Логотип Казан Утлары
Шигърият

ДИН БУЛГАНЧЫ, СӨЮ ҮЗЕ ДИН ИДЕ

ДИН БУЛГАНЧЫ, СӨЮ ҮЗЕ ДИН ИДЕ

Дин булганчы, Сөю үзе Дин иде,

Гашыйк ярлар, анда һәрбер җан – гашыйк.

Тәүге сүзе тавышсыз бер өн иде,

Бер бизәктер хәзер сүзсез карашы.

 

Чорлар үткәч, соңгы сүзләр дин илә,

Гыйшык юлын кисәргәме, дин иңә?

Акыл – хаким, җанда – сөю, дин – тышау,

Туктап калма, киртәләрне ват, Гашыйк!

 

Әкбәр әйтер, бу мәңгелек зилзилә,

Йөрәктә – син, телем генә «кит» дия.

Калеб – әмир, мин – хадиме; «кал!» дисәм,

Ни диярсең, әй мәңгелек юлдашым?!

 

 

ТАУЛАРГА ЯҢГЫР ЯВАЧАК

 

Болытлар диңгезгә ташланды,

Бүген кич яварлар тауларга.

Ирешер гарешкә һәр догаң,

Капусын күкләрең ачар да.

 

Яңгырлар коелыр бүген кич

Бар кеше йөгерер тирмәгә.

Бер мәҗнүн кулларын күтәрер

Иң изге теләген теләргә.

 

Агылыр һәркем дә өенә,

Тауларда эрер бар гүзәллек.

Киткәннәр, килгәннәр Тәңре, ди,

Тирмәнең түренә тезләнеп.

 

Талышның өстендә – болытлар,

Диңгезгә ятарлар бу кичә.

Капусы ачылмас күкләрнең

Ак йөзле гүзәлне күрмичә.

 

ДӘШӘР

Син уңга киткәндә, сул сине дәшәр,

Йокыга киткәндә, юл сине дәшәр,

Һәр аваздан да сүз ясап булмас,

Калеб сагыш гизәр, тел гамьне дәшәр.

 

Шул ук җирдән килер, башкадыр исме

Моң тәме башкадыр, башка сүз тәме.

Иң гүзәл моңнар кара саздадыр,

Кәрәми чакырыр, Дилгәми дәшәр.

 

Үлемсез диләр сүз, моңнар да үлми,

Үлгәннән соң нигә ул моңнар килми?

Киләдер, киләдер,

Ишетелми генә,

Үталмый гынадыр ул кәфен аша.

 

 

ШАГЫЙРЬЛӘР ЯНЫП КАВЫШЫР

 

Мәтләб Агага багышлап

 

Шагыйрьләр янып кавышыр:

Янды шәм вә күбәләк...

Иртән үлеп, кич терелә,

Оча шәмнәр тирәләп.

 

Күрсәләр сөю тынганны,

Мең сүз кайта әйләнеп.

Сиңа да килер кыямәт,

Канатыңа бәйләнеп.

 

Булган булды,

Кичкән кичте,

Чынга ашканда һәр сөю,

Канатларың бәйләнде.

Яндырды күбәләкне шәм,

Яндырды күбәләк шәмне!

 

 

НИНДИ АТАГА УГЫЛ БЕЗ?

 

Атабызга нинди угыл без?

Нинди угылга ата?..

Угылларыбыздан безгә

Атабыз нуры кайта.

 

Әтиебездән тусак та,

Атабыз булып булмас.

Атабызга тиң булырга

Яңадан туып булмас.

 

...Беләм мин: «Үлем килер»

Дисәм дә үлем килер.

Тагын бер кат Булым килмәс,

Килсә дә Үлем килер.

 

 

КЕРФЕГЕМӘ ТӨРГӘН ИДЕМ

 

Керфегемә төргән идем

сөюемнең чаткысын,

Сине күргәч, нигә җанга

кайнар утлар капты соң?

Мәхәббәттә янган дуслар

Киңәш бирде үземә:

Йөрәгеңдә янган утны

Җиткер, диләр, үзеңә.

 

Син теләсәң, башканы сөй,

Ул минем утым гына.

Сөю минем йөрәгемне

Ягучы утын гына.

Кемдә калды, кемгә калды

Безнең сөю урамда?

Күкрәгемдә йөрәк янмый,

Йөрәк үзе ут анда.

 

Мин дөрләдем, утта яндым,

ни дәшмәдең, ни тындың...

Әллә инде син үзең дә

Йөрәксез кеше булдың?

Ни динсезлек, ни дин түгел –

Мәхәббәт тә бер тына.

Әгәр яна алмый икән,

Йөрәк үзе ут була.

 

Әзәрбайҗан теленнән Рифат СӘЛАХ тәрҗемәләре