Логотип Казан Утлары
Роман

Мур кырылышы (кинороман)

  К а й н а р т а ш   а л а н ы  

 

 Испаннар шәһәре Толедога якын таулар

Тау битендәге агачлар арасында, тын алан уртасында, өстәл кебек тигез таш ята. Ул челлә кояшының җылысын үзенә җыйган.

Таш өстендә бөгәрләнеп кара елан ләззәтле йокыга талган. Ул әле Дегет буяп куйган кебек, чем-кара елан түгәрәге соры таш өстендә, тагын да ныграк караеп, елкылдап тора. Аны һичнәрсә борчымый. Төрле төстәге күбәләкләр генә өстеннән  очып-очып киткәли. Вак кәлтәләр барган уңайдан кинәт туктап, таш өстенә басып җылынып алалар да җитез генә ары уза торалар. Кайнар таш кырына ук диярлек сәрви агачы ауган. Тау җәнлекләре агач аша атлап йөри-йөри, тояклары белән сәрвинең кабыгын куптарып, шомартып бетергәннәр.

Җил исеп куйды. Тамырлары белән кыя-ташларны кочып, җиргә береккән чыршы, нарат, имән агачларына ышыкланып үскән вак куакларга җил дулкыны төшеп җитмәде. Аларны йокыдан уятырга теләмәгәндәй, ялкау гына узып китте. Агач очлары үзара ышылдашып-пышылдашып алды да тынып калды.

Аланга бер кыз килеп чыкты. Кызның тауга менгәндә тыны капланган, ул еш-еш сулый, кулындагы чәчәк бәйләме белән йөзен җилләтеп ала. Аның йөзендә бетмәс сөенеч, чиксез мәхәббәт нуры балкый. Үзе эчке куану белән тау астыннан менә торган сукмакка бага. Шул сукмактан сөйгәне килергә тиеш. Егетеннән хәбәр алгач, кыз түзмәде, юлга иртәрәк чыкты, килешенгән вакыттан алдарак аулак аланга менеп җитте. Бераз хәл алмак өчен, озын күлмәгенең итәген җыя төшеп, кайнар ташка утырырга ниятләгән иде, таш уртасында йоклап ятучы җыланны күргәч, җиңелчә генә кычкырып куйды. Бәладән баш-аяк, аны борчымаска тырышып, читкәрәк китеп, ауган агач кәүсәсенә утырды. Бу – әле яңа гына уналтысын тутырган сеньорита Беатриса иде. 

Аулак алан аларның яшертен күрешә торган урыны. Монда, тау башындагы урманга менүчеләр бик сирәк.

Озак та узмады, кемнеңдер бу таба килгәне күренде. Килүченең дә сулышы кайнар, ул да еш-еш сулый.  Кыз, кулындагы чәчәк бәйләмен агачка куеп, егет тарафына атылды.

– Руи!

– Беат!

Кайнар таш янындагы җылы һава хәрәкәтеннән йоклап ята торган елан уянды да: мин сезгә комачауламыйм дигәндәй, горур гына шуыша-шуыша куаклар арасына кереп юк булды.

Беатриса елан кереп киткән якка ишарәләп:

Үз урыныңны безгә калдырганың өчен рәхмәт, дустым! – дип сөеклесенә сыенды,

Алар кочаклашты. Кызның көрәнсу җирлектәге күлмәгендәге ачык төстәге чәчәкләр булмаса: боларның икесе дә кыз кеше, дип уйларга булыр иде. Егет тә озын итәкле, көрән кием кигән. Бу – әле генә университетның илаһият факультетын тәмамлаган яшь монах Руи иде. Аның озын күлмәге биленнән зәңгәр чуклы эзәр белән буылган. Егет белән кыз бер-берсен ашап бетередәй булып, озак үбештеләр. Һәм, ниһаять, иреннәре аерылгач, кыз тынына капланып:

– Дон Руи Гонсалес Клавихо! – диде кыз.

– Сеньорита Беатриса! – диде егет.

 

Күрешү кайнарлыгы бераз сүрелә төшкәч, алар ауган агачка таба китте. Агачны узып, гашыйклар кайнар таш өстенә утырды.

– Җаным, Руи, – диде Беатриса эчке бер дәрт белән. – Мин сине шундый сагындым, шундый сагындым, сине күрә алмам дип көн-төн еладым.

Руи бары тик:

– Беат... – дип кенә әйтә алды, куанычы кайнап торган кыз өзлексез такылдарга кереште:

– “Беат” дип назлап эндәшүеңне көпә-көндез ишетәм, тик кешеләргә генә әйтмим; көндез төш күрә башлаган бу кыз, ул җеннәр белән аралаша, дип инквизиция кулына тотып бирүләреннән куркам, сине күрмәгәнемә биш былтыр бардыр, юксынам, Руи, син университетны тәмамлагач ешрак очрашырбыз, дип өметләнеп яшәдем, менә университетны тәмамладың да... син шунда кафедрада каласың, дип ишеттем, шундый куандым, Руи, беләсеңме, миннән дә бәхетле кыз юктыр, үләм бит сине яратып, сөям сине. Руи-Руи, кафедрада дин дәресләрен укытучы остаз, дин гыйлеме бакалавры  дон Руи Гонсалес Клавихо... бәрәч-бәрәкәт, әле син һаман монах киеме киеп йөрисеңме... ташла әле шул тула туныңны, җенем сөйми кара киемле адәмнәрне, аларның эчләре дә карадыр сыман...

Руи  Беатрисаның ике беләгеннән тотып, сизелерлек итеп кысты:

– Беатриса! Мин университетта, кафедрада калмыйм! – диде.

– Калмыйсың? Ничек? Бакалавр дәрәҗәсе алгач, кафедра тиклем кафедрада калмаган кеше буламы?

– Була, менә мин ул... Беатриса, бу – безнең соңгы тапкыр күрешүебез. Мин сине бәхилләшергә дип чакырдым.

Беатрисаны алмаштырып куйдылармыни, әле яңа гына чәтердәп торган чая кыз кинәт җитди кыяфәт алды, ул:

Димәк, син үзеңне барыбер Фәкыйрь Монахлар Орденына яздырдың? – диде.

– Мин – Доминикан монахы! – диде егет.

– Йа, Изге Мария! Син чынлап әйтәсеңме?

– Минем кайчан шаярганым бар? Кыскасы, Беатриса, без кабат очрашмаячакбыз, бәхиллә мине, ачу-үч саклама, безгә аерылышырга кирәк.

Беатриса көтелмәгән бу яңалыктан каушап калды, ул ни әйтергә белмичә, аягүрә басып, аланны әйләнеп чыкты. Таш өстендә утырган егет алдына килеп, тезләнә төште, ярым-ялварулы тавыш белән:

– Руи!.. Мин сине өзелеп сөям. Синнән башка ничек яшим? Мин дөньямны онытып, синең белән күрешергә чабам. Күрешкәннән соң очып йөрим. Ташлама мине, Руи! – Беатриса чарасызлыктан, мәхәббәтенең җимерелүен сизенгәндәй, үзен-үзе кыздыра иде, ул шашкан кыяфәт ала бара, әйтергә сүз табалмастан, гаҗизлектән ул үксеп елый башлады.

Руи эшнең шулай булачагын алдан ук белә иде:

– Зинһар, елама, – диде ул сабыр гына. Син елагач, аерылышуы читен булыр.

Беатриса кинәт елаудан туктады, кырыс тавыш белән, егетен шелтәдәгәндәй:

Читен булса, ташлама мине! – диде.

– Хәл ителгән! Безнең юллар аеры! Син дөньяви ләззәтләр өчен яралтылган, мин суфый монах булыр өчен туган. Елама, зинһар!

Беатриса күз яшьләре белән генә уңай нәтиҗәгә ирешә алмасын аңлаган иде инде. Ул юеш битен ике учы белән сөртеп алды да:

– Ярый, еламыйм! диде. – Сиңа миннән аерылуы авыр булмасын өчен, мин еламыйм... – Ятып калганчы атып кал, дигәндәй ул соңгы өмет белән сөйгәненә бакты. – Руи, нигә син  монах зинданына ябылып, үзеңне әрәм итәсең? Мин сиңа өй тутырып балалар табар идем, университеттан кайтканыңны тәмле ашлар пешереп көтәр идем. Син бит мине ярата идең, хәзер дә яратасың, шулаймы? Яратасың, сөясең, үзең шул мәхәббәттән качасың, ни өчен? Аллаһ дөньяви ләззәтләрне тыймый. Нигә шул  рәхәтлекләрне кырыйга куеп, ярымкараңгы, дымлы чиркәү хөҗрәсенә үзеңне ябып куясың?

– Аллаһ хакы өчен, Беатриса, Иисус Христос өчен, дин сафлыгы өчен, кешеләрнең рухын чистарту, аларның рухын гөнаһлардан коткару өчен мин дөньяви рәхәтләрдән ваз кичәргә тиеш. Кеше үзен эчтән тазартмаса, ул беркайчан да башкаларны тазарырга өнди алмый. Үзе гөнаһлы булып, башкаларны гөнаһ кылудан тыя икән, ул җәһәннәмнең түрендә булачак. Минем бөек максатым бар, ул католиклыкны, иң саф, иң гадел динне саклау, аны җәелдерү, кешелекне җир гөнаһларыннан саклау, кисәтү. Бу минем катгыян инанычым, шушы юлда мин ләззәтемне, җанымны фида кылырга да әзер.

– Ә мин? Беатриса нишләргә тиеш? Ярату, сөю, мәхәббәтне кая куясың, Руи-и?

–  Изге максат алдында мин хәтта мәхәббәтемнән дә ваз кичәм. Бөек максатыма ирешер өчен мин ул ләззәтләрдән азат булырга тиеш.

– Руи... Син ялгышасың, башкалар көрәшсен дин сафлыгы өчен! Башкалар суфый монах булсын! Син мәхәббәт өчен яралтылган зат, Руи!  Җаным, зинһар, кире кайт уеңнан. Кал университетта остаз булып.

– Әгәр дә мин көрәшмәсәм кем көрәшер? Гаеплеләрне кем фаш итәр?

– Бәлки без яшертен генә очрашкаларбыз, ә?

– Юк, Беатриса, кылган гөнаһыбыз да җитәрлек.

– Гөнаһ түгел ул, Руи. Сөю! Мәхәббәт! Мин сине сөйдем, сөелдем, беркайчан да үкенмәячәкмен. Әгәр дә сөю гөнаһ икән, Аллаһны сөю дә гөнаһтыр.

– Язык җыйма башыңа, Беатриса. Без синең белән менә шушында ничә тапкыр гөнаһ кылдык.

– Ул эшнең гөнаһ икәнен белми идем, димәк, мин гөнаһтан азат, син генә гөнаһлы булып каласың, ул гөнаһыңны епископ йөз алтын акчага ярлыкап бирер...  Ярар, синеңчә булсын, Руи. Без аерылышабыз, бәхил бул, мин сине шундый яраттым, шундый сөйдем, ул сөюем гомерлеккә сакланыр. Җаным, Руи... – диде кыз егетнең муенына сарылып.

– Ярамый, Беат!

– Беат дип назлап әйкәнеңне син югында да ишетәм. Шунда мин дә “Руи” дип пышылдыйм. Руи, кабатланмас сөюемне кинәндер, зинһар.

– Ярамый, Беат... Гөнаһ...

– Бер тапкыр гөнаһ кылдың ни, ун тапкыр гөнаһ кылдың ни, мин сине сөям, Алла минем сөюемне гафу итәр, сине дә гафу итәр. Атабыз Адәм белән изге анабыз Һәүва гөнаһ кылмаганмы? Аллаһ аларны шул эшкә җайлап, алдан ук берсен ир җенес, икенчесен хатын-кыз итеп яралткан. Эчке дәртне кая куйсыннар йә? Янында матур хатын-кыз җенесе тора, Адәм агач түгел, ләбаса. Янында гайрәтле ир ята, син бер кырга барып, ялгыз йокла, имеш. Алла аларның бу гөнаһасын ярлыкаган һәм Адәмнән пәйгамбәр ясаган. Юк, алар гөнаһ кылмаган булып чыга...

Беатриса монахның сул җиңен сызгандырды.

- Мин синең беләгеңдәге шушы миңеңне үбәргә яратам! Бу – бәхет миңе, Руи!  Бәхетле бул!

– Беат, кичер мине, бәхиллә...

– Кичерәм, Руи, бәхиллим, Руи... Бәхил бул!

– Бәхил бул, Беат!  

Алар шушы кайнар ташлы аланда соңгы тапкыр күреште. Соңгы күрешүләре алдагыларыннан күпкә кайнаррак булды.

        Руи сукмак буйлап ашыгып аска төшеп китте.

        Беатриса ике учы белән йөзен каплап, аланда калды. Ул озак елады. Соңыннан ниндидер карарга килеп, күз яшьләрен сөртте, тирән сулыш алды да сумак буйлап кайтыр юлына чыкты . 

 

 

 

И н к в и з и т о р г а – и н к в и з и ц и я

 

Бөек Инквизитор резиденңиясе.

Бөек Инквизитор сараенда ниләр кылынганын беркем дә белә алмас иде. Бу сарай  -  аерым дөнья, аерым дәүләт. Сарайның эчке серләренә төшенәм, андагы акыл көрәшенең очына чыгам, андагы маҗараларны, серле фетнәләрне беләм, дип әйтүче ата ялганчы булыр иде. Асылташлар белән бизәлгән тәхет, дисеңме. Кардиналлар, сакчылар гаскәре өчен салынган йортлар, китапханәләр, сыннар, фрескалар, киң күләмле картиналар өчен төзелгән ядкәрханәләрне күргән кеше католикларның нинди кодрәткә ия икәнен аңлар. Әмма шушы байлык эчендә, шушы гүзәллек арасында ниндидер салкынлык, шом, кара дәһшәт мохите хөкем сөрә иде.

Монахлар, кардиналлар кайсысы кап-кара, кайсысы кып-кызыл, кайсысы коңгырт киемгә киенгән, алар әрле-бирле ашыгып уза тора. Башка монахлардан кечерәк гәүдәле берсе шикле кыяфәт белән мәрмәр баганалар арасында йөри.

Ниндидер кәгазьләр тутырылган букча тоткан Бонифаций күренде. Теге кечкенә монах аның каршысына чыкты. Бу – монах булып киенгән Беатриса иде. Ул сакланып кына йөзен ачты.

Бонифацийның авызыннан:

–  Беатриса?! дигән сүз очты да чыкты һәм ул каушавыннан букчасындагы кәгазъләрен төшереп җибәрде.

Руи!

– Беатриса, син монда? Ничек кердең?

– Монах булып киендем дә, яшелчә төялгән  каплаулы арбага менеп качтым... Җаным, Руи, син нинди мәһабәт, сиңа Бөек Кардинал киеме бик килешә. Син барыбер үзеңнекен иттең, кардинал булдың, аннан Бөек Инквизитор итеп сайладылар. Мин бик шат, җаным. Синең исемең хәзер Бонифаций!

– Шул араларны узып, ничек килеп җиттең, тиле хатын?

– Мин синең күләгәңә ияреп килдем. Син баскан туфракны үбәргә дип килдем.

        – Тиз кит моннан! Сине монда күрерләр, танырлар, монахлар башлыгына мондый гамәл һич килешмәс, Беатрис, тиз бул, чыгып кит син сарайдан.

– Ничә тапкыр юлларыңны сагаладым, күрә алмадым. Җаным, Руи, мин сине сагындым, юксындым, тилерә яздым. Син мине ташлап киткәннән соң акылдан ычкынам дип торам. Ярый, Изге кыз Мариягә догалар укыдым, ул мине  коткарып калды, шөкер. Руи, җаным, син аңларсың җанымны, мин бит сине һаман сөям...

– Монда кардиналлар килергә тиеш, вакытым тар, зинһар, син чыгып китә күр.

– Руи, Бонифаций, уртак балабыз хакына син мине яныңнан кума.

– Ни дидең, нинди уртак бала?

– Ул сиңа охшаган. Бик тере бала.

– Башың юктыр синең, ничек итеп никахсыз бала табарга булдың? Бу бит христиан кануннарына сыешмый. Никахсыз бала тапканыңны белсәләр һәм ул баланың атасы Бонифаций икәнен сизенсәләр, беләсеңме инквизиция өчебезне дә учакка атачак.

– Ул баланың анасы мин, атасы син икәнен берәү дә белмәс. Мин синең углың Салазарны...

– Салазар?

– Әйе, Руи углы Салазар Кастилия короленең сараенда пажлар мәктәбенә тапшырылды. Беләсеңме, Бони, Салазарның сул кулында синеке шикелле коңгырт миңе бар. Могжиза!

– Зинһар, балаң хакына ...

– Балабыз хакына!

– Балабыз хакына мине дә, үзеңне дә харап итмә. Син мине харап итәргә килгәнсең, күрәм, мин монда кардиналларны әхлаксызлыклары өчен хөкем итәргә җыенам, син никахсыз туган бала турында сөйлисең, чыгып кит, зинһар, Беат. Мин тәүбә иттем!

– Яхшылап үтен.

– Зинһар, Беатриса, олы эшне харап итмә. Син җенси ихтыяҗларыңны канәгатьләндерер өчен теләсә ни эшли аласың, ләкин милләт өчен, христианнар өчен төзәтә алмаслык хата кылган булырсың.

– Зинһар, кочакла мине...

– Мин тәүбә иттем! Хәзер монда кардиналлар җыелачак, утырыш башланырга тора, минем вакытым юк.

– Кочакла мине, кочаклап үп, аннан китәм.

– Беат!

– Иртәгә, кояш чыгар алдыннан...

– Беатриса.

– Килерсеңме? Вәгъдәңне алмый мин китмим.

– Килермен! Тик соңгы тапкыр!

– Анысын карарбыз!

 

Беатриса Бонифацийны кочаклап үпте, кемдер аларның үбешкәнен күреп, кире чигенде. Бу – кардинал-инквизитор Караччо иде.

Беатриса:

Рәхмәт! Көтәм! – диде дә ашыгып чыгып китте.

 

Бонифаций чәчелгән кәгазьләрен җыештырып тиз генә алга атлады. Хезмәтчеләр йөгерешә. Ашчылар, табын караучылар төпсә тотып чабыша. Шулчак ике кардинал керде. Аларның берсе  Ламброзо – сарайның хәзинәдары. Икенчесе – кардинал Караччо – инквизиция эшләре җитәкчесе, трибунал башлыгы иде.

 - Бөекнең үзенең дә... мәгъшукалары бар, диләр. Төн уртасында ике каравыл арасында кара чикмән бөркәнгән ниндидер затлар эчкә кергәлиләр, ди, - Караччо алак-ялак карангалап алды.

– Юкны сөйләмә! – диде дә Ламброзо да як-ягына каранды.

– Монах чагында Бонифацийны бер гүзәл синьорита белән тау араларында еш күргәләгәннәр,  – диде.

– Синең турыда да әллә ниләр сөйли монах халкы.

– Минем шәхесемә Папаның үзеннән башка кеше кагыла алмый. Минем вазифаларым чикләнмәгән. Әйттем исә кайттым, әле бая гына менә шушы урында икәү үбешеп торалар иде. Берсе - Бонифаций, икенчесе яшь монах иде шикелле.

– Юк-бар белән шөгыльләнгәнче әнә Көнбатыш илләрендәге еретикларның үрчүен тыйсын иде.

– Анысын да тикшерә. Кайда нинди йола бозылган, кем нинди җәза алган, ничә еретик яндырылган, ничәсе асылган, ничәсе галерага аткарылган, ничәсе төрмәдә үлгән... Мин куркам, Караччо. Бик төксе кеше ул.  Аның башында безгә карата ниндидер әйбәт булмаган уй бар.

– Иисусе Христосе, шом иңде тирә-якка. Төннәрен шикле шәүләләр йөри кебек.

– Анысы каравыл алмашыну гына.

– Каравыл алмашу гына булса икән! Кемнәрдер төнлә  сарайга кереп, озаклап торып, килгәндәге кебек шым гына китеп бара.

– Булмас! Сарайга кеше түгел, эт тә, җил дә үтә алмас.

– Әгәр алар Бонифацийның махсус рөхсәт кәгазе белән керсәләр? Ишеттеңме соң әле, кичә төнлә Кастилия эпискобы Фернандо Паллос кулга алынган.

– Булмас! Ялгышасыңдыр!

– Булган шул инде.

-- Әйтәм җирле бүген чиратсыз-нисез җыелышка бөтен кардиналларны чакырды.

– Аш мәҗлесенәдер, әнә бит, табын хәстәрлиләр.

– Аш мәҗлесе яхшы булыр иде дә ул! Бонифаций табыныннан күптән инде ризык капкан юк. Саран булып чыкты.

– Башкалар кая? – диде Бардини.

Караччо, Бардининың соравына бер дә исе китмичә, һаман табын янында әвәрә килүче кызларга карап әйтте:

– Бер елга бер утырыш та булмагач, үшәнләнгәннәрдер. – диде.

Бардини канәгатьсез иде. Ул Караччо ягына карамыйча гына   табын бушаганны көтеп:

–  Елга бер утырыш булмаса, хәзер бөтен булмаган утырышларның утырышын күрерсез. – диде.

Моңарчы  сүз катмаган Ламброзо сорап куйды:

–  Дустым, бөек кардинал Бардини, сер булмаса, әйтегезче: бүген кардиналлар утырышының тәртибе нинди?

– Исәп-хисап тоту булачак! – диде Бардини.

      –  Исәп-хисап? Кем каршында? Кем хисап тотачак? Кемгә хисап тотачак? – диде аптыраган-йөдәгән Ламброзо.

Бардини бик борчулы иде, ул Ламброзоның соравына гасаби  рәвештә җавап бирде:

–  Анысын мин белмим. Бөтен кәгазьләр аның кулында. Ул хәзер монда булачак.

Караччо сүзгә кушылды:

–  Син бит Бонифацийның әшнәсе, хәтта туганы да бугай әле, – диде  төрттереп.

– Юк, без әшнә дә, туган да түгел. – диде Бардини. –  Без бары тик сабакташлар гына.

Ламброзо бу сөйләшүне үз файдасына таба борыга теләп:

–  Кардинал Бардини. Ни буласын әйтсәң, алдагы бурычыңны да кичерәм, - диде.

 

                      Кардиналлар җыела башлады.

.

 Бардини якындагы хезмәтчеләргә карап:

–  Паланкин китерегез, өшегән авызлар! – дип кычкырды.

 Залда Бонифаций күренде. Аның ян-якларында  – тән сакчылары. Арттарак кәгазьләр салынган букча тоткан хаттат – сәркәтип йөри иде.

Бардини җитәкчелегендә хезмәтчеләр лачинкә күтәреп кире керде. Бардини Бонифаций алдында иелә-бөгелә реверанс ясап, лачинкәгә күрсәтеп әйтте:

 Сир, зинһар, рәхим итегез! Утырыгыз!

Бонифаций Бардинига сөзеп карады, ул канәгатьсез иде булса кирәк,  кырыс кына:

– Мин күтәрәмгә калганмы? – диде.

Бардини каушады.

– Йола, сир, борынгы кардиналлардан  килгән йола.

– Йола түгел, гадәт! – диде Бонифаций. – Гадәткә кергән гадәт. Христиан йоласы – ул мохтаҗларга игелек кылу, юксылларга ярдәм итү! Алыгыз бу табутны! Картайгач күтәреп йөрерсез мине!

– Алыгыз! – дип боерды Бардини лачинкә тотканнарга. 

Уңайсыз тынлык урнашты. Бөтен кардиналлар да каушап калган иде. Бардини башкаларга утырырга кушып, үзе аягөсте... Бонифаций алдан, бераз арттарак ике сакчы баскычлар буйлап тәхет янына китте. Бонифаций утырып тормады, кырыс карашын кардиналлар тарафына тәкәде. Ни кылырга икәнен бересе дә белми иде. Бонифаций һаман карашы  белән кардиналларны сөзә. Кардиналлар берәм-берәм апягүрә калка башлады. Оркестр тагын тантаналы көй уйнады.  Кул хәрәкәте белән Бонифаций көйне өзде. Уен коралларының тавышы тәртипсез рәвештә сүнә барды. Тагын дәһшәтле тынлык урнашты. Бонифаций  тамак кырып алды да,  басынкы, әмма шомлы тавыш белән әйтте.

– Бүген  шатланырга, бәйрәм ясарга хакыбыз юк!.. Еретикларга җәза бирүче трибунал башлыгы кардинал Караччо!

Караччо дәһшәттән качып котылырга теләгән кебек, Бардини артына сыена төшеп басып тора иде. Ул:

– Тыңлыйм сезне, Бөек Кардинал! – диде.

– Әйтегезче, кардинал-инквизитор Караччо, нәрсә ул инквизиция?

– Сир! – диде Караччо. –  инквизиция латин телендәге inquisito сүзеннән, ягъни католиклар чиркәве каршысында барлыкка китерелгән тәшкилат, бу тәшкилатның вазифасы: католиклар чиркәвенә каршы җинаятьләрне тикшерү һәм расланган очракта, җинаятьчегә каты җәза бирү. Инквизициягә унөченче гасырда Рим Папасы III Иннокентий тарафыннан нигез салынган.

– Бик дөрес, кардинал Караччо! – диде Бөек Кардинал. – Сез Кастилия эпископы Фернандо Паллосны яхшы беләсезме?

– Сир, мин аны бик яхшы беләм, – диде Караччо.

       – Ул ниндирәк эпископ, аның эшләре белән кызыксынганыгыз булдымы?

       –  Ул  гадел хөкем йөртә алырлык эпископ.

Бонифаций янында басып торучы хататка ымлады, тегесе аның алдына нидидер кәгазь чыгарып куйды, Бөек Инквизитор кәгазьгә күз ташлады.

 Менә озак тикшеренүләрнең нәтиҗәсе, кардинал. Укыгыз!

Караччо калтыраган куллары белән кәгазьне тотып, язылганнарны укырга тотынды.  Бөек Кардинал башкаларга да җиткезә торды.

– Кастилия белән Валенсия арасындагы яһүдләр бистәсендә  эпископ Фернандо Паллос котыртуы буенча яһүдләрне суеш булган. Бу яһүдләрнең маллары, акчалары таланган. Бистәнең яртысы төрмәдә, өч кеше яндырылган, утыз кеше галерага аткарылган. 

Караччо кулындагы кәгазьне селки-селки аңлата башлады:

–  Бу гыйсъян, бу ересь, сир. Фернандо хаклы. Яһүдләр сугышны үзләре башлаган.

– Сугышны үзләре башлар өчен яһүдләр Валенсодан Толедога бармагандыр бит. Суеш Валенсода, яһүдләр мәхәлләсендә булган.

Кардиналлар да каушауда иде. Шөпшә оясына таяк тыккан кебек, тәхетханәдә аңлашылмый торган  гөрелте барлыкка килде.

– Кардинал-инквизитор Караччо!– диде Бонифаций.

Тәхетханәдәгеләр шым булды.

– Тыңлыйм сезне, сир! – диде Караччо.

–  Фәкыйрь Монахлар Ордены турында ишеткәнегез бармы? – дип сорады Бонифаций.

– Католик диненең дошманнары, еретиклар, мәҗүсиләргә, мөселманнарга  каршы кырыс көрәш башлар өчен унөченче гасырда төзелгән орден! – дип җавап бирде Караччо.

–  Бу тәшкилнең асылын аңлатып бирсәгезче!

        – Католик монахына шәхси тормыш кору, өйләнү, сөяркәләр тоту, байлык җыю, җенси ләззәтләргә бирелү катгыян тыела. Ул фани дөнья рәхәтләреннән ваз кичәргә, халыкны дөрес дингә өндәргә һәм халык биргән хәергә җан сакларга тиеш.

– Кардинал-инквизитор Караччо, Кастилия короле Хуан I тапшырган мәгълүматка караганда, Хәерче Монахлар Ордены халыктан садаканы талап алу белән шөгыльләнә икән. Шулай итеп, диннең сафлыгын сакларга алынган монахлар динне пычрата. Пычратылган дингә чын күңелдән инану кими. Кастилия, Арагон, Валенсия илләрендә Папага, явыз монахларга каршы баш күтәрүләр ешая бара. Шулай итеп, католиклык зәгыйфьләнәчәк. Аннары дөньяны Ислам басачак! Хәер, Ислам ул кадәр үк куркыныч түгел, католик диненең бозылуы куркынычрак. Утырыштагы, ягъни кардиналлар корылтаендагы вето куллану мөмкинлегеннән чыгып, мин – Бөек Кардинал Бонифаций кардинал-инквизитор Караччо Филлинины ересь таратуда һәм сыныкка сылтау табып, гаепсезләрне утка ташлауда, рәхимсез җәзалауда гаепләп, кулга алырга, инквизиторга инквизиция уздырырга боерам!

Бонафаций ым какты, әллә кай арада ике сакчы Каррачоның кулларына богау салды. Караччо–бичара, үзен коткарып калыр өчен соңгы омтылышын ясамакчсы булды.

– Сир, бер генә кешене дә гаепсезгә утка атмадым. Аларның гөнаһлары исбатланган. Әнә, беркетмәләрне карагыз! Үз телләре белән ересьларын расладылар.

– Миңа ни була! Сез мине нишләтәсез?

       – Сез  еретикларны нишләткән булсагыз, сезне дә шул хөкем көтә. Алыгыз!

     Караччоны алып чыгып киттеләр. Тәхетәханәдә шомлы тынлык урнашты. Ерактан тонык кына акырган тавышлар ишетелә, барысы да куырылып килгән. Бонифаций гына сабыр. Ул үзе дә бу гамәленннән курка. Ни кылганын аңлап бетерми иде.

– Тыңлагыз! – диде Бөек Инквизтор, – Сез музыка яратасыз бит, тыңлагыз еретикның ничек акырганын!..

Бөек инквизтор Бонифацийның максаты - мәкер, явызлык белән көрәшү, бу нәжеслекне тамырыннан корыту иде. Ләкин кешене интектерү, җәзга тарту  белән нәҗеслекне бетерү өчен үзеңә дә шул ук ысулларны кулланырга туры киләчәген башына да китерә алмый иде.

 – Икенче тапкыр борыгыз! – дип кычкырды Бонифаций. – Караччо, син еретикмы? (Акырган тавыш ишетелде.) Әйт, мин Иблискә җанымны саттым, мин халыкны таладым, мин еретик, диген. Өченче тапкыр борыгыз!

– Мин еретик, мин Иблискә җанымны саттым! – дигән өн ишетелде. Бераздан Караччоны алып керделәр, аның киеме теткәләнеп беткән, бите-башы канга буялган, ул көчкә аягында басып тора.

– Кабатла! – диде Бөек инквизитор.

       – Сир, – диде Караччо,  – Мин Иблискә җанымны саттым, мин халыкны таладым, мин еретик!

       – Гаебе исбатланды! – диде Бонифаций. – Ул  үз теле белән еретик икәнен әйтте. Языгыз, кул куйдырыгыз!

Хаттатлар кәгазь эше белән мәшгуль булды.

Кардиналлар арасында чышылдау-пышылдау, ыгы-зыгы барлыкка килде:

- Коточкыч! – диде берсе.

- Ул Иблискә җанын саткан? – диде икенчесе.

- Ул халыкны талаган... – диде өченчесе.

Үзен белешәтермәс дәрәҗәгә җиткән бичара Караччо калтырый-калтырый кәгазъләргә кул куя барды. Үзе  җылый, ярым шашкан кыяфәттә гел бер сүзне  кабатлый:

– Мин еретик, мин җанымны Иблискә саттым, мин еретик...

        – Элеккеге кардинал-инквизиторның бөтен малы чиркәүгә күчерелсен! Зинданга ябыгыз!

Караччоның хәле китте, ул аңын җуеп, ишелеп төште. Һушсыз Караччоны ике култыгыннан тотып, өстерәп алып чыгып киттеләр.     

Тәхетханәдә шомлы тынлык урнашты. Барысының да башлары аска иелгән. Кардиналлар җиң эчендә кул кушырган килеш тын калган. Бонифаций үзенең коточкыч көчкә ия икәнен аңлады, ул тәхеткә таба бара башлаган иде, ике яран ике яктан килеп, аның терсәгеннән тотып, тәхеткә утырырга ярдәм итәргә омтылып карады, Бонифаций кискен рәшевтә аларны читкә какты. Тегеләре нәүмиз булып, кире үз урыннарына барып басыты. Бу гамәлдән аңлашыла иде ки, Бөек инквизитор ялагайларны инкарь итә, ул мөстәкыйль, хәтта рәхимсез  рәвештә гамәл кылачак! Тәхеткә менде аяк өсте калды һәм аягүрә басып торучы кардиналларга өстән багып,  ике  учын кушырып башын иде:

 – Аум мани падме һум! – диде. – Епископларның, кардиналларның шәһәр саен алтынлап, асылташлар белән бизәлгән сарайлары нинди акчага салынганын сез беләсезме? (Шомлы тынлыкны берәү дә бозарга базмады.) Чиркәүләрнең казна акчасы эшләре буенча кардинал Ламброзоны тыңлап багыйк!.. Кардинал Ламброзо! Кайда ул? (Кардиналлар икегә аерылды, уртада бавыр ягын тоткан Ламброзо иелеп басып тора, ул үзенә үзе пычак кадаган. Ламброзо егылды.) Аум мани падме һум! Шушы ике вакыйга сезнең күбегезгә гыйбрәт булыр! Кардиналлар, һәркайсыгызның нинди хисапка сарай салдырганын да, яшерен эшләрегезне дә мин беләм, исемнәрегезне атамыйча гына, әйтәтмен ки: еллар буе казнадан алган акчаларны, ике ай эчендә казнага кире кайтарырга. Христосыбызның бер ябынчасыннан башка һичнәрсәсе булмаган! Остазыбыздан үрнәк алыйк. Шартлар үтәлмәгән очракта дәрәҗәләрегез, вазифаларыгыз инкарь ителә, малларыгыз чиркәү файдасына алына! Кардиналлар җыены тәмам, ике айдан соң икенче  утырышка җыелырбыз!

Бонифаций сакчылар һәм берничә кардиналы белән бергә чыгып китте. Калган кардиналлар тарала башлады.

 

 

                                    Астыртын эшләр

 

 

Резиденция  бакчасы

Бу бакча гаҗәеп гүзәл иде. Сукмакларга вак чуерташ җәелгән. Чәчәк түтәлләре арасында бер чүп үләне юк. Вак куакларның очлары тигезләп киселгән. Манарадай озын сәрвиләрнең ян-яклары кыркылган. Агачлар, чәчәкләр арасында мәрмәр утыргачлар куелган. Һәр тарафта пөхтәлек. Сукмак-юлларның як-ягында борынгы таш сыннар тезелешеп киткән.

Кардиналлар утырышлар залыннан йөренергә чыккан. Аерым-аерым төркемнәрдә ни турындадыр сөйләшәләр иде.

Беренче төркем  уртасында кардинал Бардини басып тора.

–  Шәп булды бу утырыш! – диде берсе.

Болай булгач, безгә тормыш бетте! Нишлибез? – диде.

– Йортлардан колак кагабыз бит, бу нинди Иблис булды соң Бонифаций?

– Гап-гади кардинал гына булып торганда тавышы-тыны чыкмый иде.

– Мин дә Бонифаций тәхеткә утыргач, безнең эшләргә тыкшынмыйча,  рәхәт чигәр, дигән идем.

– Әйттем мин сезгә, сайлаганда әйттем, тымызык күлдә корт уйный, сайламыйк аны, дидем. Күрдегезме?

– Бардинидан сак булыгыз, ул аның балачак дусты!

– Бардини беркая да баралмый ул. Аны аударырга була.

– Нишләргә соң? Ярдәм сорап, кемгә барырга?

– Нишләргә  икәнен мин беләм! – диде Альварес.

–  Ничек?

– Башта уй бар, – диде Альварес, – Ләкин ул маҗараны башкарып чыгар өчен байтак акча кирәк.

–  Күпме?

– Күп! Дүрт йөз мең алтын дукат!

– Иисусе! Шул кадәрме?

– Җыешырбыз!

– Изге эш өчен кызганмабыз!

– Әйдәгез! Монда безне һәр агач тыңлап тора! – диде Альварес.

Кардиналлар аулак урынга китте.

(Дәвамы бар)