Логотип Казан Утлары
Роман

Мур кырылышы (дәвамы (5))

  (Башыннан УКЫГЫЗ)

Габ­дул­ла хан­ның үле­ме

 

           Бөек Болгар шәһәре

         Дош­ман явы­на кар­шы то­рыр­лык ку­әт бет­те. Кап­ка­лар­ны җимереп, Ти­мер­не­ке­ләр ур­гы­лып-ур­гы­лып шә­һәр­гә ке­рә баш­ла­ды. Кырыл­ды­ ха­лык, кы­рыл­ды олы­лар, кы­рыл­ды са­бый­лар. Габ­дул­ла әмир­не сак­лау­чы ка­ра­выл да үлеп бет­те.

         – Таш­пу­лат­ка ке­реп бик­лә­ник! – ди­де ха­ким.

         Са­рай ага­ла­ры, ха­тын-кыз­лар, карт-ко­ры, ба­ла-ча­га бе­лән хакимнең  әмирнең өч угы­лы һәм иң сө­ек­ле кы­зы Гай­шә бә­гим Таш­пу­лат­ка та­ба йө­гер­де. Лә­кин дош­ман җай­дак­ла­ры ике як кү­чә­дән аты­лып чык­ты да, ка­чу­чы­лар­ның юлы­на ар­кы­лы төш­те. Ал­тын бәк хан­за­дә, Га­лим бәк хан­за­дә, Таш­пу­лат­ка ун-ун­биш ат­лам кал­ган­да ике як­тан ки­лү­че дошман гас­кә­ре бер­гә ку­шыл­ды да хан­за­дә­ләр ха­лык­тан ае­ры­лып калды. Ата­ла­ры Габ­дул­ла тү­рә, аның кы­зы Гай­шә бә­гим вә бер ка­вым са­рай хал­кы Таш­пу­лат­ка ке­реп, кап­ка­ны бас­ты­рып бик­ләр­гә өлгерделәр.

         Ә­сир төш­кән ике хан­за­дә­не йө­гер­теп куа-куа әмир Ти­мер яны­на алып кит­те­ләр.

Әмир Ти­мер Габ­дул­ла ха­ким­нең тә­хе­те­нә ме­неп, багдаш корып (аяк бөк­ләп) утыра иде, аның кар­шы­сы­на Бол­гар иле­нең бө­тен галимнә­ре, сә­ет­лә­ре, бәк­лә­ре, мир­за­ла­ры ба­сып то­ра. Хан­за­дә­ләр­не китер­гән нө­кәр­ләр әйтте:

         – Ме­нә, па­ди­шаһ, Габ­дул­ланың ба­ла­ла­ры! – дип әмир ал­ды­на егылды­лар.

         – Габ­дул­ла тү­рә кай­да? – ди­де Ти­мер са­быр гы­на.

         – Габ­дул­ла тү­рә бер кы­зы, бер төр­кем якын­на­ры бе­лән Ташпулат­та! – ди­де су­баш.

         – Алып ки­ле­гез! – ди­де әмир.

         – Таш­пу­лат­ны та­рам­сыз-дөм­бе­рсез ва­тып бул­мас. Ишек­лә­ре ике кат имән­нән, – ди­де су­баш.

         – Әзер­лә­гез! – ди­де Ти­мер.

         – Баш өс­те! – ди­де су­баш.

         Су­баш вә нө­кәр­ләр әмир­нең әме­рен үтәр­гә чы­гып йө­гер­де.

         Ә­мир Ти­мер бик тә ар­ган иде, ах­ры­сы, ул ян ке­сә­сен­нән тәс­бих чы­гар­ды да, ашык­мый­ча гы­на “лә ила­һе ил­ләл­ляаһе” дип, соң­ра авыз эчен­нән ге­нә мы­гыр­дап, бе­рәм-бе­рәм дис­бе тар­та баш­ла­ды. Бол­гар зы­я­лы­ла­ры дәш­ми­чә ге­нә аның тәс­бих тарт­ка­нын ка­рар­га ду­чар иде. Һәр төй­мә тарт­кан  са­ен  ха­ким Ти­мер, ба­шын бор­мый­ча гы­на, кү­зе­нең агы бе­лән бе­рәр га­лим­гә ка­рап-ка­рап ала. Гүя ул: “бу­сы си­нең баш, бу­сы­сы си­не­ке”, ди иде.

         Го­лә­мә кө­тә. Ал­га та­бан нин­ди әмер би­рер Ак­сак Ти­мер?

         Яу якын­лаш­ка­нын бел­гәч тә, Габ­дул­ла тү­рә ил­че­ләр юллады. Алар, ягъ­ни ил­че­ләр, шә­һәр­гә һө­җүм ит­тер­мәс­кә, су­гыш­ны бул­дыр­мас­ка, ди­гән бө­ек бер те­ләк бе­лән, олы бү­ләк­ләр алып, әмир Ти­мер хозу­ры­на кит­те­ләр. Ти­мер алар­ның те­лә­ген ишет­мә­де дә ши­кел­ле, бө­тен ил­че­ләр­не суй­ды­рып, бер­сен ге­нә ки­ре җи­бәр­де: күр­гән­нә­рен түк­ми-чәч­ми кай­тып сөй­лә­сен, янә­се; су­гыш бу­ла­чак һәм хә­тәр су­гыш була­чак, ди­гән сүз иде бу. Чын­нан да су­гыш хә­тәр бул­ды. Бол­гар­лар җан ачуы бе­лән орыш­ты. Ике як та га­лә­мәт күп кы­рыл­ды. Бол­гар­лар көн­нән-көн әзәя ба­рып, гас­кәр­лә­ре бө­тен­ләй хәл­сез­лән­де. Ти­мер явы шә­һәр­гә ур­гыл­ды...

         Ә­мир Ти­мер һа­ман дис­бе тарта. Бол­гар­лар әмир ку­лын­да­гы дисбе­не кү­зә­тә. Һәр дис­бе та­шы – бер га­лим ба­шы. Мо­ны бол­гар­лар ях­шы аң­ла­ды.

         Га­лим-го­ләмә­нең дө­рес уй­ла­га­нын әмир үзе рас­ла­ды.

         – Ми­нем ки­на­ям­не сез бик ях­шы аң­ла­ды­гыз, кү­рәм! Дис­бе­дә ничә таш бул­са, шул ка­дәр­ле­гез­нең  ба­шын мәй­дан­да чап­ты­рам!

         Тәс­бих төй­мә­лә­ре­нең саф ал­тын­нан икән­ле­ге ерак­тан ук кү­ре­неп то­ра­ и­де. Ал­тын дис­бе­ләр тә­рә­зә­дән төш­кән Ко­яш як­ты­сын­да то­нык кы­на ел­кыл­дый. Кү­рә­сең, ал­тын бөр­тек­лә­ре күп­тән тү­гел ге­нә ясал­ган. Бәл­ки ул тәс­бих Тук­та­мыш  хан­ны­кы­дыр? Әл­бәт­тә, Са­рай Бәр­кә­дән алын­ган га­ни­мәт тәс­бих икән­ле­ге көн ке­бек ачык. Мон­дый тәс­бих бары тик Тук­та­мыш  хан­да гы­на иде. Та­лап алын­ган тәс­бих бе­лән Аллаһе Тә­га­лә­гә иман ки­те­рү – баш­ка сый­мый тор­ган бер имән­геч күре­неш. Шул кү­ре­неш­нең ша­һи­те бу­лып, Бол­гар­ның акыл ия­лә­ре тын гы­на ба­сып то­ра. Бәс, хә­зер бу ха­ким­гә ял­вар­саң да, баш ор­саң да, буй сын­дыр­саң да мәм­лә­кәт­нең бө­тен каз­на­сын вәгъ­дә ит­сәң дә ко­ты­лу бул­ма­я­чак. Бер ал­тын таш – бер га­лим ба­шы. Утыз өч баш­ны бар­мак бе­лән тар­тып куй­гач, әмир­нең бар­мак­ла­ры тәс­бих ана­сы­на төр­тел­де. Тәс­бих­нең бис­мил­ла таш­ла­ры да, мул­ла­сы да асыл­таш­лар­дан эш­лән­гән иде, ме­нә ха­ким­нең баш бар­ма­гы шул асыл­таш­лар­га ук ба­рып җит­те.

         – Тук­сан ту­гыз! – ди­де ха­ким.

         Ха­ким­нең уң ку­лын­да то­ру­чы ка­ра­чы бәк Күгелташ  ба­ры­сын да аң­ла­ды: тук­сан ту­гыз га­лим­нең ба­шы ча­былыр­га ти­еш икән. Лә­кин әсир­ләр Алтын бәк бе­лән Га­лим бәк са­бый­лар­ны да куш­кач тәс­бих төймәләреннән си­ге­зе ар­тык бу­лып чык­ты. Әмир тәс­би­хын кис­кен әй­лән­де­реп җи­бәр­де, ал­тын бөр­тек­ләр то­нык шал­ты­рап, ха­ким­нең бе­лә­ге­нә урал­ды. Га­лим­нәр эч­тән ге­нә бу хә­рә­кәт­не бик дө­рес юра­ды­лар: ха­ким Ти­мер “төй­мә са­нын­ча баш кис­те­рәм,” - дип әй­тү­ен­нән үзе үк ка­нә­гать тү­гел иде. Чөн­ки әсир төш­кән би­ча­ра  ил  ага­ла­ры­ның бер өле­ше Таш­пу­лат­та, күб­рәк өле­ше мон­да. Әгәр дә Ти­мер үз сү­зен­дә тор­са, тук­сан ту­гыз гы­на баш тә­гә­рә­я­чәк. Тә­хет кар­шын­да йөз дә җи­де баш. Си­ге­зе исән ка­ла­чак. Ме­нә нәр­сә өчен үр­сә­лә­нә иде Ти­мер.

         Яу ба­шы тәс­би­хен ки­ре сүт­те дә ке­сә­се­нә са­лыр­га те­лә­де: шул чак тә­хет­нең уң ягын­да­гы Кү­гел­таш  сак иша­рә бе­лән әмир Ти­мер­гә эндәш­те:

         – Сол­та­ным, – ди­де  ул, – тәс­би­хың­да әле та­гын си­гез таш бар.

         Ә­мир Ти­мер, га­җәп­се­неп, ки­ңәш­че­се­нә кү­тә­ре­леп ка­ра­ды, колының кү­зен­дә ул дәһ­шәт­ле ел­маю кү­реп, тәс­би­хына күз тө­ше­реп алды. Хө­кем­дар­ның ирен чи­тен­дә усал ел­маю бар­лык­ка кил­де: чын­нан да бис­мил­ла таш­ла­ры бе­лән мул­ла­да­гы эн­җе­ләр нәкъ си­гез да­нә икән бит.

         – Ба­ры­сын да мәй­дан­га чы­га­ры­гыз! Бер­се­нең дә ба­шы кал­ма­сын! – ди­де ха­ким.

         Бол­гар­лар ара­сын­нан ри­за­сыз­лык дул­кы­ны йө­ге­реп  уз­ды.

         – Вәгъ­дә дө­рес! – ди­де Ти­мер. – Ка­ра­гыз, тәс­би­хем­дә тук­сан тугыз ал­тын төй­мә, ике бис­мил­ла ана­сы бар – бу­ла­мы йөз дә бер. Мулла тө­е­нен­дә­ге ал­ты да­нә эн­җе­не дә өс­тә­сәк... - Ул зә­һәр ел­ма­еп куй­ды. – Са­нап чык, Кү­гел­таш, күк­тән йол­дыз чүп­ләү­че­ләр ни­чәү?

         Кү­гел­таш кыч­кы­рып әсир­ләр­не са­нар­га то­тын­ды һәм бе­раз­дан тан­та­на­лы су­рәт­тә:

         – Йөз дә җи­де, сол­та­ным! – дип кыч­кыр­ды.

         Ка­рар кат­гый иде, ул ка­рар­ны  һич­кем йом­шар­та ал­ма­я­чак, һичкем ки­ре кай­та­ра ал­ма­я­чак иде, хәт­та Ал­ла да үз кол­ла­рын бу су­еш­тан кот­ка­ра ал­мас иде, тьфу-тьфу, тәү­бә, әс­тә­гъфи­рул­ла! Әсир бол­гар­лар ике са­бый хан­за­дә­не ур­та­га ал­ды. Ни өчен алай эш­лә­де­ләр бу аксакаллар? Кыр­гый җән­лек­ләр кө­түе, по­ши­лар, фил­ләр үз бозауларын, ба­ла­ла­рын кур­кы­ныч кил­гән­дә кө­тү ур­та­сы­на алып, яшь бу­ын­ны сак­лый­лар. Бәл­ки ата-ба­ба­дан кал­ган нә­сел сак­лау те­лә­ге  шулай эш­ләр­гә куш­кан­дыр? Их­ти­мал. Лә­кин бу аң бе­лән эш­лән­гән гамәл тү­гел иде. Алай итеп ке­нә җан­баз ха­ким Ти­мер­дән ко­ты­лып булма­я­ча­гын һәр­кем бе­лә иде. Әсир­ләр ара­сын­да­гы бу хә­рә­кәт Тимернең оч­лы кү­зен­нән чит­тә кал­ма­ды; ул, йом­ша­ра төш­кән­дәй:

         – Тез­лә­не­гез! – ди­де.

         Бол­гар ир­лә­ре тез­лән­мә­де. Әмир­нең әме­ре ку­ык ке­бек шарт­ла­ды. Мәш­рикъ­тә­ге ни­чә хан­ны, тау сол­тан­на­рын тез чүк­тер­гән, Ал­тын тә­хет хан­на­рын пы­ран-за­ран ки­тер­гән  әмир Ти­мер­нең мо­ңар­чы үзе­нә буйсыну­дан баш тарт­кан әсир­ләр­не күр­гә­не бул­ма­ды. Икен­че тап­кыр әме­рен ка­бат­ла­са да бол­гар­лар тез­лә­нү тү­гел, сел­ке­неп тә ка­ра­ма­д­ы­лар. Алар бе­лә, тез­лән­сәң дә, тез­лән­мә­сәң дә баш­лар оча­чак. Өчен­че боерык та нә­ти­җә­сез кал­ды.

         Ти­мер тәс­би­хын әсир­ләр ягы­на та­ба сел­ке­теп куй­ды. Авыр-авыр дис­бе­ләр бер-бе­ре­нә бә­ре­леп шыл­ты­ра­ды. Шул иша­рә­не генә кө­теп тор­ган сак­чы­лар әсир­ләр өс­те­нә ябы­рыл­ды. “Эһ” ит­кән­че би­ча­ра галим­нәр­нең, ике хан­за­дә­нең кул­ла­рын арт­ка ка­е­рып бәй­лә­де­ләр дә Хан­са­рай­дан тыш­ка алып чы­гып кит­те­ләр.

         Ш­ә­һәр­дә­ге исән кал­ган бол­гар карт­ла­рын, ба­ла-ча­га, ха­тын-кызлар­ны мәй­дан­га ку­ып ки­тер­де­ләр. Хан­са­рай кап­ка­сы янын­да­гы мәр­мәр тә­хет­тә җи­ңү­че Ти­мер әмир уты­рып то­ра; як-як­ла­ры­на төмәнби­ләр, алар­дан соң йөз­баш­лар, ун­баш­лар, гас­кәр бас­кан. Баш чабу җә­за­сын баш­ка­ру өчен, ян-ягын  иллешәр адым­га җит­ке­реп, үгез тире­се җә­ел­де, ти­ре җәй­мә ур­та­сы­на тү­мәр тә­гә­рә­теп керт­те­ләр. Җәллад, ай­бал­та то­тып, бү­кән яны­на кил­де дә до­га укыды. Быр­гы уйна­тып, бә­рә­бан как­кан­нан соң һәр әсир бү­кән яны­на ки­леп тезләнергә, ба­шын бер як чи­гә­се бе­лән бү­кән­гә ку­яр­га ти­еш иде. Берен­че кор­бан­ны алып кил­де­ләр. Бу – Ак­сә­ет ба­ба иде. Ак са­кал­лы ил ба­ба­сы тез­лә­нер­гә те­лә­мә­де. Кул­ла­ры баг­лы бул­са да, ул, ачу бе­лән, ян-як­та­гы  сак­чы­лар­ның бер­сен иң­ба­шы бе­лән этеп җи­бәр­де. Баш­та­на­як ко­рал­лан­ган мәл­гунь кө­тел­мә­гән көч­ле этү­дән бө­тен­ләй тәк­мәр­ләп үк кит­те. Ак­сә­ет ба­ба аның ни­чек егыл­га­нын ка­рап тор­ма­ды, җә­һәт кенә икен­че сак­чы­ның күк­рә­ге­нә ба­шы бе­лән ор­ды, мо­ны­сы, җәл­лад ку­лын­да­гы бал­та йө­зе­нә ка­лак сө­я­ге бе­лән ба­рып төш­те дә, сы­ны катып җир­гә ау­ды. Кул­ла­ры бәй­ле әсир бол­гар­лар Ак­сә­ет­кә яр­дәм­гә ом­ты­лып ка­ра­ды, лә­кин тот­кын­нар­ның һәр­бер­се­нә ике­шәр-өчәр ба­тыр ку­ел­ган иде, алар урын­на­рыннан да куз­га­ла ал­ма­ды­лар. Әсир­ләр Ак­сә­ет ба­ба­ның бу ба­тыр­лы­гын хуп­лап:

– Һай, Ак­сә­ет ба­ба! – дип бе­ра­выз­дан кыч­кы­ры­шыр­га тотындылар.

Ул ара­да җәл­лад сак­чы мә­е­тен­нән бал­та­сын тар­тып ал­ды да, Аксә­ет ба­ба­ның ба­шы­на чап­мак­чы бул­ды. Ак­сә­ет баба ба­шын бо­рып өлгерде, бал­та аның иң ба­шы­на ба­тып кер­де. Ак­сә­ет ба­ба­га ка­ян килгән ан­дый гай­рәт: ул ая­гы бе­лән җәл­лад­ның неч­кә җи­ре­нә ти­пте, җәл­лад куш учы бе­лән ка­сы­гын то­тып ау­ды. Ак­сә­ет ба­ба исә бал­та­сы-ние бе­лән һа­ман аяк өс­те ка­ла бир­де.

         Ә­мир Ти­мер­нең җен ачуы чык­ты. Бол­гар тез­лә­нә­чәк тү­гел икән. Һәр­бер карт бе­лән, һәр га­лим бе­лән бо­лай ма­таш­саң, йөз дә җи­де баш ча­бу өчен бер көн тү­гел, җи­де көн, җи­де төн дә җит­мә­я­чәк. Кү­зе­нең агы бе­лән ге­нә әмир Кү­гел­таш­ка бак­ты. Бу­сы аң­ла­ды һәм ике яу­гир­гә ым­ла­ды: әле һа­ман ни үле, ни те­ре Ак­сә­ет ба­ба яны­на ике яу­гир йөгереп кил­де дә, бер­се арт­тан, ка­лак сө­я­ге ас­тын­нан озын хән­җәр белән Ак­сә­ет ба­ба­ның йө­рә­ге­нә ка­да­ды. Икен­че­се иң­гә ке­реп бат­кан бал­та­ны ка­е­рып ал­ды. Егыл­ган­да Ак­сә­ет ба­ба­ның ба­шы тү­мәр­гә бәрелде. Ул ара­да җәл­лад та аяк­лан­ды. Ти­мер бө­тен бә­ла­ны шул җәллад­тан кү­рә иде:

         – Кәк­ре кул! Ти­бү ге­нә тү­гел, си­нең ул җи­рең­не ки­сеп эт­ләр­гә таш­лый­сы бар! – дип сук­ра­нып ал­ды.

         Кү­гел­таш су­баш­ны ча­кы­рып:

         – Тиз! Йөз дә ал­ты ке­ше асар­лык да­ра­гач эш­ләт! Си­ңа биш карыш ва­кыт! – ди­де.

         Су­баш ка­я­дыр ча­бып ки­теп бар­ды. Кү­гел­таш, йө­ге­реп ди­яр­лек, тә­хет яны­на кил­де:

         – Әмирем! – ди­де ул. – Кү­лә­гә биш ка­рыш озай­ган­да, дар әзер бу­лыр! Аңар­чы та­ма­ша ка­рап алыр­га ки­рәк бу­лыр... Таш­пу­лат­ны яндырыр­га әме­рең бир!

         Ак­сак Ти­мер­гә бу ки­ңәш оша­ды. Кү­гел­таш бо­е­руы бе­лән меңләгән гас­кәр Таш­пу­лат яны­на бү­рә­нә, са­лам, ко­ры-са­ры, су­ма­ла ташый баш­ла­ды.

         Шул­чак Таш­пу­лат ма­на­ра­сын­да бер гәү­дә кү­рен­де. Кем­дер:

         – Габ­дул­ла тү­рә! – ди­де.

         Шул миз­гел­дә әл­лә нин­ди мог­җи­за сы­ман бер нәр­сә бу­лып ал­ды. Ни бул­га­нын баш­та­рак әмир Ти­мер үзе дә аң­ла­мый­ча­рак тор­ды. Ме­нә кул­ла­ры бәй­ле га­лим­нәр, хан­за­дә­ләр, бәк­ләр, мир­за­лар тез­гә тө­шеп, ма­на­ра­да­гы Габ­дул­ла әмир­гә ка­рап баш­ла­рын җир­гә ор­ды­лар. Ак­сак Ти­мер­нең ба­шы­на кай­нар кан дул­кы­ны ки­те­реп бәр­де. Аның  зиһененнән: “Кем соң мон­да ха­ким? Җи­ңү­че, дәһ­шәт­ле Ти­мер­ме? Әл­лә яшен яшә­гән, җи­ңел­гән әмир Габ­дул­ла­мы? – ди­гән көн­чел бер усал уй йө­ге­реп уз­ды.  Нәр­сә­сен­нән көн­ләш­те соң ул Габ­дул­ла тү­рә­нең? Мәгърур­лы­гын­нан­мы? Ме­нә шу­шы бо­гау­лы га­лим-го­лә­мә­не дә ул тез чүк­мә­гә­не, баш ор­ма­га­ны, буй сын­дыр­ма­га­ны өчен  җә­за­лый тү­гел­ме соң?”

         – Бол­гар­ла­рым, ба­ла­ла­рым! – дип кыч­кыр­ды Габ­дул­ла тү­рә.

         Сәҗ­дә­гә егыл­ган­нар баш кал­кыт­ты, лә­кин алар тез­лә­рен­дә ка­ла бир­де­ләр.

(Дәвамы бар)