Мәдинә тавы (дәвамы (6))
Мансур берничә тапкыр сүз башлап, сөйләшергә теләп карады, ләкин Гөлшат, авызына су капкандай, бер сүз дә дәшмәде. «Бу кызга җыелышта Илдар Азатовичтан эләккән, ахрысы», – дип уйлап куйды Мансур.
Машина хастаханә янына килеп туктады. Гөлшат кереп, дежур торучы кызлардан хәлләрне белеште. Барысы да тәртиптә иде. Шуңа күрә ул эчкә узып тормады, ашыкмыйча гына Зиннур бабай өенә таба юл тотты. Аларның өйләренә килеп җитәрәк даруханәдән дару алмаганлыгы исенә төште. Аның күз алдына яңадан һәрвакыт елмаеп торучы Нурия килеп басты. Гөлшатның, күңеле тулып, күз яшьләре ага башлады. Тынычланыр өчен ул урам буенда үсеп утырган каеннар астындагы юан бүрәнәгә барып утырды. Кичләрен монда еш кына яшьләр җыелышалар. Ләкин хәзер бер кеше дә юк иде. Моннан Зиннур бабайның өе бик яхшы күренә.
Шулвакыт капкадан таякка таянган Зиннур бабай һәм аның артыннан ияреп, Хәдичә әби чыктылар. Колаклары начар ишеткәнгә күрә, алар кычкырыбрак сөйләшәләр. Гөлшат утырган урында әби белән бабайның тавышлары яхшы ишетелә иде.
– Нәрсә артымнан ияреп чыктың? Артымнан йөргәнче, бар самавырыңны куй. Электр чәйнегендә кайнаткан чәй тәмле түгел. Агач шакмаклар әзерләп куйдым, бар, иренмә, – дип, Зиннур бабай хатынын шелтәләп алды.
– Сиңа ярап булмас инде. Иртән бик тәмле итеп эчтең әле, – дип, каршы төште әби.
– Бар инде, Хәдичәкәй, тәмле итеп чәй эчик. Син кайнаткан самавырда чәй бик тәмле була, карлыган яфраклары да салсаң, эчеп туймассың. Әгәр инде картайдым, хәлем юк, дисәң, үзем куям, – дип төрттереп куйды бабай.
– Үзең дә яшь түгел, таякка таянып йөрисең. Мин әле сиңа караганда яшьрәк. Минем белән сүз куертып торганчы, бар, кәҗәләрне алып кайт, тәмле сөт салып чәй эчәсең килсә.
– Кәҗәләр үзләре кайтырлар әле. Иртәнге сөт бар бит.
– Иртәнге сөтне күршеләргә биреп чыгардым, балалары йөткерә. Бар, иренмә. Маруська үзе тугызсыз-унсыз кайтмый, үзең беләсең бит.
– Ярар алайса, киттем, син самавырыңны куй, – дип, бабай урам буйлап кәҗәләр артыннан китте.
Бу карт белән карчыкның сөйләшүен тыңлап, Гөлшат бөтен борчуларын оныткан кебек булды. Менә бит нинди матур картлык! Аларга карап, сокланып туймаслык. Сөйләшүләре дә ничектер матур, кызык. Күпме еллар узса да, араларында сакланган җылылык, мәхәббәт тә сизелеп тора төсле. «Картаерга язсын, бәхетле, хөрмәтле картлык күрергә язсын!» – дип уйлап, Гөлшат өенә таба атлады.
Гөлшат Казанга килгәндә, сәгать көндезге икеләр тирәсе иде. Туган, үскән шәһәреннән киткәнгә ике айдан артык вакыт узып киткән. Шәһәр ике ай эчендә ничектер үзгәргән кебек күренде; урам тулы кешеләр, машиналар – барысы да каядыр ашыгалар. Гөлшат, Илдар Азатовичтан сорап, көзге киемнәрен алып кайтырга дип, бер генә көнгә Казанга килде. Бәхетенә баш табиб: – Ул көнне мин дә Казанда булам, кичке сәгать алтыларга Республика клиник хастаханәсе янына чыксаң, үзем алып кайтырмын, – диде.
Гөлшат фатирларына үз ачкычы белән ачып керде. Өйдә чисталык, тәртип, күңелгә якын ис. Аяк киемнәрен салып, үз бүлмәсенә үтте. Монда бернәрсә дә үзгәрмәгән, ул киткәндәге кебек. Өстәлендә әнисенең фоторәсеме. Аны күргәч, Гөлшатның күңеле тулып китте. Кинәт әнисен күрәсе, сөйләшәсе килде.
– Исәнме, әнием! Минем барысы да әйбәт дип әйтергә була. Эшем кызык, авыр булса да, мин авылга кайтканыма үкенмим. Син үзең барысын да күреп торасыңдыр. Минем сиңа сөйләргә сүзләрем шундый күп җыелды, ләкин син ишетсәң дә, миңа киңәш бирә алмассың шул, – дип, ул фоторәсемне сыйпый-сыйпый, аңа озак кына карап торды. «Ник әниләрнең кадерләрен аларны югалткач кына аңлыйбыз икән? Гөлшат, синең әтиең дә бар, бәлки, син аңа шулай салкын карап ялгышасыңдыр?» – дип уйлап, ул әтисенә хат язарга тотынды.
«Исәнме, әтием. Минем барысы да яхшы, эшлим, сау-сәламәт. Мин көзге киемнәремне алдым. Сау бул, яраткан кызың Гөлшат». Гөлшат озак кына нәрсә язарга дип уйланып утырса да, хат бик кыска килеп чыкты. Бөтенесен хат аша сөйләп бетереп буламыни соң? Элек әтисен ул бик ярата иде, еш кына серләшеп тә утыргалыйлар иде. Әнисе кайчакларны көнләшепме, сөенепме: «Миңа да сөйләгез әле серләрегезне, миңа да кызык бит», – дип әйткәли иде. Ләкин әтисе өйләнгәч, аларның аралары нишләптер суынды. Гөлшат үзенең дә гаепле булуын аңласа да, якынлашыр өчен берни эшләмәде. Ул хатны өстәлдә калдырып, әйберләрен алды да өйдән чыгып китте.
Алдан сөйләшкәнчә, Илдар Азатович белән олы юлга чыккан җирдә очрашып, алар районга кайтып киттеләр. Ярты юлда яңгыр ява башлады. Тагын «патша сарае»бызны су басачак, дип уйласа да, Гөлшат бу мәсьәләне кузгатмады. Юлда алар бер дә сөйләшмәделәр диярлек. Баш табиб алдагы урында йоклап кайтты, шофёр аны уятмас өчен Гөлшат белән сөйләшмәде. Дөресен әйткәндә: сөйләшергә уртак темалар да юк иде. Район үзәгенә кайтып җиткәч, Илдар Азатович шофёрга Гөлшатны авылына кадәр кайтарып куярга кушты. Мондый боерык бик үк ошамаса да, баш табиб әйткәч, үтәми булмый. Ләкин аның бәхетенә аларга район үзәгеннән чыкканда, авылга кайтып баручы Хәйдәр очрады. Гөлшат тиз генә агроном машинасына күчеп утырды:
– Хәерле кич, Хәйдәр абый, сез ни эшләп йөрисез?
– Хәерле кич, Гөлшат Равилевна. Мин район җыелышыннан кайтып киләм, ә сез ничек Илдар Азатович машинасына эләктегез? Бергәләшеп, ресторанга бардыгызмы? Сез бит хатын-кызлар байларны яратасыз.
– Туктатыгыз машинаны, Хәйдәр абый, – дип, Гөлшат машина ишеген ачмакчы булды.
– Нәрсә, дөрес сүзгә җавап юкмы? Илдар Азатовичның бит гаиләсе, балалары бар, сез алар турында уйлыйсызмы, юкмы? Кешенең гаиләсен таратырга? Хәйдәр машинасын тизләтә төште. – Сез, Хәйдәр абый, авыру, бик каты авыру! – Утыргычка җайлабрак утырды Гөлшат. – Сез тормышыгызда бер тапкыр пешкәнсез икән, нишләп бөтен хатын-кыздан начарлык эзлисез? Мине дә юкка гаеплисез, рәнҗетәсез. Мин Казаннан көзге киемнәремне алып кайтып киләм, ә Илдар Азатович, хәзер сез мине алып кайткан кебек утыртып кайтты. Әгәр инде тормышыгызда Ләйлә очраган икән, минем һәм башка кызларның монда ни гаебе бар. Сез – ирләр арасында начар кешеләр аз дип беләсезме? Гөлшат үзе дә сизмәстән, бик кызып китте.
– Сез минем чирнең гаебен белгәч, дәвалагыз, сез бит – табиб.
– Үзегездән башка, сезгә беркем дә ярдәм итә алмас. Безгә университетта бер профессор: «Кызганыч, без авыру кешене терелтә алмыйбыз, терелергә ярдәм генә итә алабыз. Әгәр кешенең чир белән көрәшәсе килми яки көрәшергә хәле, теләге юк икән – аны дәвалап булмый», – дигән иде. Шуңа күрә сез дә чирегез белән башта үзегез көрәшергә тиеш.
– Алайса, сез миңа ярдәм итегез, дарулар язып бирегез, – дип, Хәйдәр янында утырган, үзеннән күпкә яшь бу кызга, бер сокланып, бер куркып караштыргалап алды. Машина аларны авылга җиткәндәге тау башына алып менде. Гөлшат Хәйдәрдән машинасын туктатуын сорады:
– Туктагыз!
– Ни булды? – диде Хәйдәр, Гөлшатка карап.
– Миңа карамагыз, авылыгызга карагыз. Нинди матурлык! Сез соңгы тапкыр Мәдинә тавына кайчан мендегез? Сез барлык эшләрегезне ташлап, азга гына булса да, тауга менеп, авылыгызны, аның табигатен күзәтегез, чишмә суыннан авыз итегез. Бәлки, шул чишмә сулары сезнең эчегездәге хатын-кызларга карата булган начар уйларыгызны юып чыгарыр? Сез кешеләрдә яхшылык күрә башларсыз. Тормышыгыз шулай узып та китәр бит. Сезнең үз балагызны сөясегез килмимени? Зуррак үскәч, Мәдинә тавына алып менеп, җиләкләр, тәмле чишмә сулары белән сыйлыйсыгыз килмимени? Сезгә тиздән кырык яшь тула, башыгызда чәчләр дә калмаган, сезгә кызлар карар дип беләсезме? Чынлап та, тавышыгыз искиткеч, матур җырлыйсыз, ләкин тавышыгызда җылылык юк, кешеләргә, хатын-кызларга мәхәббәтегез сизелми. Сезне бит бу дөньяга хатын-кыз тудырган. Табигатьне, авылыгызны, аның кешеләрен, хатын-кызларны яратыгыз, тормышыгызга мәгънә өстәлер. Менә шул минем даруларым, аңласагыз, кулланырсыз. Әйдәгез, киттек, – дип, Гөлшат, башка ни әйтергә белмичә, кинәт туктап калды.
Шулай сөйләвенә үзе дә сокланып куйды. Ул кечкенә чагыннан ук үзенә рәнҗетеп әйтелгән сүзләргә шулай курыкмыйча җавап бирә иде. Бүген дә Хәйдәрнең сүзләре аны бик нык рәнҗетте. Хәйдәр берничә минут, аңа каршы нәрсә әйтергә белмичә, тыныч кына утырып торды, аннары машинасын авылга таба борды.
– Даруыгыз бик әче булып чыкты, моның хәтле язмасагыз да була иде, – диде Хәйдәр шаяртырга тырышып. Ләкин Гөлшат бер сүз дә эндәшмәде, әллә сүзе бетте, әллә башка сөйләшәсе килмәде. Хәйдәр дә башка сүз кузгатмады. Болай каты итеп, аңа күптән бер кешенең дә әйткәне юк иде. Наилә апаның өенә килеп җиткәч:
– Бик зур рәхмәт, – дип, сумкаларын алып, Гөлшат машинадан төште. Хәйдәр сүзсез генә Гөлшат өйгә кереп киткәнче аның артыннан карап торды.
Төне буе яңгыр яуды, көзге юеш көннәр килеп җитте. Иртән эшкә барганда да, яңгыр сибәли иде. Ләкин хастаханәгә кергәч, идән буйлап тезелгән табаклар, чиләкләр күренмәде. Гөлшат, аптырап, Фәимә апа бүлмәсенә керде:
– Фәимә апа, мин бер генә көн килмәгән идем, ниләр булды? Өлкән шәфкать туташы башта сорауны аңламыйча торды. Гөлшат тагын кабатлады:
– Фәимә апа, бер бүлмәне дә су басмаган, ахрысы, ни булды?
– Ә, син түшәм турында сорыйсың икән, аңламыйча торам. Синең сорауларыңны кайчан беренче әйтүдә үк аңлый башлармын инде. Рафаэль белән Мохтар, бригадалары белән килеп, бер көндә түшәмне ямап киттеләр. Аллага шөкер, су үтми хәзер. Ләкин Мохтар: «Кыш чыгарга җитәр, киләсе елга түбәне алыштырырга кирәк булачак, такталары, матчалары бик черегән», – дип кисәтеп китте. Безгә инде кыш чыгарга булса, бәлки киләсе елларга Илдар Азатович ремонт башламасмы? «Киләсе елга ремонт ясарбыз», дип сүз биргән иде түгелме соң? Фәимә апа бу проблеманың бүгенгә актуаль түгеллеген аңлатырга тырышты:
– Бүгенге көндә башка борчулар бар, Гөлшат Равилевна, соңгы айдан безгә дарулар бирүне киметәләр. Авыруларны нәрсә белән дәваларбыз инде? Кешегә: «Даруны үзегез белән алып килегез», – дип әйтеп булмый бит. Киләсе атнада җыелышка барсаң, Илдар Азатовичтан сора әле. Аның бит сиңа беркайчан да юк дигәне булмады, бәлки, бу мәсьәлә дә чишелер.
– Ярар, Фәимә апа, сорап карармын, – дип, Гөлшат үз бүлмәсенә чыгып китте.
Вакытлыча гына булса да, түшәм мәсьәләсенең чишелүенә ул бик сөенде. Рафаэль абыйга шалтыратып, рәхмәт әйтергә кирәк булыр, – дип уйлап, көндәлек эшләренә тотынды.
Инде беренче салкыннар да җирне туңдыра башлады. Бүген туйдыра башлаган көзге яңгырлар җебетеп бетергән җир пычрагын ерып кайтырга туры килмәде. Гөлшат өйгә кергәндә, Наилә апа клубка барырга җыенып йөри иде:
– Сине дә чакырдылар бит, ник бармыйсың?
– Мин анда барыбер беркемне дә белмим, аннары кичтән тагын «патша сарае»на барып кайтасым бар. Бер авыру бабайның хәле бик яхшыдан түгел, районга барырга теләмәде, ничек кенә үгетләп карамадым. «Үлсәм, монда үләм», – ди.
– Ярар алайса, үзең беләсеңдер. Безнең председательгә көн саен 60 яшь тулмый. Мәҗлес бик бай булырга охшый. Ниндидер бер спонсор ярдәм итә дип сөйлиләр. Кичә көн буе клубны бушаттылар, өстәлләр әзерләделәр. Кешеләр сөйләве дөрес булса, артистлар да чакыртканнар, ди. Бик күңелле булырга охшаган. Бармасаң, соңыннан үкенерлек булмасын, уйлап кара, Гөлшат.
– Юк инде, рәхмәт, үзегез генә барыгыз.
– Матри, кызый, үкенерсең, – дип, Наилә апа, матур чәчәкле яулыгын бәйләп, ак шәлен җилкәләренә салып чыгып китте. Гөлшат ялгызы гына калгач, үз уйларына чумды: авыл, чыннан да, аны бик якын итте. Кешеләре дә, Илдар Азатович әйтмешли, бик яхшы. Табигате дә искиткеч. Наилә апа өйгә кайтканда, төнге уникеләр тирәсе иде.
– Мәҗлесләр ничек узды? – дип сорады Гөлшат йокы аралаш.
– Йокла, йокла, иртәгә сөйләрмен, мәҗлес бик күңелле узды, тик ахыры бик кызык булып чыкты.
Соңгы сүзләрне Гөлшат ачык ишетмәде. Төнге өчләр тирәсендә өй янына машина килеп туктады һәм кемдер тәрәзәгә шакыды. Гөлшат шул тавышка уянып китте, йөрәге нәрсәдер сизенгәндәй, бик еш тибә башлады. Кинәт йокысы бөтенләй качты. Гөлшат тиз генә халатын киеп, ишеккә барды. Ишек төбендә колхоз рәисе малае Илсур басып тора иде:
– Гөлшат апа, гафу итегез, кинәт әтинең хәле начарланды, сез тиз генә җыенып, аны карарга бара алмассыз микән?
– Нишләп хастаханәгә алып бармыйсыз?
– Без аны «патша сарае»на алып килдек инде, районга барырга теләмәде.
– Ярар, хәзер чыгармын, капка төбендә көтеп тор. Син машина беләндер бит?
– Гөлшат, кем анда? – дип сорады Наилә апа.
– Минем арттан килделәр, «Патша сарае»на бер авыруны китергәннәр, мин хәзер барып, аны карап кайтам, борчылма, мин үзем капканы ябып чыгармын, – диде Гөлшат һәм тиз генә киенеп чыгып китте.
Гөлшат хастаханәгә килеп кергәндә, Зөфәр Хәйдәрович үзе генә бер палатада ята иде.
– Ничек хәлләрегез, мәҗлесләр искиткеч яхшы узган, диделәр? Ләкин җавап булмады. Карт абзыйның күзләре кып-кызыл, битеннән язгы шарлавыктай күз яшьләре ага иде.
– Зөфәр Хәйдәрович, кай җирегез авырта, нәрсә борчый сезне? Әтисе урынына арттан кергән Илсур җавап бирергә тырышты:
– Әти мәҗлестән кайткач, бик озак кына ишек төбендә тәмәке тартып утырды, без йокларга ятарга йөри идек. Мин дә аның артыннан урамга чыксам, ул ишек төбендә аңсыз ята. Без аны тиз генә монда алып килдек.
– Син, Илсур, бар, коридорда утырып тор, башта әтиеңне үзем карыйм, аннары керерсең, – дип, Гөлшат Илсурны бүлмәдән чыгарып, ишекне катырак ябып куйды.
Гөлшат Зөфәр Хәйдәровичны башыннан аягына кадәр тикшереп чыкты. Кан басымы аз гына югарырак һәм сул аяк белән кулының көче сүлпәнәйгән иде:
– Зөфәр Хәйдәрович, сезне ни борчый, кай җирегез авырта? Сез сөйләшә аласызмы? Миңа бит болай диагноз куярга бик авыр. Мин бит ветеринар түгел, тәҗрибәм дә бик ташып тормый. Әйдәгез, сезне районга алып барыйк. Андагы табиблар миннән көчлерәк, – дип, урыныннан тормакчы иде дә, ләкин абзый аны кулыннан тотты:
– Мине беркая да алып бармагыз, дәваласагыз, монда гына, зинһар өчен, мин сезгә ышанам. Аннары, бик борчыган җирем дә юк төсле, кинәт нишләптер аңымны югалтканмын.
– Хәзер нәрсә борчый? – диде Гөлшат, абзыйның сөйләшә башлавына шатланып.
– Эх, кызым, җаным яна минем. Мәдинә тавының чишмә суларын эчеп тә, ул ялкынны сүндереп булмастыр.
– Зөфәр Хәйдәрович, ни булды, бәлки, артыграк эчкәнсездер, бәлки мәҗлестә берәр бозылган ризык эләккәндер?
– Юк, кызым. Мәҗлес искитәрлек шәп булды. Өстәлдәге ризыкларның бөтенесе яхшыдан-яхшы иде. Гамир бик тырышты.
– Гамир? Кем соң ул, нинди граф Монте-Кристо?
– Чынлап та, ул – граф Монте-Кристо, исеме генә – Гамир Альбертович.
– Кем соң ул?
– Кызганыч, ул минем улым булып чыкты.
– Сез тагын саташасыз, ахрысы, нәрсә сөйләгәнегезне аңлап бетерә алмыйсыз.
– Саташсам яхшы булыр иде, ул – минем улым. Мин аны элек бер тапкыр күрмәгән булсам да, ул минеке.
– Мин бернәрсә дә аңламыйм, яхшырак аңлатыгыз әле.
– Гөлшат ишеккә карап куйды. Ишек ябылган иде.
– Тыңла, кызым, табибка һәм прокурорга без дөресен сөйләргә тиеш: унынчы сыйныфта укыганда, безнең мәктәпкә бер кыз килде. Аларның гаиләсе безнең якларга каяндыр күченеп кайткан иде. Эльза – бик чибәр кыз. Ул чибәр генә түгел, матур җырлый, бии иде. Безнең сыйныфтагы бөтен малайлар да гашыйк булдылар аңа. Ул үзен бик иркен тота иде. Эльзаның кап-кара күзләрен, бөдрә чәчләрен күрсәң, бөтенләй башыңны югалтасың. Бәйрәмнәрдә ул гел үзәктә иде, рәхәтләнеп җырлый, бии, шаркылдап көлә. Малайлар белән шәраб та эчкәли иде, ләкин беркайчан да аның исергәнен күргәнем булмады. Баш әйләнде. Без очраша башладык. Авылда иң беренче велосипед миндә булды, аннары – матай. Матайда ул мине арттан кочаклап утырганда, минем башым күккә тия иде. Минем аңа хәтле йөргән кызым да онытылды. Дусларым минем башым әйләнгәнен күреп: «Тукта, син ни эшлисең? Ул сиңа тиң түгел, ул башка егетләр белән дә очраша, эчәргә дә ярата, тәмәке дә тарткалый. Әти-әнисе дә әллә кайлардан килгәннәр» – диделәр. Мин ул сүзләрне ишетмәдем, көнләшәләр, дип уйладым. Шулай мәктәпне тәмамлагач, бер көнне без печән эскертендә кундык. Мин аның беренче ир-аты булып чыктым. Әнием, ахрысы, сизеп, беркөнне минем белән утырып сөйләште. Ул кыз бер дә аларга ошамый иде: «Гаиләсе дә әллә кайлардан, безнең кеше түгел», – диде. Җәйге көннәр тиз үтеп китте, көзгә мине армиягә алдылар. Мин диңгез флотына хезмәт итәргә эләктем, сәламәтлегем бик яхшы иде. Дүрт елдан әйләнеп кайтканда, Эльзалар гаиләсе яңадан каядыр китеп барган иде. Кешеләр: «Ул, имеш, корсаклы, кемнәндер бала тапкан», – дип тә сөйләде. Кеше әллә ниләр сөйләргә мөмкин. Армиядә хезмәт иткәндә, мин берничә тапкыр аңа хат та язып карадым, ләкин җавап килмәде. Әти-әнидән сорарга оялдым. Шулай итеп, минем Эльза белән аралар өзелде. Армиядән кайткач, институтка укырга кердем, авылыма агроном булып кайттым, беренче яратып йөргән кызыма өйләндем. Бөтенесе яхшы гына бара иде. 60 яшемне дә тыныч кына хатыным, балаларым белән уздырмакчы идем. Ләкин узган айны башлык үзенә чакыртты да мине Гамир Альбертович белән таныштырды. Имеш, ул бик бай, безнең колхоз җирләрендә зур терлекчелек комплексы төземәкче, ит комбинаты ачмакчы була. Районга яңа инвестицияләр, акча кайтачак, кешеләргә эш урыннары булачак дип ышандырды. Мин бу хәбәрләргә бик шатландым, ләкин ризалыгымны бирмәдем. Нишләптер мондый җиңел кергән акчалардан куркам. Гамир Альбертович, юбилеем турында ишеткәч, миңа бөтенләй каты ябышты. «Юбилееңны үзем уздырам, үзем оештырам», – диде. Мин башта каршы килгән идем дә аннары ризалаштым. Артистлар да алып киләм дигәч, авылдашларыма зур бәйрәм ясамакчы булдым. Чынлап та, мәҗлес бик матур узды, өстәлләрдә нинди генә ризыклар юк иде. Казаннан килгән артистлар чыгыш ясады. Клубка бөтен авылдашларым килде, мондый зур бәйрәм бездә беркайчан да булганы юк иде, булмас та инде. Мәҗлес тәмамланыр алдыннан мин Гамир Альбертовичка үземнең рәхмәтемне белдердем, авылдашларыма киләчәк планнар турында сөйләдем. Аннары Гамир Альбертовичка сүз бирдем. Ул да матур планнар турында сөйләде һәм азактан: «Мин моның барысын да мине тудырган әтием өчен эшлим. Мин бит Зөфәр Хәйдәрович белән Эльза Магомедовнаның улы», – дип куймасынмы? Яшьтәшләрем барысын да тиз аңлап алды. Ә миңа кояшлы көнне башыма яшен суккандай булды, – дип, Зөфәр Хәйдәрович тынып калды. Гөлшат та сискәнеп куйды. Шулвакыт бүлмәгә Фәимә апа килеп керде:
– Нинди дарулар кирәк? Система куярга кирәк булса, хәзер үзем куям.
– Иртәнгә хәтле реланиум гына ясап торыйк, иртә белән уйлап карарбыз, сәгать тә биш тула, ахрысы, инде. Ә сез, Зөфәр Хәйдәрович, тынычланыгыз, Фәимә апа хәзер сезгә дарулар бирер, йокларга тырышыгыз, – дип, табиб акрын гына торып, бүлмәдән чыгып китте.
Коридорда урындыкта Илсур йоклап утыра иде. Гөлшат аны уятып, өенә кайтарып җиберде:
– Әтиеңә уколлар ясадык, ул хәзер йоклый, мин монда гына калам, кайтып йөрмим. Сәгать уннарга килерсең, шунда уйларбыз ни эшләргә икәнен.
– Рәхмәт, Гөлшат апа, мин иртәгә иртә белән килеп җитәрмен.
– Иртәгәгә калма инде, бүген, тиздән кояш чыга.
– Шулай шул. Сау булыгыз, – дип, Илсур чыгып китте.
Гөлшат табиб бүлмәсенә юнәлде. «Менә, Гөлшат Равилевна, яшьтәшләрең дә, әллә зурлап, әллә картайганга, сиңа апа, диләр», – дип уйлап, бүлмәдәге көзгегә карады. Артыннан Фәимә апа керде:
– Зөфәр Хәйдәрович йоклап китте, әйдә, Гөлшат Равилевна, чәй эчеп алыйк.
– Мин бик рәхәтләнеп эчәр идем, – диде Гөлшат, елмаеп.
Гөлшат өйгә кайтып йөрмәде. Кайтуның мәгънәсе дә юк иде. Әз генә кыяфәтен рәткә керткәч, иртәнге эшләренә тотынды. Берничә тапкыр Зөфәр Хәйдәрович янына да кереп чыкты. Ул ыңгыраша-ыңгыраша йоклый иде. Табиб авыруны уятмады, чөнки йокы – иң яхшы дару. Сәгать тугызлар тирәсендә шәфкать туташы керде:
– Сезнең яныгызга бер абзый кермәкче була, кертимме?
– Әйдә, керсен, эшем бетте бугай, – дип, Гөлшат көзгегә карап алды.
Бүлмәгә урта яшьләрдәге озын буйлы ир-ат килеп керде. Аның йөзе бик таныш төсле иде. Чыннан да, кап-кара күзләр белән сирәгәеп килгән бөдрә чәчләрне алыштырсаң, аның алдында яшь Зөфәр Хәйдәрович басып торган кебек иде.
– Исәнмесез, Гамир Альбертович, узыгыз, утырыгыз. Ир-ат бер мизгелгә югалып калды:
– Безнең элек очрашканыбыз булмады, сез мине кайдан беләсез? – Мин сезнең әтиегезне беләм, – дип, коры гына җавап бирде Гөлшат.
– Миңа аның янына керергә ярыймы?
– Мин башта үзем кереп чыгарга тиеш, әгәр хәле яхшы булса, рөхсәт итәрмен, – диде табиб.
Зөфәр Хәйдәрович яткан палатада тып-тыныч иде. Авыруның битендәге җыерчыклары кимегән кебек. Бу зур гәүдәнең җаны юк иде. Гөлшат тиз генә кулын абзыйның муенына куйды – йөрәк тибеше юк, гәүдәсе суынып килә. Гөлшат Зөфәр Хәйдәровичның күзен ачып карады, ләкин реанимация ясауда мәгънә юк иде. Гөлшат чыгарга борылды. Аның артында Гамир Альбертович басып тора иде. Ул берсүзсез барысын да аңлады.
– Сез теләгән максатыгызга ирештегез, – дип, Гөлшат бүлмәдән чыгып китмәкче иде, ләкин Гамир, аның кулыннан тотып, урындыкка утыртты, үзе гафу үтенгәндәй, әтисе яткан карават янына тезләнде дә сөйли башлады:
– Эльза мине бала тудыру йортында калдырган. Мин җиде яшькә кадәр әни-әти дип әйтергә тилмереп үскән бала. Бала чаклар истә калмый, диләр. Мин яхшы хәтерлим: менә хәзер минем артымнан әнием, әтием килер дә алып китәрләр дип, без көннәр буе тәрәзә аша урамга карап утыра идек. Һәр Яңа ел бәйрәме алдыннан көн саен мин Кыш бабайдан: «Әнием, әтием килеп алсын», – дип сорадым. Ләкин ничә кыш үтте, ә мин һаман балалар йортында калдым. Бәхетемә мине балалар йортыннан уллыкка алдылар. Сигез яшемдә минем үги әтием белән үги әнием булды. Мин аларга бик рәхмәтле, үстерделәр, укыттылар, институтка керттеләр. Ләкин бу аяусыз язмыш мине тагын сынады, мин институтка кергән елны алар машинада бәрелеп үлделәр, мин тагын ятим калдым. Шул еллардамы, бәлки, тагын да иртәрәктер, мин чын әти-әниемне табарга ант иттем. Аларның күзләренә карап, ник мине балалар йортында калдырдыгыз? – дип сорыйсым килде. Аннары аңладым: мин бу тормышта мескен булырга тиеш түгел. Аларны тапканчы, мин зур биеклекләргә күтәрелергә тиеш. Шуңа күрә мин тырыша-тырмаша, тәрсәкләрем белән этенә-этенә зур үрләр яуладым, баедым. Кайсы авылдан икәнлегемне белдем. Бу авылны башта җир белән тигезләмәкче булдым, аннары минем ятим калуыма мондагы кешеләрнең гаепләре юк икәнлеген аңладым. Мине бит чит кешеләр тәрбияләделәр, үстерделәр. Мин бит чит кешеләргә «әти», «әни» дидем. Мин ятим үскәнгә бары тик әти белән әни генә гаепле. Язмыш мине ярдәменнән ташламады. Минем белән эш башлаган тугыз малай җир куенында яталар, мин һаман исән, дәрәҗәгә ирештем, баедым. Мин район башлыклары янына кергәндә, алар сикереп торып, кул бирәләр. Ләкин балачакта алган яралар һаман тынгылык бирми. Мин әти-әниемне эзләдем. Әнинең каберен генә таптым, ул кулдан-кулга йөреп эчеп үлгән. Язмыш аңа үз җәзасын биргән. Әтием, киресенчә, дәрәҗәле кеше, гаиләсе бар, бәхетле, авылдашлары аны ярата, хөрмәт итә. Ә ул бит баласын ятим иткән кеше, минем турыда бер генә минут та уйлаган кеше түгел. Язмыш миңа тагын булышты. Мин сезнең район башлыгы белән якынлаштым, зур планнарым турында сөйләдем. Калганнарын оештыру, акча булгач, авыр түгел иде. Мәҗлес буе бөтен кешеләр шатландылар, көлештеләр, минем әтине зурладылар. Мин генә, бәйрәм бетүен көтеп, һаман минутлар санадым. Кешеләр алдында әтинең күзенә карарга иде дип, мин гомер буе хыялланып йөрдем. Менә шул мизгел килеп җитте. Мин аның күзенә карадым. Ләкин бала чагымда ясалган яра барыбер әрнеп тора. Мин бу тормышта нәрсәнедер югалттым төсле, бәлки, эзләп-эзләп тә вакытында күрмичә, узып киткәнмендер.
Гамир берничә минутка тынып калды. Аннары әтисенең үле гәүдәсенә карап, гафу үтенде:
– Әти, мин сине гафу иттем, син дә мине гафу ит, – диде дә бүлмәдән чыгып китте.
Гамир артыннан палатага Фәимә апа керде:
– Бу дошман калдыгы монда ни эшләп йөри?
– Әтисе белән хушлашты, дөресен әйткәндә, аның гәүдәсе белән. Зөфәр Хәйдәровичның җаны монда булса, ул аны, бәлки, ишеткәндер.
– Гөлшат Равилевна, саташа башладыңмы әллә? Нинди гәүдә, нинди җан? – диде өлкән шәфкать туташы, берни дә аңламыйча. – Зөфәр Хәйдәрович үлде, туганнарына хәбәр итәрсез, минем башка авыруларны карыйсым бар, – диде дә Гөлшат, ашыкмыйча гына, палатадан чыкты.
...Төне буе буран уйнады. Авыл калын кар юрганына капланды. Гөлшат, иртүк торып, кар көрәргә тотынды, чөнки урамга чыгу түгел, хәтта өй ишеген дә көчкә ача алды. Наилә апа да ярдәмгә чыкмакчы булды, ләкин Гөлшат аны кире куып кертте:
– Авырткан аякларың белән син кая чыгасың инде? Мин карны үзем көрим. Иртәнге гимнастика булыр, – дип шаяртырга тырышты.
– Үзеңә генә авыр була бит, эшкә дә барасың бар, – дип сыкранды Наилә апа.
– Тиз генә эшкә барып кайтам да карны чистартып бетерермен, урамга кадәр сукмакны ачтым. Буран да бик тынычланып бетмәгән әле, – дип, Гөлшат өйгә керде.
– Әйдә, самавырым кайнады, кулларыңны юып, өстәл янына утыр, син кар көрәгән арада мин сиңа коймаклар пешердем. Наилә апаның коймаклары, һәрвакыттагыча, бик тәмле, ашап туялмассың. Тиз генә чәйләр эчеп алгач, Наилә апа:
– Бар, эшеңә чап, чынаякларны үзем юармын, минем башка эшем юк, – диде.
– Бик зур рәхмәт, бүген озак булмам, юлларны кар каплаган, эш күп булмаса, караңгы төшкәнче кайтып та җитәрмен, – дип, Гөлшат киенеп, хастаханәгә китте.