Логотип Казан Утлары
Публицистика

Шигырьләрне җиргә язам...

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре вакыт белән исәпләшеп
эшләргә күнекмәгән. Чөнки һәр ел фасылының үз кануннары
бар. Бер генә эшне үз вакытында башкарырга өлгерми
кара, уңыш өмет итмә. Моны хезмәт юлын авыл хуҗалыгы
тармагына багышлаган һәркем яхшы белә.
Бер караганда, әдәби журналда бу хакта сөйләү бик үк
урынлы да түгел кебек. Шулай да, илһамы килгән язучы йә
шагыйрьнең, көнен төнгә ялгап, күңелдәгесен кәгазь битенә
күчергәнен искә төшергәннән соң, тормыш-көнкүрешнең
капма-каршы ике почмагында торган әдәбият һәм җир
эшендә дә уртак яклар бар икәнлеге ачыклана.
Узган елны исәпкә алмаганда, ел саен Казанда Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уза. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән кече эшмәкәрлек, фермер һәм шәхси хуҗалык вәкилләре катнаша торган әлеге чара, беренче чиратта,
үзеңне күрсәтүгә, башкалар тәҗрибәсен өйрәнүгә юнәлдерелгән. Шул ук вакытта бу җыенга килүче һәркем авылны саклап калу гына телебезне, халкыбызның милли традицияләрен һәм мәдәниятен киләчәк буынга тапшырырга мөмкинлек бирәчәген
яхшы аңлый. Биредә исә үз эшенә мөкиббән киткән, туган төбәген яраткан чын мәгънәсендә җир хуҗалары булган кешеләрнең өлеше зур. Шундыйларның берсе – «АгроМир» җәмгыяте җитәкчесе Сирин Галиев. Әйтеп куя дуслар очрашканда,
Төртмә якка бераз авышып:
– Тел өйрәнгән кеше, вәт әкәмәт,
Ятсын инде җиргә ябышып...
Илдус Гыйләҗевнең «Шигырьләрне җиргә язам» әсәрендәге әлеге юллар хезмәттә узган тормышы бүген бәян ителәчәк героебызга бик тә туры килә. Алга таба да вакыт- вакыт шул шигъри юлларга мөрәҗәгать итеп алырбыз әле.
Андыйлар турында «җиргә береккән» дип сөйлиләр. Ютазы районының тарихында уналтынчы гасырга ук барып тоташкан Бәйрәкә авылында дөньяга килеп, шунда канат ныгыткан Сирин Әхәт улы кечкенәдән эш сөеп, хезмәтнең тәмен тоеп үсә.
Кызыксынучан, һәрдаим яңалыкка омтылучан, максатчан егет, мәктәпне тәмамлаганнан соң бераз туган авылында токарь, фрезерчы, тракторчы булып эшләп ала. Ә аннан соң
һөнәрле булу нияте белән ул Бөгелмәнең индустриаль-педагогика техникумына барып керә. Техник-механик һәм һөнәри белем бирү остасы белгечлеген алганнан соң, туган авылына кайткан яшь белгеч бүгенге көнгә кадәр анда яшәүче халыкның тормыш- көнкүрешен кайгыртуга юнәлдерелгән максатына тугры булып кала бирә.
Авыл хуҗалыгын үстерү – дәүләт алдына куела торган төп максатларның берсе. Бу – төбәкнең уңыш күрсәткече булу белән беррәттән аның азык-төлек белән тәэмин ителешенә гарантия бирә торган бер билге булып тора. Ютазы районында хуҗалыклар шактый, әмма 2013 елда төзелгән «АгроМир» җәмгыяте алар арасында аерым бер урын били. 1959 елда «Авангард», «Яңа юл» һәм Куйбышев

исемендәге хуҗалыкларны бергә кушып төзелгән «Коммунизмга» исеме белән бөтен республикага миллионер булып танылган колхоз бүгенге көндә дә яшәвен дәвам итә. Тик шунысы бар: соңгы берничә дистә ел дәвамында барган үзгәртеп кору җилләренә каршы тора-тора, замана таләпләренә буйсынып, ул да күмәк хуҗалык атамасын үзгәрткән инде. Бүгенге көндә
ул җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять дип йөртелә. Исеме үзгәрсә дә, күмәк көч белән барлыкка китерелгән байлыклар таратылмаган. Мөмкинлекләр элеккегә караганда да
яхшырак: заманча техника белән тәэмин ителгән, бернинди инвесторлар ярдәменә мохтаҗ булмыйча, мөстәкыйль рәвештә яшәвен дәвам итә.
Хуҗалыкның күп еллар дәвамында үрнәк һәм алдынгы булуының тагын бер күрсәткече булып аны җитәкләгән шәхесләр тора. Соңгы алты дистә ел дәвамында биредә нибары ике кеше генә җитәкче булып эшләгән.
Нинди генә уңышларга ирешсәк тә, без хәреф танырга, язарга өйрәткән мөгаллимнәребез белән беррәттән, тормыш юлында дөрес юнәлеш, урынлы киңәш бирүче остазларыбызга рәхмәтле. Сирин Әхәт улы, беренче чиратта, үз оясында канат ныгытырга булышкан әти-әнисенә һәм өлкән хезмәттәше Мәүлетҗан
Сәмигулла улы Абдуллинга рәхмәтле. Ул биргән төпле киңәшләрне Сирин әфәнде бүгенге эшендә дә рәхәтләнеп куллана. Бөек Ватан сугышы ветераны Мәүлетҗан
ага 1945 елның декабрендә демобилизацияләнеп, туган якларына әйләнеп кайта һәм сугышка кадәрге эшен дәвам итә. Казандагы Татарстан авыл хуҗалыгы мәктәбен тәмамлаган егетне 1959 елда «Коммунизмга» колхозына җитәкче итеп сайлап куялар. Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр, шул исәптән СССР Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсенең алтын һәм көмеш медальләре, «Татарстанның атказанган агрономы», «РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исемнәре – тырыш хезмәт нәтиҗәсе аша ирешкән уңышлары.
Остазы лаеклы ялга киткәч исә, аның эшен укучысы – Сирин Әхәт улы алып кала һәм 1984 елдан бүгенге көнгәчә намус белән дәвам итә. Шул рәвешле озак һәм нәтиҗәле идарә итүнең серләре нидә чагыла соң? Уңышлы җитәкче булу өчен нинди сыйфатлар
кирәк? Бу сорауларны героебызның үзенә бирергә булдык. «Нинди юнәлештә эшли аласың, шуны ихлас күңелдән яратып башкаруың кирәк. Язучы икән – язарга. Сөйләүче икән – гел сөйләргә. Җир казыйсың икән – казуыңны дәвам итәргә. Йорт саласың икән – йорт салырга. Тәҗрибә дә, уңыш та соңрак килә, әмма сайлаган юлыңнан тайпылырга ярамый. Монда принципиальлек тә зур роль уйный. Кеше эшен яратып, төбенә хәтле төшенеп башкарырга тиеш». Сирин Әхәт улының шушы берничә җөмләсенә сыйган фикере авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә генә түгел, башка өлкәдә эшләүчеләр өчен
дә яхшы киңәш, уңышка ирешүгә этәргеч булыр, мөгаен.
Күп еллар дәвамында бер оешмада эшләгәннәр аның иминлеген саклаучы, киләчәген кайгыртучыга әверелә, диләр. Бу сүзләр белән килешмичә мөмкин түгел. Сирин Әхәт улы да хуҗалык һәм авылны кайгыртып, бик күп эшләр башкарган. Бәйрәкә йортларына газ кертү, юлларга асфальт түшәү, халыкка йортлар җиткерү, чишмәләрне тазарту булсынмы, җитәкче һәр җирдә авылдашларының йомышын тыңлап, ихтыяҗларын өйрәнеп, авылны социаль яктан төзекләндерүне башлап йөри.
Узган гасырның туксанынчы елларындагы үзгәртеп кору чорында – илдәге күп кенә завод-фабрикалар таркалган, шактый колхоз-совхозлар юк ителгән вакытларда да сакланып калган хуҗалык бүген дә районда гына түгел, республикада да алдынгылар рәтендә.
«Яратам, – дип, сине, туган җирем», –
Җырлап кына йөрү аздыр ул.
Яратасың икән – эшләп күрсәт,
Кагыл җиргә олы наз белән...

Республиканың элеккеге авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, бүген Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, «узган гасырның 90 нчы елларындагы имтиханны күпләр уза алмады һәм шуңа күрә китәргә мәҗбүр булдылар. Иң сәләтлеләр һәм үҗәтләр генә үзләре җитәкләгән корабны текә дулкыннар аша зур югалтуларсыз алып чыга алды. Булган потенциалны һәм алдынгы технологияләрне кулланган идарәчеләр генә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыра алды». Чыннан да, тормышның барлык тармаклары өчен зур сынау булган ул чорда айлар
буе хезмәт хакы күрмәгән халык авылдан шәһәргә качты. Күп кенә хуҗалыкларның техниканы һәм фермаларны ремонтлауга гына түгел, хәтта хайваннарны ашатыр өчен дә акчасы булмаган вакыт бит бу. Ә Сирин Галиев үзенең табигатьтән килгән
оештыру сәләте белән беррәттән икътисади үзгәрешләрне тоемлавы аркасында, шундый шартларда да тотрыклы рәвештә хезмәт хакын түләү мөмкинлекләрен таба. Башкортстанның Октябрьск шәһәрендә, район үзәгендә һәм авылда ачкан дүрт кибеттә ул, колхоз җитештергән ит һәм сөтне сатып, хуҗалык үсеше өчен кирәкле «тере» акчалар эшли. Җитәкчеләренең әлеге башлангычын Бәйрәкә халкы бүген дә хәтерли һәм чиксез рәхмәт белдерә.

Үзе җитәкчелек иткән дәвердә тупланган ышанычлы команда башында торган Сирин Әхәт улы килеп чыккан авырлыклар каршында чигенергә өйрәнмәгән. Бүтән өлкәләрдә эшнең уңышлы баруы һөнәри осталыгыңнан, тырышлыгыңнан, җитәкчеләр
белән уртак тел таба белүеңнән тора. Ә монда – юк. Биредә эш табигать кәефенә бәйле. Сирин Галиев кебек тәҗрибәле җитәкчеләр генә начар һава шартларында да уңышка ирешү серләрен яхшы белә. Бүгенге көндә исә аны башка мәсьәлә – авылны саклау, яшь кадрларны салага җәлеп итү мәсьәләсе борчый. Аның фикеренчә, буыннар бәйләнеше өзелмәсен, илнең үсеш чыганагы яшәүдән туктамасын өчен авыл хезмәтчәннәре үз
эшләрен балаларына, оныкларына тапшырырга тиеш. «Бу – бүгенге көндә бик кискен торган мәсьәләләрнең берсе. Без – урындагы җитәкчеләр үзебез генә бу юнәлештә көчсез. Ил күләмендә әһәмиятле әлеге проблеманы хәл итү өчен яшьләрне торак белән тәэмин итү, эш урынында шартлар тудыру мөһим, – ди героебыз, кабат көн үзәгендә торган мәсьәләләргә ишарәләп. – Юллар төзү, эчәргә яраклы су белән тәэмин итү кебек авылның йөзен уңай якка үзгәртә торган социаль мәсьәләләр белән беррәттән яшьләрне кызыксындыра торган башка чаралар тудыру да дәүләт булышлыгыннан башка мөмкин түгел».
Икмәк, сөтсез, итсез булмас әле,
Яшәгәндә җирдә кешелек.
Авылым үсә, әнә, төзекләнеп,
Муллык җырларына кушылып!..
Һөнәр ашарга сорамый, үзе ашата, ди халык мәкале. Әмма ашау өчен дә башта тырышырга кирәк. Тәҗрибә туплау максаты белән, Сирин Әхәт улы Америка, Израиль, Испания кебек илләрдә булып, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә кулланыла торган
яңа техника һәм технологияләр, чит илләрдә хезмәтне оештыру шартлары белән танышып кайткан. Шунысы куанычлы: бу юнәлештә хуҗалык үзе дә алдынгылар рәтендә икән. «Техника белән тәэмин ителеш, яңа технологияләр куллану өлкәсендә
өзлексез эзләнмисең, тәҗрибә тупламыйсың икән, алга китеш булмаячак. Бу исә турыдан-туры хуҗалыкның табышына, җитештерүчәнлекнең нәтиҗәсен арттыруга һәм хезмәткәрләрнең иминлегенә бәйле, – ди җитәкче һәм башкалардан аермалы
үзенчәлекләренә ишарәли. – Көнбатышта авыл хуҗалыгы тармагында гадәттә мигрантлар тир түгә. Без исә – үз җиребездә туып үскән кешеләр, безне кече Ватаныбыз белән күзгә күренмәс җепләр бәйли. Безнең өчен җир ул җитештерү мөмкинлеге генә
түгел, аңа әби-бабайларыбызның, әти-әниләребезнең хәләл тире тамган. Ана телебез белән беррәттән, борынгыдан килгән җир эшкәртү традицияләрен саклау һәм киләчәк буынга тапшыру – безнең төп бурычыбыз».
Үз тормышын авыл хуҗалыгы белән бәйләгән кешеләргә һәйкәл куярлык. Иртә таңнан эшкә чыгып киткән җитәкче дә вакыт белән исәпләшеп тормый. «Авылыбыз халкы бик эшчән, аеруча өлкәннәр, – ди ул елмаеп. – Авылыбызга нигез салынганга дүрт гасырдан артык вакыт узса да, хезмәткә мөнәсәбәт, туган җиргә мәхәббәт хисе тамчы да үзгәрмәгән. Гомер-гомергә уртак тел табып, кулга- кул тотынышып эшләдек. Шөкер, өемдә сагынып көтүче тормыш иптәшем Резедам, уңышлары белән шатландыручы балаларым, оныкларым бар. Иртән озатып, соң
кайтуыма карамастан, һау-һаулап каршы ала торган тугры этем бар. Ул да гаилә әгъзасы кебек инде. Аның белән йөреп кайту сәламәтлек өчен дә файдага гына бит. Әтием умартачы иде. Аның истәлегенә ихатада бер умарта басып тора – буш
вакытларда шуны яңартам, Резедама өй эшендә ярдәм итәргә тырышам. Бүген мин шуның белән бәхетле».
Шигырьләрне бит мин җиргә язам,
Сездән бары шунда аермам.
Үзем корган һәр йорт – яңа куплет,
Яңа урам – яңа поэмам!..
Татарстанның һәм Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре булган Сирин Әхәт улы башкарган бер эш тә мондый мактаулы исемнәр алу өчен генә түгел. Аның өчен иң мөһиме – туган җиренә файда китерү һәм яшьләрне намуслы хезмәткә тарту. Шуңа күрә ул бәйрәкәлеләр үз авыллары белән горурлансын, аннан китмәсен өчен кулыннан килгәнчә тырыша: төрле проектларга башлангыч бирә, авыл үсеше белән бәйле һәр идеягә колак сала. Шөкер, ул башлаган һәр эшнең уңышлы булуына беркемнең дә шиге юк. Чөнки егет сүзе бер була. Ходай
сәламәтлектән генә аермасын.