Логотип Казан Утлары
Повесть

Мәдинә тавы (дәвамы (2))

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

...Тагын бер көн узып бара. Кайвакытларны Гөлшат авылга эшкә китүенә үкенеп тә куйгалый иде. «Казанда гына эшләп калса, бәлки, башкача булыр иде. Хәзер үз өенә кайтып, сузылып ятар иде. Бәлки, иптәш кызлары белән кинога, концертка барыр иде. Юк, аның өендә хәзер чит хатын-кыз. Әнисе үлгәннән соң әтисе алып кайткан хатынны Гөлшат берничек тә кабул итәргә теләмәде. Алар ачыктан-ачык әрләшмәсәләр дә, бер-берсен һаман төрткәләп алгалыйлар иде. Юк, аның хәзер туган-үскән өе юк, анда кире кайтасы килми. Монда да кем ул? Бер авылның табибы. Илдар Азатович район үзәгендә дә калдырмады ичмасам», дип уйланып утырганда, бүлмәгә Фәимә апа килеп керде:

– Гөлшат Равилевна, моңаеп утырмагыз, самавыр кайнады, әйдә, чәйләп алабыз. Колхоз эше бетмәс, тамак турында да уйларга кирәк.

– Рәхмәт, Фәимә апа, бик шатланып риза, – дип, алар өлкән шәфкать туташы бүлмәсенә кереп киттеләр. Монда барысы да әзерләнгән, өстәлдә вак бәлеш, өчпочмак, эремчек пирогы тора иде.

– Син кайчан пешереп өлгерәсең, Фәимә апа? Син ничек арымыйсың?

– Камырны эшкә хәтле куеп киткән идем, хәзер мичләр ягасы юк, газ плитәсендә тиз пешә, – диде Фәимә апа, чәйләр ясый-ясый. – Утыр, чәең суына.

Кинәт ишектән бик ашыгып, бер ир-ат килеп керде:

– Фәимә апа, әйдәгез инде тизрәк! – Ул, Гөлшатны күрмичә, Фәимә апаны халатыннан тартып ашыктырды.

– Тукта, кайда алып барасың мине? Килеп кердең давыл төсле, каядыр чакырасың, күрәсең бит – чәй эчәргә утырдык. Көн буена бер утырып, чәй эчәргә дә ирек бирмисең. Ни булды, мин бернәрсә дә аңламыйм?

– Исәнмесез, Фәимә апа?!

– Аллага шөкер, Әхмәт сине, ишек шакырга өйрәтмәделәрме әллә? Хатын-кызлар янына керәсең бит.

– Безнең башланды, ахрысы? – дип ашыктыра төште ир-ат.

– Нәрсә башланды тагын? – Фәимә апа аптырап китте.

– Лилиямнең эче бик каты авырта, бала таба, ахрысы, – дип аңлатырга тырышты ул.
– Ник соң районга илтмәдең? – диде Фәимә апа, башына ак яулыгын бәйли-бәйли.

– Ике баланы да Фәимә апа таптырды, башта «патша сарае»на керәбез, диде Лилиям. Шуңа күрә монда килдек.

– Әйдә, Гөлшат Равилевна, барып карап килик, барыбер чәй эчәргә бирмәс бу Әхмәт, – дип, Фәимә апа ир-ат белән бүлмәдән чыгып китте, алар артыннан Гөлшат та чыкты.

Кабул итү бүлмәсендәге ятакта утыз яшьләр тирәсендәге хатын ята, Асия аның кан басымын үлчи иде.

– Лилия, нигә районга бармадың, малай булса, районда табам дигәң идең бит? – дип сөйләнә-сөйләнә, Фәимә апа әлеге хатын янына килде дә уң кулын аның корсагына куйды.

– Районга барып җитеп булмас, ахрысы, суларым китте, – дип кычкырып җибәрде кинәт Лилия.

– Кызлар, әйдәгез тизрәк каталканы китерегез. Лилияне креслога күчерергә кирәк, озакламый бала күренәчәк. Ә син, Әхмәт, бар, урамда көтеп тор, пычрак аяк киемнәрең белән монда тәртипне бозасың, – дип, Фәимә апа Әхмәтне бүлмәдән урамга куып чыгарды.

Кызлар тиз генә Лилияне операцияләр бүлмәсенә алып кереп киттеләр.

– Хәзер нәрсә эшлибез? Районга шалтыратып, гинекологны чакыртырга кирәк, – дип, Гөлшат югалып калды. Аның бер дә бала таптырганы юк иде.

– Әйдә, ярдәм итәрсең, – дип, Фәимә апа Гөлшатны үзе белән алып кереп китте. Гөлшатның университетта укыганда, бер-ике тапкыр бала туганны карап торганы булса да, бүген беренче күргәндәй булды. Фәимә апа бер дә ашыкмыйча, көн саен бала таптырган акушерка төсле үз эшен белеп башкарды. Бер сәгать дигәндә, Лилия бала да тапты. Бүлмәдә дөньяга яңа килгән сабый тавышы яңгырады.

– Кем? Малаймы? – дип сорады Лилия хәлсезләнгән тавыш белән.

– Егет, мә, кара! – Фәимә апа елаган баланы күтәреп күрсәтте дә әнисенең күкрәгенә куеп алды, ике кыскыч арасыннан кендек бавын кисте һәм баланы Гөлшатка тоттырды. Гөлшат калтырап торган куллары белән баланың кендеген бәйләде. Баланы кулга алу белән Гөлшатның бөтен тәне калтыранып куйды. Сабыйдан аның тәненә ниндидер җылы дулкын таралды, күңеленә рәхәт булып китте, иңнәрендә канатлар үскәндәй булды.

– Менә, син кендек әбисе дә булдың, – дип шаяртып куйды Фәимә апа, Гөлшатның бала белән маташуын күреп.

– Гөлшат Равилевна, бар, Әхмәткә чыгып әйт.

– Юк инде, Фәимә апа, ул сезне сорап килде, мин самавырны яңартып алам, суынгандыр, – дип, Гөлшат бүлмәдән чыгып китте. Асия баланы төреп калды. Самавыр суына башлаган иде.

– Нишләп озакладыгыз, Фәимә апа? Самавыр күптән кайнады бит инде, вак бәлешләрегезне ашамыйча мин барыбер кайтмыйм, – диде Гөлшат, шаяртып, урындыкка арып кереп утырган Фәимә апага.

– Әгәр сөйлисегез килмәсә, минем соравыма җавап бирмәсәгез дә була.

– Ник сорыйсың алайса?

– Хастаханәнең ишегаллары һәрвакыт чиста, себерелгән. Кем шулай бөтенесен дә тәртиптә тота? – дип уңайсызланып, сүзне икенчегә борды Гөлшат.

– Бездән ерак та түгел бер абзаң бар, Дамир исемле. Гомере буе армиядә хезмәт иткән, тәртипне бик ярата, хәзер пенсиядә. Кулы эшкә бик оста, өйдә тик утырырга яратмый, кичләрен килеп, монда тәртип кертә. Кирәк вакытларда балта остасы, слесарь хезмәтен дә башкара. Илдар Азатович аңа күпмедер түли дә бугай, ул риза, безгә уңайлы. Тик син башка нәрсә турында сорамакчы идең бит?

– Сезне монда элек эшләгән бер табибның кызы дип сөйлиләр. Сез күп нәрсәләр беләсез. Сезнең осталыгыгыз белән табиб булып эшләргә кирәк, ник сез медицина университетына кермәдегез? – дип, кырын эштә тотылган бала-чага төсле кызарып, уңайсызланып сорады Гөлшат.

– Син миңа бер сорау гына, дигән идең. Үзең допрослый башладың? – диде шаяртып Фәимә апа.

– Гафу итегез, мин сезнең эшегезгә карап сокланам.

– Әйдә, чәеңне яса, бер сорый башласаң, барыбер туктамыйсың. Кешедән төрле нәрсә ишеткәнче, үзем сөйлим. Яшь чагымда мин бик тырыш идем. Мәктәпне «бишле»гә генә тәмамладым, сынаулар биреп, җиңел генә институтка кердем. Без укыганда, институт иде әле ул. Теләп укыдым, биш ел буена ике генә «дүртле»м булды. Табиб булырмын дип, бик нык хыялланган идем. Ләкин язмыш башкача борып куйды. – Фәимә апа берничә мизгелгә тынып калды, чынаягындагы чәен эчеп куйды, уйлары белән каядыр бик еракка, яшьлегенә кайткандай булды.

– Фәимә апа, авыр булса, сөйләмәгез. Ярагызны яңадан яңарткан өчен гафу итегез.

– Юк, яра төзәлгән, тормыш узган да инде. Институтта укыганда, кинәт кенә минем әнием үлеп китте. Ике сеңелкәш, ике яшьлек энем өйдә әти белән калды. Бишенче курсны тәмамлагач, җәйге сынаулардан соң, мин бер елга академик ял алдым. Әтинең берүзенә кечкенә балалар белән авыр иде. Монда шәфкать туташы булып эшкә кердем. Ул вакытта безнең «патша сарае»нда бер бик акыллы, тәҗрибәле карт табиб эшли иде – Разумовский Ефим Михайлович. Аның операция ясаганын күрсәң, исең китәр. Ул үз эшен бөек рәссам төсле әкрен генә башкара. Бер дә сүгенгәнен, шәфкать туташларына кычкырганын ишеткәнем булмады. Авыр операцияләр вакытында нәрсә дә булса дөрес бармаса, «кхм-кхм» дип, ютәлләп куя иде дә, бөтенебез аңлый идек. Әкрен генә эшләсә дә, операцияләре бик тиз уза. Монда нинди генә операцияләр ясамадык – ашказаны дисеңме, үпкәгә, сидек юлларына, шундый оста хирург! Белмәгән чире юк. Сезнең бүлмәдә аның китаплары белән тулы бер шкаф бар. Анда нәрсә генә юк. Кешеләр аны репрессиядән качып, монда Мәскәүдән килгән, дип сөйләделәр. Ләкин аның үз тормышы, гаиләсе турында бер дә сөйләгәне булмады. Монда, «патша сарае»нда, берүзе генә яшәп эшләде. Мине ул үз кызы кебек яратты, «кызым, кызым» дип кенә йөртте. Мин дә аны үз әтием төсле күрдем. Аңа үзем пешергән бәлешләр, өчпочмаклар алып килә идем. Ул аларны мактый-мактый ашый. «Бер ун-унбиш елымны алып атып булса, бу пешергән әйберләрең өчен сиңа өйләнер идем», – дия иде. Үземнең әтием-әнием булмагач, мин һәрвакыт киңәш сорап, аңа килдем. Ул беркайчан да сорауларымны җавапсыз калдырмады. Кияүгә чыкканда, минем әтием урынында утырды. Үзе яһүд милләтеннән булса да, татар телен синең белән миннән яхшырак белә иде. Бәлки, шуңа күрәдер дә күп кешеләр мине аның кызы дип уйлый. Көн артыннан көн узды, ел артыннан – ел, мин, шулай итеп, алтынчы курсны тәмамлый алмадым. Башта сеңелләрем бераз үсә төшкәч барырмын дип уйлаган идем. Аннары әни артыннан ел ярымнан соң әтием дә вафат булды. Балалар тулысы белән миндә калдылар. Эшләдем, аларны укыттым. Берсе – институт, икесе техникум тәмамладылар. Үзем кияүгә чыктым, балаларым туды. Кая инде ул уку? Ефим Михайлович үлгәч, мин монда, дипломым булмаса да, өлкән шәфкать туташы да, табиб та булып калдым. Эшли башлаганыма быел утыз ел була. Төрлесен күрергә, төрлесен эшләргә туры килде.

– Фәимә апа, Ефим Михайлович зур операцияләрне наркозсыз ничек ясый иде?

– Кайчак новокаин кулланып, кирәк чакта башта үзе наркоз бирә, аннары операциягә тотына иде. Баштарак еш кына мин, соңрак кызлардан берәрсе, ул әйткән даруларны ясап, анестезиолог урынына басып тордык. Аннары ул мине операциядә үзенә ярдәмче итеп ала башлады. Шулай бергә-бергә озак еллар эшләдек. Мин монда алтынчы курсны да тәмамладым, интернатура да, ординатура да уздым, китапханә урынына Ефим Михайловичның китаплары булды, диплом гына юк, – дип, авыр сулап куйды Фәимә апа.

– Ә Ефим Михайлович үлгәч, туганнары күмәргә кайтмадылармы?

– Без кая хәбәр итәргә дә белмәдек, үзләре бер дә күренмәделәр, бәлки, беркеме дә булмагандыр. Үзеннән бер шкаф тулы китаплары гына калды. Без аны үзебезчә, мөселманча җирләдек. Өчесен, җидесен, кырыгын, елын да укыттым, беркем дә каршы килмәде. Авылдашларыбыз аны бик яраталар иде. Ул күп кешене үлемнән коткарды, күпме бала таптырды. Минем бөтен балаларны табарга ул ярдәм итте. Аның халыкка эшләгән изгелеге санап бетергесез. Элек районга барырга дигән сүз дә юк иде. Халык бөтен чирләр белән Ефим Михайлович янына килде. Әле якын-тирә авыллардан гына түгел, бөтен районнан аңа дәваланырга киләләр иде. Үләр алдыннан бер ел калгач кына, зур операцияләрне үзе ясамыйча, үзәк хастаханәгә җибәрә башлады. Район үзәгенә чакырдылар – бармады, кирәк кешеләр монда килерләр, диде. Монда операция ясар өчен бөтен инструментлар бар, мин кайберләренең исемен дә, нәрсәгә кирәк икәнлеген дә белмим. Ефим Михайлович бик изге кеше иде. Әбиләр, бабайлар Коръән укыганда, ашлар уздырганда, һәрбер гаиләдә аны искә алалар. Аның кызы буларак, миңа да шунда догаларның бер кисәге эләккәли торгандыр, – дип, Фәимә апа, шаяртып, Гөлшатка карап куйды. – Әйдә, кечкенә Әхмәт белән Лилия янына кереп чыгыйк та, кайтырга кирәк. Синең иртәгә Илдар Азатовичның акыллы сүзләрен ишетәсең бар әле, әзерләнеп тор, ул монда бала таптырган өчен безне һәрвакыт орыша, – дип, бүлмәдән чыгып китте. Гөлшат та өстәлдәге чынаякларны, ризыкларны тиз генә җыеп алды да Лилия янына кереп чыгарга уйлады.

Төне буе яңгыр койды. Иртән торып, урамга чыкканда, һава сулап туймаслык саф, чирәмнәр, яфраклар чистарынып, юынып куйганнар төсле иде. Койма башында чыпчыклар чыр-чыр килә, әллә сугышалар, әллә табигатьнең матурлыгына карап куанышалар. Авыл күптән уянган, сыер савучылар иртәнге савымнан соң өйләренә кайтып киләләр иде. Гөлшатны күргәч, барысы берьюлы:

– Исәнмесез, Гөлшат Равилевна, – дип сәлам бирделәр. Күбесен Гөлшат әле белеп тә бетерми, ләкин шулай да:

– Исәнмесез, – дип башын иде.

Эченнән күңеле сөенә. Монда килеп эшли башлаганына күпме генә вакыт узды, ә аны инде бөтенесе белә, хөрмәт итә. Казанда калса, аны кем белер иде? Болай зурламаслар да иде. Шундый күтәренке кәеф белән Гөлшат хастаханәгә керде.

– Хәерле иртә, Фәимә апа! Хәерле иртә, кызлар.

– Бик хәерле түгел шул, – диде нигәдер борчулы Фәимә апа.

– Ни булды тагын, Фәимә апа? Яңгырдан соң урамда табигать яшәреп киткән сыман, шундый рәхәт.

– Яңгыр кирәген кирәк тә инде, ләкин безнең сараебыз яшь түгел шул. Дарулар торган бүлмәнең түшәменнән яңгыр үткән, кайбер дарулар юешләнеп юкка чыкканнар.

– Янәшәсендәге палатага, коридорга да су үткән, авыруларны башка бүлмәләргә күчердек, – дип, Тәнзилә Гөлшатка карады. Гөлшат су баскан палаталарны карап чыкты, тамчы тамып тормаса да, түшәмнәр ямьсезләнеп, юешләнеп каралган иде. Тагын су үтсә, җимерелеп төшәргә дә мөмкин. Аннары бүлмәне киптереп кенә котыла алмассың. Гөлшат, «патша сарае»н әйләнеп чыккач, Илдар Азатовичка шалтыратты, телефонны Гөлнара алды:

– Гөлнара, исәнме! Бу – Гөлшат Равилевна, Каратаудан. Миңа Илдар Азатович кирәк иде.

– Исәнмесез, Гөлшат Равилевна! Ул әлегә бүлмәсендә юк, килгәч, мин сезнең шалтыратуыгызны әйтермен, – дип җавап бирде Гөлнара күтәренке тавыш белән.

Гөлшат, ак халатын киеп, авырулар янына китте. Озакламый аны палаталардан Тәнзилә эзләп тапты:

– Сезгә Илдар Азатович шалтырата, Фәимә апа бүлмәсендә. Гөлшат, карый башлаган авырудан гафу үтенеп, тиз генә баш шәфкать туташы бүлмәсенә керде:

– Исәнмесез, Илдар Азатович!

– Исәнмесез, Гөлшат Равилевна, мин сезне тыңлыйм, ни булды? – Бездә бер ЧП: төнлә каты яңгыр яуды.

– Мәдинә тавыннан агып, авылны су бастымы әллә?

– Әйе шул, су басты, авылны түгел, хастаханәне.

– Бөтенләйме?

– Юк, дарулар бүлмәсен һәм ике палата белән коридорны.

– Мин инде сезне бөтенләй юып киткән дип уйладым тагы, – дип, шаяртырга тырышты баш табиб.

– Илдар Азатович, яңгырларга киткәнче, түшәмнәрне алыштырырга кирәк.

– Түшәмнәрне түгел, анда түбәне алыштырырга кирәк.

– Шулай инде, сез мине аңладыгыз бит.

– Алай тиз генә була торган эш түгел ул. Быелгы сметаларга сезнең хастаханә кермәгән. Анда бит бер-ике калай белән генә котылып булмый, сүтә башласаң, түбәнең бәпкәләрен дә алыштырырга кирәк. Ул бит патша заманында төзелгән бина. Киләсе елга планга кертербез, глава акча бирсә. Безнең бит буш финанслар юк, үзегез беләсез.

– Алайса, түшәмнәр ишелеп төшкәнне көтәбезме? Сез бит миңа үзегез, ярдәм кирәк булса, кулымны сузармын дип сүз бирдегез. Ә хәзер акча юк, планга кермәгән, дисез! Сез күпчелек ир-чиновникларга охшагансыз, сүзегездә тормыйсыз, – дип, Гөлшат кызулыгыннан үзе дә нәрсә әйткәнен аңламыйча телефон трубкасын куйды.

– Баш табиб белән алай сөйләшергә ярамый, Гөлшат Равилевна. Ул үпкә саклап йөри торган кеше булмаса да, үпкәләтүегез бар. Ул бит глава да, министр да түгел, – диде кырыйда басып тыңлап торган Фәимә апа.

– Катырак әйттем бугай шул, кызулыгым белән. Әйдә, ни булса, шул булыр. Үзем өчен сорамыйм бит.

– Алай да сабыр булырга кирәк. Сез, яшьләр, сүзләрегезне бер дә үлчәп сөйли белмисез шул, – дип, Фәимә апа авыр сулап куйды.

Шундый матур башланган көн бозылды. Гөлшатның бер эшкә дә кулы бармады. Уйлары һаман шул су аккан бүлмәләргә килеп терәлә иде. Вак-төяк эшләрен бетергәч, Гөлшат колхоз идарәсенә китте. Каршыга килгән кешеләр аның белән исәнләшеп уздылар. Күбесен танымаса да, ул да исәнләште. Берничә кешедән юл сорады.

Бәхетенә, колхоз рәисе үз бүлмәсендә иде. Ишек ачылыбрак торганлыктан, бүлмәдән кычкырып сөйләшкән ике ир-ат тавышы ишетелде. Гөлшат керергә куркып, тавышлар тынганын көтеп торды. Чынлап та, берничә минуттан урта яшьләрдәге бер ир-ат, кызарып-пешеп, бүлмәдән чыгып китте. Ишек ачык булса да, Гөлшат ишек шакып, рөхсәт сорап керде:

– Исәнмесез, Зөфәр Хәйдәрович, керергә ярыймы? Мин сезнең хастаханәнең яңа табибы булам.

Зур булмаган бүлмә уртасындагы өстәл янында таза гына гәүдәле ак чәчле абзый утыра иде. Алдан бу кеше белән бер дә очрашканы булмагач, Гөлшат үзен ничек тотарга белмәде. Башта бик кыю гына идарәгә кереп, рәиснең үз бүлмәсендә икәнлеген белгәч, бик шатланса да, хәзер ничектер югалып калды. Ниндирәк кеше булуын алдан сорашырга башына да килмәде. Юкка гына Фәимә апа: «Сез, яшьләр, бик кызу, эшегезне алдан уйлап эшли белмисез», – дип әйтмәгәндер шул.

– Исәнмесез, Гөлшат Равилевна! Сезнең турында халыктан күп ишеткән булды. Үзем кереп танышырга һаман вакыт таба алмадым. Менә үзегез дә килдегез, нинди йомышлар белән? Болай гына, минем сәламәтлекне кайгыртып килмәгәнсездер бит? – дип шаяртыбрак, рәис Гөлшаттан үзе сорау ала башлады. Гөлшат аның болай ачык итеп, шаяртып каршы алуын көтмәгән иде, шуңа күрә тагын да каушап китте:

– Үзегез килмәгәч, танышырга дип килдем шул, – дип, кызларча шаяртып җавап бирергә тырышты яшь табиб. – Дөрес уйлыйсыз, кызганыч, сезнең сәламәтлегегезне белергә дип килмәдем шул. Бүген көчле яңгыр яуды, безнең хастаханәнең берничә бүлмәсен су басты. Ярдәм итә алмассыз микән, дип килдем.

– Илдар Азатовичка хәбәр иттегезме соң, сез бит аның карамагында, нишләп ярдәм сорап, миңа киләсез?

– Аңа иртүк шалтыраткан идем дә: «Быелгы планга кермәгән, акча юк», – диде. Сезнең бит колхозыгыз бай, сезнең авылдашларыгыз бездә дәвалана. Су басып, түшәмнәр ишелеп төшсә, безне ябачаклар бит. Сезнең авылдашларыгыз район үзәгенә барырга мәҗбүр булачак, нишләп сез шуны аңларга теләмисез, Гөлшат дулкынлана-дулкынлана алдында басып торган олы яшьтәге абзыйга хәлнең ни дәрәҗәдә җитди икәнлеген аңлатырга тырышты.

– Мин сезне бик яхшы аңлыйм, Гөлшат Равилевна. Сез дә мине аңларга тырышыгыз, минем бүгенге көндә буш акчаларым да, кешем дә юк, алда – урак өсте. Менә икмәкләрне җыеп, сатып бетергәч, көзге кыр эшләре беткәч, идарә җыелышында мин сезнең мәсьәләне күтәрермен, әгәр инде идарә каршы килмәсә, ярдәм итәрбез.

– Сез мине аңламадыгыз, бәлки, сезнең үзегезгә дә якын арада ярдәм кирәк булыр, сез безнең хастаханәгә килерсез, ләкин... – Гөлшат сүзне озынга сузуның мәгънәсе юк икәнлеген аңлап, бүлмәдән чыгып китте. Ул ничек тырышса да, аны аңларга теләмәделәр, бәлки тәҗрибәсе җитмәгәндер. «Кем мине тыңласын монда?» – дип, Гөлшат әкрен генә урам буйлап барганда, аның янына, сызгыртып, бер машина килеп туктады. Аның ачык тәрәзәсеннән таныш ир-ат тавышы ишетелде:

– Сәлам, данлы һәм белемле яшь табибларга!

 Гөлшат машинага борылып карады:

– Исәнме, Рафаэль абый! Тузан туздырып, кая ашыгасың? – Нишләптер тавышың бер дә күтәренке түгел? Җәйнең иң матур көннәренең берсендә, син шундый күңелсез, әллә андый-мондый хәл булдымы? Әйдә утыр, сезнең якларга бара идем. Юлда сөйләрсең, – дип, Рафаэль абзый, машина ишеген ачып, Гөлшатның утырганын көтте. – Әйдә сөйләп җибәр, нинди борчу-хәсрәтләрең бар?

– Бүген хастаханәнең берничә бүлмәсен су басты, шул мәсьәлә буенча Илдар Азатовичка да шалтыраткан идем, менә Зөфәр Хәйдәрович янына да ярдәм сорап килгән идем, ләкин берсенең дә ремонт ясарга акчалары юк. Көзге яңгырларга китсә, түшәмнәр ишелеп төшәргә мөмкин. Аннары хастаханәне бөтенләй ябып куюлары бар. Авыл халкы, әбиләр-бабайлар районга ничек барып йөрерләр? Үз борчуларын Гөлшат бүген инде өченче тапкыр сөйләде, ләкин бу юлы ярдәм сорап түгел, болай гына, кем беләндер уртаклашу өчен. Рафаэль абзый бер сүзсез аны тыңлады. Алар озакламый «патша сарае» янына килеп туктадылар:

– Гөлшат Равилевна, борчылма, бер җаен табарбыз, баш исән булса, көзге яңгырларга хәтле түшәм белән нәрсә булса да эшләрбез. Бу «патша сарае» мәңгелеккә төзелгән, минем белән синең оныкларга да хезмәт итәр әле, Алла боерса.

– Рәхмәт, Рафаэль абый, җылы сүзләрең өчен, – дип, Гөлшат машинадан төшеп, хастаханәгә кереп китте. «Кычыткан чыпчыгы, сиңа нәрсә җитми? Илдар Азатовичка, Зөфәр Хәйдәровичка да барып җиткәнсең, тик тормас», дип уйлап, Рафаэль абзый машинасы белән кузгалып китте.

Кичтән Илдар Азатовичтан бер кеше килеп, су баскан бүлмәләрне карап чыкты һәм:

– Монда куркыныч бернәрсә дә юк, – дип, «патша сарае»нда эшләүчеләрнең кәефен тагын да төшереп, кире кайтып китте... 

(Дәвамы бар)