән Галинур дип куштылар. Галинур – нәселләрендә борынгыдан ук килгән исем булса, Әхмәтгалинекенә ятышса, Рәгыйдәне Айбану апасы иң башта үз кызына биргән иде. Зәмниха, гел кабатламыйк инде дип, килешмәскә тырышып та караган иде, ахыр чиктә ир сүзен сүз итте.

Сугышчан холкы, бераз усаллыгы, булдыклылыгы белән аерылып торган Шүләнгер халкын Әхмәтгалим ярата иде. Үз илләрен, үз йортларын аяк терәп саклый алырлык аларның кайсы да. Кайберәүләр, явызлар алар дип, бик үк өнәп бетерми үзләрен. Явыз дип бәйләнүләренең тарихы ерактан килә. Әле элеккерәк, дин үтә көчле еллардан бер риваять калган. Әллә чын, әллә уйлап чыгарылган, әллә шул як кешесен сөймәүчеләр тараткан. Сөйләүләренә ышансаң, авылның азгын бер ире әллә ничә хатын ала, барыбер нәфсесе басылмый. Көннәрнең берендә авылның яшь, үтә чибәр кызына күзе төшә моның. Кемлеген ныклап сораштыра. Кызның күз атып йөргән егете барлыгын, качып кына очрашуларын белеп ала, алай да муллага бара:

– Фәлән-фәлән кешегә өйләнәм мин, фәтваң4 нинди?

Хәзрәт:

– Дин дүрттән артыкны тыя, – дип, ризалыгын бирми. Мәчеттән тешен кысып чыгып китә теге. Берсен аерсам, дүртенче генә була, алай ярамасмы, әллә соң мулланы шуңа ризалатыйммы, дип уйласа да, янына кабат барырга базмый. Аптырагач, кызны яучы аша соратып карый, тик ул да, ата-анасы да ризалык бирми, дип кайта. Бу хәл кияү булырга хыялланган ирнең гарьлегенә тия. Үзенекен итә алмагач, тота да кыз турында гайбәт тарата: имеш, тимерче алачыгы янында караңгыда егете белән кочаклашып басып торган.

Кешедән кешегә сүз тарала, ахыр чутта муллага да ирешә. Яшьләрнең дин тыйган әхлаксызлыгы аңа ошамый. Картларны мәчеткә киңәшкә җыя. Боларны нишләтергә, калганнарга ничек гыйбрәт бирергә дип, бергәләп уйлашкач, егет белән кызны алачык янына китертә. Кыз, эшнең ничек бетәсен сизенгәндәй, үксеп елый, олылардан, Аллаһтан кичерү сорый. Егет тешен кысып тик тора. Халыкка кызганыч та кебек, әмма теге явыз адәм шаһитләрне тапкан, мулла җәзага фәтва биргән, мондый бозыкларны яшәтергә ярамый дип, сүзендә нык тора. Бераздан күбесе:

– Дин шулай кушкач... Мулла абзый белми эшләмәс... – ди башлый.

Егеткә тимерче сарае янында кабер казыталар да кыз белән шунда төшеп, кочаклашып ятарга кушалар. Кыз ята, егет – юк. Кабер кырында аягын асылындырып утыра.

– Төш-төш, әнә, кочакла, төнлә кочаклашкансыз бит әле, – диюләренә кым-кырыч карыша. Елавына чик-чама юк. Кыз инде өнсез генә дерелди, беркемнән ярдәм булмавын күреп, язмышына буйсынырга уйлый.

Кызына, үзенә кабер казыткан мулла егетне үлемгә мәҗбүрили алмый: еламсырап, һаман чокыр кырында утыра. Аңа әти-әнисе булса да ярдәм итәр кебек тоела. Тегеләй карый, болай, алар күренми. Бу хәлдән куркып калучылар, һаман да ризасызлар табылса да, беркем егет белән кызны ачыктан-ачык якламый, котырган, шашынган төркемне тынычландырмый. Бәлки, егет төшмәгәч, куркыту белән генә беткән дә булыр иде бу эш... Әлеге дә баягы адәм актыгы аның арт ягыннан килә дә таш белән башына бәрә. Бичаракай, аңсызланып, кызы янына килеп төшә.

– Чык! Мин үзем генә! – дип кычкыра кыз. Сөйгәне аны ишетерлек, аңларлык хәлдә булмый. Икесен бергә тере килеш күмәләр...

Бу гыйбрәтле хәл турында дусты Гарәфетдиннән дә ишеткәч, тагын имәнеп киткән, барыбер ышанырга теләмәгән иде Әхмәтгалим:

– Безнең тирәдә мондый нәрсәләр булмас, кара халык эше ул, Урта Шүләнгер – белемле як, борынгы аксөяк токым корган авыл. – Әллә бөтенләй булган эш тә түгелдер, – диде дусты.– Гыйбрәт өчен генә сөйләнәдер. Башка җирләрдә дә очрыйдыр моның ише хәлләр, кеше җанын алырга әзер юньсезләр, әмма аларның табылмавы яхшы.

– Чын икән, үткәндә калса да, авыл өстендә кара тап ул. Җитмәсә, яман эшеңне дингә сылтау. Зыян салмаган бөҗәкне сытарга да кулым бармый...

Үзе эченнән, хәзер соң кешеләрне ачлы-туклы тормышка калдыру, иленнән куу шул ук тереләй үтерү белән бер түгелмени, дип уйлады, гаепсез юкка чыгарылганнарның инде саны да юктыр.

– Яманлык таралучан, үрчүчән, – дигән иде Зәмниха, еллар узгач бу турыда ничектер сүз яңадан кузгалганда.

– Кайчак бик иманлылар да явызлана.

– Авыл ул – бер токым, – диде Әхмәтгалиме, элекке уеннан баш тартмаганлыгын күрсәтеп.

– Вәхшилеге дә, яхшылыгы да бер гаиләнеке...

– Анадан ала да туа, кола да. Без менә ничә бала – бер-беребезгә, төс-кыяфәтне искә алмаганда, артыгын охшамаганбыз, – дип сүзен дәвам итте Зәмниха.

– Син мине, Зәлиха шундый, Гөлшикәр шундый, дип, аларның теге яки бу гадәтләре өчен битәрли алмыйсың бит. Шүләнгердә дә кешенең төрлесе бар. Галиулласы да, Сәмигулласы да. Мулласы – килгән кеше. Ул фәтва чыгармаса, кем күрәләтә берәүнең газиз баласын тереләй җир астына тыга?

– Бер яман хәл әнә шулай авылга гомерлек кара ягар өчен җиткән, – дип тагын кабатлады Әхмәтгалим.

Зәмниханың болай сөйләнүе юкка түгел. Пырдымсыз, текә Зәлиханың Өскебашында килен булуын баштан ук теләмәгән иде ул. Сеңлесенә Хәмәтдиннең күзе төшкән икән, дигән сүзләр ишетелгәч үк, ахырын уйлап, кәефе кырылды. Бөтен өмете Зәлиханың егетне ошатмавында иде.

Хәмәтдин атна саен Шүләнгергә юл тотса да, бер дәшүдән үзенеке итәр кебек кыланса да, кызны карата алмады. Зәлихага да инеш буенда очраган егет шунда ук ошады, тик сер бирә торганнардан түгел иде. Кыз егетнең җитез генә эләктергән көянтәсен кире тартып алды да, борын җыерып караганнан соң, кызу-кызу атлап, ябык чишмәгә су алырга кереп китте. Хәмәтдиннең моңа кәефе тәмам төште. Дөпелдәгән йөрәген көчкә тыеп, җәяүләп, Өскебашка кай арада кайтып җиткәнен дә сизмәде.

Зәлиха Хәмәтдин үзсүзлерәк булыр, артыннан туктаусыз йөрер, башкалар кебек сорап йөдәтеп бетерер дип көтте. Алай булып чыкмады. Атасы ягыннан туган тиешле берәү, минеке бул дип, яучы арты яучы җибәреп, тәмам җелеген корыткан иде, үзен атасыннан бер сорау белән чикләнгән Хәмәтдингә үч итеп, шуңа китте дә барды. Ел дигәндә, ике айлык баласын ирендә калдырып, ата-ана йортына кире кайтып та утырды. Нихан карчыкның Габделбасыйр югында әкрен генә:

– Ни булды? Кияү бик әйбәт кеше бит, – диюенә каршы:

– Яратмыйм! – диде дә бетерде.

– Яратмагач, ничә ел кире каккач, пычагыма чыктыңмыни?! – диде ишектән көтмәгәндә килеп кергән, Зәлиханы ишетеп алган Басыйр. – Чыбыркы белән ярсаң да, аз сине. Беренче сораучыга ук көчләп бирәм!

Зәлиха атасының корыланып китүеннән курыкты, каршы дәшмәде, тиз генә ак келәткә чыгып китте дә, сүксәләр, өйдән монда кадәр ишетелеп торыр дип, башаяк төренеп ятты. Тавышланмадылар бугай, берни ишетелмәде. Каенана йортында эштән бик арыган, баладан соң әллә ни рәтләнеп тә җитә алмаган Зәлиха тынычлап йокыга китте дә тәүлек буе келәтеннән чыкмады.

Бу хәлләрне ишеткән Хәмәтдин, озак та үтмәде, яучыга шул ук Бибимәрфуганы юллады. Габделбасыйр агай монысында Зәлихадан сорап-нитеп тормады, шунда ук ризалыгын бирде. Кыз моңа эченнән сөенде, әмма кияү куенына кергән көнне, башкача әйтсә, горурлыгы тапталганга санап:

– Әтәй мәҗбүриләмәсә, чыкмый идем мин сиңа, – дип, Хәмәтдингә арты белән борылып ятты. Хәмәтдин Зәлиханың холкын чамалый башлаган, кешеләрдән дә сораштырган иде, сүзенә карап-нитеп тормады, каерып алды да кызны гәүдәсенә кочты. Иреннән аерылып кайтса, әти-әни каршы төшсә дә, алам мин аны дип, ничәмә-ничә ант эчкән иде ул. Ниһаять, үзенекен итте, әле кайчан гына аккошныкы кебек ак муеннарын суза-суза өстән карарга тырышкан Зәлиха аның кочагына керде. Баласын да янына алдырмакчы иде Хәмәтдин, вакытсыз ана имчәгеннән аерылган кыз тиз арада вафат булган иде.

Бер-берсен дөньядан артык сөйгән кебек кияү белән кәләшнең туйдан соң әле күгәрченнеке, әле этнеке-мәченеке кебек көннәре башланып китте. Каенанасы Мәгърүфә үзләре янында ым да чыгармаган Зәлиха белән Хәмәтдиннең мунча саен ызгышып, бүртенеп кайтуларыннан тәмам туйды, аңламаслармы дип, карты белән үзләре керенгәннән соң, казандагы кайнар суны тамчысына кадәр түкте дә, коедан алып, сап-салкын су тутырды. Аннан туганнарына – Җиһан карчыкларга төшеп китте:

– Әйт әле, җаныкачкаем, киленеңне бик мактап сөйлиләр бит, миңа кайлардан гына эләкте бу аждаһа? – диде.

– Аждаһа булса да, үзегезне дә уздырып эшли торганы, – дип көлгән булды Җиһан карчык.

– Бар ягы килгән инде синең киленнең дә, тик менә холкы... Ахырга кадәр торып бетәрләр микән?..
– Әле бездә яшәгән көннәрен бармак белән санарлык, мунча саен пырылдашканнары өйгә кадәр ишетелә.

– Малаең ни ди соң?

– Холкы өчен ярата, имеш, басынкы хатын белән яшәве кызык түгел.

– Кызык эзләп өйләнәләрмени?! – дип аптырады Җиһан карчык. – Өлкәннәр исән чагында булышыр кешең барына сөенеп, гөрләтеп яшисе бит.

– Балалары тугач, сабырланыр әле, – дигән иде Мәгърүфә, үзен дә ышандырырга тырышып. Бер-бер артлы ике бала алып кайтты, кыз чагындагы холкы барыбер үтмәде Зәлиханың. Карты Хөҗҗәт ахырдан:

– Кешенекеннән дә уздырган яратышуларына чыдаша алмый болар! Ярату зур булган башта акылга урын калмый,– дип, балаларының кыланышына кул селтәде.

Зәмниха кода-кодагыйларының хәлен аңласа да, Зәлиха өчен бик борчыла, кеше, ире каршысында алар өчен ояла иде. Әхмәтгалимнең генә бер дә исе китмәде. Байларның бар нәрсәсе тартып алынган заманда моңа кайгырырлыгы юк, аның өчен барыннан да бигрәк Мәгърүфәләр кырына башка чыккан Ямьбикәнең хәле хәл иде. Аталарыннан баш тартканга салынып, төп йорттан чыгып киткәннәренә генә тынычланмадылар, инде үзләре көч-хәл белән җитештерелгәненнән дә куып җибәрделәр. Әйбере яраган колхоздан, әйберсез калгач, үзе дә артыкка калган Габделкасыйм көнен дә, төнен дә, колхозга алсыннар әле, минем бер дә гаебем юк дип, район белән авыл арасын таптарга тотынды.

Берләшүгә үзе каршы иде Әхмәтгалим. Авылда күмәк хуҗалыклар төзелү турында сүз чыккач, беренче әйткәне шул булды:

– Немецлар, күмхуҗлары булмаса да, бик шәп яшиләр әле. Халык арасында таралган бу сүзе өчен шәп кенә эләгергә дә мөмкин булгандыр, әле дә ярый эшне зурга җибәрмәделәр, чакыртып сораштырдылар да башка алай сөйләнмәскә куштылар.

– Пленнан төрле әйберләр белән кайткансың икән, – диде районнан килгән уполномоченный. – Шуларга карап, һава торышын да әйтә алгач, симәнә орлыкларын да яхшырта алам, дигәнсең, әйдә, колхозга кер дә кыр эшләренә җаваплылыкны үз өстеңә ал.

– Башка бер кеше дә юкмыни соң?

– Юк. Кайдан булсын? Сәвиткә агрономнарның бик кирәк чагы.

– ...

– Әле чүлмәк ясау артеле дә ачарга йөрибез. Анысына да күз-колак булырсың.

Әхмәтгалим теләсә-теләмәсә дә килеште – агротехник булып китте. Килешмәүнең ни белән бетәсен чамалый иде. Шунда ук ашлык сортларын яхшыртыйм дип, тәҗрибәләр дә уздыра башлады. Кыш буе агач тартмаларга орлык чәчеп, шытым тикшерде, чыгышын санарга гадәтләнде. Аларның барысын да чәй кәгазьләре артына елныкын елга Зәмниха язып бара, аннан пөхтәләп, тигезләп сыпырып, тәрәзәләре укалы шкафка иске бер китап эченә тыгып куя иде. Әлеге шкафта Әхмәтгалименең нәсел тамырларын чагылдырган шәҗәрә дәфтәре, Зәмниханың сөннәт исемлеге дә бар. Уртанчы кызының көндәлекләре дә, Гыйлембай белән алышкан хатлары да шунда. 
Уналты яшендә, гашыйклыгына чыдый алмыйча, иләсләнеп, авылның иң чибәр егетенә кияүгә барган Хәлимәбикә, Гыйлембайның кайбер гадәтләренә үпкәләп, ай дигәндә, атасы йортына кайтып төште. Эч серен бушаткач, кире дә китмәкче иде, Әхмәтгалим ишекне бикләп үк куйды:

– Беркая бармыйсың! Кемгәдер мыскылларга дип үстергән кызым юк.

Кызының зарыннан гына мондый сүз әйтмәс иде Әхмәтгалим. Бер керүендә каенанасының яшь килен юган савытларның чисталыгын тикшереп торганын күргәч:

– Алар чынаяк кына юа беләләр! – дип, җилтерәтеп алып кайтып та китмәкче иде, Хәлимәбикә тыңламады – ирен бик ярата иде.

– Бу юлы нәрсә булды соң? – дип сорады ул әнисе янында еламсырап торган кызыннан.

– Гыйлем белән кичләтеп, капка төбенә ял итәргә чыккан идек. Миңа бер сүз әйтмичә, кире кереп китте. Яңадан чыгып дәшмәсме дип көттем-көттем дә, чыкмагач, сәбәбен аңламагач, ялгызым керергә кыенсындым, сезгә килдем.

Зәмниха кызының әлеге эшенә ни дияргә белмәде. Ишек катыннан түргә узарга кыенсынып, еламсырап торган Хәлимәбикәгә:

– Бар кер, уналты яшьтә уналты тиенлек акылың булмаса, әнә шул ул, кайтып ата йортына егыласың! – дип кенә әйтте дә абзарга маллар арасына чыгып китте. Ипи табагына йомырка җыеп йөргән Зәмниха сарыклар аша узганда, итәген чәйнәп калган бәкәйгә:

– Апаңның синеке кадәр дә мие юк икән, мин аны яратам, ул – мине, дип аңгыраеп чыккан иде, иренең яратуы айлык кына булган, ахрысы, – диде. – Атасы чүлмәк артеленә илтеп тыгар әле башын.

Зәмниха ачу беләнрәк шулай дисә дә, Әхмәтгалимнең йомшаклыгын, шулай эшләтмәсен белә. Юкка гына укыттымыни ул Хәлимәбикәсен?! Кукуруз утырту өчен, тирес белән черемәдән чүлмәк ясаргамыни?! Әхмәтгалим шәһәр кызлары кебек иркә, елмаеп кына, кеше сүзен җөпләп кенә торган Хәлимәбикәне бик ярата, җитмәсә, каенанасының бызгылыгын, бар эшен тикшереп, гаебен табарга тырышып торганын күп күргән иде. Чүлмәк артеленә дә тыкмады, үзең дә гаепледер, дип авыр сүз белән дә битәрләмәде, белемле кешеләрнең кирәк чагы дип, яңа ачылган курсларга җибәрде.

Матур тормыш яраткан Хәлимәбикә авылдан китәр дә кире әйләнеп кайтмас дип уйлый иде Зәмниха, ялгышкан. Кайтты. Аннан яңа ачылган детсадта дусты Дөррия белән бергәләп тәрбияче булып урнашты. Озак вакытлар узмады, хатынының кичермәсен аңлаган Гыйлембайның, бәхет эзләп, чит якларга юл тотканы ишетелде. Ул аннан Хәлимәбикәгә, һаман яратуын аңлатып, хатлар язарга, бүләкләр салырга кереште. Кыз җавап бирмәде, бүләкләрен, мыскыл итүемә алыр дип, кире дә җибәрмәде.

Хәлимәбикә кичләрен тик утырмас өчен минем янга кил дип, вакыт-вакыт Гыйлембае салган акчаларга тукымалар, берсеннән-берсе матур чигү җепләре алып кайтты да атасы кабат сатып алган сандыкларга бирнә әйберләре хәзерли башлады. Ирен аерылдым дип кенә онытып бетермәгән, әмма үпкәсе зур иде, яңадан кушылыйк, дигәненә каршы, ни ярар, ни юк дип җавап кайтара алмады. Ашъяулыкларга бизәкләр төшергәндә дә, кулъяулыклар чиккәндә дә, әледән-әле бергә торган көннәре, дус вакытлары хәтеренә килеп моңаеп куя, әмма бу хисләргә яңарырга, киңәеп китәргә ирек бирми, башкасы – ныграк та яратканы, әтием кебек хатынын кадерли торганы чыгар әле дип өметләнә иде.

Кызының эшеннән, шөгыльдән ямь табуы Зәмниха күңелендәге аңа бәйле борчуларын юкка чыгарды. Үзеңне халык арасында кеше итеп тою өчен булдырган эшең кирәк, күршеләргә, агай-энегә файдалы булуы яхшы дип саный иде ул. Менә аның шифалы куллары никадәр кешене саклап калгандыр, чиста пәкесе йогышлы чирләр котырынган заманда малайларның исәнлеген какшатмауга сәбәп булгандыр.

Зәмниха үзен гел кирәкле кеше итеп тойды. Бала, сугышмы-тынычлыкмы, үстерергә хәлеңнән киләме, юкмы – сорап тормый, туса туа. Ике-өч ел дигәндә, сөннәт исемлегендәге малайларның саны туксан тугызга җитте дә дәфтәрнең ул бите, култамга салынып, бөкләп куелды. Алай да күкрәгендә сөннәтче, шифачы әби йөрәге тибә иде әле Зәмниханың...

Диндарлыгыннан ырым-шырымнарга артык игътибар бирмәгән Зәмниха, сөннәт дигәндә, әллә нәрсә эшләде. Бабасыннан, йөзенче баланы сөннәткә утыртырга ярамый, үлә, дип ишеткәне бар иде, акылы белән шул сүзне кире какса да, күңеле тыңламады, ниндидер зур бер көч аннан сөннәт пәкесен еракка – келәттәге кием-салым салынган сандыкның инде кесәсенә түгел, төбенә үк яшертте. 

4 Фәтва – дини китапларга таянып чыгарылган карар.
 

(Дәвамы бар)