Мәдинә тавы (дәвамы (4))
Ул шкафны ачып карарга Гөлшатның ничектер вакыты җитмәгән иде, хәзер менә кирәге чыккач, актарырга мәҗбүр булды. Шкафта тәртип, бер рәттә иске китаплар тезелеп киткән. Ул тиз генә алар арасыннан «Инфекционные болезни» дигән китапны эзләп тапты. Аны актарганда, идәнгә бер фоторәсем килеп төште, Гөлшат аңа күз дә салмыйча, өстәленә алып куйды. «Үпкәсендә бернәрсә дә юк, эче йомшак төсле, тәнендә канлы тимгелләр чыккан. Нәрсә булырга мөмкин? Фәимә апа бер генә көнгә китте, ә син югалып калдың, диагноз да куя алмыйсың. Тукта, тукта, Гөлшат! Балалар бакчасын карантинга яптылар диде түгелме соң Наҗия апа. Менингит түгелме соң бу?»
Башына килгән уйдан Гөлшат үзе дә куркып куйды. Китаптан тиз генә менингит турында табып укыды. Әгәр ул хаклы булса, балага зур куркыныч яный, аны тизрәк районга алып барырга, тизрәк ярдәм күрсәтергә кирәк. Бүлмәгә Тәнзилә килеп керде:
– Гөлшат Равилевна, мин районга шалтыраттым. Өч-дүрт сәгатьсез килә алмыйлар. «Ашыгыч ярдәм» машинасы ерактагы бер авылга киткән, кайчан кайтасы билгесез, икенче машинаны безгә җибәрә алмыйлар, ул район үзәгендә йөри. Ни эшлибез? Шулчак алар янына Хәйдәр керде.
– Исәнме, Тәнзилә. Гөлшат Равилевна, сез өйгә кайтасызмы, әллә монда гына кунасызмы?
– Хәйдәр абый, сезгә бер зур үтенеч бар. Безгә ярдәм кирәк. Гөлшат Хәйдәр турында бөтенләй оныткан иде, аның кинәт бүлмәгә керүе килеп туган мәсьәләне чиште.
– Нинди үтенеч? Сезнең өчен мин һәрвакыт әзер, – дип, артистларча кыланып, җавап бирде Хәйдәр.
– Хәйдәр абый, Наҗия апаның оныгы бик авыр хәлдә, аны районга алып барырга кирәк, без аңа монда ярдәм күрсәтә алмыйбыз, – дип, хәлнең бик җитди булуын аңлатырга тырышты Гөлшат.
– Әйдәгез алайса, ашыгыйк. Малайның, чынлап та, хәле авыр булса, вакыт югалтырга ярамый. Ник башта ук әйтмәдегез, шунда ук алып киткән булыр идек.
Алар кире Наҗия апаның өенә әйләнеп килделәр. Наҗия апа оныгын, юрганга төреп, урамга алып чыкты. Ул алга, ә Гөлшат, баланы кулына алып, машинаның арттагы утыргычына утырды. Бала юл буе ыңгырашып барды, тәне ут булып яна иде. Вакыты-вакыты белән тәнендә калтырану сизелеп куя. Барып җиткәнче беркем бер сүз кузгатмады. Гөлшат эченнән генә «Мин уйлаган диагноз дөрес булмаса гына ярар иде», дип уйлап барды. Наҗия апа белгән догаларын укып бара торгач, йокыга китте. Хәйдәр кайвакыт машина көзгесе аркылы Гөлшатка карап куйгалады. Район үзәге хастаханәсенә килеп җиткәндә, сәгать төнге ике иде. Баланы кабул итү бүлмәсенә алып керделәр. Аны ятакка салгач кына, Гөлшат юл буе баланы тотып килүдән, куллары оеганлыгын аңлады. Аларны хастаханәдә көтеп торалар иде. Тәнзилә шалтырата-шалтырата: «Килеп җиттеләрме, юкмы?» – дип аптыратып бетерде. Кабул итү бүлмәсендә дежур торучы шәфкать туташы:
– Зинһар өчен, Гөлшат Равилевна, Тәнзиләгә шалтыратыгыз, җаныбызны алды, сезне сорап.
– Ярар, сез, дежур табибны чакыртып төшерегез, балада менингит булырга мөмкин, шуңа күрә башка балалар белән бергә салмагыз. Аерым бер палатага урнаштырсагыз яхшырак булыр. Аннары тагын педиатр белән инфекционистны чакыртыгыз.
– Борчылмагыз, хәзер Анжела Мөдәррисовна карар. Әби монда оныгы белән кала торгандыр?
Гөлшат Хәйдәр белән район үзәгеннән авылга таба кузгалганда, офыкта кояш күренә башлаган иде. Сүзне Хәйдәр башлады:
– Сез, теге кичне кая югалдыгыз? Сезне миннән башка да күп егетләр эзләп йөрде. Биюгез белән күп егетләрнең игътибарын җәлеп иттегез.
– Сезнең шундый матур тавышыгыз белән чагыштырганда, минем биюем бернәрсә дә түгел.
– Без кәккүк белән әтәч төсле, бер-беребезне мактап утырабыз, – дип, икәүләшеп чын күңелдән көлештеләр.
– Чынлап та, Хәйдәр абый, сез нишләп җырчы булмадыгыз? Тавышыгыз шундый матур бит, Рәмис Әхмәтшинныкыннан күпкә матуррак. Хәйдәрнең кәефе кинәт бозылды:
– Гөлшат Равилевна, минем белән араны бозасыгыз килмәсә, мине беркайчан да Рәмис белән чагыштырмагыз. Аннары көн саен икмәк ашыйбыз, аны үстерергә дә кеше кирәк, – диде.
Аның күзләре караңгыда усал ялтырап куйдылар.
– Нишләп сез Рәмисне шулай яратмыйсыз? Концертта да сез аңа каршы җырладыгыз, аны авылдашлары алдында кимсетер өченме?
– Гөлшат Равилевна, сез бит минем турында берни дә белмисез? – дип, Хәйдәр Гөлшатка карап куйды.
– Ә сез сөйләгез, юлыбыз кыска түгел, мин бит табиб, бәлки, бу чирегезнең дәвасын табармын, – дип, Гөлшат, авыруны сорашкандай, кызыксынып куйды.
– Язарга авырулар тарихы бармы соң?
– Курыкмагыз, кайткач, барысын да язып куярмын, хәтерем начар түгел әле.
– Алайса тыңлагыз, – Хәйдәр сөйли башлады. – Рәмис белән без яшьтәшләр, бер мәктәптә, бер класста укыдык. Безнең әниләребез бертуган. Бала вакыттан ук бергә уйнап үстек, башта дуслар булганбыздыр. Ләкин безне һәрвакыт чагыштыралар иде – кем яхшырак шигырь сөйли, кем яхшырак җырлый? Безнең әниләребез кунакларда бергә булганда, һәрвакыт бергәләшеп җырлыйлар, тыңлап туярлык түгел иде. Күрәсең, аларның геннары безгә дә күчкәндер. Әтием бәйрәмнәрдә гармунда уйнап бөтен авылны җырлатып, биетеп йөри иде. Мәктәптә укый башлагач, безне тагын чагыштыра башладылар. Рәмис миннән күчереп яза иде күп чакларда, аңа – «бишле», миңа «дүртле» куялар иде. Бервакыт миңа укытучыбыз: «Син Рәмистән күчереп язгансың», – диде. Шуннан соң мин аңа күчертми башладым, Рәмиснең билгеләре начарланды. Әнием: «Син, Рәмискә ярдәм ит инде, аңа уку авыр бирелә», – диде.
– Ничек, ярдәм иттегезме соң? – дип, Хәйдәрнен сүзен бүлде Гөлшат.
– Әни сорагач, тешемне кысып булса да, булыштым. Шуннан бирле безне әнием чагыштырмый башлады. Без тагын дуслашкан булдык. Мәктәп оештырган концертларда бергәләшеп җырлап йөрдек, бер тапкыр Казанга да барып җырладык. Мәктәпне тәмамлагач, бергәләшеп, музыка училищесына документлар бирергә бардык, ләкин мин Авыл хуҗалыгы институтына бирдем, аның белән бергә барырга теләмәдем. Гел җырлап, биеп кенә йөреп булмый бит, кемгә дә булса икмәк үстерергә кирәк. Хәйдәр бер минутка тынып калды.
– Арагыздан кара песи тагын кайчан үтте? Гөлшатның кызыксынуы көчле иде.
– Безнең Авыл хуҗалыгы институтында татар театры түгәрәге эшли. Без спектакльләр куеп йөри идек, концертлар оештырабыз, бик күңелле була торган иде. Шунда йөргәндә, мин үз шигырьләремнең берничәсенә көй язган идем. Музыкаль белемем булмагач, ярдәм сорап, Рәмис янына бардым. Ә ул шул җырларны, үзем иҗат иттем дип җырлап йөри башлады. Шул вакытта шундый ачуым чыкты, хәтта барып кыйнап кайтасым килде. Мин бит дусларым алдында мактанчык, ялганчы булып калдым. Ләкин мин ни әйтергә дә белмәдем. Шуннан бирле аның белән очрашмадым. Тагын әнием соравы буенча, без аны туйга чакырырга дип, концертына бардык, билетларын сатып алдым. Аның беркайчан да концертларына чакыру билетлары биргәне булмады. Шуннан соң, минем яратып йөргән кызым белән аралар начарлана башлады. Башта Ләйләм нишләп үзгәргәнен аңламыйча йөрдем, мин бит укуны тәмамлап, авылда эшли башлаган идем, ә ул Казанда соңгы елын укып калды. Сабантуйлардан соң туй уздырырбыз, дип вәгъдәләшкән идек, ләкин Ләйлә башкача уйлап йөргән икән. Рәмис белән бутала башлаган. Безнең планнар бозылды, – дип, авыр сулап куйды Хәйдәр.
Бу вакытта инде машина олы юлдан авылга таба борылган иде.
– Бер караганда, кызыгыз белән шундый хәл килеп чыгуның яхшы яклары да бар, – диде Гөлшат, сүзләрен сузып кына.
– Кызык, нинди яхшы яклар икән ул, бәлки, мин Рәмис янына барып, гафу үтенергә, рәхмәт әйтергә тиеш булганмындыр? – диде Хәйдәр, усал гына итеп һәм машинаны туктатты.
– Сез алай кызмагыз, мин бит үземнең фикеремне генә әйттем, – диде Гөлшат.
Ул Хәйдәрнең шулай кинәт кәефе үзгәрүен күреп, куркып китте.
– Минем уемча, Ләйләгез сезне яратмаган. Үзегез уйлап карагыз, кияүгә чыккач, шулай йөри башласа, сезгә тагын да авыррак булыр иде. Аллаһы Тәгалә сезнең күзегезне ачып, бу кыздан шулай саклап калгандыр.
– Бәлки, сез дөрес әйтәсездер, – дип куйды Хәйдәр, бераз уйлап торгач. Машина яңадан кузгалып китте. Юлдашлар башка сөйләшмәделәр. Авылга кергәндә генә, Хәйдәр:
– Сезне кая илтергә, «патша сарае»намы, өегезгәме? – дип сорады.
– Наилә апаны уятып йөрмим инде, хастаханә янында гына калдырыгыз.
Хастаханә янына килеп туктагач, Хәйдәр Гөлшатка карап:
– Сезнең дәвагыз файда итә башлады, рәхмәт, сезгә тагын дәвалау сеансына килсәм ярыймы? – диде.
– Үзегезгә бик зур рәхмәт. Сез мине шундый коткардыгыз, минем аркада төн буе йоклый да алмадыгыз. Минем сүзләремнең файдасы булса, килегез, хәлдән килгән кадәр ярдәм итәрмен. Сау булыгыз, – дип, Гөлшат машинадан төште.
– Сау булыгыз, Гөлшат Равилевна, киләсе очрашканга кадәр, – дип, Хәйдәр машинаның ачык тәрәзәсе аркылы гына саубуллашты да, кузгалып китте.
Урамда иртәнге салкынлык булса да, рәхәт иде. Тау артыннан кояш чыгып, авылдагы әтәчләрне уята. Әле тегеннән, әле моннан, әтәчләр, берберсен уздыра-уздыра, хуҗаларын уяталар. Гөлшат уянып килгән авылга, туып килгән көнгә сокланып озак кына карап торды. Төне буе керфек тә какмаган булса да, йокысы килмәде. Ул ашыкмыйча гына хастаханәгә керде, аны эше көтеп тора. Төн йокламаса да, табибка ял юк. Авырулар көн саен игътибар, якты чырай көтә. Төшкә таба әкрен генә арыганлык баса башлады, төнлә йокламау үзен сиздерде. Кулына каләм тотып утырган килеш Гөлшат йоклап китә язды. Йокыдан айныр өчен ул бераз урамда йөреп керергә кирәк дип, бүлмәсеннән чыгып китте. Ишек төбенә хастаханәнең «УАЗ»игы килеп туктады. Район үзәгеннән, дарулар төяп, Фәимә апа кайтты.
– Гөлшат Равилевна, безне каршы алырга чыктыңмы? – дип, Фәимә апа, Гөлшатны күреп, машинадан төште.
– Исәнмесез, Фәимә апа! Исәнме, Мансур. Әйдәгез, даруларны ташырга булышам.
– Мансур белән кызлар синсез дә ташырлар, синең белән сөйләшәсем бар, әйдә керәбез, – дип, Фәимә апа Гөлшатны үз бүлмәсенә алып кереп китте.
– Ни булды, Фәимә апа, син заговорчик төсле? – дип, Гөлшат шаяртырга тырышып, аның артыннан иярде. Фәимә апа тиз генә самавыр куеп җибәрде.
– Син кичә кечкенә баланы районга алып килдеңме?
– Кичә түгел, бүген, – Гөлшат тагын шаяртмакчы булды.
– Сүзгә бәйләнмә, син һаман шаяртасың. Бер дә шаярырлык түгел. Син кичә алып килгән баланы бүген реанимобиль белән Казанга озаттылар, хәле бик авыр.
– Аның хәле кичә үк авыр иде, мин бит кабул итү бүлмәсендәге шәфкать туташларына, балада менингит, хәле авыр, дип әйтеп калдырдым. Хәзер табиб төшеп карый, дип ышандырып, мине кайтарып җибәрделәр.
– Кичә Анжела Мөдәррисовна дежурда иде. Ул баланы төнлә төшеп карамаган. Баланы бүген иртән реанимациягә салдылар, сулышы туктый башлаган.
– Мин бит кичә әйттем, хәле авыр, дип.
– Гөлшат Равилевна, син балага бернинди кәгазь дә язып калдырмагансың. Әгәр бала белән андый-мондый хәл була калса, син үзеңне ничек яклап чыкмакчы буласың? Ә эш шуңа таба бара.
– Ярар инде, Фәимә апа, куркытма. Самавырың кайнады, әйдә чәй эчеп алыйк. Син менә бер генә көнгә моннан китеп бардың, бөтен эш туктады.
– Эх, кызым, аңламыйсың син болытлар куерганын.
– Фәимә апа, болытлар куерыр, яңгырлар явар, аннары кояш чыгар, – дип, Гөлшат Фәимә апасын тынычландырырга тырышты. – Мин сине кисәттем, үзең уйла. Күзеңнән күренә – бик арыгансың. Бар кайт, ял ит, әгәр кирәк булсаң, чакырырбыз. Мин чыгып, карап керәм, даруларны бушатып бетергәннәр микән? Гөлшат, чәй дә эчмичә, өлкән шәфкать туташы бүлмәсеннән чыгып, үз бүлмәсенә китте. Өстәлендә кәгазьләр, авырулар тарихлары таралып ята. «Өстәлеңдә бигрәк тәртипсезлек, тәртип салырга кирәк», – дип, Гөлшат үз-үзен тәнкыйтьләп алды һәм тәртип кертә башлады. «Моны урынына алып куярга кирәк» дип, алдагы төнне укырга алган китапны кузгатты, аның астыннан фотосурәт килеп чыкты. Фотода Фәимә апа төшерелгән иде, астагы уң як читендә «Ленинград» дип язылган. Гөлшат китапны урынына алып куйды, ә фотосурәтне өстәлендә калдырды. Көндәлек эшләр беткәч, Гөлшат фотосурәтне күтәреп, Фәимә апа янына керде:
– Хәерле көн, Фәимә апа, кичәге өчен бик зур рәхмәт. Сез төнге унга кадәр калгансыз икән, кызлар сөйләделәр. Ефим Михайловичның бер китабын алып торган идем, китап эченнән сезнең менә бу фотогыз килеп чыкты, – дип, Гөлшат фотоны Фәимә апага бирде.
Фәимә апа фотосурәткә озак кына карап торды да:
– Гөлшат Равилевна, син бу фотоны каян алдың?
– Китап эченнән килеп чыкты. Теге кечкенә малайга нинди диагноз куярга белмәгәч, мин шкафтан Ефим Михайловичның китабын алып укыган идем, шуннан килеп чыкты, – дип кабатлады Гөлшат.
– Бу бит мин түгел, менә кара,– дип, Фәимә апа фотоны Гөлшатка сузды.
Гөлшат бер фотога, бер Фәимә апага карады да:
– Ничек инде сез түгел? Монда яшь Фәимә, – дип, аптырап калды. – Гөлшат, бу мин түгел. Монда «Ленинград» дип язылган. Минем беркайчан да ул шәһәрдә булганым юк.
– Бу хатын сезгә бик охшаган, сез булмагач, кем соң ул?
– Белмим, Гөлшат, Ефим Михайлович бу серне үзе белән каберенә алып киткән. Без бүген моңа җавап бирә алмыйбыз, – дип, Фәимә апа Ефим Михайловичның стенада эленеп торган фотосурәтенә карады.
– Мохтар белән ни эшлибез, районга озатсаң яхшы булыр иде, ләкин ул бармыйм, ди.
– Миңа бөтенләй: «Өйгә кайтам», – диде. Тикшерүләр уздырасым бар дип калдырдым, ләкин ул барыбер озак ятмас, китәчәк, без аны бәйләп куя алмыйбыз. Рафаэль абыйга әйтеп карасак кына, Мохтар аны тыңлый бит.
– Ярар, Гөлшат, китсә китәр инде. Рафаэльга үзем шалтыратырмын, сабыйлар түгел, үзләре хәл итәрләр.
...Атналык җыелышны Илдар Азатович түгел, медицина хезмәте җитәкчесе Әлфия Әнәсовна алып барды. «Баш табиб белән күрешеп, тагын ремонт турында сөйләшермен», – дип килсә дә, Гөлшатның уйлаганы барып чыкмады. Ул мәсьәләләрне чишә торган кеше түгел иде, шуңа күрә Гөлшат бу сорауны күтәреп тә тормады. Җыелышта атна саен күтәрелә торган мәсьәләләрне табиблар тагын кузгаттылар: дарулар җитмәү, аппаратураларның иске булуы турында сөйләделәр. Соңыннан Әлфия Әнәсовна тавышын күтәрмичә генә Гөлшатка карады:
– Киләсе атналарда безгә Казаннан комиссия килергә мөмкин. Ул комиссия Әхмәтшин Рүзәл эшен тикшерергә дип килә. Хәтерегезгә төшерәм, ул баланы без Казанга күчергән идек, ул бездән реанимация бүлегенә күчкәч, дүрт көннән соң аңына килмичә үлгән. Бүгенге көндә аның әти-әнисеннән шикаять юк югын. Шулай да без аңа әзер булып торырга тиеш.
Гөлшат Әхмәтшин Рүзәлнең төнлә Хәйдәр белән алып килгән теге малай икәнлеген аңлап алды. Димәк, ул үлгән. Нишләптер, Гөлшат ул малай турында бөтенләй оныткан иде инде. Ул аның исемен дә, фамилиясен дә белми иде. Гөлшат бит аңа бернинди кәгазьләр тутырмады, алып кына килде. Икенче көнне Фәимә апа аны кисәткән иде дә, көндәлек эшләр белән ул малай онытылган. Гөлшатның үз-үзенә ачуы килде. Ничек инде ул малайның хәле белән бер дә кызыксынмады? Казанга Республика балалар клиник хастаханәсенә шалтыратып белергә була иде бит. Ләкин кемнең хәлен белергә? Гөлшат бит аның исемен, фамилиясен дә белми иде. Теләге булса, район үзәк хастаханәсеннән белергә була иде дә, хәзер ни әйтергә? Шундый уйлар белән Гөлшат җыелыш беткәнен сизми дә калды. Әлеге уйлардан аны Румия Хатыйповна уятты:
– Гөлшат Равилевна, нинди уйлар эчендә йөзәсең? Җыелыш бетте, әйдә миңа керик, бераз сөйләшеп утырырбыз.
Мәскәүдә укып кайткан яшь терапия бүлеге мөдире урынына бүген Румия Хатыйповна иде. Җыелыш беткәч, ул, гадәттәгечә, Гөлшатны чәй эчәргә алып керде. Нишләптер өлкән табиб Гөлшатны якын итте. Ул үзенчә Казаннан килгән яшь кызны шефлыкка алган булды. Ул аңа ничек эшләргә кирәклеге, райондагы хәлләр турында барысын да сөйли иде. Гөлшат кызыксынып, тыныч кына тыңлаганга күрә, кайчакта үз тормышы турында да сөйләп киткәли. Бер күрешкәндә: «Син район үзәгенә миңа ярдәмче булып эшкә килергә тиеш идең. Теге главаның туганы, «перспектива», килеп чыкмаса, без бергәләшеп әкрен генә эшләр идек, – дип тә ычкындырды. Шулай итеп, Гөлшат үзенең район үзәгенә чакырылып, ни өчен Каратау авылына җибәрелгәнен белде.