Логотип Казан Утлары
Повесть

Мәдинә тавы (дәвамы (5))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

– Бүген нишләп теге кыз килмәде? – дип сорады Гөлшат.

– «Перспектива» ике атнага отпуск алып, ял итәргә китте, эшли-эшли арып беткән, мескенкәем, – диде Румия Хатыйповна усал гына.

– Әле эшли генә башлады бит, ул миннән соң килде, ничек шулай ялга тиз җибәргәннәр?

– Килсә соң, мин июльдә отпуск алырмын дип хыялланган идем дә, эшләргә кеше юк дип, Илдар Азатович җибәрмәде. Хәзер аңлашылды ничек киткәне. Теге малайны авыр хәлдә Казанга җибәрүләре – аның гаебе. Ул бит аны, төнлә карамыйча, иртәнгә хәтле калдырган.

– Ул малайны мин алып килдем бит, – дип, Гөлшат Румия Хатыйповна сүзләренә кушылды.

– Мин беләм. Беренче булып, ул баланы мин карадым. Минем иртүк килгәнне күреп, кабул итү бүлмәсендәге шәфкать туташы миңа малай турында сөйләде. Синең менингит диагнозы куйганыңны да әйтте. Ярый әле, аерым бүлмәгә салырга акылы җиткән, башка балалар белән бергә салган булса, безне кызган табага бастыралар иде, – дип, Румия Хатыйповна чәй эчкән чынаякларын чайкап, шкафка куйды.

Гөлшат та ясаган чәен эчмичә түкте дә чынаягын урынына алып куйды. Ул, Румия Хатыйповна белән саубуллашып, ишегалдында машинада көтеп утырган Мансур янына чыгарга ашыкты. Районнан кайтуга, Гөлшат Фәимә апа үтенече белән Нәкыя әби янына керде.

Фәимә апа аңа:

– Мансур аның кая яшәгәнен белә, алып барыр. Ул авылга керә торган юл өстендә генә яши. Бик яхшы бер карчык, үзе генә. Баш әйләнгәли, дигән иде. Хастаханәгә кил дип чакырган идем дә: «Өйдә балаларым күп, калдырып китә алмыйм», – дип әйтте, – диде. Гөлшат «патша сарае»ннан ерак түгел генә Нәкыя әбиләр янында Мансурның машинасыннан төшеп калды.

Бүрәнәдән салынган иске генә йорт, матур итеп буялган иске капка. Капканың астыннан Гөлшатның каршысына төлкегә охшаган бер эт өреп килеп чыкты. Эчке яктан:

– Тузик, кем бар анда, кемне каршы аласың? – дигән тавыш ишетелде.

– Нәкыя апа, мин сезнең яңа табибыгыз – Гөлшат. Фәимә апа сезнең яныгызга кереп, хәлләрегезне белеп чыгарга кушкан иде. Капкадан кечкенә буйлы, ябык кына, бөкрәйгән карчык чыкты:

– Тузик, бар әле урыныңа. Күрәсеңме, минем хәлемне белергә кунак килгән, ә син аны өреп каршы аласың, яхшы түгел, – дип, әби этне орышып алды. Эт аңлагандай, койрыкларын болгый-болгый, Гөлшат янына килеп иснәнде дә өй ышыгына барып ятты.

– Әйдә, кызым, өйгә уз. Мактап йөрисең, чәй эчәргә җыена идем, Аллаһы Тәгалә үзеңне миңа иптәшкә җибәргәндер. Берүземә генә күңелсез.

Гөлшат тиз генә ишегалдына күз төшереп алды. Ишегалды чиста итеп себерелгән, берничә тавык белән әтәч җим чүпләп йөриләр. Безнең әбиебез янына нинди кеше килде икән дигән кебек кызыксынып, әтәч берничә тапкыр Гөлшатка карап алды. Гөлшат өйгә узды.

– Әйдә, кызым, Аллаһының рәхмәте, өстәл янына уз, утыр, – дип, әби урындык бирде.

– Нәкыя апа, борчылма. Фәимә апа кереп, хәлеңне белеп чыгарга кушкан иде, – дип, уңайсызланып кына, Гөлшат урындыкка утырды.

– Рәхмәт инде Фәимәгә, авылдашларын бер дә онытмый, гел кайгыртып тора. Кызым, сиңа чәйне сөтләп ясыйммы?

Гөлшатның сүзләрен ишетмәгәндәй, әби үз эше белән мәшгуль иде.

– Мин, әбекәй, синең хәлеңне генә белергә кергән идем. Фәимә апа башың әйләнә дип әйткән иде.

– Мин сөтләп яратам, сиңа да үзем яратканча ясыйм, – дип, әби Гөлшатны бөтенләй ишетмәгәндәй, чәйләр ясады. – Менә кәрәзле бал белән эч, – дип, каршысына савыты белән бал куйды.

– Чәйләр эчә-эчә хәлемне сөйләрмен.

Гөлшат урындыкны өстәл янынарак куеп, чәйдән авыз итте.

– Хәлләрем, кызым, картларча инде, баш та әйләнгәли, авырткалый да, көн үзгәрергә булса, сөякләр дә сызлый башлый. Сиксәннең теге ягына чыккач була торган хәлләрдер инде.
– Нишләп безгә килеп тикшеренеп, дәваланып чыкмыйсың? – дип сорады Гөлшат, әбинең зарларын тыңлаганнан соң.

– И кызым, балаларым күп бит. Аларны кемгә калдырыйм?

– Нинди балалар, мин бик аңлап бетермим? – Гөлшат як-ягына каранып куйды.

– Этем, песием, унбишләп тавыгым, биш казым, биш баш сарыгым, бер кәҗәм бар. Аларны кем карый? – дип елмаеп куйды әби.

– Үз балаларың юкмыни?

– Алары да бар, Аллага шөкер. Дүртәү – өч малаем, бер кызым. Алар янында өч килен, бер кияү, ун оныгым бар, бөтенесе дә исән-саулар.

– Алар нишләп килеп ярдәм итмиләр соң? – дип сорады Гөлшат, шуның хәтле балалары барлыгын ишеткәч.

– Нишләп итмәсеннәр, печәнен әзерлиләр, бәрәңгесен утырталар, чүбен утыйлар, килеп, уңышын җыялар. Узган ял көннәрендә кызым белән кияү кайтып киттеләр. Бөтен дөньямны юдылар, чистарттылар. Барысы да бик булышалар, рәхмәтләр генә яусын. Һәр намаздан соң рәхмәтләр укыйм үзләренә. Киявем дә, киленнәрем дә бик яхшылар, зарланырлык түгел. Әйдә әле, тагын берәр чынаяк чәй эчик, сиңа да, үземә дә ясыйм, – дип, әби торып, тагын чәй ясады.

– Сөтен, кызым, кирәгенчә үзең сал, минем кәҗәмнең сөте бик тәмле.

– Әбекәй, нигә соң син шуның хәтле мал тотасың? Үзеңә генә авыр бит? – дип, тагын да гаҗәпләнебрәк сорады яшь табиб. Гөлшатның аяклары янына аклы-каралы песи килеп, башта иснәнгән булды, аннан сыпырына башлады. Гөлшат, иелеп, песинең башыннан сыйпап алды. Шул арада песи Гөлшатның итәгенә үк менеп утырды.

– Син дә минем кызым сүзен сөйләмә әле, менә, син, мине тыңлап кара: иртүк торасы килми, ә малларны көтүгә чыгарырга, кәҗәне саварга кирәк. Алар: «Тор инде», – дип кычкыралар. Хайваннарны карап, озатып җибәргәч, сөякләр бераз язылып киткәндәй була. Йөреп кергәч, чәйләр дә эчәсе килеп китә. Шулай торып йөрим, хәрәкәтләнәм, намазымны укыйм, көн узганы сизелми дә. Көтү кайта, малларны яңадан карыйм, ашатам, суларын эчерәм. Авылда яшәп, бер дә мал асрамасаң, күңелсез бит. Мин гомерем буе авылда үскән, авылда яшәгән кеше. Менә кара әле, үзеңне песи ничек яратты, яхшы кеше икәнлегеңне сизә ул. Син бит бөтенләй таныш түгел кеше, ә ул сине ничек яратты. – Барыбер бу яшьтә шуның хәтле тормышны алып баруы авырдыр, – дип, песине сыйпый-сыйпый, Гөлшат әбинең йөзенә күтәрелеп карады.

– И кызым, аның шул беренче җитмеш яше генә авыр, аннары ияләшәсең икән, – дип, Нәкыя әби көлеп җибәрде.

– Әйдә, Нәкыя апа, хәлеңне белергә килгәч, тикшереп карыйм әле.

Алар түр якка керделәр. Гөлшат, әбине чишендереп, үпкәсен, йөрәген тыңлап карады, кан басымын үлчәде. Үзе тәкъдим иткән даруларны ничек эчәргә кирәклеген дәфтәр битенә язды.

– Мин, кызым, бер дә дару эчәргә яратмыйм шул. Без бит дару эчеп үскән кешеләр түгел. Хәзер бала-чага әз генә йөткерсә, төчкерсә, дару бирә башлыйлар. Без үлән чәйләре эчеп өйрәнгән. Кәҗә сөте дә бик файдалы, чәйне гел сөтләп кенә эчәбез. Намазымны да, Аллага шөкер, калдырганым юк. Дарулар язып та торма, барыбер эчмим, миңа дарулар эчәргә түгел, үләргә вакыт җиткән инде. Габделхагымны җирләгәнгә быел унбиш ел була, соңгы елларны төшемә дә керми башлады. Озаклады бу кызый, диеп, теге дөньяда миңа үпкәләп ята торгандыр.

– Нишләп әле син, Нәкыя апа, юк сүз сөйләп утырасың? Мин сине тикшереп, тыңлап карадым, бер дә зарланырлык җирең юк. Күпме эшлисең, күпме мал карыйсың, сөбханалла. Синең әле оныкларыңны күреп, алар белән шатланып яшисең бар, – дип, Гөлшат кинәт кәефсезләнеп киткән әбине тынычландырырга тырышты.

– Рәхмәт, кызым, җылы сүзләрең өчен, минем инде өч оныкчыгым да бар. Шулар яныма кайтса, күңел шундый шатлана. Менә кара әле, алар нинди матурлар, – дип, әби Гөлшатка фоторәсемнәр күрсәтте.

Шулай сөйләшә-сөйләшә Нәкыя әби белән Гөлшат ике сәгатькә якын утырдылар. Гөлшат вакыт узганын да сизмәде. Стенадагы күкеле сәгать өчне кычкыргач кына, Гөлшат уянып киткәндәй булды:

– Нәкыя апа, чәйләрең өчен бик зур рәхмәт, минем эшкә кереп чыгасым бар әле, озакладым мин синдә, – диде.

– Рәхмәт, кызым, карт кешенең күңелен күрергә кергәнең өчен, вакытың булганда шулай кергәлә, бергә тәмләп чәйләр эчәрбез. Тукта әле, менә бүген иртән сауган кәҗә сөтен ал әле, мин кичә кичкесен дә эчеп бетермәдем, Фәимә белән бергәләшеп эчәрсез, – дип, Гөлшатка банка белән сөт тоттырды.

Нәкыя әби үзенең песие, төлкегә охшаган эте Тузик белән өчәүләп, Гөлшатны капкадан озата чыктылар. Гөлшат ашыга-ашыга, хастаханәгә китте. Ялгыз Нәкыя әби Гөлшатның башыннан чыкмады. «Дүрт бала үстергән, картлыгында берсе дә янында юк. Эх сез, балалар, үсәсез дә таралышасыз, ялгыз әниләр көн саен сезне көтәләр, – дип, Гөлшат үзалдына көлеп куйды. – Әллә син дә картаясың инде, Гөлшат, олылар төсле уйлый башладың? Син дә шулай әтиеңне ялгыз калдырып, өйдән качтың түгелме соң? Юк, ул ялгыз түгел, аның яңа хатыны бар». Шулай уйланып бара торгач, Гөлшат хастаханәгә килеп җиткәнен сизми дә калды. Анда бөтен авырулар каралган, барысы да тәртиптә иде. Фәимә апа бөтен эшне эшләгән. Гөлшат, аның янына кереп, рәхмәт әйтмәкче иде, Фәимә апа өлгеррәк булып чыкты:

– Рәхмәт, Гөлшат Равилевна. Нәкыя әби шалтыратты инде, бик зур рәхмәтләр укый үзеңә, – диде.

– Үзеңә рәхмәт, Фәимә апа, миңа бер эш тә калдырмагансың. Мин, Нәкыя әби белән сөйләшә-сөйләшә, вакыт узганын сизми дә калганмын. Ярый әле Мансурны көттереп тормадым, – диде Гөлшат, гафу үтенгәндәй.

– Мин шулай буласын белгән идем, үзем дә Нәкыя әби янына керсәм, бер сәгатьсез чыгып китә алмыйм. Ешрак керергә вакытым юк, кермәсәң, кызганып та куям, ялгызы яши бит.

– Ялгыз түгел бит, бер эте, песие, унбиш тавыгы, биш казы, биш баш сарыгы, бер кәҗәсе дә бар, – дип, Гөлшат көлеп җибәрде.

– Әле тагы дүрт оя умартасы да бар аның. Кәрәзле балын кабып карамадыңмыни?

– Карадым. Ничек берьялгызы бөтенесен карап бетерә икән ул?
– Балалары ял саен кайтып торалар, ярдәм итәләр, үзләре белән алып китмәкчеләр дә, бармый бит. Аякларым, кулларым йөргәндә, үз өемдә торам, ди. Шундый бер тик тормас әби ул. ...Узган җәй айлары нәтиҗәләренә багышланган җыелыш озак бармады. Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Илдар Азатович сүзне кыска тотты. Гөлшат Равилевна бу җыелышка бик куркып кына килгән иде. Ләкин аңа карата авыр тәнкыйть сүзләре ишетелмәде.

Хастаханәдән чыккач, Гөлшат иркенләп сулап куйды. Урамда җылы көзге көннәр. Мансур үз эшләре буенча каядыр киткән иде. Ул cәгать дүрткә хастаханә янына килергә тиеш. Машина килгәнче ярты сәгатьтән артык буш вакыт бар. Гөлшат якында гына урнашкан даруханәгә юл тотты, Зиннур бабайга дарулар аласы бар иде. Бу даруханә бик зур булмаса да, Гөлшат районга килгәндә, монда кермичә китми. Анда Нурия исемле бик сөйкемле туташ эшли. Яшь булса да, бик сабыр, шәфкатьле. Гөлшат бик еш кына аңа сокланып карап торгалый. Бу юлы да даруханәгә керүнең төп сәбәбе шул кызны күрү һәм авылдагы ялгыз әби-бабайлар сораган кайбер даруларны алу иде. Ләкин прилавка артына Нурия урынында башка хатын-кыз баскан. Ул да бик тиз эшли. Ләкин Нурия түгел иде. Сүзләрендә, тавышында корылык, салкынлык сизелеп тора. Гөлшат түзә алмыйча:

– Исәнмесез! Ә Нурия кайда? Әллә ялдамы?

– Нуриябез, егете белән юл һәлакәтенә очрап вафат булды, – дигән коры гына җавап ишетелде.

Даруханә кинәт караңгыланып китте. Гөлшатның тыны кысылып, йөрәге тибүдән туктагандай булды.

– Кайчан, ничек булды бу фаҗига? – дип сорады Гөлшат әкрен генә аңына килеп.

– Туйга әзерләнә иде. Туй урынына кырыгын уздыралар, – диде әлеге тавыш.

Гөлшат, дарулар алырга кирәклеген дә онытып, даруханәдән чыкты. Як-ягына да карамыйча, үз уйларына чумып, урам буйлап китте. Гөлшат үз уйларыннан үзе куркып, сискәнеп куйды, як-ягына караса, аяклары мәчет ишек төбенә алып килгәннәр. Җилкәсенә салган яулыкны башына бәйләп, мәчеткә керде һәм садака тартмасына акча салды. Каршысына түбәтәй кигән, сакаллы матур гына бабай килеп басты.

– Әссәламегаләйкүм, кызым. Нинди уйлар, борчулар белән килдең? Биргән садакаларыңа дога кылып алыйк, – дип, кулларын күтәреп укый да башлады. Гөлшат та кулларын күтәреп, эченнән генә белгәннәрен укыды. Бабай укып бетергәч, Гөлшат тагын бераз мәчеттә утырып торды. Аннары әкрен генә чыгып китте. Мәчеттән чыкканнан соң Гөлшатның уйлары тәртипкә салынгандай булды, күңеле тынычланды. Ул үзәк хастаханәгә таба юл тотты. Анда Мансур көтеп тора иде.

– Бушадыңмы?

– Әйе.

– Алайса кайтабыз, зинһар өчен, куып кайтма. Беркая да ашыгасыбыз юк, – дип, Гөлшат машинага кереп утырды. 

(Дәвамы бар)