Логотип Казан Утлары
Шигърият

Әҗәткә дип бирелми вакыт

Юрий Семендер хәзерге чуаш шигъриятендә олы урын тота. Без инде аның белән кырык елга якын таныш. Дөресрәге, 1984 елда Чуашиядә үткәрелгән татар әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә күрешкән идек. Андый чакта танышулар, очрашулар, әлбәттә, күп була. Мине, мөгаен, Юрий пиччәнең татар әдәбиятыннан хәбәрдар булуы, хәтта яшьләрнең әсәрләре белән дә кызыксынуы җәлеп иткәндер. Югыйсә, ул әлеге очрашу вакытында бик җитди холыклы әдәбият функционеры буларак истә калган – ни дисәң дә, чуашларның төп әдәби журналларыннан булган “Ялав” (“Байрак”) басмасының баш мөхәррире! Шушы вазифаны ул 1974 елдан 2005 елга кадәр башкарды. Хәзер инде бу журнал чыгудан туктаган, Чабаксарга соңгы баруымда чуаш телендәге күп матбугатның ябылуын күреп көендем, үз хәлебезне уйлап та сагышландым. Дәүләт ярдәме булмаса, безнең рәсми матбугатны да шундый ук инкыйраз көтә бит, яшереп торасы юк...

Юрий Семендергә гыйнварның 2сендә сиксән яшь тулды. Ул әлегә кадәр татар шигърияте вәкилләре белән тыгыз элемтәдә, безнең шигырьләрне чуаш укучысына җиткерү өчен хәлдән килгәнчә армый-талмый эшли. Кол Гали, Мөхәммәдъяр, Акмуллалардан алып Рүзәл Мөхәммәтшаларга кадәр шагыйрьләрнең шигырьләрен тәрҗемә итеп, “Татар поэзиясе антологиясе”н төзеп чыгаручы да ул. Җәүдәт Сөләйман китабын да чуашчага тәрҗемә итте. Кунак ашы кара-каршы, дигән татар мәкален искә алып, юбилее мөнәсәбәте илә, мин дә Юрий пиччәнең берничә шигырен чуашчадан татарчага аудардым.

                                        Ркаил Зәйдулла

 

                                    ***

Шомырт ботагыннан җәя бөктем,

Ефәк җепне үреп кереш иттем.

 

Ук ясадым, ут көйдереп очын, –

Йөрәгемне яктым шуның өчен.

 

Эш беткәч тә җанга шатлык тулды,

Иңгә канат үскән кебек булды.

 

Атландым да тимеркүк атыма,

И җилдердем бар куәтемә.

 

Очты угым иңләп бу дөньяны,

Әлегәчә табалмадым аны.

 

Үкенергә хәзер бик соң бугай,

Яшьлегемне озаттым мин шулай.

 

 

                           ***

Ай-һай, бишек тирбәлә,

Дөнья гел шул тирәдә.

         Әлли-бәлли бәү,

         Сиртмәсе дә миләштән,

         Бәхетме ияләшкән...

Ай-һай, туй гөрли. Әйдә –

Дөнья гел шул тирәдә.

         Әлли-бәлли бәү,

         Сиртмәсе дә миләштән,

         Бәхетме ияләшкән...

Ай-һай, табут иңнәрдә,

Дөнья гел шул тирәдә.

         Әлли-бәлли бәү,

         Сиртмәсе дә миләштән,

         Тик кайгы ияләшкән.

        

 Юлың кая?

-Юлың кая? –

Дип сорыйлар таулар, –

Йә менәсең,

Йә төшәсең түбән.

-Үз-үземне эзлим мин,

Дусларым,

Булсын, димен, җирдә

Үз түбәм.

 

-Юлың кая? –

Дип урманнар сорый, –

Юлсыз-нисез кая чабасың?

  • Үз эземне эзлим мин,

Дусларым,

Үз эземне килә

Табасым.

 

-Юлың кая? –

Дип сандугач сорый, –

Һәрбер җырга колак саласың.

-Үз тавышымны эзлим.

Килә җирдә

Үз тавышым белән

Каласым.

 

 

                     ***    

Чайкама ла башны, аргамагым,

Яратылмаган син орышка.

Күз иярмәс елгыр бу тормыштан

Өч көн сорап алдым бурычка.

 

Сорап алдым – и шатландым шуңа,

И ашкындым килер таңнарга.

Җәяү киттем күз яшемне тәмләп,

Әрем тәме иде аңарда.

 

Кайларда син, ярсу аргамагым,

Карлар күмә әнә эзеңне.

Әҗәткә дип бирелми шул вакыт,

Бер төшерсәң кулдан тезгенне.

 

1391 елны хәтерләп

 

Аксак сувар яуга чыккан,

Иярткәннәр аяп.

Бер кулына чалгы тоткан,

Бер кулында – таяк.

 

Көлә аңардан ишләре:

Кая бара аксак?

Кача алмассың бит, диләр,

Без җиңелә калсак?

 

Ләкин аксак үткен телле:

  • Юк, – ди, – башка чарам,

Кача алмам, яу кырында

Мин җиңәргә барам.

 

Туган җирне саклау дәрте

Бөтерде дә алды,

Ишетәсезме җил көенә

Чыңлый минем чалгы.

 

Болгар илен яклый бүген

Хәтта чукрак, сукыр...

Аксак Тимер дигән ятка

Алар ясин укыр.

 

Чалгым сызгырыр да чалыр,

Кыен хәлгә калсак.

Шулай тиеш – җиңә алыр

Аксакны тик аксак.

 

Хузангай тормышы

Унҗидедә гел сүгелгән,

Утыз яшьтә төрмә күргән,

Кырыкларда ул талкынган,

Тышауланган толпар сыман.

Илледә бердәм мактыйлар,

Кырын сүзләрдән саклыйлар,

Чөяләр күккә чаклы ук,

Карыйлар – кеше инде юк.