Кем чоры бу...
Казаннан Тукай китә!
(була язып калган хәл)
Шар ярып, Печән базарын гәҗит сатучы малай
Гөжләтте бүген иртәдән, әйтерсең лә сипте май.
«Тукаев китә Казаннан» – «Әл-ислах»тан укыгыз!
Казанны ташлап, Кырлайга китә шагыйрь улыбыз.
Казанны ташлап, Кырлайга? Ялгандыр бу, сафсата!
Кеше Казан диеп шаша, бу – Казаннан баш тарта?
Сәгъди абзый янынадыр, кунакка кайтуыдыр.
Туйгандыр инде Казаннан, ял итеп алуыдыр.
Шулай вакыт-вакыт кайчак газиз туган көннәрен
Читкә чыгып уздырырга, беләм, гадәт кергәнен.
Үз теләге белән түгел, кушканнар, ди, түрәләр.
Тукаев артыгын язган, шуңа аны сөрәләр.
Юк ла, үзе теләп китә. «Тарайды Казан», – дигән. –
«Эттән күбәйде дошманым, акылдан язам», дигән.
Барып кына кайта икән, күрешәсе кешегә.
Төштән соң пар атлар җигеп, кайтам дигән кире дә.
“Монда безнең бабайларның түре, почмагы”, – дигән,
“Монда дәртле күңелемнең хуры, оҗмахы”, – дигән...
Сату көне сүнеп бара, кояш сүрелә күктә.
Колакта һаман шул тавыш: «Казаннан Тукай китә».
Дәшти-кыпчак кайтавазы
Җыр[1]
Бу җил нигә улый,
Нигә елый, яңгыр булып,
Гавам моңы.
Күңелләргә үтә
Тамчы белән
Тарих угы.
Кушымта:
Дәшти-кыпчак кайтавазы,
Дала исе килә.
Эх, яшисе килә минем,
Минем өстә минем күгем,
Эх, яшисе килә бүген,
Эх, яшисе килә...
Җир-анабыз күпер сузган яктылыкка,
Бу һаваны минем өчен, минем өчен сула.
Шаулы диңгез дулкыннары
Ярга бәрә,
Үткәннәрне алып килә.
Киләчәкне кемнәр белә?
Акчарлаклар гүя миннән
Көлә бүген...
Ярда калган яраларны кысып бәйлә әйдә.
Мин теләмим әрнүләрнең
Ычкынуын бәйдән.
Болытларны ярып,
Кояш чыга күккә,
Үз илемдә кояш туа.
Минем күңел туган җирдә,
Тугач җиргә,
Күңел шунда кала.
Чиксез төрки дала...
Татар, алга!
җыр[2]
Караңгы төсләрне тарата,
Офыкта кызарып таң ата.
Йоклама, татарым, сагына ватаның.
Без монда чит түгел, бу җирдә.
Торып чык йокыңнан, тор, әйдә.
Чакыра безне таң,
Татарым, тор әйдә!
Кушымта:
Ярсу йөрәк безнең тәндә,
Чиксез куәт безнең җанда.
Тарих ага безнең канда
Татар алга, алга, алга!
Кояшның батырлык нурлары –
Татарның тарихи юллары!
Без суда һәм җилдә,без исән бу җирдә!
Без монда чит түгел, бу җирдә,
Әләмең тибрәлсен күкләрдә.
Чакыра киләчәк,
Татарым, тор әйдә.
Әйт, телем...
"Син безгә нигә, әйт әле?" диючеләргә җавап
Әйт шуларга, туган телем, сорамасыннар кабат.
Әйт шуларга, тыйнакланма, тыелып беттең инде.
Кеше көен көйли-көйли кыелып беттең инде.
Әйт, телем, шартлатып сөйлә, йоклаганнар сискәнсен.
Алай иртә күммәсеннәр, гайрәтең бар, исән син.
Син сәүдәләр йөрткән тел бит, тарих, ярлыклар язган.
Теленнән ваз кичүчегә надан дигән сүз таман.
Син догалар кылучы тел – Аллаһны зурлаган тел.
Син, яуларда җиңү яулап, тынычлык сораган тел.
Башларын чайкап утырсын телсезләр, томаналар.
Телләрен җуйган халыклар берзаман югалалар.
Берзаман югалалар шул, ә югалгач, табылмас.
Менә инде ул чакларда тешләргә тел дә булмас.
Шул тел белән үз ипиен табып баеп беткәчтен,
«Нигә миңа бу тел» диеп, оран салып йөргәчтен,
Ана телен ят иткәннәр ят итмәсме анасын?
Мин шикләнәм, бик шикләнәм, Раббым үзе сакласын.
«Син безгә нигә, әйт әле?!» диючеләргә җавап.
Телең барында телеңне кадерлә, кардәш, ярат.
***
Кем чоры бу,
Кемнең көен суза гавәм?
Катлы-катлы битлек киеп,
Йөзен җуйды хәзер адәм.
Нәрсә кыйммәт:
Җанмы, малмы?
Хәерчене күрә алмый ярлы,
Җене сөйми аның байны.
Айный алмый ята заман,
Еллар буе эчеп ялган.
Кем арбасы – шуның җыры,
Акчаң булса – көнең җылы.
Матур сүзләр үсә шаулап,
Мәйданнарда ирек даулап
Йөргән буын бара көзгә,
Көн авыша хәзер төнгә.
Арттан гына пычак кайрап,
Дус дигәнең, мизгел сайлап,
Упкыннарга этәр сине.
«Иң якын дус» дияр сине,
Амин тотып җеназаңда.
Исемлеккә куеп тамга,
Салып куяр битлекләрен,
Читкә куеп этлекләрен,
Киеп ап-ак күлмәкләрен,
Өмет баглап якты язга...
Кем чоры бу,
Кемнең көен суза гавәм?
Катлы-катлы битлек киеп,
Йөзен җуйды хәзер адәм.
Утырып сөйләшик әле бер...
Бу заман шулкадәр тизләнде,
Үзгәрде яшәүнең мәгънәсе.
Әйдәле шушында тукталыйк,
Тукталыйк һәм бераз көч алыйк.
Каядыр ашыгу, ашкыну,
Нигә соң? Кайда соң? Белгән юк.
Беләсең, без инде күптәннән,
Ихластан шатланып көлгән юк.
Югыйсә дөньясы бер көлке,
Көлеп ят мәгънәсез сүзләрдән.
Күрешәбез кебек тә үзебез,
Сөйләшкән генә юк күптәннән.
Югыйсә сөйләшер әйберләр
Бихисап бу салкын шәһәрдә.
Тик нигә? Нигә соң әле дә:
"Иртәгә, әйдәле иртәгә"...
Әйдәле, барысын ташлыйк та
Сикерик туктамас арбадан.
Нилеккә бу синең шөһрәтең?
Нилеккә бу сиңа ялган дан?
Нигә бу якалы күлмәкләр,
Нигә бу ялт(ы)равык савытлар?
Шул арба көпчәге астында
Тузанга күмелеп җан бирә,
Кабатлап булмаслык вакытлар.
Утырып сөйләшик әле бер,
Утырып сөйләшик...
Акча сөйләгәндә хаклык дәшми
Акча сөйләгәндә хаклык дәшми,
Халык һаман күзен йомып яши.
Тешен кысып йөри бирә һаулап,
Көнне төнгә, очны очка ялгап.
Төп башына утырып гомер итә,
Җае чыккан чакта шөкер итә.
Куәт булган чакта алдый, үзе,
Вакыт җиткәч, сөйли «намус» сүзе.
Акча сөйләгәндә хаклык дәшми,
Көч булганда җирдә яшьлек яшьни.
Картаелгач килеп куна үпкә,
Күңел тула вак-төяккә, чүпкә.
Хаклык шулай китеп бара беркөн,
Учак сүнә, күкне каплый төтен.
Ә тәртәгә килеп керә балаң,
Һәм башлана бу җыр өр-яңадан.
***
Ел саен Казан урамнарын су баса
Нух пәйгамбәр хәстәрләнеп йөргән алдан,
Фәлән елда шундый яңгыр яуган.
Ә, югыйсә, һәр ел саен шундый ук хәл:
Безнең өскә ишеп ява ялган.
Вакыт узган бераз, заманасы башка:
Пәйгамбәрләр саны чиктән ашкан.
Оран салып йөрүче юк батабыз дип,
Эт койрыкка сылтый, муен башка.
“Заманадан калмаска” дип ашыгалар,
Беренчелек өчен ярышалар.
Кичә яңгыр явып узды башкалада,
Җәйрәп ята суда машиналар.
Өшегән алмалар
Алмагачлар ышанмыйлар кыш киләсенә,
Алданганнар мескенкәйләр көз иртәсенә.
Көз иртәсе нурлар белән сыйпап назлаган,
Карлар быел яумас диеп, явыз алдаган.
Эх, самими алмагачлар, шулай ышанып,
Йә туңып үләсең җирдә, йә инде янып.
Кошчык
М.Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышлап
Өмет өзми язлар, җәйләр буе,
Килеп кунып шушы коймага
Өзелепләр сайрый моңлы кошчык,
Җанын белми кая куярга.
Чәнечкеле тимер чыбык тузган,
Таралышкан кургаш болытлар.
Ач бүреләр, исерек майорлар юк –
Гүя барысын да җир йоткан.
Кайда шагыйрь, нигә чыкмый инде?
«Сугыш бетте» диләр үзләре.
Эх, күрәсе килә тагын бер кат
«Илем» диеп янган күзләрен.
Ишегендә һаман йозак микән?
Богаудамы аяк-куллары?
Минем җырлаганны тыңларга дип,
Шагыйрь бүген тагын чыкмады.
Мин аңардан отып калган идем
Шушы моңлы көйне, сагышны.
Йөрәгемдә һаман яши шул җыр
Кайтавазы булып сугышның.
Көн сүрелә, сайравыннан туктап,
Кошчык очты өзми өметен.
Ул гасырлар буе сагынып сайрар
Халкыбызның батыр егетен.
***
Тарихчы Альта Хаҗи кызы Мәхмүтова истәлегенә
Тарих тирәнгәрәк китә көннән-көн.
Якты көнне алмаштыра кара төн.
Фидаиләр җиргә иңә тарих күк.
Ул җаннарны көтәдер шул зәңгәр күк.
Алмаш дигәннәрнең эше – куу дан,
Тәңкә җыю – суы кипкән коедан.
Балачак
Тузанга батып та, пычракта ятып та,
Пакь булып калган чак.
Авыртудан түгел, орышудан куркып,
Балавыз сыккан чак.
Балачак.
Тез башы канап та, канамый ул диеп,
Елмаеп көлгән чак.
Уйнарга чыгарга яңгырның туктавын
Өзелеп көткән чак.
Балачак.
Тотмасын дип куркып ата каз һәм әтәч,
Чабулап качкан чак.
Иң зәһәр дошманың – кычыткан гаскәрен
Таяктан аткан чак.
Балачак.
Урындык, мендәрдән тырышып-тырышып
Куышлар корган чак.
Әнинең кибеттән ни алып кайтасын
Сагалап көткән чак...
Балачак.
Бу безнең балачак.
Кадер киче
Җанга кунган гөнаһ тузаннарын
Таратырга теләп күңелләрдән,
Ялварабыз шушы Рамазанда
Рәхимлелек көтеп, көтеп ярдәм.
Безгә шәфкать нуры булып ява
Олы бүләк булган кадер киче.
Фәрештәләр җиргә төшкән төн бу –
Коръән Җиргә иңгән кодрәт киче.
Кояш батып таң атканчы мизгел
Бер мең айлык изгелекне коча.
Кадер кичен уздыралсак иде,
Дога кылып, гөнаһ кылмыйча.
Җимеш бөртеге
җыр[3]
Кызым Айбикәгә
Ул елмайса, авыр көнең
Эри дә бетә инде.
Ул елмайса, шул елмаю
Төнне көн итә инде.
Ул елмайса, туктый яңгыр,
Дөньясы тынып кала.
Йокыга китте җимешем,
Ә инде сагындыра.
Кушымта:
Җимеш бөртеге микән бу,
Җимеш бөртеге микән.
Сизәсеңме аның исен,
Исертә ул, эретә.
Әйдә, кайт, озаклап йөрмә —
Ул сине өйдә көтә.
Ул сине өйдә көтә шул,
"Ыгы-гы-гы-гы" дия.
Шундый җимеш бөртегеңне
Сөймичә кара менә.
Кушымта:
Җимеш бөртеге микән бу,
Җимеш бөртеге микән.