Мур кырылышы (дәвамы (6))
Ул арада Ташпулат яртылаш агач, коры-сары белән күмелгән иде. Имән капкаларны бүрәнә белән, дөмбе-тарам белән ватып була, югыйсә. Диварларга яртылаш өелгән бүрәнәләр өстеннән Ташпулат түбәсенә менеп, түбәдән эчкә узып та була. Тимер түрә гаскәре өчен бер ташпулатны алу йомырканы чиертеп вату белән бер инде ул. Юк шул, әмир Тимернең җан белән уйныйсы килә. Аңа канлы тамаша кирәк.
– Мөселманнар! – дигән тавыш ишетелде манарадан. – Миңа рәнҗү тотмагыз! Мин җанбаз Тимердән шәфкать сорый алмыймын! Чөнки минем мәрмәр тәхетемдә таһарәтсез килмешәк, аксак кәҗә тәкәсе Тимер җан утыра, мин ни генә кылсам да ул, барыбер, Болгарны җир белән тигезләячәк. Күпме калалар шуңа дучар булды. Рәхим-шәфкать сорасалар да харап булдылар. Шәһәрләребез җимерелер. Әмма рухыбыз сынмасын, дип Аллаһы Тәгаләгә ялварам. Мөселманнар, басып керүче яугирләр! Сезгә эндәшәмен ки! Мөселман мөселманны суя икән, димәк, кайсыдыр якның берсе чын мөселман түгел. Әлхәмдүлиллаһи, без үзебез мөэмин мөселманыбыз һәм мөселман булып шәһит китәбез!
Тимер әмир Күгелташка күз ташлады. Бу караш: үрт сал, дигәнне аңлата иде. Ташпулатның дүрт ягына дүрт җирдән бер юлы ут төрттеләр.
– Балаларым, бәхил булыгыз! Аксак Тимергә ләгънәт! Нәләт! – дип кычкырды Габдулла түрә. – Тиме-ер! Җаның тимер, малың тимер, вөҗданың тимер, бу явызлыкларың өчен син озакламый кәкрәеп, тартышып үләчәксең!
Ташпулатны ялкын, төтен каплады, мәйдандагы болгарлар янә сәҗдәгә егылды. Габдулла түрә гаиләсенең тереләй янып үлгәнен күрмәс өчен шулай җиргә капланды халык.
Ни гаҗәп, Аксак Тимер үзе дә янгынга бер генә мәртәбә дә күтәрелеп карамады. Берни дә булмагандай тәсбих тарта бирде. Карашы һәр алтын дисбене җентекләп тикшерә, әйтерсең лә бу тәсбихне ул беренче тапкыр күрә иде.
Ялкын кешеләрне читкә куды. Эсседән качып, бәндәләр, яугирләр мәйданның икенче ягына чыкты.
Күгелташ бүрәнәләр янып беткәнче янгыннан күзен алмады.
– Юк, солтаным, – диде ул. – Берәү дә дивар өстендә күренмәде. Берәү дә капканы ачмады.
– Җаннары җәннәттә булсын, – диде әмир. – Амин!
Аның тавышы калтыранган кебек тоелды Күгелташка. Гадәттә күңеле тулып, җылап җибәрергә әзер торган кешенең тавышы шулай чак калтырап чыга торган була. Күгелташның ни гомерләр бергә яшәп, ни кадәр юллар йөреп, җиде игълимнең бишесен әйләнгән якын киңәшчесе, табындашы, яудашы булып та әмиренең тавышы калтыранганын, күзенә яшь килгәнен күрмәде. Әнә шулай каты бәгырьле булганы өчен дә ул аны сөя, хөрмәт итә, аның алдында кан калтырап тора. Күгелташ ихтыярсыздан тәхет ягына борылды. Аксак Тимернең бер күзендә мөлдерәмә тулып бер яшь бөртеге эленеп тора иде. Керфекләр йомылса, ул яшь бөртеге, һичшиксез тәгәрәп төшәчәк. Ул яшьне бүтәннәр күрмәсә дә, Күгелташ күрәчәк. Кырыс хуҗаның җылаганын күрү – ул зур җинаять. Күгелташ сихерләнгән кебек, якты дөньяга чыгып та, тама алмый гаҗиз булган әлеге күз яше бөртегенә карап каткан. Тимер әмирнең бугаз төере бер өскә менеп, бер аска төште. Рәхимсез җанбаз әмир Тимер әнә шулай әче төер йотты. Нәрсә булды соң бу Күгелташка? Җылан авызына карап ихтыярсыз калган бакадай, ул һаман кымшанмыйча басып тора. Шулчак Тимер уянып киткәндәй булды, ялгыш, ирексездән керфекләрен кагып алды һәм ятим күз яше кара янган тутлы бит буйлап, тузанны, керне юып үзенә юл салды да, җирән сакал арасына кереп югалды. Күгелташка: “Туктат янгынны, сүндер!”– дип әйтәсе килде аның. Тик әйтергә өлгермәде (әйтергә тиеш түгеллеген аңладымы, әллә соң икәнен чамаладымы), коры наратлар, кипкән салам, сыек сумала гөлт итеп берьюлы кабынып китте.
“Ни өчен ул җылап утыра соң әле? Күпме җаннарны кыйган сугышчы Тимер, берсеннән-берсе вәхширәк вакыйгаларны үз күзе белән күргән Тимер менә хәзер җебеп утыра. Болгар каласы бай иде; осталары нинди генә сарайлар, манаралар төземәгән дә, галимнәре нинди генә фәннәр өйрәнмәгән, шагыйрьләре нинди генә кыйссалар язмаган, кара халкы иген иккән, тук-көр яшәгән, яугирләре Сүбүдәйнең борынын канаткан. Батыр халыкның даны бөтен җиһанга таралган. Нигә кирәк булды соң аңа бу янгын?”
– Тезләнергә теләмәделәр, – диде ул башкаларга ишетерлек итеп,– Габдулла мәетенә сәҗдә итә халык. Миңа артларын туңкайтып, Габдулланың көленә, туфрагына баш оралар. Гарьлек бит, Илаһым! Йә, ни була инде күңел өчен бер генә шәфкать сорасалар, баш орсалар була иде бит инде. Мәгърурлар, имеш!
Бер бөртек күз яше сакал арасындагы кер-тузанга тиз сеңде.
Аһ, Күгелташ, бу мизгелдә юкка карадың син тәхет ягына. Аһ, юкка карадың! Күгелташның ялгыз яшь бөртеген күреп алганын аксак Тимер шундук аңлады.
– Дарлар кайда-а? – дип акырды хаким.
Күгелташ хатасын аңлаган иде инде, әмма соң булды шул, әмир Тимер үзен белештермичә тәхетеннән сикереп төште дә, ике атлап, бер тыйтаклап, Күгелташ янына атылып килеп җитте.
– Дарлар кайда-а? – дип кабатлады ул ярсып.
Күгелташ ишелеп төшәрдәй булып каушаган иде, ни әйтергә дә белмичә ул:
– Да-ар...ла-ар... – диде, ләкин сүзен тәмамлап бетерә алмады, Аксак Тимер сәламәт аягы белән эченә китереп типкәч, бөгелеп төште. Күгелташ авып калды, Аксак Тимер тыйтак-тыйтак атлап килде дә, Болгар иленең сәҗдәгә киткән акыл ияләрен кылычы белән тураклый башлады. Каян килгән аңа шундый җегәр? Аның җене чыккан иде, әнә шул җен аңа ярдәм итеп йөри бугай: кылыч муен сөякләрен сизми дә, селтәнгән саен бер баш гәүдәдән җиңел генә аерыла бара.
Бөтен гаскәр, мәйданга җыелган барлык халык Аксак Тимернең җенләнеп кылыч айкаганын берсүзсез, тораташ калып карап тора. Тавыш-тын юк, хуплау да, каргыш та – бер аваз да ишетелми. Бары тик җен куәте илә әмир Тимернең кылыч белән кизәнгәне, чапканда “кых-һек! кых-һек!” дип үзенә куәт биргәнлеге генә ишетелеп китә.
Күгелташ, сыны катып, тыны киселеп ятканнан соң, әкренләп хәл алды да:
– Дарлар-ар! – дип кычкырды.
Мәйданга бер-бер артлы дар агачлары китереп бастырдылар.
Тимер әмир бертуктамыйча алгы рәттәге әсирләрнең башларын кисеп бетерде. Шул чак әмирнең карашы балтасын бүкәнгә чабып, балта сабына таянып торучы җәлладка төште. Күз йомган арада булып алды бу хәл, моны берәү дә искәрмәде. Аксак Тимер кеше күрмәс тизлек белән кылычын изәп җибәрде. Җәлладның башы бүкәнгә дыңкылдап барып төште. Гәүдә аягөсте калды. Тимер, алдына-артына карамыйча, Хансарайга таба китте. Аны карачылар, меңбашлар чолгап алды.
Җәлладның башсыз калган гәүдәсе исә берара берни дә булмагандай, төз генә басып торды. Уң кулы белән балта сабын чытырдатып кыскан, башсыз муеннан кан сиптерә. Кинәт кенә кул балтаны бүкәннән каерып алды да башсыз гәүдә әйләнчек сарык сыман бөтерелә башлады. Бөтерелү шулкадәр куәтле, дәһшәтле иде ки, балта очып китсә, кимендә биш-алты кешене үтерәчәк иде. Мәйдан халкы гыйфриттән качкандай, як-якка чәчелде. Бары тик богаулы әсирләр генә урыннарыннан кузгалмады.
Аксак Тимер үз иярченнәре белән Хансарайга кереп җитмәгән иде әле, курку тавышларына, чыр-чуга борылып караса, мәйдан бушап калган. Күпме куркыныч, күпме үлем күргән сугышчылар да, шәһәр халкы да юк. Сакчылар да күренми. Күгелташ та каядыр китеп югалган. Мәйдан уртасында бары тик бөтерчектәй җәллад гәүдәсе генә әйләнә. Хәтәр күренеш иде бу. Әмир, ни әйтергә белмичә, аптырап басып торды. Якыннары да, сихерләнгән кебек, хәрәкәтсез иде. Җәллад гәүдәсе бөтерелеп мәйданнан тәхет ягына таба килә башлады. Юлында тәхет очрамаса, ул, һичшиксез, туп-туры Хансарайга таба киткән булыр иде. Әмирнең якыннары, түрәләрен саклыйсы урында, йөгереп Хансарайга кереп посты. Аксак Тимер бер үзе Хансарай ишеге төбендә басып калды. Башсыз гәүдә кулындагы балта, күз иярмәстәй тизлек белән ычкынып, Ханмәчеткә таба очты. Балта Кояш нурларында аксак Тимернең күз явын алып балкыды, әмир бераз сукраеп торды. Ул да булмады, нидер шартлап сынды, тимер-томыр тавышы, дөпелдәгән авазлар мәйданны тутырды. Кемдер “аһ” итте, “әстәгыъфирулла”, “Аллам сакласын” кебек курку сүзләре ишетелде. Әмир күзен йомгалап, угалап алды, күзе күрә башлаганда, башсыз гәүдә ишелеп төшкән, кан тибеше кимегән иде. Ханмәчетнең манара очындагы алтын ае гына очып төшкән. Яугирләр алтын айны күтәреп Хансарайга таба килә иде.